БЕЗ ДӘ НЕФТЬ ЧЫГАРЫШТЫК
Юбилейларның хәтерне яңарту хасияте бик көчле Узган ел—мәшһүр Ромашкино нефть чыганагының ачылуына, быел исә файдаланыла башлавына 60 ел тулды, шул уңайдан нефтьчезәр хатирәлврго бирездсләр Миңа, журналист кешегә дә. заманында Татарстан нефть чынанакларын эшкәртүдә катнашырга. «Азнакай нефть >■ идарәсендә тоташтан 14 ез нефть чыгарырга туры килде
Сәпәйдән башланды
Минем туган авылымны язмыш урынсыз кыерсытты кебек Шул искә төшкән саен күңелдә үпкә хисе уянып куя Чөнки нефтькә бәйле вакыйгаларда аның исеме телгә алынмый Югыйсә, һәрхәлдә Азнакай төбәгендә, зур нефть безнең авылдан башланды бит! Нефть эзләүче разведчиклар, мирлөре белән килеп, берничә ел безнең авылда төпләнеп яттылар Ни өчен безнең авылны сайлаганнар торыр өчен? Төгәл генә әйтүе кыен Бер кызыктырган ягы. бәлки, безнең авыл аркылы үтүче Бөгелмө-Тымытык юлы булгандыр Икенчедән, районда гына түгел, әйләнә- тирәсендә бердәнбер саналган, әле 1914 едда ук земство салдырган хастаханә дө кызыктырган булуы мөмкин Шулаймы, түгелме, тик нефтьчеләрнең безнең авылны үз итүләре хак Алар килү белән авыл кырыендагы -Башкорт басу- дип аталган урынны биләп алдылар да. китереп тутырдылар шунда төрле-төрле техникаларын, авыл халкының, бигрәк тө малай-шалайның һушын алып әсир итәрлек машиналарын Гаражлар, башка корылмалар торгыздылар Берничә торак йорт та салып куйдылар Шул вакытта безнең авылның теленә -финский йорт- дигән гыйбарә килеп керде Авылыбызның шактый иркен клубына (элеккеге мәчет бинасы) ике йөзләп кенә кеше сыя иде. риза булмыйча, үзләренә клуб та салып куйдылар Авылның тимерчелегенә дә, башка каралты-курага да хуҗа булды алар Авыл халкы, өенең олы ягын нефтьчеләргә биреп, үзе кече якка кысрыкланды Мәктәбебездә нефтьчеләрнең балалары өчен урыс сыйныфы да ачтылар
Нефтьчеләрнең үз кибетләре Азык-төлектән аның киштәләре сыгылып тора Кибеттә безгә таныш булмаган әллә нинди тәмле-татлы исләр аңкый Аңардан безнең башлар өйләнеп китә Авылның бит әле бәрәңгене дө туя ашый алмыйча үлән белән генә ж,ан асрап азапланган чагы Боларның шулай иркен яшәүләре авыл халкының, шул ж.өмлөдөн безнең ише малай-шалайның да күзен кыздырды Әкиятләрдә генә укып белгән бәхетле мул тормышка нефтьче булып кына ирешеп була икән дигән фикер күңелләребездә тәмам ныгыды Тик шәхсән
үземнең, хәер, минем кебек башка авылдашларның да, нефтьче булу өмете тиз генә акланмады Чөнки авылдан китеп булмый, колхоз бәйләп тота Нефть предприятиесенә җаен табып урнаша алганнарны да судлар, тагын әллә нинди административ чаралар кулланып кире колхозга кайтару очраклары аз булмады Армияга алынганнарның эш ансатрак, алар авылга кире кайтып тормыйлар Мин исә бу яктан кыерсытылган бер затмын—армиягә яраксыз булдым Ләкин әле бу хәлем дә нефтьче буласы килү теләген сүрелдерә алмады Шуннан тәвәккәл адымга бардым—тоттым да. беркемгә берни әйтми, гражданин икәнлегемне раслый торган документ юнәтер өчен, зимагурлыкка чыгып киттем. Бәй. районда нефть сәнәгате җәелгәннән-җәелә, Азнакай гөрләп үсә. Үзебезнең авылда да нефтьчеләр өчен үзе бер бистә тәшкил итәрлек йортлар җиткерделәр (Болары «нефть эзләүчеләр киткәч, алар бар әйберләрен, шул исәптән салган йортларын да калдырмыйча сүтеп алып киткәннәр иде инде) Хәтта безнең авылны эшчеләр бистәсе итәләр икән дигән сүзләр дә йөрде Тик, фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килмәдеме, анысы сүз генә булып калды, район үзәге булуы да файда иткәндер, җирләшер өчен нефтьчеләр Азнакай авылын сайладылар Ул гөрләп үсә башлады. Басу-кырларны, болыннарны нефть скважиналары басып ала башлады, тегендә дә, монда да буровойлар үкерешеп җир тишә, нефть коелары казыйлар, бер-бер артлы хикмәтле корылмалар торгызыла Нефтьчеләрнең йөреш-торыш бөтенләй башка: Мәгърурлар! Фыртлар1 Моңа ничек түзеп тормак кирәк!
Ниһаять, чынлап та гражданин икәнлегемне раслый торган документ юнәтүгә ирештем! Шуннан соң озакка сузмый Бөгелмәдәге нефтьчеләр әзерли торган училищега юл тоттым Аны тәмамлауга мине, бер даирә курсантлар белән бергә «Азнакайнефть» идарәсенә эшкә җибәрделәр Әйтергә кирәк, монда безне биш куллап каршы алдылар. Чөнки идарәнең удар төстә киң колач белән бер-бер артлы яңа мәйданнарны үзләштергән, яңа промыселлар оештырып, аларны җиһазлап мәш килгән чагы иде Азнакай төбәгендә нефть безнең авылдан—Сәпәйдән башланса да, безгә нефтьче булып китәр өчен менә шулай әллә нинди катлаулы киртәләр корылган шактый озын юл үтәргә туры килде.
Чыгырга чыдасаң
Ниһаять, эшкә чыктык Әрҗәсен брезент белән каплаган вахта машинасы, ул вакытта җайлы, уңайлы, җылы автобуслар турында хыяллана да алмый идек әле, безне промыселга алып китте һәм Чатыр тавы астына урнашкан нефть җыю пунктына китереп куйды Бригаданың төп штабы шушында имеш Биредә ап-акка буялган галәмәт олы алты чан, таштан тагын берничә бина корылган Шуларның берсе культбудка дип атала. Шунда кердек Мастер таза гына гәүдәле сипкелле түгәрәк йөзле адәм Аркадий Смольников, бригада алдындагы бүгенге бурычларны аңлатты, һәркемгә эш кушты Мине өлкән яшьтәге Котов фамилияле берәүгә беркетте. Киттем ияреп Бара торгач, бер скважина янына килеп туктадык. Азнакай-Тымытык юлы буенда борауланган бу скважинаның ап-ак җиһазына аршын хәтле саннар тезеп 4476 номеры сугылган иде. Остаз, кыскача гына скважина белән таныштырганнан соң, будкага алып керде дә
—Хәзер кыргыч төшерәбез,—диде дә шундагы чыгырны беркеткән җиреннән ычкындырды Шуннан соң чыгыр бүкәненә уралган чыбык сүтелә башлады Ул сизелми генә скважинага йотыла бара, йотыла бара Чыбык чорналган бүкән инде тәмам бушап калды диярлек. Остаз, ниһаять, бу эшне туктатты да, тагын миңа карап:
Хәзер кыргычны күтәрергә кирәк Моны сиңа тапшырам Әйдә, тырыш, тәҗрибә туплый башла,—диде. Авылда чыгырлы коедан чиләк күтәрү ише галәмәт инде бу Һи. моны гына башкарабыз инде аны Остаз үзе -елка» (фонтан арматурасын шулай атыйлар иде) тирәли корылган -лубрикатор- сәндерәсенә менеп китте Мин әллә кем булып бик җилләнеп, остаз кушканча әйләнешләрне саный-саный, кыргычны күтәрергә керештем Әмма бер ун әйләндерүдән соң маңгаемнан тир бәреп чыкты Коедан сулы чиләк күтәрү генә түгел икән шул бу1 Әле тагын меңнән артык әйләнеш күтәрәсе бар ләбаса' Тәмам кәҗә майларым чыкты аны күтәреп бетергәнче Бик ансат булмаска ошаган бу нефтьче һөнәре Икенче көнне кәефсезрәк йөрдем Моны бригадада да сизделәр Арадан Фаяз Баһавиев атлы абзый ипләп кенә кичә ниләр эшләгәнемне сораштырды
Мине тыңлап торгач, болай диде
—Кыргыч алай авыр күтәрелми, апай (Безнең төбәктә үзеңнән кечерәк затка шулай «апай» дип эндәшәләр) Сәндерәдә торды дисеңме әле? Алайса, шунда сальникны юри ныгытып кыскан инде ул Сальник исә чыбыкны кыса Шуңа кыргыч бик авыр күтәрелгән кебек була. Безнең арада андый шаяртулар булгалый инде ул, аңа карап күңелеңне сүрелдермә, апай
Чынлап та, беренче чирканчык алда күрәселәрнең бөресе генә булган икән әле Эшли-эшли әллә нинди көтелмәгән хәтәр хәлләргә дучар булырга да туры килде, беркатлылык аркасында көлкегә дә калгаладым Холкымдагы идеалистик сыйфатларга күрә җитәкчелек белән низагка кергән чаклар да булмады түгел Алар, әйтергә кирәк, заяга үтмәделәр, үзенә күрә тормыш мәктәбе булдылар
Бераздан миңа, һөнәри яктан җитлеккәнлек күрсәтүемә күрә унга якын скважина тапшырдылар Арада нефть бирми торганнары да бар Дөресрәге, аларда нефть бар, тик фонтаннарга куәтләре җитеп бетми, шуңа ябык торалар Насос-фәлән дә төшермиләр үзләренә Чөнки фонтанлаучы скважиналар нефтьне бик мул бирә, тегеләренә ихтыяҗ шуның хәтле генә Мәсәлән, минем карамакка тапшырылган скважиналарның берсе тәүлегенә 380, шуның белән янөшәдәге икенчесе 320 тонна чиста нефть бирә иде Бүген мондыйларны безнең мәйданнарда хыялда да күз алдына китереп булмый Андый скважиналарны планнарны, өстәмә йөкләмәләрне арттырып үтәү өчен сыгыпмы сыктылар Шундый гөнаһлы эштә миңа да ирексездән катнашырга туры килде
Көннәрнең берендә мул итеп нефть бирүче скважинаның кыргыч куышына килеп кергәч, бер язуга тап булдым Мастерым язып калдырган -Дамир,—дигән,— төнгелеккә 4438нең торба арты япкычын ачык калдыр, күршеләрнең планнары үтәлеп җитми, иптәшләргә ярдәм итәргә кирәк-,—дигән
Мин моны шантаж сыйфатында кабул иттем һәм мастерның әлеге күрсәтмәсен үтәмәдем Чөнки бик яхшы белөм, скважина, бигрәк тә фонтанлаучы скважина, билгеле бер режимда эшләргә тиеш Аны бозу җинаять санала Бу хакта училищеда безгә кат-кат әйткәннәр иде Әйе. җинаятькә бармадым мин Тик
Икенче көнне килсәм, ни күрим, әлеге скважинам «котыргандай- эшләп тора Кемдер берәү килеп торба арты япкычын ачып киткән1 Скважинаны тынычландыргач, будкага кердем Анда исә тагын язу кисәгенә юлыктым Мастерым калдырган булып чыкты «Мастер күрсәтмәсен үтәмәгәнең өчен җәзага тартылачаксың1—дигән Мастерымның әлеге янаулы язуы миндә һаман шул идеалист булу бәласе инде, үҗәтлек кенә тудырды, күп уйлап тормастан «Җинаятьне булдырмый калучыны җәзага тартмыйлар1—дигән җавап язып калдырдым Бу язу шуннан соң аның кулына төште Дөресен генә әйткәндә, бераз шөлләбрәк тә йөргән идем, тик мастерым миңа кырын-ярын карамады, киресенчә миңа ышанычы арта гына төште. Иң мөһиме, кыек-мыек эшләр бригадада бүтән кабатланмады Монда, бәлки, минем район газетына хәбәрләр язгалап торуым да күпмедер роль уйнагандыр
Хәтәр тәвәккәллек
Яшь чакта кызыксыну көчле була Бу сыйфаттан мин дә бөтенләй мәхрүм түгел идем һөнәрнең серләрен тирәнрәк төшенәсе килү омтылышы тынгылык бирми иде Тагын шунысын да читкә куеп булмый, осталыгыңны арттыру матди килереңне дә арттыру әле ул.
Операторга йокланган бурычларның бөрсе-скважиналарынын дебитын, ягъни нефть бирешен үлчап тору Аны график буенча, йа булмаса белгечләр к»шкач башкарасың. Мин исә дебитны, скважиналарның колкын шабрак өйрану йөзеннән, үзем өчен де үлчи идем. Шулай мавыгуым аркасында бер тапкыр чак
кына олы бәлагә тарымадым _ _
Сентябрь урталары иде бу Кояшлы, тыныч, җылы көн Ихатабыздагы бакчада маш килеп бәрәңге алып ятабыз. Көтмәгәндә яныбызга Фаяз абзый килеп керде Күңелгә шундук шом йөгерде өлкән оператор тиккә генә килмәс' Башта ул ипләп кенә хөл-әхвөлебөзне белеште Аннары көттереп кенә
—Апай, син кичә 4458дә үлчәү алмаган идеңме9—дип сорады
—Алган идем. _
-Анысы өибөт булган Тик -выкид-ны ачарга оныткансың бит. апай' Йөрәгем өзелеп төшеп киткәндәй булды, «выкид«ны ачмаганым үземнең дә
исемә төште. Бөтен эшемне ташлап скважинага йөгердем. Әле ярый авылдан әллә ни ерак түгел. Тыным-көнем бетеп барып җитсәм. Йә, Хода. Булган монда хәлләр, үлчәгеч чан тулып ташыган Шуның ише хәлләр өчен балчыктан өеп ясалган саклагыч мөлдерәмә тулган! Тагын бер чиләк кенә өстәлсә дә нефть моннан да ташып чыгып кырга, ерак түгел агып яткан инешкә юл ярасы булган. Чан ташу— үлчәгеч чанны, җиһазларны, тирә-юньне генә пычратып калмый, операторның йөзен дә каралта, абруен төшерә.
Инде ни кылырга? Бу хурлыктан ничек, ни рәвешле котылырга? Шул ук Фаяз абзый әйткәндәй, үзем пешергән кайнар ботка, үземә өреп кабарга кирәк. Моңа ошаш хәлләрдә насос агрегатлары, чаннар куелган машиналар чакыртып ду кубып түгелгән нефтьне җыеп алалар Ләкин моны оештырыр өчен иртәгә кирәкле техникага заказ бирергә, чират көтәргә кирәк. Монысы бер хәл, болай итеп шау-шу куптарсаң, бөтен промыселга хәбәр таралып хур буласыңны көт тә тор Мин икенче бер тәвәккәл карарга килдем, көннең бик тыныч, җылы булуыннан файдаланып, өс-башымны чишенеп ташладым да, кулга кирәкле ачкычлар алып, бик сак кына нефть күле эченә кереп киттем. Исәбем чокырның төбенә үк урнашкан япкычны сүтеп алу Ниятемне сакланып кына гамәлгә ашырырга керештем. Үзем куркам да. Чөнки техник хәвефсезлек кагыйдәләрен тупас төстә бозу инде бу. Болай кыланганыңны белсәләр, бик җиңел котылдым дигәндә дә разрядыңны кисәләр
Тырыша-тырмаша торгач, теләгемә ирештем, капкачны сүтеп ала алдым. Тагын бер-ике сәгатьтән монда «перелив»ның эзе дә калмаган иде инде. Шулай итеп бу хәл турында Фаяз абзыйдан башка берәү дә белми калды
Мәскәү түрәсен Әпипәгә биеттек
Алтмышынчы, җитмешенче елларда Әлмәттә Бөтенсоюз яшь нефтьчеләр слеты үткәрелә иде Анда делегатларны сайлап кына җибәрәләр иде Менә шул заманы өчен шактый зур форумга мин дә өч ел рәттән катнаштым Алай гына да түгел, слетның бүләкләренә дә лаек булдым Заманы өчен зур бүләкләр иде ул. Мәсәлән, баян Ярыйсы гына мал бит инде
Министрлыклар һәм партия-комсомол җитәкчеләре дә килә иде Моннан тыш илнең атаклы шәхесләре, артистлар һәм яшьләрне биһуш итә торган затларны чакыралар иде Шул җөмләдән атаклы химик Гыйлем Камайның рухландыргыч чыгыш ясавы әле дә күз алдымда тора, тавышы колагымда яңгырый
ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре Сергей Павловны «Әпипә»гә биеткәнебезне дә онытырлык түгел. Анысы болай килеп чыкты. Слетның пленар мәҗлесендә тәнәфес игълан иттеләр Барыбыз да слет барган бина (хәзер ул Әлмәт татар дәүләт драма театры) алдындагы мәйданга чыктык Күрешәбез, танышабыз, җырлыйбыз, биибез. Төрле милләт көйләре, сөйләшләре яңгырап тора Без азнакайлар да бер түгәрәк ясап, татарча җырлап торабыз Шунда безнең янга ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре Рәис Беляев белән Сергей Павлов килеп кушылдылар Без бераз каушый да төштек Каушамый ни—татарча җырлап торабыз бит. Шунда Рәис Беляев татарча бию көе уйнарга кушты гармунчыбызга һәм үзе җилдереп биеп тә китте Бераз биегәч. Сергей Павловка китереп басты. Безнең гармунчы, әлбәттә инде, шунда ук урысча уйнауга күчте. Рәис Беляев исә:
—Татарча уйна!—дип боерды Моңардан бездә рухланып киттек, Павловның биюен даулый башладык. Ниһаять, комсомол вожагының «Әпипә»гә биемичә чарасы калмады Ул үзе ниләр кичергәндер, әйтә алмыйм, мәгәр бу безне, ана телендә сөйләшергә дә куркып милли яктан кысынкылыкта яшәгән бер даирәне, чын-чыннан рухландырып, канатландырып җибәрде Мөгаен, мин бу очракны нәкъ шуның өчен дә оныта алмый торганмындыр Ни дисәң дә, кечкенә генә булса да, милли өлкәдә үзенә күрә бер җиңү иде бит ул.
Гыйсъян
Мең тугыз йөз җитмеш дүртенче ел иде бу. Сентябрь аеның азаклары иде булса кирәк Иртә белән автовокзалга килдек Ләкин анда бер генә вахта машинасы да юк Вокзал биләмәсе шып-шыр Без, нефтьчеләр, дулкынланабыз Бер заман шундый хәбәр килеп иреште Азнакай пассажир предприятиесе
шоферлары баш күтәргәннәр! Хәтта шәһәрара автобуслар да китми калган Кибетләргә ипи ташучы һәм ашыгыч ярдәм машиналарын гына чыгарганнар Ул елларда бу баш китәрлек вакыйга бит инде Ләкин шоферлар—карты- яше. олысы-кечесе дигәндәй—бербөтен булып тупланганнар да җитәкчелек алдына таләпләрен куйганнар тиешле хәләл акчабызны тиененә кадәр түләгез Предприятие башлыгы урынын шушы сәгатьтә үк бушатсын! Шушы шартлар үтәлгәнче урыныбыздан кузгалмыйбыз.
Әлбәттә, урынга район башлыклары килеп җитә. Алар шоферларны төрлечә үгетләп тә. кисәтеп тә карыйлар, ләкин шоферлар нык торалар, коткыга бирелмиләр «Коммунистлар, алга чыгыгыз1—дигән оран да файда итми Улоран яңгырауга шоферлар барысы бер булып бер адым алга атлыйлар Шулай итеп шоферлар куйган таләпне үтәүдән башка чара калмый Транспорт предприятиесе җитәкчесен урыныннан төшерәләр, яңа җитәкче куялар Болар барысы да җиренә җиткереп, тиешле документларга теркәлеп башкарыла Шоферлар документларны җентекләп тикшерәләр ялган түгелме9 Тынычландыру өчен генә мөтәштермөгәннәрме? Ике яклы сөйләшү көне буена бара Таләп үтәлгәч, хәләл эш хакларын алу гарантияләнгәч, ягъни кич җиткәндә генә шоферлар машиналарын кабызып эш башлыйлар Без—нефтьчеләр исә ул көнне эш урыннарыбызга кайсыларыбыз җәяүләп, кайсыларыбыз, кагыйдәләрне бозып булса да, технологик транспортка төялешеп бардык Кичен инде безне вахта машиналары килеп алдылар Алар җиңүгә ирешүләре белән рухланганнар дәртләнгәннәр иде
Шунысы әле дә сокландыра шоферларның бу гыйсьянлык акциясе шул дәрәҗәдә оешкан төстә уза ки, анда черки борын төртерлек тә коткыга юл куелмый, чыгыш ясаган шоферларның бер генә сүзенә дә каршы төшә яки бәйләнә алмыйлар. Билгеле ки, күпләрне органнарга чакыртканнар Тик алай да шоферлар гамәлендә җинаять җаваплылыгына тартырлык гаеп-фәлән таба алмаганнар
«Через наша удица ...»
Шулай да халык, аерата өлкәннәр, җирле халык тормышына да матди яктан азмы-күпме бәрәкәте сизелүенә карамастан, «нифтәне* кабул итеп бетерә алмады, яисә бик авырлык белән кабул итте Шул -нифтә» китерәчәк бәла- казалар турында әллә нинди куркыныч риваятьләр сөйлиләр иде Маен суыртып алган урыннар бушагач, җир убылып төшәчәк, шулай җир астына китәчәкбез дип, авылның иң оста хикәячеләре мисаллар китерө-китерә сөилиләр иде Кемнәрдер моңа чын-чыннан ышана, ышанып җитмәгәннөренең дә карашлары какшый, күңелләренә шом йөгерә иде. Инде алтмыш елдан артык дәвамында суыртуга, 3 миллиард тонна нефть алуга карамастан әле бер авылның да бер шәһәрнең дә җир астына киткәне юк анысы. Тик техноген сәбәпләр аркасында җир тетрәүләр кебек күренешләр ешайды Өлкәннәр тәртипнең, үзебезнең милли әдәп-әхлакның, гореф-гадәтләрнең, йолаларның, гомумән, милли яшәү рәвешенең китерелүен бик авыр кичерделәр
Авылыбызда яшәүче нефтьчеләрнең гадәтләре авыл халкына да йогынты ясамый калмады Әйтик, акча алган саен, акчаны исә алар еш алалар иде- «аванс" «получка-'. әле теге премия, әле бу премия-аяк тибө-тибә аракы эчә типтерәләр иде Суфиланасым килми, безнең авылда нефтьчеләр килгәнче эчүче бөтенләй булмаган дип расларга җыенмыйм, булгандыр чөнки безнең авыл да совет илендә бер миллөт-совет халкы формалаштыру шаукымыннан котыла алмаган бит инде, мәгәр аңынчы аракы эчеп исереп тәпәләшүчеләрне, урамнарда тәгәрәп ятучыларны күрергә туры килмәде Яхшы хәтерлим фатирга керүчеләр аракы белән шаяра башласалар, хуҗалар бик каты шелтәлиләр, йә булмаса бөтенләй фатирдан куып чыгаралар иде Тик читләрнең бу начар гадөтөн авызлыклап торыр көче җитмәде авылның Килмешәкләр арасында көчләп аракы эчереп җирле халыкның милли гадәтләреннән көлүчеләр дә очрый Курай Елга дигән авыл янындагы скважинаны карап торучы нефтьчеләрнең бөрсе. мәсәлән, үзәккә барып акча алгач узе дә ару г ына сыйлана, хәмерне өйгә дә алып кайта Кичке як була нефтьче урыс намазлыктагы фатир хуҗасы хатынны да кыстый башлый Бичара хатын котлары чыгып карыша Мәгәр нефтьче урыс куркытып
хатынга бер стакан аракыны эчертә Бичара хатын сәҗдәгә киткәч яңадан торып кыямга баса алмый, намазлык өстенә җәелеп төшә. Бу коточкыч хәлне миңа шуның шаһиты үзе сөйләгән иде. Билгеле, ул аны кызык итеп сөйләде Әйе, килмешәкләр өчен җирле халыкны шулай төрлечә мыскыл итү кызык булгандыр, тик безнең өчен бу фаҗига булды шул
Нефтьчеләрнең «тел дәресләре» дә эзсез үтмәде Бик шәп итеп, ягъни урысчалап, сүгенергә дә өйрәттеләр алар. Халык нефтьчеләрнең үзләренә карата да такмаклар чыгарып торды. Бер генә мисал китерәм:
Буровой бурит итә,
Балчыгы кая китә?
Буровикка ышанмагыз.
Ал дый да ташлап китә
Соңгы юлның беренче сүзен үзгәрттем. Телдә йөргәне кәгазь битенә сыярлык түгел.
Бүген нефтьчеләр тормышы бөтенләй башкача Аны җитмешенче, хәтта сиксәненче еллар белән дә чагыштырып булмый Мәдәнилек кискен төстә һәм бик нык үсте Монда нефть предприятиеләре белән килмешәкләр түгел, һичшиксез, шушында туып-үскән шәхесләрнең идарә итә башлавы да аннан килеп туксанынчы елларда илдә идарә итү системасының берара горизонталь яссылыкка җәелеп алуы да шифасын бирде һәм нефтьчеләребез, рәхмәт төшкерләре дип әйтсәң дә артык булмас, аннан файдаланып, хуҗалыкны рәткә кертеп калу өчен җиң сызганып тырыштылар Шушы уңайдан тагын бер вакыйга искә төште.
«Безнең гомергә җитә бит!»
Максим Горький үзенең кайсыдыр бер публицистик язмасында нефть промыселларын «тәмуг, кызган пычрак таба» дип атаган. Әлбәттә, монда сүз теге вакытлардагы Баку промыселлары турында бара Без дә, алай ук булмаса да, бигрәк тә баштагы елларда, шактый ук зыянын тоеп өлгердек нефть промыселларының. Читтән килгән нефтьчеләр, бигрәк тә карьера баскычының чираттагы басмасын атлап үтүне генә максат иткән җитәкчеләр, безнең үзебезгә күз карасыдай кадерле туган җиребезнең иминлеген кайгыртып интекмәделәр, заманы өчен ярыйсы гына технологияләрнең үтәлешен тәэмин итеп мәшәкать чикмәделәр Шундый очракларның мисаллары минем үземдә дә аз түгел, шулай да бу юлы икенче бер танышымның, югарырак дәрәҗә биләгән затның сөйләгәнен китерәсем килә.
—Нефть үткәргеч сузабыз Канау казылган, торбалар аның белән янәшә җайлап куелган Ләкин аларны сумала белән тышлыйсы бар, шуңа канауга салмый торабыз,—дип искә төшерә башлады Әмин Сабирулы Галиев —Бервакыт яныбызга промысел мөдире үзе килеп чыкты.
—Нишләп терәлеп каттыгыз?—дип дорфа гына сорады бу
—Менә сумала алып килгәннәрен көтеп торабыз,—дим моңа җавабымда Шуннан мөдирем
—Ахмаклар1 Безнең гомергә җитә бит әле ул! Эшен бетерегез тизрәк! Көтеп тормагыз!—дип җикерде Нишлисең, технологияне бозарга туры килде, шуның аркасында вакытыннан бик күпкә алдан эштән чыгасын белә торып, күмдереп куйдык торбаларны Теге исә бу участокта эшне бер ярым тапкыр алданрак тәмамлаган өчен данга күмелде һәм менә шулай эшли-эшли Мәскәүгә, министрлыкка кадәр үрмәләде
Мондый «батырлыкларның» бәласен тора-бара бик нык татырга туры килә «Татнефть»кә Үткәргечләрнең вакытыннан алда сафтан чыгуы тәмам һәлакәт төсен ала Аңардан көч-хәл белән генә котылалар Бүген Татарстан нефть промыселларында, шөкер, үрнәк тәртип «Татнефть» үзе хуҗалык итә торган биләмәләрдә табигатьне саклауга бик зур игътибар бирә һәм шуңа ел саен ким дигәндә 4-4 5 миллиард сум акча тота Менә ике ел рәттән ул экология һәм экологик менеджментта Россия күләмендә беренче урынны тота Аның бу өлкәдәге уңышларын дөнья күләмендә дә таныйлар
Буровой кая киткән?
Атаклы бораулаучы, Социалистик Хезмәт Герое Михаил Петрович Гринь мәгълүмат чаралары күзеннән бер дә төшеп тормады Без фәкыйрегезгә дә аның белән төрле шартларда еш аралашырга туры килде Үзара мөнәсәбәтләребез эчкерсез, ихтирамлы булды Кайчакта бигүк шауларга ярамаган галәмәтләр турында да ачылып сөйли торган иде мәрхүм Менә бу вакыйганың матбугатка чыгуына да каршы түгел иде
—Шулай иртәнге вахтага барырга автовокзалга җыелдык Буровоебыз Сукояш авылы ягындагы (Азнакай районы) урман артында тора,—дип серен сүтә башлады Михаил Петрович —Автовокзалга җыелуга, билгеле ки, хәл-әхвәл сорашабыз, алда торачак эш-ниятләр турында фикер алышабыз, күрсәтмәләр алабыз башкаларның эше белән кызыксынабыз. Шунда бораулаучы егетләрбезнең берсе:
—Ай-Һай, Петрович, мин бүген яман төш күрдем, буровойда бер-бер хәл булмады микән?—димәсенме
Төш күрү турында башка вакытларда да сөйләшкәли торган идек анысы, тик бу юлы егетебезнең сүзе нишләптер күңелгә тиде Үзегез беләсез, бораулаучы халкы сүзне бик үлчәп тормый, кырыс эштә тел дә кырыслана, мин дә тегене тозлап-борычлап дигәндәй, орышып ташладым
—Лыкылдап тор әле. яман тел, фәлән-төгән Хатын-кыз сыман хорафат аңкытып.
Егетебез, әлбәттә, шундук шым булды, хәтта, хәтере калгандай, бераз читкәрәк тә күчеп басты. Ниһаять, автобусларга утырышып, буровойга юл тоттык Барабыз шулай ипле генә, егетләр үзара тегене-моны сөйләшә Менә берничә минуттан буровойда булырбыз. Бервакыт теге егетебез тагын кыбырсый башлады
—Петрович, буровой күренми бит. әй!
—Менә шул яман телеңә хуҗа була алмыйча бар әле кирәгеңне алырсың'—дип тегене тагын әрләп куйдым. Шулай да үзем, автобус тәрәзәсенә күз салып, алга текәлдем Карыйм, ләкин буровойны чынлап та күрмим ләбаса! Моннан, тау башыннан, бөтен манзара күз алдында инде юкса Мәгәр буровой юк' Юк һәм вәссәлам Үземнең дә йөрәгем жу итеп китте Бөтен бригада урыннарыннан сикерешеп торды Шофердан машинасын куа төшүен сорадык Шулай ут йотып барып җиттек. Барып җитсә-әк Ни күрик, җир убылган да. буровоебыз бер якка янтая төшеп, җиргә чумган Әле дә ярый төнге вахтадагы кешеләребез барысы да исән-сау иде Алар буровойдан чыгып өлгергәннәр Мәгәр шактый куркып калганнар, хәтта рация аша миңа хәбәр итүдән дә тыелганнар
Шунысы кызык, Сукояш авылы кешеләре, монда бик көчле җирастыагымыбар буровой кормагыз, дип кисәткән булалар югыйсә «Ха-ха! Каян килгән геологлар'* дип.аларны тыңламаганнар
Казыган да күмгән
Бер елны кукуруз бик шәп уңа Булган силос һәм сенаж базлары тәмам тула Ләкин җыеп алынасы яшел массаның яртысы кырда Азнакай районының -Тырыш- колхозы рәисе Насыйбулла Хәбибуллин биләмәләрендә урнашкан нефть промыселында эшләп йөрүче бульдозерчы янына килә дә тәмле телләнеп сүзгә
керешә _ ,
—Фәрит туган —ди Хәбибуллин—эшләр шулаирак бит әле ярдәм кирәк, силос чокыры казып бирсәңче, —ди.—буш итмәбез, тиешле әҗерен эш тәмам булуга ук
алырсың,—ди. . _
—Ярар Насыйбулла абзый —ди Фәрит Галиев.—менә әле -тәрәзә- дө килеп чыккан иде мин хәзер үк эшкә тотынам.-ди Хәзер ничектер элек нефтьчеләр белән авыл кешеләре бер-берлөренө шул рәвешле ярдәм дә итешә торганнар
ИД ФӘРИТ Галиев эшкә бик гаярь зат иде. мәрхүм. чокырны бик тиз әзерләп өлгертә дө Хәбибуллин катына китә -Чокыр әзер. әйдә, бәхилләт»,-ди Хәбибуллин исә беонөосө белмәгән төсле кылана башлый «Туктале. син кем соң әле9 Минем берәүгә дө ни дө булса вәгъдә иткәнем юк' Нинди чокыр турында сүз алып барасың син энем9- -дип. тәмам башын юләргә сала Бульдозерчы исә
—Ярар абзый, хуш. сау булып тор. алайса —дип. бәхәс кузгатмыйча гына
чыга да китә. Хәбибуллин «Төп башына утырттым малайны»,—дип, куана инде Икенче көнне дәррәү кубарылып яңа чокырга яшел масса салырга дип килсәләр, ни күрсеннәр, чокыр күмелгән, хәтта тигезләп куелган Хәбибуллин Азнакайга, нефтьчеләрнең транспорт конторасы директоры Сәях Фәрхетдинов хозурына китә Директор, әлбәттә инде, Фәрит Галиевне чакырта һәм, шундый-шундый хәл булдымы, дип сорый Фәрит Галиев: «Юк, булмады андый хәл»,—дип кырт кисә.
—Менә «Тырыш» колхозы рәисе Насыйбулла абзый шулай ди бит,—ди Фәрхетдинов.
—Нинди дурак бәндә соң бу? Минем моны гомеремдә күргәнем-белгәнем юк! Ауфидерзейн!—ди дә Фәрит Галиев, чыгып та китә
Инде үзенең төп башына утырганын чамалап алган Насыйбулла абзыйның: —Әллә ул түгел иде микән соң?—диюдән башка чарасы калмый.
Төнге имтихан
Бораулау вышкалары төзүдә бөтен илгә танылган атаклы оста, Социалистик Хезмәт Герое Гәрәй Мәүлетбай улы Баһманов бригадасына эшчеләрне, берәүнең дә сүзенә колак салмыйча, үзе сайлап ала иде. Монда аның үз алымнары, үз ысуллары бар иде.
—Эшсез калган вакыт, тегендә барам эш сорап, монда барам—бер дә рәхим ит дип тормыйлар,—дип хәтер җебен сүтә башлады Галимҗан абзый Хәйруллин — Таш ватарга да риза инде үзем. Бер нефть оешмасында әйттеләр, безгә вышкалар төзүче бригадага эшче куллар кирәк, тик бригадирның үзеннән башка мәсьәләне хәл итеп булмый. Шуңа күрә син бригадир Гәрәй Баһманов янына бар —диделәр Мин эзләп тапканда мәш килеп вышка корып ята иде болар Гәрәй Баһманов белән дә күрештек Нигә килгәнемне әйттем. Ул моңа ни «ә», ни «җә» димәде, яңадан үз эшенә чумды Карыйм, күзәтәм Эшләре бик «майлы» күренә Карап торып уйлансын дип калдырдымы ул мине үземне генә шушы хәлдә? Хәзер хөкем йөртүе кыен инде. Шулай тулы бер көн үтте Болар кайтырга җыена башладылар Шунда Баһманов минем катыма килде дә
—Менә болай, энекәш, вышканы аркан тарттырып беркетер өчен тотрык күмәргә 12 шурф казырга кирәк. Кайларга казырга икәнен хәзер күрсәтермен Әйдә Менә сиңа солярка Шуны ягып туңны эретерсең Әгәр шул унике шурфны иртәнгә казып өлгертсәң, мин сине эшкә алырмын,—диде. Кәйлә, лом. көрәк кочаклап калдым шулай берүзем япан кырда Менә шунда, ышанасызмы, юкмы, төне буе керфек какмыйча эшләдем. Октябрь азаклары иде бу. Яшермим, бик авыр булды, тәмам җыкка калдым, тәки теге унике шурфны казып өлгерттем. Менә шундый сынау аша үтеп эшкә урнашкан идем мин вышка төзүчеләр бригадасына,—дип очлады сүзен Галимҗан абзый Хәйруллин
Гәрәй Баһманов үзе дә эшкә бик гаярь зат иде, мәрхүм. Җебек, буыны сыек кешеләрне бер дә өнәмәде шул.