АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Йомралы елгасы ярына урнашкан Иске Йомралы авылы Апае районында, район үзәге Апастан 11 чакрымда, Каратун станциясеннән—23, Тәтеш пристаненнан 25 чакрым ераклыкта урнашкан.
Авыл халкы күршедәге Энәле, Иске Йомралы, Идрәс, Дүрт Өйле авыллары белән бергәләшеп июнь башында Шыкма җыенын бәйрәм иткән.
Йомралы сүзенең мәгънәсенә килик.
Безнең карашыбызча, йомралы —этноним Күп кенә төрки халыкларны оештыруда катнашкан бу кавем-кабиләләр татарлар формалашуга да өлеш керткән Исемнәре авыл атамасы булып ныгып калган.
Авыл картларының телдән-телгә сөйләп калдырган хикәятләренә караганда, башта авыл хәзерге Иске Йомралыдан ярты чакрым төньяктарак, урманга якын гына урынга утырган булган. Авылнын тарихы XVI гасырнын илленче елларында башлана (кайберәүләр 1545 ел дип төгәл датаны да атый). Әле хәзер дә ул урында чүлмәк, табак-савыт калдыклары, эш кораллары табалар Шәһри Болгардан чыккан өч кеше Йомралы авылын нигезләгән. Ләкин бу урында аларны рәнжетеп. талап торганнар. Шуннан сон болар, өч туган, хәзерге урынга күчеп утырганнар Йомралы бабай хәзерге Иске Йомралы урынына, Карабай бабай хәзерге Карабай, ә Тинкә хәзерге Идрәс-Тинкә авылы урнашкан җиргә килеп төпләнгән.
Шулай итеп, өч авылнын мөстәкыйль тормышы башлана.
Авыл халкының төп кәсебе игенчелек һәм терлекчелек булган. Бик ярлы яшәгәннәр, җир азлыктан интеккәннәр.
Революциягә кадәр авылда 2 мәчет эшләгән, 2 мулла булган. XX гасыр башында. 1900-13 еллар тирәсендә, патша армиясендә хезмәт иткәндә үзлегеннән русча укырга- язарга өйрәнгән 3-4 кеше исәпләнгән Алар арасында Жамали карт. Фатыйх һәм Халик муллалар. Нәфигов Гайнетдин, Фәхриев Хисамилар булган. Иске Йомралы авылына Тәтеш районының Чолы авылыннан да күчеп киләләр. 1911 елга ул 270 хуҗалыкта 1000 җан яши торган зур авылга әйләнә.
Авылны икегә бүлеп Табанак елгасы ага. Ул Үләмә суына килеп кушыла. Табанак һәм Үләмә суларын җирле халык үз күнеленә якын атама—Инеш ди.
Авылга якын гына Юкә күле урнашкан Биредә элек юкә кабыгыннан мунчала ясаганнар. Вәли күле авыл уртасында җәелеп ята. Вәли исемле кеше ул күлгә балыклар җибәреп, карап һәм чистартып торган Тимерче күле дип аталган су чыганагы янында тимерче алачыгы булган Авылнын көнчыгышында Карабай белән ике арада Акчарлак күле бар. Олы буын кешеләре бу күл янына акчарлаклар килүен, бала чыгаруларын хәтерли әле.
Кызганыч, хәзер акчарлаклар да килми, күл дә бетү алдында.
Халык телендә авыл урамнарының элекке исемнәре кулланылышта йөри: Ачу очы, Черкен башы урамы. Тәтеш урамы. Табанак урамы һ.б.
Хәзерге көндә монда 141 хуҗалык исәпләнә. Соңгы 30 елда 40тан артык хуҗалык юкка чыккан. Сәбәбе: яшьләрнең авылдан китүе
Дәвамы. Башы 2006 елның бнчы санында.
Иске Кади һәм Яңа Кади авыллары
Иске Кади авылы район үзәге Чирмешәннән—25, Яна Кади аннан 24 чакрым ераклыкта урнашкан.
һәр ике авыл да Олы Сөлчә суына ун яктан килеп кушыла торган Сөлчә елгасы буена утырган.
Авыл оешу турында аксакаллар түбәндәгеләрне сөйли. Иске Кади оешуга 400 елдан да ким түгел икән. Авылга беренче булып Кади исемле бабай нигез салган Аны Спас районындагы Әжмәр белән янәшәдә урнашкан элекке Гөлбагар авылыннан килгән дип әйтәләр. Кади бабайның алты малае булганлыгын сөйлиләр
Иске Кади авылы олы юлдан 3 чакрым эчкәрәк кереп, чокыр эченә утырган Хужалыгы бООгә якын. Авыл ике зиратлы Берсе авылнын бер, икенчесе—икенче ягында. Өлкән яшьтәге кешеләр зиратларны карап һәм тәрбияләп тора.
Авыл җитәкчеләре, укытучылар һәм врачлар—шушы авылдан чыккан кешеләр 1992 елда куанычлы вакыйга була—мәчет ачыла
Яна Кади авылы Иске Кадидан аерылып чыккан. Анын оешканына 350 еллар була икән. Бу авылда (элекке исеме Утыз Имән) 1754 елда шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни туа. Аның әтисе, Госман бине Сәрмәки. чыгышы белән хәзерге Лениногорск районының Тимәш авылы кешесе, әнисе исә Утыз Имән авылы кызы булып, өйләнешкәннән сон алар Тимәш авылында тора башлыйлар. Ләкин Габдерәхим туганчы ук анын әтисе Госман бине Сәрмәки үлеп китә. Ярдәмчесез калган яшь хатын янәдән үзенең туган авылы Утыз Имәнгә кайта, һәм шунда, үзенен әтисе йортында Габдерәхимне таба. Ике-өч ел да үтми, үзе дә дөнья куя Шулай итеп. Габдерәхим. сабый чагында ук, ата-анадан ятим калып, туган тиешле бер җингәсе кулында тәрбияләнә.
Яна Кади авылында 90 яшьлек Суфиян бабайдан галим Әнвәр Шәрипов 1973 елда «Син безнең авыл кешесе түгел» дигән легенда-риваять язып алган
•Күп илләр күреп, дөнья гизеп йөргәннән сон. бервакыт Габдерәхим янадан үзенең туган авылы Яңа Кадига кайтып төшкән Туган-тумачалары, дус-ишләре белән күрешеп сөйләшкән һәм авылда төпләнеп калырга булган Ләкин авыл старосталары ана: «Синең атан Яңа Кади кешесе түгел, Тимәшнеке иде Шулай булгач без сина йорт корырга җир бирә алмыйбыз, әнә. Тимәшкә барып ал»,— дигәннәр. Габдерәхим моңа бик кайгырган, ләкин нишләсен! Ул үзенен бөтен китапларын бәләкәй арбага төягән дә, хатынын, балаларын ияртеп, авылдан чыгып киткән. Киткән вакытта шагыйрь:
«Сау бул. сау бул. Утыз Имән, урман-күлләрен белән
Мин дә сине сагынырмын, кайгылы көннәрен белән»,—дип җырлаган
Авылны чыккач, ул мәһабәт булып үсеп утыручы утыз имән яныннан үткән Алар янында туктап, кулы белән кайрыларын сыйпаган, күтәрелеп зәнгәр күккә үрелгән очларына караган Шунда Габдерәхим: «Утыз имән түгел бу. алтын имән».—дип әйткән Аннан сон ул туган авылына сонгы караш ташлаган да көнчыгыш яктагы үрнең урман ачыклыгыннан чыгып киткән»
Ул урман ачыклыгы анда хәзер дә бар, халык аны «Габдерәхим хәзрәт ачыклыгы» дип йөртә
Кади авылында һәм басуларында чишмә-кизләүләр бик күп Авылнын атаклы чишмәсе—Кади чишмәсе Шарлавык чишмәсе дә бар Элек анын суы бик көчле чыккан Тирәнлеген үлчәү өчен ана алты дилбегә бәйләп төшергәннәр, әмма төбенә җитә алмаганнар, имеш Булатовлар чишмәсен рус инженеры ясаткан булган Аны хәзер дә чистартып торалар Шәмсуаров Динмөхәммәт чишмәсен лә һәр елны әйбәтләп карап, тазартып куялар. Минлегол бабай коесынын суы тәмле Аны да авыл халкы тәртиптә тота.
Авылда 1989 елдан бирле мәчет эшли
Кече Чирмешән суы ярына матур-матур авыллар тезелешеп утырган. Алар арасында Иске Камка үзенен бай табигате белән аерылып тора.
Иске Камка Әлки районында урнашкан. Авылдан район үзәге Базарлы Матакка- 19 чакрым, якындагы тимер юл станциясе Норлатка—67, су юлы Болгар пристанена кадәр 88 чакрым.
Иске Камка янында археологлар борынгы болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл хәрабәсе билгеләгәннәр.
Иске Камка тигез җиргә урнашкан. Авылны беренче нигезләүчеләр урыннын матурын, су буен сайлаганнар. Бу төбәктәге Чирмешән суы буеннан-буена тарихи җирлек Анын яры буйларындагы авылларда Кала сүзе белән бәйләнешле атамалар күп очрый. Иске Камка авылы утырган җирдә дә Кала тавы. Кала сазы урамы исемен алган берәмлекләр бар. Димәк, бу урында элекке чорларда кала төзелгән булган Р Г Фәхретдиновның археологик һәйкәлләрне барлаган чыганагында Иске Камка авылы янында шәһәр хәрабәсе билгеләнгән. Мәүләшә, Карамалы һ. б. авыллар яныңда да борынгы болгар чорына мөнәсәбәтле истәлекләр табылган һәм тикшерелгән. 1927 елда авыл янындагы Кала урынында казу эшләре алып барганда, эре-эре сөякләр чыккан. Бу урынга килеп, авыл аксакаллары дога укыйлар, аны кадерләп тоталар Әлеге җирләр, һичшиксез, борынгы бабаларыбыз белән бәйләнешле. Менә нинди тарихи җирлеккә салынган ул Иске Камка авылы!
Авылны кемнәр, кайчан нигезләгән сон?
Иске Камкада яшәүче Мирза ага Дәүләтшин белән Зиннәт ага Хисамовларнын сөйләвенә караганда, бу авылның оешу тарихы элекке Алатырь өязенен Пьяна суы ярына урнашкан Камка авылы белән бәйләнешле (хәзерге Түбән Новгород өлкәсе. Сергач районындагы Камка авылы). Түбән Новгород өлкәсендәге Камканың кайбер нәселләре, йомышлы татарлар сыйфатында. Кама аръягындагы ныгытмаларны саклау өчен патша хөкүмәте тарафыннан шушында китереп утыртылганнар. Иске Камка кешеләре Түбән Новгород өлкәсе Сергач районында урнашкан Камка авылына барып чыккач, бу авыл кешеләре аларны бик олылап, зурлап каршы алганнар. Сез безнен кадерле улларыбыз дип атаганнар, кунак иткәннәр.
1910 елның 4 июлендә Мәүләшә (Яна Камка) авылында язучы Нәби Дәүли туа.
Сергач Камкасы белән җөмһүриятебездә Иске Камка халкын берләштерә торган фактлар шактый. Әйтик, Сергач районындагы Камка һәм бездәге Иске Камка авылы халкы «ц» авазы кулланып сөйли (мәсәлән, Чирмешән—Цирмешән. чакрым—цакрым, чирәм—цирәм Һ.6.).
Шунысы да әһәмиятле: Сергачтагы Камка белән җөмһүриятебездәге Иске Камкада яши торган халыкнын көнкүрешләре, рухи тормышлары, күп кенә гореф- гадәтләре (кыз бирү, туй итү, мәет күмү, янгыр сорау йолалары, им-том һ б.) бер- берсеннән аерылмый.
Авыл аксакаллары сөйләвенә караганда. Карамалы, Мәүләшә, Яна Камка авыллары Иске Камкадан аерылып чыкканнар.
Дәвалы киләсе саннарда.