Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

КАЗАН ДА ИСЛАМ ШӘҺӘРЕ
Ислам башкалалары һәм шәһәрләре
оешмасы (ИБШО) үзенен XXVII күчмә
утырышын беренче тапкыр Россиядә,
ягъни мөселман дәүләте саналмаган илдә
үткәрде Мәккә. Анкара. Тунис. Жиддә.
Дәмәшкъ. Тәһран кебек 20дән артык мө-
селман шәһәрләреннән килгән вәкилләр
июнь уртасында Казанда җыелышты
Мәгълүм булганча, әлеге халыкара
оешма 1980 елда Ислам Конференциясе
оешмасы каршында барлыкка килә һәм
хокүмәгнеке дә. коммерииячел дә булмаган
оешма санала
Ислам башкалалары һәм шәһәрләре
оешмасында 54 мөселман иленсн 140
шәһәре даими рәвештә әгъза булып тора.
Оешманын штаб-фатиры—Мәккәдә, ә ге-
нераль секретариаты Жиддәдә урнашкан
Моннан тыш, 6 дәүләтнен 8 шәһәре, шул
исәптән Россиянен Казан һәм Грозный
шәһәрләре әлеге оешмада күзәтче әгъза
булып тора
ИБШО сәясәт белән шөгыльләнми,
дәүләт эшләренә катышмый Анык төп
максаты һәм бурычы—мөселман чаралары
оештыру
ИБШОнын чираттагы утырышын Та-
тарстан Президенты Минтимср Шәймиев
ачып жибәрде. әлеге мәртәбәле чараны
борынгы Казанда, ин төньякта урнашкан
Ислам цивилизациясе мәркәзендә үт-
кәрелүенә горурлануын белдерде
— Без моны халкыбызга карата зур
ихтирам һәм хөрмәт. Татарстанның бүгенге
мәдәни һәм рухи яңарышын, икътисади
күтәрелешен тану буларак кабул итә-
без.—диде ул —Безнең җирлектә Ислам
лине тарала башлауга 1120 ел. Татарстан
мөселманнары үзләрен Ислам дөньясының
бер өлеше буларак хис итә һәм дөньядагы
дин кардәшләре белән аралашып яши
Бүгенге көндә Ислам кыйммәтләре
дөньяда барган һәртөрле тискәре
процессларга каршы ин төп әхлакый
альтернатива булып тора Ислам илләре
үзләренен этник составлары һәм сәяси
карашлары буенча күптөрле әмма аларны
үзара хезмәттәшлеккә, аңлашуга омтылыш
берләштерә
Мөселманнар үзләре яшәгән шэ
һәрләремен үзәнчелеген саклап калырга
омтыла Әлеге оешма вәкилләре дә шәһәр
инфраструктурасы үсешенең актуаль
мәсьәләләрен хәл итү өчен җыелыша Бу
җәһәттән башка дәүләтләрнен
тәҗрибәләре белән танышу безнен өчен
бик файдалы
Республикабызда халыкара мөселман
оешмалары һәм дәүләтләре белән
хезмәттәшлек ныгыганнан -ныгый бара
Күптән түгел генә Казанда Ислам яшьләре
форумы. Ислам фәннәр академиясе сесси-
ясе. Ислам үсеш банкынын инвестицияләр
буенча конференциясе булып узды Бүгенге
көндә Татарстан Ислам Конференциясе
оешмасына кергән 37 ил белән хезмәт-
тәшлек итә.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин үз
чыгышында нәкъ менә Казан типографи
ясендә Россиядә беренче Коръән басты-
рылуы турында әйтте
Россия Федерациясенең Ислам конфе-
ренциясе оешмасындагы даими вәкиле
Камил Исхаков әлеге утырышны мөһим
сәяси чара дип билгеләп үтте Ул Россия
тышкы эшләр министры Сергей Лавров-
ның котлау хатын укып ирештерде Анда
министр мөселман илләре белән элем-
тәләрне ныгыту Россия житәкчелегенен
өстенлекле эшчәнлеге саналуы турында
ассызыклап әйтә
ИБШОнын генераль секретаре Омар
Абдулла Кади исә Камил Исхаковнын үз
вакытында Казан ИБШО шәһәрләре ара-
сына керсен өчен күп тырышуы турында
әйтте Чираттагы форумны үткәрүдә дә
анын өлеше зур
Утырыш делегатлары шәһәр хуҗалы
гына кагылышлы актуаль мәсьәләтәрне
тикшерде
Кунаклар Россия Ислам университеты
белән танышты. КДУнын сирәк китаплар
һәм кулъязмалар бүлегендә булды. Сабан
туенда катнашты
УРТАК БЕЛДЕРҮ КАБУЛ ИТЕЛДЕ
Татинформ хәбәр иткәнчә. Бөтендөнья
Башкорт корылтае һәм Бөтендөнья татар
конгрессыН Н Миклухо-Маклай исемен
дәге Этнология һәм антропология инстнтх
ты эшләгән проектка каршы чыкты
Чабаксарда Урал һәм Идел буе халык
лары милли конгресстары һәм ассоциаци
яләре җитәкчеләренең координация совс
тында Бөтендөнья башкорт корылтае һәм
Бөтендөнья татар конгрессы «Россия Фс
дерациясе халыкларынын этномәдәни
төрлелегенең конституцион нигезләрен
саклап калырга!» дигән исемдә уртак
белдерү кабул итте. Белдерү авторлары
Россия Фәннәр академиясенең Н Н
Миклухо-Маклай исемендәге Этнология
һәм антропология институгы эшләгән
«Россия Федерациясендә дәүләт милли
сәясәте нигезләре турында» Федераль
закон концепциясе проектын тәнкыйть
утына тота.
Башкорт һәм татар иҗтимагый
оешмалары, концепция проекты РФ
Конституциясенең «РФ милли-дәүләт
төзелеше» нигез- ләмәләрен ревизияләүгә
юнәлдерелгән, һәм ул күпмилләтле Россия
Федерациясенең яшәешенә куркыныч
белән яный, дип белдерә. Белдерү
авторлары фикеренчә, концепция
проектында милли республикаларның
яшәеше һәм аларнын республикаларда
милли сәясәт алып баруга хокукы инкарь
ителә РФ суверенитеты вәкиле булып
торучы «РФнен күп милләтле халкы» (РФ
Конституциясенең 3 статьясы нигезендә)
төшенчәсен «Россия гражданлык нациясе»
төшенчәсенә алыштыру илнең төп халык-
ларын кысрыклауга юнәлдерелә.
Документта, телне, мәдәниятләрне,
тарихны саклау һәм үстерү
проблемаларын хәл кылуда милли
республикаларның ролен санга сукмау
омтылышы һәм аларны үзешчән
милли-мәдәни автономияләргә алыштыру
Россия Федерациясе территориясендә
яшәүче төп халыкларның телен,
мәдәниятен һәм тарихын юкка чыгаруга
юнәлдерелгән, диелә. Әлеге концепция
проекты белдерүдә, «халыкка каршы,
милләтләргә каршы булып. Россия
Федерациясе Конституциясенең төп
нигезләмәләрен ревизияләүгә
юнәлдерелгән проект», дип бәяләнә.
ЯШЬЛЕК ЯЗЫ ТАНТАНАСЫ
Берничә көн дәвамында Казанда
яшьлек тантана итте. Россиянен 70кә
якын төбәгеннән башкалабызга
студентлар җыелган иде «Россия
студентлары язы—2009»нын финал өлеше
узды Ин зур делегацияләр Сарытау, Төмән.
Ростовөлкәләреннән, Ханты-Манси (Югра)
автономиясе округыннан һәм Алтай
Республикасыннан иде
Казанның мондый бәйгене беренче
тапкыр гына кабул итүе түгел инде.
Студентлар арасындагы ин дәрәҗәле
бәйге 2001 елда да бездә үткән иде.
«Баскет-холл» спорт комплексында
фестивальдә катнашучыларны Татарстан
Премьер-министры Р. Миннеханов рес-
публика җитәкчелеге исеменнән котлады
һәм Россия Президенты Д. Медведевнең
сәламләү хатын укыды.
Казан мэры И Метшин Казанга җыел-
ган студентларны биредә яшәп калырга
чакырды, аларны Россия яшьләрснсн ин
яхшы өлеше дип атады
Студентлар тамашачы һәм жюри
алдында
музыка, бию, театр һәм оригиналь жанрда
осталыкларын күрсәтте. Татарстан данын
республикабызның 12 югары уку йорты
вәкилләре яклады. Биш КӨ Һ дәвам иткән
конкурста аларнын чыгышлары югары
бәяләнде.
Концерт мәйданчыкларына керү
ирекле иде. Анда фестивальнең махсус
газетасы «Веснушка» таратылды Кунаклар
сыйфатында Казанга продюсер. КВН югары
лигасы экс-мөхәррире Михаил Марфин.
Россиянен халык артисты Олег Газманов,
театр һәм кино артисты, пародияләр
остасы, фестивальнең оригиналь жанр
буенча жюри рәисе Александр Песков та
килгән иде.
«Россия студентлары язы»
программасы дирекииясенен башкаручы
җитәкчесе Анна Махнова, 17 ел дәвамында
үткәрелеп килгән фестивальнең иң шәбе
быел Казанда булды, дип билгеләп үтте
Фестивальнең гала-концерты
«Пирамида» комплексыңда узды Аны «Яна
Гасыр» телека- налы аша да күрсәттеләр.
Фестиваль 2013 елда үтәчәк Универсиада
алдыннан үзенчәлекле бер репетиция дә
булып торды.
ПЕТЕРБУРГ СӘХНӘСЕНДӘ—«ШҮРӘЛЕ»
Петербургтагы Мариин театры сәх-
нәсендә, күренекле композитор Фәрит
Яруллинның 95 еллыгы унаеннан, анын
«Шүрәле» балеты кабат сәхнәгә куелды.
Премьерада Татарстан Дәүләт Советы
Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Премьер-
министр урынбасары—мәдәният
министры Зилә Вәлиева катнашты
Беренче мәртәбә «Шүрәле» («Али-
Батыр» исеме белән) балеты биредә 1950
елда куелган булган. Шушы спектакль өчен
бер төркем артистлар СССРнын Дәүләт
премияләре белән бүләкләнгән. Соңрак бу
спектакль илнең байтак театрларында
сәхнәләштерелгән.
Петербург театры сәхнәсендә
«Шүрәле»не янадан кую—»Ак төннәр
йолдызлары» VII Халыкара фестиваленең
ин күренекле вакыйгаларыннан берсенә
әйләнде
«Бөек шагыйребез Габдулла Тукай
әсәре буенча күренекле татар композиторы
Фәрит Яруллин музыкасына язылып.
Мариин театры сәхнәсенә чыккан»
Шүрате» батеты татарстанчылар өчен
гаять зур горурлык һәм милли
мәдәниятебезне тануга дәлил ул»,—диде
Фәрит Мөхәммәтшин Ул әлеге театрның
сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиевка
«Фидакарь хезмәт өчен» медале, анда
биегән солистларга Татарстан Дәүләт
Советының Мактау кәгазьләре тапшырды.
ТӨРКИЯДӘ САБАНТУЙ
Сабантуе быел Истанбул каласында
гына оештырылды. Узган елларда ул
Искешәһәр яки Юотахия төбәгендәге татар
авылларында да үткәрелә торган иде
Быелгы сабан туе, узган еллардагыдан
аермалы буларак.
урман аланында түгел, шәһәр
уртасындагы Тоткалы мәдәният паркында
оештырылды, чөнки паркнын Төрки дөнья
мәхәлләсендә Татарстан мәдәният
йортынын ачылышы булды. Кызыл
тасманы Татарстан Премьер- министры
урынбасары—мәдәният министры Зилә
Вәлиева белән Истанбул шәһәре мэры
Кадир Толбаш кистеләр
Хөрмәтле кунак булып чакырылган
Россия Фсдераииясенен Төркиядәге гадәт-
тән тыш һәм вәкаләтле илчесе Владимир
Ивановский чыгышында сабан туенын
дуслык, бергәлек өчен әһәмиятле бәйрәм
икәнлеген ассызыклады
Профессор Туран Язган җитәкчеле-
гендәге «Төрки дөньяны өйрәнү фонды*
тарафыннан уздырылган XV Төрки дөнья
балалары сәнгать фестиваленә Зәйдән
килгән «Мирас* балалар чыгышы
бәйрәмгә үзгә ямь өстәде Татарча көрәш
бәйгесендә милләттәшебез. Мәрмәрә
университеты студенты Ринат Кагиров
батыр калды.
ДЕРЖАВИН ЯКТАШЛАРЫН ҖЫЙДЫ
14 июль көнне Татарстан жиренлә
туып-үскән, рус шигъриятендә зур урын
биләгән атаклы шагыйрь, дәүләт эшлек-
лесс Гавриил Державиннын тууына 266 ел
тулу унаеннан тантана уздырылды Бәйрәм
тантанасы Казанда шагыйрьнен М
Горький урамындагы һәйкәленә чәчәкләр
салу белән башланып китте Анда ТР
Премьер-министры урынбасары—мәдә-
ният министры Зилә Вәлиева һәм күпсан-
лы ижат әһелләре, танылган шагыйрьләр
һәм язучылар катнашты.
Чәчәкләр салынгач, язучылар һәм ша-
гыйрь ижатын яратучылар бәйрәмне
дәвам итү өчен, автобусларга угырып.
Гавриил Романовичның туган
җире—Лаешка юл алды Биредәге бәйрәм
тамашасында ТР Дәүләт Советы Рәисе
Фәрит Мөхәммәтшин катнашты һәм
чыгыш ясады
Мәгълүм булганча, бу көнне Татар-
станда әдәбиятны, мәдәниятне үстерүгә
үзеннән зур өлеш керткән ижат әһеленә
Гавриил Державин исемендәге премияне
тапшыру гадәткә кергән Быел бу бүләккә
күренекле шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче
Рөстәм Кутуй «Профиль ветрл» исемле
шигырь китабы өчен лаек булды
Шигъри митингта И Ибраһимов. Р
Вәлнев. Г Рәхим. X Миңнегулов. И
Иксанова. Н Алешков. Ф Тарханова. О
Леваднан һ. 6, чыгыш ясады
Лаештагы тантананы шагыйрә. Г
Державин исемендәге әдәби бүләк иясе
Лидия Гази юна алып барды
МАСШТАБЛЫ ТАМАША
Казаннын Ярминкә мәйданында «Со-
творснис мира 2009. II Халыкара музыка
фестивале булып узды Анда 13 илдән
килгән 20 җырчы Казан тамашачысына
II сәгатьлек бәйрәм ясады. Бу юлы оеш-
тыручылар фестивальгә төрле
юналештәге каллектиатарны чакырганнар
иде. сәхнәдә рок. джаз, электроника
стилендәге жырлар янгырады
Казанлылардан аеруча Мубай аерылып
торды. Ул халык жырларын һәм Салих
Сәйләшев әсәрләрен акустик гитара һәм
кларнет аккомпанементы астында
башкарды Поп-музыка остасы Андрей
Макаревич. Грузиядән килгән жырчы
Нино Катамадзе. якташыбыз, актриса
Чулпан Хаматова чыгышларын халык
көчле алкышлар белән каршылады
Англнянен •Тһе ЯШе$*. Россиянен «Мумий
Троль», «Маша и медведи». Украинанын
«Вопли Видо-плясова* төркемнәренең
чыгышлары да унышлы булды.
Испаниядән килгән Ману Чао сәгать ярым
дәвамында жырлллы Танылган жырчы
Юрий Шевчук һәм «ДДТ* төркеме чыгышы
тамашачыны аеруча тәэсирләндерде
Фестиваль барышынла һавага 200 кара
һәм ак шар очып китте—шул рәвешчә
күптән түгел генә вафат булган поп-
король Майкл Джексонны искә алдылар
Музыка бәйрәмен йөз меннән артык кеше
тамаша кылган дип фараз италәр
ФОЛЬКЛОРЧЫЛАР КИҢӘШТЕ
ТР Фәннар академиясенең Г Ибраһи
мов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать
институты оешуга 70 ел тула Шул уңайдан
бирелә 29 июнь көнне «Хәзерге фолькло-
ристиканың актуаль проблемалары«на
багышланган халыкара фәнни-гамәли
конференция уздырылды
Анын эшендә Торкия. Әзербайжан. Ка-
захстан. Калмыкстан. Чуашстан. Мордовия.
Башкортстан. Бурятия. Тыва. Алтай.
Якутия һәм шулай ук Мәскәү. Төмән.
Архангсльск. Новосибирск галимнәре
катнашты
Конференция эшендә ТР Дәүләт Сове-
ты Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
ТР Фәннәр академиясенең баш гыйльми
секретаре, филология фәннәре докторы,
профессор Дания Заһилуллина. Россия
тюркологлар комитеты рәисе, филология
фәннәре докторы Игорь Кормушин
(Мәскәү). филология фәннәре докторы,
профессор. Төрек лингвистик жәмгыитс
рәисе Шүкрү Халюк Акалын (Анкара)
катнашты һәм чыгыш ясады
Форум кысаларында күпсанлы
гыйльми докладлар тынланды. фикер
алышулар булды Конференция унаеннан
42 басма табак күләмендәге монография
дөнья күрде Конференция кунаклары
шулай ук баш калабызнын тарихи
истәлекле урыннарын ла булды, махсус
картиналар күргәзмәсе белән танышты
ТЮРКОЛОГЛАР Җ ЫЕНЫ
Июнь аенда татар дәүләт гуманитар
педагогия университетында Казан
тюркаю- глар мәктәбенен 200 еллыгына
багышланган
«Күпмилләтле дәүләт шартларында туган
телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар
һәм перспективалар» дип исемләнгән II
халыкара фәнни-гамали конференция
узды. Аны ТДПГУ белән берлектә ТР
Дәүләт Советы, Министрлар Кабинеты,
Мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр
академиясе, Казан шәһәре хакимияте.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма
комитеты һ. б оештырды. Конференциядә
Бөекбритания, Германия, АКШтан, шулай
ук Ульян, Тубыл өлкәләреннән.
Казахстаннан, Татарстан, Башкортстан,
Саха республикаларының төрле
шәһәрләреннән килгән тюркологлар
катнашты. Алар арасында исемнәре
дөньяга билгеле галимнәр Мария
Магдолина Татар (Норвегия), Мокато
Моринага (Япония), Әл-Аммари Мөхәммәд
Салих (Йәмән Республикасы), Алмас
Шәйхуллов (Башкортстан) һ. б. бар иде
Тюркологлар җыенында Россиядә татар
һәм рус булмаган башка халыкларның
телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча
дәүләт сәясәте, телләрне чагыштырма
планда өйрәнү, мәктәпләрдә туган
телләрне укыту тәҗрибәсе, туган тел
укытучыларын әзерләү мәсьәләләре
турында фикер алыштылар.
«АЛТЫН КАЛӘМ—2009»
Башка еллардан аермалы буларак,
быел балалар, үсмерләр һәм яшьләрнең
«Алтын каләм» фестивале «Борис
Полевой» теплоходында түгел, ә коры
жирдә үтте Чаранын финал өлеше
кысаларында яшь каләм тибрәтүчеләр
Татарстан Дәүләт Советында да булды.
Бина белән танышканнан сон,
фестивальдә катнашучылар парламент
җитәкчесе урынбасары, Татарстан
Журналистлар берлеге рәисе Римма
Ратникова белән очрашты «Алтын каләм»
фестивале яшьләргә журналистиканың
асылын гына аңлатып калмыйча, аларга
һөнәр сайлауда да этәргеч булып
тора»,—диде Римма ханым. Финалга
чыгучылар Казанда өч көн буе көч
сынашты Биредә алар танылган
журналистлар, төрле күренекле шәхесләр
белән дә очраштылар.
Бөтендөнья яшьләр көнендә
конкурста җиңүчеләрнең исемнәре һәм
Гран-при иясе билгеләнде. Шулай итеп.
Эльвира Вафина (Байлар Сабасы), Алисә
Жамалиева (Яшел Үзән) һәм Иван Скрябин
(Яшел Үзән) КДУнын журналистика һәм
социология факультетына ташламалы
шартларда укырга керә алачак.
БЕЗНЕКЕЛӘР-БЕРЕНЧЕ!
26-29 июньдә Төркиянең Денизли
шәһәрендә «Төрки караш» дип аталган
халыкара музыка фестивале үтте. Анда
барлыгы 17 илдән, аерым алганда,
Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Казахстан, АКШ,
Молдова, Босния һәм Герцеговинадан рок,
поп, хип-хоп юнәлешләрендә иҗат итүче
музыкантлар катнашты «Төрки караш*
фестивален Төр-
киянен «ТРТ» телерадиокомпаниясе белән
берлектә Денизли шәһәре хакимияте оеш-
тырды. Концерт дөньякүләм атаклы
Памук- кале амфитеатрында ачык һавада
үтте. Аны карарга 10 меңнән артык
тамашачы җыелды Төрки телле
халыкларның бу бәйгесендә Татарстан
данын «Алканат» рок-төркеме яклады һәм
беренче урынны алды!
Әлеге төркем яна татар альтернатив
музыкасын яратучыларга бик яхшы таныш
2004 елда Актанышта оешкан «Алканат»
бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат
итә. Фестивальдә алар «Салкын яңгырлар»,
«160 җитез ат» һәм татар тамашачысына
билгеле булган башка популяр хитларын
башкарды.
ХЕЗМӘТТӘШЛЕК
Июль башында башкалабызда «Росси-
янең мөселман төбәкләрендә архитектура
һәм үз-үзенне тәнгәлләштерү» дигән Гер-
мания-Россия семинары уздырылды .Аны
Мәскәүдәге Германия илчелеге каршында-
гы Гете исемендәге немец мәдәнияте
үзәге. КДУнын Мәгариф, фән һәм мәдәният
буенча немец үзәге. Европа-ислам диалогы
кысаларында Германия Тышкы эшләр
министрлыгы оештырды
Семинар барышында «Россия һәм
Татарстанда ислам һәм архитектура».
«Хәзерге татар мәчетләре: гореф-гадәтләр
һәм стиль», «Татарстандагы диннәр. Евро-
ислам» дигән темаларга фикер алышынды
Табигый ки, үз-үзенне тәнгәлләштерү.
ягъни кайсы милләт, кайсы дин тарафда-
ры булу, үз-үзенне дини яктан танып белү
хакында фикер тартышлары булды, сүз
көрәштерүләрдә КДУда укучы яшь мөсел-
маннар актив катнашты.
ЛАУРЕАТЛАР БҮЛӘКЛӘНДЕ
ТР Министрлар Кабинетында 2008-
2009 еллар өчен М Жәлил исемендәге Рес-
публика премиясе лауреатларын бүләкләү
тантанасы булды Бу юлы премиягә авто-
узышчы, «КамАЗ» ААЖнен махсуслашты-
рылган техника департаментының
оештыру һәм идарә бюросы башлыгы
Фирдәвес Кәбиров, «Мизгел» бию
театрының сәнгать җитәкчесе Елена
Ишбулатова, драматург Илгиз Зәйниев.
язучылар Нәбирә Гыймат-
динова-Бикчурова һәм Зиннур Хөснетди-
нов (Зиннур Хөснияр) лаек булды.
ДӘРДМӘНДНЕ ОЛЫЛАП...
5 июль көнне Казанга «Юрии Гагарин»
теплоходы белән «Болгарга сәяхәт» дип
аталган мәдәни чарада катнашучылар
килеп төште. Әлеге мәдәни-күнел ачу про-
граммасы ел саен июль башында уздыры-
ла һәм катнашучылар Уфадан теплоходка
утырып китеп, Сергеевка. Түбән Кама.
Болгар, Казан, Алабуга шәһәрләрендә тук
талышлар ясап, я надан Уфага юл тоталар
Бу проект Башкортстан белән Татарстан
республикалары арасындагы дуслык, хез-
мәттәшлек. мәдәни бердәмлеккә багышла-
на һәм ел саен нинди дә булса танылган
шәхес исеме астында уза. Быелгы сәяхәт
олуг шагыйребез Дәрлмәндкә
багышланган иде. Теплоход Казанда көне
буе торды. Сәяхәттә катнашучылар
башкалабызда үзләре өчен махсус
оештырылган концерт карадылар Казан
нын истәлекле урыннары белән
таныштылар. Татарстаннын ижат
әһелләре белән очраштылар, соныннан
теплоход залында Дәрдмәндкә багышлан-
ган фәнни конференция үтте
ОНЫТЫЛМАС ЖЫРЧЫ
Татарстаннын халык. Россиянен һәм
Башкортстаннын атказанган артисты. Г.
Тукай исемендәге дәүләт премиясе
лауреаты Хәйдәр Бигичевнын (1949-1998)
тууына 60 ел тулу унаеннан М Жәлил
исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет
театрында җырчыны искә алу кичәсе оеш-
тырылды Концертта Россиянен атказан-
ган. Татарстаннын халык артисты Әхмәт
Агади (Санкт-Петербург). Башкортстаннын
атказанган артисты Илһам Вәлиев. X
Бигичев исемендәге конкурс лауреатлары
Руслан Сәйфетлинов. Мсдет Чотабасв
(Казахстан). Илья Говзич (Мәскәү). шулай
ук Россиянен һәм Татарстаннын халык
артистлары Зилә Сөнгатуллина. Венера
Ганиева. Татарстаннын халык артистлары
Зөһрә Сәхәбиева. Мөнир Якупов. җырчы
Владимир Васильев һ. б. катнашты.
500 КИНО КАРАЯЧАКБЫЗ
«Алтын мөнбәр» мөселман киносы
фестивалендә катнашырга теләүчеләр
саны 500 гә җиткән 30 сентябрь—5
октябрь көннәрендә Казанда узачак бу
чарага үз фильмнарын 49 ил вәкилләре
юллаган Алар арасында фестивальдә тәүге
мәртәбә катнашучылар да бар Әйтик, без
быел Албания, Мексика, Чили. Конго, Мо-
замбик. Коньяк Африка Республикасы.
Судан һәм Израиль режиссерларының да
ижат үрнәкләрен тамаша кыла атачакбыз
Фестивальгә юлланган фильмнарның саны
ягыннан, гадәттәгечә. Иранга тиннәр юк
«Алтын монбәр»нен сайлап алу комиссия-
сенә бу илдән 25 фильм килеп ирешкән
ӘЗЕРБАЙҖАН РЕСПУБЛИКАСЫ
МӘДӘНИЯТЕ КӨННӘРЕ
Июль башында Татарстанда Әзер-
байҗан Республикасы мәдәнияте көннәре
булып узды Бәйрәм С. Сәйдәшен исе-
мендәге Зур концерт залында Әэербайждн
Яшьләр симфоник оркестр концерты белән
башланып китте Мәдәният көннәре кы
елларымда Әзсрбайждн Республикасының
мәдәният һәм туризм министры Әбүлфаса
Мурсал-оглы Караев Татарстандагы Әзер-
байжан милли-мәдәни автономиясе вәкил-
ләре белән очрашты. Шулай ук танылган
фоторәссам Фәрит Хәйруллиннын «Минем
Әзербайжаным* дип исемләнгән фотокүр-
гәзмәсе дә оештырылган иде
ИСКӘР ЖЫЕНЫ
Себердә «Искәр Җыены» дип аталган
фестиваль булып үтте Ул Тубыл шәһәрен-
нән ерак түгел Иртыш елгасы буенда.
Себер ханлыгынын элеккеге башкаласы
булган Искәр шәһәре урынында узды-
рылды. Бу милли фестивальгә Россиянен
Тубыл. Төмән, Омск. Ялутора. Новосибирск.
Томск. Казан. Чаллы һәм башка
шәһәрләреннән тыш. Казахстаннан да
вәкилләр катнашты «Искәр җыены» инде
өченче тапкыр уздырыла һәм Себер та-
тарларының яраткан бәйрәменә әйләнеп
бара, аны Төмән өлкәсенең «Мирас» төбәк
татар оешмасы уздыра. Ике көнгә сузыл-
ган милли җыенда халык үзенен борынгы
тарихы белән таныша, лин әһелләренең
вәгазен тынлый, төрле бәйгеләрдә
катнаша, тамаша карый
Бу бәйрәмдә Татарстаннан язучы һәм
җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәчова
һәм тарихчы галим Альберт Борһанов
катнашты
КДУ ТУРЫНДА ФИЛЬМ
«Әл-жәзнрә» Халыкара гарәп те.ле-
компаниясе вәкилләре, башкалага килеп,
Казан дәүләт университеты турында
фильм төшергән Ике көн дәвамында алар
университет тарихына, күренекле
галимнәренә һәм «Көнчыгыш-Көнбатыш»
багланышла рына багышланган сюжет
әзерләгән
Кунаклар шулай ук КДУ ректоры
Мәгьзүм Салахов һәм Көнчыгышны өйрәнү
институты директоры Жәмил Зәйну.л- лнн
белән очрашып сөйләшкән
КҮКЧӘТАУДА ГЫЙЛЬМИ ЖЫЕН
Шушы елнын 16-19 июнендә Күкчә-
тау (Көкшетау) дәүләт университетында
«Алтаистика һәм тюркологиядәге моһнм
мәсьәләләрне комплекслы тнкшерү»гә
багышланган халыкара конгресс булды Ка-
захстаннын фән һәм мәгариф
министрлыгы оештырган бу чарада
Польша. Мисыр. Төркия. Украина.
Үзбәкстан. Тажиксган. Казахстан.
Кыргызстан. Мәскәү вәкилләре Россиядәге
милли республикаларның күп кенә
галимнәре катнашты, төрки, алтай
халыкларының тарихына, теленә, фоль-
клорына. этнографиясенә, әдәбиятына,
сәнгатенә кагылышлы 100 дән артык до-
клад тыңланды Шунысын да искәртик,
мөстәкыйльлек алган төрки дәүләтләрдә
тюркология бик нык үсә күнләгән хезмәт
ләр языла, журналлар дөнья курә. Мәсәлән,
Казахстаннын үзендә генә дә берничә
телдә «Алтаистика һәм тюркология» һ. б.
мәҗмугалар нәшер ителә.
Конгресста Казан университеты про-
фессоры Хатыйп Миңнегулов, Башкорт
дәүләт университетының татар филологи-
ясе кафедрасы мөдире Алмаз Шәйхулов та
катнашты, доклад-чыгышлар ясадылар
МУЗЕЙЛАР ТӨЗЕТКӘН МӨҖИП
Татар җәмәгатьчелеге озак еллар
мәдәният министры урынбасары булып
эшләгән дәүләт һәм жәмәгать эшлеклесе,
гомере буе халыкка игелекле хезмәт иткән
ихлас шәхес Мөжип Низамиевны олуг
юбилее белән котларга Тукай музеена
җыелды.
ТР Мәдәният министры Зилә Вәлиева
юбилярга җылы сүзләрен ирештерде. Рос-
сиянен һәм Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре. «Почет билгесе»
ордены, күп кенә медальләр иясе Мөжип
аганын үткән гомере күпләргә үрнәк
булырлык, дип билгеләп үтте министр.
Сарман районынын Күтәмәле мәктәбендә
мөгаллим буларак үзенең хезмәт юлын
башлап, ул халкыбызның милли
мәнфәгатен кайгыртуга, рухи мирасын
саклауга, мәдәниятен һәм сәнгатен
үстерүгә зур өлеш кертте. Ул
министрлыкта эшләгән чорда
республикада дистәләгән музейлар
ачылды Дуслары кайчакта шаяртып, аңа
«Музей Мөҗипович» дип тә әйтәләр.
ШӘМАИЛ ОСТАСЫ
Кремльнең «Хәзинә» нәфис сәнгать
галереясында РФнен атказанган ТРнын
халык рәссамы Владимир Поповнын шә-
маилләр, тугралар күргәзмәсе эшли. Күр-
гәзмәләр залының беренче каты
тулысынча әлеге рәссам ижаты рухында
яши. 80 яшен түгәрәкләгән Владимир
Александрович— нәкъ менә шәмаил
остасы буларак дөньякүләм танылган
рәссамнарның берсе
ДИРЕКТОР АЛЫШЫНДЫ
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур
дәүләт концертлар залынын яңа
директоры итеп Ленар Айкаев билгеләнде
37 яшьлек Л Айкаев халыкка Н. Жиһанов
исемендәге Казан дәүләт
консерваториясенен «Татарика» оркестры
солисты һәм популяр
кыллы квартет җитәкчесе буларак таныш.
Зур дәүләт концертлар залынын элеккеге
директоры Мансур Шиһапов исә. пенсиягә
китү сәбәпле, эш урыныннан азат ителде.
ТР Премьер-министры урынбасары—мәдә-
ният министры Зилә Вәлиева М Шиһа-
повка мәдәният өлкәсендәге күпьеллык
хезмәте өчен рәхмәт белдерде
МИЛЛӘТПӘРВӘР ГАЛИМНЕ ЯД ИТҮ
Башкортстандагы танылган татар
галиме, профессор һәм татар милли
хәрәкәтенен актив әгъзасы Радик Гали улы
Сибгатовнын тууына 75 ел тулды Шушы
уңайдан Уфада аны искә алу кичәсе булып
үтте Анда атаклы милләтгәшебезнен Баш-
кортстан дәүләт университетынын татар
филологиясе кафедрасында бергә эшләгән
хезмәттәшләре, күренекле галимнәр, татар
милли хәрәкәте вәкилләре һем мәрхүмнең
туганнары катнашты.
Радик Сибгатов гомеренең сонгы 35
елын Башкортстан дәүләт университеты-
нын татар теле һәм әдәбияте
кафедрасында мөгаллимлек эшенә
багышлады Шунын 16 елында бу
кафедрага җитәкчелек итте. Анын
филологик фән өлкәсендәге хезмәтләре
Башкортстанда гына түгел, Татарстанда
һәм башка төбәкләрдә дә киң мәгълүм.
Татарстан Республикасы хакына күпь-
еллык нәтижәле хезмәте, татар әдәби
мирасын саклап калуга һәм үстерүгә ла-
еклы олеше өчен Татарстан Республикасы
Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов
исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать инс-
титуты әдәбият белеме бүлеге баш фәнни
хезмәткәре Мусин Флүн Мөслах улы Татар-
стан Республикасы Президентының Рәхмәт
хатына лаек булды.
Массакүләм мәгълүмат чараларын үс-
терүгә керткән зур өлеше, күпьеллык на-
муслы хезмәте өчен «Ватаным Татарстан*
газетасы редакциясе» республика дәүләт
учреждениесе үз корреспонденты
Диндаров Илдус Гали улына «Татарстан
Республикасының атказанган мәдәният
хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде