БОЛГАР ЖИРЕ-ИЗГЕ ЖИР
Болгар музсй-тыюлыгы чын мәгънә-
сендә туристлар мәркәзенә әйләнергә
тиеш Кризиска карамастан, бу юнәлештә
бүген үк инде беренче адымнарны ясарга
кирәк Спасе районында музей-тыюлыкны
үстерү перспективаларына багышлап
үткәрелгән кинәшмәдә сүз шул турыда
барды Кинәшмә лиендә Президент
Минтимер Шәймиев катнашты
Болгар музсй-тыюлыгы быел үзенен
40 еллыгын билгеләп үтте. Ул Россиядә ин
эреләрдән санала, анын биләмәләре 500
гектардан артып китә.
— Бу—Россиядә Исламны кабул иткән
урын Биредә тарихыбызны саклап калу
өчен шактый күп эш башкарылды,-диде
Президент —Дәүләт дәрәжәсендә тиешле
игътибар күрсәтслмәсәдә, әлеге
территориягә сакчыл мөнәсәбәт
булдырылды Әмма без аны тагын да
үстерү буенча этаплап масштаблы эш
башлау өчен өлгердек инде Болгарны
халык күп йөри торган мәркәзгә
әйләндерәсе бар
Болгар музей-тыюлыгында елына
якынча 40 мең чамасы кеше була
Премьер- министр
урынбасары—мәдәният министры Зилә
Вәлиеванын әйтүенә караганда, бу санны
500 менгә җиткерергә мөмкин Хәзер изге
урынга гыйбадәт кылырга махсус киләләр
3. Валисва карашынча. бирегә турист-
ларны. дин тотучыларны күпләп җәлеп итү
өчен башта музей инфраструктура- сын
үстерәсе бар. хәзергә ул туристлык
таләпләренә җавап бирми әле Турист-
ларның 70 проценты чамасы Болгарга
автобуслар белән килә.
—Хәзер төп бурыч—су буйлап баручы
туристларны «тотып алу* Су юлы яр бу-
енда яшәүчеләрне һәрвакыт туендырып
торган Ә Болгар яныннан күпме теплоход
узып китә Биредә ин зур теплоходлар да
тукталырлык булсын.—диде Президент
Башка проблемалар да бар Мәсәлән,
заман таләпләренә җавап бирерлек ку-
накханәләр. кафелар җитми Өлкән низьтә-
геләр музей тыюлык территориясе буйлап
җәяү йори алмый Димәк,
микроавтобуслар яки злемромобззлыәр
кирәк Археологлар тарафыннан табылган
уникаль жспонлтлар фондларда яга
Адарны халыкка күрсәтү күргәзмә
эшчәнлеген җәелдерү өчен бина юк Бина
төзү з*чсн бик озакка сузмыйча акча
табасы бар
Музей хезмәткәрләре штатын
арттыра төшү дә зарур Борынгы халык
һөнәрләрен торгызу өчен интерактив
остаханө бу лдыру проекты да бар
—Кызганыч ки. безнен илдә
музейларны финанслау системасы
нигездә анда эшләүчеләргә хезмәт хакы
түләүтә генә кайтып кала, ә музейларны
үстерү өчен акча бирелми,—диде 3
Вәлиева
Мәдәният министры карашынча. Бол-
гарны туристлык үзәгенә әверелдерүдә
җирле халык ярдәменә таяну да фазиа лы
Якын-тирә авылларда яшәүчеләр ту-
ристларга кунакчыллык күрсәтә, аларны
милли ризыклар белән сыйлый .пыр зие
Президент кушуы буенча белгечләр
Болгар музей-тыюлыгын үстерү планын
эшләүгә кереште инде Ноябрь-лскабрь
айларында ул кин җәмәгатьчелеккә тәкъ-
дим ителергә тиеш Фззнанс мәсьәләсенә
килгәндә. Прсзззлент 90нчы елларда
гамәлгә куелган Болгар фондын янә
торгызуны максатка ярашлы булыр, дип
саный
ЖӘЛИЛЧЕЛӘРНЕ ИСКӘ
АЛУ
Бөтендөнья җәмәгатьчелегенә
мәгълүм булганча. 1944 елнын 25
августында Адма- ниинен Плетиснзее
төрмәсендә унбер жә- лилче җәзалап
үтерелә Бу җәһәттән баигак еллар инде
Казанньш I Ман мәйданында каһарман
шагыйрь Муса Жәлил һәйкәле һәм
җәлилчеләр барельефы янында хәтер
көне үткәрелә Анын быезгысы батыр
улларыбызнын гомерләре фажизале төстә
өзелүенә 65 ел тулуга багышланды
•Сонгы вакытта унбер жәлилченен
исеменә тап төшерергә җөрьәт итүчеләр
табыллы.-дидс Татарстан Дәүләт Советы
Рәисе урынбасары Римма Ратннкона Алар
безнен каһарманнарга гына кизәнми
рухыбызны да. линебезне дә кимсетә»
Хәтер җыенында Татарстан Язучылар
берлеге рәисе Илфак Ибрлһимов жәлил
челәрне өйрәнүче згзучы галим Рафаэль
Мостафин. Татарстан Дннни нәзарәте
рәисснсм беренче урынбасары. Кал
Шәриф мәчетснен ммам-хлтыйбы Рамззл
хәзрәт Юныс, шагыйрьләр Равил
Фәйзултин Ренат Харис. Роберт
Миннуллин. Газинур Морат Рифе Рахман.
Хәнәфи Бәаигый. Резеда Гобәева. Рифат
Салах һ б чытыш ясады
Жыснла катнашучылар Муса
Аалилнсн кызы Чулпан ханыммын әйткән
сүлләрен аеруча зур игътибар белән
тынлалы «Менә
шундый тантаналы чарада катнашу, жә-
лилчеләр рухын яд итүче
милләттәшләрем хозурында басып тору
минем мон-сагыш белән тулган күнелемне
ничектер тынычландырып жибәрә,—диде
ул —Без әти белән Казанда хушлаштык
Муса Жәлилнен музей-фатирында да мин
үземне өемдәге кебек хис итәм. Моннан
сон да, үзем исән вакытта, жәлилчсләрне
искә алу көненә ел саен кайтырга
тырышачакмын»
Хәтер жыенында яшь актерлар башка-
руында Муса Жәлил һәм Абдулла Алиш
шигырьләре яңгырады Жырларны Резеда
Галимова. Айдар Габдинов һ б. башкарды
Бер төркем хәрбиләр, винтовкалардан
атып, искә алу йоласын үтәде
Хәтер җыены тәмамлангач.
Кремльдәге Кол Шәриф мәчетендә
жәлилчеләр рухына багышлап дога
кылынды. Бу көнне Татарстан Милли
музеенда, шулай ук М. Жәлил
музей-фатирында һ б урыннарда төрле
чаралар үткәрелде
НОБЕЛЬ ПРЕМИЯСЕНӘ
Татарстанның жәмәгать эшлеклеләре
республика җитәкчесе Минтимер Шайми-
евка күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен үз-
ләренчә рәхмәт әйтергә булган. Башкала
басмаларының берсендә алар Нобель
премиясе бирү белән шөгыльләнүче
комитетка ачык хат юллаган. «Минтимер
Шәрипович—XX һәм XXI гасырларнын
күренекле эшлекле- се. Ул акыллы сәяси
лидер. Татарстанның тотрыклылык һәм
үсеш гаранты. Ул инде күп еллар
дәвамында йөзләгән милләт вәкиле
яшәгән төбәк белән идарә итә. Шушы
вакыт эчендә каршылыкларга бернинди
ишарә дә булмады»,—диелә анда
Татарстан җитәкчесенең көндәшләре дә
бар: кырымтатар милли хәрәкәте вәкиле
Мостафа Жәмилев һәм Казакъстан
Президенты Нурсолтан Назарбаев.
Белгечләр фикеренчә, Минтимер
Шәймиевнын жинү мөмкинлеге зуррак.
БЕРЕНЧЕСЕ БЕЗДӘ УЗАЧАК
Россия Президенты Дмитрий
Медведев «Россия—спорт державасы»
Бөтенроссия еллык форумының
беренчесен 22-25 октябрьдә Казанда
уздыру турында указга имза салган.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт мини-
стры Марат Бариев белдергәнчә, башкала-
быздагы форумда сәламәтлек, профессио-
наль командаларны, болгар һәм үсмерләр
спортын үстерү мәсьәләләре күтәреләчәк,
шулай ук 2013 елгы Универсиадага әзер-
ләнү мәсьәләләре дә игътибарсыз калмая-
чак Чара кысаларында спорт фильмнары
фестивален, шулай ук Россиядә. Татар-
станда олимпия хәрәкәтен һәм спортны
үстерү турында фотокүргәзмәләр
оештыру күздә тотыла. 12 номинация
буенча спорт өлкәсендә илкүләм премия
дә гамәлгә куелачак.
Әлеге чарага Россиядән, ерак һәм чит
илләрдән ике меннән артыграк алдынгы
спортчылар, тренер һәм спорт өлкәсендәге
түрәләр җыела.
МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ ФЕСТИВАЛЕ
10-16 август көннәрендә Казанда III
Мөселман яшьләре фестивале булып узды
(Беренчесе 2007 елны XVII Татар яшьләре
көннәре кысаларында үткән иде). Ике ел
элек җыенда бОка якын кеше катнашса,
быел исә анын чикләре кинәйгән III
Мөселман яшьләре фестивалендә Рос-
сиянен төрле төбәкләреннән 200дән артык
егет һәм кыз катнашу теләге белдергән.
Оештыручылар барлыгы 120 кешене
сайлап алган Алар арасында татарлардан
тыш, башкорт, нугай, рус халыклары
вәкилләре дә бар Жыеннын программасы
бай эчтәлекле. Оештыручылар—ТР
Министрлар Кабинеты каршындагы дин
эшләре идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм
туристлык министрлыгы, «Идел» яшьләр
үзәге. ТР мөселманнары Диния нәзарәте
булды.
Фестиваль «Кол Шәриф» мәчетендә
тантаналы рәвештә ачылды һәм алдагы
көннәрдә борынгы Болгар шәһәрендә
дәвам итте
Шулай итеп, бер атна дәвамында
Россиянен 30 төбәгеннән җыелган яшьләр
күренекле шәхесләр белән очрашты, төрле
темаларга лекцияләр тынлады, мөселман
Сабантуенда катнашты, ислам нигезләре
буенча бреин-рингта белемнәрен сынап
карады. Оештыручылар мондый фести-
вальләр үткәрүне киләчәктә дә дәвам
итәргә җыена
МӘДӘНИЯТЧЕЛӘР ХИСАП ТОТТЫ
Татарстан Мәдәният министрлыгы
коллегиясенең кинәйтелгән утырышы
булды, анда 2009 елнын беренче
яртыеллыгында башкарылган эшкә
нәтиҗә ясалды. Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры Зилә
Вәлиева белдергәнчә, кризис чорында
мәдәният учреждениеләрендә бюджет
кыскартуларының уртача дәрәҗәсе 7
проценттан узмаган, кайберләренен үз
керемнәре хәтта арткан да.
Кризиска каршы чаралар хакында
бүген һәркайда фикер алышалар. Мәдәният
өчен дә ул четерекле мәсьәләләрнең берсе.
Әмма күпмедер вакыт узганнан соң шуны
әйтергә мөмкин, кризис чорында тармак
шактый нәтиҗәле эшләвен дәвам итә
Мәсәлән, республиканың дәүләт
музейларында 2009 елнын беренче
яртыеллыгында 518 мен кеше булган.
Бу—2008 елнын шул чоры белән
чагыштырганда 25-30 процентка артыграк.
Боларның барысына да аудитория белән
эшләүнең яна формаларын табу һәм
интерактив алымнар кертү нәтиҗәсендә
ирешелгән.
«Бездә яна резервлар барлыкка килде.
акча нәтиҗәлерәк файдаланыла башлады
Безнен бурыч—бүгенге шартларда да
мәдәният учреждениеләренә
килүчеләрнен саны кимемәсен өчен
барысын да эшләү»,—дип белдерде 3
Вәлиена
Ул Качалов исемендәге Казан Зур рус
драма академия театры труппасының
нәтижәле эшләве н билгеләп үтте «Труп-
панын составы һәм акчаны нәтижәле кул-
лану буенча алар гомумроссия дәрәжәсенә
күтәрелде Шул ук вакытта биредә хезмәт
хакы ла югары», -лиле министр һәм
тармак хезмәткәрләрен икътисади
күрсәткечләр буенча әйдәп баручылардан
үрнәк алырга чакырды Алар арасында
озакламый яна бинага күчәргә әзерләнгән
«Әкият* курчак театры да бар
Утырышта хәзерге вакытта беренче
чиратта тормаган барлык чыгымнарны
кичектерү бурычы куелды Ин
мөһиме—акчаны нәтижәле куллану. Топ
грантлар да сакланып кала, алар
республиканың ин зур музейларына
тапшырылачак. Ә менә Татарстанда
кинематография өлкәсендә килеп туган
вазгыять гаять катлаулы—беренче
яргыеллыкта фильмнар төшерү өчен акча
бөтенләй бүлеп бирелмәгән. «Шуна да
карамастан, республикада кино төшерелә
һәм «Алтын мөнбәр» фестивалендә яна
нәфис фильм белән катнашырбыз, дип
ометләнәм»,—диде 3 Вәлиева
Утырыш ахырында ул тармак хезмәт-
кәрләрен С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт
Зур концерт залынын яна директоры
Ленар Айкаев белән таныштырды
ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕ ИДАРӘСЕ
УТЫРЫШЫ
Татарстан Язучылар берлеге идарә
сенен чираттагы утырышы булды Аны
берлек рәисе И Ибраһимов алып барды.
Ике идарә утырышы арасында башкарган
эшләргә хисап бирелде Аннары 25
августта М Жәлил һәм жәлилчеләрнсн
һәлак булуына 65 ел тулуны. 30 августта
Татарстан Республикасы көнен билгеләп
үтү турында сөйләшү булды Утырышта
шагыйрә Б Рәхимова—А. Алиш, прозаик Ә
Моталлапов, шагыйрь һәм прозаик Ж
Дәрзаман. тәржемәчс Г Хәсәнова - С\
Сөләйманова исемендәге премияләргә,
галим һәм публицист Н Гариф, әдәби ят
тәнкыйтьчесе И Вәлиулла, шагыйрә Г
Бәйрәмова—С. Сөләйманова исемендәге
кызыксындыру премияләренә, респуб-
ликабыз югары уку Йортларында бе лем
алучы яшь язучылар Р Мөхәммәт шин
(ТДГЛУ). ) һадисва. Р Гобәева. Л
Фатхсгдннова (өчесе дә КДУдан) һәм яшь
рәссам, шагыйрә А Мншнлимова (ТД ГНУ)
2009-2010 уку елында С Сөләйманова
стипендияләренә тәкъдим ителде
Идарә утырышында Татарстан Язучы
лар берлеге әгъзасы Ә Сахаповнын Язу
чылар берлеге Уставына каршы килгән
гамахтәре хакындагы мәсьәлә дә каралды
Фикер алышулардан сон. идарә Татарстан
Язучылар берлеге әгъзасы. -Мирас» жур-
налының баш мөхәррире Ә Сәхаповны
«Мирас» журналының 2009 елгы 6-7 нче
саннарында татар халкынын бөек улы.
герой-шагыйрь Муса Жатилгә яла яккан
«Барбаросс» инкыйразы» дигән тарихи
драманы (авторлары Ә. Сәхапов һәм Ә
Яһудин) бастырганы өчен. Татарстан
Язучылар берлеге Уставының 3 6 һәм 3.7
мадләләренә таянып. Татарстан Язучылар
берлегеннән чыгару турында
бертавыштан карар кабул итте
ТАМПЕРЕГА ЮЛ АЧЫЛДЫ
Г Камал исемендәге Татар дәү ләт ака-
демия театры директоры Шамил Закнров
белән баш режиссер Фәрит Бикчәнтәсв
Финляндиянең Тампере шәһәрендә узган
Халыкара театр фестивалендә булып
кайтты Алар анда сәнгать белгече
Мөәззиз Байбулат чакыруы буенча барды
Фестиваль инде кырык беренче мәртәбә
үткәрелә икән
Тампере шәһәрендә ун театр бар Элек
андагы мәхәлләдә милләттәшләре без
«Зөләйха». «Галиябану. «Асылъяр» кебек
спектакльләр уйнаган Заманында ул
шәһәрлә Г Ис хакы й. М Бигиенләр булган
Татарстан кунакларын да мәхәл ләдә
кабул иткәннәр Атар Литва. Латвия
Италия. Германия Швсаия театрларының
спектакльләрен тамаша кылган Киләсе
елда Тамперега Россия театрлары да ча-
кырылачак. Анда кәмаллыларга да
чакыру булыр дип көтелә «Әгәр бара
калсак Г Исхакыйнын яна әзерләнә
торган «Курчак тус« спектаклен дә
алырга мим кин*.— ди Камал театры
директоры Ш Закнров
ТОРКИ ШИГЪРИЯТ БӘЙРӘМЕ
Төркиннсн Элазыг шәһәрендә 1992
елдан бирле шигырь бәйрәмнәре үткәрс
леп килә Төрки лөнья шагыйрьләрен бер
учак янына жыйган бу мәдәни чара ел
саен төрки дөнья әдәбиятын һәм
шигъриятен үстерүгә бөек хезмәтләре
белән өлеш керткән язучыларнын яки
шагыйрьләр нен истәлегенә багышлана
XV Халыкара Хәгәр шигырь бәйрәмнәре
доньякү1.»м танылган кыргыз язучысы
Чынгыз Ай тматовка. үткән елгысы
әзербайждн хат кынын боек шагыйре
Бәхтияр Ваһап задәпэ багышланган булса,
быел 17 нче тапкыр үткәрелә торган чара
Төокиинсн танылган каләм остасы Нәҗип
Финал Кысакүрәк истәлеген яд итте
3 кон дәвам иткән форумда Торкнн.
Кдзакъспж. Кыргыэстшн. Төрекмәне иш
Үзбәкстан. Гагауз. Клбардл-Балкар. Аттай
җөмһүриятләре. Иран. Косово Макс
дония, Монголия, Албания, Кипр кебек
илләрдән йөзләгән әдәбиятчы һәм
шагыйрь катнашты.
Бәйрәмдә Мугла университеты Га-
лимәсе, шагыйрә, Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы Чулпан Зариф-Четин
татар әдәбияты турында чыгыш ясады Ул
күренекле татар шагыйрьләрен атап узып,
киләчәктә Хәзәр шигърият кичәләренен
берәрсе татар халык шагыйре Габдулла
Тукай истәлегенә багышланырга тиешле-
ген ассызыклады.
ТӨРКИЯДӘН РӘХМӘТ ХАТЫ
Татарстан Республикасының Дәүләт
жыр һәм бию ансамбле Төркиянен Доу-
баязит шәһәрендә үткән IV Халыкара сән-
гать фестивалендә катнашты Артистлар
Арарат тавында XVII гасырда төзелгән
Исхак Паша сарае мәйданчыгында чыгыш
ясады Агра провинциясе губернаторы
Мәхмүт Четин ТР Мәдәният министрлы-
гына ансамбльнең фестивальдәге чыгышы
өчен рәхмәтен белдерде һәм ансамбльне
үзара мәдәни бәйләнешләрне ныгыту һәм
үстерү өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
ХЕЗМӘТЛЕНЕ ИЛ ОНЫТМАС
Күренекле рәссам, Татарстанның ат-
казанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зарипов
май аенда вафат булган иде Ул графика
ысулы белән офорт, акварель техникасы
кулланып меңләгән әсәрләр иҗат итте.
Аның тырышлыгы белән XIX гасырда
яшәгән йөзләгән олуг шәхесләр (Г. Кур-
сави, Акмулла, Мәржани, Р Халиди һ б.)
«җанлана» алды.
Ул шулай ук Г. Ахунов, И Юзеев, Ш
Галиев, Р Фәйзуллин кебек үз чоры
әдипләренең бик күп рәсемнәре гале-
реясен дә иҗат итте. Игелекле мирас
онытыла алмый Казаннын Тукай музеенда
рәссам истәлегенә багышлап зур күргәзмә
ачылды Ул ел ахырына кадәр эшләячәк.
ЖЫРЧЫНЫ ОЛЫЛАУ
М. Жәлил исемендәге Татар дәүләт
опера һәм балет академия театрында
Татарстанның халык. Россиянен
атказанган артисты Рафаэль Ильясовнын
70 яшьлек юбилеена багышланган концерт
булды Мәшһүр җырчыбызны котларга
республика җәмәгатьчелеге вәкилләре,
танылган артистларыбыз һәм
якташлары—Чүпрәле районы делегациясе,
шулай ук Башкортстаннан танылган ар-
тистлар килде. Ана күпьеллык нәтиҗәле
хезмәте, мәдәниятне һәм татар музыка сән-
гатен үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен
Татарстан Президентының Рәхмәт хатын
Татарстан мәдәният министры
урынбасары Гөлшат Нигьмәтуллина
тапшырды
КОТЛЫЙБЫЗ!
Рухи агарту эшчәнлегендәге зур каза-
нышлары, фәнне, мәгарифне, мәдәниятне
үстерүгә һәм халыклар арасындагы
дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертүе өчен
Россия Мөфтиләр шурасы Рәисе. Россиянен
Европа өлеше мөселманнары Диния
нәзарәте Рәисе Мөфти Шәех Равил
Гайнетдин (Равил Исмәгыйль улы
Гайнетдинов) «Фидакарь хезмәт өчен»
медале белән бүләкләнде.