Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАККА ТӨШКӘН ЯКТЫ


Үзбәкстан театр сәнгате иртәсе XX йөз башына туры килә. Ул үзенен беренче адымын. Көнбатыш Европа, рус һәм әзәрбайжан театрлары белән беррәттән. татар театрының да шифалы йогынтысын тоеп башлап җибәрә Мона. әлбәттә, ике тугандаш халыкнын ерак гасырлардан килүче рухи вә дини кыйммәтләренең уртак булуы да. телебез һәм гореф-гадәтләребезнен якынлыгы да ярдәм иткәндер
Гомумән, бөтен Төркестан ягы. атап әйткәндә. Бохара һәм Ташкент кешеләре Казаннан килгән татар театры труппалары чыгышын бер могҗиза буларак ябырылып карый Болар берсе дә эзсез узмый Алай гына да түгел, жирле халык һәм монда гомер кичергән башка милләт кешеләре арасында үзешчән театр сөючеләр хәрәкәтенә көчле этәргеч тә бирә.
Татар театр түгәрәкләре турында беренче мәгълүматлар узган гасыр башында пәйда була. Мәсәлән. -Тәрҗеман* газетасы 1904 елнын 20 апрель санында театр сәнгатенә мөкиббән рус армиясе офицеры С. Г Еникеев йортында Н Кемалнын татар телендә -Ишк баласы» исемле пьесасы куелуы турында язып чыга (төрек язучысы Н Кемалнын Г. Камал тәрҗемәсендәге -Кызганыч бала»сы күздә тотыла булса кирәк. Ред.) Татар зыялылары, аерым алганда. Еникеевнын хатыны Сәгадәт ханым, шулай ук танылган жәмәгатъ эшлеклесе А. Ливаев тырышлыгы белән куелган бу спектакль тамашачылар өчен салкын һәм болытлы көнне кинәт ялтырап кояш чыгуга тин була Ә спектакльне күрсәтер алдыннан Ливаевнын европача театрнын асыл кыйммәте һәм әһәмияте турындагы чыгышын халык бик тә кызыксынып тыңлый.
Галиәсгар Камалның иске реакцион дөньяны, аның томаналык сөременә баткан тәртипләрен фаш итүче -Беренче театр-ы Ташкент тамашачысына искитмәле тәэсир ясый. Залда утыручылар, шул исәптән үзбәк зыялылары да сәхнәдә уйналган персонажлар, бигрәк тә Хәмзә бай кебек надан, икейөзле, ертлач затларның үз араларында да күп булуын аңлыйлар, андыйларга нәфрәтләнеп карыйлар
Татар театры шундый көчле тәэсир ясый ки. озак та үтми төрле урыннарда- мәктәп һәм гимназияләрдә, эш урыннары һәм хәрби частьларда түгәрәкләр оеша Аларда сәнгатънен шушы төренә сусаган тимерьюлчылар. инженерлар, укытучылар, тәрҗемәчеләр, матбагачылар, төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләре дә теләп катнашалар, үз көчләре белән үзләре үк ижат иткән интермедия, этюд һәм кыска пьесаларны куялар Ә инде шундый түгәрәкләр җирлегендә Н. Сакаев. И. Кудашев. Ш. Сәйфуллин һәм А. Арсаев кебек талантлы егетләр һәвәскәр труппалар төзеп, тамашачыга Г Ильясиның -Бәхетсез кыз». Г Камалның -Беренче театр»ы белән беррәттән -Банкрот-. -Безнең шәһәрнең серләре». -Көнчел кияү». Ш Камалның -Хажи әфәнде өйләнә», Ф. Халидинен -Ярлы кыз» кебек әсәрләрен күрсәтү белән беррәттән тәрҗемә әсәрләргә дә мөрәҗәгать итәләр Н. Вәзировнын “Фәхретдиннең кайгысы». А Чеховнын “Тәкъдим» пьесалары әнә шундыйлардан.
Әлбәттә, һәвәскәр артистлар уенына 3. Баязитский. М Мансуров кебек татар режиссерлары яна сулыш өрәләр Ә ин мөһиме, җирле тамашачы беренче тапкыр сәхнәдә тере мөслимә хатын-кыз уйнавын күрә, аның үз күңелен ачып салган, һәркем өчен дә аңлаешлы һәм якын, сөенечле дә һәм сагышлы да җан авазын ишетә Болай гына дип әйтү аздыр, сәхнәдә уйнаган татар кызы аларны тетрәндерә, яната, яктылыкка рухландыра. Бәлкем, күп яктан шуңадыр да. тамаша күрергә килүчеләрнең барысын да. шул җөмләдән пәрәнҗәле кызларны да театр заллары сыйдырып бетерә алмагандыр.
Татар җыры концертларында да шундый ук манзара күзәтелә, мәшһүр җырчы Камил Төхфәтуллин үзенең башкару осталыгы һәм репертуарының байлыгы белән дә тамашачы ихтирамын яулый 1914 елнын 11 һәм 13 июнендә -Садоий Фаргона»
һәм «Садоий Туркистан» газеталары анын концертларында татар жырчысы Ф Мохтарованын. шулай ук итальян жырчы ханымнары Бергалетто белән Тольтинын катнашуы турында язып чыгалар, ә концерттан сон күнелләренә хуш килгән Төхфәтуллинга үз исеме язылган кыйммәтле бүләк тапшыралар
Төркестанга татар труппалары әледэн-эле гастрольгә килеп тора Мәсәлән. 1911 елда И Кудашев-Ашказарский труппасы. 1912елдаГ. Кариевнын «Сәйяр». К Шамил белән С. Гыйззәтуллина-Волжскаянын -Нур» труппалары татар театр һәм музыка сэнгатенен зурлыгын күрсәтәләр, тамашачыны Г Ильяси. Ф Халиди. Г Колэхметов Г Камап Ә. Камал. М Әмир. М Фәйзи. Ә Фәйзи әсәрләре, шулай ук Көнбатыш Европа һәм рус драматургиясе үрнәкләре белән таныштыралар Шул рәвешчә татар театры биредә гуманлы һәм демократик идеалларга нигезләнгән сәхнә сэнгатенен идея һәм эстетика чикләрен ача.
Хөрлеккә, иреккә һәм гыйлемгә омтылыш, һәр кешенең шәхси сыйфатларын йөз суын ихтирам итү. мохитне үзенчә күрү һәм бәяләү, үз бәхетләре һәм мәхәббәтләре өчен аяусыз көрәшүче, яктыга карап атлаучы кешеләрнен рухи халәтенә игьтибар- болар һәммәсе шулай ук Европа үрнәгендәге театр файдасына хезмәт итәләр Язма драматургиягә нигезләнгән, төпле режиссерларга, сәхнә графикасына һәм башкару сәнгатенә таянган, образларны кониептуаль яссылыкта ачып биргән, бизәкләрнең баи спектрына ия булган татар театры бу вакьггта инде сүнүгә таба йөз тоткан традицион үзбәк театрына янача юнәлеш өлгесен күрсәтә Гәрчә сонгысынын сыгылмалы хәрәкәтләр ясау, импровизация рухы, синтетик актер, текстнын этик мәгънәсе кебек унай һәм игътибарга лаек сыйфатлары байтак булса да. ул инде заманнан күпкә кайтыш була Бу исә Төркестанда театр үсеше мәсьәләсен тагын да кискенләштерә төшә 1908 елнын 8 мартында «Осиё» газетасы: «Төркестанда театр проблемасын хәл итү зарур*.-дип яза. «Төркестан вилаяте» газеты 1912 елнын 22 февралендә •Төркестанда әле һаман да театрнын асыл мәгънәсен анлап җиткермиләр» -дигән нәтижә ясый *Ойна« газетасы исә 1914 елнын 10 маенда мондый фикер уздыра «Театр тәрбияләргә, гыйлем чыганагы һәм әдәбият мөнбәре, тормыш көзгесе булырга, хакыйкатьне сөйләргә, явызлыкны фаш итәргә, игелеккә өйрәтергә, кеше анына йогынты ясарга һәм ахыр чиктә кешеләргә шатлык китерергә тиеш«
XX гасырнын беренче унъеллыгы ахырында жәдидчеләр-жирле зыялылар профессиональ театр булдыру хәрәкәтенә җитәкчелек итүне үз кулларына алалар Социаль алгарыш өчен, рухи мәдәнияте күтәрү өчен көрәштә алар төрле карашларны чагылдыралар Берәүләре иске традицияне саклау ягында торсалар, икенчеләре тулысы белән Европа мәдәниятен алга сөрә Өченчеләре исә милли һәм Европа мәдәният лэренен ин яхшы казанышларын бергә үрергә кирәклеген яклыйлар Нәкъ менә шушы юнәлеш үзбәк театрына нигез итеп алына, анын эчтәлеге вә өслүбен билгели
Жәдилчеләр тиз арада чит телләрне өйрәнеп. Көнбатыш Европа, рус. ээәрбайжан һәм татар драматургларын үзбәкчәгә тэржемә итәләр. Самаркандта (1913) Ташкентта (1914). Кокандта (1915) һәм башка шәһәрләрдә театр коллективлары оештыруда турыдан туры катнашалар Жәмгыять тормышынын актуаль темаларына багышлап пьесалар язып, үзләре үк шунда уйныйлар да Әйтик, хокуксызлык, томаналык һәм наданлык кебек күренешләр М Бехбудинен -Атасын үтерүче- X Шукрулланын «Иске мәктәп-яна мәктәп». А Кадыйринен «Бәхетсез кияү» Хәмзәнен -Дамилда Нурмөхәммәднен мәсхәрәле хатасы» «Француз белән Бохара мөдәррисе Фитрәтнен бәхәсе» дигән һ б спектакльләрендә кин чагылыш тапты
Жәд илчеләрнең башлыча мәгърифәт нурын тарату максатын кунган
спектакльлэре-язма драматургиягә.
мизансценага, кин колачлы актерлык башкаруына
таяну күзлегеннән караганла. театр идеяләрен- анлаунын беренче адымнары гына ул Тәҗрибә энә шулай бертеклэп туплана Драматургларнын осталыгы шомара мар ин мөһимен гомумиләштерергә, яна караш тәрбияләргә өйрәнәләр Европача драма өслүбен җирле сюжетка һәм холык фигыльгә бәйләп, җәлидчелэр театры милли сәхнә чикләрен тагын да киңәйтәләр, аны яна идеяләр белән баеталар. Бу исә профессиональ театрга илтүче юлда мөһим бер буынны тәшкил итә
1Кэлидчелэр театрына нигез салучылардан берсе-А Авлони Ү з труппасын оештыру нияте анда I Камалнын -Беренче театр- спектаклен караганнан сон туа Ул беренче әсәрен -Колизей- театры сәхнәсендә күрсәтә Без бу хакта -Төркестан Вилаяте. газетасының 1914 елгы Ь март саныннан укып беләбез.
1914 1915 елларда бу коллективка татар режиссерлары М Мөхэммэдияров
белән Зәки Баязитский игелекле ярдәм кулы сузалар Беренчесе билгесез төрек авторының «Истамбул» дигән. икенчесе-К. Нусратулланын «Туй» исемле пьесаларын сәхнәгә куялар.
А. Авлони труппасы җирлегендә 1918 елда -Туран» труппасы пәйда була. 1919 елда ул Карл Маркс исемендәге драма труппасы дип үзгәртелә, ә 1921 елда Үзбәк дәүләт үрнәк труппасы дигән исем ала. Биредә 1921-22 елларда, шулай ук 1925-27 елларда баш режиссер булып күренекле татар актеры һәм режиссеры Габдулла Камал—Камал 1 эшли.
Үзбәк театр сәнгатенен профессиональ яктан аякка баскан иң авыр беренче елларында аның казанышлары нәкъ менә шушы кабатланмас остаз Камал 1 исеме белән бәйле. Моны раслау өчен, мөгаен. Хәмзә. Фитрат. Чулпан кебек үзбәк авторлары белән беррәттән тәржемә әсәрләре-А Амнуэльнен -Марат». В Язвицкийнын -Кем гаепле7». Ф. Шиллернын -Мәкер һәм мәхәббәт» спектакльләре куелуын әйтү дә житә торгандыр.
Ф Шиллернын -Мәкер һәм мәхәббәт-е Камал I тарафыннан куелу-үзбәк театрының Көнбатыш Европа классикасына мөрәҗәгать итүендә беренче адым ул. Әсәр текстын татарчадан үзбәкчәгә режиссер үзе Хәмзә. Уйгур һәм Чулпан ярдәмендә тәржемә итә. Шулай ук Камал I үзе актерлар белән бергәләп текстын ятлый, ул һәр артистка авторның максатын һәм ни әйтергә теләвен, һәр аерым образнын асылын анлатып бирә, мизансцена, пластика, интонация, хәрәкәт-ымнар белән ничек эш итү грим ягу. гәүдәне тоту, штамплардан качу серләренә өйрәтә. Кыскасы, ул үзен искитмәле эрудицияле һәм таләпчән белгеч итеп таныта, актерлык осталыгының тирәнтен профессиональ серләрен ачып бирә. 1921 елнын 18 декабрендә -Кызыл байрак- газетасы «Нәфрәт һәм мәхәббәр- спектакленә зур бәя бирә. Аны үзбәк театр сәхнәсенең характерларын ачудагы тирәнтен психологизмы белән дулкынландырган, автор идеалын тамашачыга дөрес җиткергән ин яхшы әсәрләреннән берсе дип атый.
Профессиональ режиссер ярдәмендә шундый кин колачлы һәм катлаулы материалны сәхнәләштерү бик күп актерлар өчен зур сынауга һәм бер дигән дәрес алуга тин була. Алар һич курыкмыйча һәвәскәрлектән профессиональ ижатка кереп китәләр
Гражданнар сугышы һәм шуннан сонгы җимереклек елларында язмыш яшь коллективны төрлечә сыный. Ул бер тарала, янә янадан туплана Өстәвенә, бик каты авыру сәбәпле Камал I Казанга кайтып китәргә мәжбүр була. Ул фәкать 1925 елда гына янадан сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Бу вакытта инде коллектив үрнәк труппа дәрәҗәсен йөртә. Казан егете кабаттан Шиллернын -Нәфрәт һәм мәхәббәт» Фитратнын ■Асыл мәхәббәт», -һиндстан баш күтәрүчеләре». Г Зафаринын -Хәлимә». Гоголънен ■Өйләнү». У Гажибәковнын -Аршин мал-алан» әсәрләрен сәхнәгә кайтара. Фитратнын •Арслан». -Абелфәйзхон». Хуршиднын 'Фәрһад һәм Ширин» спектакльләрен куя
«һиндстан баш күтәрүчеләре» пьесасы азатлыкка омтылу идеясе белән сугарылган. Әсәрнен баш геройлары Рәхимбахш белән Дилнә вәз кыю рәвештә инглиз колонизаторлары белән аяусыз көрәшкә күтәреләләр Драматик конфликт тамашачыны әсәр ахырынача киеренкелектә тота
Тарихи темага караган -Абелфәйзхон» спектаклендә Камал I театрның тамаша күрсәтү, сурәтләү, сәхнәләштерү мөмкинлекләреннән оста файдалана. Төш күрү, зинданда утыру, әрвахлар, һәртөрле иллюзияләр әсәрнен тәэсир көчен арттыралар, илне канга батырган ханга нәфрәт хисен тагын да көчәйтәләр.
Ике спектакльдә дә Камал I үзәк рольлэрне-Рәхимбахш һәм Абелфәйзхон персонажларын уйнап үзен героик-романтик һәм трагик характердагы мәшһүр актер итеп таныта.
1926 елда Камал Хөршиднең шау-шу тудырган -Фәрһад һәм Ширин» пьесасын «феодализм чорын идеаллаштырып күрсәтүдә» фаш итүче тәнкыйть һөҗүменнән сүзнең туры мәгънәсендә йолып кала Аерым персонажларны тискәре геройлар сафына күчереп, текстны гадиләштереп һәм күпмедер кыскартып, ул образларны яна эмоциональ һәм психологик төсмерләр белән баета Камал I тарафыннан башкарылган бу гамәл Фәрһад һәм Ширин» музыкаль драмасына нигез итеп алына Шул көннән ул әсәр легендар шөһрәт казана. Үзбәкстан музыкаль театры тарихының алтын сәхифәсенә әверелә.
Камал 1 үрнәк труппада әлләни озак эшләми: Әмма шушы искитмәле кеше, талантлы актер һәм режиссерның үзбәк театры барлыкка килүгә һәм үсүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Профессиональ режиссурага һәм башкару иҗатына 140
ишекне иркен ачып, милли сәхнә чикләрен тагын да кинрәк җәелдерә, репертуарны яна идеяләр һәм геройлар белән тулыландыра ул. Болар һәммәсе театр яшьләрен янадан-яңа эзләнүләргә рухландыра
Үзбәк театрының барлыкка килүдәге унышы анда беренче чорларда артист буларак та. тәрбияче-мөгаллимә буларак та татар хатын-кызларынын башлап йөрүенә дә бәйләнгән Бу җәһәттән Коканд каласы интернатында эшләгән мөхтәрәм укытучылар Мәгъсүмә. Марзия. Суфия һәм Разия ханымнарның бик зур роль уйнаганлыкларын әйтергә кирәктер Алар кыз балаларны укырга-язарга өйрәтү белән беррәттән Гадәт һәм Шәригать кануннарына да күндерәләр, театрга мәхәббәт тәрбиялиләр, нәни генә пьесалар уйнаттырып карыйлар, күңелләренә шигъри орлык салалар, татар һәм рус җырларын җырлаталар
Интернатнын ин яхшы укучы кыз балалары Хәмзә. Уйгур һәм Мөхетдин Кари- Якупов тәкъдиме белән Ташкенттагы хатын-кызлар училищесында гыйлем алуларын дәвам иттерәләр Монда шулай ук Сәгъдәт ханым Еникеева. Мәрьям Бэхтиярова. Заһидә Бурнашева. Мөршидә Исмәгыйлева. өч бертуган кыз-Әнвэр. Сәрвәр һәм Зәйнәп Яушевалар. Әсхаб ханым. Фатиха ханым. Зөһрә Кашаева. Хәдичә. Маһруй, Мәхфуза ханымнар кебек гаҗәеп дәрәҗәдә гыйлемле татар мөгаллимәләре ан вә белем бирәләр
Үзбәкстаннын Хәлимә Насыйрова. Замирә һидиятова. Нәзирә Алиева. Шаһидә Мәгъзумова кебек атаклы актрисалары шулай ук шушы гыйлем йортында укып, зур тормышка юл яралар Алар Али Ардобус Ибраһимов җитәкләгән театр түгәрәгенә йөриләр. Әбрар һидиятов җитәкчелегендәге ирләр училишесы укучылары белән бергә зур булмаган пьесалары, шул җөмләдән татар телендә дә уйныйлар «Балдызым-ялгызым- һәм башка татар җырларын җырлыйлар
Шушы түгәрәккә йөрүчеләр тарафыннан куелган спектакльләр гаять күп зыялы затларның, шул җөмләдән яшь үзбәк театрын милли кадрлар белән тәэмин итү өчен янып йөргән Бату. Голәм Зафари. Сәйфи Кари Алимов кебек каләм әһелләренең лэ игътибарын жәлеп итә. Бигрәк тә хатын-кыз рольләрен кемнәр уйнаячагы борчып алармы Чөнки мона чаклы һәртөрле тамашаларда бу рольләрне егетләр башкара торган була Ләкин жәдилчелэр әсәрләрендә, бигрәк тә аеруча мөһим мәсьәләләр, шул нәүбәттән хатын-кызлар тематикасы күтәрелгән драма һәм трагедияләрдә традицион театр өчен хас булганча ир-атларнын кызлар булып уйнавы көлке килеп чыга Мондый вәзгыятьтә үзбәк театры сәхнәсендә хатын-кыз күтәрелү чын мәгънәсендә тарихи вакыйгага әверелә ул милли драматург иянең үсеш юлын, анын эчтәлеген һәм театр сәнгате концепциясен тамырдан үзгәртә Менә шундый беренче карлыгач татар актрисасы Лөрия ханым була Ул 1916 елнын 30 декабрендә -Колиэей» театры сәхнәсендә Ташкент труппасы белән берлектә азәрбайҗан актеры һәм режиссеры Сидхи Рухулла куйган-Ләйлә )>эм Мэжнүн- спектаклендә Ләйлә ролен башкара Анын белән сәхнәдә Сидхи Рухулла (Мэжнүн) А Авлони (Мәлу). А Мөхарримов (Нәүфәл). Н Исаметдинов (Ибне Салом) уйный М Уйгур белән Г' Зафари эпизодик рольләрдә чыгалар Ә оркестр, хор һәм балет шул
чорның атаклы Юнатов циркыннан чакырыла
Әлбәттә бүген анын куелыш сыйфаты хакында хөкем йөртүе кыен Чөнки сүз драма әсәре булудан бигрәк У. Гажибәковнын операсы турында бара Сәхнәдә актерларга уйнарга да. арияләр җырларга да. дуэтлар башкарырга да, күп тавышлы хорда катнашырга да туры килә Шуна күрә аларнын күбесе профессиональ вокалчылар булмау сәбәпле, музыкага ияреп көйне генә кабатлыйлар Әмма илаһи мәхәббәт горурлыгын һәм хатын-кызнын йөрәк сагышын нәкъ тормыштагыча дөрес итеп чагылдырган, сөйгәненнән мәнгелеккә аерылудан үлемне өстен күргән Ләйлә роле барысын да тетрәндерә, чаклы рәвештә соклану хисе уята
1918 елда Хәмзэнен -Агуланган тормыш- трагедиясендә Мәрьям ролен уйнаган татар актрисасы Хәдичә ханым шундый ук зур унышка ирешә Ә тагын бер елдан Хәмзэнен -Ачлык корбаннары» трагедиясендә гаделсезлеккә баш имичә үэенен кешелек горурлыгы өчен көрәшкән хатын-кызнын эчке дөньясын бөтен тулылыгы белән ачып биргән Наимә ханым тамашачы күнелен яулый
1919 елнын ахырында Маннон Уйгур җитәкләгән К Маркс исемендәге драма труппасында (элеккеге -Туран-да) якты балкыш булып татар кызлары Мәгъсүмә Сәгыйтдинова һәм Әсхэб Нэзирова пэйдабула 1921 елла бу исемлеккә Камал 1нен хатыны Фатыйма Камалова. Фәридә һәм Зәйнәп ханымнарнын исемнәре өстәлә
Мәгъсүмә Сәгыйтдинова үзенен иҗат юлын Мөхэммэд Сәид Орду-Боданын
«Андалузиянен сонгы көннәре» спектаклендә-Хәлиф хатыны, шулай ук Г Юныснын «Захак маран» әсәрендә Мәһриноз рольләрен уйнаудан башлап жибәрә. Тамашачы аны тиз арада үз итеп, яратып өлгерә. 1920 елда ул Зөләйха (А Фитрат. «Чин севиш-). Мәрьям (Хәмзә. -Агуланган тормыш»), Җәмилә (Хәмзә. -Бай һәм батрак»), Хәлимә (Г. Зафари. «Хәлимә») кебек онытылмас образлар ижат итә
Ул уйнаган героинялар-чын күңелдән яратучы, мәхәббәт хакына үзләрен корбан итәргә әзер торучы, көчле рухлы гүзәл затлар. Мәсәлән, чит ил баскынчыларына каршы көрәшкә чыккан һинд кызы Зулайхо үз туфрагын кайнар яратучы, кыю һәм татар йөрәкле, гражданлык һәм әхлак кануннарына тугры образ буларак күз алдына килеп баса. 1920 елның 12 мартында -Иштиракиюн- газетасы Мәгъсүмәнең "Агуланган тормышта-гы бөтен җаны-тәне белән иске дөньяга каршы чыккан Мәрьям ролен уйнавын хатын-кыз образын бөтенләй янача гәүдәләндерү дип бәяли. Үз намусы, йөз суы өчен көрәшүче романтик рухлы Җәмилә дә көчле холык-фигыльгә ия. Хәлимә образы да игътибардан читтә калмый. Мәсәлән. 1922 елнын 27 июнендә •■Кызыл Байрак* газетасы ялгызлыктан, чарасызлыктан интеккән тар. кысан коллык психологиясенә нәфрәт белән баккан Хәлимәнен рухи яктан бөек булып калуын югары бәяли. -Төркистан- газетасы исә шул ук елнын 16 декабрендә. -Бу спектакль инде ничәнче мәртәбә куела, әмма һаман буш урыннар юк».-дип яза.
Тамашачылар Хәлимәгә шундый да нык ышаналар ки. уенны өзеп, аны үлем элмәгеннән коткарып калырга ашыгалар. Кайбер спектакльләр хәтта үзбәк хатын- кызларын коллыктан азат игү көрәшенә чакырган митинг белән очлана. Күпләр хатын-кыз хокуксызлыгынын символына әйләнгән пәрәнҗәләрен йолкып алып учакка ыргыталар Әйе. татар актрисасы Мәгъсүмә ханымның уйнавы әнә шундый илаһи эмоциональ тәэсир итү көенә ия була, «сәхнә дөреслегенең башка ирешә алмаслык үрнәгенә» әверелә.
Шуннан сонгы хезмәтләрендә дә. әйтик. Ф Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт" трагедиясендә Луиза (1921). А. Фитратнын «Әбү-Мөслим» пьесасында-Гөлнара (1922). Г Җәвитнен -Иблис* әсәрендә-Ховар (1923) һәм «Шәех Санъон* трагедиясендә- Хумор, Хуршидның -Фәрхад һәм Ширин- музыкаль драмасында Ширин (1924) образларын тудырып. Мәгъсүмә ханым мәхәббәткә, хыялга һәм иреккә омтылган хатын-кызнын эчке дөньясын, рухи-әхлакый байлыгын калку итеп гәүдәләндерә.
1927 елга. Мирза Фатали Ахунов исемендәге Баку театр студиясендә һәм Мәскәүдә профессиональ әзерлек алган үзбәк актрисаларының беренче буыны килгән көнгә кадәр, труппанын бөтен репертуарын татар актрисалары үз җилкәләрендә күтәреп килә. Бу һич тә жиңел булмый Татар актрисалары үзләренең шушы игелекле эш-гамәлләрен тар карашлы фанатиклар үзбәк хатын-кызларын санга сукмаган, аларны кимсеткән бер дәвердә йөзләрен ачып сәхнәгә күтәрәләр Бу үзе үк зур хөрмәткә лаек соклангыч каһарманлык үрнәге ләбаса!
ЗОнчы еллардан 70нче елларга кадәр үзбәк театрларында эшләгән режиссерлар һәм актерлар А. Ардобус, И Илалов. 3. Садриева. К. Борнашева. А Миралимбаева. хормейстерлар Ф Фәйзи. /1. Шамшин, биючеләр Г Измайлова. Р Кәримова. О Тәнгериева. Р Тәнгериев. Л Бәширова. Ф Кайдани. Р Хөжисәидова. җырчылар Айнисә һәм Рафат Кучликовлар. Н. Хашимова һәм башкалар чын сәнгать осталары булып танылдылар, республиканың атказанган һәм халык артистлары дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар.
Ташкенттагы иң яхшы ижат коллективларының берсе-Үзбәкстан яшьләр театры менә ничә еллар дәвамында уңышлы эшләп килүе белән татар режиссеры Г. Мостафинга бурычлы Мукими исемендәге Үзбәк дәүләт музыка театрынын иң яхшы спектакльләре режиссер А. Рәхимов тарафыннан куелды. Бүгенге көндә республика күләмендә кин колачлы, күп кешеле чаралар үткәрүчеләрнең берсе-шушы режиссер.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Үзбәкстанда татар мәдәнияте, татар театры вәкилләренен эшчәнлеге һәрьяклап тирәнтен өйрәнүгә лаек Бу исә Үзбәкстан сәнгать белеме фәненең беренче чираттагы бурычы да. намус эше дә Ни генә дисәк тә. без бүген дә үзбәк илендә татар туганнарыбыз жылысын тоябыз
Мәрфуга ХӘМИДОВА.
Сәнгать белеме докторы.
Сәнгать институты профессоры Ташкент каюсы