Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГОМЕР КИЧЕНДӘ

 

Җәйге кон сүнеп бара иде. Көнбатыш тарафтагы аккош мамы­гыдай кабарынкы җиңел болытларны алсу төскә манып, кояш баерга җыена.

Наратлыкта һава сулап йөргәч, кичке ашка дип төп корпуска кайтып кергән Хәмдүнә карчык, ачык ишектән директор бүлмәсенә күзе төшкәч, эсселе-суыклы булып китте. Анын каны качкан юка иреннәре: -Кәбисә ел могҗизасымы соң бу әллә?—дип пышылдадылар.—Фәррах лабаса!»

Аның тамагын кайнар сулыш каплады, аякларының хәле китте. Ул тиз- тиз коридорның урам як тәрәзәләре буендагы диванга барып утырды. Тын алуы читенләште. Тамырлары шәмәхәләнеп бүрткән сул кулының бармак очлары белән гәрәбә муенсасын кыймылдаткалап куйды. Әйтерсең лә сулышын шул буып тора иде.

Чакырткан булгандыр, күрәсең—шәфкать туташы белән кастелянша директор бүлмәсенә үттеләр

—Менә шулай, иптәш Әсфәндияров. Әйбәтләп урнашыгыз, аннары кичке ашка рәхим итегез. Зур гаиләбез белән сезне шунда таныштырырмын Сез, иптәшләр, Фәррах Шиһаповичка урын-җирен, кирәк-яракларын җайлагыз

Картлар йорты башлыгы сүзен шулай түгәрәкләде. Хәзер һәммәсенең кабинеттан чыгасыларын чамалаган Хәмдүнә үз-үзен сикереп торырга мәҗбүр итте һәм. әллә кайсы буыны чатнап куюга карамастан, ашыгып үз бүлмәсенә юнәлде, ләкин кереп китмәле. Шәфкать туташына һәм урын -җир, кием-салымнар белән эш итүче ханымга ияреп чыккан Фәррахны чипәнрәк күзәтеп калды. Тегеләр, өчәүләшеп, бинамын apiw башына киттеләр

—Бетеренгән икән Фәррах та. бик бетеренгән.—дип куйды Хәмдүнә — Кайда ул теге чактагы солтанатлы кыяфәт, киң җилкәләр! Кайда ул идән сайгакларын сыгардай гайрәт белән атлаулар! Чәчләре нинди иде' Баш гүбәсс, әнә, ындыр табагыдай такырайган. Чигә чәчләре дә сирәгәеп калган һәм гомер карыннан ап-ак булган. Тулы каратут йөзе суырылып, төз борыны сузайган. Зур күзләре эчкә баткан Күрүе дә чамалы бугай. Колгасар кешеләрнең байтагына хас булганча, яшьлегендә дә азрак бөкрәеп йөри иде, хәзер бөкре дигәне күзгә күренеп арткан

—Июньдә җитмеш өчен тутырды шул инде,—диде Хәмдүнә — Җитмеш өчен. Ни гомердән сон найлардан җил ташлады икән үзен? Суга төшкән кебек юкка чыккан иде бит. Әй. язмыш! Әй. күрәчәкләр!..

Тилемсә кеше сыман ишек бавына ябышып торып булмый иде. Хәмдүнә бүлмәгә керде. Шулчак аны әйтеп анлаткысыз халәт биләп алды. Жаны тынгысыпанды. күнеле тулды, бер өшеде, бер кызышты Йөрәге чыгым­чылап типте. Аркасына тир бәреп чыккан кебек булды, башы әйләнгәндәй тоелды. Ул. гайре табигый талчыгу сизеп, урынга ятты. Кичке ашка кермәскә ниятләде. Әмма белә иде, медсестра килеп житәчәк. кәефен сорашачак. Ана ни дип әйтер? «Бүген кабул иткән кешегезгә күренәсем килми. Ул бит...»— диярме? Бүген күренмәсә дә, барыбер күренергә туры киләчәк ич инде Бер йортта бергә яшәргә насыйп булгач, очрашмыйча ни хәл итәсен ди9!

Аннары ул икенче төрле уйлап бакты. Торыр, юынып-таранып алыр, кешелеккә дигән киемнәрен кияр дә ашханәгә горур гына барып утырыр. Директор һәммәсен Фәррах белән таныштыргач, ул да барып күрешер.. Юк. болай булмый. Булмый! Алай итсә. Фәррахны да кинәт читен хәлгә калдырыр, үзенен дә нишләп бетәсен каян белә9! Йә хәзер үк бүлмәсенә кереп күрешергә кирәк, йә инде иртәгә иртүк очратырга...

Бер исәпләгәндә. Фәррахнын бу йортка килеп урнашуы—анын бәгырь җәрәхәтенә учлап тоз сибү. Икенче уйлаганда. Казанга кайтып төпләнүе, ничектер, аның бәхетенә дәдер сыман. Бер мизгелдә башын әллә кайларга алып чыгып китәрдәй булып җилкенде ул (белә инде югыйсә: бу яшьтә, бу хәлдә беркая да китә алмаячак!), икенче минутта, гомере соңында үзенә арка таянычы табар сыман, әллә ниләр өметләнеп алды..

Ярты сәгать эчендә бик күпне уеннан кичерде Хәмдүнә. Башы катты Чигә тамырлары шулкадәр көчле типте, гүя анда кемнәрдер бәләкәй чүкечләр белән өзлексез сугып торалар иде Азак килеп, ул катгый карар кабул итте: мондагы барлык кешене шаккатырып, ашханәдә күрешкәнче, үзе генә чакта кереп сүз башларга!

Өс-башын алыштыргач. Хәмдүнә теге хатыннарның Фәррах яшәячәк бүлмәдән чыгуларын көтте. Алар анда бик озак тордылар кебек тоелды, бик озак... Медсестра белән кастелянша икенче катка менеп киткәч. Хәмдүнә уникенче бүлмә ишеген килеп шакыды. Фәррах русчалап җавап бирде:

—Войдите!

Ишектә биек бусага да юк-югын, тик карчыкка аяк күтәреп атлаула­ры бик авыр булды. Исәнләшергә кирәк иле. ләкин игәүгә әйләнгән теле анкавына беректеме сон әллә? Көч-хәл белән әйтте, ниһаять:

—Исәнме, Фәррах!—диде, Картаймышлы көнебездә менә кайда очрашырга язган икән безгә...

Анын тамагына кайнар яшь тыгылды.

Фәррах сын булып катты да калды. Ул өнсез иде. Аннары, иңнәренә еллар өйгән йөкне дәррәү читкә ыргытырга теләп һәм ниндидер ярсу көчкә буйсынып. Хәмдүнәне кочагына алырга ниятләде шикелле, тик миендә кисәгүле яшен чаткысы кабынып сүнде: «Нишлисен9» Газаплы вак адымнар белән ул күктән төшкәндәй бүлмәсенә килеп кергән карчык каршысына атлады.

—Хәмдүнә! Синме бу, күземә генә күренәсеңме9

Картнын тавышы да, куллары да калтырый иде Шулай да ул кушучлап күрешергә үрелде, билдән бөгелеп, башын түбән иде. Аның күзләреннән тәгәрәгән яшь бөртекләре Хәмдүнәнен кулларына тамды. Карчыкнын кулларын үз учларында тотканда, картнын җанын алыштырып куйдылар

 

ГОМЕР КИЧЕНДӘ__________________

диярссн. Фәррах үзен кечкенә бүлмәдә итеп түгел, даладан да кин иркен­лектә сыман сизде. Әйтерсен ул жәйге сәхрәдә гүя чәчәкләрнен жилдә чайкалу тавышын, бөжәкләрнен үзара серләшү авазларын ишетә, мен төрле үләннәрнен тәмле исен йотлыгып исни, бихисап төсләрне күңеленә сеңдерә иде. Кабатланмас авазлар, бер-берсеннән көчлерәк хуш исләр, чәчәкләрнен күз явынны алырлык төсләре һәммәсе бергә кушылып, анын яшәү бөтенлеген тәшкил итә кебек һәм боларнын барысын да чүгеп, кечерәеп калган карчык белән күрешү китерде..

Хәмдүнә белән Фәррахның кайчандыр ирле-хатынлы булганнары, картнын туган якны жирсеп. Казанга Казахстаннан кайтуы интернатта гомер итүчеләрнең һәммәсенә тиз арада мәгълүм булды. Шуннан сон Хәмдүнә белән Фәррах арасындагы мөнәсәбәтләргә берәү дә—картлар да. интернат персоналы да—гаҗәпләнми башлады. Карт белән карчык исә. гомерләре агышындагы сикәлтәләрне һәм базларны бөтенләй оныткан кебек, татлы-ләззәтле. назга-нәзакәткә уралган сөешүләре кире кайткандай, пар күгәрченнәрдәй гөрләшәләр иде Тик аларнын ниләр сөйләшүен, нигә үкенүләрен, нәрсәгә шөкрана кылуларын берәү дә чамалый алмады. Әмма картларның татулыгы, бер-берсенә ихтирамы сокланып туя алмаслык иде.

Ләкин... тормышта шатлык белән кайгы, юаныч-сөенсч белән сагыш- көеиеч җитәкләшеп йөрүчән була.

Интернатка килгәндә. Фәррах абзыйнын кәефе ару гына иде кебек. Уена да китермәгәндә Хәмдүнәссн очрату чамасыз тетрәндердеме, әллә күптәннән тула килгән чуанның тишелүе булдымы, монда яши башлавына ике атна тулып узды дигәндә, август уртасында. Фәррахны каты сырхау бөгеп салды. Больницага урнаштырмыйча булдыра алмадылар Хәмдүнә тәүлекнен күп өлешен аның янында уздыручан булып китте

Сентябрь кергәч, картнын хәле катлауланды. Ул бавырындагы яман шеш интектерүенә тәкать итә алмый башлады. Врачлар операция ясатырга инде кичеккәнлеген аның үзенә аермачык әйтмәделәр һәм биниһая әрнүләрен басар очен әлсдән-әле укол кадый торырга мәҗбүр булдылар

Төннәр озая бара иде. Фәррах йокыга талган минутларда. Хәмдүнә. анын көннән-көн сулучы йөзенә карап, еракта калган коннәрнен хәтерне тырнап канаткан, җанга суелып кергән вакыйгаларын фикер иләгеннән уздырды

...Алар мең тугыз йөз кырыгынчы елнын башында өйләнештеләр Сугышка кадәрге чамадан чыгып фикерләгәндә, никахлары шактый олы­гайгач булды. Хәмдүнә егерме өченче яше белән бара. Фәррах анардан ике яшь тирәсе өлкән иде.

Техникум тәмамлап килгән агроном кыз белән ветфельдшер егет (ул ветеринария техникумын балалар йортында тәрбияләнгәннән сон тәмам­лаган иде) читтән килгән булсалар да. Таңчулпан авылында аларны үз итеп өлгергәннәр иде. кызыл туйны гөрләтеп уздырдылар Яшьләр тәрәзәләрен кадаклап. Донбасс якларына киткән берәүнең йортында кон итә башладылар. Дәһшәтле елның язында Хәмдүнә белән Фәррахның мәхәббәт җимеше—Сөмбел дөньяга килде. Фәррах Бөек Ватан сул ышына чыгып киткәндә, кызчык яшь ярымлык булып килә иде

Илгә-көнгә кан-яшь. үлем, кара кайгы, хәрабәләр, бихисап газаплар алып килгән сугыш Таңчулпан авылын да яргы ел дигәндә ир-атсыз калдырды Хуҗалык йөген, михнәт арбасын карт-коры белән бала-чага төпкә җигелеп тартты. Кырык икенче елнын язында агроном Хәмдүнә I атинаны - Кызыл Таңчулпан* колхозының рәисе итеп сайладылар. Теләмәгән иде. бер генә

 

дә күңеле тартмаган, курыккан иде, ике сөйләштермәделәр...

Таңнарны төннәргә ялгады яшь рәис, сенере тартышканчы тырышты. Сөмбеле тәүлек әйләнәсенә күрше карчык хозурында булды. Атлар кимеп калгач, сыерларны җигәргә өйрәттеләр, басу тикле басуны көрәк белән казыдылар. Язгы ташу суларын ерып, район үзәгендәге Заготзерно пунктыннан чәчүлек орлыкны җилкәдә ташуга да исләре китмәскә әйләнделәр. Кемнеңдер ире, кайсыныңдыр агасы яки әтисе үлү турындагы хәбәрләр гадәти булып күренә башлады. Гарипләнеп кайтучыларны бәхетлегә санадылар. Ничек кенә булмасын, «Кызыл Таңчулпан» йөз егермегә якын хуҗалыклы колхоз, алда бармаса да, ин арггагылардан да саналмады. Фронтка ашлык, бәрәнге- яшелчә, ит озаттылар. Авызларыннан өзеп озаттылар. Егылмаска, авып-аунап калмаска, ничек тә чыдарга дигән үҗәтлек, кодрәт арпырмаса да, дәрт бирә иде. Мәгәр кырык дүртенче елның язындагы ачлыкның шыр сөяк кулы адәм балаларының бугазыннан буып алды. Кешеләр шешенә башладылар. Шуны күреп, белеп торган, үзе дә кычыткан һәм чөгендер яфрагы пешереп кенә жан асраган Хәмдүнә Гатина, яңа уңыш өлгерү белән, колхозчыларның хезмәт көненә аванс бирде. Белә иде: дәүләткә тапшырганның унбиш процентына гына кагылырга хакы бар иде аның, ләкин ул халыкка өләшкән ашлык шул көнгә илгә биргәннең яртысыннан да артып китте.

Сугыш чорында мондый хилафлык дәүләткә каршы сәясәт санала иде. Райком бюросында Хәмдүнәне сон дәрәжәгә җиткереп кисәттеләр. Тик эш моның белән генә чикләнмәде. Ул елларда райком бюросында беренче секретарьдан да битәр күкрәк киереп утыручы милиция начальнигы Гатина эше белән шәхсән үзе шөгыльләнәсе итте. Раймилиция башлыгы иптәш Сөбханкулов аңлатты Гатинага: «Башын китә!»—диде. Сабый баласын язмыш кочагына калдырып, төрмәгә озатыласын сизенгәч, рәис хатын күзеннән яшь түгел, кан түкте. Колхоздашларыннан берәү дә аны яклап сүз әйтә алмады. Сөбханкулов иптәшләргә авыз ачар заман түгел иде.

Иптәш Сөбханкулов. Гатинаны үз кабинетына берничә чакыртып тинтерәткәч, әйтте: «Башынны саклыйм дисәң, назланма»,—диде.

Хәмдүнә назланмаска мәҗбүр булды. Сөмбел хакына дип юатырга тырышты ул үз-үзен. Акланыр ният белән рәшәгә таянмакчы иде. Төрмәгә утырмыйча калды, шуның нәтиҗәсе буларак, дөньяга Гөлгенә туды. Ни хикмәт, Таңчулпан кешеләре арасыннан Хәмдүнәнең йөзенә бәреп авыр сүз әйтүче булмады. Жанының өзлексез дер калтыраганы көннәрдән бер көнне Фәррахның исән-сау кайтып килү ихтималы иде.

Чыннан да, зилзилә никахлы ире демобилизацияләнеп кайткач купты. Ярты Европаны диярлек җәяү гизеп кайткан фронтовикның Сөмбел күтәреп йөргән бәбинең кем баласы булуы белән кызыксынган минутыннан дөнья җимерелде, җир убылды...

Фәррах Таңчулпаннан башын алып китте. Яше чыкмаган иде әле, ветеринария институтына укырга керде. Студент елларында, йөрәгенә чыдаша алмыйча, төнге поезд белән кайткалап, инде янә гади агроном булып эшләүче Хәмдүнәнең тәрәз төпләрендә йөрде. Ишек шакыйм дип батырайган минутлары да булды. Тик, хатыны кочагында изрәп йоклаучы Гөлгенә дигән кызчык күз алдына килүгә, кире тимер юл разъездына йөгерә иде.

Институт дипломы алгач, чәнчелсен бөтен дөньясы, дигәндәй, Хәмдүнә янына кайтты да, бергә булыйк, диде, бүтән районга күчеп китәргә кирәген әйтте. Хәмдүнә исә күңел эчкәресенең әллә кайсы почмагы белән сизенә иде: барып чыкмаячак уртак тормыш! Фәррах гафу итә алмаячак. Итә алмаячак.

гамкркингаяэ

чөнки яшьлегендә бик-бик яратты ул Хәмдүнәне. Ирмен дигән ир-егет хатынын ятка бирмәс. Горур сабый да үз курчагын бүтәнгә тоттырмый Ә Хәмдүнә. изаланып-җирәнеп булса да. бүтән кулыннан үтте

Бәла ялгыз йөрми. Бәхетсезлек чылбыр-чылбыр. Тормыш Хәмдүнәгә Фәррахтан нык сагаердай, гомере калтырап-куркып яшәрлек тагын бер фаҗига китергән иде: мәктәпкә керәсе елны Сөмбел язгы ташу вакытында Зөядә батып үлде. Хәмдүнәне ире белән азмы-күпме бәйләп торуы мөмкин булган жеп тә өзелде. Ялгыз хатын пәрәвез ефәгедәй генә өметен дә саклый алмады

Шул рәвешчә, Хәмдүнә Фәррахны үзе читкә тибәрде булып чыкты. Ветврач, бер-ике ел күрше районда эшләп йөрде дә, чирәм җирләр күтәрү башлангач, сукырлар мәхәлләсенә көзге сатып дигәндәй, яшәүдән гарык булып, казах даласына китеп барды.

Еллар үтә торды. Гөлгенә, исәя барган саен, әтисенен кемлеген һәм анын ни сәбәпле үзләре белән түгеллеген белергә теләп. Хәмдүнә йөрәгенә утлы күмер булып коелган сорауларны өзмәде дә куймады. Хәмдүнәнен ана дөресен сөйләүдән гайре чарасы юк иде. Кыз бала ана бәгырьле була, диләр Гөлгенә әнисен аңламадымы, анларга теләмәдеме, әллә сабый чагында яшьтәшләренең «Зина алмасы» дип битәрләүләре күнелен таш иткән идеме, буй җитүгә, Хәмдүнәдән йөз чөерде. Бу хәл ананын үзәген беренче кызы фаҗигасеннән дә битәр өзгәләде..

Больница палатасы тып-тын. Ак тынлык. Монда һәрнәрсә ак бит урын-җир, стена, түшәм, тәрәзә янаклары... Хәмдүнәнен истатекләре генә табигатьнең ямьсез төсенә буялган. Кара елларга барып тоташкан хатирәләр шул алар...