Логотип Казан Утлары
Публицистика

НАҖАР НӘҖМИ ХАТЛАРЫ


Наҗар Нәҗминең безгә хатлары Баксаң, ул һәрвакыт Казан тормышы белән кызыксынып, Казандагы каләмдәшләре белән аралашып яшәгән икән. Әйтерсең лә. ул бөтен татар әдәбияты белән хатлашып гомер иткән Кемнәр белән генә дуслашмаган да. кемнәр белән генә хат атышмаган безнең Наҗар агаебыз Исемнәре генә дә алтын бәрабәренә торыртык бит Гомәр Бәширов. Хәсән Туфан. Сибгат Хәким. Гамил Афзал.
Әлеге хатлар—шагыйрьнең шигырь-поэмалары на сыеп бетмәгән уй-хисләре. борчылулары, шатлык-кайгылары. тирән кичерешләре каләмдәшләренә булган ихлас мөнәсәбәте Без биредә аның татар әдәбиятын ничек яратуын, аңа булган олы хөрмәтен, әдәбиятыбызның үткәнен һәм бүгенгесен тирәнтен белүен ачык күрәбез Әлеге хатлар олуг шагыйрьнең рухын, аның шагыйрьлеген, холкын, яшәү рәвешен дә чагылдыра..
Шулай. Башкортстанның халык шагыйре Наҗар агай Нәҗми татарның бик күп әдипләре белән аралашып, дуслашып, фикерләшеп, хатлар алышып яшәде. Казан аны һәрвакыт үзенә чакырып, үзенә тартып то/н)ы Татар әдәбияты, татар модәнияты. гомумән, татар дөньясы алуг шагыйрьнең бәгырь кисәгенә әверелде, катлаулы да. мактаулы да озын гомеренең, кабатланмас каршылыкларга, бормаларга бай тормышының һәм искиткеч талантлы иҗатының аерылгысыз бер газиз өлеше ел лды
Журналыбызның бу санында безукучыларыбызга шагыйрьнең Казандагы каләмдәшләренә, аерым алганда Сибгат Хәкимгә. Әмирхан Еникигә. I амил Афзалга. Ләбибә Ихсаноеага. Гө лшат Зәйнашевага. Кояш Тимбикоеага Рәдиф Гатаизка һәм Роберт Миңнухлинга язган куглеанлы хатларының берничөсен тәкъдим итәбез
Хатларны редакциягә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнулллзн әзерләп бирде
Үлем сүнеп ятам Үзем кп леп ятам Кеше бәхете вчен сөенеп'
Здорово. Гамил!
Син мактауга күнеккәнсеңдер инде, черт с ним. бу Тукайча. дус кеше' Аны мин дә, бүтәннәр да әйтә алмый, син генә әйтә аласын, чәпә аны уйлап та чыгарып булмый Ходай тәгалә тагы шундый шигырьләр тудьгртсын. кудыртсын
Китабын өчен зур рәхмәт Хәер, миндә икәү булды инде—мин аны магазиннан шып укыган идем Монысын алгач, кесәгә салып Союзга алып бардым ла остәгс шигырьне Мосгайга укыттым Ул да бик сокланды Мостай-белнен нн галантлы һәм акыллы шагыйребез һәм синсн хакта озак кына сөйләшеп утырдык
Синен хатынны (пьеса хакындагы сорауга жавап хаты) алгач, мин Башкнигоиздатка бардым Алар 1961 елга татарның ике шагыйрен планлаштырганнар. «Өчәү авырга туры килер»,—диләр һәм 1962 елга «Обязательно!» диделәр. Бу—аларнын сүзе, ләкин план дигән нәрсә кырыкка үзгәрә бит ул. Синен үтенечеңне Мостай колагына да төшердем, кулымнан килгәнчә, мин барсын да эшләячәкмен.
Үземнен хакта—эш хакында артык нәрсә юк. Бәлки, «Кызыл тан» газетасындагы минем «интервью»ны һәм «нурлы» йөземне күргәнсеңдер (14.11.60) номерында Шунда әйтелгәннәрдән башкасын өсти алмыйм. Аннан сон, бәлки, «Әдәби Башкортостан»нын беренче санын күргәнсеңдер. Анда без мескеннәрнең бер көлтә шигырьләре басылды. Укымасаң, бәлки, табып укырсын.
«Гармунчы дус»ны туктатып торам. Әле бу көннәрдә шигырьләр китабын кат-кат эшлим. «Капкалар» дигән кечкенә поэма язасым бар (бер 300 юл), тик театр гына комачаулый. Комедиягә репетиция башлана—эшкә тотыналар.
Кыз үстерүенә бик шатмын һәм көнләшәм дә. Сина бер сер ачыйм әле. Син бер хатында (1957 елда иде булса кирәк): «Бер 18 яшьлек кызга гашыйк булдым. Аны күрсән, Нажар агай, үз карчыгыңны да онытачаксың»,—дип язган иден Мин көлеп куйдым, чөнки мин. сездән өч яшькә зур булсам да, һаман өйләнмәгән кеше бит. Шәп хәбәрме?! Шулай итеп, син мине уздырып жибәрлен һәм көнләшергә хакым бар «Әдәби»нен беренче санындагы «Аленушка»шигыре шуна бәйләнешле дә.
Хатын һәм китабын өчен тагын бер рәхмәт. Семьяна һәм туганнарыңа сәлам һәм саулык теләп,
Наҗар 26/11 60
Р.8. Китабың хакында сүз әйтергә онытканмын икән. Күп шигырьләрен мина таныш икән. Бик шәп китап. Шундыйларны тагы күрергә язсын (гафу ит, мин татарча яза белмим, үзем Дүртөйле татары булсам да).
Сибгат агай!
Ниһаять, хатын мина килеп юлыкты. Мин 11 гыйнварда Уфадан башымны алып чыгып киттем. Хатларга шунда ук жавап бирә торган гадәтенне белгәнгә күрә, Уфадан киткәнче үк, үзеңнән хәбәр көткән идем.
Башта Малеевкада булдым, хәзер инде диңгез ярында «кызынып* ятам (Син мондый йортларны яратмаганлыгыңны әйткән идең.) Ялтада—драматурглар семинарында, ләкин драма турында бармак башы кадәр дә уйламыйм. «Иблис*не дөмбәслим. Авыр бара, шулай барырга тиеш тә. чөнки бурыч та жинел түгел, яшь тә аны жинеләйтми. Ни булса да булыр—әлегә шул кулдан килгән кадәр
Шигырь («Бар!») турындагы фикерен өчен рәхмәт. Уфада аны ике генә кешегә укыдым. Аларга ничек тәэсир иткәнен язсам, арттыра, дип уйларсың һәм алар да синен кебек үк шунда ук «Татар теле»н искә алдылар. Чыннан да. шигырьләр бер рухтадыр, хәтта тегесе күңелнең төбеннәнрәк тә барадыр. Бу шигырьне синнән сон Гамил Афзалга да җибәргән идем, ул, мин Уфадан киткәнче үк, хат язып, үз фикеренең ин соңында: «Моны Уфада бастырсаң, башкортлар башынны кисәчәкләр»,—дигән. Дөрес. Мин аны үзебездә бер урынга да тәкъдим итеп тормаячакмын да. чөнки «Татар теле» белән булган хәл кабатланачак. «Казан утлары» ни эшләп калыр? «Иблис»не дә, әгәр дә үзем канәгатьләнерлек килеп чыкса, шунда тәкъдим итәргә, дип уйлап торам. Бу, бәлки, әзрәк катмарлы мәсьәлә булырдыр0 Чыгышлар, мәкаләләр вакытыңны күп алуын тирән аңлыйм Ходай ярдәм итсен Озакламый Жәлил буладыр. Март аендагы Мәскәүдәгесенә катнашканда Колонный залда «Татар барда хәтәр бар» ны укып җибәргәндә, бик мәслихәт булмас идеме икән? Шуны абзыйлар колагына төшергәндә ...
Жәлил турындагы син хәтереңә төшергән мәкаләм 2 нче санда («Казан утлары») чыгарга тиеш. Мина калса, ул башкаларныкына охшамас, минем белән булган вакыйга да үзенә күрә уникаль төсле. Үз фикереңне язарсың әле. һич тә булмаса, Мәскәүдә шул мәкаләне сөйләргә мөмкин.
Жәлилгә Кайсын бик җыена иде. Ана үпкәләп торам. Сез әгъза булып торган 156
комиссиягә бәйле булган хәлләр хакында үзе сүз башлап, күнелне кытыклады да минем хатка жавап га бирми Безнен күнел. руслар әйтмешли, лепсо ранимый бит Килсә, колагына төшер әле.
Асылда хәлләрем бик һәйбәт, кәефем яхшы, эшләнә. 5.11.. иртәгә. Уфада минем премьера. Монда Мәскәүдән Уфа аша килергә, дигән идем дә рөхсәт итмәделәр Бер караганда, театрда да минем дөньяда булмаячагыма әзерләнә, күнегә торсыннар
Үзеңә саулык теләп, Наҗар Яша 4 II 76
Рәдиф!
Шылтыратуын, хатын өчен мен рәхмәт! Үзенә дә көтмәгәндә шатлыклар кил- сен. Телефон аша әйткәненне хатын мина җиткергәч— мин әзрәк вакыйгаларны узыбрак киткәнмен икән—басарга кул куелган, дип үк аңлаган идем Ул көннәргә ерак икән әле. «Куркуларым зуррак булган, ахры», дип бик тынычланып куйма. Безнен көннәрдә төрле
хәлләр булгалый. Үзен әйтмешли, журналны күрергә язсын, аннан сон да тынычлык булыр- мы. юкмы? Ансы инде — икенче мәсьәлә. Яхшы хәбәрен өчен, дөресрәге, хәбәрләрен өчен тагын да рәхмәт. «Бар»нын радиодан китүе дә— яхшы башлангыч. «Соц.
Тат.*дагы шиг ырьләр ту- рында ачыклык керлтен. ләкин әле генә Сәйфи
абзыйдан кайттым Ул мина телефон аша Хәсән абзыймын Балтыйк буе- на киткәнен әйткән иде.
Бүген инде анын анда
бара алмаганын, кулбаш сөяген сындырып, больницада ятканын хәбәр итте Шулай итеп, синен: « Гуфан абый шигырьләрне чыгаруны сузар инде*.-дигән сүзеңне «чы кмас инде» дип төзәтеп була. Ул баш сүз язалмас. Син. булмаса. газета кешеләренә әйт Туфан абзыйдан минем шигырьләрне кире шып, син күчереп язган интервью белән бирсәләр лә яхшы булыр иде. чөнки анын реклама булуы да бу көннәрдә бик мөһим Шул реклама булганы өчен, күзгә ташланыр өчен, фоторәсем дә тәкъдим иткән идем бит Минемчә, ашыктыру яхшырак булыр иде ')Йтәм бил. егетләргә әйтем кара, алар бик дипломатик рәвештә сөйләшеп, минем доводларны әйтеп, кире алсыннар иде. тиз көндә эшли алмыйм дисә, албәттә Карт бик жаг мондый яшьтә сөяк сындыру куркыныч Аннан сон анын яна авыруын тапканнар икән Әйе капчыгың бер тишелсә, коела башлый, ямап бетереп булмый Синен «Танк турында, шап' Авыррак обороиар бар, атар синен стильгә характерлы инде Минем бакчага чәчи юшыйсын Дошманнар к.. итатәр инде тагын, монда, оеш
Хатынны өченче кон ашым Шул коние ук «юш ««юшн»-»ю «и иңләдем әле 40 минутлык тслеперелачаны әллә ничә кон эшләдем, үртәлеп беттем, һаман канәгать түгелмен Бүген а гып беттем да сина хат атарга утырлым .Ц«ади аутлык. „,„ән әллә нинди бер предметы. тапшыр, булып чыкты шхн» «ли эстәп арылым Дии м, соң яткачана төштем санаторийда бернәрсә аы атмадым әчә рәт бетте әллә бушандым Тәртә... керен кителсә, шәп булыр иде Саулык хәтер һәйбәт шикелле Ессентуки сулары килеште, көзгә тагын кнтмәкчемен Пьеса шул кос
Наҗар Нәҗми Ә Еникинең 90 ег/ысына кин әң накытта Сулдан—Р Мохлчмәдиев. Р Гаташ. Н Н.хҗчи.
Ә. Гадел, Р Миңнупин 1999 ел, чарт
тора. Режиссерлар юк. Берсе—Уфада, икенчесе Казанда Мостайнын «Прометей»е белән мәшгульләр. Казаннан режиссерлар булмады. Тимерне кызуында сукмагач, ни эшләп калыр? Менә шундый хәлләр. С.Хәкимнең мәкаләсен укыдым. Мәкаләсе шәп. Үзенә язмадым әле. иртәгә язармын. Синең бандерольне көтәм. Хуш!
Сәлам белән Наҗар абыең Өфе. 8.1.77.
Сибгат агай!
Казаннан кайтуга синен хатын килеп торган. Кайту белән хат яза алмадым. Композитор Заһир Исмәгыйлов хакындагы мәкалә белән мәшгуль булдым. Менә иртәгә Ессентукига очам. Путевка туры килде дә—китмәкче булдым. Шифасы булырмы, юкмы, белмим.
Рухи женессезлек хакындагы Евтушенконың фикере сина да ошады булса кирәк. Ул фикер Глеб Горбовский хакындагы мәкаләсендә иде бугай Ул мәкалә жәй көннәрендә чыкты. Мин өйдән эзләп карадым (андыйларны кисеп алып куям), өйдә дә юк. Димәк, дачададыр. Рухи женессезлек сездә бик сизелмәгән кебек, ә бездә сплошь и рядом Шуның өчен дә хәтердә калган. Кирәк урында файдаланам әле мин дә.
«Иблис» турында нәрсә язганынны әйткән идем, монда шул язганны сүзгә-сүз күчерәм: «Язылачак поэмагыз драматик, трагик. Бик кызык, язмый калмагыз!
28.ҮШ.72»
Синен сүзләр дә язарга канатландыргандыр, бәлки. Кызык өчен аны («Иблис»не) Ахунжановка да укырга биргән идем. Кичә котлады. Укый торсыннар, әйдә
Заһир Исмәгыйлов кичәсендә Рим Хәсәновны күрдем. Китабын турында сорадым Алган. Хәзергә балеты белән бик мәшгуль булганын әйтте. Мин Ессентукидан кайтканчы язмаса. бәлки, бергәләп карап сайларбыз.
Синен вакытың доклад белән үтә торгандыр инде, ә мин Казан тәэсире белән һаман яшим. Бик зурладыгыз, рәхмәт.
Сәлам беюн Наҗар 25.1. 77
Р.8. «Соц. Татарстан»дагы Хузангай хакындагы мәкаләнне укыдым. Кыска, һәйбәт.
Ләбибә!
Алтмыш яшь тулу көннәрендә килгән төрле-төрле котлаулар арасында синен хатын ин кадерлесе дисәм, арттырып җибәрәм кебек булыр, чөнки безнен аралар тәмам ераклашкан иде. минем якынаерга теләвем ( хатларым, котлауларым) суга сеңгән кебек югалдылар. Монда якынаерга теләвем, дип әйтү дә дөрес түгел, гомумән, араны өзү дигән нәрсә башыма да кереп чыкмады, ә арадагы саткын жилнең хасил булуы көн кебек иде. Мин анын сәбәпләрен дә белгән шикелле, ул жил Шәриф Бикколның юбилеена килгәннән соң башланды булса кирәк, ләкин монда Шәрифләрнең бер гаебе юк. ә дөнья башкалар белән, талант дигән нәрсәнен очкыны да булмый торып, үзләрен әллә кемгә санаган кешеләр белән тулы бит. Сонгы вакытта алар хакында дөресне әйтергә, я булмаса. ялган дуслык белән яшәүдән баш тартып, андыйлардан ерак китәргә мәжбүр булдым. Ике йөхле булып яшәүдән дә зур түбәнчелек юктыр.
Ләбибә, мин синен Уфадагы дусларын белән булган мөнәсәбәтләренә кысылмыйм, ләкин безнен дуслык Шәрәф хәтирәсс булып калырга тиеш. Синен шул хактагы сүзен йөрәкне тетрәтерлек. Мәсәлән. 1976 елда Малеевкада Жәвад Тәржемановнын мина карап: «Сөйләшүләрен, кыйланмышларын Шәрәф Мөдәррискә охшап тора»,—дип берничә мәртәбә әйтүе дә Шәрәф белән дус була алу горурлыгын тагын бер мәртәбә уятты.
Үз өемдәге, үз уемдагы нәрсәләрне (чүпме ул. башкамы) читкә чыгару халык телендә бик хупланып бетелми. ләкин ул нәрсәләрне чүпкә санамыйм Ә Шәрәф 158
андый мәсьәләләрдә миннән иртәрәк, яшь көе туры әйтеп, туры яра иде бит. шунын өчен дә ул бик сш «янды*, хәзер мин дә «янам» Бу очракта мине карт булу әзрәк күнелнс юата, чөнки карт көнендә булса да, үзенчә яшәп калырга кирәктер, ә Шәрәф гомер буе үзенчә яшәде. Яшермим, мин яшь чакта күп нәрсәгә күрәләтә күз йомып килдем, шунын өчен дә дусларым күп иде. хәзер кайсыберләреннән үзем киттем, ә кайсылары үзләре киттеләр—һич үкенмим, ничектер рухи сафланып калдым Шундый вакытта синен китүен мина авыр иде. ә бу хатын сафлыкка сафлык өстәгән шикелле булды. Хәзер үзебездә дә мина караш үзгәрде Авыр вакытларда сезгә сыендым. Мина рухи таяныч булган кешеләрне онытырлык түгел. Син аларны беләсен. «Иблис»кә кагылышлы хәбәрләрне дә беләсен икән, тик журналнын гына кырка борылыш ясавы йөрәкне өтеп алды. Ничек кенә булмасын, мине үз итүе кыенрактыр шул. Араларда ясалма чикләр тудырып бетердем Сезнен тарафтан ул бик сизелми, кин күңеллелек балкып тора, ә бездә—күнел тарлыгының тарлыгы' Син читтә булгач, нечкәлекләрен бик белмисен. Ә ул коточкыч—ахмаклыкка чаклы барып җитәрлек Андый тарлыкның сездә чаткылары да сизелмәсен иде Болар барсы да очрашкан чакта гына сөйләшәсе сүзләр, ә очрашасы иде Синен адрес та үзгәргән икән. Яңалыклардан артта калабыз, дөресрәге, калам, ә иске адрес—Шәрәф белән безнен яшьлек, ә ин яшьлеге, әлбәттә, яр буендагы
Кичә үземә «Яшь пенсионер* дигән әйтем уйлап таптым, чөнки пенсия кәгазьләрен җыеп йөрим. 60 яшьлек шаулап үткән булды Үзем дә тик ятмыйм Ул гына үткән иде, 28.11. премьера. Бүген тикшерү Хатны шул тикшерүгә барышлый салып китәм Пьеса һәм спектакль хакында төрле фикер йөри Шул «Иблис» шикеллерәк. Үзем дә Иблис булып барам бугай инде Ярый, язарга урын да калмады, уйлар тулышкан икән Язганнарым күңеленә ошамаса. гафу ит
Салам беюм Наҗар 25 1178
Сибгат агай!
Хатын шулкадәр тиз урап килде—шаккаттым Синнән хат алу—үзе бер бәйрәм Әллә ничек шатландыра беләсен: җырын яңгырый, дисен, я булмаса. Сара апа көй язган, дисең. Искитмәле, гаҗәп карчык булып чыкты бит ул! Сонлап ачылган хәзинә булып чыкты Нинди сүзләргә язгандыр1 «Кызыл тан» егетләре, мина әйтми генә, ана бер шигырьне җибәргәннәр икән Әле күптән түгел, тавыш-тын чыкмагач. «Ахры, безнен затея барып чыкмады»,—дип серләрен ачканнар иде. Хәзер аларны да шатландырыйм әле.
Узган елны «Казан утлары*н да, «Социалистик Татарстан»ны да алдырмаган идем. Җәзалануым шул булгандыр «Эхтиләр Европа буйлап-ны укымаганмын Хатынны алу белән үзәк библиотекага киттем, шунда ук укып чыктым Тетрәткеч, башка берәү түгел, син генә шулай яза аласын. Әлеге шул эчендә кайнаганнарын. •Сибелә чәчәк*ләрнен. «Европада татар гармуны»ларнын дәвамы Вакытында укымаганым өчен гафу ит, әллә нишләп үзен дә. ничектер, тишмәден Очрашкан чаклар да булды бит
Гомергә самими булдын, бу поэмада да. шул ук. йөрәктән чыккан гына йөрәккә керә алганлыкка бу тагы бер мисал. Татарлар турындагы урын өчен кәеф китәрлек һич урын юк Үз милләтен белән горурланып та яшәмәыч. ничек инде ул ’
Синен хат белән бергә Түбән Кама шәһәреннән. Азат Зыятдиновтан да хат килде Ул үзенә-очрашуга чакыра Синен булганны да язган, минем дә милләт өчен ни кылганымны искә алган Латвиядән, бер татар иптәштән килгән катны укып шатланган идем. Ул хәтта үз адресын бирмәгән, мәгәр язган инде' Бодай булгач. Түбән Камага бармый булмас һәм шундый кешеләр булганда яшәве җиңелрәк
Кайсыннын адресын белми идем, ләкин телефонын Николаевскля биргән иде Санаторийдан да шылтыраттым. Тагын шылтыратам атс-янына барып килергә дә итәм Телефон аша чирен әйтмәде Сина хат язуы, сина шигырь багышлавы акын Кайсын булчы хакында сөйли Элекке дуслары бик яратмыйлар икән хәзер О шигырьчәр нинди! «Прашш.дан укыдым, үзе «Сов.культура» дагын да укы «е».-днде
Укыдым ---- Кайсын шул! Бүген шылтыратыйм әле. Анын телефоны—147-92-41.
Апрель аенда минем иҗади кичәләрне (бер 5-6ны) үткәрмәкчеләр. Барып
чыгармы, юкмы? Филармониянең ин яхшы көчләрен җәлеп итмәкче булалар.
Поэмадан әзрәк күнелем кайтты. Ята әле. Суынсын. Ул хакта яздыммы икән?
Сара апага минем зур рәхмәтемне әйтә күр. «Кызыл тан»нан адресны алып хат
язсам, ана сәер тоелмасмы икән? Кичәсен күз алдына китерәм—зур бәйрәм булачак.
Халык аны үзенеке итте бит. Моннан да зур бәхетнен булуы мөмкин түгел.
Хатын өчен тагын бер рәхмәтләр әйтеп, аякка басуын өчен шатланып, жингигә күп
сәламнәр җибәреп,
Наҗар Нәҗми
16/11.83
Рәдиф энем!
Беркемнән хат алганым юк—синнән икенче хат килде. Рәхмәт!
Минем бүлмәмнең тәрәзәсеннән Биштау һәм Машук күренеп тора. Бөек Лермонтов
исеме белән бәйле бу изге тау мине ерак җирләргә, артта калган елларыма алып килә.
Мәккә янында да ике тау бар: Арафат һәм Минә. Бу таулар Ибраһим пәйгамбәр
исеменә бәйле. Хаҗга баручылар шул ике тау итәгендә гыйбадәт кылалар. Мин дә
бу җирдә хаҗи сыйфатында хис итәм. Минем өчен Лермонтов—пәйгамбәр, һәм көн
саен шул тауларга—Биштауга һәм Машукка карап утыра-утыра. эчтән генә дога
кылам шикелле. Лермонтов—нинди бөеклек! Туфан агай да: «Яраткан шагыйрьләрегез
кем?»—дигән сорауга ин беренче итеп Лермонтовны атый. Кызганычка каршы, анын
исеменә бәйле бер тау да юк, ләкин Аккош күленә җыелу традициясен булдыру—бик
матур нәрсә, берәр вакыт мин дә катнашырмын әле. Ә Биштау белән Машук хакында
өстә әйткән тойгыларымны шигырьгә салачакмын.
Их. каһәрен, берсе булса, берсе булмый. Мина аерым бүлмә булачагын Уфада
ук белә идем. Килү белән кан басымы күтәрелде, йөрәк шаярта башлады (анысы
килгәч үк). Кулга бер эш бармый, бу ике әйбер икесе дә минем өчен яна тойгы:
әзрәк артык комачауланып ташладым, чөнки басымнын (югары давлениенең) нәрсә
икәнен белми дә, тоймый да идем. Башны авырттыра икән. Андый баш белән
нәрсә язмак кирәк. Киләчәктә анысына да күнегелер, ә бүген юк әле. Шулай да
бер шигырьне янадан эшләдем. «Кемне уйласаң, шул юк»,—дип башланып киткән
шигырь башладым. Ессентуки урамында «Ярый әле җирдә (?) сагыну бар», дигән
туачак җырны мөгерәп йөрим. Шулай итеп, яза алмасам да. нәрсәдер башлап
кайтам.
Рәсүл Гамзатовның « Я создал государство любви» дигән шигыре бар. Мина да
шул дәүләттә аз-маз булырга туры килде. Менә сиңа чирле карт1
Карт дигәннән, синен белән безнен яшь аралары Сәйфи агай белән минем
яшь арасы кебек икән. Мин Сәйфи агайдан 24 яшькә кече, ә син миннән—
23кә. Бу хакта мин бу җирдән беренче хатны язып җибәргәч уйладым. Нигә
уйланганмындыр, үзем дә белмим. Әллә аның белән дус булгангамы? Ул ү з
халәтенә 1951 елда алып керде мине. Мин яшь идем ( язучы буларак), картка
нәрсәм белән ошаганмындыр. Миңа ул чак—33. сиңа хәзер—43. Минем өйләнгән
ел. «Сәнәкитә редактор, театрда директор булып өлгергән идем инде. 43 яшьтә
Союзда секретарь, аннан сон—рәис. Шул Вазыйфаларның барысыннан да үзем
киттем Вазыйфалар—минем табигатемә кире нәрсәләр. Әгәр дә вазыйфаларнын
кадерен белсәм, файдалансам, бәлки, бу көнгә дә калмас идем, ләкин үз хәлем
белән бәхстлемен. Шагыйрь булып та, җитәкче булып та уйнамадым, ә хәзер
уйныйлар, артистлыкка укып та («Агым»), укымый да уйныйлар. Шул хәлгә
төшәргә ходай күрсәтмәсен Мин аны 60 узгач аңладым, ә син 43тә миннән күп
беләссн. Сез—тиз өлгерә торган буын. Бу да һәйбәт, тик өлгер булырга ходай
язмасын. Синен белән бу хакта фикердәшмен. Ярый, хат та озынга сузылды.
Мөгерәп йөрергә чыгып киттем.
Наҗар абыең
/9.12.1983
Кояш сеңлем!
Дулкынландыргач һәм көендергән хатынны алдым, тик бер генә үпкәм бар чатында
Кол Гали өчен минем ни өчен җир тишегенә керергә тиешлегемне күрсәтмәгәнсең. Сина
рәхмәт сүземне язмаганымны берни белән дә аклый алмыйм— шул айларда минем
җанымны ашаучылармы, минем башыма сугып, анымны алучылармы, әллә тормышнын
ыгы-зыгысымы сина хат яздырмаган Мөмкин булса, карт кешене гафу ит. Хатында син:
«12нче санда Сезнен ижат үрнәкләрен бирмәкче булабыз»,—дигән сүзләрен дә
күнелемне читләп үтә. чөнки кайчандыр, март аенда укмы, ул шигырьләрне бирүнен
кирәге булмас, дип хат язган идем Аннан сон мин мона кадәр «Казан утлары»нда дус
булып түгел . ә үз булып басылып килдем, хәзер килеп, читләтелүемне андый алмыйм. Бу
ясалма киртә ни өчен кирәктер'* Ул бары шигырьләрне чыгара алу юлымы? Мондый
ясалма юллар мине бик рәнҗетә Күрәсенме. мин нинди капризный. чөнки мине татарлар
өчен (шигырьләр һәм •Ачык хатлар*) тотып ашарга әзерләр, ләкин тешләре үтми, ә бары
тик кимерәләр генә. Бу—бер. Икенчедән, үэсүзлемен. Үзсүзле булып яшәве читен
Мондый күнелсез һәм ачыктан-ачык хат язганым өчен ачуланма, һәрхәлдә
хатын-кызлар ирләргә (хәтта бөтенләй. ) ачылучан булган шикелле, ирләр дә
хатын-кызларга ачылучаннар.
Сина язасы сүзләрем шул иде һәм алар дачадагы ялгызлыкта язылдылар Әле
шундый тын иртә, ә тәрәзә алдындагы алмагачымның алмалары тып-гып коела. Барсы
очен зур рәхмәт сина!
Салам беяан Наҗар абыең-—Шадра пари 4
VIII 84
Гол шат!
Хатына җавапны, гадәтем буенча шунда ук түгел, сонлап язам Хат килгәннең икенче
конендә. Шәрифнен туган авылына барып, анын 70 яшен бәйрәм итә башладык
Авылында Шәрифне тантаналау искитмәле булды Авылдашларының кешелекле
булуына шаккаттым һәм сөендем. Авылдашларының Шәрифкә булган ихтирамнары
шулкадәр дә булыр икән.
Шәрифкә багышланган мәкаләмне шуннан башламакчымын да Алдан ук хәстәрлек
күрүен өчен бик тә зур рәхмәт Әйе. без Флорида белән бармакчы булабыз Тантанасын да.
Казанны да. сезне дә күрәсем килә Тантанасына килгәндә, ул мина торлс тойгылар бүләк
итте Исхакый бүләген топ милләт кешеләре белмәмешкә салыштылар Ин дус күргән
кешем: «Ул бүләктән баш тарт- дигән сүзгә барып җитте. Безнен аралар, минемчә,
кискенләшә бара-моны мин ү земнән чыгып кына әйтәм. «Башкортостан» редакциясендә
«Ике халыкны сугыштырмас очен. кем яклы булганыңны үзен хәл итәргә, ягъни мин
кайсы халыкнын шагыйре икәнемне өзеп әйтергә тиеш * Ике халыкка, димәк, мин хезмәт
итүдән баш тартырга тиеш. Димәк, татарларга -Мине үз итмәгез*.-дип әйтергә тиеш
булам инде Нинди
җан өшеткеч хәл. _ _
Бездә Илдар Юзеевнын кичәсе Булып үтте Шәп үтте пи. отын Бутлы Тетемдениедаи
карарсыи. Бәлки Мин да чыгыш ясадым укышлы Бутмады Авыру илем, арыган илем
Минем чыгышны алып ташлауны үтендем
Н|"шул кичмә сойләшеп йөргәндә минем дә иждди кичәне уздыру фикерен әйттеләр
Әмма андый кичәләр ешайгач, бер-берсенә охшаш Була 6а|шадыллр Мин .Туган гел.
кичәсе үткәрүне хуп күрдем -Туган гел- 1»кай Рәми Гарипов һәм -Татар
теле. Ку кичәне. Исхакый Бүләгенә Бәйләп, дуслыкка Багышларга ................................... Эмма
Барып чыкмастыр кебек Аны икс берлек (Башкортстан Татарстан оерлеге) үткәрсә
шкотлырак БУЛЫР иде Белмим Башта Бетнекеләр Белән «.Иләшергә кирәк
Хатымны яздым да. соныинан -Боларнын барысын да сина . .чалыммы икән >. лип
уйлап куйдым. Кабатласам, гафу ит
Өтенчс кән авылга Барып кайттым Күрәсен. тән авырлыгы ткттне.тәйгән кебек
161
6. .К У » » »
булды. Агыйдел ташканда кайтырга куштылар. Аны мин күптән күргәнем юк, 30 ел
инде. Жан тарта. Ярый, хуш, Гөлшат! Хәстәрлеген өчен тагын да рәхмәт. Саулык телим.
Наҗар
31.111.94
Гөлшат!
2 ноябрьдә, Истамбулга китәр өчен өйдән чыгып китәргә 1 сәгать вакыт калгач,
хатын килде. Ышансан ышан, ышанмасан—юк, 6 ноябрьдә өйдә идем инде. 7.Х1.
Флорида белән дачага килдек, көнен урап кайтмакчы идек—хәл житмәде, менә
бүген инде (8.XI.) сина хат язам.
Безнең телевидение туристик сәфәр оештырды. Ватан сугышында
катнашучыларны
бушлай алып баргач, киттем дә бардым һәм «баеп» кайттым. Истамбулда мин
1992 елны сезнең егетләр белән үтешли генә булган идем, аны күрмәгән идем.
Хәзер күрдем. Бөтен
кибет хужалары русча
белә, чөнки каланы рус
алып сатучылары басып
алган.
Мин үземнен телә-
гемә ирештем: Зәки Вә-
лидинен каберен табып,
күреп кайттым. Шигырь
язачакмын. Гаяз Исха-
кыйныкын эзләп кара-
дым—табарлык түгел.
Янәшә яталар, дип тә
әйткәннәр иде. Анда
шулкадәр тыгыз, эзләп
йөрерлек түгел.
Ерак җирләргә
йөрер-
лек булгач, йөрәкнен
хәле яхшыруы хакында
сөйли. Күз тимәсен.
Кышым санаторийлар-
да үтәр, ахры. Жиңүнен 50 еллыгы айканлы игътибар зур бит. Мәхмүт кенә шуны
күрә алмады. Бүген, сиңа хат язар алдыннан. «Ватаным Татарстан»нын беренче
битендә чыккан (8.У.92) рәсемен карап утырдым Анын хакындагы мәкаләне янадан
укыдым. Үзе үлгәч, барысы да икенче төрлерәк, дулкынландырып кабул ителде. Әй,
гомер! Дөньясы да әллә ничегрәк, хәтта «Хамелеон» дигән шигырь язып ташладым.
Адресатына карата усал килеп чыкты.
Шәрифләрне күрмәгәнгә, сөйләшмәгәнгә айдан артык вакыт үтеп китте. Мин
өйдә юк чакта шылтыраткан. Ул минем Истамбулга барганымны да белми. Гомумән,
беркемгә дә әйтмәдем, киттем дә бардым. Көндез Уфага кайттым. Иртәгә тагын
киләм. Монда гына эшли алам. 20.Х1. авылга кайтам, аннан соң монда . дачага,
озак вакытлар килмәм инде.
Кәефем ярыйсы, тик тагын бер кыш чыгасы бар. Мин дә синен кебек салкынга
бирешәм. Яшь үзенекен аладыр инде. Флоридадан сиңа сәлам!
Сагынып, Наҗар
8. XI94
Туган авы 7 ы Мчңештедә Наҗар Нәҗми каберендә
мемориаль комплекс
Роберт энем!
Хат язарга вакытың юклыгын беләм, әмма телефон аша: «Хатыңа жавап язармын»
дигәч, хат көткән идем, хәзер мин, эшлексез кеше буларак, хат язарга 162
булдым. Сәбәбе: Васил Галимов Казандагы кичәнен язмасын китереп киткән Мин аны
каралым һәм синен чыгышынны тыңлагач, рәхәтләнеп көлдем »яфрак»ны күз алдында
тотам Шигърияттәге синен бу ягын белән бик таныш түгелмен икән—молодеи! Ижат
кичәсе Нефтекамга караганда югарырак бутлы Мине искә алуыгыз өчен рәхмәт!
Мин 16.Х11.95 бирле өйдә түгелмен. 15.XII Уфа янындагы санаторийга курорт
картасы алырга барсам (безгә сугышта үлмәгәннәргә путевка бирделәр). ЭКГ күрсәтүен
карадылар да. кардиология диспансерына сатып куйдылар Анда 6 I кадәр яттым да.
хәзер «Зеленая роша» санаториеның махсус бүлегенә (йөрәк дәвалауны дәвам итәр өчен)
китереп салдылар. Хатны шуннан язам. Яна елны каршыларга 10 сәгатькә рөхсәт алып,
өйгә кайткан идем. Василиен видеосын шунда карадым Телефон белән сөйләшкәндә
сине «Кызыл тан»дагы шигырьләрен белән котларга онытканмын Трубканы элгәч, ах,
дип куйдым. Тик шаткемнен Атнабай белән башланганын яратмадым Шигырь һәйбәт,
ләкин «Исәнмесез» белән башларга кирәк иде дә, тегесен уртага куярга кирәк иде Ярый,
хәзер инде лауреат булуын белән котлыйм. Үзен әйтмешли, син бүләкләргә күнеккәнсең
инде, мин дә «Кызыл тан»нын икенчеме, өченчеме лауреаты, җитмәсә, «Башкортостан»
да минем «Минем кулны юасы юк» дигән цикл өчен лауреат итте, бу яклап хәтта сине
уздырып җибәрдем
Лауреатлыкта «Жыр ничек туа» дигән мәкалә дә искә азына Өченче көн
санаторийдан редакциягә кереп, шул мәкалә чыккан санны Ким Миннуллинга
җибәрергә кирәк, дип сораган идем, редакция кешеләре «Ким Робсртнын энесе бит.
Роберт «Кызыл тан»ны алдыра, энесенә мәказәне күрсәткәндер», диделәр Ким синен
эненмени9 Белмәгән идем Гәзит варианты ана җибәргән вариантка караганда тулырак,
бәлки, ана кирәк булыр, дип уйлаган идем
Больницада да, монда да күп эшләп ташладым Әллә шунамы. йөрәк тоткалап ала.
Сина ачуым да бар—сүзеңдә тормыйсын. Сибгат Хәкимнең бер сыйфатын белми
калдыгыз. Ул. мәрхүм, хат алса, шул көнне үк җавап яза иде Сезгә хат я кан. анын
үзчәнлеге сагындыра.
Өченче көн «Тәфтиләүләр» дигән шигырь язып бетердем Әзерәк эшлисе, кешеләргә
укыйсы бар Үземчә, усал, дип уйлыйм Җибәрермен әле
Яңа ел белән котлый алмадым инде Соңлап булса да. ин изге теләкләремне кабул
ит. Синен котлавын өчен бик шатландым Йөрәк тиктомалга дулап куя Бүген дә укол
белән дулавын бастылар, Сина хат язгач, рәхәт булып калды әле Гаиләгә, үзеңә саулык
телим.
Сәнам бсым Наҗар абыең 14
1 96
Гамил дус! „ с
Ниһаять, хатын килде! Кәгеп алдым Бик төртмәле булса да сөендем Беренче
җөмләңне күчерәм «Мин сина. әллә кайчан язган хатымда, теге елларда татарга кусак
күтәрмәдек (сузләр астына енн сызтансын Н Н ). лнп язган ндсм бит. ялгыш укысаң,
кузлек киеп кара һәм гафу үтен!»
Мөмкин булса, зинһар, анлат-монда мина берни лә аңлашылмый
Әйе. дөрес әйтәссн -Сине Казан яратты -Татар теле, лигам бер шисырен өчен
.Татарстан толе. була яддын..-дисси Роберт Минну.г .................................. Ьер шиг ырь «яттай
Кая,........... яулады*.—дип әнгте әйтүем һай,ак кешеләр башка ши.ыр ............................... »
читкә типмәделәр Кемдер .Татар шагыйрытәрснә караганда ятар »>»*"» "" “V"
язучы—син».—дип әйтүчеләр дә булды Чы.............. ...... ла. куп икән ШУ , ш,пыр,.,әрне
бергә жыо1, Уфада .Мәгърифәт, дигән бер оешма бер жыентык та басып
"ЫТка“„, утлары.нда чыккай истәлекләремне һәм шш ырьләремие укыганын өчен рәхмәт
Дөрес, бәлки, .шар кайтышлардыр, тик «ялкын» юк дип. бик бетереп тә
гаГтГмасан ис .ӘЙе. мин «ксИозлемен. Чечен таккан ханнар кебек. .................... ..................«...
!к™'Хына утырсан. шуны,, жырын жыр,.,и прыилнгы шигырь.,арие « ырөчеи
в*
азмы-күпме ялкын. «Ун ел инде синнән хатлар килми» дип әрнер өчен дә йөрәк
кирәктер, дип уйлыйм. Аларны «коры рифма һәм ритм» белән генә әйтүе читен.
«Бүләк итеп биргән китапларны укымыйсын»,—дип әйтергә хакын бар, чөнки мин
аларны шунда ук укып чыктым, ләкин укуым турында язмаганмын. Ә бит синен
хактагы мәкаләдә (юбилей кичәсе турында) синен «Август йолдызлары* дигән
китабындагы «Тәржемәдә Тукай—Тукай түгел» дигән юлларыңны да файдаланам бит.
Ул китапларындагы шигырьләреннен һәрберсе алдында диярлек өндәү (!) билгесе
(кайсыларында өчәр) куелып барылган. Алар турында мәкалә язуы авыр, чөнки
үз-үземне кабатлау булып чыгар иде. Сина шаккатканым шул крёстный рифма белән
язасың. Аның өчен күпме көч, сәләт кирәк!
Конгрессны баштан (ачылуын) карамагансың икән. Анда безне, Мостай белән
икебезне, аерым рәвештә президиумга чакырып мендерделәр, шуның белән качып
йөрергә мөмкинчелек бирмәделәр.
Әйе, 80 яшькә төгәл өч ай вакыт калды. Билгеләп үтәрләрме-юкмы. белмим,
үземнен дә күңел бик үсеп бармый. Соңгы вакытта картлык сиздерә. Тән элекке түгел.
Син артык мактап та ташлама мине. Бу көннәрдә өч чир камап алды. Ашказаны, бүсер,
йөрәк. Берничә көннән кардиология үзәгенә яткыралар. Бер трагедия язган идем (ул
хакта хәбәр иткән идем булса кирәк), шуны машинкада бик озак басалар, көтеп ятам.
Трагедия үземә шәп тә сыман. Ә кем белә... Аннан сон анын кирәге дә юк кебек. Син
әйткәнчә, шул пенсионерлар булып тору шәптер. Торыйк әле. Нәфисәгә сәлам!
Наҗар Нәҗми 5X1.97.
Әмирхан ага!
Сина мөкиббән киткән кеше буларак, хат язарга да куркам: анын теге яки бу җирен
килештермәссең кебек.
Менә теге мәкалә. Укыгач та: «Юкка мактаганнар икән».—диярсен әле. Баштагы
җөмләдәге сүзләр, буталып, мәгънәсез килеп чыккан—аларны сызып ташладым. Бер
урында янәшә торган җөмләләр бер үк сүзләр белән тәмамлана Мәкаләне эсседә
әлсерәгән көе язгангамы икән, бик игътибарлы булмаганмын Ходайга тапшырдык
инде.
«Сөембикә»журналы киләсе сәфәрне Гаяз Исхакый истәлегенә багышлау теләген
белдергән. Әгәр дә гомер булса, сәфәр була калса, мине Гаяз Исхакый исемендәге бүләк
лауреаты буларак чакырсалар, баш тартмас идем. Киленегезне дә. саулыгы булса, алып
барыр идем, ләкин аңа кадәр, син әйтмешли, 7 ай гына түгел, 9 ай яшисе бар әле.
Авылдагы өйне декабрь аена төзеп бетереп тапшырмакчы булалар. Ни өчендер
шунда яшәп, шунда кыш чыгарга ашкынып торам—китабымны да шунда тиз арада
тәмамлармын төсле, ә ул өйдәге яшәү шартлары барысы да шәһәрчә. Якташларыма
рәхмәт инде.
Хуш иттек. Әмирхан ага! Саулык һәм илһам теләп, сәлам белән Наҗар энең.
5X1.98.
Әмирхан ага!
Хатны ачмас борын ук, анын синнән икәнен күргәч, шатланганымны белсәң иде.
чөнки пароходта Уфага килгән көнне үк Казанга кайтып киткәнегезне ишеткәч (Фәния
аркылы белдем: анын белән телефон аша саубуллашкансыз икән), бик тә кыенсынган
идем: сине Уфага алып килү синен өчен зур мәшәкать тудыру гына булып тоелды. Карт
кешенен хәлен илле яшьтәгеләр дә анлап бетермиләр, ахры. Сәяхәтчеләр өчен синең
безгә килүең зур шатлык иде дә сон. шатлык та берьяклы гына булса, бик үк зур
шатлык була алмый торгандыр шул
Синнән тугыз яшькә кече булсам да. картлык сиздерә башлады. Әмирхан ага;
җитмәсә, шушы яшькә җиткәч, илле-алтмыш яшьләрдә аткарылырга тиеш булган
тормыш мәшәкатьләре белән йөрим һәм арыйм, ә ижат мәсьәләсендә сина ошарга
тырышам Синсн. пароход каютасында карангырак булгач, көпә-көндез өстәл өстендәге
лампаны кабызып, язышып утырганынны күргәч, эчемнән генә: «Карт тик
тормый».—дип уйлап куйган идем һәм «Мәдәни жомга»ла басылган «Сонгы көннәр*енне
күрү белән пароходта эшләп утыруын күз алдына басты Язганнарыннан соклану белән
бергә бер ярдәмен дә тиде, сугышта катнашучыларга юл йөрү өчен скидка талоннары
бирелүен синен язма аша белдем һәм барып та алдым, ләкин файдалана алырмынмы,
белмим
Сәяхәт хакында «Кызыл тан«да чыккан мәкаләнен кешеләргә ошавы һәм синен шул
мәкаләне минем җибәрүемне көткәнеңне белгәч, аптырап калдым Үтәбәй әфәнде аны
искә алып, мактап сөйләгәч: « Кайсы ягы белән ошады икән’>*—дип тә уйлап куйдым. Ул
мәкаләне сина җибәрү уема да килмәде, чөнки, сәяхәтнен шулай тәмамлануы өчен
үземдә дә ниндидер гаеп булганын тойганнан сон. хат язу аклану сыман күренде һәм хат
язарга тартындым. Ә синен хатынны алгач, мина жан керле, әмма теге мәкаләне
җибәрергә тартынам кешеләр юкка мактаганнардыр, дип синсн күнелен кайтуыннан
куркам Җитмәсә, ул бик күп сүз һәм хәреф хаталары белән чыккан иде. Мәкалә чыккан
гәзитне әле эзләп карадым (гадәттә, аларны кисеп алып жыя барам)—таба алмадым
Сина мотлак җибәрермен, әмма алдан әйтеп куям анда мактарлык нәрсә юк шикелле
Дөнья мәшәкатьләреннән бушаган арада, өстәл артына утырып, тырышып
тырматкан булам әле. тик бу арада минем «Агыйдел»дә чыккан «Шагыйрьлек һәм
язмыш* дигән мәкалә тирәсендә зык кубып алдылар Гомер буе бер чеметем тәнкыйть
күрмәгәннәр редколлегия утырышында мине «бандит* дип атаганнар, моннан илле ел
(1949) элек авариягә очравым аркасында кеше тапатуымны чокып чыгарганнар.
Атаманын авторы һәм чокып чыгаручы—безнен ин данлыклы, вакытында (1956) мина
шигырь багышлаган кеше Үзгәрә дөнья
«Казан утлары»нда синсн хактагы мәкаләне укып бик шатландым Миргазиян Юныс
бик акыллы һәм тирән фикер йөртә Ул бер мәкаләсендә минем хакта: «Сәясәттә бернәрсә
аңламаган аңгыра», днгәнрәк фикер әйтүен әйткән иде. бәлки, ул хаклыдыр да. әмма
анын артык бәйләнчек булуы бик үк ошап житми. ул сыйфатын ул үзе дә танмый
(күрми?).
Йә. хуш иттек, Әмирхан ага'
Сатам бе.ит Наҗар лмең
31X9Я.
Хөрмәтле Әмирхан ага!
Мин тагын хастаханәдәмен «Казан утлары*нын 4нче санын китерделәр Синен
•Ченәкәй кем ул?» дигән мәкаләңне бик кызыксынып укып чыктым Сәйфи агай белән
бергә төшкән фоторәсемне күргәч, аптырап киттем, чөнки Сәйфи агайнын Ченәкәй
турында бервакытта да мина сөйләгәне булмады Ул шагыйрьне мин дә . әле авыл малае
чагында ук. ишетеп белә илем шигырь-фалән укымаган, авыл егетләре булган туган
абзыйларым, сукыр Фәррах белән бергә, анын «Сикләп?сикләр? сом сорай» (?) дигәнрәк
шигыре аркасында искә алалар иде
Ченәкәй 1959 елда, минем «Сәнәк» журналында мөхәррир булып 'шләын чагымда,
бер яшь кенә хатын-кыз ияртеп, минем янга да кергән иде Нәрсә хакында
сөйләткәнебезне хәтерләмим, ни өчен минем янга махсус кергәнен дә аңламадым Бәлки,
шигырьләр китергәндер, әмма үзе бернәрсә дә калдырмады мин дә сорамадым Әле
уйлап утырам балки. Сәйфи агай мине күрергә киңәш
биргәндер . с.
Син бу мәкалән белән минем өчен дә. башкалар өчен дә зур ачыш ясадын Ь>
шөгылен синен кешелеклелеген хакында тагын бер мәртәбә сөйли
Күптән түгел «Мәдәни жомга»да синен кызык-кызык хәлләр (мәсәлән. Зөлфәтем
сина багышланган шигыре турында да ) хакындагы мәкаләне укыдым Ул гәҗитне мин
алдырмыйм Хәзер алдырырга уйладым, чөнки мин алдырган «Ватаным Татарстан»да
әдәби мохит бик чагылдырылмый икән, ә мин сезссз яши алмыйм
Рәиф Әмиров. Казаннан кайткач, синен белән очрашу турында сөйләде. «Кояш баер
алдыннан» турында сөйләшү хакында да әйткәндер. Әлбәттә, студентларда картларча
фикер йөртү кимәле юк, ә сөйләшү факты мине шатландырды. Кулымнан килгәнчә,
мин дә фикер әйткән булдым. Беләм: ул китаптагы әйтелгән фикер кимәлендә сүз алып
барып булмады—яраткан кешен алдында, гадәттә, югалып та каласын бит.
Минем юбилейны сизми калуын турында да сүз барган икән. Сизми калсан да, син
мине болай да Казандагы кичәдә бик күтәрден. Синен чыгышыңны «Кызыл таң» миңа
багышланган полосасында басып чыгарды. Уфада яшәгән фән кандидаты, башкорт
кызы Мәдинә Хәмидуллина да бик төпле мәкалә язды. Ул да синен шикелле Бабичны
искә ала; хәтта гасыр башында—Бабич, гасыр азагында—Нәҗми, дигән сүзләр
ычкындырды. Бер-берсен белмәгән, укымаган ике кешенен фикерләре бергә килүе, ул
фикерләрне күтәрү җиңел булмаса да, күңелгә рәхәт булып китте.Сиңа тагын да рәхмәт
укыйм.
Минем сиксән яшьлегем ярыйсы гына үтте Кичәгә биш көн кала гына хастаханәдән
чыккан идем. Күңел бик күтәренке булмады Казаннан Ринат Мөхәммәдиев килгәнен,
бәлки, ишеткәнсеңдер. Ул минем туган авылда да булды. Анда миңа өй салмакчылар.
Ул салынып бетүне зур бәйрәмгә әйләндермәкчеләр. Ринат килергә вәгъдә бирде. Их,
син дә катнаша алсан икән!..
Картлык мина, Әмирхан ага, бик әкренләп килде дә бик тиз сиздерде. Ә синен,
туксанны куганда, шундый теремеклегеңә, Аллага рәхмәт укып, шатланасы гына кала.
Шул шатлыклар озакка сузылсын иде.
Сиңа саудык теләп, энең Наҗар карт 20.
Ү. 98.
Әмирхан ага! Яна елда беренче булып сина хат язам әле. Дөрес, хат язышырдай
кешеләр дә күп калмады, ә үземне синен алда хат язарга да җаваплылык тойган кеше
итеп саныйм.
Теге вакытта син миннән хат һәм «Кызыл таң*да чыккан мәкаләне көткән
шикелле, мин дә синнән хат көткән идем һәм анын язылмаячагын алдан сизгән дә
идем инде, әмма «Мәдәни җомга»да чыккан «Вакмы икән? « дигән репликама (әгәр дә
укыган булсаң) мөнәсәбәтеңне бик беләсем килгән иде,—вакытын булмаган
икән,—аны «Таң ата да кич була» чыга башлагач анладым һәм мин дә, язман чыгып
бетсен инде, дип хат язмый тордым.
Синнән хат көтүнең тагын бер сәбәбе бар: больницада яту буенча рекорд куйдым:
17 ноябрьдә кергән идем. 30 декабрьдә генә чыктым. Башта Дүртөйле больницасына
(эш белән кайткан идем) «Скорая» белән илтеп салдылар: язвам тишелде. Канны
туктаткач. Уфага озаттылар Менә шул больницада чакта язманны укып, сина хат язар
өчен анын басылып беткәнен көттем дә инде
Язманын ин тәэсир иткән өлеше—Камил Мотыйгый турындагысы. Син шундый
дөреслекне язып, катмарлы мөнәсәбәтләргә ачыклык кертәсен. Камил Мотыйгыйнын
гомеренең ничек чикләнгәнен белми идем, ә вакытында нинди кешеләр булганнар
бит! Галия Кайбицкая белән мин дә бер-ике хат алышып калдым. Ул опера сәхнәсендә
чәчәк атканда, мин бер малай гына идем бит әле. Сибгат Хәкимне җирләгәндә, ул, үзе
килеп, үзе белән таныштырган иде. Бергә төшкән фотоны да җибәрде.
Синен Камил Мотыйгый хакындагы истәлегең ни өчендер. Тукай вафатыннан соң
бер ел үткәч, анын турында язылган бер истәлекне хәтергә төшерде. Авторнын исемен
оныттым Сәгыйт Рәмиев идеме икән, башка кеше идеме? «Мәдәни җомга»нын
саннарын кабат карап чыктым—таба алмадым. Ул истәлектә Тукай башкача, ничек
булган шулай гәүдәләндерелә. Шул истәлек башка бер хәлне искә төшерде Сугыш алды
елларында Йосыф Гәрәйләр Зариф Бәширигә Тукай хакында истәлек язарга кушканнар
да, ә Зариф Бәшири, ничек булса, шулай язып китергән икән. Зариф Бәширине: «Нигә
Тукайны мыскыл итәсең?» дип шелтәләгәннәр. Ә бит Тукай турындагы өстә әйтеп
киткән истәлеккә караганда, Зариф Бәширинекендә дә дөреслек бар кебек. Шуны
әйтәсе килә: Камил Мотыйгый турында әле дә язгансын әле.
Пароходтагы очрашуларны язганда, мине дә искә алуын өчен рәхмәт Синен белән
дус булырга теләүчеләр бихисаптыр Безнен дуслык (әгәр дә шулай дияргә хокукым
булса), аллага шөкер, күбрәк иҗатка, әсәрләргә карата бу лган тойгыларга бәйле.
Казанга барган чакларымда мин Хәсән Туфан, Нәкый Исәнбәт. Сибгат Хәким, Риза
Ишморат, Гариф Ахунов һәм синен өендә (яшьләрдән бердәнбер Роберт
Миннуллинда) булсам да, нигездә безнен дуслык әсәрләр аша күнелләрнен
кавышуына бәйле. Хәтеремдә, мине телевидение аша бер тапшыруга Казанга баргач,
икенче көнне нәшрият баскычында очрашкач *И шигырьләрен».—дип бер сүз әйтүен
дә мина җиткән иде. Шунын өчен дә сина хат язарга да куркыта: ошатмассын, дип
уйлыйм
Әмирхан ага! 17 февральгә дә (2 нче мартка да ) ике ай калды бит Ул тантанага
чакырмасалар да барыр идем, әмма хәлем шәптән түгел шул Хатымнын җитешмәгән
жире булса, гафу ит.
Яңа ел теләкләре белән Наҗар энең I
гыйнвар 1999 ел
Роберт энем!
Безнең телефон аша сөйләшкәнгә дә байтак вакыт
үтеп китте. «Телефон аша сөйләшкәч, хат язунын
кирәге юктыр», дигәнгә, «хат язсан, һәйбәтрәк булыр
иде* диюен хәтергә сенеп калды.
«Кызыл таң» үзенен еллык лауреатларын игълан
иткәч, «нигә Роберт юк?» дигәнемә, «ул узган елда
гына алды бит» дип жавап бирделәр Шигырьләрен
хакында ин башта минем янга больницага килгәч.
Хәсән Назар әйтте Мостай белән синен хакта да
шигырь бар, дип эчтәлеген сөйләде. Казан өчен бик
аңлашылып җитмәсә дә, бездә бик аңлашыла дигән
фикер әйтте Ул минем яннан киткәч. Атнабайга
шылтыраттым, башта ул «Аксакаллар»ны. аннан сон
үзенә багышланганын укыды «Йогышлы шагыйрь*
дип атавы, күңелгә бик ятты Без Атнабайны ике
яктан торып мактыйбыз. Икебез дә мәкалә дә.
шигырь дә яздык, ул ана лаек.
«Аксакаллар» хакында теге лагерьда сүз булмыйча
булмас, әмма мина ишеттерүче булмады Безнен
мөнәсәбәт элеккечә, ә Казанда инәш булуга
кунаклык гаепле, аннан сон Казан тигезли дә бит
Аннан сон «Казан сине ныгырак ярата икән»
дигән сүзләр дә ишетелеп калды Бәлки, минем
ваклыгымдыр, йомшаклыгымдыр, билләһи, аиы гафу „иләшеп
итә алмыйм, ана карата бәгърем каткан, ә очрашканда кул бирешәбез. „.Иләшеп
1ЭТЮбТейб^чәләре 26.11 -Дүртойледа. 27 II -Уфада, опера те.трынл. планлаштырылган
Мона кадәр бу бинада ике генә
Заһир Исмагыйлеанын |ына-кичәләрс үтә иде Белмим тагы, минеке ү иәрүе бик
“Тшш хакында союз бедән телефон аша гына сөйләштек Урам.., чыгып йөри АЛМЫЙМ—тын
куырыла .Казаннан кешеләрне чакырабызмы • дип
^Еиаг^кичән^безнен*тд^аден!«С к'ү^а^аБикКкү11РСкшс караган ^еп
ин зур сүзен шул Аннан сон «Татар теле»н дусларын югалта-югалта ямы*,—дип әйтүен дә
зур хакыйкать.
Шагыйрьгә Дуртойвда
(Башкортетан) куелган
Быел «Ак чишмә» дигән яна китабым чыкты—яратмыйм. Трагедия яздым—әллә
ничек. Атнабай укыгач, котлады—ышанасы да килми «Нур» театры өчен татарча язган
идем. Ике ай инде аларга күрсәткәнем юк. «Монсу шатлыклар» дигән мәкаләләр,
истәлекләр, ижади портретлардан торган китап туплап ятам (планга кергән), күңел
үсми. Картлыкмы бу. әллә өметсезлекме шундый уйларга батыра Ни булса да булыр,
сонгы китапка («Озынга сузылган кыска гомер») тотынам. Хәлем шуны язып
бетерерлек кебек. Аллага тапшырдык. Бу күңелсезлек вакытлыча гына булса, ни әйтер
илен...
Сәлам белән Наҗар карт
9.1 98
Р.8. Казанга чакырылучылар хакында сина сер итеп кенә язам Әгәр үзеңнең
килергә ниятең булса, туры китереп. Ринатнын кылын тартып кара. Ул килә алырмы
икән?
Роберт энем!
«Кызыл таң» 5. II. көнне мина багышланган шигырьләрдән, минем хакта әйтелгән
сүзләрдән бер полоса оештыра. Мина багышланган шигырьләреннен барсын да
күчереп алдым да (мин аларны башка редакцияләргә дә бүлеп бирәм), эшемне
туктатып сиңа хат язарга утырдым. Шигырьләреңне укып чыккач, аларнын
кешелеклелегенә. нечкә тойгылы икәнлегенә тагын бер мәртәбә инандым. Күңел
йөреше ягыннан бер-беребезгә охшаган кешеләр без өчәү- Әмирхан ага Еники, син һәм
мин.
Хат язуымның төп сәбәпләренең берсе шул: С. Хәким хакындагы истәлекләремне
укыганда («Таныш өянкеләр- китабында) шуны тотып алдым: телевидение аша
тапшыруларны язганда Зариповларны язганмын, ә Робертның махсус чакыруын
төшереп калдырганмын бит... Китапка керткәндә (истәлекне) моны төзәтергә кирәк
дигән идем.
Күптән түгел кәгазьләрне актарганда синең хатын килеп чыкты. Укысам—син дә
шул хакта язып, әзрәк үпкә белдергәнсең. Хәтеремдә, синнән гафу үтенеп хат язмадым.
Хәзер шул кадәр вакыт үткәч, гафу үтенүнең мәгънәсе лә юк шикелле, әмма үземнең
шундый булуымны гафу итә алмыйм.
Хат язуның икенче сәбәбе: юбилей тантанасын 27. III. күчерделәр. Сәбәбе пүчтәк:
имеш, опера театрында үтәргә тиеш, ә театрның шул көндә генә мөмкинлеге бар.
Бөтен планнарымны астын-өскә китерде. Юбилей үтү белән соңгы китапка тотыну
иде—нишләргә дә белмим. Ниндидер сизенү: ул китапны язып бетерә атмам кебек
тоела.
Сезнен килү мөмкинлекләре дә (вакытыгыз булмауга бәйле шул) билгесезлеккә
уралган. Шул пошынуларым белән бүлешмәкче булган идем. Минем беренче хатны
алгансыңдыр инде, анда мин кыл тартып карау хакында да язган идем. Аннан соң
Рәдифнең дә булуын теләр идем: безнекеләр: өчәү күп булыр, дигән фикер белән
яшиләр. Анысын төзәтеп тә булыр, ләкин сезнең үзара килешү дә бик мөһим бит.
Язасы сүзләрем шул иде.
Сәлам белән Наҗар абыең
20.1 98
Гамил!
Минем тормышта үзенчә бер яңалык бит әй! Яшәр өчен туган авылыма—
Миңештегә күчтем. Ул күченүне минем туган көнгә. 5 февральгә, туры китереп, район
хакимияте тантаналы төс бирде. Мин шул йорттан иң беренче булып сина хат язам
Алай гынамы. «Егет сүзе» дигән бер шигырь дә яздым. Ул да авылда язылган иң
беренче шигырь, чөнки 60 ел буена шигырь язып, туган авылымда бер юл да шигырь
язмаганмын—менә әле килеп белдем. Шәрип авылында син
ничек ижат итсән, мин дә сина охшарга тырышуын тырышырмын, әмма ләкин ул
чакларда. Шәрип авылы чорында, син дә, мин лә яшь идек бит (Уфа белән Минеште
арасындагы юл өстендә лә Шәрип авылы бар Зур авыл, татар авылы Асфальт аның аша
үтә. Ул авылны беренче мәртәбә 1936 елда үткән идем. Кыш көне каникулга кайтканда,
ат ашатырга туктаган идек)
Хәзер мин яшәгән авылдагы өй ике катлы Кирпечтән Дүрт бүлмәсе бар өске
катта—эш бүлмәсе, йокы бүлмәсе; аста—зат һәм кунак бүлмәсе Жылы бәдрәф, ванна,
кухня—барсы да шәһәрчә
«Бара алмам сина»,—дип язган илен инде. Язгы сабан туе көннәрендә, кунаклар
чакырып, тантана үткәрергә уйлыйлар Узган елны минем 80 яшьлек юбилей
көннәрендә. Минештедә кунакта булучылар Казаннан Ринат Мөхәммәдиев. Уфадан
безнекеләр—йортны котларга вәгъдә иткән иделәр; хәтта эчелмәгән аракы шешәсенә,
йорт төзелгәч килеп эчәр өчен, һәркем автографын да куйган иде Ул шешаләр махсус
сакланалар Агай-эне сүзендә торыр, дип уйлыйм, тик ана кадәр яшисе генә калды
Шулай тәфсилләп язуым күнеленә хуш та килмәс Күңелемдә ни булганын синен белән
дә бүлешмәгәч, кем белән бүлешим инде Мин хәзер Казанга 120 километрга якын
Казанны тыңлыйм, озакламый телевизордан да Казанны карый алачакбыз икән. Төзеп
яталар икән
Сонгы хатынны, Уфага барган чагымда, монда алып килдем Анда, хатыңда, әзрәк
төшенкелек хисләре бар, әмма шигъри юлларын элеккечә үткен, үзенчә
«Арыдым».—дисәң дә, уй-хис бәреп тора. Хатында «Син миннән алла нинди бик акыллы
хикмәтләр көтәсең бугай*.—дисен Көтмим, чөнки алар үхләреннән- үзләре бәреп чыгып
тора бит. Мин гомергә сина сокландым һәм сокланачакмын Ходай сина биргәнен биргән
инде һәм үзен дә анын алдында бурычлы булып калмадың.
Тик картайдык, Афзал! Менә Әмирхан абзый үэенен 90ына чакыра Фәридә
Кудашева белән икебезне Юл йөрүләре хәзер жинел түгел Барсан да кыен, бармасан да
кыен. Шундый кешенен якын күрүен исәпкә алмый кара, ә психологик, физик авырлык
үзен сиздерә хәзер.
Иртәгә Уфага барып кайтам Карчыкны кайтарып куям Үзен әллә нишләп монда
начар хис итә; житмәсә. Уфада кече онык авырып тора, анын өчен дә
Йә, хуш! Арытканмындыр да. Әле сәгать иртәнге 6 Семә төнге 4 Йоклыйсындыр Хат
та минем белән Уфага барачак, аннан сон сина китәчәк Исән-сау булып
торыйк.
Наҗар Нлҗми
15 Ч 99