Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Хөсәен Җәгъфәр
Жәгьфәров (Ягфаров) Хөсәен Гомәр улы 1952 елны
Тукай (элекке Чаллы) районынын Иштирәк авылында
туган. Бигеш авылында урта мәктәпне тәмамлагач Казан
дәүләт ветеринария институтына укырга керә. Югары
белем алгач, белгечлеге буенча Зәй районынын Түбән Биш
авылында мал табибе булып эшли. 1974 елны армиягә
алына. Хезмәт итеп кайтканнан соң, 1976 елдан башлап
Жәгъфәровнын тормышы, ижаты Түбән Кама районы
һәм шәһәре белән бәйле Башта «Родина». «Нефтехимик*
совхозларында мал табибе, «Түбән Кама» хуҗалыгында
бүлекчә идарәчесе (управляющий) булып эшли, сонрак
егерме елга якын Түбән Кама шәһәрендәге 2нче ТЭЦнын
ярдәмче хуҗалыгын җитәкли. 2003 елдан шул ук ТЭЦнын
тәэминат итү бүлегендә әйдәп баручы икътисадчысы.
«Шигырьләр язу белән студент елларында шөгыльләнә башладым. Казан
казасына килеп укый башлагач, туган авылымны, туган йортымны, анда яшәгән
әти-әнине, туганнарымны, авылдашларны бик сагына идем. Шул чакларда сагыну-
сагышлардан туган беренче шигырем дөньяга килде. Мин аны «Авылдан аерылгач»
дип атадым.
Бүгенге көндә Хөсәен Жәгьфәр дүрт китап авторы («Адаштырмас мине юлларым»,
«Их, бер урап гомер юлларын», «Алданмасын, дуслар, күңелегез», «Кичерә һәм сөя
белсеннәр»). Икесе Татарстан китап нәшриятында чыккан.
Татарстан Язучыларынын быелнын 27 маенда үткән Идарә утырышында.
Берлекнең Кабул итү коллегиясе карары нигезендә Хөсәен Жәгьфәр (тәкъдимнамә
бирүчеләр: Разил Вәлиев. Рафис Корбан, Миргалим Харисов) Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы итеп кабул ителде