Логотип Казан Утлары
Публицистика

Илдус Диндаров

 

Илдус Гали улы Диндаров 1949 елнын 15 мартында Татарстанның Октябрь (хәзер Нурлат) районы Биккол авылында туа. Нурлат урга мәктәбен тәмамлагач, комсомол юлламасы белән Түбән Кама шәһәренә китә, химия гиганты төзелешендә бетончы, монтажчы булып эшли. Армия сафларында хезмәт итә. 1972 елдан—вакытлы матбугатта Нурлат, Минзәлә районнары газетасы редакцияләрен житәкли. «Шәһри Казан» газетасының. 1991 елдан •Ватаным Татарстан» газетасынын үз корреспонденты вазифаларын башкара.

Илдус Диндаров—Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен ана «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелгән.

Ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, Ленинград Югары партия мәктәбендә (бүген политология институты) укый Берара Октябрь райкомында эшләп ала

Илдус Диндаров әдәби ижат эше белән җитди шөгыльләнә. Беренче шигырь- хикәяләре мәктәп елларында ук Октябрь (Нурлат) районының «Дуслык», жомһүриятебезнең «Татарстан яшьләре» газеталарында. «Ялкын» журналында күренә башлый. Ижат җимешләре бүген республиканың «Ватаным Татарстан». «Мәдәни жомга». «Шәһри Казан», «Сабантуй». «Салават күпере» газеталарында. «Казан утлары». «Чаян». «Идел» журналларында басылып килә Бөтенсоюз комсомол төзелешендә эшләгән чорда Түбән Каманың Рахмай Хисмәтуллин җитәкләгән әдәби берләшмә эшчәнлегендә актив катнаша, яшь язучыларның республика фестиваленә чакырыла.

Илдус Диндаровның бүгенгәчә берничә китабы дөнья күрде «Нурлат йолдызлыгы» дигән күмәк җыентыктан тыш. 2007 елда «Гомер фасыллары» исемле үз (мөстәкыйль) китабы басылып чыга. 2009 елда нәшер ителгән шигырьләр җыентыгы • Күңел яктысы»дип атала. Тиздән аның тагын бер яна китабы чыгачак

Үз көчен төрле жанрларда сынап карый Лирик парчаларына, юмористик хикәяләренә, мәсәлләренә кызыклы легальләрне «тотып ала» белү, тормышчанлык хас. Шигырьләре исә гади кешеләрнең күңел кичерешләре .туган жир. туган тел. гуган табигать турында уйланулары рәвешен алган. Кайберләре музыкага салынган

Татарстан Язучыларынын 2009 елның 21 декабрендә үткән Идарә утырышында. Берлекнең Кабул итү коллегиясе карары нигезендә. Илдус Гали улы Диндаров Татарстан Язучылар берлегенә (тәкьдимнамә бирүчеләр—Айдар Хәлим. Факил Сафин. Альберт Хәсәнов) кабул ителде.