КӨЗНЕҢ КИЕРЕНКЕ МИНУТЛАРЫ
Көзнең, киеренке минутлары, Тузгып ага кызу болытлары. Йөгереп китәр идем артларыннан, Аермыйча агын карагыннан. Агалар шул, агачларга сыенып, Нидер урлап качкан карак сыман. Оча кошлар, берсен берсе узып, Җилгә канатларын каты сугып. Йөгереп китәр идем, аермыйча Җырчы кошын ала каргасыннан; Каурый тузгып кала, ашыгалар Когы очып качкан качак сыман. Йөгерен кенә китәр идем лә мин, Кузгалырга нидер җитеп бетми; Әллә Казан тәмам тоткын итте. Әллә Себерем онытты инде?
Орынды да яфрак миңа,
Төште кызның беләгенә. Танышыйк дим, каршы килмик Алтын яфрак теләгенә.
Ә кыз китте, карамады,
Җил тузынып яфрак коя.
Гал очында уйный йодрык— Кош калдырган кара оя.
Шәүкәт ГАДЕЛША (1949) шагыйрь: *Ярык чолм*. • Соч.т кадыич* «Аучы җыры, һ.б. китаплар авторы. Казанда яши
Ботаксыз наратны Бик дәртләнеп Чукый тукран.
Ә мин сөйгәнемне Җырлар җырлап Көтеп утырам.
Өченче агачны Тыз-быз килеп Чукый тукран,
Ә мин сөйгәнемне Кайгы йотып Көтеп утырам.
Икенче агачны Бик тырышып Чукый тукран.
Ә мин сөйгәнемне Бик сагаеп көтеп утырам.
Нигә сон, килми ул. Нигә һаман Ялгыз утырам? Агачларны түгел. Йөрәгемне Чукый тукран.
Болан күзе
Күл буенда уйный Сабый болан.
Аның күзләренә Дөнья тулган.
Ап-ак болыт,
Кояш,
Яшел үлән,
Чишмә,
Чык сафлыгы иңгән.
Кинәт мылтык шартлый. Яңгырый урман!
Кан чәчрәтеп ава Сабый болан.
Урман итәгендә Ана болан.
Аның күзләренә Ниләр тулган?
Күрә алсагыз әгәр:
Кайгы, яшь юк,—
Дөньябызны йотарлык бушлык!
Март төне
Карга чумып йоклый авыл, Күктә чәчрәп ай яна. Сузып-сузып ыңгыраша Аргы очта яшь тана.
Боргаланып, тыңлап ята Яшь җилкенчәк, картлары. Дер селкенә Үгезе булган Хуҗаларның абзары.
Түбәләрдә дәртле тетрәү,— Мәче туе тәгәри.
Усал карчык таяк тотып Йөгерә өе тирәли.
Тәрәзәгә маңгай терәп,
Күрше бабай сөйләнә:
—Карчык акылыннан язган— Язга каршы селтәнә—
Улы карт анасына хат язды:
«Әгәр көннәр артык кызу булса. Кара көйсә, шиңсә һәр ягың,— Җыяр идем, әни, синен өчен Аккошларын бөтен дөньяның.
Очар иде алар баш очында, Тезелешеп, салмак тирбәлеп.
Кочар иде сине, назлар иде Ак канатның йомшак җилләре.
Әгәр көннәр артык салкын торса. Төбе катса тирән Тоболның,— Җыяр идем, әни, синең өчен Төлкеләрен туган ягымның.
Туннарыннан иркен чатыр ясап, Яшерер идем сине җилләрдән. Шул җылыга, әни, җырчы кошлар Килер иде ерак илләрдән...»
Ялгыз ана кыска җавап язды,
Күз яшенә хатын чылатып: «Ишектәге тотка төште, улым, Каксаң иде шуны бер кайтып...»
Ерактагы болынга мин Барган идем кунарга, Китерим дип саф чәчәкләр, Син йокыдан торуга.
Әллә язмыш безнең белән Алдашырга уйлады.
Пышылдый Себердә Бүрән күл камышы:
— Ашыктың, ашыктың...
Пышылдый Казанда Кабан күл камышы:
— Ялгыштың, ялгыштың...
Төне буе күктә яшен Чуртан булып уйнады.
Ә иртәсен җырчы кошлар Зарыктырып көттерде. Мин җыясы чәчәкләрдән Яшен исе бөркелде.
Ишетәм төннәрен,
Бергә кушам да Бу ике тавышны:
— Ашыктың, ялгыштың, Уйный качышлы Язмышың, язмышың...
Чалдун теле
Юк. Көлкеле, мескен түгел Чалдун анамның теле.
Ул бит татар телебезнең Иң «-ерле, моңлы күле.
Ничек аны сай дип әйтим Төбенә җиткәнем юк.
Ничек аны тар дип әйтим,—
Ярыннан үткәнем юк.
Кайтсам—анын бәбкәсе мин,—
Туп-туры чумам, йөзәм.
Табигатькә, борынгылыкка Якынаюны сизәм.
Эчәм, эчәм—эчкән саен Сусавым арта бара.
Күзләр, йөзем, күкрәкләрем Монда күпчеп кабара.
Тыңлап телнең яңгырашын Тәмләп елап аламын.
Фәрештәләр монда гына Чайкыйлардыр тамагын.
...Ничек мескен булсын Теле чалдун анамның.
Күл корыса Себеремдә,
Сүнәр теле татарның.
Себергә Корбан бәйрәменә кайткач
Әнә: тора! Болан тора!
Мылтыгымны атмыймын:
Тибендереп тунаулардан Хәзер ләззәт тапмыймын.
Соңгы болан булып куйса,
Оныгыма ни калыр?
Бу як әле янә «Себер Ханлыгы»,—дип аталыр!
Болан тора! Мине йомлый Шундый татлы, котлы уй!
...Себернең барлык куе да Шул боланга тормый, гуй!
Болан тора! Сөзешергә Атлыга бит шатлыгым.
Әллә нимә миннән кылың,
Барыбер аңа атмыймын!
Сукмактагы кортны изсәң. Җиңү хисе киләме?
Йоклап яткан эткә типсәң, Җиңү хисе киләме?
И. Себер татары, кинаям Җанына хуш киләме?
Урманнарың, күлләрең—син Теләгән киңлектәме?
Бу арада ай-яй кыен Замандашым каргага.
Кычкыра алмый газаплана— Тиздән, ахры, агара.
Чара юклыктандыр, йолкый Тәпиләрен, күкрәген.
Күк күзен дә чукыр иде,
Белсә кайда икәнен.
Булыша алмыйм бичарага— Теш кысам да күз йомам. Акрын гына йомшый барып, Үз-үземдә йомылам.
Ишелгән кар, ыжгырган ж,ил Каргыш булып тоела.
Карап телсез каргаларга Сулышларым буыла.
Җай чыкмас инде: кундың ни Мең наратка, мең талга.
Очып китәргә генә кала Параллель дөньяларга.