Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ ДУСЛАР МӘКТӘПТӘ!

 

«Казан утлары» редакциясенең ижат бригадасы җөмһүриятебезнең берничә районында мәктәп укучылары белән очрашып кайтты әле. Бригада дигәнем ике мөхәррир—мин, ягъни Алмаз Хәмзин белән Камил Кәримов һәм жаваплы сәркәтибебез Алмаз Гыймади. Кайчагында матур гына бер җырчы кыз да алып барабыз.

Балаларның игътибарын озак жәлеп итеп тору бик авыр бит ул. Укытучылары да шулай ди. Тәртип саклау өчен үзләре дә кереп утыралар. Камил белән шук балаларнын жаен табарга хәйран оста булып чыктык әле. Башта үзем, җырым тәрбияви эчтәлектә булса да, шуны күнелле итеп башкарып, балаларнын хушын алам: яннарына төшеп, кул биреп исәнләшеп чыгам. Аннан Камил туган телебезнең матурлыгын, анын дөнья халыкларының телендә кулланышын, бөеклеген раслап, әллә нинди кызык дәлилләр белән укучыларны шаккатырып бетерә. Баксан, инглизләрнең «бәби» сүзе дә татар сүзе икән бит, «бәби» бит инде ул! Балалары татар булгач, әти-әниләре дә татар була түгелме соң, дип тә өстәп куя әле Камил Үзем дә аны тыңлап әллә ничаклы татар сүзенең дөньяда кулланышта йөргәненә сөенеп, телебез өчен горурланып утырам.

Балаларнын күзе гел бездә. Шаяру, кылануларын бөтенләй оныталар. Шуны ычкындырмас өчен жыр кирәк, җыр! Сәхнәдә жырнын эчтәлегенә карап ничек театр куярга кирәклеген өйрәтәм, «Кем көлдерә», «Гөлйөзем» дигән җырларымны башкарам. Зал гөрли, зал гөжли, бал кортлары, әйе, бал кортлары диярсең! Бал җыялар, үзләренә әдәбият-сәнгать дәресендә белем эстиләр. Менә бит ул ничек булырга тиеш тәрбия, әхлак дәресләре! Укытучылары да очрашуыбыз тәмамлангач бу турыда искәртеп куялар.

Концерт-дәресебезнен иң кайнаган чагы дип мин Алмаз Гыймадинын үз әсәре—Татар малаеның япон малаена хатны укуын һәм табышмаклар әйтүен атар идем. Менә шунда көлә-көлә эчләр ката инде. Үзебез дә балаларга ияреп бала-чагаланып бетәбез. Менә кайда ул язучы өчен язу чималы' Кызыгын язып кына аңлатып булмый, аны күрергә кирәк. Табышмаклар әйтүгә күчәм. Гыймадинын ин беренче табышмагы мондый: «Үзе яшел, үзе пеләш, үзе сикерә» Нәрсә ул? Камил Кәримов шундук, Алмаз Хәмзин түгел, дип кисәтеп куя. Балалар очынып-очынып җавап бирә башлыйлар. Кайсы гына очрашуда бирмә бу табышмакны, анын беренче кычкыручысы «бака» ди. Икенчесе—чикерткә, өченчесе—туп дип кычкыра. Аның дөрес җавабы бака да, чикерткә дә,туп та түгел. Ләкин «бака» дигәне, нигәдер, кызыграк. Шул кызыграк җавапка бер бүләк—«Көлдергечләр» китабы бирәбез. (Чын җавабын бу юлы да әйтми торам, кызыгы бетә, журнал укучыларга да уйлый тотырга бер сәбәп булыр) Икенче табышмакка күчәбез. Гыймадинын ул табышмагы мондый: «Үзе кечкенә, үзе филгә охшаган». Теге табышмакның «бака» дигәненә бүләк биргәч, әлеге дә баягы бала тагын «бака!» дип кычкырды. Өченче табышмактан сон да «бака» дип кычкырды әле ул
җавапны. Югыйсә табышмак мондый иде: «Бер мөгез, бер күз*.

Ул малайнын гел «бака* дип кычкыруының сәбәбен соңыннан гына аңладык. Аларнын өе күл буенда икән.

 
 

 

 

бәттә, бүләкнең иң яхшысы бирелде. Ул «Казан утлары»нын

Кызык хәлләр, мәзәкләр шул юл йөргәндә, очрашуларда туа бит инде. Тагын нинди табышмаклар бар сон әле дип баш ватып йөргәндә Камил Кәримов чалбарының ике буш кесәсен чыгарып салды. «Бу нәрсә’* Уйга калдык. Шәп табышмак ич бу! Әйдә, балаларга күрсәтәбез! Үзебезчә җа­вапны «язучыларның бүгенге хәле» дип уйлап куйган идек. Очрашчларнын берсендә Камил шул кесәле табышмакны чыгарып күрсәтте бит' Балалар уйга калдылар. Тынлык. Зал баш вата. Берзаман арткы рәттәге өлкән сый- әле яңа гына чыккан саны иде.

Гыймади һәм Камилдән соң табышмаклар әйтүне мин дәвам итәм. Минекеләр—музыкаль. Кем икәннәрен әйтмичә Илһам Шакиров һәм Ренат Ибраһимов булып җырлап күрсәтәм. Илһамны җырлап бетереп, «Кем бу9* дип соравым булды, алгы рәттә утырган оч кечкенә кыз сикереп тордылар да, бармаклары белән мина төртеп «Үзен!* диделәр Тәгәрәйләр китә яздым. Камил көлә, Гыймади көлә!.. Тынычланып, икенче пародияне күрсәтәм Җырлап бетерүем булды, тагын теге өч кыз сикереп торып «Тагын үзең!» димәсеннәрме9 Менә, ичмасам, җавап! Әлбәттә, аларга да бүләкләрнең саллысын—журналларыбызны тараттык.

Җырчы кызыбыз Рәфинәнен үзенә, матур күлмәкләренә, сихри тавышына сокланып утырганнан сон укучылар, «очрашуыбыз тәмам» дигәнне дә көтмичә, сәхнәгә ыргылалар Аларнын бүгенге очрашуга килгән язучы абыйларыннан автографлар аласы бар Фотога да төшеп каласы иде

Ә нигә төшмәскә, автограф биреп, изге теләкләр теләп калмаска ди! Бәлки, үзләре Зур Кешеләр булгач, бу фотолардан безне күрсәтеп. «Менә бу—язучы Камил абый, артист Алмаз абый, менә икенче Алмаз—Гыймадиев. монысы җырчы Рәфинә апа»,—дип үхләрснен балаларына, дусларына күрсәтерләр!