ФИКЕРДӘШЛӘР, БЕРГӘ БЕРЛӘШИК ТӘ...
Ничек тату яши алсын Кол белән кол биләүче?— Сатылганмы, саташамы Дус булырга өндәүче?
Суксалар да, ексалар да, Без бит ипкә килмәүче. (Тәре асып куйсалар да, Башны түбән имәүче...) Яучы булып ялланадыр Үз кадерен белмәүче.
Ә без:—«Сами с усами...»— Кирәк түгел димләүче!
Хатыннары шуннан килгән булгач, Электәрәк урыс патшалары: «Ауропача яши башлыйбыз»,—дип, Ниләр генә эшләп ташламады... Сакал кисеп кенә ни үзгәрсен, Исән калгач бояр башкайлары? Парик асларында чәч яңарды, Җитү тормыш кына башланмады.
Илдус ГЫЙЛӘЖЕВ (1946) ша/ыйръ; лҖир китабы». tCep-ie ммарз». » Яра ткан/a кур^» һ. 6 китаплар авторы Татарстан Язучылар берле/енең һ. Такташ исе иендме премиясе лауреаты. Азнакай районы Туйк.» авылында яши
Рәсәйдән бугай да бит бүгенгеләр. Ник үзгәреш һаман мәсләкләре? Үзебезчә матур итеп яшәү Түгелме сон, әллә максатлары? Үрнәк итеп алып Көнбатышны Аз булдымы михнәт кичергәннәр?! ...Мәктәпләрдә гел дә макталмады Кеше дәфтәреннән күчергәннәр...
Татар бүлегенә яшьләр бармый, Бозылды шул гадел бүленеш, Телне яратмаудан түгелдер ул, Урыста да шул ук күренеш...
«Коры кашык авыз ерта»,—диләр, Матди нигез—милләт саулыгы.
Рәсәй үзе телсез калмый микән, Чит илләргә качкач байлыгы?
Эволюциягә ышанам мин,
Хәрәкәттә тормыш—тик тормый, Тереклекнең, серен төшенергә— Коерыгын гына тоттырмый...
Эзләнәбез, бик еш ялгышабыз, Белем эстәп—«меңне екканбыз». Имеш, без бит суда яралганбыз, Соңрак җиргә шуып чыкканбыз. Кемнәр күргән, кемнәр исбатлаган, Нигә кире анда төшмибез? Шунда туган булгач, океанның Тозлы суын нигә эчмибез?
Ник танырга һаман теләмибез:
Без—Алладан! Нәрсә дисәк тә...
Бернәрсә дә юктан бар булмый бит, Ник алынмый шул сүз исәпкә?!
Мин калырчын экр/рдә соңгы Татар булып.
Рәфикъ Юныс
Мин дә шулай уйлап йөри идем, (Милләт бетәр лә ул., юл куйгач.) Үзгәрде дә куйды бу фикерем, Синең ниятеңне укыгач...
Икебез дә соңгы булабызмы?—
Кире кагам мондый мантыйкны:
Татар булуыңны дәлилләргә
Соң сәгатьне көтеп ятыйкмы?!
Милләтпәрвәр гавам тагын бардыр, Асыл затлар күп ул татарда.
Фикердәшләр бергә берләшик тә, Торып басыйк телне якларга!
ФИКЕРДӘШЛӘР, БЕРГӘ БЕРЛӘШИК ТӘ
«Бетсен...»,—диеп теләп йөрүчеләр Күп болгана безнең, тирәдә. Өметләрен кисеп, алга чыгыйк! Соңгы булу—бирмәс дәрәҗә...
Яшен, узгач, бил бөгәргә Булмый икән өйрәнеп, Юккамыни урыс иле Артта йөри сөйрәлеп, Империя корган чакта Ташлаган ул көрәген, Аңлатучы булмаган шул Эшләп ашау кирәген...
Җитен-киндер нигә чәчәбездер, Сүс-пәҗесен талкып тукымагач, Пычагымамы бу «сүз иреге», Язганыңны кеше укымагач?
Һич кенә дә булмый качып калып, Нишләсәң дә барып эләгәсең: Кемдер туплый безнең «шәхси эш»не, Фәрештәләр—«Гамәл кенәгәсен»...
Очрашмады кабат юлларыбыз, Үтә гомер күрә алмыйча, Күрешсәк бит беләм: синең арттан Киткән булыр идем калмыйча, һәм янып та беткән булыр идем... Исән калдым, Ходам саклады.
Истән чыкмый шашып яратудан Аңкы-тиңке йөргән чакларым. Бераз суынсам да, дус ишләрдән Сораштырып торам хәлеңне. Курка-курка йөрим сине эзләп, Ахырлары булсын хәерле! ...Очрашулар булсын хәерле...
Ничә еллык истәлекләр Сыйды ике кочакка: Иске-москы кием-салым Яндырабыз учакта.
Чүпрәк чапрак, ут ялмаса, Кулны, битне пешерә. Дулкыннары үткәннәрне Никтер искә төшерә.
Бу куртканы алган идек
Бөгелмәдә базарда, Күлмәк-ыштан сайлап җыйдык Йөргән чакта Казанда, һәрберсенең үз тарихы...— Уйлап хәйран калырлык. Артта калган елларыңны Куз-күмергә салырлык. Үткәннәргә кайтып килү Кирәктер ул каймакта. Күз алдында күпме гомер Көлгә очты учакта.
...Шәп яна.