Логотип Казан Утлары
Роман

ЛЕГИОНЕР

Каяндыр ерактан җыр янгырады Күзкүрмәс арадан тонык кына ишетелгәнгә, бу нәгъмәнен күнелдә шөбһә уятырдай аһәне .бар. Кемнеңдер газабы, калкулыкларны уза-уза. әрәмазәр аша.
чикссзлскнс дәгъвалап җәйрәгән су өстеннән очып, яшәешнен ин очына барып ялганырга тели. Бу мон кайдадыр эреп юкка чыгадыр, гаип буладыр дип һич кенә дә ышанасы килми. Жан газабы туып, тулып, сыкрап чыккан икән инде, димәк, аның сыеныр урыны бар, ул бөдрә талларга барып куна, суга инсп дулкыннарга сенә. Кызылъяр авылының халкы күчеп урнашкан сөзәк тау итәгенә мәңгелек сагыш булып сарыла.
Шә<|кжъ халәтенә аваздаш бу җырда гомер чикләренә кадәр сакланырлык хәсрәт белән бергә сүз шатлыгы, мон куанычы, хис тантанасы бар Гади генә җыр кебек югыйсә, әмма анын яңгырашы бәгырьләрне чынбарлыктан үзе белән каядыр аулакка алып китеп, җелегенә үтеп керә
Жыр ишетелми башлагач та. ул тәмамланмагандыр шикелле, бер яңгырагач инде ул дөнья буйлап мәнге агыладыр дип ышанасын Таулар, кыялар, урманнар аша, дәрьялар, диңгезләр өстеннән очып кайчан да булса ул бу тарафларга кире әйләнеп кайтыр һәм мон сутларына сусап җирсегән җанны инде әллә ничәнче кат иркәләр сыман
Бу тарафтан сусаклагычның аргы ягы бөтенләй күренми Еракта, су белән күк тоташкан якта дөнья тәмамланадыр шикелле. Чөнки бу авылнын халкы инде бер «ахырзаман»ны кичерде Авыл, шул авылнын гираты су астында калды, әрәмәләрне, болыннарны, басу-кырларны су баегы.
Су күтәрелер алдыннан Кызылъяр авылын ашык-пошык тау итәгенә күчерделәр.
Афәттән качарга теләп үрмәләгәндәй, «яна* авыл таунын итәгеннән
* Журнал варианты
Зөлфат ХӘКИМ (1960) прозаик, ша/ыйрь һзм драматург, автор башкаруны «.1 гычсуда ни бу.гчас». «Мин төш кцрдемк. «Телсез куке* һ. 6 китаплар авторы Г. Тукай исе чендме Дэу.ит пр*-чиясе чауреаты. Казанда яши
алып өскә, калкулыкка таба салынган. Кызылъяр кешеләренең йөзләрендә бүгенгәчә сөйләп-анлатып бетермәслек сагыш сарысы саклана. Гүяки су төбендә халыкнын үткәннәре белән бергә киләчәккә алып барырдай куәте калган, алай гына да түгел, әйтерсең лә авылдашларның гәүдәләре-тәннәре, тормыш-көнкүрештә кыймылдаулары исән, әмма кешене кеше итүче, сүз белән әйтеп булмый торган иң кирәк бер нәрсәне коткара алмаганнар. Тау итәгенә барып сыенган авыл элекке исеме белән—Кызылъяр дип аталса да, чын Кызылъярның җанын су йоткан, менә шуны һәрбер кеше белә, аңлый, әмма берни дә эшли алмый.
Су буенда төрле тарафтан һәм авылның үзеннән дә күренеп торган бер ачык урын бар. Монда талларда, иркенрәк булсынга, читкә табарак үрчергә тырышканнар кебек. Шушы төштән су биләмәсен күзәтергә бик унай Әнә ул, авыл баткан урын. Тегендәрәк зират иде. Ул тирәдә әле шактый вакыт Югары очнын биек-биек тупыллары, су өстеннән ябалдашларын калкытып, авылдашларга соңгы сәламнәрен биреп тордылар. Отыры алар да юкка чыкты.
Сагынып еларга, хәтирәләрнен яктыракларын барлап елмаерга, үткән гомердәге хаталар, гаеп-гөнаһлар өчен тәүбә итәргә, су төбендә калган әби- бабайлар каберләре өчен ярлыкау сорарга кешеләр шушы урынга йөри. Су баскан тарафларга карап һәркем үзенекен уйлыйдыр, күнелендә һәммәсе гаеплене эзлидер, ләкин барысының да фаҗигасе уртак булганлыктан, аерым алганда, беркем беркемгә күңелендә үпкә-шелтә сакламый, чөнки гаеп һәркемдә бар.
2
1941 елның июнь аенда, явым-төшемнәр үз вакытында килеп, һавасы әлсерәтмәслек, чамалы эсселектә торуга карамастан. Нәгыйм агай аягы сызлап бимазаланды. Герман сугышыннан алып кайткан бу ярадан котылыр чара юктыр, ахрысы, гомер азагына кадәр ана түзәргә язгандыр дигән уй белән ул күптән килеште инде. Нигә сон әле чалт аяз көнне аяк сызларга тотынды, нишләп әле бу авырту тирәнгә, үзәккә үтеп җан сызлавына әверелә? Тикмәгә түгел бу.
Өч йөз хуҗалыклы Кызылъяр авылы дүрт төп урамнан һәм шул урамнарның икесеннән тармакланган дүрт тыкрыктан тора иде Югары оч үргәрәк сузылганга, Түбән оч, әлбәттә, түбәндәрәк урнашканга шулай аталалар иде. Кәрим очы революциягә кадәр яшәгән Кәрим бай исеменнән калган дип сөйлиләр, ә Бакалы оч авыл яныннан агып ятучы инеш үзенен чыганагын алган сазлыклы урынга барып төртелгәнгә күрә шул атаманы алган, имеш. Тыкрыкларда исемнәрдән мәхрүм калмаганнар: Текә тыкрык, Мортаза тыкрыгы. Аулак тыкрык. Чишмә тыкрыгы
Түбән очтан тармакланган Чишмә тыкрыгы көмеш сулы чишмәгә алып бара, бу тыкрыкның үзендә йортлар юк, як-ягында ике хуҗалыкның читәннәре сузылган. Тыкрык башында уң якта Хәлиуллалар йорты сул якта Нәгыймнәрнеке.
Авыл халкының күбесе шушы тыкрыктан чишмәгә суга йөри Һәр урамнын үз коесы бар, ләкин эчәргә, аш-суга чишмә суы кирәк көянтә- чиләк күтәргән кызларның, киленнәрнең Чишмә тыкрыгыннан беркайчан өзелгәне юк.
Яббар бакча артыннан әкрен генә аксап кайтып килүче атасының күзенә чалынмас өчен, капылт кына капкадан чыкты да Чишмә тыкрыгыннан томырылып йөгерде.
Нәгыйм кече улының тыкрыктан жан-фәрманга чабуын куоеп эндәшмәкче иде, кире уйлады, моңсу гына елмаеп куйды. «Ни арада үсеп
җиттеләр! Кыз-кыркын белән чуала башлады кечесе дә.» Ни гажәп. йөрү аякларнын сызлавын киметте. Хәрәкәттә—бәрәкәт дип юкка әйтмиләр шул. Ул Яббарнын такыр башын тагын тыкрык читәне өстеннән абайлады—бу юлысы малай кирегә таба йөгерә иде «Нәрсә әрле-бирле чабасын?*—дип кычкырмакчы иде дә, көчен кая куярга белмәгән матайга аваз сатып болай да чамалы хәлне бетереп торуны кирәксенмәде, үзашына гына: «Ут капкандай чапмасан. тиле!»—дип өйгә таба атлады Белә лә ул малаенын ни сәбәптән үзен кая куярга белми чапкынлавын Кызлар шулай йөгертә ул. Әмма аларны чамалабрак яратырга кирәк, кирәгеннән артык гашыйк булу да бигүк дөрес түгел, бөтенләй алар көенә бию ярамый.
Яббар инде әллә ничә мәртәбә тыкрык буйлап астан өскә ары-бире чапты Ниһаять, ул чишмә суы инешкә әверелеп бормаланган төшкә барып хәл алырга туктады. Аннары аптырап таллык тирәсеннән әйләнеп килде, үрелеп-үрелеп түземсезлек белән тыкрыкны күзәтте Берничә кат. инеш аркылы сикереп чыгып, үзләренен йөри торган урыннарын әйләнеп килде—беркем юк.
Кулларын як-якка матур итеп болгый-болгый килүче Фатыйманы күргәч, анын эченә җылы йөгерде, өстән авыр йөк төшеп, берничә мизгел эчендә канатлары үсеп чыккандай булды—хәзер ул менә-менә очып китәр сөйгәненен каршысына
Әйтерсең лә аларга кемдер махсус жыр багышлады—Кәрим очы ягыннан гармун авазы ишетелде, күп тә үтмәде, бер моңлы тавыш гармунга кушылды:
Әйлә, дустым, су буена.
Монда күнел тарсына.
Аккан суларнын коенә Әйтер сүзем бар сина
Бу нәгъмә яшьләрнсн хисләрен тагы да җилкетебрәк җибәрде Әбелхәят кочагында саф сулы чишмә, шул чишмә монына тин җыр. ике йөрәкнен бер серле көйгә тибүе—бу халәт аларнын икесен генә түгел, бәлки авылны, авылны гына да түгел, ә бәлки бөтен дөньясын бер бишектә тибрәтте Бәхеттән ярылыплар гына китә күрмәсен инде бу йөрәкләр!
Шулай да Яббар кызны шелтәсез калдырмады
— Нишләп бик озак?
Фатыйма әле һаман сш-еш сулый иде, тиз генә җавап бирә алмый торды
—Өйдән чыгып китә алмый аптырадым,—диде ул, ниһаять —Әнкәй чыгармый. Көчкә күндердем—бер сәгатькә генә җибәрде Җитмәсә, теге силсәвит Хәлиулланын малае очрап бәйләнде.
Яббарнын йөзе ачудан аксыл төс алып, суырылып калды
—Әйе. Әнсарнын сина күзе нык төшкән, ахрысы Бәйләнәме'1
— Бәйләнә,— диде Фатыйма, караңгыланып —Кая барасын, ди. Әйдә, очрашыйк, ди. Иртәгә тегермән янына килергә куша.
Яббар тешләрен кысып йодрыгы белән ботына сукты:
— Мин аны бәреп үгерәм!
— Берүк сугыша күрмә анын белән!—диде Фатыйма, котсыз калып — Төрмәгә тыгып куярлар үзеңне,—Ул егетнең күзләренә тутырып карады — Мин барыбер синеке инде. Яббар
Яббарда ярсуның әсәре дә катмады
— Икс кон генә күрми тордым сине, ике ел күрмәгән шикелле тоелды
— Мин дә сагындым сине,—дип пышылдады Фатыйма
Бигрәк чибәр кыз шул Фатыйма. Авылда ана кызыгып йөрүчеләр күп Урта буйлы, туры, төз гәүдәле, һәр кигән күлмәге, һәр бәйләгән яулыгы сылу йөзенә шундый килешеп тора. Төс-биткә ул әнкәсенә охшаган—кара чәчле, кара кашлы, кысыграк күзләре елмайганда бөтенләй йомыла шикелле. Мондый кызлар үзбәкләрдә дә, төрекмәннәрдә дә бар, Яббар СССРдагы халыклар турында бер китап күргән иде, анда татар кыяфәтле бик чибәр кызлар бар иде
Әйе, Фатыймага бик күпләр гашыйк, әмма Яббар аларнын берсеннән генә бераз шүрли—Әнсардан, чөнки анын атасы авыл җитәкчесе.
Алар чишмә тирәсеннән, күпне күреп, кирәгеннән артыгын сөйләшә торган көянтә-чиләкле хатын-кыз күзеннән ераккарак китәргә ашыктылар.
Инешнен аръягында калкулык, биек булмаса да аны никтер тау дип атыйлар, анда менгәч бер тарафта Идел елгасы җәйрәп акканын күреп хозурланасын, икенче якта күз алдында ямь-яшел болын хәтфәсе җәелә. Кызылъяр авылы яшел бишектә тирбәлә сыман—як-ягында калкулыклар, тагы да түбндәрәк Идел, анын түр ягында тагын бер тау бар, анысы шактый биек, ул Аулаш тавы дип атала. Егет белән кыз беравык тирә-якка карап күкрәк тутырып сулап торганнан сон, кулга кул тотышып болынга таба йөгерделәр.
—Бигрәк сәер, бер авылда яшәп бер-беребезне сагынып яшибез,—диде Яббар, туктап хәл алгач.
—Нишлик сон?—диде кыз.—Мин үзем сәгать саен очрашып торырга да риза.—Ул башын читкә борды —Алай текәлеп карама, оялам.
Яббар, иркен сулап, бөтерелә-бөтерелә тирә-якны күзәтте:
—Карале, Фатыйма, нинди гүзәллек!
Шуннан сон ул инде шактый биек булып үскән үлән (?) арасына чалкан ятты.
—Тагын нинди гүзәллек абайладын инде шушы бакалы, сазлыклы төбәктә?—диде Фатыйма, аның янына утырып.
—Мондый ямьле табигать безнен якларда гынадыр.
—Әллә нинди бай табигатьле мохитләр бардыр әле, күргәнебез генә юк,—диде кыз көлеп —Чит илләрдә әллә нинди ямьле урыннар бардыр.
Яббар иңеннән кочып алгач, кызнын тәне буйлап эсселе-суыклы дулкын йөгереп үтте, егетнен хәрәкәтләре шуннан ары узмаганны аңлагач кына анарда киеренкелек кимеде.
—Юк, безнен ил кебек ямьле илне, безнең туган як кебек гүзәл якны бер җирдә дә табу мөмкин түгелдер,—диде Яббар илһамланып —Менә, тирәнрәк сулап кара әле—нинди генә сихәтле хуш исләр юк монда!—Ул тирән сулыш алып күрсәтте. Ана карап Фатыйма да күкрәгенә һава атып күзләрен йомды Мөмкинлектән файдаланып Яббар кызны битеннән үбеп алды —Безнен авылыбызның исеме дә тан калырлык бит— Кызылъяр'
Фатыйма рәхәтләнеп көлеп җибәрде:
—Уф, нәрсәсе тан калырлык инде?!—Кичке һаваны яңгыратып көлә-көлә ул болын буйлап йөгерде —Кызылъяр! Бигрәк таң калырлык икән1
Яббар аны куып тотты, кочагына алды, кайнар итеп үпмәкче булды Кыз кинәт башын читкә борды, егетнен иреннәре анын колагына туры килде Кыз тагын кычкырып көлеп җибәрде 'һ
—Кытык килә,—диде ул, көлүдән кинәт туктап.
—Фатыйма,—дип пышылдады Яббар.
—Ә?—дип пышылдады кыз, дер-дер калтырап.
Шул вакытны калкулык артыннан таныш аваз яңгырады Анын икәнен икесе дә аңладылар, чөнки бу тавышны башка беркемнеке б КСМ дә бутау мөмкин түгел. Үзенең яраткан шаян, мәгънәсез җырын җып^^” җырлый килүче кеше һичшиксез Әнсар иде. рлыи-
Алма бирдем, алмадын. Янчыгына салмадын.
Ике дөнжа—бер моржа бит. Нигә куна калмадын9
Карурманда—карама. Араталыкка бара. Урманнары бик карамы— Ерагайды бит ара.
Атмалар пешеп җиткән. Берсен өзәрсен микән9 Үзәкләрен өзелгәндә Ничек түзәрсен икән9!
Карурманда—карама Араталыкка бара. Урманнары бик карамы— Ерагайды бит ара
Тауга менгәч, Әнсар беравык күкрәген киереп тирә-якны күзәтеп торды. Егет белән кызны абайлагач, тизрәк шулар янына ашыкты Яббар сизенде—бүген алар сугышмый калмаслар, мөгаен. Әнсар Яббардан буйга аз гына тәбәнәгрәк, ләкин тазарак, кинрәк җилкәле Яббар үзе дә. ябык булуга карамастан, нәселдән эре сөякле, шактый куәтле үсмер. Әнсар көчлерәк инде анысы, сүз дә юк. Әмма анын жегәре түгел, ә авыл советы рәисе малае булуы ныграк каушата.
Әнсарнын зәп-зәнгәр күзләре чамадан тыш майланган, килеп житәрәк ул мәгърур кыяфәт белән авызын чалышайтты
— Кая таба абына-сөртенә йөгерә дисәм, шушы ялан тәпиле, ыштансыз артлы Яббар янына чапкан икән.
Яббар базынып йодрыгын төйнәде
—Телеңне тый. мөртәт1
Фатыйма Яббарның беләгенә ябышты
—Кызма —Аннары ул Әнсарга туп-туры карап ярып салды —Әйе. шунын янына йөгердем, анда синен ни эшен бар9!
Әнсар купайланып якынрак килде, мыскыллы елмаю белән Яббарга карап:
—Нәрсә турында кулларымны жәя-жәя сайрадың?—диде.
—Нәрсә кирәк сиңа?!—дип жикерде Яббар — Ычкын моннан яхшы чакта!
—Тыпырчынма, мәхлук!—дип ысылдады Әнсар —Болынга син хужа түгелдер бит? Син үзен мина монда саф һава сулап йөрергә комачаулыйсын.
—Әнсар абый, ник болай пырдымсызланасын9—диде Фагыйма Әнсарнын узынуына жен ачуы чыгып.
—Мин бит. гүзәлем, синен белән түгел, менә бу алама белән шулай сөйләшәм.—дип җавап бирде Әнсар.
Яббар түземлеген гәмам җуйды
-Фатыйма! Бар син кайта тор!—диде ул боерулы тавыш белән -Үтенеп сорыйм, бар!
—Яббар!—дип еламсырады Фагыйма
— Бар дидем мин сиңа!—дип кабатлады Яббар
Фатыйма, борылып карый-карый, авылга таба йөгерде
Әнсар ана:
— Фатыйма, авыл башында көт мине!—дип кычкыргач. Яббар чыгырыннан чыгып
—Тәмам җелегемә үттең, кабәхәт1— дип йөгереп килеп дошманына кизәнде.
Әмма Әнсар читкә тайпылып калды, ә Яббар үзенен кизәнү көче белән чак кына йөзтүбән аумады. Әнсар сугарга җыенган иде. житешалмады. Яббар анын күлмәген түш турысыннан йомарлап тотты, тегесе исә монын бугазына ябышты. Бер-берсен ега алмый интеккәннән сон. Әнсар Яббарны
»
ычкындырып этеп җибәрде, шул ук унайга иягенә китереп сукты. Яббар үлән арасына барып төште. Әнсар анын өстенә ташланырга дип килгәч ул ана кушаяклап китереп типте, теге ике-өч адым артка чигеп егылды. Әмма Яббар торып баскан арада Әнсар инде аягында иде. Алар шактый вакыт бер- берсенә кизәнеп бөтерелә-бөтерелә тирә-юньдәге үләнне таптап бетерделәр. Әнсар Яббарнын яңагына суга алды, касыгына да тибәргә өлгерде. Яббар да дошманының мангаена шәп кенә кундырырга жай тапты. Бер мәлне алар бер-берсенә ташланып көрәшергә тотындылар, жаен китереп бер-берсенә йодрыклап та биргәләделәр, битләр тырмалып бетте, күлмәкләр ертылды, әллә нинди сүгенү сүзләре янгырады. Әле берсе, әле икенчесе аста калып әүмәкләшә торгач, алар тәмам хәлдән тайдылар. Әнсарнын жегәрлерәк икәнлегенә Яббар тагын бер тапкыр инанды, әмма бу залимгә аяусыз каршы торырга тиеш ул, бирешергә һич кенә дә исәбе юк анын. Фатыймасы өчен, сөйгән кызы алдында оятка калмас өчен ул үләргә дә әзер.
Еш-еш сулап, тирләп-пешеп, канга буялып ике дошман әле һаман бер- берсенә ташланырга жай эзләп таптанганда тау ягыннан кычкырдылар:
—Житте сезгә!
Егетләр, сугышудан туктап, тавыш килгән якка борылып карадылар. Аларга таба Яббарның абыйсы Сәет, анын артыннан жан-фәрманга Фатыйма йөгерәләр иде.
Чит кешеләр түгел икәнне күргәч, дошманнар янә бер-берсенен бугазына ябыштылар.
Йөгереп килеп җиткән Сәет белән Фатыйма сугышучыларны араларга тотындылар. Фатыйманың йөзе елый-елый шешенеп беткән иде.
—Житте инде сезгә!—диде ул. елаудан үкерүгә күчеп.
Сәет энесеннән дә калкурак гәүдәле, эре сөякле, таза булмаса да жегәр буенча Әнсардан өстенрәк иде.
—Кодрәтегез шулхәтле ташып торамыни!—дип кычкырды ул, сугыш чукмарларының арасына кереп. Ул башта Әнсарны йолкып атты, аннары энекәшен читкә этеп җибәрде.
Монарчы бер дә оятка, хурлыкка калуның ни икәнен белмәгән Әнсар Фатыйма каршында мондый кыяфәттә басып торуына чиксез гарьләнде, үзен бик кимсенгән, мыскылланган итеп тойды.
—Ә-ә-ә, абыен килеп җиттеме?—дип үкерде Әнсар, борыныннан аккан канны ертык күлмәк җине белән сыпырып.
—Мин үзем килдем!—диде Сәет.
Әнсар әле һаман кыҗрап Яббарга якынаерга чамалады, җай чыгу белән тагын берәрне булса да тондырырга ниятләде:
—Без бергә бер сугышабыз, тыгылма!
Сәет яман усал кыяфәт белән анын юлына аркылы төште һәм баскан җиреннән аз гына да тайпылмады:
—Менә сугышырмын мин сиңа! Син аннан өч яшькә олырак'
—Шулай булгач, буталып йөрмәсен,—диде Әнсар, карлыккан тавышында көч югалганын сизеп.—Маңка!
Яббар абына-сөртенә дошманына таба ыргылды:
—Кем маңка?!
—Житте инде, булды, тынычлан!—дип Фатыйма аның беләгенә асылынды.
Сәет энесенә кизәнде:
—Тик кенә тор син дә!—Аннары Әнсарга якын ук килеп те арасыннан сытып чыгарды.—Син, Әнсар, атан авыл персидәтеле бул Ш та бик масайма әле. у гач
—Әтинең ни катнашы бар монда!
ю
—Без бит күршеләр,—дип нотык укырга кереште Сәет —Нишләп гел сугышырга гына торасын сон син—йә минем белән, йә энекәшем белән —Без күршеләр түгел!—дип җикерде Әнсар —Безнен йортлар арасында тыкрык бар.
—Хәзер инде синен белән энем арасында Фатыйма да бар, шулаймы?! Әнсар берничә җирдән ертылган күлмәгенә каерылып карый-карыи авыр адымнар белән китеп барды. Ун адым чамасы ары киткәч, ул борылып хәленнән килгәнчә аваз салды:
—Ярар, сөйләшербез әле! Жыен алама! Мескеннәр!
—Бар. бар. юлында бул!—дип кычкырды Яббар —Син ул—мескен! Сәет тагын энесенә кизәнде
—Тик кенә тор, теленне тый, сарык бәрәне!—Фатыйманын да монда икәнен искә төшереп, ул энесен читкә йолкып алып китте —Кил ате монда Син кайчан кеше көлдерүдән туктыйсын, чукынчык малай!
Яббар кыз ишетмәслек тавыш белән —Кем кеше көлдерә?!—дип абыйсына каршы төште Сәет аны җилтерәтеп тагы да арырак алып китте —Шул Фатыйма өчен күпме сугышырга була инде сина! Хәзер инде Әнсар белән чәкәләшәсен!
—Нишләп сон ул безне гел үчекли, көлә, мыскыл итә?!—дип шыншыды Яббар, кара янган күз төбен бармагы белән капшап —Фатыймага күзе төшкән анын. аңламыйсынмы әллә?
—Беләм. Фатыйма минеке!
—И-и-и. бичара, синеке ..—дип көлемсерәде абыйсы —Әнсарнын кем малае икәнен оныттыңмыни? Әйдә, кайтабыз!
—Сонрак кайтырмын
Сәет жил-жил атлап китеп баргач. Яббар үлән арасына чалкан ятты «Югалды кичнен яме Әнсарга бирешмәдем бирешүен, тик менә абыйнын килеп тыгылуы хурлык. Хәер, хәзер нишлисен инде. Әнсар, кабих, нишләтергә сине.. Ә икенче караганда, ярый абый килеп чыкты әле. Әнсарны берәр ничек каты гына өркетеп булмас микән? Фатыйманы мин ана барыбер бирмим Үлсәм үләм. ләкин Фатыймамны ана бирмим Фатыйма үзе дә мине ярата, ул беркайчан Әнсарныкы булмаячак •
Фатыйма аның янына килеп утырды, күренеп тора, кыз үзен гаепле сизә, шуна күрә бер сүз дә катмый, тып-тын гына Яббарга карап утыра Яббар чыраен сытып аһылдап куйды
—Авыртамы '—диде кыз. Яббарнын шешеп чыккан күз төбенә саклык белән генә бармак очын тидереп Яббар кинәт торып утырды:
— Юк! Пүчтәк! Син мина шуны әйт—ник абыйны чакырдын?
—Синең абыен үзе чишмә янында йөри иде
— Нишләп йөри иде ул анда?
—Белмим Ул. мөгаен. Әнсарнын безнең арттан киткәнен чамалагандыр да. сугышасыгызны сизенгәндер —Фатыйма ягымлы итеп елмайды —Ә син. Яббар. маладис Мин сине бодай ук көчледер дип уйламаган идем Мин синен белән горурланам. Әнсарга шактый гына биргәнсең —Ташла.—диде Яббар, тән сызлавыннан бераз янтаеп
— Нык авыртамы?
— Юк!—дип кырт кисте Яббар
Фатыйма, егетнен кәефен күтәрәсе килеп, шаяруга күчте —Ярар инде, силсәвит малае Әнсар белән курыкмыйча сугышканны хәзер генә иренеңне асылынлырып утырма
Яббар тешләрен кысып ни әйтергә белми торды
—Менә шул силсәвит малае булуы ярдәм итә дә инде ана,—диде ул, бер уч үлән йолкып беләгендәге юеш дымлы балчык пычрагын сөртеп.
Көтмәгәндә Фатыйма Яббар кырыена тезләнде дә битенен сыдырылган төшеннән йомшак итеп үбеп алды. Сугышканда сер бирмәгән егет бу мәлне югалып калды, кинәт бөтенләй башка халәткә күчүен тойды Шундук вөжүд буйлап яңа дулкын йөгерде. Бик бәхетле кеше түгелме сон ул бүген—дошманына бирешмәде, сөйгән кызы янәшәдә, ул аны ярата, әле генә битеннән үпте!
—Мине ачуланмыйсынмы?—диде кыз.
—Ни өчен ачуланырга тиеш мин сине?! Син үзен мина үпкәли күрмә шушындый тамаша күрсәткәнебез өчен.
Фатыйма елмаеп карап торды-торды да, тыяла алмыйча болынны яңгыратып көләргә тотынды.
Яббар аның кулыннан тотып көлүдән туктатты:
—Ник көләсең?
—Кыяфәтең...—диде Фатыйма, көлүдән көчкә тыелып.
Кызнын күңел шатлыгы шундук йокты—Яббар да пырхылдап көлеп җибәрде:
—Синең аркада.
—Сугышма. Мин сиңа сугышырга кушмыйм бит! Кыяфәте! Уф, үләм!
Егет белән кыз ямь-яшел болын түшәгендә ауный-ауный рәхәтләнеп көлгәндә инде караңгы төшеп килә иде.
3
Нәгыйм агай ишегалды уртасындагы арбаны ике куллап селкетеп карады. Соңгы вакытта какчаланган эре сөякле зур гәүдәсен авырлык белән янтайтып аксый-аксый аның тирәли бер әйләнеп чыкты. Әллә арбанын төзеклеге канәгатьләнерлек түгелгәме, әллә аяк сызлавы көчәйгәннәнме, әллә кече улының сугышып кайтуыннанмы, аның бүген бөтенләй кәефе юк иде. Мөгаен, барысы бергә җыелгандыр инде. Хатыны Әминәнен койма буенда вакытлыча урнаштырылган иске өстәлгә тагарак куеп шалтор- шолтыр савыт-саба юуы да ачуын китерә бүген.
Кадалып китсен арбасы, улынын сугышып кайтуында да баш бетәрлек фажигә юк, яшь чакта кем кем белән төрткәләшми инде Менә печән өсте алдыннан гына аяк сызламасын иде ул. Бу авырту да мәнгелек түгелдер, ансы да бер басылыр. Эчтә, үзәктә бәгырьгә таш асып куйганнар мыни— нишләп болай авыр сон, болай ук газапланырлык бернинди кайгы-хәсрәт юк лабаса.
Тән ярасы көн бозылуга була, ә җан сызлавы нинди давылга0
Капка киерелеп ачылгач, Әминә сискәнеп китте. Тыкрык башының ун як күршесе Зәкия икән.
Озын гәүдәсен яшь чактан ук кечерәйтебрәк күрсәтәсе килгәннән бераз бөкрәеп йөрүче, кара-сары чырайлы, күп белүче, күп күрүче Зәкия гел шулай тота да килеп керә инде ул.
—Саумысез!—дип исәнләште күрше хатын, килеп кергән уңайга Нәгыймгә таба кызу-кызу атлап, ләкин барып җитмәде, нәрсәнедер искә төшергәндәй борылып койма буена, Әминә янына юнәлде.
—Аллага шөкер, Зәкия, үзен саумы!—диде Әминә, күршесенең абаланулы кыяфәтеннән сәерсенебрәк.
—Берәр чүлмәгеңне биреп тормассыңмы икән?—диде Зәкия, яшькелт күзләрен як-якка йөгертеп —Бер куш уч маема урын табалмыйм
-Бирәм, күрше, бирәм,—диде Әминә, йомышның гадилегенә һәм гадәтилегенә куанып —Барыбер бу арада маебыз да юк, ач әле без
хәзергә —Тастымалы белән күршесенә бирәсе чүлмәкне сөртә-сөртә өстәп тә куйды.—Нишләргә дә белгән юк.
Зәкия, арба тирәсендә кайнашучы Нәгыймгә карап —Рәтләнер тормышлар, —диде Аннары. Нәгыйм дә ишетсен өчен, кычкырыбрак сөйләшергә тотынды.—Мин шуны әйтмәкче илем ате. Әминә, ачуланма... Синен малайларын Алар икәүләшеп минем бердәнбер улым Әнсарны кыйнаганнар.
Әминә чүлмәкне өстәлгә куеп, калтырана башлаган кулларын тастымалга сөртте.
—Сугышуын сугышалардыр, ә менә минем улларымнын синен Әнсарынны кыйнауларына ышанмыйм.—диде ул —Авыл житәкчесе Хәлиулла малаен ничек курыкмыйча кыйнасыннар ди алар'
Зәкия ата кешегә таба борылды.
—Хәлиулла малае дип тормыйлар шул менә,—диде ул иреннәрен юкартып
Әминә ярдәм сорагандай иренә карап тыныч кына —Әнсар үзе гаепле түгел микән сон?—диде
—Минем улым әйбәт тәрбия алган бала, кешегә беренче булып кул күтәрә торганнардан түгел,—дип ярып салды күрше хатын
Әминә ни әйтергә дә белмичә тагын иренә карады. Нәгыйм үзе исә. дөньядан ваз кичкәндәй, арба тирәсендә мәш килде, әйтсрсен лә ана малайларнын сугышуы гына түгел, аналарнын хафаланулары да тәэсир итми, ник шунда ике күрше хатын үзләре бер-берсен тукмакларга тотынмыйлар.
Әминә Зәкиянен әрләвеннән, шунын белән бергә иренен битарафлыгыннан аптырап, үзе дә сизмәстән, инде күптән юып сөртеп куелган савытларны янадан сулы тагаракка тутырырга тотынды
— Ничек инде авыл житәкчесенен малаена беренче булып минем малайлар кул күтәрсен?'
Зәкия бераз сүрелде шикелле, әмма тавышында ачуы әле саклана идс
— Бүтән кабатланмасын өчен әйтәм. Әминә Үпкәләмә —Шуннан сон ул инде капка янына житкәч. Нәгыйм ишетми калмаслык итеп кычкырып әйтте.—Малайларыгызны тыегыз!
Анмн артыннан капка шапылдап ябылгач. Әминә:
—Чүлмәкне онытгын бит,—дип койма артына эндәште Койманын теге ягыннан Зәкиянен
— Кирәк түгел!—дигәне ишетелде Нәгыйм хатыны янына килде.
—Зәкия ник кергән?—диде ул. ике хатыннын сөйләшкәнен ишетмәгәнгә сабышып.
—Чүлмәк сорап.—диде Әминә, ябылган капкага карап каткан килеш Нәгыймнен башын жүләргә салып ишетмәгән булып кылануы йорәк сыкравын көчәйтте. Әмма ир кешегә тавыш күтәрергә күнекмәгән чатын бөтен ачынуын эчендә саклап, тагын үз эшенә тотынды —Чүлмәк сораган идс түгелме сон?
—Кире уйлады, ахрысы, кирәк түгел дип чыгып китте,—диде Әминә боек кына.
Хатыны тагарактагы суны бакча ягына барып түгеп килгәннән сон Нәгыйм
—Ашарга нәрсә әтмаглисен сон инде бүген?—дип сорады —Берни калмады,—диде Әминә кайгылы тавыш белән —Нишләргә дә белмим
—Умачлык га он юкмы'*
-Юк.
Нәгыйм:
—Берәрсеннән алып торырга кирәк,—дип, аксый-аксый арбасына таба китте.
—Тагын кешегә ялынабызмы?—дип уйга калды Әминә.
—Сәвит влачы кырып-себереп талагач, хәтта хәер сорашсак та бернинди оятын күрмим!—диде Нәгыйм нәфрәт белән. Анын чыгып торган яңак сөякләре агарып китте. Ап-ак чәчле кешенен чырае агару нык тәэсир итә, бер кешенең кыяфәтендә ак төснең күзгә күренеп күбәюе аңлатып булмый торган көчле тәэссоратка ия.
Әминә котсыз калып койма ярыгыннан урам якка карап алды:
—Кычкырып әйтмә инде, берәрсе ишетсә...
Нәгыйм арбада яткан чүкечне алды, аны әйләндергәләп карады да кире урынына шакылдатып ташлады:
—Ач булсалар да, малайларын куәтләрен кая куярга белмиләр, сугышып йөриләр. Әнә, Зәкияләрнең ашарларына бар! Чүлмәк сорап кергән! Майларын кая куеп бетерергә белмиләр!—Шуның өстенә ул хатыны ишетмәслек кенә итеп мыңгырдап сүгенеп куйды. Әйтер сүзе беткәч кызулык белән арба янын бер әйләнеп чыкты да хәл җыярга лапас авызы янындагы бүкәнгә барып утырды.
Шул вакытны сарай артыннан үрә башлаган чыбыркысын тотып Яббар пәйда булды. Нигез буендагы бүрәнәгә утырып, толымнан-толымга борынын лоштырдатып тартып чыбыркысын үрергә тотынды.
Нәгыйм улы янына килде, анын тырышып чыбыркысы белән мәшъгул булуын күзәтеп торды.
—Күз төпләрең шәмәхәме?—диде усал тавыш белән. Яббар дәшмәде.— Хәлиулла малаеның да яңагы шешкән, маңгае сыдырылган... Бусы миннән!— дип улының такыр башына чап иттереп учы белән сугып җибәрде.
Яббар чак кына арткарак чайкалып куйды, бөреште, тагын сукмагае дип муенын ике иңбашына батырыбрак торды, бер мәл шул халәттә утырганнан соң, башын аска иеп чыбыркы үрүен дәвам итте.
Әминә инде сугышып болай да шактый җәрәхәтләр алган улын кызганып куйды, иренең игътибарын җәлеп итеп, улына бүтән суктырмас өчен:
—Атасы, Сәет нишләп һаман кайтмый икән?—дигән булды.
Нәгыйм кече улына тагын бер яман караш ташлады да:
—Кайтыр,—дип, аксый-аксый ишегалды буйлап атлады.
Ул күрмәгәндә Әминә Яббарга елмайды. Хәер, аның әнкәсе шундый мөлаем кеше, ул һәрвакыт елмайган төсле. Анын йөзендәге күз-борын- авыз сызыклары табигатьтән матур һәм дөрес сызылган, анын мөлаемлыгы күзләренең һәр карашында, күкрәгеннән чыккан һәрбер сулышында бар.
Изге кеше бу әнкәй! Нык ярата ул Яббарны, яшерен-батырын түгел, Сәеткә караганда ныграк ярата. Кече бала булганга һәм әнкәсенә нык охшаганга күрә шулай якындыр инде ул аңа. Төс-битне Яббар әнкәсеннән алган-кара чәче бераз үсә төшсә чигә турларында бераз бөдрәләнә башлый, кысыграк күзле.
Изге кеше бу әнкәй!
—Нәсимәне озата китмәде микән?-диде Әминә, эшен тәмамлап
—Озатса да, Казанның үзенә кадәр үк китмәгәндер әле.
—Ышан ана,—дигән булды Яббар, сүз башка якка борылганга куанып
Нәгыйм:
—Олылар сүзенә тыгылма!—дип җикереп малаена тагын берәрне барып чәпемәкче иде, кире уйлады, ахрысы, бары тик йодрыгын селкеп өстәп куйды:—Артыңны кысып тик кенә утыр, мөртәт!
Әнкәсе бигрәкләр дә акыллы, йомшак күңелле кеше шул аның, тагын
атасынын игътибарын икенчегә юнәлтте:
— Кашаф мәрхүм кызы буйга җиткәнен күрә алмады
—Әйтмә дә-ә-ә,—дип сарай почмагына сөялде Нәгыйм — Вафатына ике елдан артык вакыт үтеп китте инде.
—Шул салкын тигәннән киттемени сон ул?
—Үпкә бик нәзберек нәрсә бит Үпкәдән йөрәгенә бәргәндер.
Әминә тагаракны чирәмгә куеп, өстәлдәге юешне чүпрәк белән сөртеп алды:
—Ярый әле кызы Нәсимә бик әдәпле, акыллы булып җитлегеп килә Казанда укырга да керсә, анасы Тәслимәгә олы куаныч, зур ярдәм булачак. Аллаһы боерса.
—Яшерен-батырын түгел, мин үзем Сәетебезнен шул Нәсимә белән чуалуына каршы,—диде Нәгыйм, хатынына таба килеп.
—И-и-и. бик әйбәт кыз бит. Тәрбияле, әдәпле нәселдән. Анын курчак кебек чибәрлеге түгел, күнел матурлыгы кирәк.
—Анысы да дөрес.—диде Нәгыйм —Әнә. чибәр кыз артыннан йөреп кече улыннын күз төпләре кара яна.
Яббар алга табарак иеленкерәде. әйтерсен лә ана таба очкан ниндидер бер авыр нәрсәнен баш очыннан гына үтүен теләде
Әминә улына карап ягымлы тавыш белән:
—Фатыйма да бик әйбәт кыз,—дип куйды.
Әнкәсенен бу сүзе Яббарнын йөрәгенә сары май булып ятты Анын йөзе яктырып китте, күз алдына Фатыйманын зифа буй-сыны, көләч йөзе килеп басты.
—Атасы гына холыксыз.—диде Нәгыйм салкын тавыш белән
Әминә эчтән генә: «Синен үзеңнен дә холкын алама» дип уйласа да. иренә исә:
— Бөтен кеше дә бертөсле тигез әйбәт булмый инде.—дип җавап кайтарды.
Нәгыймне, дөресен әйткәндә. Фатыйманын төпчек кыз булуы күбрәк сагайта иде. Ата-анасынын назыннан башка тагын абыйсы тарафыннан иркәләү татып үскән кыз көйсезрәк булып үсә ул Моны авылнын кеменнән сорасаң да. шулай җавап бирер
Нәгыйм улы янына килеп утырды, сызлаудан туктамаган аягын ике куллап угалап алды
—Улым, шуны әйтәсем килә, влачтагы кеше малае белән сугышып ахыры начар тәмамланмагае.
—Әти. ярар инде.—диде Яббар тынкышланып.
Нәгыйм тагын кыза башлады:
—Ярар түгел! Үз тинснне эзләргә кирәк. Фатыйманын ата-анасы бай. хәлле кешеләр. Ул кызга әллә кайсы егетләрнең күзе гөшеп йөри Үзеңнең көченнән килгәнне чамаларга кирәк
Әминә өйалды ишеген ачкан иде инде, иренен сонгы сүзләрен ишеткәч ишекне япты да улынын икенче ягына килеп утырды
—Атасы, ә безнен Яббарыбыз башкалардан ким-хурмы'*
— Мин әйткәндә тыгылмый тор!—дип җикерде Нәгыйм хатынына — Хәлиулла малае белән сугышканы өчен берәр җәза бирми калмаслар әле менә —Аннары тыныч кына әйтеп куйды —Ярар, унсигез яшьтәге гыйшык мыйшыклар үтә ул.
Азасынын соңгы җөмләсе Яббарга ачулануга, хәтта сугуга караганда да авыррак тәэсир ясады, ул капылт кына торды да ишегалды уртасына басты, үзәгенә җыелган барлык үпкә-нәфрәтләрен җыеп, кизәнспме-кизәнсп чыбыркысын шартлатып карады
—Булган бу!—диде ул шуннан соң.
Чыбыркы шартлавыннан атасы да, әнкәсе дә сискәнеп куйдылар. Әминәнең, курыкса да, йөзе яктырып китте, газиз баласына сокланып, яратып карады. Нәгыйм исә:
—Ишегалдында шартлатма, тиле!—дип бакырды, улынын ишегалдында чыбыркы шартлатканыннан бигрәк, чыбыркы тавышыннан куркып сискәнгәне өчен ачуы килеп.
Кинәт капка гадәттәгедән кискен киерелеп ачылды. Узышчыдай тирләп- бүртеп Сәет килеп кергәч, өчесе дә шаңкаеп калдылар. Анын өйалды янында торган чиләк төбендәге суны күтәреп, голт-голт итеп чөмерүе, изүе ачык түше буйлап агыза-агыза су эчкәнен көтеп торганнан соң, Әминә урыныннан кузгалып сыкрап куйды:
—И Ходаем, бер-бер хәл булмагандыр бит?
Сәет, тыны кабып, сүзен әйталмый торды. Ниһаять, тирән сулыш алып чиләкне җиргә куйды:
—Бер-бер хәл генә түгел монда! Хәлләр яман!
Нәгыйм бүрәнәдә утырган килеш:
—Нәрсә бар?!—дип сорады —Син дә берәрсе белән тәпәләштенме әллә?!
—Сугыш башланган!—диде Сәет, сугышның нәрсә икәнен үзе татыган атасына карап.
Нәгыйм торып басты, шундук йөзеннән төс качты:
—Нинди сугыш?
—Герман сугыш башлаган,—диде Сәет, күлмәген төймәләп —Кем әйтте?—дип төпченде Нәгыйм.
Сәет җиңе белән юеш маңгаен сыпырды:
—Радиодан, Мәскәүдән әйткәннәр. Гитлер сугыш башлаган.
—Нәрсә була инде хәзер?—диде Әминә әле иренә, әле яман хәбәр алып кайткан олы улына карап.
—Сугыш башлангач хәлләр мөшкел инде ул,—диде Нәгыйм, бу яңалыкның чынлыгына әле барыбер тәгаен ук ышанасы килмичә
Әминә йорт почмагы белән койма арасындагы ачыклыктан килүче кешене абайлады:
—Хәлиулла килә. Безгә, ахрысы.
Нәгыйм Яббарга ямьсез итеп карап куйды Әйттем мин сиңа, улы белән сугышканын өчен болай гына калдырмаслар дип.
—Саулармы!—дип исәнләште Хәлиулла капкадан керүгә үк. Анын кыяфәте бик борчулы иде.
—Аллага шөкер, күрше,—дип каршылады аны Нәгыйм Әминә тиз генә өйгә кереп китүне хуп күрде. Сәет энесен кул ишарәсе белән әйдәп урамга алып чыгып китте.
Хәлиулла тиз генә чыгып шылган егетләр артыннан карап калды аннары барып арбага яны белән терәлде:
—Хәлләр начар бит, Нәгыйм күрше.
-Нишлик соң?—диде Нәгыйм, аксый-аксый күршесенә якынрак килеп.
—Бернишли алмыйбыз, көтәбез инде нәрсә килеп чыгасын Нәгыйм күршесенең ни турында сөйләшергә җыенуын әле төшенмәде кичә малайларның бәргәләшүе хафага салганмы аны. әллә сугыш башланган дигән хәбәрме?
—Аллага тапшырдык инде,—диде ул Хәлиуллага түгел, анын баш очыннан өскәрәк лапас түбәсенә карап
—Син теге Герман сугышынла катнашкан кеше, шуна күрә сина керәсе иттем.— диде авыл сәвите рәисе —Ничек уйлыйсын, нимес бу юлысы ничегрәк булыр икән?
Нәгыйм авыр сулап куйды:
—Нимес көчле ул.
—Бездән дә көчлерәк микәнни'’
Нәгыйм авыл җитәкчесенең чыраена туп-туры карап —Без ач-ялангач.—диде—Теге сугышта да ачлы-туклы идек.
—Анын каравы бездә армия, корал көчле. Син артык кискен бәя бирәсен. күрше.
—Алайса ник сорыйсын?
—Кемнән сорыйм инде тагын. Тик менә бу сүзләренне башка кешегә әйтмә, яме Алып китүләре ихтимал.
—Син бит монда влач,— диде Нәгыйм коры гына —Син монда ин куркыныч кеше
—Алай димә, күрше!
—Кешенен актык ризыгын талап алып чыгучыларнын берсе син бит —Мин коммунист. Мина өстән кушалар. Безнен ачлык вакытлыча ул. Без яна тормыш, яна строй төзергә тотынган халык
— Нимес синен яна тормыш төзергә маташуына төкерә ул,—диде Нәгыйм, сөйләшүдән туеп.
Хәлиулла, күршесенең кирелеген яхшы белгәнгә күрә, сүз көрәштереп тормады
—Ярый, киттем мин,—дип капкага таба юнәлде Капканы ачыр алдыннан борылып сорап куйды —Күрше, озакка микән бу сугыш ’
—Шайтан белгәнме инде аны,—дип җавап бирде Нәгыйм
4
Авыл халкы телендә гел сугыш кына хәзер Әтиләр, абыйлар фронтка китә тордылар. Уртак кайгы, уртак бәла белән яшәүче авылдашлар сәвит армиясе өчен бар көчләрен куеп эшкә җигелделәр Кызылъярдан егерме дүрт атны фронт өчен алып киткәч, хәлләр тагы да авырайды Атбагар Ибраһимның үзен дә алып киттеләр сугышка Ат добырында калган алты ат белән унбер колынны карарга Н.иыимнс билгеләделәр Анын кебек сугышка яраксызлар, хагын-кыз һәм үсмерләр җилкәсенә төште фронт өчен дәүләт таләп иткән фәрманнарны үтәү Армиягә икмәк кирәк, икмәк!
Бер караңгыдан икенче карангыга. көне-төне бил бөкте авыл халкы Иген амбарларында, фермада, басу гүрендә, ындыр табагында, әвендә, сушилкада. алачыкта эш берөзлексез кайнап торды
Көндез дә. төнлә дә кул арбалары белән көлтә ташып хәллән тайган үсмерләр, билләрен дә турайта алмас дәрәҗәгә җитеп борчак эскертләгән аналар яуга киткән ир-атка авыррактыр, аларнын өлеше ачырактыр дигән уй белән яшәп эшләделәр һәм язмыш биргән сынау никадәре генә күтәргесез булмасын, барысына да түзәргә әзер иделәр
Сугыш бик күп нәрсәне, бик күп төшенчәләрне, бик күп кешеләрне тигезләп ташлады
Сугышны үзләре күреп, кан коеп кайткан агайлар гына түгел, аны ата- бабадарынын бәяннәреннән генә белүчеләр дә—илгә нинди афәт килгәнен аңлыйлар иде
Кызылъярдан сугышка китүче икенче төркемдә Сәет белән Әнсар да бар иде.
Чишмә тыкрыгынын як-як күршеләре яуга китеп баручы уллары Сәет белән Әнсарны йортлары тирәсендә тоткарларга тырышып кат-
кат кирәкмәгән сораулар бирделәр, биштәрләрен әллә ничә мәртәбә капшап-актарып, үгет-нәсихәт тукып авыл үзәгенә таба атларга һаман ашыкмадылар.
—Улым, теләсә кайсы пуля астына башыңны тыкма,—диде Нәгыйм, Сәет ишетерлек кенә итеп.—Саграк булырга тырыш.
—Ярар,—дип баш какты Сәет, пулялар астында үзен күз алдына китерә алмаган килеш.
Әминә улының беләгендәге салам чүпләрен кулы белән сак кына сыпырып төшерде:
-Исән-сау әйләнеп кайт, улым. Исәнлегеңне көн саен Ходайдан сорармын.
—Намаз укыган саен сора, әнкәй,—диде монарчы шактый вакыт сүз катмаган Сәет.
—Ярар, улым, ярар,—диде ана еламсырап.—Хат яз. Гел язып тор.
Әнсар Әминә янына килеп, инбашына аскан биштәрен калкытып җайлабрак куйды да:
—Әминә апа, гаепләрем булса, гафу үтенәм, яхшы итеп искә алырга тырышыгыз инде,—диде.
—Нинди гаепләр инде ул, Әнсар!—диде Әминә, күрше егетне аркасыннан сөеп.
Зәкиянең дә улына башкалар әйтә торган гап-гади теләге генә бар иде:
—Улым, үзенне сакла.
—Ярар, әнкәй, ярар,—диде Әнсар, ата-ананы барыбер тынычландыра алмый торган шушы сүзләрне инде әллә ничә тапкыр кабатлап.
—Хат яз, буш вакытын чыгу белән яз.
—Язармын, әнкәй. Исән-сау торыгыз. Кайгырмагыз. Тиздән кайтып җитәрбез. Чирләмәгез.
—Ярый әле ике күрше бергә китәләр,—диде Нәгыйм Хәлиуллага.
—Әйе, бер-беренә терәк булып барырлар,—дип баш какты Хәлиулла.
Сәет аталарның сүзен ишетеп:
—Фронтта да бергә булсак иде,—дип куйды.
Яббарнын Сәет абыйсы белән ыгы-зыгыда түгел, аерым, җитди итеп, егетләрчә хушлашасы килде, шуна күрә ул олылар тыныбрак калган мәлне чамалап, бөтенләй үзенә хас булмаган көр тавыш белән:
—Абый, сау бул!—диде.
Абыйсы анын кулын каты иттереп кысты:
Хуш, энекәш! Шуннан соң, елмаеп, тавышын башкалар ишетмәслек итеп кенә өстәп куйды. Фатыймаңны ычкындырма! Якларга мин юк хәзер.
—Әнсар абый да китә бит,—дип сабыйларча шатлык белән әйтеп ташлады Яббар.
Авылда Әнсардан башка да әллә нинди бөркетләр бар —диде Сәет күзләрен челәйтеп,—Барысы да сугышка китеп бетмәсләр '
Яббар кәпрәебрәк:
-Минем өчен борчылма, абый,-дигәч, шуның белән шаяру тәмамланды.
-Энекәш, хуҗалыктагы эшнен авыры сиңа төшәчәк инде -диде Сәет кулын Яббарнын иңенә куеп.
-Түзәрбез,-диде Яббар җитди кыяфәт белән.-Син дә тиздән әйләнеп кайтырсың, Алла боерса.
Абыйсы тагы да олыгаеп киткән кебек булды. Болай да зур һәм абоуйлы иде анын өчен абыйсы, хәзер исә яуга китеп баручы олпат бәһа™,™ өйләнде. адиртд
Шунын белән беррәттән Яббар шаккатып үзенә яналык ачкандай булды—абыйсы аталарына нык охшаган икән Нишләп элегрәк бодай аермачык күренмәгән икән бу. «Тач әти икән абыем—шулай ук эре сөякле, зур гәүдәле, ябык булса да гәүдә ныклыгы аркасында ябыклыгы күзгә ташланып тормый. Сикертмәле озынча борыны белән шакмаклы олы иягенә хәтле нәкъ әтинекедәй»
—Нәрсә уйга калдын.?—диде ана Сәет, елмаеп —Сугышны күзалдына китерә алмыйм.—дигән булды энесе —Аны күз алдына китерергә маташма Без барып күрсәк—шул житкән
Урамнар кисешкән үзәктән аларга таба кычкыра-кычкыра йөгерүче малайларны күреп, тизрәк урам уртасына юнәлергә кирәклекне аңладылар.
—Әйдәгез, безне ашыктыралар, ахрысы,—диде Әнсар.
Яббар Әнсар янына килеп басты һәм йөзенә карамас өчен башын аска иеп:
—Сау бул, Әнсар абый!—диде —Исән-сау әйләнеп кайт' —Кайтырбыз!—диде Әнсар анын кулын кысып —Хуш!
Алар, җыйнаулашып, авыл үзәгенә киттеләр Хәлиулла Әнсар белән янәшә атлаганда
—Бик салынып төштен шикелле, улым,—дип канәгатьсезлек белдерде.— Бәлки әле сез барып жлткәнче сугышы да бетәр Әнсар исә як-ягына каранып —Фатыйма күренми,—дип куйды
—Җыела торган урында кәгәдер —Хәлиулла башкалар ишетми микән дип артына борылып карады —Озатырга вәгъдәсе булмагандыр бит? Анын күңеле Яббар га ятыш түгелме сон? Әйдә. ярар, синен күзен төшкән дип кызлар артыннан йөгереп килми инде алар Тапканын кайгырыр сәбәп Үзе сугышка китеп бара, үзе Билгеле, мин-минлеген үзебезнен нәселнеке ансы Ярый, алданрак барыйм әле, мин бит инде күптән шунда булырга тиеш,—Шул сүзләре белән ул тиз-тиз атлап төркемнән аерылды.
Инде авыл үзәгендә Зәкия иренә килеп эндәште —Әнсарыбыз тәмам котсыз калды, балакаем.
Хәлиулла кул селтәде:
—Сугышка китәм дип кайгырмый ул, әнә теге Яббар белән йөрүче Фатыйманың килмәвенә борчыла
—Килмәсә ни!—диде Зәкия ачу белән —Кирәге барие Кыз ошый дип инде... Йөрсен шул Яббары белән. Кем кызы әле ул шулхәтле!
Кузгалыр вакыт җитте. Сугышка китүчеләрне Каганга кадәр озатырга теләүчеләр дә шактый булып чыкты. Араларында Яббар да бар иде Гармун сыздырып уйнап җибәрде. Җанны телгәләп җыр ингырады
Әнкәй мине тапкан-баккан. Ак биләүгә биләгән лә. Гомере булсын дип теләгән. Бәхете булсын димәгән
Биек таунын башларыннан Герман таяк ташлаган ла. Без бәхетсез бала үскәч. Герман сугыш башлаган
Ике ана—Зәкия белән Әминә, китүчеләр күздән югалып, озатучылар таралып беткәч тә әле шактый вакыт авыл башында басып тордылар —Син мине гафу ит инде. Әминә,—диде Зәкия, еламсырап.
— Ни өчен *
—Улларыбыз сугышканга ачуланып кергәнем өчен.
Әминә күз яше аша елмайды
—И-и-и, Зәкия, никләр ачуланыйм. Берүк исән булсыннар. Үзара сугышсалар гаеп түгел инде—малай-шалай бит Менә утлы сугышка барып керүләре яман.
—Әйтмә дә инде, әйтмә дә.
—Берүк исән-сау гына әйләнеп кайтсыннар инде, ярабби!
Көнбатыштан искән салкын жил, ике ананы тизрәк авылга куып кертергә теләгәндәй, кыжрап-кыжрап исте, отыры ул тагы да көчәйде, вак кына яңгыр сибәләгәннән сон, кар бөртекләренең уйнаклаганы күренде. Бу табигатьнең көз кышка таба авышканда котылгысыз кабатлана торган кар күрсәтү мәле иде. Әйтерсен лә дөньяда үзенә миллионлаган корбан дәгъвалаган мәхшәр башланмаган һәм табигатьтә һәрнәрсә үз урынында калган да үз көенә ошбу яшәештә катнаша.
5
Кызылъяр авылына беренче похоронка кырык беренче елнын августында ук килеп җитте. Габдрахман абыйнын уртанчы улы батырларча һәлак булган дип авыл халкы чат саен, адым саен сөйләшкәндә көзгә таба тагын алты похоронка килде. Күп тә үтми, беренче яралылар да кайта башлады.
1942 елнын гыйнварында Кызылъярдан тагын сигез кешене сугышка алу фәрманы килде.
—Менә, улым, сина да чират җитте,—диде кече улы Яббарны берәр кайчан яуга озатасын күз алдына да китерә алмаган ана.
Инде күптән киенеп куйган булсалар да, өй җылысыннан чыгып китәргә ашыкмадылар.
Нәгыйм бүреген инде әллә ничәнче кат киеп, янә салып, маңгаендагы тирен шул бүреге белән сыпырды:
—Яшь булсаң да йөзгә кызыллык китермәссең дип ышанам —Анын тавышындагы кырыслык гадәттәгедән дә көчлерәк янгырады. Унсигез яшьлек малай белән фронтка киткәндә шулайрак сөйләшү фәтвалырактыр дип уйлады, ахрысы.
—Борчылма, әти,—диде Яббар, никтер, атасына түгел, анасына карап.
Нәгыйм торып тәрәзәдән тышка карады:
—Әнә, Сәет абыең нинди хатлар яза. Коточкыч сугыш! Мәхшәр! Сина унсигез генә яшь, шулай да чын солдат бул инде!
—Бәлки абыеңны очратырсың,—дип елмаерга тырышты Әминә, шатен ике куллап янак турыннан рәтләп.
Нәгыйм сәкегә утырып баш чайкады:
—Ай-Һай, Көньяктан Төньякка сузылган фронтларда ничекләр очрашмак кирәк. Әле бит бергә киткән Сәет белән Әнсар да төрле фронтларга эләккәннәр.
Яббар атасының күкрәк турысын угалап утыруын күреп, аны йөрәге авырткан килеш районга кадәр үк озата бармаска үгетләп күндерде.
Ата-аналары, авылдашлары белән һушлашканнан соң, никрутлар атлы чаналарга утырып район үзәгенә юл тоттылар. Яббар Фатыйма белән бергә- бер калып хушлашырга өлгерде. Аларнын каравыл йорты артында күзгә-күз хушлашуларын авылдашлар күрми калмадылар, әлбәттә. Авылдашлар күрер дип читенсенмичә Яббар кызны кат-кат кысып кочаклады, кып-кызыл битен кайнар иреннәре белән үпте. Бу минутларда Яббар үзенең яшьлеге дөресрәге, балалыгы белән сугышка китеп баруын да онытты Бәхетле иде ул бу мизгелләрдә. Дөнья өстенә афәт килсә дә барыбер бәхетле иде Чөнки анын Фатыймасы бар. Үлем дә, башка төрле фаҗигаләр дә. хәсрәт-кайгылап да аларны читләтеп узар кебек тоелды ана бу мәлдә. Башкалар үлеп беткән сурәттә дә, ул—унсигез яшьлек малай исән калыр кебек тоелды, чөнки
анын Фатыймасы бар. Фатыйма белән гомер юлыннан кулга кул тотышып атлыйсы бар. бәхетле гаилә корып балалар үстерәсе бар!
«Хушыгыз! Хуш. әти! һуш. әнкәй! Хуш. Фатыйма! Дошманны тизлән жинеп кайтырбыз!»
Атлы чаналар бормалы юлдан китеп күздән югалгач. Әминә сыктанып әйтеп куйды:
—Туйганчы ипи дә ашамаган балаларны сугышка керт инде, ә'
—Сугыш ул сорап тормый—ачмы син. тукмы!—диде Нәгыйм, гадәттәгечә кырыслыгы белән —Сугыш ул үзе ач—анын үзенә ит кирәк Кеше кирәк!
Әминә иренен ачулануына игътибар бирмичә
—Тамаклары туйганчы ашамаган малайларны ничек сугышка кертмәк кирәк!—дип кат-кат кабатлады —Яббар ботенләй бала гына бит але ул.
Дөньинын кай тарафыннандыр жыр ишетелде.
Каерма, җил. каерма, жил. Каерма жял-капкамны. Кайгыдан боек оемнс Кайларлан җил тапкандыр
Аерма, жил. аерма, жил. Аерма уйларымнан.
Аркылама, аралама.
Арынмам бу зарымнан
Кайгырма, жил. кайгырма, жил. Кайгырганынны күрәм.
Жил-капкамны каера жил Мин кайгырганга күрә
6
1943 елнын кышы иртәрәк килде шикелле Әллә сугыш кайгысы тәэсирендә көннәр кинәт салкынайдымы, әллә инле табигать үзе тизрәк дөньяларны ак төс белән капларга ашыктымы9 Бу ак төсләр ачлыкны. Жаннардагы шомны, куркуны ничек бассын икән?! Әллә нинлн зәһәр бураннар дулап, похоронкаларны күэкүрмәс тарафларга алып очырган сурәттә дә, кайгы-хәсрәтне нинди давыллар бәгырьләрдән кубарып атсын икән?
Ел фасылынын кодрәтеннән киләме сон кайгыны жинү? Шул ук вакытта аз-маз гына, ара-тирә килгән шатлыкларга да комачаулый атмый табигать алмашынулары Өметне бит аны тыю мөмкин түгел!
Кышнын чалт аяз көнендә, күктә кояш балкып, жнр йөзендә ак төс җемелдәгәндә кайдадыр ап-ак карлар канга, корымга, пычракка буяладыр дип ничекләр ышанмак кирәк
Әминә көянтә-чиләк асып, акрын гына адымнар белән су алып кайтып килгәндә тыкрык башында Фатыйма күренде Көянтәсенең баш-башынлагы чиләкләрен чайкалмасынга куллары белән тотып, кыз шулай ук уйчанланып кына бара иде Әминәне күргәч. Фатыйма каушанкырады. салкыннан алсуланган битенен кызыллыгы кинәт куерды Ул тар сукмакта юл биреп, читкәрәк тайпылды
— Исәнме, Әминә апа!—диде ул. оялып кына
— Исәнме, кызым!—Әминә кызнын уңайсызлавын абайласа да. аны туктатып сөйләшәсе килде —Туктале. кызым
— Нәрсә. Әминә апа?—диде Фатыйма, башын аска иеп кенә
— Мин бсләм. Яббар сиңа хатлар яза.
Фатыйманың гавышы калтырап чыкты
—Я 31». Әминә апа
—Син җавап чатлары яз инде, кызым, яме Вакытын булган саен яз. яме. балакаем
Фатыйма кыюланып башын күтәрде.
—Мин язам, Әминә апа,—диде ул туп-туры карап.—Язам.
—Рәхмәт, кызым!
Бу кадәре ягымлылыктан, жылы караштан кызнын йөрәге ярсып тибә башлады. Үз кызына карагандай карый аңа Әминә апа. Шундый якын, кадерле кеше бит бу апа. Ул бит Яббарнын анасы. Яббар анасына бик охшаган. Күз карашы да хәтта анасыныкы шикелле Шунысы гажәп— Фатыйма үзе дә Әминәгә охшаган—кысыграк күзле, түгәрәк йөзле, җыйнак борыны тулы иреннәре өстендә шул кадәре «дөрес» һәм матур урнашкан. Шуңа күрә дә бик күпләрнең: «Сез Яббар белән нык пар килгәнсез, хәтта төс-битләрегез дә охшаш», дигәннәре бар.
—Ярый, Әминә апа, мин суны алып кайтыйм инде,—диде Фатыйма чак кына ишетелерлек итеп.—Өйдә эш күп.
Әминә көянтәсен жайлар өчен инбашын калкытыбрак куйды:
—Бар, кызым, бар.
Фатыйма, тиз-тиз атлап, тыкрыктан төшеп киткәч тә, Әминә әле шактый вакыт аның артыннан елмаеп карап торды. Бер урында кыз таеп китеп чак кына егылмый калды һәм, Әминәнең әле һаман карап торуын сизеп, борылып карады.
Шуннан соң гына Әминә өйгә таба атлады. Бите буйлап тәгәрәп төшеп авыз читендә тоз тәме тараткан күз яше өмет яшәп яткан күнелдән саркып чыккан иде. Капкадан чыгып килүче ире елаганын күрмәсен өчен, ул тиз генә өйгә кереп китәргә ашыкты.
Иртәнге якта көрәгәннән соң кар яумады диярлек, болай аз гына уйнаклады. Шулай да Нәгыйм агач көрәген тотып урамга чыкты, кыймылдыйсы килә аның, хәрәкәт кирәк, хәрәкәт, тик торганда уйлар ныграк бимазалый. Селкенгәләп алу барыбер чак кына жинеләйтә. Капка төбендә як-якка арчылган кар өемнәрен салмак кына хәрәкәтләр белән текә итеп киртләп йөргәндә күршесе Хәлиулла күренде.
—Нихәл!—дип эндәште ул ерактан ук Нәгыймгә таба килгәндә.
Нәгыйм эшеннән туктап бүреген калкытыбрак куйды:
—Илдә ничек, бездә шулай инде.
—Аяк сызлыймы?
—Карлы-буранлы көннәрдә күзгә йокы да керми. Бүген ярыйсы әле. Көне әйбәт.
Бу вакытта көянтә-чиләкләрен күтәреп Фатыйма тыкрык башына менеп җитте. Ике агайның күзенә чалынмый гына узып китәргә теләгән иде дә ул, ләкин аны абайладылар.
—Әнә Фатыйма су алып кайтып килә,—дип куйды Хәлиулла.
Фатыйма агайлар ягына бер мизгелгә генә караш ташлап исәнләште:
—Исәнмесез!
—Исәнме.
—Исәнме, Фатыйма.
Соңгы вакытта башка авылдашлары кебек үк им-томнарга нык ышана башлаган Нәгыйм канәгатьлек белдерде:
—Улларыбыз турында сөйләшергә торганда тулы чиләкләр белән кайтып килүең бик әйбәт.
Аның бу сүзләре кызның болай да ярсыган күңеленә ялкын өстәде, чиләкләре авыр булуга карамастан, ул адымнарын кызулатты һәм тиз арада урам чатында юк булды.
Хәлиулла кыз киткән якка караган килеш авыр сулап куйды:
—И күрше, күрше. Без исәнен исән дә, менә улларыбыз ничек икән анда?
—Белгән юк инде Хатларыннан гына тәгаен төшенү мөмкин түгел шул.
—Алар бит без нык кайгырмасын дип тә күп нәрсәне язмыйлар —Ансы да бар инде. Кемнәр уйлаган 1915 нче елда герман снарядыннан гарипләнеп калып., улларым да тагын герман белән сугышыр дип
—Мәнге сугышты бу каһәр суккан нимес!—диде Хәлиулла, ачынып —Гел сугыша да сугыша! Нәрсә житми бу нимескә. ә9!
Нәгыйм әнгәмәдән туя башлады, чөнки әнгәмәне кай якка гына борма, барыбер сүз фәкать бәла-каза, кайгы-хәсрәт турында бара. Хәер, ил өстендә афәт йөргәч ни хакында сөйләшмәк кирәк Шулай да хәрәкәтләнү мәслихәт, сөйләшү жинеләйтми Нәгыймнең күңелен Хәрәкәт кирәк, хәрәкәт
—Хәленнән килсә барысы да сугыша, күрше,—диде ул. көрәк сабын кысып тотып —Кеше сугышмый тора алмый!
Нәгыйм кыр-кырыйдагы кар өемнәрен тигезләргә тотынгач та әле Хәлиулла беркавым дөнья хәлләрен барлап гәп куертырга маташты, әмма күршесенең пәрвайсызлыгын күргәч, хушлашып, үз йортларына таба китеп барды
7
Инде өченче ел сугыш бара. Кызыл армиясе Көнбатышка таба һөҗүмен дәвам итсә дә. дөньяда купкан мәхшәрнең кайчан да булса бетәсен беркем белми.
Бөтен ил кебек Кызылъяр авылы да көтә сугышнын азагын Тыныч- имин яшәешне көтә авыл
Нәсимә, укуын тәмамлап, туган авылы Кызылънрга укытучы булып кайтты. Фатыйма белән очрашкан саен. Нәсимә аны апаларча якын итеп, хәтта туганнарча сөйләшә Фатыйма ояла, читенсенә. ә шулай да күңелендә ул моңа чиксез шат Авылдашлар гына игътибар итмәсен, ике килен-килендәш сыман йөриләр, югыйсә әле кияүгә чыкмаганнар үзләре, диюче ачы теллеләр дә бар Авылда төрле кеше яши шул Авылдашлар кү з- колагыннан беркайчан беркемнең котылганы юк
Нәсимәнең абыйсы Фәрукъны күптән түгел сугышка алдылар Фатыйманын атасы Нургалине кырык беренче елнын азагында абыйсы Кыямны кырык икенче ел көзендә алып киттеләр Ике кызның һәрьяктан уртак серләре дә. уртак сагыш-хәсрәтләре дә җитәрлек Нәсимәнен сеңелләре Фәйрүзә белән Сәвия дә Фатыйманы үз итеп, якын итеп агтә каян исәнләшәләр, хәл-әхвәлләрне сорашалар Бигрәк ачык күңелле, әйбәт кы злар шул алар!
Хәтта Нәсимәнен анасы Тәслимә белән Фатыйманын анасы Саимә дә. кызларының егетләре абыйлы-энеле булганлыктан, ул хакта бер генә тапкыр сүз катмасалар да. сонгы вакытта бер-бсрсенсн саулык-саламәтлекләрен ешрак, җентекләбрәк сорашалар
Кайда гына күреп алмасын. Нәсимә Фатыйма янына килми калмый Хәлләрен сораша, кыжын оялуын чын күнелдән ошатып анын кәефен ничек тә булса күтәрергә тырыша—йә кызык сүз әйткән була, йә сугышка кадәр Сәет белән йөргәндәге кызык вакыйганы сөйли, йә берәр шаян такмак җырлап куя
Ин еш очраша торган урын, әлбәттә, чишмә буе Авыл халкын котылгысыз очраштыра торган урын— су ала торган жир
Алтын көзнең ин иркәле чоры иде Алар тагын су алганда очраштылар
— Исәнмесез, Нәсимә апа!—диде Фатыйма тыйнак кына
—Исәнме. Фатыйма'—Нәсимә, гадәттәгечә, аны кызыксынып күзәтте
Авылдан беркая чыкмаган сабый гына шул әле бу кыз, дип уйлап куйды ул, әнә ничек кызарды —Нишләп син мина «сез» дип эндәшәсен?
Фатыйма тартынып иңнәрен калкытты:
—Әллә тагы.
Тыкрык тар булганлыктан, Нәсимә алдан, Фатыйма анын артыннан атлады. Тыкрык башына менеп житкәч, Нәсимә туктады да сынаулы караш белән текәлеп сорады:
—Яббарны көтәсеңдер бит?
—Көтәм,—диде Фатыйма кинәт кыюланып.—Ә сез... син?
Нәсимә моңсуланып китте:
—Сәетнеме? Көтәм. Әле шушы көннәрдә генә хаты килде. Жинәбез дип яза. Ләкин сугышның кайчан бетәсен әйтмәгән. Кырык дүртенче ел бит инде. Өч елдан артык сугыш бара.
Фатыйманың тавышында курку сизелде:
—Яббардан хатлар килми. Курка башладым Исән микән?
—Исән, исән!—диде Нәсимә, елмаеп —Мондый чибәр кыз көткәч нишләп үләргә тиеш ди ул. Син көт, Фатыйма. Зарыгып көткән кешен исән кала ди.
Фатыйманың эченә җылы йөгерде:
—Рәхмәт сина, Нәсимә апа!
—Ни өчен?
—Жылы сүзен өчен.
Нәсимәгә уңга, Фатыймага сулга барасы. Сөйләшәсе килә, аерылышасы килми генә бит. Ләкин озак торырга да ярамый. Тыкрык башынын бер ягында Нәгыйм абыйлар, икенче ягында Хәлиулла абыйлар. Күрерләр дә әллә ниләр уйларлар.
—Безгә кич утырырга кил,—диде Нәсимә, аның халәтен аңлап.
Фатыйма башын читкә борды:
—Оялам.
Нәсимә гаҗәпләнгән булып кыланды:
—Ник?—Аннары якты елмайды,—Ә-ә-ә, аңаладым, аңладым. Әле егетләре кайтмаган килеш үк үзләрен килендәшләр кебек хис итәләр дип уйлаулары ихтимал. Шуннан куркасындыр.
Фатыйма читенсенеп:
—Әй, Нәсимә апа, ярар инде,—диде дә, китә башлады.
Нәсимә көлеп җибәрде:
—Бар, бар, тизрәк алып кайтып куй суыңны. Синең чиләкләрең бик зур, авырдыр.
—Сау бул, Нәсимә апа!
—Сау бул! Шулай да вакытың булса кич утырырга кил.
—Тырышырмын.
8
Сентябрьнең актык көнендә авылнын әле теге, әле бу очында малай- шалай тавышы янгырады:
—Әнсар абый кайткан!
—Хәлиулла абыйның улы сугыштан кайткан!
—Әнсар абый яраланып кайткан!
—Хәлиулла Әнсары сугыштан кайткан!
Авыл җитәкчесенең сугыштан кайткан каһарман улын, мөгаен авылдашларның барысы да шул ук көнне күргәннәрдер. Кемдер авыл җитәкчесенең өенә үк керергә базса, калганнары Әнсар үзе капка төбенә тәмәке көйрәтергә чыккач аның белән килеп күрешү бәхетенә иреште
Өлкән лейтенантнын түшендә бер орден, өч медаль ялтырый Тәмәкене авызына кабуы, шырпы сызулары, һәрбер хәрәкәте, кыймылдавы кызыгып туймаучы малай-шалайны сокландырды, көнләштерде Сугышта кеме дә булган һәрбер кеше килеп минекен күрмәденме. безнекен очратмадынмы дип сорамый калмады Кайберләре сугыш турында әллә нинди төпченүле сораулар биреп тенкәсенә тиде
Ин беренчеләрдән булып күрше малае белән Әминә килеп күреште
— И-и-и, Әнсар, балакай! Кайтып життенме!—Ул Әнсарны аналарча аркасыннан сөеп, сугыш керткән үзгәрешләрне күрше егетендә аермачык күреп бик озак карап торды
— Исәнме. Әминә апа.
—Чын ир кеше булып кайткансың,—дип Әминә елап ук җибәрде Әнсар тәмәке төпчеген ташлап күнитеге белән таптады —Сәет хат язамы?
Әминә яулык почмагы белән күзен сөртеп алды —Сәеттән күптән түгел хат алдык Менә Яббардан хат-хәбәр юк Ут йотып ятабыз
—Язмыймы?—диде Әнсар, кинәт кырысланып —Ояладыр, бәлки Әминә аптырап китте:
— Кемнән?
—Болай гына әйтүем. Нәгыйм абый өйдәме сон0
—Калага киткәнис. менә-менә кайтып җитәргә тиеш —Нәкъ шул вакытта ул урам башында Нәгыймне шәйләп алды —Әнә кайтып та килә инде. Алланын рәхмәте яугыры —Сәламәтлеге ничек сон?
—Элеккечә йөрәге тынгы бирми,—диде Әминә, көрсенеп — Һава бозылса, аягы сызлап җәфалана.
Нәгыйм алымнарын кызулатты, ул инде Хәлиулла малаенын кайтканын ишеткән. Әминәсе белән сөйләшеп торучынын һичшиксез Әнсар икәнлеген аңлаган иде.
—Әнсар бит бу!—дип кычкырды ул ерактан ук. Кызурак атлаган саен, ныграк аксады, ләкин сугыштан кайткан күршесенең тизрәк кулын кысарга ашыкты —Кайтып җиткән бит'
Әнсар анын каршысына атлады:
—Ул хәтле йөгермә. Нәгыйм абый Мин бөтенләйгә кайттым, беркая да качмыйм
Алар кочаклашып күрештеләр Нәгыймнен ябыгып, бәләкәйләнеп калганын күрсә дә. Әнсар ана
— Бер дә үзгәрмәгәнсең. Нәгыйм абый,—дигән булды Нәгыйм күрше егетен артка чигә-чигә җентекләп күзәтте
—Һай. маладис. һай маладис!—диде ул. башын чайкап Күршесе өчен горурлануы анын ихластан икәнлеге аермачык иде —Әфисәрбулып кайткан Орден-медальләр белән Ну. маладис. күрше' Бөтенләйгә кайтгын инде алайса?
—Әйе. Нәгыйм абый —Әнсар аһ-вахлардан. төче мактау сүзләреннән туйган иде инде, шуна күрә сүзне икенчегә борасы итте —Йөрәгенне саклыйсыңмы сон?
—Сакласак да сакламасан да минем йөрәк кылтый-мылтый инде ул. әйтеп тә торасы юк Аякны беләсен инде Синен өчен күнел куана Аллага шөкер, исәнлектә кайткансың. Шушылай тере килеш күрешү бәхет түгелмени?!
— Шулай. Нәгыйм абый, шулай
—Син дә яратангансын дип ишеткәниек.—диде Нәгыйм, төпченүдән
читенсенсә дә, егетнең кай төшенә яраланганын беләсе килеп.
—Булды, Нәгыйм абый, эләкте.
—Яран аркасында комиссовать иттеләрме?
—Әйе. Госпитальдә яттым. Авыр операцияләр кичердем. Ике снаряд кыйпылчыгын алдылар, ә менә өченчесе күкрәгемдә калды. Вакыт-вакыт
сызлап куя.
Иренен ничәмә еллар сугыш ярасыннан бимазалануын күреп яшәгән Әминә тагын еламсырады:
—Әй, балакай, балакай. Алла ярдәм бирсен инде берүк үзенә.
Нәгыйм исә:
—Алып булмадымыни анысын?—дип кызыксынды.
—Алырга куркыныч, диделәр. Бәлки озакка сузыла торган операция дип маташасылары килмәгәндер. И Нәгыйм абый, госпитальдәге мәхшәрне күрсәң син! Хәер, син госпитальләрне, лазаретларны күргән кеше.
—Менә хәзер без синен белән ике күрше—ике раненый, икебез дә нимес снарядыннан,—диде Нәгыйм, һич кенә дә шаярмыйча авыз чите белән көлемсерәгәндәй итеп.
—Мин госпитальдән сон тагын фронтка җибәрүләрен сораган идем. Кире кактылар, фильтрация лагерында должность тәкъдим иттеләр. Взвод командиры булып шунда хезмәт итеп алдым. Төрле предательләр, дезертирлар сортировать итеп йөрдек шунда.—Әнсарның йөзе кинәт караңгыланып китте —Теге кыйпылчык торымнан-торымга тынгы бирми, яңгыр яуса да, кем әйтмешли, буран чыкса да, көн караңгыланса да сыкрарга тотына. Ул службадан да комиссоваться итәргә туры килде. Менә инде кайтып та җиттем.
—Исән калуын әйбәт, улым,—диде Әминә.
Нәгыйм әллә хатынының сүзен хуплап, әллә тәндәге кыйпылчыкнын нинди куркыныч нәрсә икәнен аңлаганны күрсәтеп баш какты.
—Ул кыйпылчык мәңгегәме инде хәзер?—диде ул, яра турында сөйләшүдән ниндидер сәер бер рәхәт тойган сыман.
—Минем әле өметем бар—еллар тынычлангач, иркенләп, берәр ничек алып булмасмы дим. Бик оста хирурглар бар бит.
—Бирсен Ходай, бирсен Ходай,—диде Нәгыйм. Ул авыр сулап куйды.— Безнең малайлар кайчан кайтырлар инде. Сәеттән хатлар килә, ә Яббарнын, нишләптер, хәбәре юк.
Әнсарның чырае аксылланып китте:
—Яббар, Яббар... Аның хәбәре килми калмас инде...—Ул Нәгыймгә беравык текәлеп карап торды. —Килер!—Нәгыймнең пошаманлануын күргәч, Әминәгә борылды —Кинәт теге лагерь искә төште—андагы тоткыннар, андагы буталчык, фаҗигале язмышлар... Әллә нинди кайгылы, кара хәбәрләр йөри ил буйлап.
—Дезертирлар күпме?—диде Нәгыйм чак кына ишетелерлек итеп.
—Дезертирлар да, нимес ягында сугышкан предательләр дә бихисап күп. Теге лагерь бердәнбер түгел бит ул, андый лагерьлар, беләсеңме, күпме?!
—Предательләр дә күпмени?
—Коточкыч. Әле бит нимесләр военнопленныйлардан легионнар дип аталган хәрби частьләр оештырдылар Үзебезнең кешеләр нимес формасы киеп безгә каршы сугыштылар, әле һаман да сугышалар Дивизияләп- дивизияләп. Генерал Власов тулы бер армиясе белән безгә каршы сугышты.
—Власовны ишеткәниек.
—Оккупациядә күпме кеше нимескә хезмәт итте! Оһо-һо!
—Тотылган предательләрне нишләтәләр? Атарга хөкем итәләрдер инде? ь у
— Барысын да түгел. Минемчә, атып үтерсәләр жинелерәк булыр иде— сатлыкжаннын үзенә дә. ата-анасына да. балаларына да. туганнарына да.
Әминә бу авыр әнгәмәдән туеп, жан ачысы белән:
—И Ходаем, ник тыныч кына яшәми бу кешеләр, ә!—дип куйды.
— Похоронка килмәсә. хәбәрсез югалды дигән кәгазь озак торгач киләме ’—дип кызыксынды Нәгыйм.
—Кайчан ничек. Төрлечә була.
—Яббарнын ни хаты, ни хәбәре юк.—дип уйга калды Нәгыйм — Похоронка килмәгәе дип гел куркып ятабыз.
—Әй. Нәгыйм абый, похоронкасыннан түгел, башка хәбәрдән курык син,—диде Әнсар кинәт тавышын күгәреп Нәгыйм сагаеп калды:
—Нинди хәбәрдән?
—Болай гына әйтәм инде. Әллә нинди хәбәрләр килүе ихтимал Капка ачылды. Зәкия чыгып Әминә белән Нәгыймгә бөтенләй игътибар бирмичә. Әнсарга эндәште:
—Улым, мунча әзер
—Ярый, мунча кереп чыгыйм әле мин.—дип. Әнсар тиз генә капкадан кереп китте.
Нәгыйм уйга калып үз турларына таба юнәлде
—И-и-и, Зәкия, бәхетле кеше син—улын кайтып житге.—диде Әминә, чын күнслдән күршеләре өчен куанып.
—Аллага шөкер,—дип жавап бирде Зәкия коры гына — Яббарыннан хәбәр юкмы?
— Юк шул, күптән инде юк
Зәкия Нәгыйм ягына күз кыры белән генә карап пышылдады:
—Бәлки ана хат язарга ярамыйдыр9 Әминә аптырап китте:
—Нишләп ана хат язарга ярамасын!
—Хәбәрсез югалды дигән язу да килмәдеме?
— Юк шул, андыс да юк.
Зәкия тыкрык ягына күз ташлап:
—Тизрәк дөресен белүен хәерлерәк шул инде —диде дә. капканы каты итеп ябып, ишегалларына кереп китте.
Нәгыйм күнеленен тынгысызлануын яшермәкче иде. чөнки Әминә анын борсалануын күрсә тагы да авыррак булачак—хатыннын күз яшьләре, сыктануы жанны тагы да катырак ашаячак
Әмма ана күңеле бик сизгер шул. Ишегалдына керү белән үк ул үзе сүз башлады:
—Әнсар безнен белән ничектер сәер сөйләште кебек.
—Фатыйманы яратадыр,—диде Нәгыйм, бер дә исе китмичә
Әминәне инде курку биләп алды
—Нәрсәдер әйтергә тели, ләкин әйтми шикелле
— Нәрсә әйтергә теләсен ул? Нидән чыгып андый шик-шөбһәгә бирелдең әле?
Әминә каядыр бәрәңге бакчасы түренә карап —Яббар турында сүз каткач, агпә ничегрәк итеп жавап бирде.—диде Нәгыйм өйалды ишеген ачып кергәндә
—Оныттыңмыни, бер кызны бүлешә алмый борыннарын канатышып йөргән нәрен ?!—диде
— Зәкия дә сәер сөйләште бит
—Ул бит үз малаеның анасы Шул Фатыйма аркасында дим мин сина Нәгыйм кинәт кызып кигге — Нинди кеше сон син' Бигрәк артык сизгер
күңелең! Әллә нәрсәләрдән шик эзлисен!
—Ярар, ярар, кызма,—диде Әминә тыныч кына.
9
Әнсар Фатыйма белән очрашып сөйләшергә күп тапкыр ниятләп карады, әмма кыз төрле сәбәпләр табып йә ашыгып китеп бара, йә күргәч качу ягын карый. Фатыйма тагы да чибәррәк хәзер, тәмам җитлеккән. Күзләре генә сагышлы, сулыгыбрак тора.
Очрашып күңелдәге серләрне, хисләрне ачып салырга җай таба алмагач, Әнсар кызнын суга кайчан нинди вакытта йөрүен чамалый башлады. Ул анын суга йөрү вакытларын хәзер инде төгәл белә.
Бүген Әнсар бераз салмыш, кәефе күтәренке. Фатыйманын тыкрыктан төшеп киткәнен ул качып кына карап торды. Су күтәреп кайтканда туктатып сөйләшергә мөмкин. Чөнки тулы чиләкләр белән кыз йөгерә алмый. Аннары, чиләкләрен күтәреп ярдәм иткән булып кыланырга да мөмкин.
Фатыйма тыкрыктан менеп килгәндә Әнсар җырлый-җырлый анын каршысына атлады.
Алмалар пешеп җиткән, Иске шырпы кабы.
Берсен өзәрсең микән? Яна шырпы кабы;
Үзәкләрең өзелгәндә Читегем яңа иде,
Ничек түзәрсең икән? Төбе төште тагын.
Нәрсә нык тәэсир иткәндер—мәгънәсез җырмы, әллә Әнсарның очравымы—кызнын йөзендә шом чагылды, бу шөбһәне Әнсар әллә каян ук абайлады.
—Исәнме, Фатыйма!—дип сәламләде ул вәкарьлек белән.
Фатыйма туктарга мәҗбүр булды, чөнки Әнсар нәкъ анын каршысына килеп басты.
Кыз оялып кына Әнсарга карап алды да башын аска иде;
—Исәнме!
—Нишләп хатларыма җавап бирмәдең?
Фатыйма башын читкә борды;
—Яздым бит... бер җавап хаты.
—Син бит «Бүтән язма!» дигән хат җибәрдең. Нишләп шул кадәре өнәмисендер инде сәвит офицерын, белмим!
—Әнсар абый, син офицер да, күкрәкләрен дә орден-медальле, ләкин күңелемдә башка кешене йөртәм,—диде Фатыйма, кыюлыгын җыеп.
—Кемне?
—Мин Яббарны көтәм.
—Ай-яй озак көтәргә туры киләчәк сиңа аны.
Фатыйма Әнсарга туры карап:
—Сугыш тиздән бетәчәк бит,—диде.
Әнсар күзләрен челәйтте:
—Сугыш бетүен бетәр дә ни ул...—Ул кызга текәлеп карап торды.—Яббар хат язамы соң? Дөресен әйт!
—Хатлары килми башлады шул,—диде Фатыйма хафалы тавыш белән.— Исән генә булсын инде, ярабби.
—Исән ул!—диде Әнсар авыз чите белән генә...
Фатыйманың йөзе яктырып китте:
—Мин дә шулай дип ышанам. Фронт ерагайган саен хатлар авыррак киләдер инде ул.
Әнсарның кыяфәте кинәт усалланды:
Юк. анын хатлары килмәүнең сәбәбе фронт ерагаюда түгел.—Аннары таләпчән тавыш белән өстәде.—Син бар. суынны кайтарып куй да. чишмә янына кил. мин сине шунда көтәрмен.
—Минем вакытым юк. Әнсар абый.—диде Фатыйма сискәнеп һәм китә башлады.
Әнсар аны каты иттереп беләгеннән эләктерде, ә тавышына исә ягымлылык төсе кертергә тырышты:
—Бераз вакыт тап инде. Сугыштан кайткан кешегә якты йөз күрсәтсән ни булган. Бик сагындым сине Яббар турында да бәян итәр сүзем бар Әйе. фронтлар Европага таба күчте, тик менә Яббар гына бөтенләй башка тарафларга ерагайды
—Әллә исән түгелдер дип әйтмәкче буласынмы? Исән ул. исән!
— Исәнен исән,—дип авызын чалышайтты Әнсар —Тик анын исәнлеге кемгә кирәк9! Исән булуына, бәлки, үзе дә шат түгелдер инде
—Яббар турында берни дә белмисен, юри әйтәсен син.
—Беләм. Яббарнын хәзер кайда икәнен дә бсләм мин Фатыйма котсыз калды
—Яралымы әллә ул? Кул-аяклары өзелмәгәндер бит9
— Юк. бернәрсәсе дә өзелмәгән.—диде Әнсар битараф тавыш белән — Бар. суынны кайтарып куй да кил. барысын да сөйләрмен
—Син юри әйтәсен. мине чишмә янына китертер өчен Яббар турында да берни белмисен, ышанмыйм мин сина!
Әнсар беравык Фатыйманын күзләренә карап торганнан сон:
—Мин аны кайтыр алдыннан күрдем.—диде —Алдыйсын!
— Мин аны күрдем!—дип кабатлады Әнсар
Фатыйма Әнсарнын алдамаганын күнеле белән тойды—нәрсәдер белә Әнсар Яббар турында Белә, белә.белә1
—Чын әйтәсеңме?—диде ул, куркып кына.
— Бар дим. суынны кайтарып куй да. кил!—дип боерды Әнсар көр тавыш белән —Сөйлим.
—Хәзер киләм,—диде Фатыйма һәм көянтә-чиләкләренен авырлыгын бөтенләй сизмәгәндәй кызу-кызу атлап китте
Күп тә үтмәде, тыкрык башында суга баручы Нәсимә күренде Әнсарнын күңелендә янә шатлык урын алды
— Ничек хәлләр. Нәсимә?—диде ул шат тавыш белән кычкырып Нәсимә елмаеп ана таба якынлашты:
—Ярыйсы Үзсннен хәл-әхвәлләрен ничек?
—Алай ук начар түгел инде, яу кырында ятып калмагач, сөенергә генә кирәк Менә күкрәктә калган снаряд кыйпылчыгы гына кайвакыт тынгысызлый Ну. бирешергә исәп юк алай
—Син бирешә торган егет түгел,—диде Нәсимә ихластан Әнсар эчке канәгатльек белән тамак кырып куйды —Рәхмәт дөрес бәяләвен өчен Балалар укытасынмы9 Нәсимә авыр сулап куйды:
—Укытам Әле беренче елым, шуна күрә бик авыр —Син акыллы кыз. тиз ияләшерсең Нәсимә күзләрен кылпакландырып:
— Рәхмәт, дөрес бәя биргәнен өчен.—дигәч, икесенә дә кызык булып китте, рәхәтләнеп көлештеләр
—Сәет белән элемтә бармы сон?—дип кызыксынды Әнсар серле тавыш белән
—Хат алышабыз
Әнсар тәмәкесен тирән иттереп суырды да, читкә ташлады:
—Ансы да адашмаса ярар иде инде.
Нәсимә аптырап китте:
—Анламадым?
—Юк, болай гына,—диде Әнсар, еракка карап.
Фатыйма җан-фәрманга йөгереп килгән җиреннән, Нәсимәне күреп, тыкрык башында туктап калды. Нәсимә ана ачулы караш ташлады да чишмә буена төшеп китте.
Фатыйма анлатырга теләгәндәй эндәшеп карады:
—Нәсимә апа! Мин...
Ләкин Нәсимә борылып та карамады.
—Ник калтыранасын?—диде Әнсар, Фатыйма килеп җиткәч.
—Нәсимә апа синең яныңа килүемне күрде. Әллә ниләр уйламагае.
Әнсар күкрәген киереп:
—Уйласа ни,—диде.—Орденлы-медальле офицер янына килергә гарьләнәсең мәллә?
—Әнсар абый, минем шаярып-нитеп торырга вакытым юк,—диде Фатыйма.—Син Яббар хакында нидер әйтмәкче идең бугай. Әйт тә, миңа тизрәк кайтырга кирәк. Бигрәк кеше суга йөри торган тыкрыкта торабыз. Тыңлыйм.
Әнсар кызның кулын тотмакчы булды:
—Минем исә синен чишмә чылтыравыдай тавышыңны озаграк тыңлыйсым килә.
Фатыйма кулын бирмичә артка таба чигенде:
—Син Яббар турында нидер әйтмәкче иден.
—Мин сине бик сагындым!—диде Әнсар пышылдауга күчеп.
Фатыйма түземлеген җуеп:
—Син юри әйтеп мине китерттең, күрмәгәнсең син аны,—диде дә китмәкче булды.
Әнсар кызны кулыннан эләктереп алды:
—Син аз гына булса да мине юксынмадыңмы сон?
Фатыйма каушаудан куырылып ук калды:
—Юксынмадыңмы дип... Сугыштагы һәрбер авылдашымны юксындым мин, ләкин... Жибәр, Әнсар абый!
Фатыйма кискен хәрәкәт белән егетнен кулыннан ычкынды.
—Минеке буласың килмимени?—диде Әнсар өстенлек белән.
—Нишлисен син, Әнсар абый! Минем көткән кешем бар. Мин Яббарны көтәм!
—Ай-Һай озак көтәргә туры киләчәк,—диде Әнсар чәнчүле тавыш белән.
Фатыйма Яббар турында яман хәбәр юктыр, Әнсар алдаган дип тынычлана башлады.
—Сугыш тиздән бетәчәк диләр, Әнсар абый.
—Сугыш бетәр бетүен,—диде Әнсар, күзләрен челәйтеп.—Сугыш беткәч кенә кайтмаячак әле ул.
Фатыйманың күңеле тагын ярсый башлады:
—Син мине елатасың хәзер,—диде кыз, дерелди башлаган ияген учы белән каплап.—Нишләп кайтмасын?!
—Хатлары да килми икән сиңа.
—Килә!—дип җикерде кинәт Фатыйма.—Мин юри әйттем! Хатлары гел килеп тора! Әле күптән түгел хат алдым!
—Сәер! Ничек инде? Ата-анасына да, беркемгә дә язмый, сиңа гына яза булып чыгамыни!
Фатыйма Әнсарга туп-туры карап торганнан сон эсселе-суыклы б\ лып китте:
—Син нәрсәдер беләсеңме әллә чынлап та?
—Белә-ә-әм,—дип салкын елмайды Әнсар.
—Белсәң, әйт!
—Син аны һаман яратасыңмы?
Фатыйма бите буйлап тәгәрәгән күз яшен яулык почмагы белән сөртеп алды:
—Яратам. Әнсар абый. Яратунын бер гаебе дә юк. Яратам! Көтәм'
—Ярар, әйтәм,—диде Әнсар, кинәт усалланып Анын чырае хәтта бераз тартылыбрак та калды —Күрдем мин аны Исән ул. Яраланып госпитальдә ятканнан сон мине тылга жибәрделәр Фильтрация лагерынла отряд командиры булып хезмәт иттем. Анда төрле дезертирлар, сатлыкжаннар. фронтта жинаять кылганнар, самостреллар. ягъни үзләренә үзләре атып яраланучылар, легионерлар, ягъни нимес ягында сугышучылар, башка төрле әсирләр, арестантлар җыйналган иде. Менә шуларны фильтрация лагерьларында тикшерсп-нитеп. һәрберсенә тиешле җәзасын бирәләр инде Мин шунда Яббарны күрдем
Шуннан соң ул хәбәрнен кызга ничкек тәэсир иткәнен анларга тырышып зур диккать белән карап торды
Фатыйма исә Яббарнын исән булуына чиксез куанып аны-моны уйларга җитешмәде
—Ул анда ничек килеп эләккән'’
—Анда эләгүе сәер түгел,—диде Әнсар яна кабызган тәмәкесен тирән итеп суырганнан соң.—Нимес ягына чыгып безгә каршы сугышуы сәер
—Дорес түгел! Ялган! Мина фронттан хатлар язды ул.
—һәм берзаман хатлары килми башладымы?—диде Әнсар сабыр гына тәмәкесен тартып.
—Әйе,—диде Фатыйма, башын иеп
—Менә шул. Бервакытны легионерларны алып килделәр Бер таныш кешегә күзем иярде Бер-беребезне таныдык. Игътибар белән карасам— Яббар! Легионер булган ул.
—Нәрсә сон ул—легионер"’
—Әсир төшкәч, дошман формасын киеп үзебезгә каршы сугышуны Легионлап-легионлап оештырылганнар алар Яббар да нимескә плен төшкәч, алар ягында сугышырга ризалык биргән Имеш, аннары фронттан безнең якка чыгып качар өчен Шулай дигән булды инде Алар бөтенесе кулга алынгач шулай диләр Имеш, хәйлә белән үзебезнен якка чыгар өчен.
Фатыйма кинәт хәлсезләнеп китте
— Бәлки Яббар булмагандыр ул?
—Без бит анын белән сөйләштек. Кызганып, әле бер буханка ипи. күп итеп махорка бирдем мин ана.
Фатыйманың һаман ышанасы килмәде
—Ул бит тәмәке тартмый иде'
—Сугышта тарта башлаган инде, күрәссн. Әле мин аны авылдаш, күрше итеп җылырак баракка билгеләдем
—Хәзер кайда соң ул?
—Аны инде хөкем иттеләр. Алты ел биргәннәр Хәзер Себсрнен төньягында кышкы наратлар кисәдер, мөгаен
— Ни өчен алты ел бирделәр сон ана, сугыштагы кешегә?
Әнсар кыҗрап тәмәкесен ташлады
—Изменник Родины булганга, сатлыкжан булганга күрә!
—Ышанмыйм!—дип кычкырды Фатыйма.
Әнсар як-ягына карап куйды да әкрен генә тавыш белән:
— Мин дөресен сөйләдем,— диде. — Ышануын-ышанмавын үз ихтыярында.
Шуннан сон ул күкрәген угалап сак адымнар белән кайтып китте.
Фатыйма тыкрык коймасына капланып елап җибәрде:
—Йә Ходам!
Нәсимә башта ачулы кыяфәт белән генә үтеп китмәкче иде, шулай да туктап кызга эндәшәсе итте:
—Авыр әңгәмә килеп чыктымы әллә?
—Әйе.
—Күңелле булмас инде ул—бер егетне сугыштан көтеп, икенче бер кайтканы белән очрашкач,—дип битәрләп ташлады Нәсимә.
Фатыйма көчкә һушына килде, башындагы яулыгын салып күз яшьләреннән чыланган битен сыпырды:
—Әйтәм бик усал карап киткәниен. Нәсимә апа, мин сина хәзер анлатам. Әнсар абый Яббарны очраттым, анын турында әйтәсе сүзем бар, диде, шуңа күрә генә килдем мин аның янына. Син әллә ниләр уйлагансыңдыр инде.
—Яббарны күргәнмени?—дип гаҗәпләнде Нәсимә.
—Күргән.
—Исәндер бит?
—Исән.
—Исән булгач сөенергә кирәк,—диде Нәсимә, елмаеп.
—Ни әйтергә дә белмим,—диде, Фатыйма, хафаланып.
—Анда, фронтта берәрсенә өйләнмәгәндер бит?
—Юк ла —Әйтим микән, юк микән дип беравык икеләнеп торганнан соң, Фатыйма әйтергә булды.—Яббарны сатлыкҗан дип алты елга төрмәгә утыртканнар ди.
—Сатлыкҗан дип?!
—Әйе. Әнсар абый шулай диде.
—Юри әйтәдер,—диде Нәсимә, бер дә исе китмичә генә —Каян белгән ди ул аны?
—Госпитальдән соң Әнсар абый беркавым ниндидер лагерьда хезмәт иткән. Төрле предательләрне аралый торган лагерь ди. Легионерларны алып килгәннәр. Аларнын кем икәнен беләсеңме син?
—Беләм, ишеткәнем бар.
—Шулар арасында Яббарны күргән. Ипи. махорка биргән, җылы баракка урнаштырган Яббарны.
Нәсимәнең дә кыяфәтендә курку чагылды:
—Һаман шунда микән соң ул?
—Юк, ди, төньяк тарафларында, ди.
Нәсимәнең һаман да әле ышанасы килмәде:
—Ялган түгел микән?! Әнсар бит сиңа кызыгып йөри, әллә шуңа күрә уйлап чыгарды микән?
—Кызыгып йөрсә дә шундый коточкыч ялганны ничек уйлап чыгарсын инде. Андый ук кабәхәт кеше түгел бит ул!
—Исерек бит.
—Күңелем ниндидер бәлане сизенеп йөргәние аны...
—Ышанма!—диде Нәсимә катгый итеп —Ышанмый тор!
—Ышанасым килми, әлбәттә. Әллә Әминә ападан сорарга микән?..
Нәсимә кырт кисте:
—Юк! Әминә апаларга әйтеп ташлый күрмә... әлегә. Сөрт тизрәк күз
яшьләренне, әнә, бу тирәдә кемнәрдер йөри. Мин киттем, суымны атып кайтыйм Бу юлысы су кирәктән түгел, синен Әнсар янына йөгерүенне күреп, ачудан килгәнием. Тынычлан, ачыкларбыз барысын да. Елама, сендем!—Бер-ике адым атлагач ул борылып карады —Коелып инәргә ашыкма!
Бераздан Фатыйма да әкрен генә тыкрыктан өскә таба атлады. Әнкәсе җырлый торган жыр исенә төште
Яулыгымнын чите белән Авызымны капладым. Тын алырга да базмыйча Әкрен генә атладым.
Авазын ишетмәмме дип Туктадым Өнсез торам Нинди яулык белән каплыйм. Жаным жыларга тора.
Нәкъ минем турыда бу жыр, дип уйлады ул.
Фатыйманың тыкрыктан менеп житүе булды, капкадан кулына бидон тотып Әминә чыкты.
— Исәнме. Әминә апа!—диде ул, бу юлысы аз гына да читенсенмичә.
-Исәнме, кызым!—дип елмайды ана Әминә.
Алар сөйләшергә сүз табалмыйча бср-берсенә карап тордылар
— Кая ж.ыендын, Әминә апа?—диде Фатыйма тизрәк бу авыр тынлыктан котылыр өчен.
—Керосинга,—диде Әминә, бидонны җинсл хәрәкәт белән чак кына алга чаикалтып — Бар микән, белмисенме9
— Белмим. Әминә апа, мин сорарга базмыйча озак йөрдем
—Тыңлыйм, кызым?—диде Әминә, сагаеп
—Яббардан хат киләме9
— Юк шул, юк шул, утлар йотып ятабыз. Алай-болай сина килмәгәндер бит?
—Күптәннән юк,—диде Фатыйма боек тавыш белән —Ә сезгә бернинди хәбәр дә килмәдеме?
Әминәнсн күзләрендә курку чагылды:
— Нинди хәбәр?
—Каушама, Әминә апа,—дип тынычландырырга ашыкты кыз —Теге куркыныч хәбәр турында сорамыйм мин
— Нинди хәбәр тагы?
Фагыйма ни әйтергә белми торганнан сон
— Яраланып госпитальдә ятуы ихтимал,—диде.—Жинел генә яралангач та хат и зуы авыр булырга мөмкин бит Исән ул, Әминә апа. исән Күнслем сизә. Исән ул.
Әминә күз алларының караңгыланганын тойды:
—Аллага тапшырдык инде
—Әйдә, керосинга барасындыр бит,—диде кыз. Әминә белән бергә урамнан барырга тартынмыйча.
Әминә әкрен генә башын чайкап
— Юк. мин керен ятып торыйм әле,—диде —Хәл бетеп китте — Шуннан сон ул башын гүбән игән килеш капкаларыннан кереп китте
«Акылсыз мин. башсыз!—дип битәрләде үзен Фатыйма урамнан
атлаганда.—Ник сүз кузгаттым!*
Күн тә үтмәде, бидон күтәреп Нәгыйм үзе керосинга барырга чыкты Нәкъ шул вакытта Хәлиулла чыгып, үз турыларына коелган сары яфракларны жил-жил кизәнеп себерке белән себерергә тотынган иде.
Нәгыйм алар турына житкәч. ул себерүдән түктады:
—Сәлам, күрше!
Нәгыйм:
—Вәгаләйкемәссәлам!—дип кенә үтеп китмәкче иде, күршесе сүз башлады: ,
—Карале, Нәгыйм, Яббар турында запрос ясатмыйкмы сон. кирәк дип тапсан, мин районнан запрос ясаттырам, нинди дә булса хәбәр килми калмас.
—Туктале, сугыш бит инде әнә кайда, бөтенләй читтә бара, диде Нәгыйм, күршесенә таба атлап.—Почтага да йөрү авырдыр. Көтик әле. Алдан ук кеше мәшәкатьләп запрослар ясап йөрмик.
—Тизрәк дөресен белү үзегезгә әйбәтрәк булыр дип әйтүем.—диде Хәлиулла, сынаулы караш белән карап—Бил гесезлектән дә яманрак нәрсә юк бит. ., „
—Анысы шула-а-ай,—диде Нәгыйм, сузып.—Инде әллә нәрсәләр уйлап
бетердек.
Хәлиулла себеркесен әйләндереп дык-дык иттереп сабы белән җиргә
какты:
—Әгәр һәлак булса, похоронкасы килер иде.
—Бәлки хәбәрсез югалгандыр да, командованиесе әле табылыр дип көтәдер.
Хәлиулла:
—Белгән юк инде,—диде дә себеркесе белән бер-ике тапкыр селтәнеп тузан куптарып алды.
—Әсир төшмәде микән?—диде Нәгыйм, көненә мен тапкыр башына килгән уйларына бирелеп.
Хәлиулла Нәгыймгә якын ук килеп, битенә терәлеп диярлек күзләрен елтыратты:
—Вәт-вәт. әсир төшкәндер ул,—диде.—Запрос ясатыйк.
—Кая, Германиягәме?
Хәлиулла «хе-хе-хе»ләп көлеп алганнан сон:
—Германиягә түгел инде,—диде.
—Әсир төшкәнен белсәләр частеннән хәбәр бирмәсләр идемени?!
Хәлиулла як-ягына карап тавышын әкренәйтте:
—Үзебезнен төрмәләрдән, лагерьлардан эзләтергә кирәк түгел микән улыңны?
—Син нәрсә!—диде Нәгыйм, ачуланып —Минем улымны нишләп аннан эзләргә тиешләр?!
Хәлиулланың бер күзе кысылды:
—Дөнья хәлен белеп булмы-ы-ый. Дезертирлык көчле ди бит.
Нәгыйм кызып китте:
—Син, күрше, теләсә ни сөйләп торма, яме! Минем улым ничек дезертир булсын!
Хәлиуллага исә күршесенең кайнарлануы берничек тә тәэсир итмәде шикелле.
—Дезертирлык кынамыни,—диде ул. себркесен әйләндергәләп карый- карый —Әсир төшеп нимес ягында сугышучылар да күп ди бит.
Болай да күңелне ярсыта торган әңгәмә иде, күршесенең соңгы сүзләре Нәгыймне тәмам чыгырыннан чыгарды:
—Мин сине авыл җитәкчесе дип тормам! Не сметь минем белән—Герман сугышы инвалиды белән алай сөйләшергә!
Хәлиулла исә тынычлыгын һич кенә дә җуймады:
— Кычкырма, кычкырма, синең йөрәген рәтле түгел. Сиңа әле киләчәктә сәламәтлек бик кирәк булачак. Мин сиңа запрос ясатырга ярдәм
итәмәкче идем, ә син Мин сезнен билгесехзектә ятуыгызга борчылам, аңлыйсынмы!
Нәгыйм:
—Син минем очен борчылма!—дип китә башлагач. Хәлиулла:
— Кызма, тынычлан.— диде —Сина бигрәк тә хәзер пыр тузынырга ярамый. Гомергә холкын алама булды, хәзер инде холкынны бераз йөгәнләргә туры киләчәк.—Анын тавышында Нәгыймне өнәмәве аермачык яңгырады.—Сина монарчы бик күп нәрсәләр гафу ителеп килде. Герман сугышы инвалиды дип тә, күрше хакына да Күпме сүктен сәвит влачын. коммунистларны. Ә бит мин сине күптән Себергә олактыра аза идем
Нәгыйм инде шактый ара киткәч, туктап борылды:
—Мин хәзер дә яратмыйм сәвит влачын!— диде ул, нәфрәт белән.
Хәлиулла берничә алым ана таба атлады.
—Ха! Менә тот!—дип кычкырды ул,—Хәзер инде влачны сүгә алмассын' Хәзер син Яббар атлы кече улын исән-сау казсын дип Ходайдан сорап ятарга тиешсең,—Ул кыжрап себерке сабын ике куллап шатырдатып кысты.—Ходайга ялварудан тыш әле син сәвит влачы аздында тезләнеп йөрергә мәжбүр булачаксың!
Нәгыйм әрләшүнен бер файдасы юк икәнне анлады. йөрәк турысына кулын куеп йөзен чытты.
— Ике улымны да сугышка озатып, мин тагын тезләнеп тә йөрергә тиешме?!— диде ул басынкы тавыш белән —Әнсарын белән минем Яббарым бер кызны бүлешә алмадылар, шуна кузгатасын син мондый әнгәмәне Маласнны тизрәк шул Фатыймага өйләндерер өчен
Хәлиулла күршесенең хәлсезләнүен күрде һәм авызын кыйшайтып елмайды:
—И-и-и. күрше, бигрәк вакланасын. Кыз-кыркын беткәнмени' Бигрәк тә хәзерге вакытта. Минем герой улыма барча кыхзар кызыгып йөри.—Нәгыйм китеп баргач. Хәлиулла анын артыннан кычкырды —Запрос ясатмыйк инде, алайса?
Нәгыйм жавап бирмәде Ул гадәттәгедән ныграк аксый иде. Хәлиулла беркавым анын авыр атлап баруын күзәтеп торды да. ике учын да төкерекләп себеркесе белән жил-жил селтәнергә тотынды Капка төбе чиста иде инде анын. ләкин ул кемгәдер, нигәдер ачу иткән сыман себеркесе белән жирне чыжылдатып тырмады да тырмалы Нәгыймгә исә болай да әрнегән бәгырен тагы да ачыттырып себеркенең каты чыбыклары белән сыдыралар кебек тоелды.
10
Ниһаять. 1945 елнын май аенда килде ул миллионлаган кеше зарыгып көткән хәбәр.
—Сугыш беткән'
—Жинү. жинү!
—Нимес капитулировать иткән'
—Сугыш бетте!
—Фашистларны жиндек
—Сугыш беткән' Сугыш беткән'
Авылның һәр урамына, һәр тыкрыгына шатлык тузды Уртак каигы- хәсрәт йотып яшәгән, бер афәтне ерып чыккан авыл халкын уртак бәйрәм, уртак бәхет әсир итте.
Озакламый дошманны жннгән солдатлар демобилизация буенча кайта башладылар. Барысы да түгел Бик күпләр яу кырында ятып калдылар Кайтканнары арасында яралылар күп. гарипләнеп кулсыз, аяксыз
кайтучылар да бар иде. Шатлык, кайгы, өмет—барысы бергә кайтты яу кырларыннан—киләчәккә тәэсир итәр өчен, яна буыннарга йогынты ясар өчен, тарих чорларын бер-берсенә төйни-төйни ялгар өчен, кешеләр хәтерләрен жуймасыннар дип, кеше икәннәрен онытмасыннар иде дип...
Сәетнен Берлинга кадәр барып житеп исән-имин кайтуы Нәгыймнәр йортын бәхетле италмады. Бу өйгә инде олы һәм сәер кайгы кереп, шактый вакыт яшәп ята иде.
Өй түрендәге сәкедә утны-суны кичкән ил баласы—чын ир-егет, түшендәге бер орденын, дүрт медален ялтыратып тып-тын гына утырды.
Әминәгә авыр бу тынлык. Анын улы белән сөйләшәсе килә. Анын олы улы өчен куанасы, кече улы өчен өметләнәсе килә.
Мич буенда боегып басып торган ап-ак яулыклы ана улына эндәште:
—Нәсимәне күрдеңме соң әле?
—Күрдем.
Нәгыйм ян сәкене шыгырдатып торып утырды:
—Нәсимә беләме?
—Кеше сөйләшкәч, ишеткәндер инде,—диде Сәет —Тик без ул хакта әлегә үзара сүз катмадык.
—И Ходаем, ниләр күрергә язган икән, ә!—диде Әминә газаплы тавыш белән сыктанып.—Әй, балакаем, балакаем! Анда аларны жәзалыйлардыр инде?
Нәгыйм ана ямьсез караш ташлады:
—Шыншыма әле, болай да жан сыкрый! Бәлкем, Әнсар юри генә әйтәдер, Фатыймага өйләнергә теләгәнгә.
—Ничек инде һаман юри әйтсен!—диде Сәет —Яббар кайтса ялганы ачыкланасын акламыймыни ул!
—Бәлки Яббар һәлак булгандыр да, бу хакта Әнсарга мәгълүмдер,—диде Нәгыйм, һаман өметен жуярга теләмичә.—Ә шундый коточкыч яланы Фатыйма Яббарны онытсын өчен әйтәдер.
Әминә килеп ире кырына утырды:
—Әнсар ул кадәре үк әшәкелеккә барыр микәнни?!
Нәгыйм, гадәттәгечә, ачу билгесе итеп, башын кинәт читкә борды:
—Һи-и-и, анын Хәлиулла малае икәнен онытма син. Хәтерләмисеңмени, Яббар белән дә, Сәет белән дә гел сугышып үсте бит.
—Әй, бала чактагы сугышулар инде ул,—дип кул селтәде Әминә.
—Хәлиулла районнан запрос ясатты инде,—диде Нәгыйм —Көтик, нинди жавап килер.
Әминә әле фажиганен тирәнлегенә төшенеп җитмәгән иде, ул балакаенын чыннан да исән-сау булуын ходайдан сәгать саен, минут саен сорады.
—Хат язмый шул, балакай,—диде ана, сүзләрен көйгә салыбрак сузып.
—Куркадыр, ояладыр,—диде Сәет, тәрәзәдән тышка карап.
Нәгыйм уйга калды.
—Аларга хат язарга ярамыйдыр. Язсалар да хатларын җибәрмиләрдер.
Сәет үзенә урын тапмыйча әрле-бирле йөрергә тотынды:
—Белмим, әйтә алмыйм. Андый төрмәләрдә, Аллага шөкер, утырганым
юк.
Кулына ниндидер кәгазь тотып Хәлиулла килеп кергәч, өйдәгеләр шактый вакыт тын да алырга куркып тордылар Хәлиулла үзе дә түземлекне сынагандай бер сүз дәшми әкрен генә ишек катындагы урындыкка утырды. Аннары һәммәсенә текәлеп карап чыкты.
—Яман хәбәр алып кердең, ахрысы, күрше,—диде Нәгыйм, курку хисе белән бергә, ниһаять, төгәл мәгълүмат алгач бераз тынычлану насыйп булмасмы дигән өмет хисен дә тоеп.
—Яманчы-яхшымы. үзегез өчен үзегез хәл итәрсез Яббарыгыз Магадан тарафларындагы лагерьларның берсендә утыра икән Алты елга хөкем ителгән булган—легионер дип—ягъни, сатлыкжан буларак.
Әминәнен жан ачысы ярылып акты:
—Әй. Ходаем, әй. балакаем!
—Шыңшыма!—дип җикерде Нәгыйм —Синен генә йөрәк әрнимени' Хәлиулла кәгазьне сузды
—Менә, монда лагерьнын адресы да. бөтенесе дә. ни өчен утыртылганы да. барысы да язылган.
Әмма кәгазьгә берсе дә кагылырга базмый торды. Ниһаять. Сәет килеп кәгазьне алды, тавышсыз гына укырга тотынды
Хәлиулла шул арада тизрәк чыгып китү ягын карады Анын артыннан ишек ябылгач. Сәет тешләрен шыгырдатты, чак кына сүгенеп җибәрмәде.
—Ах. селәгәй, селәгәй!—диде ул кыҗрап, кәгазьне нишләтергә белмичә Аптырагач, ул аны бөгәрләп идәнгә ташлады —Оят! Хурлык! Поэор! Әминәгә бу хәбәр бөтенләй көтелмәгәнчә тәэсир итте —Исән булуы хәерле.—диде ул, шатланып.
— Исән булуы, исән булуы!—дип кычкырып җибәрде Нәгыйм —Исән булырбызмы, юкмы, белмим
Сәет түр башына утырып өстәлне йодрыгы белән төйде
— Берлинга кадәрле барып җиттем, кан койдым Сатлыкжаннарны. куркакларны строй алдында атып үтергәннәрен дә күргәнем бар Ә менә үз йортымнан изменник чыгар дип уема да килмәгәнне Кайтса бәреп үтерәм!
Нәгыйм ана да җикерде:
—Артык нык кызма әле син! Безнен йортта хәзер шул бер-берснне үтерү генә җитмәгәнне!
—Әллә нинди коточкыч сүзләр сөйләргә ашыкмагыз.—диде Әминә, илварулы тавыш белән —Яббарнын үзен күреп, аны тынлап карамадыгыз бит әле.
—Минем аны күрәсем дә килми!—диде Сәет һәм тагын торып әрле- бирле йөрергә тотынды
—Алай каты бәгырьлеләнмә. улым.—диде Әминә ягымлы итеп —Сугыштан исән-сау кайтгын. Ходайга рәхмәт укып, кешеләргә миһербанлылык күрсәтү турында уйларга кирәк. Аллага шөкер, сугышы да бетте Яббар дучар булган фаҗигане дә кичеп чыгарга Ходай ярдәм итәр
— Нәсимәгә ничекләр әйтермен бу хакта?—дип ынгырашып куйды Сәет.
Әминә улына елмаеп карады —Яратса, ана игътибар итмәс инде ул.
Нәгыйм исә карчыгына усал иттереп карады —Яратса!..—диде ул. үчекләп —Сөйләшүе
Әминә улы Яббарнын исәнлегенә бик куанды һәм шундук бала язмышы өчен кайгыру анарда яна торле сулыш алды.
—Әй. балам, әй балам'—дип. гел укый торган догаларын укырга кереште ана.
11
Яббар хезмәт иткән батальон урман белән авыл арасын тиз генә вакыт эчендә үтәргә тиеш иде. Ник кирәк булган ул авыл ’ Урманда гына урнашсалар ни булган? «Центр* армияләр группасының бу юнәлештә янә һөҗүмгә әзерләмәсен белә иде бит югыйсә Ара бер жиде-сигез
зт
чакрым чамасы иде. Яртысын гына үтүләре булды, авианалет башланды. Батальон төрле якка сибелеп җиргә сеңде. Шул налеттан сон да кире урманга борылырга мөмкин иде ләбаса. Юк, никтер авылга таба барасы иттеләр. Авыл ягыннан берничә дошман танкы күренде, аннары пехота Оборона алырга команда яңгырады. Батальонның инде яртысы гына калган иде. Нимес танклары туктады, пехоталары җиргә ятты. Тагын авианалет башланды. Инде аңлашылмый иде—нинди коралдан, кайдан, кем тарафыннан аталар. Батальонның калдыклары кире урманга йөгерде. Нимесләр мотоцикллар белән куа чыктылар. Яббар белән янәшә йөгерүче урыс егете Долгополов кычкырды:
—Яббар, винтовкаңны ташла, бәлки, атмаслар.
Яббар винтовкасын ташламады. Аның башында уйлар өере кайнады. Борылып атарга кирәк. Затворны тартырга кирәк. Җитешеп булырмы9 Патронникта патрон бар. Фриц аны шундук атып егачак. Ул Долгополовнын башын тотып каерылганын, аннары чалкан килеп төшкәнен күрде. Ни булса да, кинәт борылырга да, атарга! Шул вакытта Яббар ниндидер түмгәккә абынып егылды. Ул әле белми ятты—артында дошман бармы, юкмы. Борылып карарга куркып шактый вакыт ятты ул. Винтовка читгәрәк калган, үрелергә кирәк, буй җитәргә тиеш. Хәзер коралга сузылсам, атып җибәрерләр. Ниһаять, Яббар борылып карарга булды. Ун адым чамасы артгарак нимес солдаты карабинын төзәп басып тора иде. Ул мотоцикл рулендә булмаган, утырып кына килгән, әнә мотоцикл урман ягына таба чаба, кемнедер куа. Күп икән мотоцикллар, әле тегендә, әле монда кыр буйлап чапкынлыйлар. Бу нимес төшеп калган—махсус Яббарнын башына җитәргә дип. Юк, Яббар җитешә алмаячак винтовкасын эләктереп алырга. Әле атып буламы-юкмы, соңгы вакытта винтовкасы күп тапкыр осечка бирде.
—5сһ1еһ1 аиЯ Фстафай!
Яббар торып басты.
Шул вакытны урман ягыннан пулемет сиптерә башлады. Нимес кычкырып җибәрде, аннары алпан-тилпән килеп әле алга, әле артка, берничә адым ясагач, карабинын кулыннан төшереп, ике куллап эчен тотты да җиргә йөзтүбән капланды. Ерак түгел тагын мотоцикллар күренде. Яббар актык көченә тузанлы төтен арасыннан шәйләнгән әрәмәгә таба йөгерде.
Әрәмәдә ул караңгы төшкәнче утырды. Атышу, шартлау тавышлары инде күптән ерагайды, ул тавышлар тонык кына булып ара-тирә янгырап куя.
Төнге салкын үзәккә үтә башлагач, Яббар кузгалырга булды.
Һәр тарафта дөм караңгылык. Бу тирәдән тизрәк ерагаерга омтылды ул, аяклары кая тартты, шунда таба атлады, кая барганын белмичә барды да барды.
Тан беленә башлагач, батальоннары белән керергә тиеш булган авылга икенче яктан әйләнеп килеп чыкканын аңлады Бик озак һәм бик ерак киткән шикелле иде, ләкин әйләнеп йөргән, күрәсең. Авылга керергә базмады, кире борылды—каршы тарафта да урман күренде. Тизрәк шул урман эчендә югалырга кирәк.
Кинәт авыл этләре ярсып өрергә тотындылар. Яббар адымнарын кызулатты. Әмма ерак китә алмады, арттан иртәнге томанлы тынлыкны дер селкетеп:
—Стой!— дигән тавыш яңгырады.
Яббар туктады. Урысча эндәштеләр. Нимесләр түгел. Ана таба йөгергән адым тавышлары ишетелде. Яббар әкрен генә борылды. Шунда аның йөрәге жу итте—йөгереп килүче ике кешенең беләкләрендәге бәйләренә төште анын күзе. Полицайлар болар.
Руки вверх! дип боерды берсе, биш-алты адым кала туктап винтовкасын төбәгәч
— Выверни карманы!—дип жикерде арттарагы. карабинын әзерлектә тотып.
... Аны авылга алып барып яртылаш янган йорт кырындагы дөм карангы сарайга кертеп яптылар. Анда инде тоткыннар бар иде. Ишек катында баскан килеш ул колак салып тынлап торды. Сарай түрендә берәү авыр итеп ынгырашып куйды. Икенче якта кемдер, анын ыңгырашуына ачуы килеп булса кирәк, яман әшәке итеп сүгенергә тотынды. Яббар шул баскан урыныннан ары китмичә жир идәнгә чүгәләде.
Инде көн җитеп, сарай стенасынын ярыкларыннан бераз яктылык саркыгач, тоткыннар арасында парашюты белән сикереп әсир төшкән очучы, икс партизан һәм Яббарнын ротадашы Синипын фамилияле Оренбург егете бар икәне ачыкланды. Ыңгырашкан әсир очучы булган икән—анын аягы сынган. Сүгенүче кеше партизаннарнын берсе булып чыкты, ул очучынын ыңгырашканына гына түгел, үзенен иптәшенә дә гел сүгенеп анын белән талашып ятты. Азар ризык юнәтергә дип урманнан авылга килгәннәр. Һәм теге сүгенүче үзенен иптәшен, син котырттын авылга барырга, дип, аты-юлы белән сүгенеп каргый да каргый Синииыннын хәтта ыңгырашырлык та хәле юк, фәкать торымнан-торымга гыжылдап авыр сулап куя. Ул каты яраланган, анын бавыры ягыннан гел кан саркып тора, чырае мәет төсендә иде.
Аларнын барысын да тышка алып чыктылар Анда инде авыл халкы җыелган иде. Очучыны, басып тора алмавы сәбәпле, сарай стенасына сөяп утыртып куйдылар. Обер-лейтенант—чандыр гәүдәле, ләкин калын тавышлы нимес—үз телендә халыкка мөрәҗәгать ясады, янындагы тылмач тәрҗемә итеп торды. Атна-ун көн элек авылда партизаннар булган. Киткәндә ут төртеп киткәннәр Атты йорт, каралты-кура янган Халыктан бу биш кеше арасында таныш чырайлар бармы, дип сорадылар Авыл кешеләре теге ике партизанны гына таныдылар Атарнын икесен дә шундук халык алдында атып үтерделәр Очучы белән Синииынны кире сарайга яптылар, ә Яббарны. обер-лейтснант фәрманы буенча, читтәрәк торган йөк машинасына таба алып киттеләр Машинаның әрҗәсендә сигез әсир бар иде инде—аларнын икесе Яббар хезмәт иткән батальоннан, калганнары таныш түгел иде.
12
Вакыг арасы озынлыгы-кыскалыгы белән үлчәнми, ә бәлки шул вакыт эчендә ниләр булып, адәм балаларының башына ни төшкәне белән бәяләнә Дөньялыктагы кайбер вакыйгалар кешене тиз арада шул кадәрс үзгәртә ки. хәтта үзгәреш аны элекке халәтен оныту дәрәҗәсенә җиткерә
Фатыйманың атасы сугыштан кайтмады Үлем хәбәрен алын килгән кәгазьгә бик озак ышанмый йөрделәр, әмма вакыт узган саен хәбәрнен әллә ниндиләренә күнәсен икән ул. Холыксыз, тузынучан атасы Фатыйма өчен бөтенләй башкача хәтерендә саклана. Бер дә авыр холыклы булмаган икән анын атасы, бик ягымлы, бала җанлы кеше булган ул. Фатыйманың абыйсы Кыям сугыш беткәнче трудармиядә хезмәт итте Шундый шук егет иде. бөтенләй сөйләшми торган, үзенә бикләнүчәнгә әйләнеп кайтты Фатыйма Яббарны сагынды, көтте, анын өчен нык кайгырды Ләкин Яббарнын яманаты чыгу кызны каты куркытты Ниндидер зур хата, ялгышлык киткәндер, әмма кайчан да булса ул төзәлер, юылыр дигән өмете дә яшәде анын күңелендә Өмет уты сүнмәсә дә. Яббарнын Ссбсрдәге лагерьда утыруы, авылдашларның аны сатлыкжан дип атавы авыл кыэынын котын
N
алды. Ул Яббарны онытырга тырыша башлады. Әнсар да шактый ягымлы итеп аның артыннан йөрергә тотынгач, туганнары: «Пар килгәнсез, шул кешегә чыгарга кирәк,»—дип өндәделәр.
Ләкин беренче мәхәббәтен онытып булмасын Фатыйма белә дә, аңлый да иде. Инде кайчаннан бирле йөрәк «Яббар!» дип тибә. Онытылырлык булса, инде кайчаннан бирле якын, кадерле кеше булыр идемени ул?! Ничек онытасын аны? Мәхәббәт өчен вакыт та, ерак аралар да берни түгел икән ләбаса. Ярату, сөю өчен хәтта үлем дә көчсез бит. Үлем синен сөйгәнеңне алып китә генә ала, әмма ана булган мәхәббәтне үтерү үлемнен хәленнән килми!
Фатыйманын ерак лагерьга Яббарга хат язу теләге бар иде. Гафу үтенеп, язмыштан узмыш юк дигәнрәк фикерләр белән язмакчы иде ул ана. Бу хакта Нәсимә белән киңәшләшергә булды ул. Чөнки Нәсимә инде бу вакытта Сәеткә кияүгә чыккан иде. Нәгыймнәрнең килене бит ул хәзер, ә алар гаиләсеннән Нәсимәдән кала кем белән кинәшләшә ала ул?
Нәсимәне Сәеткә чыкмаска үгетләүчеләр күп булды. Әлбәттә, Яббар аркасында. Әнкәсе дә каршы килде. Мөгаен, холкы белән атасына охшаган мәрхүм абыйсы да каршы булыр иде. Ә менә сенелләренен икесе дә. Нәсимә апаларын нык яратканга һәм анын Сәетне ничек яратканын күреп-аңлап йөргәнгә күрә, аларның өйләнешергә теләүләрен хупладылар.
Нәсимәнең туганнары арасында Сәеткә чыгуга каршылары булса да, кызны сорарга килгәч, ачыктан-ачык каршылык күрсәтмәделәр. Яббарнын яманаты тирә-якка таралса да, монарчы Нәгыймнәр нәселе дә. Әминәләр нәселе дә Кызылъярда яхшы дан тотканнардан иде. Сәет тә булдыклы, яхшы егет, Нәсимә үзе дә аны-моны аера белүче, укымышлы һәм ясаган адымы өчен җавап бирергә әзер кыз, шулай булгач ничек фатиха бирмисен ди.
Алар өйләнештеләр. Сәет Кызылъярдан алты чакрым ераклыкта урнашкан МТСта механик булып эшли башлады, Нәсимә Кызылъяр авылында балалар укытты.
Фатыйма киңәш сорап килгәч, Нәсимә алай бик озак уйланып тормады.
«Син хат язып Яббарга зур удар ясама инде,—диде ул язмыш юлларының чатында боегып басып торган Фатыймага —Ул барыбер кайчан да булса бер кайтмый калмас, шул чагында гафу үтенерсең. Ә Әнсарга килгәндә.. Син ана кияүгә чыгарга тиеш, минемчә. Алар хәлле нәсел, Әнсар да бик төпле, акыллы егет. Өстәвенә ул укырга да җыена икән. Әле анын алга китеп зур кеше буласын күрәселәребез бардыр. Синең, сенлем, башка чараң юк, чык Әнсарга.»
13
Вакыт өчен нәрсә ул җирдәге сугышлар, аның җәрәхәтләре! Сугыш беткәнгә биш ел узды. Тагын шулай ук узачак, тагын, тагын.
1950 елнын вакыт өчен әһәмияте бар микән? Мәңгелек өчен бәлки юктыр да.
Ә аерым кешеләр өчен? Кеше язмышы өчен?
Әминә казан астына ут ягып яна бәрәңге пешереп маташканда Нәгыйм сәкедә киез итеккә олтан салып утыра иде. Сәет үзенең уй-хатирәләренә бирелгән, кашларын җыерып уйга калган, өстәл башында ашарга пешкәнне көтеп тып-тын гына утыра.
— Нәсимә бик озак кайтмый бүген,—диде Нәгыйм, без белән итек төбен каезлап.
Киленнең кайчан кайтуына беркайчан да игътибар бирмәгән картнын
сүзенә Әминә гажәпсенеп куйды Сонгы вакытта кирәгеннән артык бежекләнә башлады карты, холкынын катылыгына юк-барга бәйләнүе өстәлде.
—Эше күптер,—диде Әминә.—Мәктәпне чистартазар. буйыйлар, яна уку елына әзерлиләр.
Сәет тә телгә килде
—Эш күп анда. Укучыларнын ата-аналарын. укытучыларның туганнарын да чакырдылар. Мин бармадым инде. Ачуланмаслар әле. Базазары укырга барасы кешеләр булышсын. Җитмәсә. Әнсар да мәш килеп йөри анда.
Нәгыйм стенадагы кадакка жепне бәйләп сумата белән ышкырга тотынды.
—Маладис егет булып чыкты бу Әнсар!—диде ул чын күнелдән сокланып — Силсәвит рәисе булып сайлангач, мәктәбен дә. китапханәсен дә, барысын да карарга тотынды Һәр эшне үзе башлап йөри бит. мазай
—Атасы урынына менеп утыргач, очып йөри, очып,—дип өстәде Сәет.
Нәгыйм жепне кадактан ычкындырып янә сәкегә барып утырды, итек табанына олтанны куеп карады:
—Сон. сайладылар бит инде. Җитәкчелек нәселләрендәдер. күрәссн
Сәетнен тавышында ачу аермачык яңгырады
—Атасын учетчик итеп билгеләргә оялмады Фатыйманы китапханәче итеп куйдылар.
—Хәлиулла күп еллар буена авылны житәкләгән кеше, кем итеп калдырсалар да ярый,—дип сүзгә кушылды Әминә —Әнсарнын канатланып эшкә тотынуы—күбрәк гаилә бәхетеннән ул. Фатыймасы да бик унган. малайлары да шундый матур булып үсеп килә
— Нәрсә, әнкәй, минем Нәсимә Фатыйма шикелле үк уктан түгелме әллә?—диде Сәет ярымшаярып.
Әминә килеп улын аркасыннан сөйде:
-И-и-и. улым, гел кирегә генә алырга торасын. Киленнән шундый уңдык Нәсимәбез менә дигән. Сүзгә төртелеп утырма инде Аллага шөкер, без дә киленнән уңдык. Аллага шөкер
—Туктале. алга таба нишләр.—диде Нәгыйм, итекне идәнгә куеп
— Минем янда Нәсимәгә төрле бәяләр биреп утырмагыз, яме.—диде Сәет Мин югында сөйләшегез.
— И-и-и. улым, холкың нәкъ агайныкына охшый башлаган икән—сүз әйтергә дә ярамый
Нәгыйм билен язар өчен чак кына иеленкерәп куйды
—Нәрсә, холкым аламамы минем?
—Алама түгел, алама түгел, алама димәдем бит Нәсимәбез укытучы булса да кул кушырып, мин интилигинт дип утырмый, шуна соенәм
—Килен мин укытучы дип утырса, нәрсә була инде ул
Сәет бәрәнгенен пешеп чыкканын көтеп тормады, бер кисәк ипине яртылаш кабып ашарга тотынды
— Нәсимәбез дә әйбәт, үзебез дә начар түгел, ә шулай да барыбер бөтен авыл безгә кырын карый Мине механиклыктан чыгарып атмагайлары әле.
Нәгыйм аралыкка кереп юынгычның телен шылтырата-шылтырата кулын юып чыккач
—Ник. син үз эшеңне җиренә җиткереп башкарасын түгелме сон —
— Белмим.—диде Сәет, ашый-ашый -Изменникнын абыйсы булганга күрә чыгарып томырмаслар микән—гел шуны уйлап йөрим, жан тыныч түгел. Әнсар абруйлы кеше, сүзе үтә. МТСта да аны бик ихтирам игазәр
Фронтовик буларак, сатлыкҗаннарны күралмый. Өстәвенә бала чакта ук мине дошман итә иде.
— Механиклыктан чыгармаслар,—диде Нәгыйм, кулын тастымалга сөртеп — Яббар аркасында Әнсар сина ник каныксын икән? Инде Фатыймага да өйләнде бит.
—Өтермәннән бер генә дә хат язмады, балакаем,—диде Әминә күз төпләренә яулык почмагын тигезеп.—Әллә инде монда бүтән кайтмаска микән исәбе?
Нәсимәнең өйалды баскычы янында аяк киемен салып маташканын ян тәрәзәдән күргәч, Әминә бик сөенде—килен янында сөйләшү башкарак юнәлеш алачак, шуна анын нәкъ менә хәзер кайтып керүе әйбәт.
Уңдылар алар киленнән. Өлкән улынын бәхете бар икән, сөбханалла Нәсимә—тулы гәүдәле, буйга да, тазалыкка да таманлыктагы, бигүк чибәр булмаса да, эчке гүзәллеккә ия булган сөйкемле зат иде. Ачык коңгырт чәчле, зәңгәр күзле, төскә-биткә мари кызларына тартым киленен Әминә үз кызыдай яратып кабул итте. Нәсимә беренче карауга гел авыр эшкә җигелергә әзер торучы яшь хатынны хәтерләтә, әмма анын акыллы күзләрен күргәч һәм дә шул күзләрнең тирәнлегендә уйчан ягымлылыкны барлагач, аны таныш булмаган һәрбер кеше бу һичшиксез йә врач, йә укытучы дип уйларлык иде.
Өйгә керү белән үк Нәсимә:
—Уф, шул буяу исеннән башым әйләнә,—дип бераз хәл алырга урынлыкка утырды,—Ниһаять, бүген барлык парталарны буяп бетердек.
—Саф һавага ешрак чыгарга кирәк,—диде Сәет нотыклы тавыш белән — Буяу исеннән аныңны җуюын да ихтимал.
—Ярый әле кайбер укучыларның ата-аналары килеп ярдәм итте.
—Менә анысы әйбәт булган,—диде Әминә, кинәт кәефе күтәрелеп —И- и-и, бигрәк яхшы кешеләр бар авылыбызда.
—Шулаен шулай да...—диде Нәсимә, боегып.—Тик менә Яббар турында сораштырып тенкәгә тиделәр.
Нәгыйм сәкегә барып утырды:
—Сораштыралармы?
—Сораштыралар.
Нәгыймгә тизрәк киленнең моңа мөнәсәбәтен белү кирәк иде.
—Син нәрсә дидең?—дип сорады ул.
—Бернәрсә дә белмим,—дип җавап бирәм.
—Дөрес әйтәсен,—дип хуплады Нәгыйм —Шулай җавап бирә торган
бул.
Нәсимәгә карата да авыл халкының мөгамәләсе чак кына салкынайды, моны ул әлегә үзе генә сизә, әмма укытучы башың белән андый карашны тою бик читен. Бу хакта өйдәгеләргә анын моңарчы сүз катканы юк иде,
хәзер исә:
—Бөтенләй усал караучылар да бар,—дип әйтеп салды.
Сәет киеренкелек белән гәүдәсен калкытты:
—Кем усал карый?
Нәсимә шундук ник әйткәненә эчтән генә үкенеп куйды
—Әй, юк, шулай тоела гынадыр,—диде ул һәм тизрәк кулына бер-бер эш табар өчен каенанасы янына юнәлде.
—Усал караучы, яки авыр сүз катучы булса, кайт та миңа әйт,—диде Сәет —Ул маңка малай легионда булган дип хатыным да, мин дә җавап тотарга тиеш түгелбез.
—Кызма әле, улым, болай да авыр бит,—дип ялварды мондый шомлы әңгәмәләрдән тәмам туйган анасы.
—Юк, Сәет, кайберәүләрнен кырын каравы табигый,—диде Нәсимә үзенә эш табалмыйча Әминә тирәсендә таптанып —Чөнки гади авыл кешеләре арасында укытучыны яратмаучылар гел була инде ул. Өлкән яшьтәге укытучыларның да әйткәне бар: авыл кешеләре арасында укытучыларны яратмаучылар күбрәк була.
—Юу-у-у-к, анысы кырын караулары хак. Бөтенебезгә кырын карыйлар Минем механик булып эшләвемә ник ачулары килә дип уйлыйсыз9 Чөнки предательнен абыйсы андый эштә эшләргә тиеш түгел дип саныйлар —Эшен тырышып башкарган кешегә кырын карасалар ни. карамасалар ни,—диде Әминә, казаннан бәрәнге алырга җыенып.
Нәсимә анын кулыннан савытны алып:
—Кая, әнкәй, үзем әзерлим,—диде.—Син утыр.
Нәгыйм сәке буендагы итеккә тибеп җибәрде дә өстәл янына түргә утырды:
—Их Яббар, Яббар! Шуны әйтәсем килә: безне бөтен авыл дошман итәргә хаклы. Чөнки илебез шундый коточкыч сугыш кичерде Авылыбыздан гына да күпме кеше һәлак булып калды, күпме кеше гарипләнеп кайтты ..—Ул авыр иттереп башын чайкады —Ну түлке, ну түлке! Башка шушындый фаҗига төшсен әле, ә!
-Ярсыма. Нәгыйм, болай да йөрәген авырта.—диде Әминә килен алып килгән бәрәнгене өстәл уртасына күчереп —Ярсымасам да авырта ул минем
—Әнсарда мәктәптә күренгәндер?—дип кызыксынды Сәет Нәсимә самавырнын кайнап чыкканын көтеп торган җиреннән җавап бирде:
—Ул да шунда иде. Әле парталарны да ташышты Фатыймасы да килде, анысы буяулар әзерләп, рамнарны буяп йөрде Әнсар сонрак мәктәп ишегалдындагы бүрәнәдә күкрәген тотып утырды. Чырае ап-ак иде
— Күкрәгендә кыйпылчыгы бар бит анын, бичаракайның.—диде Әминә кызганулы тавыш белән —Әй Ходаем, бар кешегә җитәрлек тиде инде бу каһәр суккан сугышлардан.
Нәсимә, самавырны өстәлгә куйгач. Нәгыймгә эндәште.
—Әти. син нишләп бәрәнге ашамыйсын9
—Аппетитым юк. Миннән башка гына ашагыз. Улым. әйдә, капкала да. сарай идәнен рәтлибез.
—Аны янадан жәяргә кирәк.—диде Сәет, бәрәнге ашый-ашый Нәгыйм читкә карап көрсенеп куйды —Такта каян аласын!
Нәсимә үзе дә табын янына утыргач. Әминә анардан —Фатыйма Яббар турында сорашмадымы сон?—дип кызыксынды Нәгыйм карчыгына кырын карап
—Синен Яббарын Фатыймага ник кирәк инде хәзер9!—диде —Фатыйма сорамады.—диде Нәсимә —Әнсар гына -Яббар шушы арала кайтырга тиеш бугай?» дип куйды.
Сәет ашаудан туктады:
—Син ни диден9 —Әйе. шулай бугай, дидем Нәгыйм кашларын җыерып уйга калды Анысы ни инде Ниче1рәк плин төшкән, ничегрәк нимескә хезмәг иткән-боларны ачыкласак, бәлки Яббарнын гаебе ул хәтле үк түгелдер.
_Адгы ел тикмәгә бирделәр микәнни.-дидс Сәет, атдына куелган чынаякны алгарак этәреп—Аннары бер ноктага текәлеп әйтеп куйды -Алай дисән. нахакка рәнҗетелгән, хәтга гаепсез килеш расстрелга китхән очраклар да күп
Нәгыйм киленнән читенсенеп тормыйча ачыктан-ачык сөйләшергә кереште:
—Чын изменник булса, расстрел бирми калмаслар иде.—Аннары өстәп куйды.—Легионга кермичә булмый иде микәнни, бүтән чара күренмәде микәнни?
—Рухы сыеграк булгандыр, курыккандыр,—диде Сәет.
—Кешенең яшисе дә килә бит, ничек инде курыкмасын,—диде анасы.— Нимесләр атабыз дип куркытканнардыр.
—Куркытып легионер ясамаганнардыр инде. Үз теләкләре белән, жан саклар өчен легионнарга кергәннәрдер.
—Син. Сәет, энеңне алдан ук бигрәкләр каты хөкем итеп утырасын,— диде Нәсимә —Әти дөрес әйтә, аның ни сәбәпле әсир төшүе дә роль уйный бит. Пленда ачтан үлмәс өчен легионга кергәндер.
Сәет чәен эчеп куйды:
—Ачтан үлмәс өчен сатылырга кирәкме?! Синен абыен сугышта һәлак булып калды. Анын да бәлки жан сакларга мөмкинлекләре, жае булгандыр. Һәлак булган бит!
Нәсимәнен шундук бите буйлап күз яше тәгәрәп төште:
—Шул абыйсыз калганга, үлемнен ни икәнен белгәнгә энен турында алай сөйләштерәсем килми.
Нәгыйм урыныннан кузгалды:
—Ярар. Ничек булган—шулай булган инде —Ул Сәеткә дәште — Ашадыңмы?
—Ашадым,—диде Сәет.—Ашамыйча да тук будырсын монда.
—Киттек, сарай идәнен рәтлибез.
14
Алар чыгып китәргә җыенганда ишек ачылды. Керүче әллә үзе тып-тын гына кердеме, әллә аның капканы ачканын, өйалдына аяк басканын кызу әңгәмә аркасында сизмәделәрме, бусагада какча гәүдәсенә иске бушлат кигән кеше пәйда булгач, өчесе дә сискәнеп киттеләр.
Хәер сорашучымы бу, юлдан арыган мосафирмы0 Битендә җәрәхәтләрдән хасил булган җөйләр сузылган, күзләре ниндидер мәнгелек куркудан акаебрак торалар шикелле.
Ул күгәреп торган иреннәрен чак кына кыймылдатып аваз салды:
—Исән -саул арм ысез!
Аны беренче булып әнкәсе танып алды:
—Яббар! Улым!
Өйдәгеләр тораташ булып катып торган арада Яббар тагын исәнтәште: —Исәнмесез!
Сәет энесеннән күзен алмыйча түр сәкегә барып утырды:
—Исәннәр, күргәнеңчә.
Яббар атасына карады:
—Исәнме, әти.
Нәгыйм башын аска иеп:
—Исәнме,—диде дә Сәет янына барып урнашты.
Яббар әнкәсенә карап елмаймакчы иде. әмма елмаю урынына анын иреннәре генә кыймылдап алды, ияге дерелдәп куйды Күңелендә аз гына кыймылдаган шатлыгын әнкәсенә күрсәтәсе килеп карлыккан тавышына наз төсмере кертергә тырышып эндәште:
—Исәнме, әнкәй!
Әминә, ниһаять, көчкә һушын җыеп, әле һаман ишек катында басып торган улына таба атлады:
—Улыкаем, балакаем, җанкисәгем кайткан!—Ана ике куллап улынын каты янакларын сыпырды.—Кайтып җиттеңме, балам'
—Кайтып җиттем, әнкәй.
Әминә кече улынын мангаендагы тирән булып буй-буй сызылган җыерчыкларга игътибар итте. Карап торуга кырык биш-илле яшь бирерлек иде Яббарга.
—Сине бит бөтенләй танырлык түгел,—диде Әминә, улынын бөтенләй башка кешегә әверелеп кайтуыннан җаны сызлый башлаганны тоеп —Танымасалар бәлки яхшырактыр,—дип куйды Нәгыйм —Әйтмә дә,—дип җөпләде анын сүзен Сәет —Исем-фамилиянне дә үзгәртеп кайтырга иден.
Әминә ире белән олы улынын Яббарга каты бәрелүләрен күреп котсыз калды:
—Сәет, улым, ник алай дисен?! Энен кайткан бит. күрмисенмени' Сөенергә кирәк. Ә син. атасы.
—Сөенергәме, көенергәме, белгән юк инде, аптыраган.—дип анын сүзен бүлде Нәгыйм
Әминә Яббар тирәсендә бөтерелеп, аны башыннан аягына кадәр күзәтте:
—Сез нәрсә! Яббар улым кайткан бит —Улынын күзләренә карап, ана кеше мен сорауга берьюлы җавап алырга теләде, әмма баласынын күз карашындагы газапны күреп ана котсыз калды —Нишләп болай картаеп кайттың, улым? Абыеңнан да олырак күренәсең
— Күп вакыт узды шул. әнкәй—киткәнемә ун ел бит инде —Әйе шул. Киткәндә сабый гына иден әле син
Яббар өй эченә күз йөгертте—таныш исләр, таныш әйберләр, бала чактан ук таныш нәрсәләр, якын кешеләр... Әмма шатлык урынына тирән сагыш, авыр кайгы хөкем сөрә—йортта да. күнелдә дә
— Ничек яшәп ятасыз?—диде Яббар. анасына карап
—Синен турыда хәбәр килгәч, ничек яшәргә тиеш без. үзен уйлап кара!—диде Сәет —Әгәр инде уйларлык акылын калган булса!
—Туктале син. Сәет, ник алай каты бәреләсең'—диде Әминә ачыргаланып.—Үз туганыңны дошман итеп утырасын Нәгыйм идәнгә текәлгән килеш:
— Изменник родины дигән яманат белән утырып чыктыңмы '—диде Яббар беравык дәшми торганнан сон:
—Әйе, шулай утырып чыктым,—дип атасына таба атлады —Әти. мин изменник түгел!
—Легионер булгач, кем буласын инде син?!—дип җикерде Сәет —Аннары тикмәгә утыртып куймаганнардыр бит?
— Мин үзебезнең якка чыгар өчен легионга кердем Котылырга бу бердәнбер чара иде. Башкача исән калмас идем
—Пленга ничек эләктен?—дип кычкырды Сәет Яббарнын өйдә дә сорау ала башлауларыннан җаны әрнеде -Мина моны инде мен мәртәбә сөйләргә туры килде.-диде ул чак кына ишетелерлек итеп
—Син аны допрослап утырма инде,—диде Әминә —Энен кайткан бит. аңлыйсыңмы?
Сәет торып басты:
—Энем Авылыбызда бердәнбер сатлыкжан бар—Яббар Шуны аңлыйсынмы соң син!
Мин сатлыкжан түгел. абый!-диле Яббар ялварулы таныш белән
— Кем сон син?!—диде Сәет, кыҗрап —Легионер булгач, сатлыкжан
булмый кем буласын сон син?!—Ул Яббар каршысына килеп басты Әйе, үзгәргән, бик нык үзгәргән энесе, сугышка кадәрге Яббар түгел инде бу. Сәет тыныч кына сорап куйды.—Ничек яшәргә уйлыйсын хәзер?
—Белмим,—диде Яббар. Аннары атасына карап эндәште.—Нишлим соң?
Әминә өчен улларының сөйләшүе әллә ни әһәмияткә ия түгел, ананын күңелендә шатлык барыбер өстенрәк, баласы, кече улы исән, ул кайтты, менә ул каршысында басып тора. Нәгыймнең дә, Сәетнен дә Яббарны болай ямьсез каршы алулары тиз арада үтеп китәргә тиеш дип уйлады ул, анын хәтта бу хакта шиге дә юк иде. Сөйләшерләр, аңлашырлар, Яббар әллә нинди зур җинаять кылмагандыр әле. Кара эшләр кылырдай, җинаять юлына басардай, мәнге юылмаслык әшәкелекләр эшләрдәй баламыни соң анын Яббары! Әминә ягымлы елмаеп Яббарны җинел генә түргә таба этте:
—Аягөсте торма, улым, уз түргә, үзең туып-үскән йорт бит бу.
Нәсимә өйдәге халәттән борчылып кучкар янында тора иде. Яббар аны күреп алгач:
—Мин Нәсимә булам,—диде ул.—Хәтерлисендер?
—Хәтерлим, нишләп хәтерләмәскә,—диде Яббар.
— Нәсимә безнең киленебез, улым,—диде Әминә, ягымлы тавыш белән.
—Бик әйбәт,—диде Яббар, елмаеп. Елмайганда да анын күзләре шулай ук чарасызлыктан акаебрак калды.—Исәнме, Нәсимә!
—Исәнме!
Яббар нишләргә белми торганда Әминә ана кабаланып урындык китерде:
—Утыр әле, улым, утыр. Менә монда яктырак. Әйбәтләп карыйм әле үзеңне. Сине күрмәгәнгә күпме вакыт узды бит. Улым, улы-ы-ы-ым! Сине дә күрер көннәр бар икә-ә-ә-ән!
Өйгә кайткач ата-анасынын, абыйсынын алдында басып торунын авырлыгын күз алдына китерә иде ул, әмма болай ук газаплы булыр дип кемнәр уйлаган. Әнкәсе нык картайган, әле анын яше алай ук күп түгел ләбаса. Әнә яулыгы кырыннан чәче ап-ак икәнлеге күренеп тора. Ул сугышка киткәндә анасынын битендә җыерчыклар бөтенләй юк иде әле. Тәбәнәкләнеп, бәләкәйләнеп калган газиз әнкәсе. Минем өчен кайгырган, мин картайттым аны дигән уй Яббарнын башында чынлап узды.
—И әнкәй,—дип кенә әйтә алды ул.
Анын башка әйтер сүзе дә, еларга күз яше дә юк иде.
—Димәк, җан саклар өчен дошман ыстанына бастың?—дип бәйләнүен дәвам итте Сәет.
—Мин дошман ягына басмадым. Үзебезнең якка чыгар өчен легионга кердем. Бездә әсирләрне изменниклар һәм сатлыкжаннар дип атый торган приказларны беләсеңдер бит? Инде әсир төшү белән үк үз илебездә дошман саналдык бит без! Шулай була торып та, хөкем итәрләр дип курыкмыйча, ни булса да дип үз ягыбызга качтык бит
Нәгыйм авыр гына кузгалып гадәттәгедән ныграк аксый-аксый ишек катына юнәлде.
—Боларны ничекләр кемнәргә аңлатмак кирәк! Хәзер инде нәселебезгә мәнге юылмаслык тап төште,—дип ул ишекне шапылдатып ябып чыгып китте.
Өйдә авыр тынлык урнашты.
Легионерлыкнын да Яббар кебекләр бик үк хәбәрдар булмаган үз тарихы бар...
Утызынчы еллар ахырында Германиядә нацистлар партиясенең (НСДАП) тышкы сәясәт эшләре бүлеге Россиядәге милли хагләрнен торышы хакында мәгълүматлар җыюны көчәйтте
1938 елнын язында абвер шефы адмирал Канарис Россиядәге Гражданнар сугышында Колчакнын. Деникинның, Врангельнын. Юденичнын жинелү сәбәпләрен анализларга куша. Булачак сугышта Россиянен инкыйлабтан сонгы хәлләре хакындагы мәгълүматлар абвер өчен бик мөһим Бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче белгечләр үз отчетларында акларнын тар-мар ителүен ике төп сәбәпкә бәйли: беренчесе—башка милләтләрнең мәнфәгатьләрен инкарь итү. урыс булмаган милләтләрне санга сукмау, аларнын проблемаларына күз йому, икенчесе—жир мәсьәләсенсн хат ителмәве
Әлеге мәгълүматлар Адольф Гитлерга тәэсир иткәндерме, юкмы— әйтүе кыен, бу анализ нәтиҗәләре алга таба калыкмый кебек, ә шулай да СССРдагы милли сәясәткә игътибар кимеми Киресенчә, милләтләр язмышын, миллатара мөнәсәбәтләрне җентекләп өйрәнү максаты белән, национал-социалистик партия кысаларында Германиянен Тышкы эшләре министрлыгы ярдәмендә Көнчыгыш бүлеге оештырыла (ОммеИе) Ошбу бүлек Идел буе татарлары белән дә ныклап торып кызыксына башлый
Гомумән. СССРга каршы сугышка да әзерләнгәндә Германия тарафыннан кин колач белән пропаганда сугышына әзерлек бара иде инде
Сугышның беренче көннәреннән үк Кызыл армия частьләренә радио, громкоговорительләр. листовкалар аша. плакатлар, брошюралар белән тәэсир итү башлана. Максат бер генә— кызылармеецларның рухын какшату, аларнын вермахт гаскәрләренә каршы сугышуларын туктату һәм Германия ягына чыгару. Барлык мөмкинлекләрне файдаланып. *яна тормыш хакына, кешеләрчә яшәү өчен* большевикларны юк итәргә өндәү көчәя
Сугыш башланган көннәрдә үк СССРнын төрки халыклары турында Галимҗан Идрис и зур документ туплый Анын фикеренчә. СССРнын төрки халыклары бердәм һәм Германиянен һөҗүмен азар яклаячак Вәләкин анын чамадан тыш артык оптимизмы акланмый
Оккупацияләнгән җирләрдә немецлар бик күп төрле халыклар белән очраша. Кайбер халыклар турында немецларның хәтта ишеткәннәре дә булмаган икән.
Германиядә «Көнчыгыш территорияләр китапханәсе» дигән китап сериясе чыга башлый Бу брошюралар СССРнын аерым территорияләренә генә түгел, аерым халыкларга, милләтләргә дә багышлана Мәсәлән. «Көнчыгыш территорияләрдәге халыклар» дигән китапта Идел буе һәм Урал яны халыклары хакында да бүлекләр бар
Сугыш башланып. Германия өчен ситуация яхшы якка бармагач. Германия җитәкчеләре хәрби теләктәшлек хакында сүз башлыйлар һәм СССРнын төрле милләт вәкилләреннән Көнчыгыш легионнарын төзү идеясен күтәрәләр
Германиянен СССРга һөҗүме дошманга иң беренчс.зәрдән булып каршылык күрсәтүче сәвит гаскәрләре өчен чын катастрофага әйләнә 1941 елнын ноябренә. Альфред Розенберг мәгълүматларына караганда, әсирләр лазерында 3.6 миллион кызылармеец була Аларнын яртысыннан күбесе исән калмый
1944 елнын I маенда әсир кызылармеецларның саны 516.3381 була
1945 елнын февралендә, немецларның бер учреждениесе әйтүе буенча, сәвит әсирләре саны 5734528кә җитә.
1941 елның августында Сталин 270нче приказга кул куя. Бу фәрманда әсир төшкән һәрбер кызылармеец дезертир һәм сатлыкжан дип санала
Шулай итеп, әсирлектәге кешеләр үз иле тарафыннан дошман дип таныла һәм икеләтә фаҗигагә дучар була. Әсир кызылармеецлар бер яктан да иганә көтми.
1917 елдан соң большевиклар җитәкчелеге 1899 һәм 1907 елгы Гаага конференцияләренең карарларын инкарь итә. Анда хәрби әсирләр турында конвенцияләр кабул ителгән була. Әсирләрнен яшәү шартлары 1929 елгы Женева конференциясендә дә тикшерелә, әмма Советлар Союзы бу халыкара документка да кул куймый.
Нәтиҗәдә халыкара хокук нормалары сәвит әсирләренә кагылмый, аларга Сталин нормалары гына кулланыла. Сталин фашист лагерьларында иза чигүче хәрби әсирләрне сатлыкжаннар дип атый һәм алар яшәргә хаклы түгелләр дип саный.
Халыкара Кызыл Хачка берничә тапкыр мөрәҗәгать итү дә булышмый.
1941-1942 елларның кышында Германия тагын берничә тапкыр сәвит җитәкчелегенә хәрби әсирләр хакында килешү төзергә тәкъдим итә. Әмма Мәскәү бу тәкъдимне кире бора.
Сәвит җитәкчелегенең мондый мөнәсәбәте фашистлар тарафыннан да безнең әсирләргә карата вәхшилекне көчәйтте. Әсир кызылармеецлар коточкыч шартларда тотыла—ачык һавада, ач-ялангач, алар ачтан һәм төрле чирләрдән менәрләп-меңәрләп үләләр. 1941-1942 еллар кышы бик салкын була, көн саен немец лагерьларында 2500 кеше үлә.
Польшадагы төрки халык вәкилләре тупланган Ченстохово лагерында 30000 кешедән 2000е генә тифтан котылып кала
Әсирләрне, табигый ки, исән калу өмете, котылу хыялы ташламый.
Хәрби әсирләр лагерьларында инде 1941 елнын жәе азагында һәм көзендә Германиянең Көнчыгыш министрлыгы тарафыннан махсус вербовка командалары эшли башлый. Кайберәүләр бу мөмкинлектән файдаланып калырга омтыла. Чәнечкеле тимерчыбык белән чолганган жир кисәгендә кәкрәеп үләргәме, әллә... Бик күпләре исән калып кире үзебезнекеләр ягына чыгу өмете белән яшиләр. Дөрес, инде коммунистлар режимына нәфрәте уянып, фашистларга ихластан хезмәт итәргә атлыгучылар да шактый була. Шулай да дошман киемен кияргә ризалашучыларнын күбесе бу адымга җан саклар өчен генә бара.
1941 елнын башында һәм 1942 ел буена вермахт байраклары астына СССРнын төрле милләтеннән унар-унар мен кеше җыйнала. Шулардан ашык-пошык Көнчыгыш легионнарын төзиләр—Әзәрбайжан легионы. Әрмән легионы, Идел-Урал легионы, Грузин легионы. Төньяк Кавказ легионы, Төркестан легионы. Сугыш башланганнан сон. күп тә үтми әсир татарларны махсус лагерьларга башка төрки әсирләр белән бер вакытта туплый башлыйлар. Шулай да Идел-татар легионы (яки «Идел-Урал») легионнар арасында иң соныннан төзелә.
Көнчыгыш легионнардагы пропагандага дини төсмер кертүнен бигүк унышлы булмавын нацистлар тиз аңлыйлар. Отчетларның берсендә Германия җитәкчеләренә мондый фикер бирелә:
«Советлар Союзындагы мөселманнар өчен милли мәсьәлә дини мәсьәләгә караганда әһәмиятлерәк. Татарларның 20-30 процентында гына дини ан бар, калганнары—индефферент мөнәсәбәттә. Алар арасында муллаларның эшчәнлеге кәмит күренә, элекке заман, кадимчелек билгесе буларак кабул ителә. Татарларның лидерлары үзләре дини тәрбияне хупласалар да, алар пропагандасында дини мәсьәләләр һәрвакыт арткы планга күчә Алга
исә милли мәсьәләләр калкып чыга. Татарларга, жир эшкәртеп яшәүче крестьяннарга дини фанатизм бөтенләй хас түгел. Ислам байрагы астында аларга үзебез теләгән тәрбияне бирү мөмкин булмас, мөгаен »
1942 елнын 1 июлендә төрле инстанцияләргә төзеләчәк легионнар турында документлар таратыла, анда Идел-татар легионы хакында да сүз була.
1942 елнын I августында Гитлернын штаб-квартира начальнигы Кеитель имзасы белән инде төзелгән легионнарга тагын бер легионны оештырып кушарга дигән фәрман чыга—Идел буе татарларыннан, башкортлардан, татарча белүче чуашлардан, марилардан, удмуртлардан һәм мордвалардан Фәрман буенча бу халыкларны аерып, махсус лагерьларга туплап, вербовка эшен активлаштырырга кушыла.
Сонрак төгәлрәк күрсәтмәләр дә чыга.
Идел-татар легионы 1942 елнын 21 августында Радо.м янындагы Едлинода төзелә башлый, ә инде шул ук елнын 6 сентябрендә легионга байрак тапшырыла һәм командиры итеп олы яшьтәге тәҗрибәле майор Оскар фон Зеккендорф куела.
Идел-татар легионынын беренче батальоны—825нче батальон—1942 елнын ноябрь азагында формалаша. 1943 елнын гыйнвар-февраль айларында исә 826нче һәм 827 батальоннары төзелә.
825нче батальон пехота батальоны буларак туплана, анын составына штаб, штаб ротасы, дүрт рота керә. Барлыгы бу батальонда 900 гә якын кеше була.
Яббар шушы батальонга эләгә.
Аның легионга керү теләге тиз генә тумады Лагерьга пропаганда эше белән махсус кешеләр килә башлагач, әсирләр арасында легионга керергә кирәк дип сүз катучылар шактый булды Кайберләре «Безне инде илебездә болай да сатлыкжан дип саныйлар, нимсс формасын кисәк ичмаса исән калырбыз, ә аннары инде күз күрер.*—дигән фикерне алга сөрделәр Сөвит властен чын-чынлап дошман итүчеләрдә табылды. Легионга кереп, аннары беренче мөмкинлектә үк ничек булса да үзебезнекеләр ягына чыгарга тырышырга кирәк диючеләр бу ниятләре белән ин ышанычлы кешеләре арасында шыпырт кына уртаклаштылар. «Фашист киеме кигәнче үлү яхшырак!*—диючеләр дә булды Бу турыда бөтенләй сөйләшергә теләмәүчеләр дә бар иде Бу хакта сөйләшү түгел, хәтта уйларга хәле калмаганнары да күп иле.
Хезмәттәшлек өчен кандидатуралар сайлап йөрүче пропагандистлар килгәч Яббарда өмет уянды. Ул инде бүтән беркайчан ла ата-анасын. Фатыйманы, туган авылын күрмәм дип үлем көтеп ята иде Әнә бит пөхтә киемле, ыспай кыяфәтле кешеләр килеп ягымлы итеп сөйләшәләр, фронттагы хәлләрне анлаталар. араларында татарча сөйләшүчеләр бар Ни гажәп алар бит чын татарлар! Шулар ярдәмендә берәр ничек хәйләләп булмасмы Легионга язылып, фронтка килгәч, үзебезнен якка качу мөмкинлеге тумый калмас Ә анда инде ничек тә аңлатып булыр сатлыкжан түгеллегемне, әсирлектән котылып үзебезнен якка чыгар өчен генә дошман киемен киюемне Ничек тә котылырга кирәк, анда үзебезнекеләр хәлгә керерләр, аңларлар Яббар кебек уйлаучылар шактый иде.
Лагерьдан лагерьга йөреп легионга керергә өндәүчеләрнең берсен әсирләр яхшы белазәр иде инде Шәфи Алмас атлы кеше иде ул Анын белән Яббар да танышты
Әсирләр сафы алдыннан әкрен генә атлап барганда Шәфи Алмас Яббар каршында туктады.
—Син кайдан?—дип сорады ул татарча.
Яббар әйтеп бирде.
—Кешечә яшисең киләме?
—Килә.
—Монын өчен большевикларны һәм аларнын режимын юк итү зарур. Бу көрәштә синең кебек егетләрнең ярдәме кирәк. Керәсеңме легионга?
Яббар, турыдан-туры большевикларга каршы көрәшү хакында сүз башлангач, котсыз калды. Бу бит үз иленә каршы көрәшергә ризалык бирү
була...
—Мин уйларга тиеш,—дип җавап бирде ул.
Шәфи Алмас надзирательләрнең берсенә немец телендә нидер әйтте, надзиратель Яббарга карап ризалык билгесе итеп баш какты.
Әсирләрне тараткач, Яббарны баракка охшаган бер корылмага алып килделәр. Шунда аның Шәфи Алмас белән әңгәмәсе булды. Яббар анын шома итеп, акыллы фикерләр кулланып сөйләвен игътибар белән, вакыт-вакыт сокланып, хәтта тан калып тынлап утырды. Шәфи Алмас большевикларны күралмавын, СССРда халыкларны изүче режим урнашканын жөмлә аралаш ассызыклап сөйләде дә сөйләде.
Анын чын исеме Габдрахман Гыйбадулла улы Галиуллин икәнлеге, 1885 елны Татарстанда, Дөбъязда туганлыгы мәгълүм булды Сәүдәгәр буларак, Мәскәүдә, Казанда, Оренбургта кибетләр тоткан. Гражданнар сугышы вакытында Төркиягә киткән, 20нче елларда хәтта бераз Мәскәүдәге Төрек илчелегендә эшләп алган. 1928 елдан Германиядә яшәп, йортлар, биналар тоткан һәм сәясәт белән шөгыльләнмәгән диярлек. Сугыш башлангач, немецлар аны «Интеррадио»га радиопропаганда эшенә алалар
Шәфи Алмасның Сталин режимына карата нәфрәт сәбәбен Яббар еллар узгач кына тәгаен аңлаячак
Яббар аны дикъкать белән тынлап утырды. Ул инде легионга керергә карар кылды, ләкин Шәфи Алмас үгетләгәнгә түгел. Ата-анасы, Сәет абыйсы, Фатыймасы яшәгән илгә каршы сугышырга җыенмый Яббар Ана бу әсирлектән котылырга һәм үзенең туган иленә качып кайтырга кирәк.
Шәфи Алмас аңа текәлеп карап торды:
—Синен күзләрен бик сагышлы. Мондый моңлы күзләр туган илен нык сагынучыда гына булырга мөмкин. Син тиздән азат ителгән ватанында яшәячәксең.
Дәвамы киләсе санда