Хуҗин, ашарга нык син!..
Сугыштан сонгы еллар. Авылда тормыш әле һаман да бик авыр Бик михнәтле. Безнен Әтнә районы Дусым авылындагы «Ирек» колхозы кебек кечкенә хуҗалыкта трактор яисә комбайн кебек авыл ксшесснсн михнәтен җиңеләйтә торган машиналарның сынары да юк. Барча эшләр халыкның кул коче белән . Игеннәрне урак белән уралар да көлтәләргә бәйлиләр, ул көлтәләрдән чүмәлә өяләр, ул чүмәләләрдән дә инде биек итеп, очлы итеп кибән куялар. Эш һаман да дәвам итә Кибәннәргә куелган игеннәрне ат арбасына төяп, өстән бастырыклап авыл башындагы әвенгә ташыйлар.
Әвен салам түбәле, бик зур. иркен бер корылма. Ул инде тагын да михнәтле хезмәт мәйданы. Анын кырыенда пирават тора, бу хикмәтле машинаны түгәрәк буенча әйләнеп йөри-йори ике ат хәрәкәткә китерә Атларны ике малай куып йөри. Пираватнын зур тимер тәгәрмәченнән озын һәм кин каеш сузылып киткән Бу каеш әвен башында торган мондагы ин мөһим механизмны—сугу машинасын әйләндерә
Сугу машинасы әвендәге барча эшләрнсн башлангычы, ә ана көлтә биреп торучы кеше—әвендә ин биек урынны биләгән кодрәтле зат Барысы ла анын әмеренә буйсына. Менә ул. гадәттә авылнын ин көчле-күәтлс. баһадир ир- аты. очучыларныкы кеби зур күзлеген киеп куя. күн бияләй кигән кулын югары күтәрә дә кин итеп селтәп җибәрә И китә шуннан! Ат куучы малайлар бахбайларына чөңгереп куя. пирават хәрәкәткә килә, кин каеш йөгерә башлый, ана тагылган сугу машинасы зырылдап, урыныннан кубып чабып китәргә теләгәндәй сикергәләп, яман үкереп, улап әйләнә башлый
Хәзер барысы да көлтә бирүченен осталыгына, көч-куәтенә, анын җитезлегенә бәйле Ул кин өстәлгә таратып салынган көлтәне машинаның ажг ырып, умырып алырга теләгәндәй ялтырап торган тешләренә шудырып кергә. Җаен белеп, таратып, чама белән генә Юкса машинанын бушка өйләнеп горуы яисә, тагын да хәтәре, тыгылуы бар Бирүченен янәшәсендә ике хатын көлтә бауларын алдан кисеп, яхшылап таратып, әзер итеп торалар Барысы да тиз-тиз. ялт та йолт эшләнә Кисүчеләр аз гына тоткарланды исә бирүче аларга шундук кычкырып җибәрә
Машина сугылган ашлыкны, саламы-ние белән, еракка, ун-унбиш метрга атып бәрә Авыз-борыннарын яулык белән бәйләгән хатыннар һәм кызлар сугылган ашлык өстендәге саламны тырмалап җыялар Ул саламны ат менгән малайлар баулар белән тарттырып эскертләр янына алып китәләр СУГУ машинасын туктатып торалар да ашлыкны җыеп алалар, кул белән әйләндерелә торган җилгәргеч машиналарда чистарталар Аннан соңда
инде капчыкларга тутырып, ул капчыкларны зур үлчәү янына өя баралар. Монда тавыш, күз ачкысыз тузан, монда хезмәт кайный. Монда хатыннар, ирләр, малайлар, яшь кызлар, хәтта ак башлы бабайлар да эшли. Үз-үзләрен аямыйча, тирләп-пешеп, әледән-әле су эчеп. Монын өчен тегендә-монда сулы чәйнекләр элеп куелган.
Монда бары тик бер генә адәми зат эшләми, ул да булса районнан килгән кеше, вәкил булып торучы. Ә чынлап алып карасан, ул да хезмәттә бит. Әвендә әрле-бирле йөренә, бар урыннарга, хәтта аулык почмакларга күз сала, сугылган һәм чистартылган ашлыкнын сыйфатын тикшерә, капчыкларга тутыртып үлчәтә, төгәл исәбен алып бара. Аннары инде яшь егетләр килеп, ул капчыкларны ат арбаларына төй иләр, ерактагы Коркачык станциясендәге дәүләт амбарларына алып китәләр. Дәүләт заданиесен үтәми яисә арттырып үтәми торып ашлыкнын бер генә килограммы да, бер генә максатта да тотыла алмый. Монысына инде вәкил аеруча төпченеп күзәтчелек кыла.
Шулай итеп, райком вәкиле әвендә ин зур, ин вәкаләтле зат булып чыга. Анын әмереннән башка, ул югында эшне башлап та, төгәлләп тә булмый. Дәүләткә дә ашлык китми. Хәтта көлтә биреп торучы үзе дә ана буйсына. Вәкил бүген нинди ашлык суктырырга куша бит әле.
Безнен авылда вәкил булып күп вакытлар буена Хуҗин фамилияле бер абый торды. Ни эшләптер, ана беркем дә фамилиясе белән генә эндәшмәде, барысы да «Хужин абый!» дип йөрделәр. Олпат гүәдәле, зур көпшәк борынлы агай, өстендә солдат гимнастеркасы, башында фуражка, күкрәге тулы орден-медаль. сугышта батыр булган, күрәсен. Ә ул заман әле сугышта алган бүләкләрне тагып, күрсәтеп йөрү гадәттә. Әйбәт кенә кеше иде Хужин абый үзе. Беркемгә дә артыгын бәйләнмәде, авыр сүз әйтмәде, төпченмәде, вакланмады. Кайсыбер авыллардагы вәкилләр турында, хатын-кызлар эштән сон өйләренә кайтканда әбәт савытларына, аякларына кигән чабаталарына кадәр тикшереп җибәрә икән, гел күзәтеп, бәйләнеп кенә тора икән дип тә сөйлиләр иде. Андый-мондый ашлык урлап төшмәсеннәр дип инде. Бездә, Ходайга шөкер, ул тиклем үк мәсхәрә итүләр булмады. Хужин абый, инде өлкәнәеп килгән кеше, бәлки болай да йокы яраткандыр, еш кына капчыклар өстенә утырып черем итеп тә ала иде. Бик тәмләп кенә. Шул кадәр шау-шу, гөрелтесе арасында! Аннары, уянып киткәч, кемнәндер уңайсызлангандай итеп, «Ни эшлисең, фронтта күнегелгән гадәт...» дип куя иде.
Көлтә биреп торучы Шәрифжан абый сугышнын башыннан алып ахырына кадәр фронтта йөреп тә бер җире дә имгәнмәгән, бөтен калып кайта алган авылда бердәнбер ир-ат иде. Ул, бәхетенә күрә, бөтен сугышны хәрби аэродромнарда, очкычлар саклап үткәргән. Салынкы каш астыннан гына сөзеп карый торган, зур тукмак борынлы, нык бәдәнле бу кеше колхозга ихластан бирелгән, иртәләрен эшкә кулына сәнәген тотып йөгерә- йөгерә менә, аз сүзле, әмма бик кискен сүзле. Халык үзен бик яратмый да. әмма ихтирам итәләр. Машинага көлтә бирү зур осталык, чыдамлык сорый торган, әвендә иң авыр эш.
Шулай беркөнне иртән иртүк әвен эшкә әзерләнде. Пираватга ат куучы малайлар, сугылган ашлык өстеннән саламны алып торучы хатын-кызлар, җилгәрүчеләр, капчык төяүчеләр урыннарына килеп бастылар. Шәрифжан абый сугу машинасы артына, үз урынына күтәрелде, көлтә бавы чишүчеләр кин өстәлгә әзер көлтәләрне таратып салдылар. Барысы да әзерлектә, ә менә эшне башлап булмый! Райком вәкиле Хужин абый әвенгә менеп җитмәгән. Ул түбән очта, Маһитап апайларда фатирда.
Барысы да көтәләр, инде кояш та Күшәр өстенә күтәрелеп килә, ә Хужин юк та юк! Инде Шәрифжан абый борчыла, җаны тасырдый башлады, биек урыныннан төшеп әрле-бирле йөренде. Утыртып куелган көлтәләрне тибеп
аударды- Чынлап та. әйтерен генә бармы, шушындый уттай көндә әвен кадәр әвен тик торсын әле!
Кимендә бер сәгать көтте халык Хужинны. Шуннан сон гына ул бәрәнге бакчасы сукмагында күренде. Шәрифжан абый йөгереп анын каршысына килде. Башындагы кепкасын көлкеле төстә башыннан сатып, кугтарын күкрәгенә кушырып, теге кинолардагы гатижәнапларны олылагандай башын иеп, аны сәламләде. Аннары анын тирәсендә әйләнеп йөри башлады.
—Хужин! Ашарга нык син, эшләргә юк син!—диде ул такмаклап
— Жә инде. Шәрифжан... Йоклап калганмын бит менә —диде Хужин абый бик уңайсызланып
—Хужин. йокларга нык син, эшләргә юк син!—дип дәвам итте Шәрифжан абый әле һаман да ачуын баса алмыйча.
—Жә инде. Шәрифжан
Карап торган бар халык бу хәлдән көлә, тик яшертен генә көлә иде Ни әйтсән дә Хужин абый ярыйсы әле ул. Әгәренки бу хәлдән үпкәләп китеп барса, анын урынына бүтән вәкил килеп төшсә?.. Ахырыда бу кәмитне авылның ин өлкән карты Сәләхи бабай туктатты.
—Житте сина, Шәрифжан. булды. Бар. урынына менеп бас!—диде
Һәм Шәрифжан абый сугу машинасы артына менеп басты. Күн бияләйле кулын кин итеп селтәп җибәрде.
Кызган бодай исе
Урак өсте. Безнен әниләр авылдан шактый еракта, Мулла печәнлеге янындагы югары басуда бодай уралар. Инде кояш Әтнә өстенә күтәрелеп бик әйбәтләп кыздыра башлагач, зәнгәр күктәге ак болыт йомарламнары эсселектән оеп хәрәкәтсез калгач, без, малайлар һәм кызлар, әниләр янына, югары басуга менеп китәбез. Салкын сулы савытлар күгәреп Тирләп-пешел урак урган әниләребез сусауларын бассын дин
Ә чынлап алып карасан, безнең ул савыт күтәреп йорүбез бер хәйлә генә Әниләр алар эчәрлек суны үзләре белән житәрлек алалар. Безнен хәйлә басу каравылчысы Инсан бабайны алдар өчен генә
Инсан бабай ул безнен авылда бик белдекле кеше. Югары очтагы клубта җыелышлар була, ул җыелышларга кача-поса гына булса да без малайлар да керәбез. Сон. кермини, җыелыш беткәч бик кызыклы концерт була бит. Анда кайчак Әтнәнен үзеннән үк килгән Таһирә апайлар да җырлыйлар. Менә шул җыелышларда Инсан бабай чыгып сөйләмичә калмый Коммунистлар партиясенә, аны җитәкләүче даһиебыз иптәш Сталинга күп итеп рәхмәт ләр әйтә. Безләргә шундый да матур, рәхәт тормыш биргәннәре өчен. Аны тынлап клуб халкы тәмам алжый. тизрәк бетергәнен көтә Авылда моңарчы күрелмәгән хәл, Инсан бабайларга лотерия уенында жинел машина чыккан иде. Әмма Инсан бабай аны өйләренә алып кайтмады
— Иптәш Сталинның үзенә бүләк итәм мин ул машинамны. Аякларын талдырып җәяү йөремәсен. машинага гына утырып йөрессн!—дигән ул бу хәлдән бик аптыраган кешеләргә
Менә шушындый кеше булган Инсан бабай, карт килеш тә басу каравылчысы эшен үз өстенә алды Ул. үзе тәбәнәк кенә, инде күзе яшьләнеп, борын аслары юешләнеп торган бер карт, басуларда, эшләгән кешеләр янында йөренә. Артыш таягына таянып, көннәр озын Урак урган әниләрнең әбәт савытларын ачып карый, башак урып сатмыйлар микән дип Җигүле ат белән өйлә ашына кайтучыларның картлыларына килеп чыга, аларны туктата, арбадан төшерә, карчыганыкы кеби кәкрәеп беткән бармаклы куллары белән арбадагы атка дигән барлы токлы печән асларын
капшап карый, солы капчыкларына кадәр тикшерә. Аз гына шикле нәрсә күрде исә, аның чепи күзләре дәү булып ачыла, борын аслары ялтырап китә, ул нечкә, ниндидер рәнжүле тавышы белән кычкыра башлый:
—Ни эшкә дип бу кадәр күп салдың печәнне арбана? Бер атка түгел, ике атка җитәрлек бит бу. Үз хуҗалыгына калдырырга ният иттенме?—Һәм арбадагы печәннең яртысын умырып алып, җиргә, басу өстенә атып бәрә. Ул печәнне инде аннан беркем дә җыеп та алмый, ул шунда әрәм булачак. Әмма картнын анда эше юк, тик колхозчы үз өендә печән калдырмасын.
Әгәренки олаучы аз гына каршы төшсә, Инсан бабайнын җавабы бер:
—Сөйләшмә! Бу эшкә мине райкум үзе тәгаенләп куйган.
Еш кына ул безнен каршыга да килеп чыга.
—Туктагыз! Кая барасыз болай өерегез белән? Башак уып бодай ашаргамы? Кесәләрегезгә салып өйгә алып төшәргәме■,
—Юк, юк, Инсан бабай. Ни эшләп алай итик без. Менә әниләргә су алып менәбез. Әнә көне нинди эссе бит,—дибез без.
Карт әбизәтелни һәркемнең су савытын ачып, кесәләрен капшап карый. Шуннан сон гына безне җибәрә. Анда да әле кулындагы таягын болгап кисәтеп кала:
— Карагыз аны, ристаннар! Башак уып йөрисе түгел. Кесәгезгә дә сала күрмәгез. Әгәренки белеп алсам, милисиягә тотып бирәм мин сезне!
—Юк, юк, Инсан бабай, ниткән ул,—дибез без
Инде без әниләр янына менеп җиткәч, алар беразга уракларын куеп, эшләрен туктатып торалар. Басуда икенче хәрәкәт башлана. Әниләр безне юл читенә, сакка бастырып куялар. Үзләре үлән арасыннан зур таба тартып алалар да, шул таба өстенә тук башакларны уалар. Аннары коры камылдан учак тергезеп җибәрәләр, бодайлы табаны ут өстенә куялар. Бу гамәлләр бар да тиз-тиз, ялт та йолт кына эшләнә. Алла сакласын, Инсан бабай килеп җитә күрмәсен!
Менә берзаман басулар өстенә искитмәле тәмле, авыздан сулар китерә торган, шулкадәрле хуш кызган бодай исе тарала. Ул әзер булуга инде без дә, әниләр үзләре дә, кулларны пешерә-пешерә, эшкә башлыйбыз. Табада кыздырылган, өстенә аз гына тоз да сибеп җибәрелгән бодайдан да тәмле ризык бармы бу дөньяда?! Таба тиз арада бушый да башлый. Юл читендәге сактагылар кычкырып торалар:
—Ашап бетерә күрмәгез тагын. Безгә дә калсын!
Ачык һавада кыздырылган бодай тамакны бик әйбәт туйдыра. Безнен. көн озын ач карын белән изаланып йөргән малайлар һәм кызларнын. күнелләр тәмам күтәрелеп китә. Без шаяра, сикерә, уйный башлыйбыз. Әниләр исә тиз арада табаны кире урынына яшереп куялар, учакнын көлен таратып, таптап, беленмәслек итәләр. Үзләре тагын кулга уракларын алалар.
Басулар өстендә әле бик озак кызган бодай исе тантана итә. Тәмле ис. туклык исе, тормыш исе!
Кайчак, әле бу ис таралып беткәнче үк. Инсан бабай да килеп җитә. Ул эшнен нидә икәнен сизенә, күрәсең, асты юеш борынын күтәреп иснәнә, таягы белән камыл араларын кармалый, табаны эзли инде. Ләкин безнен әниләр ул мәрхәмәтле ризык савытын бу җөдәгән карт табарлык итеп кенә яшерәме соң ?
—Катыннар! Бодай кыздырып ашагансыз сез монда, хәерсезләр. Бәйрәм иткәнсез монда. Анысын бик беләм. Менә табагызны гына таба алмыйм әле. Юкса милисиягә әйтеп кирәгегезне бирдерер идем,—ди Инсан бабай рәнжүле төстә.
—КЭк, Инсан абзый, ниткән ул,—диләр әниләр. Кайбер чаярак, ирләре сугышта ятып калган тол хатыннар өстәп тә куялар:
— Безгә кирәк нәмәрсә синдә юк инде ул. Инсан бабай —диләр һәм басуны янгыратып көлеп җибәрәләр.
— Сөйләшмәгез дә, көлмәгез дә. Ә табада кызган бодай исе кайдан килә алайсам? Мин бик сизәм
—Көне бик кызу ич, Инсан бабай. Кояш ничек куыра әнә. Сина да шунын исе килә торгандыр инде,—диләр әниләр.
— Сөйләшмәгез!—дип таягы белән яный басу каравылчысы Бик озак шикләнеп карап тора, аннары гына акрынлап китеп бара
Без инде анын артыннан тәгәри-тәгәри көлеп калабыз. Озын телләребезне күрсәтеп.
Алай да бервакыт милиция белән куркыту вәгъдәсен тәки үтәде ул.
Шәрифжан абыйларның Гөлзадәсе белән Закир абыйларның Кәүсәриясе, әле мәктәпнең беренче сыйнфыйда гына укыган кызлар. Әптерәмән үрендәге арыш басуына менгәннәр. Кулларына кайчы һәм кечкенә генә капчыклар алып. Бик сак кына кыланып, як-якларына карана-карана гына кайчы белән арыш башакларын кисә, капчыкларына сала башлаганнар, һәм, и ачы язмыш! Хәйләкәр картнын кача-поса гына үз артларыннан килгәнен, ни эшләгәннәрен күзләп торганын сизмичә дә калганнар Ә тегесе кисәк кенә арыш арасыннан килеп тә чыккан, мескенкәйләрне икесен тин эләктереп тә алган. Икесен дә елата-елата авылга алып кайткан, каравыл йортына ябып куйган. Шунда ук кәнсәләрдәге бердәнбер телефон белән районга, милиция идарәсенә хәбәр иткән.
Кич белән авыл башындагы каравыл йорты каршысындагы мәйданга халыкны җыйдылар. Әтнәдән килгән каланчадай озын буйлы милиция Галимулла, авыл советы рәисе Рәхимҗан абый, колхоз рәисе Шәфыйк абый бар иде. Бичара кызларны каравыл өеннән алып чыктылар, халык алдына бастырып куйдылар. Инсан карт кәкре бармагы белән кызларга күрсәтеп, борын астын ялтыратып сүзгә башлады
— Менә болар—дәүләт байлыгын урлаучылар, халык милкенә кул сузучылар!—диде ул бик хәтәр итеп —Карале син аларны. арыш башларын кыркып торалар иде. хәерсезләр Иптәш Сталин күрсәтмәләренә каршы чыгып. Әмма аларнынбу мәкерле планнары эшкә ашмады. Эләктереп алдым мин аларны. Хәзер аларны милисия алып китә Этнадәге милисия йортына ябып куя. Аннан ары аларга суд ясыйлар Өтермәнгә ябалар ул малгуньнәрне' Менә аларнын урлаган ашлыклары,—диде һәм борын астын тантаналы төстә ялтыратып бияләй тиклем ике капчыкны югары күтәреп күрсәтте
Милиция Галимулла теләр-теләмәс кенә, халыктан оялган төстә кы пар янына килеп басты. Гөлзадә белән Кәүсәриянең әниләре, туганнары, кайбер бүтән хатыннарда елап җибәрделәр. Халык чарасыз калып башын түбән иде Эш чынлыкта да бик җитди-матди кармак бар иде бит Шунда колхозыбыз рәисе Шәфыйк абый, ябык кына, авыру һәм бик алҗыган чырайлы, өстенә уңып беткән солдат гимнастеркасы киеп биленә кин каеш салган кеше, уртага чыгып басты
—Жәмәгать. алай ук бетеп кайгырмыйк алс Бу балалар бик ялгышканнар инде ни хәл шик? Алай да мин Галимулладан бу сабыйларны Әтнәгә үк алып китмәвен сорыйм Аларга без монда үзебез җәзасын бирербез Бик шәп итеп Хезмәт көненә биреләсе ашлыкларын тотып калабыз без аларнын'-диде
Хәзер инде бар халык Галимуллага каралы Ул ни әйтер икән дип. өмет белән Галимулла Әтнәдән безнен авылга гел килгәләп йөри, болай артыгын бәйләнчек .шәм түгел, аны барысы да сынлаганнары га бар. бик әйбәт беләләр иде Бәхеткә каршы, ул да Шәфыйк абый әйткәнIә риза иде. күрәсең Бәлки ачтан интеккән бу сабыйларның зшен бу кадәр үк зурга җибәрергә вөжданы да җитмәгәндер
—Менә шулай итсәк әйбәт булыр. Бу кызларны үзегез генә җәзага тартыгыз. Карагыз аны, ашлыкны үлчәп, икеләтә алып калыгыз,—диде һәм теге нәни капчыкларга күрсәтеп көлеп җибәрде.
Бар халык җиңел сулап куйды.
Менә хәзер бу заманда уйланам да, беркемне, Хуҗинны да, хәтта Инсан бабайны да гаепләмим. Алар инде икесе дә күптән мәрхүмнәр, рухлары өстенә кара коелмасын дип, исемнәрен дә аз гына үзгәрттем. Белгән кешеләр хәзер танып ала. Җанашларым, заманасы шундый иде аның, тоткан идеясе, мәсләге шундый иде.
Шундый каһәрле заманалар иде инде ул.
Садыйк абзый әмәле
Әвендә сугу машинасына көлтә биреп тору бик авыр эш дигән идек. Шуңа күрә көлтә бирүчеләрне ел саен диярлек алмаштырып торалар. Икенче елында ук Шәрифжан абый урынына Садыйк абый килде. Садыйк абый гомере буена Донбасс шахталарында эшләгән, яхшы ашаган һәм эчкән, бик озын буйлы, ялтырап торган чиста йөзле, очлары югары кәкрәеп торган мыеклы, ирләрчә күркәм бер кеше иде. Тик сөйләшүнең генә бердә атасы—анасы юк, күп сүзләрне бозып әйтә, «халык» диясе урында «калык» дип кенә куя, гомумән, шактый тупас, үзбуйлы, түрәләрне дә бер дә санга сукмый торган бер бәндә иде. Бервакыт иртә таннан кәнсәләрдә була бу. Телефон шалтыраталар, хисапчы кыз Сәрияне сорыйлар.
—Рано эшу вы звоните. Сария эшу спит пердит, спит пердит!—дип җавап бирә Садыйк абзый. Телефонның теге башындагы ниндидер түрә ачуыннан буыла-буыла яный моңа. Коточкыч җәзалар вәгъдә итә.
—Ну, тогда и ты сам пердун, засраныч!—ди Садыйк абзый һәм трубканы элеп куя.
Мондый ихтирамнан сон теге түрә үзен ничек хис иткәндер, бер Алла үзе генә белә.
Әвендә әйбәт кенә эшләде Садыйк абзый, көче-куәте бар. кайчак эш арасында җырлап та җибәрә. Беркемне ашыктырмады, беркемгә дә кычкырмады, хатыннарны үз җайларына куйды. Шуна күрә бик яраттылар үзен. Алай да кайберәүләр әвендә шактый сәер бер хәлне дә сизгәннәр.
Эш шунда ки, әвен янәшәсендә генә диярлек колхозның зур тавыклар кетәклеге бар иде. Моңарчы халык тавыкларны күмәк хуҗалыкта асраунын ни икәнен белмәде, үз хуҗалыгында гына тотты. Берничә еллар элек райком кушуы белән колхозда да тавык асрый башладылар. Тик бу башлангыч хуҗалыкка әлләни файда китермәде бугай. Дөрес, җәй көне тавыклар йомырка салдылар, аның дәүләт планнары да үтәлеп барды. Тик менә кышка керү белән мескенкәй кошларга әлләни була, алар үлә башлыйлар, ә язга чыкканда инде тавык фермасында сыңар кош та исән торып калмый. Яна тавыклар сатып алырга кирәк була. Шәфыйк абый шактый акчалар түгеп ел саен тавык сатып алмас иде дә, аны өстән кысалар, аннан йомырка таләп итәләр. Шул рәвешле ошбу тармак гел зыянга эшләп килә.
Ашлык сугу башлану белән ферма тавыклары әвенгә ябырылалар. Шунда казыналар, аяк астында буталалар, әтәчләре гел сугышып, кеше көлдереп, эшкә дә комачау салып тора. Менә берзаман тавык фермасы мөдирәсе Мәймүнә апай тавыкларның баш саны акрынлап кына кимегәнен сизә. Бу ни хәл бу? Әллә ферма янына төлке-фәлән ияләңде микән? Тавыклар әвенгә менәләр, салам эскертләре арасында чуалалар, теге хәйләкәрнең аларны шунда сагалап торуы, берәм-берәм чүпләве бик ихтимал. Мәймүнә апай, ава-түнә йөри торган юан, олпат хатын, бер көнне әвенгә менеп китә, шунда сакка баса. Төшке
аш вакыты якынлаша, әвен эшеннән туктый, эскерт аралары тулы тавыклар чүпләнә, телке дигән хәйләкәргә ин уңайлы вакыт. Мәймүнә апай уяулыкны арттыра Шунда эскертләр арасыннан озын койрык төлке түгел, ә озын буйлы Садыйк абзый килеп чыга. Кулында яхшы гына тәпәч
Бу хәлгә бик аптыраган Мәймүнә сакчы шым була. Менә Садыйк абзый олы гәүдәсе белән балалар шикелле кача-поса гына, бик көлкеле рәвештә бер тавыкка якынлаша һәм ... шап! Симез генә тавыкнын сыртына тәпәч килеп төшә Теге мескенкәй, билгеле инде, аякларын югары күгәрә. Садыйк абзый да эшне озакка сузмый, як-ягына каранып ала да. ошбу табышны жәт кенә кулындагы кеченә капчыкка салып та куя. Аннары, бернинди гөнаһлы гамәл кылмагандай, күнелле генә көй сызгырып, җинаять урыныннан китеп тә бара
Берничә тапкырлар күзәтә Мәймүнә апай бу хәлне. Садыйк абый бик аккурат кеше булып чыга—көн саен бер ферма тавыгынын муйнын бора. Беркемгә дә әйтми, сөйләп йөрми Мәймүнә апай бу хәлне. Әмма бит ул ферма мөдирәсе, тавыкларның баш саны өчен жавап тотасы кеше, зур борчуга кала. Төлкегә сылтап котылыр иден, ул тирәдә озын койрыклы караюлары да күренми бит анын. Гөрләп торган әвенгә якын килергә дә куркалардыр Дөрес, тавыклар саны кимегәнен аннан башка беркем дә белми Ә көзгә кергәч, кыш көне алар барысы да барыбер үлеп бетәчәк. Тик менә хәзер дәүләткә тапшырасы йомырка саны да кимиячәк бит. Бу хәлне сизеп алулары, районнан килеп санау үткәрү ләре бар. Ул чагында инде үзеңне утыртып куюлары да бик якында гына булыр Ахырыла Мәймүнә апай түзми, бу хәлне Шәфыик абыйнын үзенә генә сөйләп бирә. Шәфыйк абый, билгеле инде. Садыйк абзыйны шунда ук үте янына, кәнсәләргә чакыртып ала. Үгезне мөгезеннән эләктерергә чамалый.
— Садыйк абзый, хөрмәтлем, син—нәрсә? Син бит кон саен бер данә колхоз тавыгынын башын борып, сумкана салып куясын икән Безгә шундый хәбәр килде
—Дөрес хәбәр бу. Шәфигулла. Кон саен бер тавыкны капчыгыма салып куям,—ди Садыйк абый һич яшереп тормастан һәм тып-тыныч калып
— Сон, җинаять бит бу. Садыйк абзый. Колхоз каршысында зур гөнаһ Син шуны аңлыйсынмы?
— Бик аңлыйм. Шәфигулла. Тик бернинди гөнаһ га. жинаяь тә түгел бу. Ә эшче көчләрне ныгыту гына.
-Нинди көчләр ныгыту тагын?—ди бичара рәис, берни акламыйча
— Имснно ныгыту! Син үзен уйлап кара. Шәфигулла, менә мин алты потлы адәм. Әвендә сугу машинасына көлтә биреп торам Мин шахтада эшләгәндә көнгә бер кило ит ашап өйрәнгән Карчыгым пешергән умач белән эшли аламмы мин? Кәнишне. эшли алмыйм Мина кон саен бер кило ит кирәк, бер тавык булса да ярый Әгәренки бүген бер тавыкны жәлләп мине ач калдырасыз икән, мин иртәгә үк әвендә эшли алмыйм Хәлем булмый минем,-дип. үзенә күрә бер лекция укып ала Садыйк абзый.
Рәис чарасыз калып көлеп җибәрә
— Сон. Садыйк абзый, колхоз тавыклары бит алар Халык милке, дәүләт
милке, наконес. „ _ _
— Сон Шәфигулла, инде көз бит Синен ул тавыкларын кышка барыбер үлеп бетәчәк. Алай әрәм булганчы, лушшс мин тотып ашыйм ал арны Кочлс булыйм
Рәис тагын колеп җибәрә Шыпыртлап кына әйтә
—Ярый Садыйк абзый, үзен белгәнчә ит Тик беркемгә дә сихтермә, кара аны сак бул! Юкса икебезгә дә отермән юлы такыр -ли
Әлбәттә кышка тикле ферма тавыкларының баш саны шактый кимеле Әмма колтә бирүче Садыйк абзый әвендә ут уйнатып, җырлый җырлый эшләде Тавыклар исә киләсе кышта ла үлеп беттеләр
Мөршидә
Менә хәзер, кәкрәеп-бөкрәеп килгән карт булгач, яшьлегемне искә төшерсәм, минем күз алдына иң беренче булып сабакташым Мөршидә килеп баса. Уртадан да тәбәнчә буйлы, йомры гәүдәле, каратут йөзле, елмаеп җибәрсә бит урталары бик матур булып уймаклана торган көләч кыз. Мөршидә бик җитез, уенчак, мин аны култык астына кыстырып уйнарга ярата идем.
Гаҗәп хәл, ул заман авылда, тормыш никадәр авыр булмасын, гаиләләр ишле, балалар күп иде. Менә без, 1931 елда туганнар, Әтнә районының йөз генә йортлы Дусым авылында мәктәпнең беренче сыйныфына утыз ике бала килеп кердек. Шулардан унҗиде малай һәм унике кыз дүртенче сыйныфны үзебезнең авылда бетердек, аннары инде җидееллык мәктәпкә, өч чакрымдагы Күәмгә төшеп киттек. Өч ел буена жил һәм янгырларда, кар һәм бураннарда көн саен шул араны тегендә-монда җәяү атлап укыдык.
Ул заман җидееллык авыл балалары өчен чик иде инде ул. Алай да без, мин һәм Наил Сабиров, тагын да еракка, биш чакрымдагы Олы Әтнә урта мәктәбенә киттек. Шуннан гайре барча сабакташлар укуны тәмам да иттеләр. Берничә генә үсмер Казанга, һөнәр училишесенә китте. Зур күпчелек авылда, колхозда эшләргә калды. Авыр тормыш арбасының тәртәләре арасына кереп басты.
Мөршидә һәм тагын берничә кыз авыл башындагы ашлык киптерә торган сушилкада эшли башладылар. Монда эш авыр һәм тузанлы да. Дөрес, кызларга ашлык тулы авыр капчыкларны ук күтәртмәделәр, алары егетләр җилкәсендә булды. Кызлар исә кибә торган ашлыкны карап, әйләндергәләп торалар. Кипкән ашлыкны шүрлекләрдән астагы зур ларга бушатканда күз ачкысыз тузан күтәрелә... Кызлар исә зарланмыйлар, төнге сменага да чыгалар, көлә-шаяра тик эшләп йөриләр. Аз гына буш вакытлары калды исә. тагын әле үзләре белән алып килгән кул эшенә—шәл бәйләргә тотыналар. Ул заман колхоз эш көненә бер тиен дә акча түләми, бөтен тирә-як авыллар халкы, хатын-кызлары, ә кайчак ирләре дә шәл бәйли, шул шәлне Казанга барып сата, акча эшли иде.
Без, егетләр, еш кына кичләрен сушилкага киләбез. Кызлар алдында гайрәтне күрсәтергә теләп, капчыклар күтәреп ташыйбыз, аларга шүрлекләрдәге кипкән ашлыкны бушатырга булышабыз. Шунда ук бергәләп күңел ачабыз, җырлап утырабыз һәм ... аулак почмакларга кереп кочаклашабыз-үбешәбез дә. Их, яшьлекнең беренче яратышулары, саф һәм гөнаһсыз мәхәббәт чаткылары! Ул вакытта әле чынлап сөешү, сүзләр куешу, вәгъдәләр бирешү юк. Яшьлекнең эчкерсез шаярулары, бер-беренә карата күнелдә җылы хисләр уянулар гына бар.
Менә хәзер торып-торып уйга калам. Кем булыр иде икән, нинди булыр иде икән Мөршидә киләчәк тормышында? Аның төрле авырлыкларга, юл сикәлтәләренә әлләни исе китми, ул шат күңелле, гел шаяра, энҗедәй тешләрен балкытып көләргә генә тора иде. Берәүгә әйбәт хатын, яхшы тормыш юлдашы булыр, үзе кебек шат күңелле, тупырдап торган балатар үстерер иде. Әгәренки ире дә юньле адәм булса, иманым камил, алар бөтен авыл кызыгып карый торган бер гаилә булырлар иде. Тик ... булмады, булмады! Бик аяныч, үкенечле, кызганыч язмыш тиде сабакташым Мөршидә өлешенә.
Көзгә таба аны, ни өчендер, сушилкада әйбәт кенә эшләп йөргән җиреннән алалар, мари урманына, безнең авылдан егерме чакрымдагы Шиншегә җибәрәләр. Урман кисүче ир-атлар бригадасына кушып. Ирләр агачларны кисеп аудара, ботакларыннан арчый. Кызлар шул ботакларны читкә ташып торалар. Шунда, бер юан чыршыны кискәндә, агач тиешле якка түгел, янәшәдә торган кешеләр өстенә ава башлый. Әлбәттә инде, барысы да җәтрәк
читкә йөгерә. Ә менә Мөршидә ...Бүтәннәр белән бергә йөгергәндә ниндидер кирәмәт тамырга сөртенеп, анын аягындагы чабата башы чыгып китә. Ул чабата дигән нәмәрсәнен, кияргә жайлы һәм жинел булса да. һич кирәкмәгән урында башы аяктан чыгып китү, сине жиргә егып сату үзенчатеге бар иде. Безнен Мөршидә дә, бичара, әнә шулай егылып китә һәм. авып килгән чыршынын бер юан ботагы кызнын башына китереп суга.
Көлгәндә бит урталары уймакланып китә торган, шулкадәр ягымлы, яп-яшь кыз Мөршидә әнә шулай һәлак булды.
Безнен авылдагы шәфкать туташы кыз анын гәүдәсен Әтнә хастаханәсенә алып барган. Шулай фажигате һәлак булганнарны ярып карыйлар бит Шул кыз әйтте, Мөршидәнен авызы тулы коелган теш иде. ботак шул тикле каты китереп суккан, дип.
Менә хәзер, әйтәм бит, сабакташым Мөршидә сш кына күз ашыма килеп баса. Матур елмаюлары, энже тешләре белән яктырып. Минем күңелем һич кенә дә битараф түгел иде ана... Язмыш каты сукты шул Мөршидәгә. бик каты сукты.
Сүз ахырында шунысын да әйтим, безнен кордашларның язмышы шактый фаҗигале булды. Инде бик күпләр бакыйга күчтеләр, өчебез мордар китте. Исән калганнар бармак белән генә санарлык
Мәтрүшкә
Бөек Ватан сугышы ул үзенең бетмәс-төкәнмәс афәтләрен кешеләргә генә түгел, терлекләр өстенә дә китереп салды. Атлар. үтехтар. хәтта сыерлар өстенә дә. Атларны гына түгел, гомергә жигелүнен ни икәнен лә белмәгән үгез һәм сыерларны да тәртә арасына кертеп бастырдылар Ул бичаралар да камыт михнәтен дә, олаучы кулындагы чыбыркы рәхимсезлсгсн дә татыдылар Алай да михнәтнен ин зурысы атлар өстенә төште Аларным яшьрәкләрен, кочле-куәтле һәм җитезләрен, нәкъ адәмнәр төсле итеп комиссия торгызып, солдатка алдылар. Авыл халкы, үзләрен җигеп йөргән үсмерләр аларны армиягә, әти-абыйларын озаткан кебек, муеннарыннан кочып, елап озаттылар. Фронтка киткән бахбайларның берсе генә дә авылга кире әйләнеп кайтмады.
Авылда инде картаеп килгән, кайсы авырулар кичергән, кайсы ялкау атлар гына торып калды Ә эш элеккедәй күп, хәтта артык та. күп һәм гиз йөрергә кирәк иде. Ә бу атлар, тамак ягы да кысынкылангач, элеккечә гел чабып юртып та йөри алмадылар. Менә шунда инде олаучы картлар. \смерләр һәм кайбер хатыннар тарафыннан да аларны чыбыркылап кыйнау башланып китте Кайбер имансызрак адәмнәр тарафыннан-рәхимсез, чама хисен югалтып кыйнау. Мин, ул вакытта 12-13 яшьлек малай, арт саннары шәрә булып калган атларны да хәтерлим. Каеш чыбыркы белән бер ү к Урынга һаман китереп суга торгач, бичара терлскнен йоны коела һәм ул инде кабат үсми дә
Безнен Дусым авылындагы «Ирек* колхозында Мәтрүшкә исемле бер ат бар иде Мәтрүшкә туры ат. әле чагыштырмача яшь бия. бүтәннәрдән шактый олы гәүдәле, кочле-куәтле. әмма бик тә ялкау, акрын кыймылдый торган терлек иде Жәй көне, мәктәптә укулар булмаганда, мин аны җигеп йөрдем Артыгын кумадым, чыбыркы белән сугу түгел. аны күрсәтмәдем дә. бу ааллал коралын алып та нормалем. Тш арада без дуслашып беттек Мәтрүшкә үзенсн зүр башын минем икемә салып торырга ярага, ә мин ана әни ү эсмә дип биргән ипи каталарын каптырам им анын белән бик кичешеп, әйбәт зшләлек Мәтрүшкә кызу йарми, әмма иокне бүтәннәрнекеннән күпкә артык тарга иде Колхоз рәисе, сырхаулыгы белән армиягә бармый казган Шәфикъ абый бер җыелышта безне мактап та сөйләде
Көзләр житте, мин мәктәпкә китеп бардым, шунда Мәтрүшкәне бүтән кешегә бирделәр. Исемен әйтәсем килми, бер күзенә зур булып ак төшкән аксак бер агайга. Менә ул инде, үзенең гариплегеннән бөтен дөньясына ачулы, имансыз бер адәм, минем Мәтрүшкәмә рәхим-шәфкать күрсәтмәгән. Кулында очына кургаш куйган чыбыркысы булган, бичара терлекнең акрын холыклы икәнен танырга теләмәгән. Мин кышкы каникулда ат абзарына менгәч, дустым Мәтрүшкәне танымадым. Анын олы башы кайгылы төстә түбән салынган, кайчандыр якты күзләре сүнгән, яшьләнеп тора, сырт сөякләре калкып чыккан, арт саны ялангач калган. Түзмәдем, бичара терлекнең муйныннан кочаклап алдым да елап җибәрдем.
Соңыннан артыма борылып карасам, теге адәм тора. Сынар күзе тантаналы ялтырый, сап-сары сирәк тешле авызын ерган, кулында чыбыркысы. Мин үзем юаш, басынкы малай идем Шулай булса да котырынып ачуым күтәрелде. Шунда яткан тәртәне кулыма алдым да, тегенең сырт буена бик җайлы итеп берне сыладым. Аннары тагын берне... Кәкрәеп-бөкрәеп килде теге, чыбыркысын селтәп, яман акыра-бакыра артымнан куып карады. Ул аксак-туксакка мине куыл җитү кайда ... Соңыннан арка-җилкәсен сылатып өендә бер атна сырхаулап яткан.
Тик минем тәртә башы да сабак булмаган бу ямансызга. Бервакыт алар. Мәтрүшкәне җигеп. Себер ягыннан авылга кунакка кайткан һәм, күрәсен, имансызлыкта үзенә тиң булган адәм белән Әтнә аша Коркачык станциясенә барырга чыгалар Тегесенең китеп барышы, поездга ашыга. Тик менә Мәтрүшкә генә ашыгуны белми шул. Никадәр кусалар да. чыбыркы белән берсе арыгач икенчесе селтәнсә дә, артыгын юыртмый. Шунда бу хәерсезләр, беләсезме, нишлиләр? Алалар бер таяк, ул таяк башына салам урыйлар, ул саламга ут төртәләр һәм ... янып торган бу факелны тәртә арасындагы терлекнең койрык астына төртәләр. Ат, бичара, нишләсен, кая барсын? Чана башына кушаяклап бер тибеп алада, җан-фәрманга чаба башлый. Менә син, адәм баласының мәкере кая кадәр барып җитә.
Шушы вакыйгадан соң һич көтелмәгән, сәер хәл булды. Авылда монарчы бәлки бер дә күрелмәгән хәл. Бик юаш, сабыр холыклы Мәтрүшкә кешеләргә каршы баш күтәрде. Яман да усалланды, адәмнәрне, хәтта элек үзен яратып сыртыннан сыйпаганнарны да, үзенә якын да китерми башлады. Якыная башласалар хәзер колакларын шомрайта, ысылдый, тешли, алгы аяклары белән тибә. Тешләре ыржайган зур башы белән чүкечтәй селтәнеп, үзен җигеп йөргән теге адәмне берничә тапкыр өстәмә гарип итә язды ул. Аны җыйнаулашып көчкә тәртә арасына керттеләр, көчкә генә җигә алдылар. Теге бәндә никадәр кыйнамасын, холыксызланмасын, ул инде ашыкмады да, юыртып та китмәде. Киресенчә, теге чыбыркысы белән селтәнсә артына чүгеп, бөтенләй тукталып кала торган булды. Күрәсен, ул инде кыенга түзә ала, анын организмы мона каршы ниндидер яшерен чара эзләп тапкан иде.
Жәйләр җитеп, атларны көндезге эштән соң кичләрен кин болынга, көтүгә җибәрә башлагач, акыллы терлек моннан үзенчә файда күрде. Ул иртән ат көтүенә ияреп авылга менмәде, аерылып болында калырга гадәтләнде. Көтүчеләре Кәрим агай никадәр куып, ялынып, үгетләп караса да. Ә инде йөгән күтәреп үзен тотарга теләүчеләрне якын да җибәрмәде. Андый чакта арт санын һавага чөеп җибәрә дә, әллә кайларга еракка, Шашы болыннарына кадәр чабып китә.Ул инде иректә, җигелүсез-нисез йөреп ял итте, көрәйде, ыспайланды, ажгырып торган ат булды. Тотарсың аны, бар.
Бервакыт болынга. Мәтрүшкәне ауларга мине дә алып төштеләр. Ул мине шунда ук таныды, чакыруым белән яныма да килде, кулымнан ипи катысы да алды. Тик, минем арттан кулына йөгән тотып кача-поса килүчеләрне
абайлап алуга, кисәк ыргылып, өч-дүрт метр читкә сикерде
Мәтрүшкә дустым янгырлы кара көздә һәлак булды. Ул болында ялгызы йөргәндә, таеп китеп, күрәсен. тирән канауга сырты белән килеп төшкән Шуннан тора алмаган. Бүреләр азыгы булды. Ул елларда безнен басу- болыннарда бу ерткычлар көтүләре белән йөриләр иде Кешеләр анын коры сөякләрен генә табып алдылар
Гыйльфан хатыны апай
Мулла кушкан исеме Гарифә булса да, авылда ана берәү дә алай дип эндәшмәде. Барысы да Гыйльфан хатыны апай дип кенә йөрделәр. Озын буйлы, кызыл йөзле, таза гына, инде олы яшьләрендәге карчык иде ул Бер дә өендә тик утырмый, күп итеп кәжә асрый, кулына урагын тотып слга- ерымтылардан аларга печәнен ташый, бердә курыкмыйча берьялгызы тирән ерымтылар буйлап авылдан өч чакрымдагы Мулла печәнлеге дигән аланга кадәр менеп йөри. Өендә дә ялгызы гына яшәп ята, ире Гыйльфан абзый инде күптән бакыйга күчкән, кызлары каядыр кияүгә чыгып киткәннәр
Өе исә авыл өчен гадәти булмаган урында. Авыл урамында. Чулак Шәнгәрәй абыйлар белән безнен Алма апайлар йортлары арасында ачыклык калган, шуннан эчкә сукмак кереп китә. Гарифә апайнын өе шул сукмакмын да аргы башында, ксшеләрнен бакча башларында аерымланып тора Житмәсә, якында гына тирән, төбенә чытырманлыклар үскән сазлыклы ерымты. Авылда, карчыкның йортына женнәр ияләшкән икән, ул төннәрен йокламыйча, кулына уклау тотып шул женнәрне куып йөри, үзе дә бик курка икән, дип сөйлиләр иде.
Сугыш еллары иде ул. Безнен әниебез вафат булды, әтиебезне армиягә алып киттеләр, без, бик ишле гаилә, жыен бала-чага, өелешеп калдык Шунда бер кызы белән генә яшәп яткан Алма апай, мәрхүмә әниебезнен бертуган апасы, безне түбән очтагы йортыбыздан үзләренә алып менде Бу жиберләр тәмам таркалып, үлеп бетмәсеннәр гагын дигәндер инде Бе 1 шатлана-шатлана анда менеп утыруга Гыйльфан хатыны апай кереп житте Озын бармагы белән мина төртеп күрсәтте
— Менә бу ристанынны мина бир әле. Кич белән безгә керсен, мина иптәшкә,—диде.
Мин, уникс-унөч яшьлек малай, икеләнүдә калдым. Ду-ду атлап йөргән олы гәүдәле бу карчыктан болай да шүрли идем
— Мин ... ни кермим мин сезгә!—дидем
—Керә, бик керә, Гарифә апай.—диде Алма апай кискен игеп — Бүген кич үк кереп җитә,—дип карчыкны озатып калды Аннары мина әйтте
— Шундый жиргә чакырып торганда бармыйлармы сон. тинтәк Гарифә
апай азрак тамагынны да карар әле.—диде.
Безнен Алма апай шактый усал иде, безне коры тотты Барыбызны ла аштан сон өстәл яныннан дога белән торып китәргә өйрәтте. Әгәренки онытып җибәрәсең икән, шалт! Маңгаена берәү килеп тә эләгә Без инде оидә әти-әнисез тәмам иркенләп, кыргыйлана барып, бер беребезгә абый яисә апай дип эндәшүләрне онытып та бетергән идек Алма апай монда да ныклы тәртибен кертте Зәйтүнә яисә Фаяз гына дисән, берне китерә дә сала.
—Ә апайсы яисә абыйсы кайда анын "—дип
Кич белән мин сукмактан йөгерә-чаба Гыйльфан хатыны апайларга киттем Бепа) шүрли торып булса да. Ә өенә килеп керүгә курку-шикләнүләрем юк та булды тагын. Карчыкнын ое кин, якты, анда әллә нинди тәмле исләр килеп тора, стеналарга төрле үлән бәйләмнәре эленгән иде Мина түрдәге кин сәкедә урын жәелгән. йомшак мендәре һәм хәтта юрганы белән Ә үзсбсиә
йоклаганда минем өскә ябынганым ертылып беткән бер иске сырма, баш астымда мендәрне хәтерләткән кап-каты бер нәмәрсә... Ирексездән авызым колагыма кадәр ерылып китте. Карчык үзе почмак якта йоклый икән.
Өйне карап чыккач, без карчык белән куе сөтле чәй эчтек. Тәмле төче күмәч белән, карчык миңа хәтта бер шакмак шикәр дә бирде әле! Мин инде күкнең җиденче катына менеп утырдым.
Гарифә апай кайбер карчыклар төсле күп сүзле түгел икән. Азрак тегесен- монысын, аның кәҗәләре-бәтиләре турында сөйләштек тә, йокларга яттык. Мин инде гомеремдә күрмәгән шулкадәр йомшак мендәргә, җылы юрганга рәхәт чигеп, йокыга да куера башлаган идем. Тик шунда...
Шунда почмак яктан галәмәт ачы итеп кычкырган тавыш ишетелде. Бүлмә ишегеннән атылып бу якка карчык килеп чыкты. Үзе эчке күлмәктән генә, яланаяк, чәче тузгыган, калтыранган кулында уклау. Коточкыч!
—Китегез, имансызлар! Йөрмәгез монда !— дип кычкырып җибәрде ул тагын да ачы итеп һәм кулындагы уклавы белән тәрәзә яңакларына бәрә- бәрә тәкърарлый башлады:
—Йөрмәгез, кыяферләр. Югалыгыз!
Минем котым алынды, җәтрәк моннан чыгып таярга, өйгә йөгерергә уйладым. Тик бу кара төндә урамга чыгарга да куркыныч иде. Карчыкның кемнәрне куганын беләсем килеп, карангы каплаган тәрәзәләргә карадым. Ә анда., беркем дә, бер нәрсә дә юк иде. Шактый тынычлана калдым.
—Кемнәрне куасын сон син, әби? Беркем дә юк ич тәрәзәдә,—дидем.
—Теге җеннәр килде. Шул имансызлар йөри төн ката,—ди.
—Ә кайда сон ул синең җеннәрен? Мин күрмим ич,—дим.
— Сиңа күренеп йөрмиләр шул алар. Менә мине үчеклиләр, тәрәзәләргә чиртәләр,—ди.
Ни гаҗәп, шунда минем бөтен куркуларым бетте. Карчыкнын сөйләгәне бер әкият шикелле тоелды. Бик каты көләсем килә башлады. Яткан җиремнән тыела алмыйча көлә дә башладым.
Акрынлап карчык та тынычланды тагын, хәтта миңа кушылып көлеп тә куйды әле. Бераздан догаларын укынып үз ягына кереп китте. Мин дә, мондый уңайлы, җылы урынга тиенгән малай, тиз арада йоклап та киткәнмен.
Мин Гыйльфан хатыны апайга иптәшкә кереп йөрүдән туктамадым. Нәрсә, көн саен кич тәмле төче күмәч белән сөтле чәй, йомшак урын,— кемгә эләгә әле мондый бәхет? Дөрес, карчыкнын теге театр уйнап алуы кабатлана торды. Тик мин инде аннан курыкмадым да, әлләни илтифат та итмәдем. Үземнен бата акылым белән болай хәл кылдым: бу карчык тирән чокыр буендагы аерымланган йортында күп еллар буе ялгызы яшәгән, шуна күрә аның нервылары тузган. Күзенә дә әллә ниләр күренә булыр.
Гарифә апай бик озын гомерле булды, туксанның теге ягына чыккач кына бакыйга күчте. Миннән сон анын янына иптәшкә бүтән малайлар кереп йөрде. Мин исә үзем үсеп җиткәч тә аны онытып бетермәдем. Авылга кайтсам, бер дә калдырмыйча янына кердем, хәлен белдем, күчтәнәчләр дә бирдем.
Ул бу дөньядан мина бик рәхмәтле булып китте.