Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Иске Салавыч авылы
Иске Салавыч авылы Балтач районында урнашкан.
Авыл атамасы тарихи чыганакларда еш искә алына. Ул Казан ханлыгы чорында
булган. Казан өязенең 1602-03 елларга нисбәтле теркәү кенәгәсендә дә авыл исеме
телгә алына. Бер тарихи хезмәттә 1878 елда Яна Салавыч авылы халкынын ачлыктан
интегүе турында сүз бара. Шушы ук китапта 1873 елда Салавыч һәм Яна Салавыч
авыллары халкынын балаларын рус телендә укытуга каршы чыгулары турында хәбәр
ителә.
Нажия Борһанова мәгълүматларына караганда. Салавыч. Пүскән. Нормабаш.
Бөрбаш. Бөрбаш Сәрдегәне. Кили. Чапшар. Курмала. Көек. Көекбаш. Кариле. Норма
авыллары берләшеп Пүскән җыены үткәргәннәр. Ул өч көн дәвамында 20 -22 нче
июньдә бәйрәм ителгән.
Авыл оешасы урын элек калын урман белән капланып алынган булган. Килеп
утыручылар урман егып һәм төпләп чәчүлек җирләр, ышна басулары ачканнар.
Авылда Исхак. Халит ышналары барлыкка килгән. Басуда әле хәзер дә Көллек урыны
дип аталган жир бар. Ул урында урман яндырылган һәм күп көл калган.
Өлкәннәр сөйләвенчә. Салавыч авылы Салавыч исемле әүлиягә нисбәтле булырга
тиеш икән. Үзенең васыятен үтәп, аны Бакыр чишмә янына күмгәннәр. Ул чишмә әле
дә гөрелдәп чыгып утыра. Балтач ягыннан килеп Салавычка килеп кергәндә ул сул
якта, басу уртасында кала. Ул рәшәткә белән әйләндереп алынган. агачлар арасында
утыра. Элек аны Нәсыйх абзый, аннан улы Габдерәүф абый, хәзер анын малайлары
карап һәм чистартып торалар Элек тә һәм хәзер дә өлкән буын бу чишмәнең чыккан
урыны—коесы янына килеп дога укый, сәдака куя. Авылда бу чишмәне хөрмәтләп
Изгеләр чишмәсе дип йөртәләр.
Салавыч авылы олылары элек бу урында чирмешләр яшәгән дип. алардан калган
Чирмеш юлы. Чирмеш зираты. Чирмеш рәте дигән топонимнарны санап күрсәтәләр. Бу
урыннан аларны татарлар кысрыклап чыгарган.
Мари-чирмешләрнең зиратлары ике урында булган. Ул зиратларның
берсе—элекке «Тимирязев» колхозы җирләре белән ике арада, яңа салынган Казан
—Малмыж юлын чыккач та. Анда хәзер истәлек өчен пар каен үсеп утыра. Салавыч
авылының олы яшьтәге һәр кешесе бу зиратны яхшы хәтерли. Соныннан бу җир
сөрелә һәм чәчүлек итеп файдаланыла башлый. Икенчесе— Янгул авылы янында
булган.
Салавычнын нәкъ уртасыннан Олы юл уза. Элек ул юл Себер тракты исеме
Дәвамы. Башы 2006 елның 6 нчы санында.
астында билгеле булган. Анын ике ягына каен агачлары утыртылган булган (хәзер
алар юк инде). Патша хөкүмәте илнен алдынгы карашлы кешеләрен, шулар исәбендә
декабристларны, күренекле кешеләрне (Герцен Ралишев һ б ) шушы юлдан Себергә
озаткан. Юлда баручыларнын богау тавышлары, жәберләнүчеләрнен ыңгырашулары
ишетелеп торган Элекке таш юл хәзер асфальт белән түшәлгән Бу юл буйлатып хәзер
күпсанлы машиналар үтә, юлдагы хәрәкәт бер генә минутка да тукталып тормый Хәзер
юлнын як-ягында каеннар үсми инде
Авыл зурая бара. Хәзер ул 280 ләп хуҗалыкны берләштерә. Нәкъ у ртасыннан
диярлек Инеш агып авылны икегә аера. Инеш аша чыгу өчен зур гына күпер салынган.
Күперне Тимерче күпере дип йөртәләр Күпер авылны Аргы як. Бирге як өлешләренә
бүлеп тора. Хәзерге вакытта да халык Аргы якка чыктым. Бирге якта яшим дигән
гыйбарәләр кулланып сөйли 1950 елга кадәр Иске Салавыч авылы ике авылга
бүленгән булып, колхохзарны «Кызыл Татарстан» һәм «Кызыл Йолдыз* исемнәре
белән атаганнар
Авыл урамнарының халык үзе кулланган исемнәре бар Эчке. Тышкы. Тегәрҗеп,
Олы юл, Тау өсте. Ферма урамы. Яшьләр урамы. Тегермән урамы. Хәллә тыкрыгы,
Алашалар тыкрыгы. Йосыф тыкрыгы. Пәти тыкрыгы. Яна урам, Үзәк урам. Тегәрҗеп
урамы дигән атама сәеррәк тоелырга мөмкин Ни өчен урам шулай аталган? Сәбәбе
гади. Бу урамда элек бау ишүчеләр яшәгән Ул урам кечкенә, тар. Бер-ике хуҗалык кына
тора торган тыкрыклар да бар Алар шул кешеләрнен үз исемнәре яисә кушаматлары
белән йөртелә Үтәгән. Фәрзи, Шәйхи, Юныс, Әсхи тыкрыклары, Сәет тыкрыгы һ б
Авылнын бирге
ягы Югары оч. Түбән оч, Олы юл урамнарына бүленә
Иске Салавыч һәм Яна Салавыч авылларын Шушма суы аша салынган Тегермән
күпере аерып тора. Элекке су тегермәне шул күпер янынла булганлыктан, ул шундый
атама алып калган Хәзер ул тегермән эшләми яна тегермән салынган Ә күпер һаман
Тегермән күпере дип Йөртелә Олы юлны кисеп ага торган Инешләр аркылы да күперләр
салынган Азар өчәү КәчәИ күпере, Тимерче күпере һәм Ибрай күпере Тегермән тыкрыгын
аркылы кисеп агучы Инеш аркылы кечкенә генә күпер бар. анысын, гадәттәгечә, шул
күпер төбендә яшәүчеләр исеме белән атыйлар йә Кәши күпере (якында Кәшифә әби
яшәгәнгә), йә Каюм күпере, йә Мәймүнә күпере дип әйтәләр
Авыл янында һәм анын тирә-юнендә тау һәм калкулыклар да бар Әптск тавы яки
Комлык тавы. Тимерче тавы (Яна Салавычта). Карасу һәм Аксу таулары (елга-инеш
атамалары белән бәйләнешле), Сәрдегән тавы һәм Зәрә таулары авыл яны табигатен
бизәп торалар Зәрә-сабан туе алдыннан үткәрелгән Зәрә дип аталган таулар татар
авыллары тирәсендә аз түгел Мәсәлән. Сарман районы Иске Мннзәләбаш авылы янында
да Зәрә тавы бар
Авыл тирә-юнендә Торна инкүлеге. Салавыч үзәнлеге. Нәкыйп үзәне исеме алган
инкү-үзән урыннар очрый Кыр һәм басулардан Киндер басчын (элек анда киндер
үстерелгән), Иске зират өсте (Казыган елгага кадәр бара, ззеккс мари зираты). Урта басу.
Ышна-соныннан Чита басуы (даулы урманына кадәр бард, язылып еракка. Чита
шәһәренә китүчеләргә мвнкобәтле “Т'п барлыкка килгән атама) Пүскән урманы бус
батуы. Йорәк кыры (6әь> »»Р-‘■ < » » ' ' > ■ Саклау буе басуы. Торна күле басуы.
Кортлык басуы. Атау кыры, Кәтлсх (уңдырышсыз басу, көлсү тафраклы). Кабымы кул
басуы Шәм полосасы юлы Кы Ялгь.3 чыршы һ б ны атап күрсәтергә момкин Урман
куаютык исемнәр. Даулы урманы Фәхри урманы. Сабиржан полосасы. Пүсхән урманы.
Үиклавек куаГыгы “лктәш баланлыгы һ 6 Күл. са.-баткаклык чон, ы , гарныи -онлы»
атамалары бар Кәсен күте. Торна күле, Галәү
Торфлы сатлык һ б Аиыл тирәсендәге елга-инешдәр түбәндәге атамалар белән
1улла„ыла Шушма суы. Гомәр аты үлгән елга. Аксу су- Карасу СУЫ. Комлык тау инеше
Сәрдегән суы, Бонау суы. Казыган. Атлар су Ишмохәммәг. Мингсрәү. Атау. Урга. Дәү.
Исмәгыйль, баткак. Ике су арасы
Кабык күпер суы, Салавыч суы, Сабанай, Казенный, Урман, Каракүл елгалары һәммәсе
дә Шушма суына кушылалар. Авыл тирәсендә чишмә-кизләүләр дә байтак. Быкыр
чишмә яки Изгеләр чишмәсенен атамасы Салавыч исемле изге кешегә нисбәтле. Авыл
янындагы басу уртасында рәшәткәләп алынган, агачлар утыртылган, бар кешегә
мәгълүм булган бу чишмә изге дип санала. Үз васыятен үтәп, авылны нигезләгән
Салавыч исемле кешене бу чишмә янына жирләгәннәр. Аның кабере янына килеп дога
уку, сәдака куеп китү саваплы эш булып исәпләнгән. Гарифә чишмәләренең үз тарихы
бар. Алар икәү. Олы яшьтә булуына карамастан, аларны Гарифә апа карый икән. Бу
чишмәләрне авылда белмәгән кеше юк. Чишмә янында балалар бакчасында
тәрбияләнүчеләр дә, мәктәп укучылары да еш була. 1977 елда бу чишмәләргә матур
итеп чишмә йортлары, яна улаклар төзеп куйганнар Кайчан барма, чишмә йортынын
идәннәре сап-сары итеп юылган, улаклары чиста, хәтта таш баскычларында да пычрак
күрмәссең. Тагын шунысы куанычлы, чишмә янында һәрвакыт ике-өч ак сөлге, ялтырап
тора торган чүмечләр, тәсбих, ялт иткән чиләк үз урынында тора. Чишмә тирәләрен
һәм әлеге әйберләрен Гарифә апа шулай тәртиптә тота икән. Авыл халкы Гарифә апаны
шуның өчен хөрмәт итә. Чишмәләрне авылда гына түгел, читтә дә беләләр икән. 1998
елнын май аенда чишмәләргә районнан чыккан бер эшмәкәр зур һәм матур итеп чишмә
йорты салдырган Бу ике чишмә авылның яме булып тора. Якын-тирәдә яшәүчеләр
суны шул чишмәләрдән эчәләр, янына килеп кер чайкыйлар, барысы да тиешле
тәртиптә эшләнә. Моннан башка авылда тагын Тау чишмәсе. Улаклы чишмә, Насыйр
чишмәсе. Шифалы исеме алган чишмәләр бар. Шиф&зы чишмә Атлар су эчкән елга
ягында тау битеннән агып төшә. Бу чишмә сонгы бер-ике ел эчендә генә танылып
киткән. Авылдан шәһәргә китеп урнашкан бер хатын-кыз бу чишмәнен суы шифалы
түгелме икән дип лабораториядә тикшертә Анда суны бик шифазы дип табалар.
Бүгенге көндә бу чишмәнен даны еракларга таралган һәм чишмә юлыннан бер дә кеше
өзелми.
Авылда урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә, элемтә үзәге, базазар бакчасы һәм
кибетләр эшли.
Элек авылда 2 мәхәллә булган. Революциядән сон 2 мәчетнең дә манарасы киселә.
Мәчетнең берсе аннан сон мәктәп хезмәтен үти, икенчесе чит авылдан килеп укучы
балалар өчен интернат була. Хәзер авылда мәчет эшли. Ул 1995 елда салынган, аны Ак
мәчет дип атыйлар.
Укучылар һәм авыл яшьләре өчен авылда спорткомплекс бар. Авылда тагын
тегермән, машина-трактор паркы, агач яру һәм агач эшкәртү жайланмалары, бәрәңге
һәм ашлык киптерү жайланмалары бар.
Халык үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән Мәктәп, балалар
бакчасы, ашханә һәм мәдәният йорты да газ белән жылытыла. Мәктәптә туган якны
өйрәнү музее оештырылган.
Дәвамы киләсе саннарда.