КОРЪӘННЕҢ ТАКТАШКА ТӘЭСИРЕ
Зис/ДӘби тәнкыйть
Коръән—мөселман халыкларының әдәбиятына гына түгел, бөтен дөнья әдәбиятына да нык тәэсир итүче чыганак булып тора. Коръәннең аерым сүрәләрен стильләштерү, андагы мотивларга шигъри иярүләр күп кенә Көнбатыш Европа һәм рус язучылары әсәрләрендә дә байтак. Мәсәлән. Вольтерның «Фанатчылык яки Мөхәммәт Пәйгамбәр»е. Монтескьеның «Фарсы хатлары». Гётеның «Көнбатыш- Көнчыгыш диваны», һейне шигырьләре. Пушкинның • Коръән»гә нәзыирә»се. Лермонтов. Фет һәм башка шагыйрьләрнең шигырьләре
Бөтен мөселман Көнчыгыш әдәбияты Коръәннән цитаталар белән сугарылган Татар, гомумән, төрки әдәбиятына да изге китапнын тәэсире зур. Әйе. Коръән татар әдәбиятына төп юнәлеш биргән, күп кенә шагыйрь-язучыларнын дөньяны күзаллавында мөһим фактор булып торган. Үзләренең шигъри һәм проза әсәрләрендә татар шагыйрьләре, язучылары Коръәннең сурәләрен, аятьләрен, хәдисләр кулланганнар. (Бу хакта Хатыйп Миннегулов та язып чыкты. Кара (Миннегулов X. Коръән һәм татар әдәбияты // Миннегулов X.. Садретдинов 111 Әдәбият Урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лиией укучылары өчен дәреслек —Казан Мәгариф. 1994 —Б. 41. 172)
Коръән XX йөз башы татар шагыйрьләре өчен дә илһам чыганагы булып торган Ул Һади Такташны да тәэсирләндергән Такташ Коръән аятьләрен яхшы белгән Моның дөреслегенә анын иҗатын Коръән белән чагыштырып карап та инанырга мөмкин
Коръәннән кергән персонажлар, сюжетлар әдип иҗатында зур урын алган Әлеге мотив «Караңгы төннәрдә». «Газраилләр» шигырьләреннән башлап. «Жир утлары трагедиясе». «Гыйсъян» кебек шигырьләренә кадәр килә
Күзәтүне «Газраилләр» шигыреннән башлыйк Биредә фәрештә һәм газраилләр— капма-каршы ике образ. Берсе анын кешелеккә яхшылык теләүче, тугры юлга күндерүче, иман иңдерүче; ә икенчесе-жан алучы, юкка чыгаручы, җимерүче, үтерүче. Авторның «монда патша—газраилләр!» дигән сүъләреннән үк идарә итүчеләр, җитәкләүчеләр үзләре үк үтерүчеләр икәнлеге аңлашыла Фәрештә төзегән бәхетле тормышны исә шагыйрь «җәннәт» дип атый
Ул фәрештә моннан бик күп еллар элек бу йолдызга күктән очып килгән иле. дип яза шагыйрь. Әлеге юлларда моннан бик күп еллар элек күктән иңдерелгән Коръән турында әйтелүе ихтимал Аны Мөхәммәт пәйгамбәргә Жәбраил фәрештә иңдерә. Бу хакта «Сыер» сүрәсенең 97нче аятендә күрсәтелгән «Ий. Мухәммәд i м әйт: «Кем Жәбраил фәрештәгә дошман булса, ул Аллаһы Тәгаләгә дә дошмандыр» Жәбраил Коръәнне Аллаһ әмере белән синең күңеленә иңдерде. Корыш Тәүрат iw Инҗилнең хаклыгын тәсдыйклаучы һәм тугры юлга күндерүче, вә мөэминнәрне җәннәт белән шатландыручы •
•Күктән сөрел гәннәр»дә дә фәрештә—шәфкатьле, башкаларга яхшылык теләүче Такташ дин, милләт сакчыларын, зыялы кешеләрне гәүдәләндерү өчен табигый гаделлекне, тугрылыкны, яхшылыкны үтендә саклаган һәм җирдәге бозыклыклардан саф
булган сурәтләр эзли. Уңай типлар итеп фәрештә, пәйгамбәрләрне ала. Боларга контраст булганнары чиктән тыш явызлык белән характерлы: газраилләр. иблис һ. б.
Такташ үзенең идеалларын чиктән тыш көчле дулкынлану белән белдерә, шуна күрә анын сурәтләре дә гипербола һәм контрастлар белән сугарылган, ул кискенлекне югарыда әйтелгән сурәтләр аркылы бирергә тырыша.
«Үтерелгән пәйгамбәр» шигырендә лирик герой—пәйгамбәр. «Пәйгамбәр»— фарсыча—Аллаһы Тәгаләнең илчесе дигән сүз. Ислам дине өйрәтүенчә, Алла аерым ыругларга һәм халыкларга үзенең илчеләрен (рәсүлләрен) җибәрә торган булган. «Гыйбадәте Исламия» дигән дини кулланмада бу хакта болай әйтелә: «Бәндәләргә дин хөкемнәрене өйрәтмәк өчен Аллаһы Тәгалә бик күп кешеләрне пәйгамбәр кылмышдыр. Ул пәйгамбәрләр һәркайсысы адәмиләрдер. Анлар яшь вакытларында да бик гакыллы вә бик зирәк вә һәм бик тугры вә изге табигатьле булмышлардыр. Олугь булганнан сон Аллаһы Тәгалә аларны пәйгамбәр кылмышдыр Ягъни җәбраил фәрештә аркылы айларга үзенең хөкемнәрене җибәреп, шул хөкемнәр буенча бәндәләрне хак дингә вә гамәлләргә өндәргә боермышдыр. Шуннан сон ул пәйгамбәрләр Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча кешеләрне Хак дингә вә изге гамәлләргә өндәмешләрдер» (Шәфигый 3. Ислам: Белешмә-сүзлек — Казан Татар, китап нәшр.. 1993.—Б. 128—129).
Такташ шигырендәге пәйгамбәр дә хаклыкка, изге гамәлләргә, гаделлеккә өндәүче зат булып гәүдәләндерелгән.
Такташның үзен пәйгамбәргә тиңләве («Үтерелгән пәйгамбәр») шулай ук анын Ислам дине белән бәйләнешен күрсәтә. Биредә анын үз исеменен мәгънәсенә дә ишарә бар. Пәйгамбәр һәм Һади исеме арасында мәгънә уртаклыгы күзгә бәрелеп тора Мәгълүм булганча, безнен сонгы пәйгамбәребез—Мөхәммәд пәйгамбәр (Мөхәммәд бине Габдулла). Һади Такташның тулы исеме Мөхәммәтһади икәнен искә алсак, болай килеп чыга: Мөхәммәт макталган, мактаулы, данлыклы; Һади юлбашчы, башлык, алга баручы, сугышчы
Шагыйрьнең «Антым» шигырендә шундый юллар бар:
Язып куегыз, кирамән
Кятибиннәр. бер бөек антым
—Хакыйкать мин басам: баскан Эземдә тетриләр таулар!..
Киләчәк турында уйлаганда, бер көн килеп, иҗатыма дөрес бәя бирерләр һәм мин әйткән хаклыкны аңларлар әле дип ышанганда да ул Коръәнгә сыена, кешенен барлык яхшы, яман эшләрен язып торучы фәрештәләргә эндәшә.
«Айның нурлары арасында» шигырендәге түбәндәге юллар да дини ышануга барып тоташа:
Күңезем дә. җаным да. иманым да, бергә Кушылып айнып нурлары безән, Дулкынлы караңгылык өстеннән Очтылар, офык буйлап, ераклашып җиргә Башларын иеп. кабер ташларын үбеп. Шәһит каһарманнарның рухларына Илнең сәламен ирештереп Кайттылар аларның барына
Т Галиуллин1 фикеренчә. дини сюжетка корылган һәм чорның, гомумән, яшәешнең, кешелек тормышының катлаулы төенләнешләрен үзәккә алган «Жир уллары трагедиясе» яшь шагыйрьне дөнья әдәбиятының бөекләре белән бер рәткә куя Әлеге фикерен галим язучыбыз М Мәһдиев сүзләре белән раслап куя «Такташның искиткеч талантлы-Шекспир дәрәҗәсендә! язылган «Жир уллары» 1 Галиуллин Т Боек хыяллар.олы хисләр җырчысы ( һ. Такташның 100 еллыгына) Татарстан - 2001 -№1 Б. 67-70 174
бар. 1923 елга кадәр язылган гажәеп көчле шигырьләре бар Совет баласыннан әнә шул шигырьләрен яшереп тотабыз без. Үз-үзен ихтирам иткән халыклар мәктәп дәреслекләрендә храмны, чиркәүне, мәчетне сүкмиләр. Бу хәл—бездә генә» (Казан утлары — 1991.—№8.—Б 164).
Милләтнен жанын, рухын, теләк-омтылышларын яхшырак анлау өчен. Һади Такташ Коръәнне өйрәнә. Коръән аятьләреннән турыдан-туры файдаланып ижат иткән шигъри әсәре «Жир уллары трагедиясе» Такташ аны Майдә (Аш яулыгы) сурәсеиен 27—31 аятьләре нигезендә ижат иткән. Коръәндәге Майдә сурәсенен әлеге аятьләренә күз салыйк әле. Аятьләрдә язылганнар белән Такташ әйтергә теләгән фикер арасында уртаклык ни дәрәжәдә икән1”
«27. Ий, Мөхәммәд галәйһиссәлам! Адәм г-мнен угыллары турындагы хәбәрне хаклык белән укыгыл. Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Һабилгә тиешле иде. Әмма Кабил Әкълимәне үзем алам дигәч, Аллаһ икесенә дә корбан чалырга боерды. Ике егет корбан чалдылар, берсенеке, ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесе Кабилнеке кабул булмады. Кабилнең көнчелеге артты һәм әйтте «Ий. Һабил, мин сине, әлбәттә, үтерәчәкмен»,—дип Һабил әйтте: «Әлбәттә, Аллаһу Тәгалә тәкъва кешеләрнекен кабул итәдер», дип. 28. Һабил Кабилгә әйтте. «Син мине үтерергә кулынны суза торган булсан да. мин сине үтерергә кулымны сузачак түгелмен. Мин бөтен галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһ газабыннан куркамын»,— дип. 29. Әгәр мине үтерсәң, син минем гөнаһымны һәм үз гөнаһыңны йөкләп. Атлаһуга кайтуыңны телимен, бу золым эшенне эшләсәң ут әһеленнән булырсың Ут газабы: залимнәргә тиешле жәзадыр 30. Нәфесе ана галиб булды, ягъни нәфесе Кабилне жинде, Һабилне үтерергә аны өстерәде, Кабил Һабилне үтерде вә хәсрәтләнүчеләрдән булды. 31. Алла Кабил янына бер карга җибәрде, ул карга Кабилгә жирне казып күрсәтте, ягъни Һабилнен гәүдәсен күмәргә өйрәтте (Чөнки Кабил Һабилне үтергәч, кайда куярга белмичә, берничә көн күтәреп йөрде ) Карганы күргәч, Кабил әйтте: «Һай мина үкенеч' Каргадан да көчсезрәк идем мәллә? Карга белгәнне дә белмәдем, әгәр белгән булсам, кардәшемнен гәүдәсен ничә көннәр күтәреп Йөрмичә, үтерү белән күмгән булыр идем».—дип. Бу эшеннән соң үкенүчеләрдән булды.
Хәзер Һ. Такташның «Жир уллары» трагедиясеннән югарыда китерелгән Коръән аятьләренә охшаш сюжетларны барлап карыйк. Әсәрдә дә нәкъ шулай ук Кабил белән бер карында яткан Әкълимә Ходай әмере буенча Һабилгә тиеш була Бу хәбәрне Жәбраил Канун җиткерә:
Кил. Адәм! Тәңре сиңа
Күндерде кодрәт фәрманы.
Әкълимәне бир Һабилгә!
Тик Кабил әлеге әмергә буйсынмый: Әкълимәне үзенеке итү очен. туганы Һабилне үтерә. Менә ничек тасвирлый бу күренешне Такташ
Т\кта. кем бу монда ялгыз9
Чү. Һабил мескен, синең
(Хәнҗәрен аза)
Җитте инде соңгы гамрең
(Сәхнәгә газраил чыга)
Бу суык хәнҗәр минем
Өзгәләр бәгъремне сырган
Бар әсирлек бауларын.
Теткәләр алдымдагы барлык
Каанлык тауларын!!
(Хәнҗәре белән Һабилне чәнчә)
Шуннан сон Кабил, нәкъ Корьәнлә язылганча, кылган гамәле очен бик у кенә, тынычлыгын җуя:
Нишләдем мин?
. Тор. Кабил! Тор. суз кулыңны.
Мин синең хөкмең көтәм
Канлы күкләр киртә итеп
Юлыма куйгач сине.
Үч итеп күкләргә үтердем...
Һабил... Кичер мине!—дип, шашкын хисләр кичереп, һабилнен канга баткан үле гәүдәсенә ялвара.
Кабил бу ялгышлыкны Газазил-Иблис коткысына бирелеп эшли. Идея Кабилне дингә каршы котырта, тормыш авырлыгында Ходайны гаепли.
Кызганыч, мескен җир углы!
Кул сузасың аллага,
Белмисең: ул күктә сиңа
Зур тәмуг, утлар яга...
Газазил үзен «гали», «ак күнел» дип атый. Кабил ана бик тиз ышана;
Булса, ул сузсын кулын.
Дуслык белән бәгърен ачып.
Мин явыз, вәхши түгел, ул
Тормасын миннән качып!.
—ди ул. Ә Газазил ялганлавын дәвам итә:
... Бир кулыңны! Әйдә моннан
Кач ерак!
Монда аллалар, зал имнәр.—
Кимсенеп торма елап
Кабил авыр, газаплы ач тормышнын сәбәбен сорагач та Газазил янә Ходайны гаепли:
Чөнки сез коллар.
Рәхимсезләр кулында кан сагып Кон күрәсез, мәманәт Вәхши ходайга буйсынып Уйный ул күктән торып. Сезнең газаплардан көлә.
Калдырып ерткыч, котырган Юлбарыслар иркенә.
—ди һәм буш вәгъдәләр бирә.
Коръәндә Бәни Исраил (Ягькуп балалары) сурәсенең (17нче сурә) 62 64 аятьләрендә Иблиснең кешеләрне хак юлдан яздыручы икәнлеген раслаучы юллар бар. 62. Янә Иблис әйтте: «Я, Рабби, ни өчен бу Адәмне миннән артык кылдын? Әгәр миңа кыямәткә чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә тартырмын, мәгәр бик азлары калыр». 63. Аллаһ әйтте: «Кит алдымнан! Кем сиңа иярсә, аларнын һәм синең газабыгыз камил җәһәннәм газабы булыр». 64. «Ий. Иблис, тавышын белән өндәп кешеләрдән көчең җиткәннәренә аздыр вә аларны аздыру өчен атлы вә жәяүле гаскәреңнән ярдәм сора һәм аларның малларында вә балаларында уртак бул. дәхи ялган вәгъдәңне әйт! Шайтанның вәгъдәсе алдаудан башка нәрсә түгелдер». Газраилнен буш сүзләр сөйләп алдаганын Әкълимә сүзләреннән дә күрәбез Ул Кабилне кисәтергә тели.
Нишләдең син? Нишләдең син?' Куркынъ ч. аһ' Куркыныч— Алдыңда мин упкын курам: Мәңгелек бушлык—караңгы. Күз экрзтәлмәслек тирән Син адашкансың.
Сине азгын Газазил алдаган.
Юлларыңны куркыныч нәрсә белән Ул каплаган
Һабил дә, Кабилне Ходайдан ярлыкавын үтенеп, шушы ук фикерне әйтә; шул рәвешле Газазилнен алдакчы булуы кабатлана:
Ул адашкан тугры юлдан.
Дәргяһын табалмаган.
Мәңгелек сорген Газазил
Ул колыңны алдаган
Сал үзең син тугры юлга.
Ярлыка гаебен, рәхим '
Кодрәтең тиңсез синең һәм
Шәфкатең чиксез вә киң'
Әсәрдә Кабилнең туганнары да, ата-анасы да Ходайдан Кабилне ярлыкавын сорыйлар, тик Аллаһы Тәгаләдән ярдәм булмый, чөнки Кабил ата-анасы. туганнары. Канун үгетләвенә карамастан тәүбәгә килми. Ходайдан ваз кичеп. Идеягә иярә Такташның әлеге сюжеты да Коръән аятьләрен нигез итеп язылган булса кирәк Мәсәлән Гимран сурәсенен 26нчы аятендә болай диелгән: «Аллаһу Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән көчләмәс, мәгәр көче житкән эш белән көчләр. Берәү Аллаһуга буйсынып изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә—файдасы үзенәдер, әгәр берәү Аллаһуга карышып гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә— газабы үзенә». Ниса сүрәсенең 173 аятендә дә шундый ук мәгънә бар: «Аллаһуга ышанып изге гамәлләр кылучыларга Аллаһу Тәгалә әжерләрен тутырып бирер һәм юмартлыгы белән әжерләрен арттырыр, әмма Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан, гыйбадәт кылудан тәкәбберләнгән кешеләрне аллаһ газаб кылыр рәнжеткүче газаб белән.»
Менә тагын Бәни Исраил сүрәсеннән 65нче аять. «Әмма минем ихлас колларыма синең ихтыярың булмас, ягъни көчен җитмәс Үзе теләгән кешеләрне синен зарарыңнан сакларга Раббын үзе җитәдер.»
«Жяр уллары» трагедиясеннән аңлашылганча. Ашаһы Тәгаләгә буйсынмаган кеше гел бәла-казаларга очрап тора. Тәһа сүрәсенең 123—124нче аятьләрендәге Аглаһы Тәгалә сүзләрен мисалга китерергә мөмкин: • кем һидаятьне сайласа, адашмас һәм бәхетсезлсккә юлыкмас, ә кем Минем сүземнән (Коръәннән) йөзен борса, аның тормышы тараер һәм Без аны Кыямәт көнне сукыр итеп тергезербез •
Югарыда телгә алынган Майдә сүрәсенен 28 нче аятеннән аңлашылганча. Кабил үтерү белән янаган чакта да Һабил туганын үтермәячәген әйтә, андый кешегә газаплар киләчәк дип. Кабилгә дә аңлатырга тырыша. Әсәрдә дә нәкъ шушы ук фикер кабатлана. Такташ аны шигъри юлларга салып тагын да үтемлерәк итеп бирә Һабил туганын ярлыкавын сорап Ходайга мөрәҗәгать кыла
Һабилдә туганлык хисе бик көчле Үз бәхете өчен туганын үтерү түгел, киресенчә, туганы өчен үзен корбан итәргә дә әзер.
Ал кирәксә, ал җаныйны.
Ал иляһым. ал да аны Сал тәмугларга. газапла — Тик. боеклек солтаны. Син азаплана Кабилне'
Такташнын үз әсәрләренә Коръән аятьләрендәге персонажларны кертүе юкка гына түгел Ул бик уйлап. Коръәндә аңлатылган вазифаларын яхшы белгән хәлдә әсәрләренә урынлы китереп кертә.
Әйтик, унаи геройларны Җәбраил Канун кебек Ходайга тугрылыклы фәрештәләр, пәйгамбәрләр образы аша бирә; тискәре күренешләрне, начар кешеләрне гәүдәләндерү очен Газазил, Газраил кебек персонажларны куллана; мәрхәмәтле кешеләрне тасвирлау өчен шагыйрь Ходайга гыйбадәт кылучы Һабил. Әкълимә, Адәм, Һава образларын уңышлы файдалана.
Ә инде кем ни әйтсә, шуна ышанучы, үзенен ныклы кыйбласы да, дине дә, әхлагы да булмаган кешеләрне бер образ Кабил образына жыеп бирә шагыйрь.
Кабил кебек динсез кеше туганын үтерү кебек ин авыр җинаять кылудан да тайчынмый, мәхәббәтне дә ул жил кебек ирекле булырга тиеш дип саный.
Әйдә бу каргалган илдән Без сәгадәткә таба Юл салыйк, очыйк икәү Иркен хәятле дөньяга! Кайда юк алла, канун һә.и эч пошу, хәсрәт, көек. Кайда без иркен яшәрбез. Хөр. азат җилләр кебек..
—ди Кабил Әкълимәгә.
Гаилә тормышы турында сөйләгәндә. «Җилләр кебек хөр. азат яшәрбез» дигән чагыштыруның Такташ тарафыннан юмор белән сугарылганын анлавы кыен түгел. Динсез тормышлы гаиләдә билгеле бер тәртип-кануннар юк. кем гаиләнен хужасы, ир һәм хатын вазифасы нидән гыйбарәт булуы да билгесез—кем ничек теләсә шулай яши. Нәкъ җил кебек.
Канун сүзләрендә исә диндә кушылганча, әхлаклы никах турында, ныклы мөселман гаиләсе төзү турында сүз бара.
Әйе. Һабил алсын аны!
Бергә торсыннар алар
Кушылып кыямәткә кадәр.
Бергә кылсыннар гыйбадәтләр.
Шөкерләр, сәҗдәләр...
Биредә җил кебек ирекле гаилә турында сүз бармый инде. Коръән кушканча, гомер буе бергә җитди тормыш алып бару турында сүз бара.
Без Такташның биографиясеннән һәм гаилә проблемасын күгәргән әсәрләреннән чыгып, анын гаилә мәсьәләсенә бик җитди караганлыгын, мәхәббәт, гаилә ул— җаваплылык дип санаганын яхшы беләбез. Биредә дә Такташ Коръән аятьләренә таянып эш итә, фикер йөртә. Ислам дине гаилә тормышына зур әһәмият бирә. Динебез буенча гаилә тормышы никах белән башлана. Өйләнмичә, никахсыз тору динебездә хәрәм санала. Никахсыз ир-хатын якынлыгы зина кылу дип атала. Барлык диннәрдә дә зина кылу хәрәм булып исәпләнә; чөнки ул аерым кеше өчен генә түгел, милләт, җәмгыять өчен дә зарарлы. Коръәндә Агзаһы Тәгалә болай боера: «Зина кылмагыз. Шик тә юк, ул бер әдәпсезлектер һәм начар бер юлдыр» (Исра сурәсе, 32нче аять)
Такташ хатын-кыз образын сурәтләгәндә дә. Коръән аятьләренә таянып, идеаль хатын-кыз нинди булырга тиешлеген исбатларга тырыша. Исламда тәнне күрсәтү—гаурәт. Озын күлмәк хатын-кызны яман күзләрдән, тозсыз сүзләрдән саклый һәм шунын белән анын абруен күтәрә Шагыйрьнен «Җырым сина булсын» дигән шигырендәге тәнкыйть уклары әнә шушы күркәм ышанычка, милли гореф- гадәтләребезгә нигезләнеп язылган.
Фатих Сәйфи-Казанлының: «Нигә соң Газазилләр, Газраилләр белән
маташасыз, жирдә кешеләр беткәнмени, дигән соравына Такташ «Мине мәнгелек әйберләр, беек проблемалар кызыксындыра»2.—дип жавап бирә Такташ ижатындагы мәнгелек образларнын нигезе халыкнын тормыш-көнкүреше, тарихы, дине, фольклоры һәм, гомумән, культурасы Такташнын мәнгелек образлары—милли, дини. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән мәнгелек проблемалар алар—милли традицияләрне саклау, аларга бәрәкәтле караш, сакчыл мөнәсәбәт булдыру мәсьәләсе.
Халкыннын үтмешенә борылып карау, тарихи-мәдәни җәүһәрләрне сакларга омтылу—Һ. Такташ карашынча, киләчәккә омтылу шикелле үк җәмгыять үсеше эчен бик кирәкле нәрсә. Әйтергә кирәк, милли, дини идеянен чыганагын әнә шулай Коръән аятьләреннән эзләп. Такташ татар халкының борынгыдан килә торган уй-фикерләрен, хыял-омтылышларын, акыл-зиһенен, рухи-әхлакый сыйфатларын тергезергә, шулардан үрнәк алырга чакыра Коръәндә телгә алынган жәннәт, фәрештәләр, пәйгамбәрләр, Газраил, Иблис, җеннәр, алар белән бәйле риваятьләр, ул вакыйгаларда катнашкан төрле персонажлар Такташ шигырьләренә бик табигый кереп, тыгыз үрелеп баралар, шагыйрьнең әйтәсе килгән фикерен үтемлерәк бирергә ярдәм итәләр. Чөнки дин тоткан, анын тиешле кагыйдәләрен үти торган, Коръәнне, әдәбиятны яхшы белгән кешегә болар барысы да бик якын, аңлаешлы.
Шагыйрь күп гасырлык бай әдәби традицияләребезгә таяна. Әдәбиятыбызга яңалыклар алып килүче буларак танылса да, ул иҗатының бөтен тамырлары белән борынгы татар әдәбиятына. Көнчыгыш әдәбиятларына һәм тулаем Ислам мәдәниятенә, аның олы казанышларына-тарихи сюжетларына, мотивларына һәм форма-шәкелләренә тоташа, шулардан үсеп чыга Кече яшьтән үк гади халыкнын инсамими ышануларын, мәҗүсилек чорыннан ук килгән мифологиясен, мәдрәсәдә Ислам динен һәм аның риваятьләрен күңеленә сеңдереп, Ислам әдәбиятын укып үскән Такташ, иждтында шуларны шигъри таланты, кодрәтле каләме аша үткәреп, элекке җирлектә, әмма яңа, югарырак дәрәҗәдә, үз заманына ярашлы һәм үзеннән сон да яшәячәк гүзәл әсәрләр тудыра алган. Такташнын иҗаты борынгы әдәби мирастан һич аерылгысыз, анын шигырьләре шуна күрә дә—бик халыкчан, вакыт сынауларын жинеп үтә торган үлемсез әсәрләр. Такташ ижатындагы дини мотив, фәлсәфә һәм образлылык гомумкешелек әхлакый кыйммәтләренә ирешүдәге үзенчәлекле бер баскыч буларак кабул ителергә тиеш