Логотип Казан Утлары
Публицистика

Шамил Рәкыйповның тууына 80 ел


Сугыштан сонгы чорда яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә Шамил
Рәкыйповнын ижаты татар әдәбиятында аерым бер урынны алып тора. Ул ижат иткән
документаль очерк, хикәя һәм повестьларнын төп тематикасы—Бөек Ватан сугышы
һәм анын үлемсез каһарманнары. Фашизм белән көрәштә Матросов һәм
Гафиятуллиннарның тиңдәшсез батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында гы
«Чәчәкләр сөйли белә» (1967) повесте, белорус партизаны Иван Кабушкин турындагы
«Кайда син, Жан?» (1968), татарлардан беренче Советлар Союзы Герое Гыйльфан
Батыршин һәм анын сугышчан дусты Иван Чернопятковка багышланган «Таннар
һаман .матурмы?» (1969), данлыклы очучы хатын-кызлар Мәгубә Сыртланова, Ольга
Сапфирова һәм аларнын полкташ дусларының батырлыгын сурәтләп язылган
«Кызлар-йолдызлар» (1972). «Кипарислар жыры» (1975) повестьлары әнә
шундыйлардан
Билгеле хакыйкать: укучылар яратып укый алырлык әсәрләр ижат итә алыр өчен
авторның үзенә дә зур тормыш мәктәбе узу зарур.
1929 елның 22 сентябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Яна Чокалы авылында
туып-үскән егет жиде классны тәмамлауга үзенен хезмәт юлын башлый: сугыш елы
баласы буларак колхозның төрле эшләрендә катнаша, 1950- 54 елларда исә Донбасста,
Урал якларында таш чыгара, шахтада бурильшик. балта остасы хезмәтләрен үти. 1955
елда Казанга кайта, трамвай паркында электрик-моторист булып эшли. Ш. Рәкыйпов
үзенен журналист эшчәнлеген 1957 елдан «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби
хезмәткәр булудан башлап жибәрә, бүлек мөдире вазифаларын башкара. Ш. Рәкыйпов
бу чорда белемен үстерү юнәлешендә дә эш алып бара—кичке урта мәктәпне, Казан
дәүләт университетының журналистика бүлеген читтән торып тәмамлый Язучылык
хезмәтенә тагын да ныграк бирелеп киткәч, 1966 елда Татарстан китап нәшриятының
яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире итеп билгеләнә.
Ш Рәкыйпов ижат эшен (1956) үзешчән сәнгать коллективлары өчен пьесалар
язудан башлый. «Чуен багана», «Зөһрә», «Сөю билгесе» үз вакытында авыл, шәһәр
клубы сәхнәләрендә еш уйналып күмәк һәм аерым жыентыкларда дөнья күрделәр.
«Барып аласы хат» повесте—авторның зур күләмле беренче әсәре—1963 елда языла,
1966 елда исә ул СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.
Матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ш. Рәкыйпов 1980 елда РСФСРның
атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була.
2005 елның февралендә вафат