Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЙОЛДЫЗЛЫ БОЛЫТЛАРДА


Газизләрдән-газиз Чулман буе— Узган саен өзелә үзәгем,
Нур сирпегән ярымайда күреп Каракошның кара эзләрен...
Нигә аңа Ходай канат биргән,
Ничек менгән шундый биеккә?!.
Җиз тырнагын батырып җаныбызга, Әверелмәк була бөеккә.
Айны гына түгел, кояшны да Каплар иде, килсә көченнән.
Нәфрәт белән канат җилпүеннән Кирмәннәр дә хәтта ишелгән...
Җаны имгәнеп, теле йолкынганнар Арасыннан атлыйм, аптырап:
Тагын күпме без яшәрбез икән Кара күләгәдән калтырап?!.
Тагын күпме ул сагалап барыр, Очрак эзләп тотып таптарга?!. Сөбханалла, сабырлыгын бирдең, Кыюлык та иңдер Татарга,
Азатлык бир, Ходам, Татарга!
Август төне—иң матур чак, Фасылларның асыл чагы.
Фидаил (1984) —яшь шагыйрь: «Сагышлар да алтын була икән» исемле китап авторы. Чаллыда яши.
Төнге күктә йолдызларның Шаулап чәчәк аткан чагы...
Хуш ис бөрки төнге һава.
Йолдыз исе—томаннарда.
Мин мәңгегә гашыйк булдым Шул йолдызлы болыннарга.
Йолдызлардан чатыр кордым,
Уртасына элдем айны.
Галәм кунагы булдым мин,—
Онытылды Җир, бар кайгы...
Кирәк түгел гарешләре,
Йолдызларым балкыганда.
Киек Каз Юлларын күреп,
Өмет күгем яктырганда...
Калыр идем бу чагырда,
Чакырмаса таң нурлары.
Хыял—бары татлы мизгел,
Ә без исә—Җир уллары...
Синең исем
Йөрәк тагын яңа ритм белән тибә, Строфаларга бүлә сагышны.
Ноталарга сала, әверелдерә моңга Җаннан килгән әрнү тавышын.
Маэстро үзенең иске скрипкасыннан Яңа бер көй көткән шикелле.
Тыңлап йөрим әле йөрәк кайтавазын, Кабатлыйм да синең исемне...
Югыйсә бит инде күпме җырларымны Багышлаган идем мин сиңа...
Йөрәк кенә һаман, илһам скрипкасыдай. Яңа бер көй эзләп ымсына.
Композитор түгел лә мин. ләкин сиңа Җыр язарга күптән күнектем.
Шулай булыр микән әллә—өзелгәнче Соңгы кылы җанда өметнең?!.
Сирәк кенә җемелдәгән утлар Сагыш булып күчә күңелгә. Кайттым әле тагын ераклардан. Авылым урамнарын күрергә.
Эңгер төшкән авыл урамнары Сыкрап сызлый хәтер җиленнән. Карт наратлык кына һаман яшел, Күпме язмыш анда күмелгән...
Бергә кайткан сагышларым белән Авылымдагы сагыш кушылып,
Елга өстендәге томаннарга Күтәрелде, талгын моң булып.
Табылмады җырга кушылучы. Ишетелмәде хәтта кайтаваз...
Тик без генә һаман—кайтаваздай— Туган туфракларга кайтабыз.
Бәйләмәгез, каерып, канатларым, Мин очарга тиеш, очарга!
Үзем генә белгән галәмемдә Йолдызларны җыеп кочарга!
Тырышмагыз җиргә төшерергә, Күтәргәндә күккә хыяллар.
Очып калыйм канатларым барда, Куркытмыйлар мине кыялар!..
«Биеклектә башың әйләнер»,—дип, «Очма!..»—диеп үгет бирмәгез.
Юк, курыкмыйм, биек булса булсын, Хисләремә генә тимәгез!
Кометалар белән очрашып,
Куырылса әгәр канатлар,
Үпкәләмәм, бары иреннәрем:
«Мин бәхетле...»—диеп кабатлар...