Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИКЕ ИКЕҢ БИШ БУЛА

 

Нобель бүләге

Котмәгәндә-уйламаганда Татарстан Язучылар берлегенә Стокһольмнан. Нобель премиясе комитетыннан телеграмма килеп төште

«Хөрмәтле вә гыйззәтле татар язучылары'—дип язылган иде анда —Без Сезнең боек халкыгыз илә әдәбиятегез алдында баш иябез, һәм Сезгә тирән ихтирам йөзеннән, Нобель премиясе комитеты татар әдипләре өчен махсус квота булдырырга карар итте Без Сездән ин лаеклы кандидатыгыз турында белешмә җибәрүегезне көтеп калабыз».

Телеграмманы укып чыккач, берлектәгеләр аһ итте Итәрсен дә, бу инде сина елнын-елында Тукай премиясен бүлеп утыру ише генә мәрәкә түгел иде Нәрсә ул Тукай бүләге'’! Анын әҗере хәтта калтырча бер «иномарка» сатып алырга да жзгтми ләбаса. Ә монда сүз миллион доллар турында бара! Шуңа күрә баштарак бу үтә дә четерекле мәсьәләне, зур гауга кубудан куркып, кин җәмәгатьчелеккә чыгармыйча, үзара гына хәл кылып. Ренат Харис кандидатурасын бертавыштан хупларга уйлаган иделәр дә, тик. уйлаша торгач, бу яшертен нияттән кире кайтырга булдылар һәм дөрес эшләделәр Чөнки әлеге кырын эшнен кырык минуттан сон ук Марсель Галиевкә мәгълүм булачагы һәм анын халыкара буза куптарачагы болай да билгеле иде Шунлыктан Тукай клубында язучыларның гомуми җыелышын җыюдан башка чара калмады.

Бу юлы җыелышны алып бару вазифасын ни өчендер Зиннур Хөсниярга йөкләделәр Киләсе сайлауда син рәислеккә барыбер үз кандидатураңны куячаксың. Әгәр рәис була калсаң, әйдә, язучыларның хуҗалык эшләре белән таныша тор, дигәннәрдер инде, күрәсең. Ә Зиннурга президиум түрендә хуҗа булып утыру чыннан да бик килешә иде

Язучылар берлеге тарихында булмаган хәл. бу юлы җыелышка һәммәсе дә—йөри алганнары да. алмаганнары да. яза белгәннәре дә. белмәгәннәре дә килгән иле

Менә җыелыш башланып та китте Зиннур Хөснияр беренче хәлиткеч сүз әйтүне, әлбәттә инде, якын һәм ышанычлы дусты Ркаил Зәйдуллага
тапшырды. Ркаил дә, дуслыкның кадерен яхшы белүче инсан буларак, сүзен үгезнең мөгезеннән алып башлады:

—Мин үзем Нобель премиясенә үк дәгъва итмим,—диде ул. Зиннур Хөснияр тарафына карамаска тырышып. —Безнен әдәбиятгә бу абруйлы бүләккә лаек егетләр болай да җитәрлек. Мәсәлән. Ләбиб Лерон.

Зал бер мәлгә өнсез калгандай булды. Хәтта президиум рәисенен дә йөзендә аптырау катыш үкенү галәмәте шәйләнә иде. Ләкин әле Ркаилнен сүзе бетмәгән булып чыкты.

—Әйе, мин үзем шәхсән Ләбиб Лерон кандидатурасына каршы түгел,—дип дәвам итте ул чыгышын —Ни дисән дә. Ләбибнен паспорты белән Нобель пре­миясен алу бермә-бер җиңелрәк булачак. Хәзер бит паспортта милләт күрсәтү юк. ә Ләбибнең Актаныш мулласы кушкан исеме Лемон икәнен күпләрегез беләдер инде. Леронов Лемон Лиронович, ягъни мәсәлән. Ләбибнен әле үз бабасы кушкан исеме дә бар, анысы—Ленарис. Авылдашлары да. җәмәгате дә. Зөлфәтнең хатыны Фирая апа да аны нигездә Ленарис буларак белә. Ә дөньяга ул студент чагында мин кушкан исем белән танылды. Монысын, белеп торыгыз, дип кенә әйтүем. Кыскасы, бүген мин татар әдәбиятендә Лемон-Ленарис Лиронович Лероновтан да кулайрак кандидатура күрмим Чөнки аны Нобель премиясе комитетында, һичшиксез, яһүд дип беләчәкләр. Ә яһүд ул. үзегез беләсез, теләсә кайсы халык телендә дә язарга мөмкин. Мандельштам да. әнә. 10 яшенә кадәр урысча бер авыз сүз белмәгән...

Ркаилнен чыгышы шактый дәлилле булса да, ул җыелыш халкын һич кенә дә куандырмады. Бигрәк тә Равил Фәйзуллин борчулы күренде. Гәрчә, паспортындагы исем шәрифләре әлләни зур өметләр уятмаса да. Русиянен атказанган мәдәният хезмәткәре. Тукай һәм Жалил премияләре лауреаты. Татарстанның халык шагыйре, һәм, ниһаять, туган авылында үзе дә «җәбрәй» дигән нәсел кушаматы йөртүче кеше буларак. Равил Габдрахманович Нобель премиясен болай җиңел генә кулдан ычкындырырга һич тә теләми иде. Шуңа күрә ана. сүзне шаяруга борыбрак, залга бер реплика ыргытырга туры килде:

—Әгәр мең еллык татар әдәбиятенен дәрәҗәсе язучынын паспорттагы исеме белән үлчәнә икән, Ркаил Рафаэлевич үзе дә Нобель премиясенә бик тә лаек,—диде ул. янәшәсендә утырган шәкерте Марсель Галиевкә нидер ишарәләп. Марсель Баяновичнын үзен хуплап сүз әйтәсенә остаз бик тә ышана иде. Һәм шулай булып чыкты да. Остазының ни әйтергә теләгәнен Марсель Галиев шундук анлап алды.

—Әйе. җәмәгать, Фәйзуллин дөрес әйтә,—диде ул. сәхнәдәге алагаем зур Тукай сурәтенә текатеп.—Фәйзуллин чыннан да хак сөйли: әгәр бик тырышсак, без Нобель премиясен Ркаилнен үзенә дә рәхәтләнеп бирә алабыз. Анын исеме генә дә ни тора! Мондый исем хәтта Тель-Авивның үзендә дә юктыр Ул исемнең ни аңлатканын без үзебез дә бик сонлап. Газинур Морат белән пирәшләп утырганда гына ачыкладык әле. Безненчә «Рабоче-крестьянская армия интернационалистов-ленинцев» була икән ул. Кыскартып әйтсән. РКАИЛ килә дә чыга. Дөрес, заманында Сибгат Хәким аны. барыбызга да аңлаешлы телгә күчереп. Ркацетели дип кенә йөртә иде...

Марсель Галиевнең шундый зур җыелышта, могтәбәр язучылар алдында, Мөдәррис Әгъләм әйтмешли, ашау-эчү турында сүз кузгатуы Газинур Моратнын күңеленә бигүк хуш килмәде, билгеле. Шулай да ул җыелышта торып сүз әйтергә форсат чыгуына сөенеп тә куйды.

— Нобель премиясе комитеты, һәрвакытгагыча. дөрес карар кабул иткән,—дип зурдан кубып башлады Газинур сүзен.—Халыклар төрмәсендә яшәргә һәм язарга хөкем ителгән һәр татар әдибе диссидент саналырга. Но­бель премиясе лауреаты булырга лаек.Газинурның, гадәттәгечә, акыллы
булып күренергә тырышуы яһүдләр кебек «р» авазын әйтергә иренүеннән дә аңлашылып тора иде —Ләкин үзегез күреп торасыз: Нобель премиясен бүлеп утыручылар татар өчен бер генә урын тәгаенләгән. Димәк, без дә бердәнбер лаек кандидат өчен тавыш бирергә тиеш булабыз Мин үзем, мәсәлән, хәзерге татар әдәбиятендә Марсель Баянович Галиевтән дә кулайрак кандидатура юк дип исәплим. Ул Нобель премиясе лауреаты булырга паспорт буенча мотлак туры килә. Марсель, диденме—шундук Марсель Пруст, Марсель Марсо хәтергә килә; Баян, диденме—Израильдәге бер күл һәм Алла Баянова күз алдына килеп баса; Гали, диденме—каршына Галилео Галилей белән Бутрос Гали җитәкләшеп килгәндәй була

Җыелыш әһелләренә Газинурнын дәлилләре тагын да ышанычлырак булып тоелды, ахры—алар бертавыштан Марсель Галиев кандидатурасын яклап тавыш бирде

Искитмәле манзара: татар язучылары арасында мондый ук бердәмлекнең Кол Гали заманыннан бирле булганы юк иде әле

Бераздан Нобель премиясе комитетына татар галәменнән бер-бер артлы хатлар ява башлады. Стокһольмнан килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, карт һәм яшь пенсионерлар исеменнән сырланган әлеге хатларда бары бер нәрсә—Марсель Галиевнен Азнакай төбәгендә туып-үскән чеп-чи татар икәнлеге хакында язылган булып чыкты.

Шуннан бирле Марсель Галиевнен «дело»сы Стокһольмга барып җитә алмыйча, һаман кайдадыр адашып йөри

Яшәсен Максим Галкин!

Русия чираттагы сайлау алды мәрәкәсе белән матавыклана. Бу юлы безнен хөрмәтле электорат алдында яна Президент галиҗәнабләрен сайлап кую бурычы тора. Үтә дә җаваплы һәм. әйтергә кирәк, тарихи миссия йокләтелгән безгә, ханым-әфәнделәр. Президент сайлап кую—ул сина хатын алу гына түгел Хатынны аны, күнелен ятмаса, анасына кире илтеп бирергә дә була, ә менә Президент сайлаганда ялгышсаң, шул бер хатан аркасында гомер буе чиләнергә дә бик мөмкинсен. Кыскасы, сөйкемсез хатын белән тордын ни дә. сөйкемсез Президент белән яшәден ни—икесе дә Ходай биргән каза инде анын.

Шуна күрә киләсе сайлауда мин үзем дә. сәяси субъект буларак, актив рәвештә катнашырмын дип торам. Бу юлы инде, бер акыллысы әйтмешли, начар хакимиятләрне сайлауларда катнашмаган яхшы ватандашлар сайлый диярлек булмасын иде. Мин. Ходай насыйп итсә, тавышымны, ике дә уйлап тормастан... Максим Галкинга бирәчәкмен Дөресен әйтим, бик тә ошый бу егет мина. Әгәр үзен телевизордан бер генә көн күрми торсам да. бу кызыксыз дөньяда яшәүнен бер кызыгы да калмас кебек тоела башлый Шокер, ярый әле андый көннең булганы юк. юкса, телевидениенең барча каналлары аша берөзлексез күрсәтелә торган мәзәкчеләр мәҗлесенә, мөһим дәүләт эшләреннән аерып, күпме депутат, министрны. экс-Президентны һәм. хәтта ки. Президентның үзен дә чакырып китерергә туры килер иде

Нәрсә, нәрсә. Президентлыкка кандидатлар исемлегендә Максим Галкин- нын исеме юк. дисәкме? Әйе. дөрес әйтәсез, ссзнен ише ЕР. КПРФ. ЛДПР. СПС әгъзалары өчен, бәлки, юктыр да ул, ә менә минем кебек фиркасезләр өчен Галкин исемлектә һәрчак булды һәм булачак та!

Максим Галкин!!! Күрәсезме, ничек горур янгырый бу исем! Ана хәтта Алла Пугачева үзе дә гыйшык тота. Ә Примадоннаны гашыйк итәр өчен, үзегез беләсез, ким дигәндә, Филипп Киркоров кебек баскетболист буйлы, ыспай, чибәр егет булырга кирәк Ләкин хикмәт буйда гына түгел икән шул. җәмәгать. Әнә. Максим Галкиннын буй-сыны безнең мәзәк остасы
Камил Кәримовныкыннан әлләни аерылып та тормый, ә үзе Примадонна янәшәсендә Филядән дә мәһабәтрәк булып күренә, чукынмыш. Хәер, әйтүләренә караганда, безнең Камил Кәримовка да Әлфия Афзалова баш­аягы белән гашыйк диләр ич.

Кыскасы, Президент булып сайланыр өчен Максим Галкиннын бөтен параметрлары да мотлак туры килә. Өстәвенә, ул сайлау алды кампаниясен дә теләсә кайсы кандидатка караганда остарак һәм нәтижәлерәк алып бара. Телевизорда ничә канал бар—һәркайсыннан һәркөнне бертуктаусыз Максим Галкин сөйләп тора. Мондый бәхет хәтта гамәлдәге Президентка да елына бер генә мәртәбә—Русия халкын Яңа ел белән тәбрик иткәндә генә елмаеп ала.

Инде килеп, Максимның башка кандидатларга караганда тагын бер зур өстенлеге бар—ана табигать тарафыннан теләсә кем булып сөйли яки жырлый белү куәсе бирелгән. Тели икән—Ельцин рәвешенә керә, тели икән—Путинча сөйләргә керешә, тели икән—Жириновский булып кычкырынырга тотына, тели икән—Черномырдинга әйләнә, тели икән— Зыкинача җырлый башлый... Ул хәтта Задорнов, Хазанов. Петросян. Степаненко, Шифрин, Аншлаг булып та кыландыра белә әле.

Кыскасы, әйтәсе килгәнем шул: Максим Галкин югарыда исемнәре аталган һәм аталмаган затларның бөтенесен берүзе дә алыштыра ала. Русиядә гомер-гомергә ин кадерле байлык саналган кеше ресурсларына никадәр зур экономия булачак дигән сүз бит бу! Монардан ил дә, халык та отачак кына, җәмәгать.

Әйтик, көннәрнең береңдә Галкиныбыз, Черномырдин булып, Шамил Басаевка шалтыратты һәм аны: «Хәерле иртә, Шамил!»—дип сатамләде ди. Әйтте диярсез, Чечнядә шул көнне үк сугыш тукталачак, чечен гыйсъянчылары, автоматларын ташлап, шундук йөзем, хөрмә үстерергә тотыначак.

Әйтергә онытып торам икән: Галкин. Русиянен яна тарихында беренче мәртәбә буларак, Президент Путинча сөйләшергә җөрьәт иткән гаярь егет тә әле ул. Һәм менә шул тавыш, Уфага шалтыратып, татар теленен хәзерге торышы турында сораштыра башласа, иманым камил. Башкортстанда татар теленә мөнәсәбәт шундук 180 градуска үзгәрер иде. Телевизордан көне-төне мәзәкчеләр мәжлесен тамаша кылып утыручыларның күргәне бардыр: Галкин Америка Президенты булып та бик оста маташтыра. Димәк, Максимга Гыйрактагы сугышны туктату да берни тормый. Монын өчен анын Пентагонга бер шалтыратуы да җитә.

Хәер, шалтырату дигәннән, Максим Галкиннын шалтыратмый калган көннәре бик сирәк инде анын. Ул бит әле Русия халкын ничек итеп миллионер булырга да өйрәтеп маташа. Анда исә. телисенме-теләмисенме. каядыр шалтыратып, электоратны миллионер итәр өчен нык кына тырышырга да туры килә. Ә бездә, үзегез беләсез, эшләмичә генә миллионер булырга хыялланмаган электорат юк та юк инде ул. Шуңа күрә мин киләсе сайлауда үз тавышымны һич икеләнмичә Максим Галкинга бирәчәкмен, иптәшләр.

Яшәсен Максим Галкин!

Үле тел

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясенең 1552нче гадәттән тыш сессиясе гаять мөһим мәсьәләгә—латин телен кабат терелтү проблемасын тикшерүгә багышланган иде. Ник дисәгез, дөнья куа-куа бер-берсен тәмам аңламас хәлгә килгән халыкларга һич кичекмәстән уртак бер аралашу, аңлашу теле кирәк иде. Дөрес, баштарак бу вазифаны инглиз теле башкарыр дип уйласалар да, әлеге нияттән бик тиз кире кайтырга
туры килде, чөнки, дөньянын ярты халкы болай да безненчә сөйләшә
инде, дип кытай вәкилләре шундук протест белдерде. Шуна күрә БМОдагыларга һәр халыкны да канәгатьләндерә торган нейтраль тел уйлап табудан бүтән чара калмады. Тел өлкәсендә бөек ачышлар ясаган Нобель премиясе лауреатларының да уртак фикере иде бу.

Әмма һич көтмәгәндә БМО алдына тагын бер катлаулы мәсьәлә килеп басты. Телне терелтим дисән, шул телдә сөйләшүчеләрнен булуы да кирәк ич әле! Йә, кем инде үз теленнән йөз чөереп, әллә ничә мен еллар элек жан тәслим кылган телдә сөйләшә башласын ди?! Америка индеецларының берәр кабиләсенә көчләп таксаң гына инде... Әмма монысы да гамәлгә ашарлык нәрсә түгел, чөнки әлерәк кенә майя кабиләсенең юлбашчысы Ала Бүрене Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль секретаре итеп сайлап куйдылар.

Бу юлы аларга Тартариянен БМОдагы вәкаләтле вәкиле үзе ярдәмгә килде.

—Сезнең дару өчен рецепт язарга гына яраклы телегезне дә безнең бөек татар халкы гына терелтергә сәләтле,—дип белдерде ул. югары мөнбәрдән чыгыш ясарга форсат чыгуына чиксез куанып —Татар теле ЮНЕСКОнын ин абруйлы исемлегенә кертелгән ундүрт телнең берсе булып та тора. Һәм. гомумән, төрле тәжрибәләр үткәрер өчен дөньяда безнен халыктан да кулайрак халык юк. Без 1500 ел эчендә дүрт мәртәбә әлифба алыштырып та. исән калган кавем.

Сүзгә БМОнын Генераль секретаре да кушылды

—Тартария вәкиле дөрес әйтә.—диде Ала Бүре —Безнен майя телендә дә татар кәлимәләре бик күп очрый..

Ләкин Генераль секретарьның әйткәннәре башкорт вәкиленә ошап җитмәде бугай, ул:

—«Татар» диюегез тарихи дөреслеккә туры килми, аны «башкорт»ка алыштырырга кирәк.—дип Ала Бүрене төзәтеп куярга мәжбүр булды — Цивилизациянең каян башланганлыгын онытмавыгызны үгенәм, иптәш Генераль секретарь! Ин башта сез мина шуны аңлатып бирегез, татарлар латинга күчкәч, без дә шул телдә сөйләшә башларга тиеш булабызмы инде?

Генераль секретарь жавап бирергә дә өлгералмый. калды, залда Московия вәкиленең кисәтүле тавышы яңгырады:

—Татарларның латинча сөйләшүе Московиянен иминлегенә зур куркыныч тудыра, шуна күрә без мона категорически каршы.—диде ул, бәхәскә урын калдырмаслык итеп

Чыннан да. Московия вәкиленең чыгышыннан сон бәхәс куертып торуның хажәте юк иде инде. Чөнки дәүләтләрнен иминлеген саклау— Берләшкән Милләтләр Оешмасының төп вазифасы санала иде

Шулай итеп, көнүзәк мәсьәләне тавышка куйдылар

Ни гажәп. аны унай хәл кылыр өчен бу юлы да татарга нибары ике тавыш җитмичә калды

Указ

Тавык төшенә тары керә дигәндәй, Алмаз Хәмзин дә төшендә бер генә сәгать булса да Президент кәнәфиендә утырып торганын күргән бит. әй Әле житмәсә. шул төшен, мәзәк итеп, сәхнәдән дә сөйләп йөри башлады Билгеле инде. Алмазный мәзәген тамашачылар күз яшьләренә буыла-буыла, идәндә тәгәри-тәгәри тынлый иде

-Да. малай.-дип тел шартлатты халык.-Бәгьзеләр ише генә
шамакайланмый бу егет, билдән түбән төшми, югары төшенчәләр белән эш итә!

Шуңадыр, күрәсең, Алмазның мәзәге дә югарыдагыларга көне-сәгате белән барып иреште. Ә алар, гадәттәгечә, уйлаштылар-уйлаштылар да Хәмзиннен үзе белән сөйләшеп карарга булдылар.

—Алмаз Наилевич, сезгә бик мөһим бер сүзебез бар иде, вакыт табып, безнең тарафларга сугылып чыга алмассызмы?—диделәр.

Көтелмәгән хәбәрдән хәтта сәхнәләрдә аунап үскән Алмазның да тез буыннары йомшарып китте, тамагына төер утырды, шуна күрә телефон төрепкәсенә дә бер кәлимә сүз кайтарып әйтә алмады. Секунд эчендә ми күзәнәкләре буйлап мен төрле уй йөгереп узды. Ләкин үзе бу галәмәтне ни-нәрсәгә юрарга да белмәде. Әллә булачак юбилеема берәр сюрприз әзерлиләр микән, дип тә уйлап карады, әллә «Алмаз-холдинг» кебек төшемлерәк урынга аткарып, кеше көлдереп йөрүдән туктатырга чамалыйлармы икән, дип тә тәшвишләнде, әмма артык дулкынланудан башына бер генә дә адәм рәтле фикер килмәде.

Ләкин Алмазыбыз юкка гына борчылган булып чыкты. Аны югарыда кочак җәеп, кем әйтмешли, якты чырай, такта чәй белән каршы алдылар. Һәм, әлбәттә, әйтәсе сүзләрен дә, әйләндереп-тугландырып тормыйча, турыдан ярып әйттеләр.

—Алмаз Наилевич, сезнең «Төш» дигән мәзәгегез безгә дә бик ошады, шуна күрә, әйдәгез, күңелегездә калмасын, өнегездә дә берәр сәгать Президент кәнәфиендә утырып карагыз,—диделәр.

Алмаз монысын ук көтмәгән иде, билгеле. Карале, дип уйлап куясы игге ул шунда, телевизордан гел җитди-акыллы сүзләр генә сөйләүче кешеләрдә дә юмор хисе була икән ләбаса.

Шулай да Алмаз аларнын тәкъдименә каршы килергә базмады. Болай да тәртәгә аз типмәде ич инде, ә ахыры гел күңелсез бетте: «Алмаз плюс» тапшыруы «Алмаз минус»ка әйләнде, «атказанган» дигән исемнең дә сәхнәләрдән кычкырып әйтелми торганын гына бирделәр...

Бу юлы инде һич кенә дә чыгымларга, тәртәгә тибәргә ярамый иде. Әгәр адәм баласына үз гомерендә бер генә тапкыр бирелә торган шушы форсатны да кулдан ычкындырса, Алмазны сәхнәдәш дуслары—Шамкай белән Шәрәфи дә мәңге гафу итәчәк түгел иде.

Шуна күрә ул, теләсә дә, теләмәсә дә. Президент кәнәфиенә барып утырырга мәҗбүр булды. Һәм, ни гаҗәп, шул мәлдә үк Алмаз Наилевичне дә, нәрсә эшләргә, дигән мәңгелек сорау бимазалый башлады. Халык бәхет­ле булсын өчен нишләргә? Билгеле, мондый биниһая зур мәсьәләне ялгыз башын гына хәл итү мөмкин түгел иде. Шуңа күрә Алмаз Наилевичкә дә эш сәгатен үзенә акыллы кинәш бирердәй кешеләрне барлаудан башларга туры килде. Һәм ул шундук якташы, авылдашы Разил Вәлиевкә шалтыратып карарга булды. Чүтеки бергә уйнап үскән егет ич. Үзе язучы, үзе депутат. Өстәгеләр белән дә бөеренә таянып сөйләшә. Сүзенә дә һәрчак колак салалар.

Ләкин, ни кызганыч, Разил Исмәгыйлевич Казанда булып чыкмады. Аны ашыгыч рәвештә Американың Конгресс китапханәсенә тәҗрибә уртаклашыр өчен чакырып алганнар иде.

Әлеге хәбәрдән Алмаз Наилевичнең күз аллары караңгыланып китте. Инде нишләргә, дигән уй тәмам чарасыз итте. Әмма бу дөньяда аңа кинәш бирердәй акыллы кешеләр барыбер дә калган иде әле! Алмаз Наилевич сөенеченнән ашыга-кабалана якташы, күрше авыл егете Зөлфәт Хәкимнең номерын җыярга кереште. Ә нигә? Үзе җырчы, үзе композитор, үзе драматург, үзе Президентның ышанычлы заты. Кыскасы, югары даирәләрдә
да абруйлы, үз кеше.

Ходайнын рәхмәтедер инде, телефон төрепкәсен Зөлфәт Хәким үзе алды.

Зөлфәтнен холык-фигылен яхшы ук белгәнгә күрә, Алмаз Наилевич энекәшенең хәл-әхвәлен сорашып тормаска булды, юкса гозереңне әйтеп өлгерә алмавын да бар

Зөлфәтнең җавабы, гадәттәгечә, бик кыска булды:

—Күпме түлисең? Мин сезгә бушлай фикер чәчеп йөрергә Марсель Галиев түгел!

Юк. Алмаз Наилевичнен якташына аз гына да хәтере калмады. Бу мәсьәләдә Зөлфәт һичшиксез хаклы иде. Үз бәясен яхшы белә егет Рафаэль Сәхабинен авылдашы икәнлеге әллә каян күренеп тора Сәхаби дә артистлыкка укымаса. менә дигән юморист булып китәсе иде бит Шуна күрә Алмаз Наилевич якташынын акыллы кинәш бирәсенә аз гына да шикләнми иде.

Опера һәм балет театрынын Һолландиядә гастрольдә йөрүе сәбәпле. Рафаэль Сәхаби дә өендә булып чыкты, рәхмәт төшкере Алмаз Наилевич бар кыюлыгын җыеп, гасабиланып, ана да шул ук гозерен кабатлады:

—Нәрсә эшләргә?

—Андый сорау бимазалый башласа, мин үзем дә Разилдән, йә Марсель Галиевтән чылтыратып белешәм,—диде Сәхаби. гадәттәгечә, көр, бәрхет тавыш белән —Алар нәрсә эшләргә кирәген шундук әйтеп бирә...

Шулай итеп. Алмаз Наилевичкә, Сәхабинен кинәшен тотып. Марсель Галиевкә шалтыратудан башка чара калмады Юкса эш сәгате тәмамланырга да санаулы гына минутлар калып бара иде Шулвакыт, көтмәгәндә, Алмаз Наилевичнен үз кесә телефоны чылтырый башламасынмы! Анын «Әлү?» диюе булды, теге очтан:

—Ү-зс-ме? —дигән бик тә таныш тавыш ишетелде —Ү-зс-ме? Карале, нәдәнсм, бу татар сәхнәдән кеше көлдерми торган мәзәк сөйләп, кеше көлдереп йөрүдән кайчан туктар икән9 Әнә. бераз ябрәйләрдән өйрәнегез, йә минем мәзәкләрне күбрәк сөйләп йөрегез Кеше көлдерәм дигәч тә. кендектән аста кармаланырга сколько можно'.’!

Бу, әлбәггә, Марсель Галиев үзе иде Анын шулай, кәефе килгәндә, шалтыратып, дус-ишләренен хәл-әхвәлен белешү гадәте барлыгын Алмаз яхшы белә иде. Әмма Алмазның бер сәгатькә Алмаз Наилевичкә әйләнеп алуы турында Марсель хәбәрдар түгел иде бугай Хәер, анын шулай булуы хәерлерәктер дә әле, чөнки, жае чыгып торганда. Марсельнең дә «Халык язучысы» исеме турында сүз кузгатуы бик мөмкин иде

Шул секундта ук Алмаз Наилевич үз гомерендә беренче һәм сонгы Указын чыгарды. Кеше көлдерми торган мәзәк сөйләп, кеше көлдереп йөрүдән туктарга, диелгән иде анда

Нәкъ шул мәлдә Алмаз Хәмзиннен Президентлык сәгате дә чыкты

Указ «Яшел эшләпә» гәзитендә басылу белән үз көченә керде

Кремльчә сөйләшү

Мәскәү телевидениесенең кайсы гына каналын ачсан да. аннан пелт игеп Жириновский үзе, йә анынча мәтәштерә белә торган Максим Галкмннар килеп чыга. Русия сәясәтенең ин кәттә шоумены буларак. Владимир Вольфович, билгеле, бөтен җиргә дә үзе генә өлгерә алмый, шуна күрә аны державаның баткак юлларында йөреп пычранган кирза итеген Һинд океаны
суларында юып йөргән чакларында, юмористлар спецназы алыштырып торырга мәҗбүр. Шунсыз ярамый да, юкса, гомер бакый мәзәк тормышта яшәп, үзе дә мәзәкчегә әйләнеп беткән халыкта кабат җитдирәк тамаша, мәсәлән, ГыКыЧыПычылар кебек, «Аккош күле» балетын карыйсы килү теләге дә туарга мөмкин бит. Әйттем исә кайттым, анысын вакытлы- вакытсыз берүк күрсәтә генә күрмәсеннәр инде. Ә менә Жириновский һәм анын юморист коллегалары алмаш-тилмәш телевизордан берөхтексез сөйләп торганда, халыкнын күнеле һәрчак көр. тамагы—тук, өсте—бөтен, күзе гел хикмәттә булачак. Чөнки, Жириновский авызы белән Кремль абзагыз үзе сөйләп тора, диләр ич. Күрәсен, белеп әйтәләрдер: югыйсә безнең тормышлар гел ул дигәнчә генә бармас иде.

Ләкин безгә барыбер дә үз Кремлебезнен сүзе—сүз. Мәскәу сүзен бик күп тыңладык инде. Тынлый-тыңлый телсез, денсез кала яздык. Житеп торыр. Безнен үз Кремлебез бар, безгә кеше Кремле кирәкми.

Ә инде Кремлен бар икән, димәк, анынча сөйләп торучы депутатын да булырга тиеш. Юкса, аларны сайлап һәм сайлатып куюнын бөтенләй дә хаҗәте калмас иде. Кызык, бездә Кремль булып сөйләү вазифасы кайсы депутатка йөкләтелгән икән?

Яшерен-батырын түгел, мин үзем, мәсәлән, бу мәсьәләдә өч депутатыбыздан аеруча нык шикләнәм. Чөнки алар, беренчедән, өчесе дә бик популяр. Икенчедән, халык үзләрен дә, сүзләрен дә һәрдаим күреп, ишетеп, укып тора. Өченчедән...

Шәт, сүзнең кемнәр турында барганын үзегез дә чамалагансыздыр инде. Әйе. нәкъ шулай: Туфан Миняуллин, Разил Вәлиев һәм Роберт Миннуллин жәнабләре хакында бара сүз. Өчесе дә коеп куйган оратор, сүз эхтәп. кесәгә керә торганнардан түгел. Өчесе дә югары мөнбәрдән ана телендә генә чыгыш ясый. Ә безнен Кремльгә нәкъ шул гына кирәк тә! Путин үзе татарча сөйләп торганда—бигрәк тә.

Дөрес, үзбәк әйтмешли. Кремльчә гәп оруда Роберт Миннуллиннын. язучы-депутат коллегаларыннан аермалы буларак, зур бер өстенлеге бар Ул халыкка әледән-әле күрсәтмәләр бирергә ярата. Нәкъ Кремльчә инде менә! Мәсәлән, аның «Яратыгыз!». «Бәхетле булыгыз!» дигән җырларын җырлап кинәнмәгән татар сирәктер. Ә бит уйлап баксан. халыкны бәхетле итү Кремльнең дә төп максаты булып тора. Менә шуннан сон, безнен Кремльчә кайсы депутат сөйли икән, дип баш ватасы калмый инде...

Революционер

Без кемнән ким—безнең дә революционер буласы килә. Хәзер бит революция ясыйм, дисәң, күн тужурка киеп, наган асып, банк-фәлән басып, байлар талап йөрисе юк. Муенына ниндидер төскә манылган шарф элеп, әлеге дә баягы мәйданга чыгып басасың да өстәгеләрне бурлыкта, ришвәтчелектә, коррупциядә—кыскасы, балда-майда йөзеп яшәүдә гаепли башлыйсын.

Без кемнән ким—безнен дә балда-майда йөзәсе килә.

Ләкин менә революцион шарфны нинди төскә манырга—төп мәсьәлә әнә шунда. Дөресен генә әйткәндә, бу дөньяда безгә төс булырдай бер генә төс тә калмаган бугай инде. Чөнки революционер элгәрләребез бар төсләрне дә национализацияләп, экспроприацияләп, приватизацияләп, монетизацияләп бетергән.

Кызыл төс—кызылларныкы, ак төс—акларныкы, кара төс—анархист һәм антихристларныкы, яшел төс—яшелләрнеке, зәнгәр төс—зәңгәрләрнеке. Хәтта кызгылт сары төсне дә украин кардәшләребез, без авыз ачып торган

арада, үзенеке итеп өлгерде. Юкса, ул төс безгә дә бик мач килеп торыр иде. Ә нәрсә? Алардагы мәйдан бездә дә бар. алардагы РУХ бездә дә җитәрлек. Өстәвенә, хохол үзе дә татар сүзе. Безнеңчә тотам чәч дигәнне анлата. Болары бер хәл. заманында шул «тотам чәч»ләрне кара болгар дип тә атап йөрткәннәр әле.

Ләкин, сары, сары, дия торгач, берүк сары йортка гына илтеп яба күрмәсеннәр. Классик әйтмешли, юлларыбыздан күренгәнчә, болай да дураклар илендә яшибез бугай ич инде...

Татар космонавты

«Чыктым аркылы күпер» дигән китабы басылып чыгу уңаеннан «Нью- Йорк тайме». «Вашингтон пост». «Жэнминь жибао». «Мәдәни жомга». «Асахи» һәм «Морнинг стар» гәзитләре мөхбирләренә биргән интервьюсында Ләбиб Лерон дөньяны аяктан егарлык хәбәр ирештерде. Бактың исә. ул малай чагында һич кенә дә язучы булырга теләмәгән, ә галәмгә очарга хыялланган икән бит. «...Әнинең карынында чакта ук «космонавт» сүзен еш ишеткәнмендер, күрәсең... Шулай булмаса. тәпи атлап китүемә һәм телем ачылуга күп тә үтмәстән: «Мин үскәч космонавт булам!»—дип шәрран ярып кычкырмас илем».—дип сөили Ләбиб әлеге интервьюсында Әле алай гынамы, ул үзенең космонавт булырга теләвен шигырьгә салып. «Яшь ленинчы» гәзитенә да юллаган һәм. ни гажәп. шигырь басылып та чык­кан икән. « Бу «шигыремә» үз битендә урын биреп. «Яшь ленинчы» шул вакытта, үзе дә сизмәстән, төзәтеп булмаслык зур хата ясады: шаулап чәчәк аткан совет илс Лемон Леронов дигән мәшһүр космонавтын югалтты»,— дип сыкрана я зучы әлеге дә баягы интервьюсында.

Билгеле инде, әлеге хәбәр дөнья жәмәгатьчелегенен игътибарын шундук үзенә жәлеп итте. Бигрәк тә татар галәмен нык дулкынландырды ул. «Әгәр бу дөньяда «Яшь ленинчы» дигән гәзит чыкмаса. татар әллә кайчан космонавтка тиенәсе булган икән ләбаса»,—дип уфтанды берәүләр «Их. нишләп шул чакта ук гәзитнен шеф-редакторы Роберт Миннуллин булмады икән9 Ул бит булдыклы егет, ничек тә малайны космонавт итү әмәлен табар иде әле. Юкса Ләбиб Лерон дигәнебез тәмам Роберт Миинуллиннын персональ пародистына әйләнеп бетте ич инде».—дип корсенде икенчеләр

Ләкин әле татарның башкачарак уйлый белә торган гаярь егетләре дә юк түгел иде. Һәм аларнын ин кәттәсе, әлбәттә инде. Шәледән, Камил Кәримовнын авылдашы Мәгъсүм Гәрәев жәнапләре иде. Кытайларның •Жэнминь жибао» гәзитеннән Ләбибнең интервьюсың укыгач, аның иңнәренә канатлар үсеп чыккандай булды. Татарны дөньяга танытуда армый-талмый хезмәт куючы әһле каләм һәм София Гобәйдуллина, Робертино Лоретти, Мстислав Ростропович. Иосиф Кобзон. Галина Вишневская. Евгений Евтушенко кебек мәшһүрләрнең иң якын дусты буларак, Мәгъсүм Гәрәев мондый тарихи форсатны кулдан ычкындырырга ярамавын шундук анлап алды. «Чыктым аркылы күпер» дигән китап белән генә әллә ни кыра алмас егет,—дип уйлады ул Әйдә, ичмасам, космоска очып карасын Хет галәмдә татар дигән халыкның барлыгын белерләр»

Тимерне һәрчак кызуында сугып калырга гадәтләнзән Мәгъсүм агабыз бу юлы да махы бирмәде, тотты да Америкага, академик дусты Роальд Сәгьдиевкә чылтыратты. Ни хикмәт. Казаннардан килеп ирешкән гозер Зиннур абзый малаеның күңеленә бик тә хуш килде Ул Ләбиб Лероннын балачак хыялын тормышка ашырыр өчен һәрчак әзер булуын белдерде

Академик, үз чиратында. Мәскәүгә. кайчандыр үзе җитәкләгән Космик тикшеренүләр институтына чылтыратты Телефонда институт директоры

 

академик Альберт Галиев иде.

Коллегалар буларак, космик телдә хәл-әхвәл сорашып алгач, алар шундук үзебезчә сөйләшүгә күчтеләр. Тынлый-нитә калса, Мәскәү аңламасын, дигәннәрдер инде...

—Карале, якташ,—диде Роальд Сәгьдиев, бик зур дәүләт серен ачарга җыенгандай.—Карале, без бит синең белән ничә еллар үзебез космонавт очыртып утырдык. Тик менә алар арасында ник бер татар булсын! Безгә бу тарихи хатаны төзәтергә кирәктер, якташ. Әле җитмәсә, Казаннын үзеннән да шундый гозер белән мөрәҗәгать иттеләр. Кем мөрәҗәгать итте, дисеңме? Кем булсын, Мәгъсүм Гәрәев үзе инде... Казаннын меньеллыгына берәр дастуйный бүләк әзерләргә кирәк иде, дип чылтырата...

Билгеле, мондый зур һәм жаваплы эшкә керешер алдыннан, беренче чиратта, Мәскәүнен рөхсәте таләп ителә иде. Ләкин, ни кызганыч, бу юлы да анын ризалыгын алып булмады. Тагарга ышаныч юк. татарлыгын бар галәмгә таратып, латин имласын тыйган өчен марсианнардан сәяси сыену урыны сорап. Рәсәйне бар галактикага рисвай итәр, дип уйлаганнардыр инде, күрәсен...

Татар бугазы

Сез ничектер, җәмәгать, ә мин Мәскәү авызыннан «Татар бугазында кораб баткан» дигән хәвефле хәбәрне ишеткән саен сискәнеп куям, үземне гаепле сизә башлыйм. Ә андый хәбәрләр безгә, гөнаһ шомлыгына күрә, диимме, көн саен ук булмаса да, еш килеп ирешә тора. Менә шунда үзеннен дә тамак төбенә төер утыра, тынычлыгын югала, йокың кача, аппетитын бозыла. Хәтта, ирексездән, бу якты дөньяларга ник татар булып туганына тагын бер кат үкенеп куярга да туры килә.

Без бит инде болай да Рәсәйнен үсешен бик нык тоткарлаган халык. «Татар-монгол игосы» белән, диюем. Ә хәзер менә Татар бугазында әледән- әле кораблары әйләнеп каплана. Көннәрнен берендә анысын да безгә сылтамаслар, дип йә кайсыгыз кистереп әйтә ала?

Шуна күрә безгә Татар бугазы мәсьәләсендә һич кичекмәстән ашыгыч чаралар күрә башларга вакыт җиткәндер, җәмәгать. Кабат ул-бу килеп чыкканчы, анын исемен үзгәртүдән дә хәерлесе булмастыр, мөгаен. Моның өчен дөньяда яшәүче барлык татарлар исеменнән Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юлларга кирәктер. Һәм бу хат-мөрәҗәгать туп-туры Жириновский әфәнде исеменә җибәрелсә, тагын да дөресрәк булыр кебек. Ни дисән дә. ул бит милли мәсьәләләр буенча Рәсәйдә ин зур белгеч санала. Шунлыктан Думадагылар да. Кремльдәгеләр дә анын сүзеннән чыкмас, дип уйлыйк.

Ә инде Татар бугазын кем бугазы белән алыштырырга сон, дигәндә, анысын да бик җинел генә хәл итеп була, минемчә. Әйтик, безнен ут-күршеләребез арасында татарның соңгы ыштанын салдырып кияргә әзер торучы кемсәләр аз түгел ич. Тотсыннар да кушсыннар шуларнын берәрсенен исемен. Азарнын да күнеле булыр, безнең дә тамак төбенә төер утырмас. Үзебезне гаепле итеп тә сизмәбез. Йокыбыз да качмас. Дөньябыз да түгәрәкләнер.

Кадерле вә кыйммәтле

Урыс телендә «дорогой» дигән бик тә хикмәтле кәлимә бар. Аны безнеңчә «кадерле» дисәң дә, «кыйммәтле» дисән дә хата булмаячак. Ул сүзне аеруча югары эшелондагылар нык ярата. Атар, әдәп ияләре буларак, бер-берсенә һәрвакыт «Дорогой Фәлән Төгәневич» дип кенә эндәшә. Фәлән Тогәневичнең кәнәфие биегәйгән саен «дорогой» дигәнебез кадерлерәк кенә түгел, кыйммәтлерәк тә була бара. Бер эшләүче кешегә биш нәчәлник туры килгән илдә—бигрәк тә. Бездә алар хәтта пенсионерлардан да ишлерәк 160
бугай Шуна күрә коррупиия-фәләнгә каршы берүк митинг кына ясый күрмәсеннәр инде Ул кадәр халык урамга чыкса, пенсионерлар ише генә кыланмас. Әгәр алар ришвәт алудан, казна малын хосусыйлаштырудан да баш тартса, нишләмәк кирәк? Дәүләт машинасы шундук салулый башлаячак, бөтен эш туктап калачак, халык кабат митингларга чыгарга мәҗбүр булачак бит. Бу юлы инде ана ришвәтчелекне якларга туры килмәгәе. Чөнки бездә нәчәлникнен култамгасыннан башка. Равил Шәрәфи әйтмешли, жил дә исми, яфрак та селкенми. Шунлыктан култамга белән сәүдә итү ин төшемле кәсеп санала да. Дөньяда оҗмах ишекләрен ачтырырлык култамгалар да була, диләр. Әнә. халык та үз министрларын юкка гына оҗмахта яшәтмидер инде. Әле өстәвенә, бер мәскәүски министрны бер ел асрар өчен 600 мен у е түләргә дә туры килә ана. Гафу итегез, бу—мин уйлап чыгарган сумма түгел. Мәскәү гәзитләре үхтәре шулай яза. Дөрес. Туфан Миннуллин әйтмешли, кеше кесәсендәге акчаны санау яхшы да түгел-түгелен. әмма кызык бит. Бигрәк тә салым түләүче халык кесәсендәге акчаны. Үзебезнекен, ягъни мәсьәлән. Нишлисен, акча ул шундыйрак нәрсә инде—Марсель Галиев әйтмешли, һәрвакыт санаганны ярата.

Адайга китсә, без үзебез дә төшеп калганнардан түгел анысы. Безгә дә ара-тирә «дорогие россияне» дип мөрәжәгать иткәләп торалар Димәк ки.без дә «кадерле» вә «кыйммәтле» булып чыгабыз. Ни өчен кадерле икәнлегебез яхшы анлашыла. билгеле: чөнки без кая—нәчәлник тә шунда. Без юк икән—нәчәлник тә юк.

Ә менә очын-очка ялгап яшәгән халыкны ни өчен «кыйммәтле» дип тә зурлыйлар—бусын инде бер чөллисез һич кенә дә анлап бетерешле түгел Юкса, без бронежилет кигән, чиный-чиный һәрвакыт ашыга торган лимузиннарда да җилдермибез, артыбыздан осре белән тән сакчылары да ияреп йорми. култамгабызның да пенсия, стипендия, эш хакы алганда гына ара-тирә хаҗәте чыккалап куя. Ә үзебез ни өчендер «кыйммәтле россияннәр» саналабыз. Әллә сон хезмәт хакын да. стипендияләрне дә. пенсияне дә үз авызыннан берьюлы өзеп биргәне өчен хөкүмәт күзенә шулай кыйммәтле булып күренәбез микән без? Уптым исәпләп карагач, бик зур акча килеп чыга бит. жәмәгать. Олигархлар зарплатасы кадәр

Әллә бер министрны тоту өчен ел саен 600 мен у.е. түләп тора алган халык, чыннан да. Абрамович шикелле бик бай һәм Фаберже йомыркасы кебек кыйммәтле микән? Мөгаен, шулайдыр Югыйсә, сөекле итебез чиновниклар саны буенча дөньяда—беренче, миллиардерлар саны буенча оченче урынла тормас иле Хезмәт хакы буенча да без кояшлы Африканың банан республикаларыннан бик азга калышабыз икән ләбаса Боерган булса, киләчәктә, бәлки, аларны да куып җитеп, узып китәрбез әле. Бананнарын сатып алмасак. билгеле Ничава. монарчы банан ашап яшәмәдек але. Моннан сон ла яшәрбе з. иншалла.

Ә менә югары эшелондагыларны бананнан һич кенә дә аерырга ярамас Чөнки ул башны яхшы эшләтә, диләр Ә башлы җитәкче—һәр дәүләтнен ин югары пробалы алтын хәзинәсе инде ул Андый кыйммәтле байлыкны хәтта Швейцария банкында сакласаң да. һич артык булмастыр

Ркаил—горур яңгырый

Депутат булмаса да. Ркаилне белмәгән кеше сирәктер Үзе шагыйрь, үзе язучы, үзе драматург, үзе журналист дигәндәй Исеме дә бер ишетүдә истә кала торган. Гиннес китабына кертелергә .лаек бердәнбер исем Мондый исем хәтта Актанышта да очрамый Оч сүз белән әйткәндә. Ркаил-горур яңгырын

Ә соңгы вакытта ул кәттә сценарист буларак га нык танылып килә Хәзер мәшһүр язучыларның юбилей кичәләре Ркаил язып биргән сценарийлар

161

в. .К V . М 1

 

 

буенча гына үткәрелә. Ул тотындымы—кичәнен унышлы чыгасына беркем дә шикләнергә җөрьәт итми. Хәтта Роберт Миннуллин да. Чөнки тиздән анын үз юбилеен дә үткәрәсе бар.

Соңгы арада Ркаилебез Акмулла юбилеен үткәрү мәрәкәсе белән йөрде. Бусы хәтта анын өчен дә үтә четерекле эш булып чыкты. Ни дисән дә, Акмулла берьюлы өч халыкнын уртак шагыйре исәпләнә ич. Мондый чакта, билгеле инде, беркемне дә рәнҗетмәскә тырышасын, һәркайсына ярарга, һәркайсынын күңелен күрергә туры килә. Бигрәк тә ут күршеләр алдында сүзеңне үлчәп әйтү кирәк, юкса алар Акмулланың асаба башкорт икәнен ник әйтмәдегез дип халыкара буза куптарырга да күп сорамас. Чөнки, башкорт галимнәре уйлап чыгарганча, Кол Гали дә Әйле ыруы башкорты икән ләбаса. Ә без моңарчы шуны да белми йөргәнбез...

Хәер, заманында Ркаил үзе дә чүттән генә өч халыкның уртак шагыйре булмыйча калган диләр ич.

Әйтүләренә караганда. Ркаил. бишек яшеннән чыгуга ук, фәһемле мишәр ябрәе буларак, телләр өйрәнә башлый. Пионер чагында инде ул чуаш, башкорт, урыс телләрен үз ана теледәй яхшы белә. Тора-бара шул телләрдә шигырьләр дә язарга керешә. Анын хәтта «Татар каны ага тамырда» дигән атаклы шигыре дә иң элек чуашча иҗат ителгән дигән хәбәрләр йөри. Үз чиратында ул, әлбәттә, урыс, башкорт телләренә дә аударыла. Әмма никадәр генә шәп шигырь тоелмасын, ни Өфедә. ни Шупашкарда, ни Мәскәүдә аны бастырып чыгарырдай гәзит-журнал табылмый. Хәзер инде ни өчен бастырмаулары аңлашыла кебек: «татар» дигән сүз генә харап иткән егетебезне. Әгәр «татар» урынына «башкорт», «урыс», «чуаш» дип сырларга онытмаган булса, бүген Ркаилебез дә. Акмулла кебек, өч халыкнын уртак шагыйре саналып йөртеләсе иде бит. Хәер. Чуашстаннын Комсомол районындагы Чичкан авылында яшәп яткан беркатлы малай ул чагында шигырьнен мондый ук нечкәлекләрен каян белеп бетерсен инде?

Ә менә «Татар каны ага тамырда» дигән шигырен Ркаил сәхнәләрдән әле дә булса сөйләп йөри диләр, чөнки ул анын яттан белгән бердәнбер шигыре икән...

Туганнар

Без—туганнар. Беребез—өлкән, беребез—кече. Бердәм гаилә булып, бер үк табактан сосабыз, бер үк тустаганнан чөмерәбез.

Өлкәннәр, билгеле инде, кечеләрне гел өйрәтеп торырга ярата. Әгәр кәҗәләнә башласаң, арт шәрифләренне каеш белән өтәләргә дә. кыеп берәр кыек сүз әйтә калсаң, ипи шүрлегеңә менеп төшәргә дә күп сорамый. Нишләмәк кирәк, туры әйткән туганына ярамый шул.

Ә безнең туганлык бик ерактан—хан заманнарыннан ук килә. Дөрес, ул чакта әле без чыбык очы туганнар гына булганбыз. Баҗайлар кебегрәк, ягъни мәсәлән. Аннары ата—улны, ана кызны белмәс заманнар килгән дә без бөтенләй үк туганлашып беткәнбез. Тукай әйтмешли, хәтта бер җепкә бергә теркәлеп туу хәленә барып җиткәнбез. Шул туганлашудан Татаринов. Татаркин, Татарчук, Татаренко, Татарскийлар нәселе башланып киткән. Әлеге татарскийлар үрчи-үрчи бик нык ишәеп, тора-бара өлкән туганга әйләнгән. Ә без исә һаман да Галиләр. Вәлиләр булып кала биргәнбез. Әле өстәвенә Гали дигәнебез—Галялар, Вәли дигәнебез Валялар белән чуала торгач, дөньясын да чуалтып бетерә язган. Әнә. дөньяны яуларга хыялланган Наполеон әзи дә, көймәсе комга терәлгәч, өлкән туганны кырып карасан. аннан кече туган килеп чыга, дияргә мәҗбүр булган. Мондый якын туганнарның беркайчан да җиңелмәячәген бик сонлап анлаган шул, бахыр.

 

ma иквд виш вула____________________________________________________

Ләкин сонгы вакытта, без бердәм гаилә булып яши торган тулай торакнын түбәсеннән су үтә башлагач, өлкәнлек-кечелек мәсьәләсендә күнелгә икеле-микеле уйлар да килгәли бит әле, жәмәгать. Безнен якларда, мәсәлән, өлкән агалар, башлы-күзле булуга, тизрәк башка чыгып китү җаен карый. Бабадан калган гадәт-йоласы шундый чөнки. Ә монда без нигәдер үзебез.башка чыгып, үзбаш яшәргә чамалап торабыз. Әмма шул хакта кыеп берәр кыек сүз әйтүебез була, шундук башыбызга оралар

Әллә сон без үзебез өлкән туган микән? Юкса, башка суктыра-суктыра булса да. башка чыгарга болай ук атлыгып тормас идек бит

Юралмаган төш

Соңгы арада сәер төшләр кереп бимазалый башлады бит әле. жәмәгать. Әле кайчан гына төшемдә йә очып йөргәнемне, йә булмаса. хур кызларын кочып ятканымны гына күрә идем. Ә хәзер... Картаям бугай, күрәсен. Дөнья уе баш миенен һәрбер күзәнәгенә шлак булып утыра бара бугай. Хәерлегә булсын...

Әле бер көнне төштә Президент белән балык сөзеп йөрдек. Майка белән. Әлбәттә, мин моны үземчә яхшыга юрадым: димәк. Президентыбыз да. нәкъ минем шикелле, малай чагын сагынып яши икән, дидем

Ә менә күптән түгел Ельцин белән бергә безнең авылда мунча кердек Минемчә, бусы да начар фал түгел: димәк, Е.Б.Н. ил-халык алдында кылган гөнаһларын юарга тели...

Ләкин сез. бу адәмнең төшенә гел президентлар гына керә икән, дип уйлый күрмәгез тагы, һич алай түгел. Мәсәлән, кичә күргән әкәмәт төшне сөйләсәм, күпләрегез ышанмассыз да әле. Дөресен әйткәндә, мин ана үзем дә бигүк ышанып җитмим һәм ни-нәрсәгә юрарга да белми торам Белмәссең дә шул. үз гомерендә бер кәлимә сүз язып карамаган башын белән язучылар җыелышында утыр әле син. Җитмәсә, һәркайсы мина таба борылып карап ала да, күршесе белән пышын-пышын сөйләшергә готына. Бу кайсы саланын йолкыш даһие икән, дип уйлыйлардыр инде Мин дә сиздермичә генә тирә-ягымны күзәтәм. әлбәттә, бер дивизия язучы арасыннан таныш чырайларны эзлим. Аларны бит телевизордан еш күрсәтеп торалар. Бигрәк тә депутат язучыларны Депутат булмаганнары арасында да мин таныганнары юк түгел. Мәсәлән. Мөдәррис Әгъләм. Без анын белән бер мунчага йөрибез Ара-тирә ләүкәдә очрашкалап та куябыз.

Мин баштарак, бу кадәр халыкны нигә җыясы иттеләр икән, дип тә уйлаган идем Юкса язучыларның үзара бүлешер нәрсәләре дә юк бугай ич инде. Ләкин Марсель Галиев дигән язучы югары мөнбәргә менеп сүз каткач, барысы да аңлашылды.

  • Ни өчен Төркиядә гел бер генә язучының китабы чыга дип уйлыйсыз?— диде ул, гасаби елмаюы артына сыеныбрак,—Чөнки төрекләр тагар әдәбиятын фәкать безнең Язучылар берлеге рәисе язганнар буенча гына күзаллыйлар һәм. боларнын башлыклары да шулай язгач, калганнары бөтенләй җөмлә төзи белми торгандыр, дип уйлыйлардыр. Шутта күрә безгә, бәлки, имиджны үзгәртергә, ягъни председательне алыштырырга кирәктер'* Аннары. 10 ел буе мыжык язучылар коен көйләп йөреп. Ринат га арыгандыр инде. Ял итсен бераз. Менә минем кебек гади язучы булып га яшәп карасын

Икенче булып мөнбәргә күтәрелгән Роберт Миннуллинга, депутат һәм җәмәгать эшлеклесе буларак. М.Галиев кебек әтәчләнү килешми иде. әлбәттә Шуна күрә ул Марсельгә дә комплимент әйтеп куюны кирәк тапты

  • Безнен Марсель кешедән көләргә ярата иңде ул. Ә мин үзем Ринат Сафиенич турында алай дип әйтмәс идем. Дөрес, кайчандыр мин үзем дә «Татарстан яшьләре* гәзитендә болар хакында язып чыккан идем Ул в*

 

чагында Ринат Сафиевич мина үпкәләп тә йөрде әле, жавап мәкаләсе дә язып бастырды. Ләкин без, соныннан барыбер дуслар, фикердәшләр булып калдык. Хәзер дә бер комиссиядә эшлибез. Мине Тукай премияле итүдә дә Ринат Сафиевичнын ярдәме зур булды. Рәхмәт ана!

Ниһаять, мөнбәр артыннан минем иске танышымның да башы күренде.

—Тукай премиясенең монда ни катнашы бар?!—диде Мөдәррис, мунча ташыдай кызган тавыш белән — Адайга китсә, ул премияне миңа да Мөхәммәди заманында бирделәр. Премияне алмыйлар, агай-эне, премияне бирәләр!.. Ни генә әйтсәгез дә, Мөхәммәдиегез булдыклы егет ул сезнең. Иманым камил: монда утырган күбегез адәм рәтле итеп кадак та кага белми торгандыр әле. Ә менә рәисегез, бармагына чүкеч белән бер мәртәбә дә сукмыйча, коттедж кадәр йорт житкереп чыкты. Беләсегез килсә, мондый булдыклы егетләр өстәрәк, жаваплырак урыннарда эшләргә тиеш!

Зал Мөдәррисне озакка сузылган алкышларга күмеп озатып калды.

Шулвакыт жыелышны алып баручы Ренат Харис сәгатенә күз төшерде. Күрәсең, фикер алышуга билгеләнгән вакыт бетеп килә иде. «Димәк, сүзне «авыр артиллерия»гә бирергә вакыт житге»,—дип уйлагандыр ул.

Менә мөнбәргә шәрәфле академик Гариф Ахунов күтәрелде.

—Мин Мөдәрриснең дә, Роберт Мөгаллимовичнын да фикерләренә кушылам.—диде аксакал —Ә менә Марсель Галиев белән килешеп бетмим. Марсель үзе бик талантлы язучы ул. Заманында без анын белән союзда да бергә эшләдек. Мин әле анын «Ерак урман авазы» дигән повесте турында гәзиттә мактап та чыккан идем. Шәйдә апагыз да бик ярата Марсельне. Ләкин Язучылар берлеге дә рәиссез яши алмый. Мин үзем дә ун ел буе председатель булып торган кеше. Шуна күрә ул эшнен нинди авыр икәнен бик яхшы беләм. Андый авырлыкны Ринатыбыз кебек таза, озын гәүдәле егетләрнең генә иңнәре чыдата ала.

Шулчак зал тагын гөжләп куйды. Баксан, әзмәвер гәүдәле Зиннур Хөснияр тирәсендә утыручылар кыбырсып алган икән

Шул арада залдагы халык арасыннан: «ПЕН-үзәк президентына кайчан сүз бирергә уйлыйсыз?»—дигән дәһшәтле аваз ишетелде Туфан Миннуллин икән. Һәм ул сүз биргәннәрен дә көтмичә мөнбәргә юнәлде, чыгышын да, гадәтенчә, үгезнең мөгезеннән алып башлады.

—Нишләп без монда көне буе Ринат Мөхәммәдиев турында ләчтит сатып утырабыз сон әле?—диде ул —Безгә союзный яна рәисен сайларга кирәк ләбаса. Әллә өч йөз язучыгыз арасыннан бер кандидатура таба алмыйсызмы?

Зал тагын шаулаша башлады.

—Безгә Мөхәммәдиевтән башка беркем дә кирәкми,—диде бер зәгыйфь хатын-кыз тавышы. Аны хуплаучылар дәррәү кул чабарга тотынды.

Ситуациянең хәтәр борылыш алуын сизә башлаган Т.Миннуллин:

—Ә сезнен арада язу таный белүчеләр бармы сон?—дип. сүзне шаяруга борасы итте

Бу шаяру моңарчы тын гына утырган Р Мөхәммәдиевне дә чыгырыннан чыгара язды.

—Без, Туфан Абдуллович, союзга укый белүчеләрне түгел, яза белүчеләрне алабыз шул,—диде ул төксе генә.

—Сизелә —диде Т.Миннуллин, президиум гына ишетерлек итеп —Юкса жыелыш алдыннан хет берәрегез булса да Язучылар берлегенең уставын укып карар идегез. Ә анда акка кара белән язып куелган: бер үк кеше рәис булып ике генә тапкыр сайлана ала. диелгән.

Ул көнне өч йөз язучы берлек рәисен сайлый алмыйча таралышты. Шулай да, сатулаша торгач, яна рәис итеп Тукай бүләге дә. фатиры да, машинасы да, дача-бакчасы да булган һәм депутат итеп тә сайланмаган
кешене сайларга кирәк,
дип килештеләр.

Ә Язучылар берлеге әгъзалары арасында бу таләпләрнен барысына да жавап бирердәй бер генә кандидат булуы ачыкланды. Ул. әлбәттә. Гөргөри җәнапләре иде...

Бәби ни дә, бәби ни?

Элеккерәк елларда, бездә секс юк, дип сөйләнсатәр дә, халык бу сүзгә бигүк ышанып житмәде. Вәләкин «секс» дигәннәренен череп, таркалып баручы Көнбатыштан кергән импортный катимә икәнлегенә тамчы да шикләнмәде. Ул чакта әле секс-шоуларны да телевизордан ук күрсәтмиләр иде шул Татар теленең халыкара абруе да хәзергечә югары түгел иде. Әйтик, мәсәлән, коммунистлар заманында, секс—татар сүзе, дисәләр, мона Батулладан башка тагын кем генә ышаныр иде икән? Ә хәзер—ышаналар. Татар теле дөньядагы ин кәттә ундүрт тел арасына юкка гына кертелмәгән ләбаса.

Секс ул, бик беләсегез килсә, гап-гади сигез (8) саныннан яралып, тора-бара бар кыйтгаларны туганлаштырган кодрәтле сүзгә әйләнгән. Ә «8» үзе, ике боҗралан хасил булып, берсе—ир-ат. икенчесе хатын-кыз җенесен белдерә. Шуңа күрә ЗАГСларга да. туй машиналарына да ике боҗра беркетеп куялар. Никахлашучыларнын бер-берсенә балдак кидерешүе дә шул «8»ле галәмәте. Ике боҗра бергә кушылдымы—аннан секс-шоуга, ягъни шау-шулы кети-метил әргә дә ерак калмый инде Нәтиҗәдә дөньяга бер-бер артлы бәбиләр аваз сала башлый. Дөрес, үхтәрен бик культуралы санаган халыклар аны, бераз кыландырыбрак, бәби, дип әйтергә ярата. Әйдә, кыландыра бирсеннәр—бәби ни дә, бэби ни—барыбер түгелмени'”

Ләкин шунысы гаҗәп, татар теле яралганчы, ул культуралы халыклар секссыз да, шоусыз да. бәбисез дә ничек яшәде икән сон? Әле бит, өстәвенә, аларнын «мама»сы да татар бәбиләре ими сораганда әйтә торган «мәми»дән килеп чыккан, дигән хәбәрләр йөри

Юк, җәмәгать, безнен телебезнен авыл капкасыннан чыккач та кирәге бар әле. Ул тел безне Римгә дә, Парижга да, Истанбулга да, Лондонга да, Шанхайга да илтеп куячак. «Секс» дигән ин мәшһүр, ин аңлаешлы сүзне бөтен дөньяга тараткан халыкның теле ич ул сиңа!