ГОМЕР—КЫСКА КЫЙССА ГЫНА..
Тукай туфрагы
Баегым, Шагыйрь, ж,ылы гзләреңә,
Куып ж,нткәч гомер баешы;
Ишетелә микән Итилләргә
1и11к.1\.ш1.ш йорәк тавышы?
Музейларда күреп баОамнарның
Җаны качкан сука-урагын.
Телләремә терим күз яшеннән
Саркымаган тере туфрагын.
И уйландым каплаганда Җирне
Гасыр кичләренең томаны,—
|пм.|нн<»рда кун томана т>ды,
Их, Тукайлар гына ТТтИДМ
Әллә хак сүз о печ тминнарда
ЭсЖЙрТ гшн'нд.не m.iMef
Бәндәләр? әллә хор хәятның
Ертык шәүләләре генәме?
Тукай бәгырь!
«Баягылар баяппва түгел,
Уфаларны килеп күр әле!—
Татарымның кычытмаган телен
Кашып ята күпме шүрәле.
Рим ИДИЯТУЛЛИН (1940) Башкортстанда (Уфада) атяцче татар шштйрв
U !>"!•'•• • .V.t'/'"' м ' » " - *ХверМ KM* и,<ЧҺ- КМЯМЯМф ОаМОрЫ.
ИМ ИДИЯТ!
Яньчелде дә телем, изелде дә
Уралтауның кырчын ташында.
Кичер, Ходай, мөшрикләр һәрчак
Кояш баткан якка ашкына...
Бастым менә тере туфрагыңа.
Ишелгәндә гомер түшәме.
Тукай бәгырь!
Сискәнерлек сорау: туфрагыңда
Әткәң-әнкәң теле исәнме?
Гомер
Сөенгәнме Әнкәм-Әткәм
Елак малай тууына?
Мич якканнар, ут элгәннәр,
Түзәлмичә улавыма;
Дөнья болай җылы гына.
Урам багам, күзем элеп,
Иске читән ярыгына;
Кайта көтү, керми безгә
Анау сыер ябыгы да;
Дөнья саран сабырына.
Күршенең телең йотарлык
Алмалары пешкән икән,
Җилләр тузгып, хет яшеле
Безнең якка төшсә икән?!
Җилләр бигрәк арык икән.
Тупыллардан өч кат биек
Тау башына яттым менеп;
Сансыз йолдыз соң мәртәбә
Балкый сихри сәйлән кебек;
Калды Әнкәм күз-яшь түгеп:
«Анда күмәч тәмле» дигәч,
Чыгып тайдым калаларга;
Кытыкламый шәрә үлән,
Таш шыгырдый табаннарда,—
Була хәлне чамаларга.
Калада да кояш көләч,
Күкләре дә аның зәңгәр,
Шул күкләрне күзләгәндә
Сихерләде илаһ чибәр,—
Күрсә, Мәҗнүн җиргә чүгәр!
Җанаш белән яратышып,
Кыз үстердек, ул үстердек;
Хәсрәт төшсә, басар өчен,
Сулар сибеп, гөл үстердек,—
Кош көнләшер оя үрдек.
Кызыкмадык малга, данга,
Байлык артса—хөрлек кими,
Мәгәр кала уртасында
«Салып кердек» биш катлы өй;
Барды дөнья шулай бер көй...
Кичкән гомер—ул бик моңсу
Беткән кыска кыйсса гына;
Иләдем ком, бөртек алтын
Бармы вакыт улагында?
Артыгын мин сорамыйм да.
Мең ел яшәп әйтә алмам:
Әллә ундым, әллә туңдым;
Барын—бүлдем кешеләргә,
Ә үземә җыйдым югын;
Хак булдымы кичкән юлым?
Яшькә манчыл, чәчтем сагыш,
Үрчедеме икән шәфкать?
Кешеләрем, кыйблагызны
Капламасын кара шәфәкъ!
Өмет—тулып пешкән башак.
Әйтеп нәзер бер энемә,
Күрдем күчү хәстәрен дә:
«Урын бүлдек... кабереңә,
Торсаң иде әзер генә!»—
Рәхмәт изге хәбәреңә!
Яшь түкмәгез хушлашканда,—
Җирдә бармы китми калган?!
Бәлки әле кайтырмын да,
Яткан урын булса салкын,—
Әгәренки кушса закун.
Ай калыксын, сулар аксын.
Кош сайрасын, талга кунып,
Су сибегез, бисмиллалап.
Рәнҗемәсен гөлләр, сулып!—
Күзәтермен малай булып.
Чардуганнар арасыннан...
• МИ КЫСКА КЫЙССА ГЫНА
Уенчык елан
Берчак патша туеп бәхеттән,
Үзе теләп төште тәхеттән;
Шау килделәр илләр чатында.
Тел күтәрде түзем хатын да:
«Чәчеп үстермиләр ахмакны,—
Йә, кем ташлар сәхрә оҗмахны?!»
Әйтсә, хурлык гавам каршында:
Елан күрде тәхет астында.
Нинди елан диген!—карасы.
Күзләр якут бөртек чамасы,—
Салып ята тутык кабыгын...—
Җуйды хаким шунда сабырын;
Баш шартларлык уйлар уйлады,
Хәлне бик яманга юрады;
Баш тартулар авыр бәхеттән.
Ни кыласың!—китте тәхеттән.
...Тәхет илә байлык—бер айлык.
Итә патша бүген сукбайлык,
Пулат та юк хәзер, блат та,
Җария дә ятмый 1
Хәтта хатын ятка олакты:
Кем иш иткән пыр.» батракны?!
Патшаларга тү тү пенсия!
О фәкыйрьлек—авыр миссия.
Тынчу подвалларда кон •таш,
«Падишаһым, тормыш бик жнтеш»,
Диеп сайрый урынба<нры,—
Кергән чакта төшнең начары.
Белеп булмый, дипме, алдагың,
Якут кашлы алтын балдагын
Камин иде ерак яшереп,—
<> ii.iii чәчтә йөртә нык төреп.
...Кул сузганда шулай бер кичтә
Чүплектәге күк<ч'л күмәчкә.
Елан... ялтыр күзле... кап-кара...
Тораташтай катты бичара.
Чак ис кергәч, салды каравыл,
Ярый. фәкыйрьдаше янда гел:
Шөкәтсезнең бәреп башына,
Алды атты асфальт ташына.
Тәти сукбай шыпан чигенә,
Батыр сукбай кушуч сүгенә:
«Сукыр күрер, едрнд, ап-ачык.
Бу еланың—калай уенчык!»
Ул тел тибрәтмәде, акланып;
Тик башында хак уй ялтлады:
«Тәхет түре—тоташ ялганлык.
Тап хакыйкать тик бер йотымлык)
Ачы әрем кебек яманы
Үрчи анда. Көнчел яраны
Кушандыр ла ялган еланны...
Фетнәчегә хәвеф кулайлы...»
һәм шул кичтә сатып балдагын.
Ишләренең төпсез тамагын
Коендырды биш көн шәрабка,—
Мондый мәҗлес юктыр шәрыктә!
Каршылар ул тоеп иртәсен
Аң агарткан ачы тир исен..
• орчышларны уйлыйм, тирәмдә
Ак чырайлы сукбай күргәндә;
Табиб\apia мәйтәм, барырсың,
Байкап чыксаң тәхет тарихын;
Алыш анда: кайсы үчлерәк!
Бер бер вакыт елан ми уерәк,
Бер бер хакнч са\са кабыгын,
К> р да юр гим чумка абыныр,
Абыныр да таныр (ачамын,
«Хөр хәят!» дип ертма< тамагын.
Ы ч na\er\t\ П Ш (t'\ кө\еп:
\.м'рч!'\ек, шөкер, мәңгелек...
РИМ ИДИЯТУЛЛИН
Син исәнме, табигатем?!
И үләнем!—
Хас та үксез бала кебексең син
Табигатьнең чиксез келәтендә:
Башын күеп, соңра башларыңа
Басып киткән залим сурәтендә
Кәеф-сафа корган кемсә—мин дә...
И ак чишмәм!—
Күңелгә чык төшә, күрешергә килсәм;
Челтер-челтер көйләр кайдан туар.
Чал ташларның битен кемнәр юар,—
Әнкәм сыман син дә кибеп үлсәң?—
Моң корыса, кавем тәмам шиңәр.
И чәчәгем!—
Шушы җылы җирне мең төсләргә
Миннән соң да бизәр киләчәгем.
Таҗларыңда җемел чык тамчысы,
Күзләремне чәнчи яшь ачысы,—
Яшәп тузгач тойдым яшәү тәмен.
...И син кешем!
Сөттәй актан, хәләл хактан гына
Тукылмаган нигә эчең-тышың?!
Юк, көл түгел, гөл калдырыр идең
Нәфсе җигеп дөнья кумасаң!
Их!
Көчсез булып тусаң ичмасам!..
Картайган да, сыңар аять ятлап,
Иман күндермәкче, чүп сөйләп;
Сакал агартканнар күп ул хәзер,
Аксакаллар гына бик сирәк.
Тарихларын тирәнәйтергә
маташучыларга
Канау казып, сөяк тапкан саен.
Тирәнәйтәм димә тарихны!
Ахмак кына дәрьяларга тиңләр,
Тәүләп күрсә сап-сай арыкны...