КЫР КАЗЫ ИСЕ КИЛӘ...
КЫР КАЗЫ ИСЕ КИЛӘ...
«Кош кебек» дигәндә, без нәрсәне күз алдына китерәбез0 Кошнын үзенме0 Каурый-канатынмы? Әллә күңел кошымы ул? Бәлкем, бәхет кошыдыр0
Билгеле булганча, мифологиядә, ырым-ышануларла һәм халык ижаты әсәрләрендә, шулай ук жанлы сөйләмдә «кош» төшенчәсенә генә түгел, аерым кошларнын исеменә дә тирән мәгьнә-символлар салынган
Иң таныш мисаллар арасыннан Сак белән Сокны искә алмый мөмкин түгел Әлеге бәет нигезенә әнисе каргаган балалар үзара бер дә очраша алмый торган Сак белән Сок исемле кошларга әвереләләр дигән ышану аша халыкның әхлак кануннарыннан берсе салынган.
Кошлар сайравы белән балалар елавын янәшә куюга (психологик янәшәлеккә) игътибар итми калмыйсын:
Урман эчендә кошлар сайрыйдыр Кошлар эчендә Сак-Сок егълыйдыр
Сак белән Сок мифик кошлар булса, сандугач былбыл, карлыгач, аккош кебек сөеклеләре янында күке, карга, козгын кебек бигүк сөйкемле саналмаганнары да халык иҗатында үз «оясын» тапкан. Әйтик, борынгы ышануларда кешенен калган гомерен «санап торучы» күке образы бәетләрдә дә шундый ук шигъри вазыйфа башкара:
Иртән кәккүк кычкыра өй артында бакчада.
Әткәй мине картка бирдең, алдандың шул акчага («Монлы кыз Галимә» бәетеннән)
Ялгызлык хәсрәтен һәм гомернең чикле булуын искә төшереп торучы күкедән аермалы буларак, козгын образының һәр очракта да кеше күңеленә шом салуына, гомумән, берәр бәхетсезлек белән янәшә йөрүенә күнеккәнбез
Шомлы кара козгын каркылдыйдыр Мәчет манарасы башында.
Тез встенә чүгеп допрос бирәм Янараз полковник каршында («Солдат босте»ннөн)
Ә бит матурлык, тугрылык символы булган аккош та кайчакта сагышлы-моңлы әдәби-эстетик вазифа башкара икән Мәсәлән, хәрби әсирләр бәетеннән ике юл
Иртән торып тышка чыксам, ишетелә аккош тавышы Плен тишеп бер кич кунгач, бас ты <Ъ>ны»сагышы
Сүз унаенда аккошның замандаш шагыйрьләребез иҗатында да шундыйрак сыйфатта чагылуын күрергә мөмкин:
Китәсез дәмени. аккошлар? (РФәйзуллин)
Табигатьнең ин матур, илаһи күренешләреннән берсе—сандугач сайравы. Ләкин бәетләрдә сандугач сайравы да кайгы-хәсрәт, фаҗига символы булып килә Патша заманнарында туган илдән еракта, кышкы салкын кара урманда утын әзерләүче, шунда суыктан, ачлык-ялангачлыктан яисә агач астында калып һәлак булган лашманчыларга багышланган бәеткә колак салыйк:
Сад-бакчада сандугачлар моңаядыр-моңлыдыр.
Үзе лашман булган кеше бу бәетне тыңлыйдыр
Гомумән, бәеттә кош телгә алына, анын сайравы-монлануы бәян ителә икән, димәк, анын каһарманнарын һичшиксез берәр бәхетсезлек көтеп тора: туган илдән аерылу, әсирлеккә эләгү яисә фаҗигале үлем.
Шушы закончалыкның халык җырларында да эзлекле рәвештә дәвам иткәнен күрәбез: «Сайрама, кош. монлы итеп, йөрәгемә ярамый», яки: «Аерылганны шуннан белдем,—төштә күрдем кыр казы». Бәетләрдә кин таралган күке образы халык җырларында да еш очрый һәм. нигездә, шул ук эстетик функциядә кулланыла. «Туган җирләр калды еракта». «Илне сагыну» кебек җырларда күке образы белән бәйләнгән бер үк сүзләр кабатлана диярлек: «Кычкырмачы, кәккүк, син кычкырма, эч кенәмне минем пошырма».
Белгәнебезчә, халык җырларындагы иң популяр образларның берсе—сандугач- былбыл һәм анын сайравы. Халык җырында ир-егет үзенен сөйгәненә сайрар кошым-сандугачым. сандугач баласы, сандугачым-былбылым һ.б. шундый гүзәл атамалар белән эндәшә. Шулай да сандугач-былбыл сайравы борынгы җырларда барыннан да элек кайгы-хәсрәт символы булып кала. «Уел*. «Сайрамачы, былбыл». «Туган җирләр калды еракта» һ.б. кайбер җырларда шундый «өлге» кабатлана:
Сайрама, былбыл, ник сайрыйсың.
Өзелә үзәк синең тавышка
Шулай да. бәетләрдән аермалы буларак, аккош, сандугач образлары җырларда барыннан да бигрәк гүзәллек һәм саф мәхәббәтне гәүдәләндерәләр. Сандугач сайравында халык үзенен кичереш-тойгыларына ятышлы моңнар ишетә:
Без кавыштык, иркәм, синең белән
Сандугачлы алсу таңнарда
Әкият жанры исә кошларга уңай герой да. тискәре герой да булу мөмкинлеге бирә («Ябалак». «Мәче башлы ябалак». «Сандугач». «Песнәк белән күке». «Каракош» һ.б ). Кош канатына сәлам хаты язып җибәрү «гадәте» дә ин элек әкият-дастаннардан килә («Алпамыш»). Бу җәһәттән аеруча бер риваять кызыклы. Еланнар патшасына кияүгә чыгарга мәҗбүр булган Маһишәкәр бер ир бала, бер кыз бала таба. Кунакка әнисе өенә кайткач, төнлә әнисе күлгә барып, еланның башын чаба. Иртәгесен күл буенда иренен чабылган башын күргән Маһишәкәр, бу фаҗигане кичерә алмыйча, кызын—кара карлыгачка, улын сары сандугачка әверелдерә, үзе күке булып очып китә.
Татар иҗади фикер галәмендәге кош образынын дөнья халыклары авыз ижаты белән уртаклыгы, аваздашлыгы да табигый. Ирландия эпосында, мәсәлән, кара козгын һәрвакыт үлем белән бергә йөри. Скандинавия мифологиясендәге сугыш һәм төрле талаш-ызгышлар алласы Одиннын махсус козгыны бар дип ышанганнар
Изге китапларга кергән борынгы гарәп риваятендә дә (Һабил белән Хаин кыйссасы) козгын үлем кошы вазифасын башкара.
Ни гажәп, күп кенә халыклар изге кошларнын берсе итеп күкене санаган Борынгы славян кабиләләрендә бөтен Галәмнең иясе дип исәпләнгән хатын-кыз алла (алиһә) Жива, күкегә әверелеп, табигатьнең торышын, хәлен, кеше язмышын, анын яшәү-үлү вакытларын билгели ала, имеш. Гомернен күпме калганын күкедән санаттыру әнә шуннан килә, дип яза кайбер галимнәр. Белгәнебезчә, хәзерге татар шагыйрьләре бу традицион образны шул ук мәгънәдә кулланалар: «Кәккүкләр юраган бу озын юллардан гел бергә барырбыз, дигән яр. ■> (Р.Корбанов).
Әйе, халык иҗатында гасырлар буе билгеле бер эзлеклелек белән үстерелеп килгән «кошлар фәлсәфәсе» язма әдәбиятта үзенчәлекле дәвамын таба. Урта гасыр әдәбияты вәкилләреннән Мәүла Колый, мәсәлән, рухи яшәеш дөньясында кешене кош белән бер дәрәҗәгә куеп тасвирлый:
Карга әйтүр «йа алла».
Әнгут әйтүр: «илля алла»,
Ләкләк әйтүр «кульһу алла».
Коръән эчрә. солтаным
Кош «теле* белән Аллаһның берлеге раслана. Шул ук вакытта нибары дүрт юлга дөньяның бөтенлеге һәм фанилыгы турында фәлсәфә сыйган
Яңа дәвер татар әдәбиятында бу үзенчәлек ин элек Габдулла Тукай иҗатында игътибарны җәлеп итә. Фани дөнья тарлыгы белән саубуллашучы җан, кошка әверелеп, киң җиһаннан үзенә ирек эзли («Өзелгән өмид») «Исемдә калганнар* әсәрендә дә әнә: «...Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга., мине эткәннәр дә төрткәннәр»
Замандаш әдипләребездән, мәсәлән, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләжев. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә кош образы һәрчак диярлек тормышчан-туры мәгънәсендә генә кулланыла, тасвирлана кебек. Әмма аларнын «канат асты» да яшерелгән мәгънәләр, кинаяләр белән тулы М.Мәһдиевтән бер мисал «..Миннислам исемле бер ташбаш малай бар иде Безне, кечкенәләрне, мәчет ишегалдына җыеп керә дә карнизлардан. тәрәзә өсләреннән чыпчык оялары актарып, алсу тәнле, әле йон чыкмаган бер кепка чыпчык баласы төяп төшә Шуларны зур таш өстенә куя да икенче бер зур ташны алып өсләренә бәрә Без куркытып йөгерәбез, ә Миннислам шат. Аның ул гадәтен белгән карт-коры гел әйтә иде:
— Кош каргышы төшәр әле. Үзе дә шулай булыр әле
Миннислам сугыштан да исән кайтты, әмма эш вакытында җир астында калып басылып үлде»
Р Мөхәммәдиевнен «Казан утлары» журналында басылып чыккан «Кош булып очар идем» дигән романына да кошлар тормышнын үзеннән «очып керә« Романның төп герое—балачактан очучы булырга хыялланып үскән авыл малае « Баш очымдагы зәңгәр күкне иңләп очучы тилгәнгә соклана идем мин*.-ди Күккә, югарыга омтылган егетнең уйлары гел кош турында: «Кошларнын кеше буласылары килгән чаклары бармы икән?» Соравына үзе үк җавап та бирә .Кызыкмый торганнардыр Кенәриме ул, попугаймы, әллә күгәрченме, читлеген ачсан-ул кош шундук иреккә чыгып очарга омтыла ә менә кеше гомергә канатлы кошларга сокланып, кош сыман очарга хыялланып яшәгән» Шул ук авторның «Кенәри-читлек кошы» дигән романының исемендә үк кош образы чагылыш тапкан иде
Гомумән, кошлар табигатьтә нинди яшәү рәвеше алып барсалар, әдәбиятта да шул ук рольне үтиләр булып чыга Замандаш азучыларыбыз иҗаты моны кабат кабат раслый гына Сажилә Сөләйманова сүзләре белән әйткәндә, кеше, чынлап га кошлар нәселеннәндер сыман Әйтерсең лә, дөнья яратылганнан бирле шулай килә кыр казлары (киек казлар), торналар-сагыну. туган яктан аерылу билгесе, козгын карчыга-ерткычлык. дошманлык төсе, бөркет, лачын-батырлык, көрәш
символлары. Образ һәм фикер жәһәтеннән традиция кысаларыннан чыгу бик сирәк табыш буларак кына очрап куя. Әмма.. Роберт Әхмәтжановның «Жәяүле кошлар». Равил Фәйзуллиннын «Кыр казы исе килә» яисә Рәшит Әхмәтжановның «Сандугач керде күнелгә» кебек, бер караганда, сәерсендерергә генә тиешле гыйбарәләрен искә азганда да. безнең уебызча, бу юнәлештә яна сүз әйтергә мөмкин әле!
Әдәби телнең мөһим мәсьәләләрен күтәргән бер мәкаләсендә Г.Бәширов болай дип язган иде: «Сүз нәкъ үз урынына туры килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый. Әгәр аны тегеннән- моннан гына эләктереп алып, чит-ят ояга ябып куялар икән, ул шыксыз үрдәк баласы шикелле, зар елый». Зур талант иясе булган Зөлфәтнең, мәсәлән. «Йөрәгемне былбыл чакты» дигән гыйбарәсен «шаккатыризм* мисалы буларак кына кабул итәсең.
Дөрестән дә шулай бит: автор теге яки бу образ аша әйтергә теләгән фикерен укучыга җиткерү өчен, сүзләрне төгәл һәм урынлы булырлык итеп сайларга тиеш. Мәгълүм әйтемдәгечә: «Сүз—чыпчык, очып чыкса, тотармын димә!»
Сүз-сурәт буларак, «кош» образының төрле чорларда, төрле язучылар иҗатында кулланылуына мисалларны тагын да китереп булыр иде. Аларда чорлар аваздашлыгы да. уртак фикер галәме дә, шул ук вакытта һәр әдипнен кабатланмас үзенчәлеге дә күз алдына килә.
Нәтижә ясап, шуны әйтергә мөмкин, кайсы чорда, кайсы язучы тарафыннан гына кулланылса да. «кош» образы яки аерым кош атамалары белән бәйле чагыштырулар, символ буларак кулланылып, әсәргә үзенчәлекле аһәң өсти, күңел кичерешләрен ачып бирергә, геройның эчке һәм тышкы портретын сурәтләүгә ярдәм итә. бер сүз белән әйткәндә—аңа «канат куя».
Гөлнар ХӘЙРУЛЛИНА,
Балтач