Логотип Казан Утлары
Роман

УТЛЫ ДУГА КЫҢГЫРАВЫ


РОМАН-ХАТИРӘДӘН ӨЗЕК
Көне буе тасырдап торган канлы фронт яланы кинәт тынып калды. Дары исе сенгән тын кич. Солдатлар, сират күперен чыкканда тәмугка төшеп китүдән котылып калгак әрвахлар
кебек шатланып, иркен тын алып куйды. Эссе кояш, сугыш уты ялкыны аларнын йөзләрен бакырга әйләндереп, эчәк-бавырларын тәмам корытып бетерде. Өзлексез аккан тир гимнастеркаларны манма итте, аларга чан- тузан кунып, дары исе сенеп. каткан каешка әйләндерде Менә хәзер киселгән агач кебек кинәт аварга да. шанкытылган балык кебек исәнгерәп, тирән йокыга чумарга иде. Юк шул Юк. Их. ир-узаманнар! Башта акыл булмаса, аякмын беркайчан да ял итмәячәген һаман аклап бетермиләр Энгер-мснгер куерып, янә йолдызлар калыккач, инде тәгәрәшеп оерга торганда, тагы да күченергә команда булды Яугирләрнен берише, бигрәк тә олы яшьтәгеләр. инде сукранырга-сүгенергә сүз тапмый башлады. Әллә ниләр әйтеп ташладылар:
—Ата каз урынына һаман бер жирдә таптанабыз —Машина белән җилдерәчәк немецны шулай ку инде — Ишәкне дә бу тиклем җикмиләр.
—Жуков белми микәнни шушыны'’
Жеп өзәрлек тә хәле калмаган, күзләре тәмам гарешкә терәлгән мескен солдат хәзер инде, авыр коралларны күтәрү түгел, кыл да кыймылдата алмас кебек. Шулай да. бер кузгалгач, әкренләп хәрәкәт ителә, каторгада эшләгән ристаннар кебек, онсез-тынсыз дигәндәй, күтәренеп, сүгенә-сүгенә атлый бирәләр
Бүген хәтта Әхсән-Чынгызхан да. «Мулла бабай* да. башка яугирләр дә солдатларга әллә ни рухи коч бирә алмады Харисов аларнын да эчәк- бавырлары суырылып, кикрикләре шактый шинеп барганлыкны аклады Ничек кенә булмасын, күтәренеп-ташынып. кояш нурларын яна ут позициясендә каршыладылар
Суфиян ПОВАРИСОВ (1924) язучы, галим, фи.т.югия фэммэ/х* докторы; м/ш инлы фмти хелм.тилр 1ым лдаби х*рл<*р авторы Уфада яши
***
Шушы көнне 4691нче миномет полкы командиры майор Чернявскийны артиллерия башлыгы генерал-майор Полуэктов чакыртып алды.
—Син тагы да солдатларны ишәк урынына җигеп, алардан төне буе хәрби техника ташыткансын, оятсызлык бу, кешедән көлүнен ин яман формасы, әгәр моны фронт командующие генерал Конев, йә Ставка вәкиле маршал Жуков белеп калса, икебезне дә жан җиребездән асып куячаклар,—дип ярсыды Полуэктов.
—Башка чара юк, иптәш генерал,—дип акланды майор.
—Бар. Мин табам.
—Тынлыйм, иптәш генерал.
—Әгәр солдатларыңның тагы да бер тапкыр ерак жиргә шулай күтәренеп күченүләрен ишетсәм, майор погоның белән хушлашасын. Менә сина берәгәйле чара.
Майорнын ялбыр кашлары җимерелеп төште. Генерал алдында башкача акланып маташуның хәсияте юклыкны тәмам анлады ул. Шуңа күрә анык, конкрет җавап бирергә булды:
—Бу хәл башкача кабатланмас, иптәш генерал!
Полуэктов аз гына йомшый төште. Хәтта эчке кичереш белән, генерал икәнлеген онытып сөйләүгә күчте:
—Кешедән күпме көләргә мөмкин, майор! Хәер, бу безнен каныбызга сенгән. Сугышка чаклы да кешене дуңгыз баласы урынына күрмәдек. Рәсәй, әйтерсең, адәми затны шанкылдатып җәзалау урыны. Плаха. Фашистлар да болай кыланмый лабаса. Ташытыр ул сиңа 360 килограмм авырлыгындагы минометны биш-алты километрга күтәртеп. Алар солдат кадерен безгә каргаңда яхшырак белә. Шушы хәлне ишетсәләр, алар бездән егылып, эчләре катып, буылып-буылып көләчәкләр. Болай да «хәерчеләр* дип мыскыл итәләр. Бөтен җир йөзенә таралган бу «даныбыз». Бөлде ил. Барыбыз да бөкре биллегә әверелеп беттек. Ярый ла сугыштан сон үзебезнең кем икәнлегебезне күрсәтә алсак, һаман шулай эттән хәерче булып яшәмәсәк...
Генералдан аерылгач, машинасы белән полкка җилдергәндә дә. соңыннан да үзе хакында нык, кат-кат, йодрыгы белән маңгаен төя-төя уйланды майор. Генерал аның погонына кизәнә. Шул чиккә җиттеме ул? Кайда сөренде^ Таутөмәндә тиешле машинаның дүрттән бер өлешен генә бирделәр. Шулай булгач, анын ни гаебе бар? Фронтта машиналарның сафтан чыгуы табигый хәл. Моңа полк командиры гаеплеме? Янган машиналар урынына яңаларын китерергә тиешләр. Китерде ди сиңа. Шиш. Тот капчыгыңны. Генерал үзе ачыктан-ачык әйтә, дөрес әйтә: ил көрчегенә килеп терәлде. Фронтка машиналарны гына түгел, корчаңгы алашаларга тиклем җибәреп бетерделәр.
Батырлык, ирлек, горурлык мәсьәләсенә килгәндә, ул әле һич тә майор погонын бирү чигенә килеп җитмәгән. Беренче көнне үк ут эченә ин тәүдә үзе кереп китте. Разведчиклар белән бөтен алгы ут позицияләрен айкап- байкап йөрде. Дошман пулясы башындагы фуражкасын очырып алып китте. Анын курку белмәс командир икәнлеге бөтен полкка мәгълүм булды.
Юк аның гаебе, аслан юк. Сөттән ак, судан пакь ул. Тик. . Ялгыз карга яңгыр яудырмас, ялгыз батыр ул кайтармас ди бит. Үзеңнең батыр йөрәкле булуың гына җитә микән монда? Кешелеклелек ягын гына да полктагы гөнаһларны каплый алмаска мөмкин. Бөтен яугирләрне үзең кебек әйбәт кеше итеп тәрбияләргә кирәк, һәр солдат «һайт» дигәндә «тайт» дип торсын. Тыныч тормышта да шулай бит. Кешенең үзе яхшы булганы гына җитми, ул эшнең асылына, җаена төшенеп, дөрес җитәкчелек итсен; кояш орбитада
Жир Һәм башка планеталарны ияртеп тулпардай томырылган кебек, үз артыннан башкаларны әйдәп алга ыргылсын. Эче яхшылык гәүһәре белән тулы булса да, өстәл артында бохар песиедәй йокыга мон булып утырса, инициатива дилбегәсен ике кулына шакырдатып урап алалмаса. эше. кем әйтмешли, дуңгыздан бер кыл кебек кенә икән, андый җитәкче—ташка үлчим генә инде.
Ин башта үзенне-үзен танып-белергә тиеш икәнсең. Әгәр шуна ирешә алмасан. тырнак арасыннан кер эхпәгән кебек йөрмә инде син. туганкай!
Аннары фикер җепләрен генералга табан сузды майор Полуэктов белән күптән таныш ул. Генералга—илле яшьләр чамасы Әмма гаскәри кыяфәт, җитез хәрәкәт аны әле бик яшь күрсәтә. Үзе ул нык таләпчән Вакыты белән артык усал да була белә. Шулай да чаманы онытмый «Яхшы усал* дигән кушамат ана шуның өчен сылангандыр, бәлки Бу анын кешелеклелегенә бәйле «Яман усал» дигән бәя тагылса, ай-һай-һай. бәсен китә дә китә инде ул бер килеп берексә, аннан сон пычак белән дә кырып ташлап булмый Кыскасы, дегет чиләге урынына артыңнан тагылып тик йөри.
Генерал кешелекле генә түгел, кечелекле дә була белә. Әле менә майор алдында, үзенен генерал икәнлеген онытып, бөтенләй кечерәеп, аны бертуганы кебек күреп сөйләшергә кереште. Аз гына вакыт эчендә, сөйләмен бөтен ил кайгы-сагмшы белән бәйләп, йөрәккәенме әрнетер-әчендерер чиккә җиткереп, күңелендәге бозны да эретерлек итеп сөйләп китте дә барды. Майор погонына кизәнүе дә дөрес шул. Комнан аркан ишә. балтадан аш пешерә белә торган солдатлар алдында нигә жебеп төште сон әле ул? Машинага өмет баглау җилсез көннән давыл көтү кебек кенә хәзер. Ә нигә әле атка күчмәскә? «Курск дугасы* бар. «Курск агы* да табылыр
Унөченче июль көнне бөтен фронт буенча башланган һөҗүм уңышсыз килеп чыккач, безнекеләргә ярсу йөрәкләрен янә берни тиклем тынычландырырга, әйткәндәй, тәкъдиргә баш иеп. өзелер чиккә җитеп тартылган нерв кылларын бераз йомшартырга туры килде Исхаковнын бөтен офицерлар алдында полк командирына һичбернмнди икеләнүләргә юл куймыйча, ныкышып, чатнатып әйткән сүзләре бер-ике көн эчендә чын хакыйкатькә әйләнде дә куйды. Әкияттәге кебек бу Әллә жир тишегеннән алалар, әллә күктән тартып төшерәләр Әллә күзгә күренми торган сихерле дөньядан суырып чыгаралар Атсыз татар—канатсыз, дигәннәре чын икән «Ат* сүзе чыккач, күпләр канатланып очып китә язды Ике көн дигәндә әллә ничә җигүле ат пәйда булды Олы яшьтәгеләрне— Шәвәли абзый. Муллаян абзый кебекләрне ездовой итеп куйдылар Яна урынга инде ат белән күчелде
Дөрес, хәзергә барысы да ал да гол түгел иде әле. Йә камыт, йә дуга, йә ыңгырчак җитешми Әмма солдат барыбер бер җаен тапмыйча капмый Әлбәттә, четерекле яклары әйтеп бетергесез әгәр миномет очен бәләкәй генә бер ой китереп утыртырлык окоп казьпса. ат һәм арбаларга инде зур йорт сыйдырырлык итеп чокырга кирәк Моны ездовой берүзе генә булдыра алмый Аңа бөтен яугирләр ярдәм итәргә тиеш Шулай булса да. бу эш солдатнын бер чиләк тирен түктерә
Яна ут позициясендә хәрби эшләр түгәрәкләнгәч, һәр солдат үз эше белән мәшгуль булды Сәлим иртәгә сугышка керәбез дип Гөлжамал апасына хат я »ып җибәргән иде Сугыш утына керү-үлемгә бару дигән сүз Шуны уйлап, апасы хафаланып ятмасын. Ул үлмәячәк Яшәячәк Чирле апасын тынычландыру, борчымау өчен алдашу юлына басты хәтта Монда даими рәвештә ут казанында кайнаганлыкны, ике кон эчендә ярты полк кырылып
беткәнлекне, жир шартлап ярылыр чиккә җиткәнче сугышуларны әйтмәде, пехота өчен генә авыр, минометчыларга бер кыенлык та булмауны анлатгы. исән-имин йөреп кайтачагы турында язды. Бу хатында Мәрьям исемен мәгәр телгә дә алмады.
Фронтта авылдаш белән очрашудан да зур шатлык юктыр. Шушы хакта шатлана-шатлана язмакчы иде ул. Әмма Мәхмүт. Сәлимнен кәгазь-каләм тотып йөргәнен күргәч, очрашу турында ләм-мим сүз әйтмәскә кушты. Моның нинди яшерен сере бардыр, ул турыда Ходай үзе генә белә. Гомумән, Мәхмүт авылдан киткәннән бирле бер хат та язмаган. Нигә? Ни өчен? Бу тиклем таштай каты бәгырьлелек каян килә? Ә Мәхмүт моны үзе егетлеккә санап йөри икән. Ул, имеш, кайбер ир-егетләр кебек, хатын-кызларга охшап җебеп йөрми; аныңча, сагыну мәмәй авызларга гына хас.
Бу сүзләрне ишетеп артына егылып китә язды нечкә күнелле Сәлим:
—Ялгышасын, Мәхмүт, алай ярамый, тилмертмә әтиеңне, әниенне. яз,—дип карады Сәлим.
Ләкин тегесе авызын гына очлайтты:
—Хатка җавап килгәнче бер ай вакыт үтәчәк, әллә син шушы ут йомгагында тагы да берәр атна йөрермен дип өметләнәсеңме?
—Алай төшенкелеккә бирелмә, Мәхмүт, кемдер исән калырга тиеш бит...
—«Утлы дуга» диләр моны. Барыбыз да көеп, янып, чәнчелеп бетәчәкбез...
Бу сүзләрне ишеткәч, Сәлим эсселе-суыклы булып китте. Шуңа күрә башкача сүз куертып маташырга уйламады да.
Бүген фронтта да, табигатьтә дә бер үзгәреш тә юк дип әйтергә мөмкин. Кояш һаман шулай, җирдәге дәһшәтне күрүдән йөзен сыткан сыман, курка-курка гына пәйда булды офыкта. Ул башта күтәрелергәме-юкмы. үзегезнең юньсезлегегез белән йөземә кара якмассызмы дигәндәй, утлы күзләрен мөлдерәтеп, озак кына карап торды. Ләкин, җирдәге фаҗигагә күпме генә рәнҗемәсен, үз вазифасын һәркөн төгәл үтәп бара. Ул кешеләр кебек ахмаклана белми.
Солдатлар, ял итеп, шәхси эшләреннән аерылгач, әкренләп, Мулла бабай тирәсенә җыела башлады. Ул илле ишеген ачкан кеше. 1895 елда туган. 1915 елда өйләнеп, егерме яшендә үзаллы дөнья көтә башлый. Дөмәй мәдрәсәсендә укып, әтисе юлыннан китә ул—мулла була. Утызынчы елларда кулга алып, остабикәсе һәм сигез баласы белән Себергә сөрәләр. Тайга урманнарында дүрт баласы, хатыны үлә. Утыз бишенче елны туган авылына кире кайта. Икенчегә өйләнә. Тавык кетәге зурлыгы өй әтмәлләп ала. Колхозга кереп, ат урынына эшли башлый. Жир сөрә, урып-җыю вакытында лобогрейкага утыра, кыш көне машина белән ашлык суктыра. Ләкин 1937 елны аны тагын кулга алалар. Яшь хатыны, бер яшьлек сабые, бөтен авыл халкы аны елап озатып кала. Сугыш башланыр алдыннан ул Уфа төрмәсенә килеп эләгә. Төрмәдән чыгарып, шушы полкка китереп сылыйлар. Хәзер беренче хатыныннан калган дүрт малае да фронтта. 1917 елгысы—очучы. Мәскәү янында барган каты сугышларда ук, таран ясап, бер немец самолетын бәреп төшерә. Ул инде хәзер дошманнын уннан артык «корыч кошын» яндырган. Советлар Союзы Герое исеме биргәннәр. 1919 елгысы—полковник. Ниндидер полк белән командалык итә. 1921 елгысы рота командиры икән. 1923 елгысы—Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Болары белән ата кеше үзен бик бәхетле дип исәпли. Тик икенче хатыныннан туган сабые вакытсыз дөньядан китә, яшь хатын икенче иргә тормышка чыга.
Нурмөхәммәт абзый—Мулла бабай—кайгы казанында нык кайнаган кеше булса да, үзен болай ару тота. Әзрәк аксабрак йөри ул. Производствода
эшләгәндә ун аягын таш баскан. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, бервакыт сул кулы да сына Бу чирләрне дә ул чын ир-егетләрчә үткәрә. Төрмәдән чыгарып, фронтка жибәрү өчен тикшергәндә, боларны әйтми. Анын өчен хәзер авылына янә иген үстерергә арестант булып түгел, фронтовик-жинүче сыйфатында кайту хәерлерәк. Аталык дәрәжәсе дә бар бит әле. Шундый батыр улларын алдында йөзен кызарырлык булмасын. Ул солдатларны төрле мәрәкә-көләмәч сөйләп тә көлдерә, вакыты белән дин дөньясына да алып кереп китә. нык. түземле, чыдам булырга өнди. Һәр әнгәмәдә ниндидер бер яналык чокып чыгармыйча калмый Әле дә менә әлеге базәкәй өй китереп утыртырлык окопта солдатлар, сандугачлардай тезелешеп утырып, анын авызына карап каттылар:
—Йә, Мулла бабай, ялындырып маташма!
—Чиш тизрәк сүз капчыгынны!
—Арытты сугышып...
—Көлдер безне.
Ләкин хәзергә Мулла бабайнын көләмәч-мәрәкәләрен. дөнья хәлләре турында сөйләячәк кыйммәтле сүзләрен тыңларга насыйп булмады. Әнә. әкрен генә атлап, үз дәрәжәсенен тәмен татып, мин минме икән, мин кем икән дигән кыяфәт белән, комиссар үзе килә. Ул. форсат табып, бөтен подразделениеләрне бер урап чыгарга ярата. Солдатларны батыр, тәртипле, күндәм булырга өнди. Тышы анын һәрвакыт ялтырап тора Аягындагы хром итеге көзге кебек. Нинди генә авыр вакыт булмасын, өс-башына, итекләренә тузан төшермәскә, солдатлар арасында үзен үрнәк итеп күрсәтергә тырыша. Сүзләре йомшак Ефәк белән бер. Ин каты бәгырьле хатын-кызны да эретерлек.
Солдатлар аны аяк өсте басып каршы алды. Ул. гәүдәсен богелдереп- сыгылдырып, сүзсез генә, кулы белән ымлап, утырырга кушты Комиссарнын йөзе шат иде. Күзләренә тиклем елмаеп тора Әнә, мин кем. үрнәк алыгыз, телебез генә түгел, кулыбыз да эшли, танк яндырган кеше мин. дигәндәй тота ул үзен. Таутомәндә. Яңа Очкылда чакта ин башта ашау мәсьәләсен сорашкан була торган иде Момын күз буяр өчен икәнлеген ин ахмак солдат та анлап ала. Кешенен эчендә ач бүреләр улый Моны ул яхшы белә. Ә нигә, ачу китереп, үзенне фәрештә итеп күрсәтергә теләп, сорашып йөрергә ди? Сүздән аркан ишеп булмаган кебек, сүз белән тамак та туймый Фронтта бу мәсьәлә хәл ителде, билгеле. Иртәгәсе көнгә мен кешегә дип азык-төлек алалар икән, ул көнне кичкә чаклы аларнын яртысы да калмый Солдат тегеннән дә йолка. моннан да таба. Ана ирек кенә бир Шулай да комиссар, сүз башлап жибәрү өчендер, бәлки, тамак мәсьәләсен бүген дә искә алды:
—Ну... как... хватает?..
Бер сорауга әллә ун жавап яңгырады
—Артып кала
—Тук бүре белән бербез.
— Кикереп йөрибез
Комиссар көлеп куйды. Солдатларның шаян сүзләре ошый ана. Шуннан ул алда торган көчле давыл хакында сөйләүгә күчте Бу давыл гарихи вакыйга булачак, имеш. Безнен бу утлы шардан тиз генә ычкынып, җитез генә һөҗүмгә күчүебез хәерле, янәсе
Моны, билгеле, хәзер һәр солдат үз аягындагы ботинкасы, башындагы пилоткасы кебек яхшы белә Чөнки бу ут шарында әйләнеп-тулганып сугышуның бер фәтвәсс дә юк Бу инде солдатлар өчен яналык түгел
Комиссар моны үзе дә сизде Солдатларның һәр сүзне элекке кебек йотым барырга ашыкмаганлыкларын аңлады Шуннан ул патриотик
тойгылар дөньясына кереп китте. Сугышка бәйле булган күп кенә тарихи вакыйгалар турында сөйләп:
—Бөек рус халкын җиңәрлек көч юк дөньяда,—дип бетерде сүзен. Шуннан сон, бераз тын торгач, һәрвакыттагыча:
—Сораулар бармы?—диде.
Солдатлар, тылда чактагыча әллә ни әдәплелек саклап тормыйча, кул да күтәрмичә, бер-бер артлы сорау яудырырга кереште. Әхсән-Чынгызхан:
—Ә башкортлар ниндирәк халыкка керә, бөеккәме, түбәнгәме?
Ташкент егете Шәрип:
—Ә үзбәкләр?
Казан егете Әхмәт:
—Татарлар?..
Чуаш егете Николай:
—Чуашлар?..
Төрекмән, хакас, абхаз һәм башка милләт егетләре дә шул ук сорауны бирде. Полкта—егерме җиде милләт вәкиле. Шатлык та, кайгы да—барысы да уртак. Бер кабым ризыкны икегә бүлеп ашарга әзер торалар. Бер төргән тәмәкене унар кеше җыйнаулашып тарта. Һәрберсенең солдат капчыгында дары исе сеңеп беткән кул яссылыгы зурлыгындагы дәфтәрендә кырыклап полкташ-яудашынын адресы бар. Болары, сугыштан сон исән-имин туган якларга кайткач, бер-берсе белән хат алышу өчен. Фронт дуслыгы—бөек дуслык! Аны язып та, сөйләп тә анлатып бетереп булмый. Кайберәүләр, бигрәк тә сугышта кат-кат булган өлкән абзыйлар, бу дулкынны хәтта туганлык хисеннән, ата-анага карата булган кайнар тойгыдан да өстенрәк куялар. Бу һич тә туган-тумача, кардәш-ыру, ата-ананы кимсетү җәһәтеннән түгел. Аларның барысы да үз урынында. Аларнын исем-җисемнәре һәркем йөрәгендә көчле давыллар куптарып ыргыта алмас дәрәҗәдә тамырланган. Ә инде фронт дуслыгы төшенчәсе бу тамырдан үсеп чыккан кәүсәгә килеп кушылып, яфрак булып ярды, күрәсең.
Шашкиннын тылда чакта да даими рәвештә «бөек рус халкы» дип сөйләве башка милләт кешеләренең саруын кайната торган иде. Таутөмәндә чакта бервакыт шундый чагыштыру белән эш итте хәтта. Әйтик, вак балыкны чуртан йота. Ә чуртан үзе акула өчен бик тәмле ризык. Халыклар да шулай, янәсе. Вак халыкларны эресе йота. Эреләр тагы да эрерәкләр арасында йотыла. Аннан соң эреләр ин эреләр канаты астына җыелып сытылып бетә. Бу әлеге коммунизм чорында милләтләрнен бер-берсенә якынаю, бер-берсенә телләре керешү, ‘'Бөек» милләтнең җиңеп чыгу сәясәтен анлату чарасы иде. Шушы төшенчәләрне сагыз урынына чәйнәп, кызыл сүзләрне борчак урынына чәчеп, Шашкин үзен политик яктан тотанаклы, тирән белемле, аңлы офицер итеп танытты. Тик менә әле төрле милләт вәкилләренең аның өчен куеннарына елан асраулары гына күңелсез хәл. Тылда песи кебек йөргән солдатларның да сугышта телләре ачыла башлады. Шуңа күрә монда шәйләп сөйләшү тиешлекне аңлады ул. Ничек кенә булмасын, җавап бирергә кирәк.
—«Бөек рус халкы» эчендә мин башка милләтләрнең барын да күз уңында тотам,—диде ул.
Бу җавап, билгеле, солдатларны канәгатьләндермәде. Чөнки әлеге эре балыкның вак балыкны йотуы кебек иде бу. Шуннан соң, җиңелеп калмау, сүзен өскә чыгару өчен, икенче төрлерәк нәтиҗә ясарга булды Шашкин:
—Без барыбыз да рус җирен фашизмнан азат итү өчен көрәшәбез. Монда укытучы-математик Рәхимов, фән кешесе философ Нигьмәтуллин, инженер Иванов һәм башка абруйлы шәхесләр дә бар иде. Аларның һәрберсе гаҗәеп үзенчәлекле, зыялы зат. Рәхимов солдат капчыгында математика
китабын йортә. Мәктәптә сугыш чыгар алдыннан бер мәсьәләне чишә алмаган да китабын шуна калдырмаган. Аз гына форсат табылса, шул мәсьәләсенә тотына. Ләкин һаман чишә алмый. Нигъмәтуллин тарих, философия фәннәрен су урынына эчә. Инженер Иванов нефть эшкәртү турында сойләргә тотына
Мәгълүматлы булсалар да, боларда солдатка хас гаскәри кыяфәт юк. Озын буйлы Рәхимов телеграф баганасын хәтерләтеп тора Бөкрерәк Нигъмәтуллин аю шикелле лап-лоп басып Иөри. Бер күзе кылый Иванов тотлыгып сөйләшә. Аларны хәтта «раз». «два»га солдатларча басарга да юньләп ойрәтә алмадылар. Расчет командиры яки төбәүче итеп тә куя алмадылар. Ә инде бәхәскә шәпләр. Әле дә менә Шашкин сүзләренә чыраен сытып:
—Әллә бөтен Советлар Союзы «рус жире* дип кенә аталамы9—дип сорады «философ» Нигъмәтуллин
Шашкин ык-мык итте, арт чүмечен кашып алды, шулай да бирешмәскә тырышты:
—Чит илдә дә: «рус жире . «рус солдаты* дип сөйлиләр бит
Бу жавап солдатларны отыры котыртып кына жибәрде
—Мулла бабай аңлатсын әле моны.—диештеләр
Мулла бабай башта. Шашкинны авыр хәлдә калдырмыйм дигәндәй, ялындырыбрак торды. Аннан сон. солдатлар бик үтенеп сорагач, тамак кырып, жай гына сөйләп китте. Бу җирләрдә ерак чал тарихта шумерлар, скифлар яшәгән. Безнен эранын дүртенче гасырында исә герман кабиләләре—готлар килеп оялый. Аларны дүртенче гасыр азакларында— нәкъ шушы урыннарда һуннар (төркиләр) кысрыклый 375 елда һуннар Днепр аръягына чыгып, анда немецларны тар-мар итеп ташлыйлар Шуннан соң торки-һуннар Көнбатыш Европага табан юл тоталар. Атилла җитәкчелегендәге гаскәр хәзерге Венгрия. Германия. Франция дәүләтләре урнашкан җирләрне үтеп. Рум (Рим) шәһәренә юнәлә Атилла гаскәрендәге 100 мен яугир Румны һәм Христосны яклап килгән 900 мен яугирс булган гаскәрне тар-мар итә. 375-454 елларда Арал диңгезе, көньяк Урал таулары, хәзер «утлы дуга* дип аталган урыннар Днепр буйлары, бөтен Көнбатыш Европа һун-төрки канаты астында яшәгән. Атилла гаскәрендә төркиләрдән тыш славяннар, угырлар да булган. Сонгылары. билгеле, ярдәмче көч сыманрак йөргәннәр... Мулла бабай сөйләде дә сөйләде
Мулла бабай белән тагы да бер мәртәбә сөйләшеп карарга булды Харисов Тик сүз җебенен очын таба алмыйча җәфа чикте ул. Ни дип әйтергә* Ни зыяны бар сон анын? Әлеге кара тап турында аз гына да борчылмый Харисов Аны Мулла бабай язмышы борчый Шашкинга һич ышанмый ул. Югарыдагыларга барып әллә нинди гайбәтләр сөйләсә, бу изге күнелле кешенең башына җитәргә дә күп сорамаслар Азмени адәм башын ашауны чебен үтерү урынына да күрмәгән мүк йөрәкле бәндәләр9
Мулла бабай башта авыл мәдрәсәсендә укый Аны ташлап. Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә килә. Монда татар, башкорт, казакъ, үзбәк, төрекмән һәм башка милләт егетләре була. Галимҗан Ибраһимов. Мәҗит Гафури. Сәйфи Кудаш, Шәехзадә Бабич. Хәсән Туфан кебек каләм осталары укый Галимҗан Ибраһимовнын дәресләрен тыңлау. Сәйфи Кулаш. Шәехзадә Бабич. Хәсән Туфаннар белән аралашу, дус булу, төрле әдәби түгәрәкләрдә бергә кайнашу аны шактый мәгълүматлы, мәдәни, кин ан даирәле шәхес итеп өлгертә.
Боларнын барын да белә лейтенант Чөнки Мулла бабайнын сөйләгәне
бар. Әнә ни өчен анын язмышы нык уйланырга мәжбүр итә лейтенантны. Ул аны үз янына чакырып, читкәрәк алып китте.
—Мин анлыйм, Мулла бабай, яхшы күнелле кеше син, тик... Шашкин кебекләр алдында телеңне тешләү хәерлерәк... Мин моны һич тә командир буларак әйтмим... Якын күреп, үз итеп.
Мулла бабай яхшы күңелле, эчкерсез кеше булса да, анын киреләнә торган галәмәте дә юк түгел. Әмма үзе моны һич тә холык-фигылендә булган кара як дип исәпләми. Киресенчә, иманыма тугрылыклымын, тәкъдиремә хилафлык китермим, теләсә нинди искән жилгә тал чыбыгыдай бөгелеп-сыгылып тормыйм дип уйлый, солдат итеп түгел, олы кешегә санап, хөрмәтләп сөйләшүе, биргән кинәше өчен рәхмәт әйтте дә:
—Мин бит теләсә кем йолыккалый торган ангыра тавык түгелмен, иптәш лейтенант, таш капчыкта, сугыш уты да каныма сенгән иманымны корыта алмас,—диде.
Тагы да нидер әйтмәкче булган иде, лейтенант аны башкача тынларга теләмәде, бу юлы инде якын мөнәсәбәттән команда бирү тонына күчеп әйтте:
—Китәргә мөмкин...
Лейтенант монда үзенен берни тиклем җиңелүен дә сизде. Тылда чакта алдында тораташтай басып, бер сүз әйтергә куркып торалар иде Хәзер исә, бер туган абыең урынына күреп сөйләшүгә күчкәч, әнә ничек һаваланып китте. Әйтерсең, Харисов аны тавык йонын йолыккан кебек теткәләр өчен чакырган. Әйтерсең, анын иманын суырып алып, икенче берәү кулына китереп тоттыра, йә булмаса—усал җил-давылга туздыра.
Ачуы килсә дә, күнеле белән Мулла бабайны зурлау ягында булды лейтенант. Кеше үз иманына тугрылыклы. Алдамый. Ялганламый. Ык-мык итми. Турысын күзен чәчрәп чыгарлык итеп әйтә. Бу инде—шәхес! Тик андыйларга яшәве авыр шул. Утыз җиденче елларда ялагайлар, әләкчеләр, икейөзлеләр әнә шундый шәхесләрнең иманына көл сиптеләр. Тарих сәхифәләренә кара кан белән язылып калачак бу пычрак күренешләр әллә һәр адымда үлем көткән шушы ут эчендә дә дәвам итәрме?
Комиссар киткәч, солдатлар үз эшләре белән шөгыльләнергә кереште: берсе хат яза, икенчесе тәмәке көйрәтә, өченчесе гимнастеркасына ак яка
тегә...
Бу өч тәүлектә, гәрчә тын алырга вакыт булмаса да, ут эчендә кайнашып торсалар да, Сәлим бөтенләй үзгәреп китте: үзен хәзер начар хис итми— бизгәк дигән юньсез чир аннан мәңгелеккә качты. Ул, чирле чебеш, горур әтәчкә әйләнеп бара хәзер. Әлеге танк мәсьәләсе ул теләгәнчә хәл ителде. Ана данның тамчысы да кирәкми.
Яндырылган танкны комиссар батырлыгы итеп күрсәткәнгә, бу хакта гәзиттә мәкалә басылып чыкканга шатланып йөри Сәлим. Мондый макталуны ул барыбер күтәрә алмас иде. Кызарып, җир тишегенә кереп китәрдәй булыр иде. Чаман ничек булса, бүрегеңне шулай ки ди. үзеңне чамалап тоту хәерлерәк.
Тик Мәхмүтнең генә чамасын аңлый алмый ул. Кимсетелгән бәпкә кебек, һаман читгә-миттә генә йөри. Әлеге әнгәмә вакытында да, авызын турсайтып, бер як кырыйда бәлтерәп утыра бирде. Сәлимнен исә өзлексез сөйләшәсе, фикер алышасы килә. Әгәр кыз мәсьәләсендә ул җиңүче икән, хәзер инде үпкәләвеңне бер пот үпкә ашап та бетереп булмас: тешеңне кыс, уртынны чәйнә, йөрәк ярсуын сиздермә—түз; Мәрьям унлаган хатына бер җавап та язмаган икән, «яратам» дип алдавы көн кебек ачык. Сәбәпсез чебен дә канатын какмый, хат язмавының сәбәбе бар икән шул.
—Әйдә әле. Мәхмүт, сөйләшик, нигә бер дә нлекмисен. монда барысы да үз кеше.—дип барды ул авылдашы янына
Мәхмүт авызын турсайтты да:
—Үз кеше., тюремшиклар... Мулла... һм... тагы да әллә кемнәр Жыен шалапай...
—Алай димә. Мәхмүт, бу—кеше язмышы, төрмәдә аларнын нахакка, бер дә юкка утырганнары да бар...
—һм... әйттен сүз... төрмәгә кешене бер дә юкка утырттылар ди...
—Без күп нәрсәне аңламыйбыз әле
— Монда жан кайгысы
—Анысы шулай. Ләкин төрле язмышлы кешеләр белән бергә булу... Менә үзен белерсен әле., күнегсрсен
—Һм күнегерсен.. Шушы уттан исән чыгуына син әле һаман ышанып йөрисенмени''
—Белмим. Ул хакга уйлаган юк. Минем өчен барыбер
—Ничек барыбер булсын ди Үләсен киләмени ?
—Куй? Мәхмүт, башка нәрсә турында сөйләшик
—Йә. нәрсә турында сөйләшик сон?
—Без авылдашлар, яшьтәшләр бит.
—Әллә Мәрьямне тартып алганга ачуын киләме?
—Ансы мәхәббәт эше инде.
—Теге кичәдән сон син Мәрьямне киткәнче күрмәдеңмени?
-Юк.
—Ә без икенче көнне бергә булдык. Аулакта. Мин теләгемә ирештем. Ул көтәргә сүз бирде.
Сәлим эсселе-суыклы булып китте. Шулай да кичерешләрен сиздермәскә, үзен кулга алырга, кешелеклелеген җуймаска тырышты:
—Котлыйм. Мәхмүт, син бәхетле. Мәрьям яхшы кыз. сакла үзенне анын өчен.—дип «дустының» кулын кысты
Бәхет! Кемгә кайчан, ни рәвешле килә ул? Күбәләктәй җилпенепме-’ Тулпардай ярсыпмы"’ Кояштай елмаепмы? Сайраганда сандугач узар, очканда карлыгач узар, диләр бит. «Истәлек дәфтәре* алышып, сандугачтай сайрашып йөргәндә—узган иде. үзен бик бәхетле санаган иде Сәлим. Очып китү белән карлыгач алга уктан атылды. Бәхетне шушы мәхәббәт бизмәненә салып үлчәргәме? Мәрьям язган «Истәлек дәфтәре*»! юлга алды ул. Солдат капчыгының төбендә «мәхәббәт кодрәте» булып йөри Ач вакытларда да. үлеп арыганда да. Алкин лагерында суыктан тунганда да «Истәлек дәфтәре* яшәүгә рухи коч бирде. Бәләкәй генә бу капчык эчендә гүя Мәрьям елмаеп утыра Шуны кочакласа. Мәрьямен куенына алгандай тоела Мен кат укыгандыр инде аны һәр хәрефе, һәр сүзе күнел түренә йотылган. Үзенчә «Мәхәббәт дәфтәре» дип атады аны Сәлим Шул «Мәхәббәт дәфтәре*н хәзер үк ерткалап ыргытачак ул. Юк. утта яндырырга кирәк Менә шушында, чит җирлә, бар»>>сы да аяк астында тапталып калсын Чәнчелеп китсен Бу хакта уйлап, күңелне беркайчан да күбазәкләндермәскә Вәссәлам!
Ул йөгерә-атлый барды да. окоптагы солдат капчыгын азып, тиз-тиз чишәргә кереште. Борылмаска тырышса да. куллары казтырап гора иде анын. Менә ул дәфтәр «Истәлек дәфтәре» «Мәхәббәт дәфтәре* Ялган дәфтәр Ялган хисләр Ялганга төренгән «йөрәк сүзләре». Барысы да азган Бөтен дөнья ялганга корылган Барысы да азлаша Алдый Алдана. Сата Сатыла. Ул. чалбар кесәсеннән шырпы алып, кабызып җибәрде Хуш, яшьлек истәлеге! Хуш, мәхәббәт ядкаре! Әмма дәфтәр янмады Тукта! Ни
өчен? Суланганмы әллә? Нигә ут капмый? Тагы сызды шырпыны, тагы, тагы. Менә хикмәт. Шырпы үзе үк янмый башлады. Йә сынып китә, йә кабына да сүнә. Әллә кулы калтыраганга шулаймы? Әллә, мәхәббәте, күренмичә генә, күбәләктәй очып йөриме? Шул сүндерәме? Әллә Мәрьямнең мәхәббәте монда очып килгәнме? Ут эченә. Тукта! Нәкъ шулай икән ләбаса. «Ялгышасың, Сәлим!», «Мин сине яратам!», «Нык яратам!*, «Жинеп кайт!», «Көтәм!» кебек сүзләр назлады колак барабанын. Юк, колак барабанын назлап кына калмыйча, йөрәк капкачын бәреп ачып, бөтен тәненә, кан тамырларына йөгерде Мәрьям илаһилыгыннан килгән бу назлы сүзләр сихере.
Нәрсә бу? Чынбарлыкмы? Хыялыйлыкмы? Әллә саташамы сон? Мулла бабайның теге... икенче дөнья турында сөйләгәннәре чынмы? Әллә шунын галәмәтеме бу? Мулла бабай, шул дөнья кешеләре белән сөйләшеп, очрашып торуы турында әйтә. Тик алар изге, гөнаһсыз, саф күнелле кеше белән генә эш итә ди бит. Мулла бабай—шундыйларның берсе. Ул шул тиклем күп авырлыклар, кимсетүләр, гаделсезлекләр күргән, ләкин олы йөрәкле, саф күңелле, намуслы булып калган, кешелеклелек сыйфатын бөек тоткан, кайгыларга бирешмәгән.
Сәлим үзе кем? Мулла бабай кебек нык була алырмы? Әле нинди гөнаһлар эшләп өлгерде ул? Бармы? Күпме? Әллә санап та бетергесезме? Бөтенләй юктыр, бәлки. Берәүне дә рәнҗетмәде. Урлашмады. Олыларны хөрмәт итә белде. Их, Мулла бабай кебек, ул да күңелен теге дөнья кешеләре күңеле белән бәйли алса икән! Аларга барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирер иде. Бу дөнья кешеләренә йөрәк капкачын тулысынча ачып булмый шул. Кереп оялый да корт урынына кимерә дә башлый. Ин изге хисләрен белән шаяра.
Фашистлар һөҗүмгә бүген дә бөтен фронт буенча күчте. Көрәш, башка көннәрдәге кебек, һәр җирдә дә тигез генә бармады. Немец бер төбәктән ерып китсә, безнекеләр аның арт ягыннан төшә башлый. Мондый очракта, чолганышта калудан куркып, алар артка чигенә. Урыны-урыны белән безнекеләрдә дә шундый ук хәл килеп чыга. Бәреп кереп китәләр дә, ятьмәгә эләккән балыклар шикелле, үзләренең камауга килеп эләккәннәрен сизмичә дә калалар. Вакыт- вакыт йодрыклашу, тешләшү чигенә дә барып житәләр. Дошманның һөҗүмгә җыйнаган көче әнә шулай әкренләп-әкренләп кими бара.
«Самавырчыларның алты батареясе—алты урында. Бүген авырлык бастырыгы күбрәк бишенче, алтынчы батарея урынына төште. Алларындагы пехота чигенгәч, боларга тагы да фрицлар белән якалашырга, хәтта танкларга каршы көрәшергә туры килде Беренче батареяда мәгәр андый хәл булмады бүген. Иртән, бөтен дөнья дөбер-шатыр килә башлаганда да. аларда тыныч иде әле. Дөрес, ялкау гына очып килгән снарядлар якында гына урык-сурык килеп ярылырга тора. Монсы инде солдат өчен гадәти хәл. Снаряд очып килгән тавышка солдат колагын куйса, анын кайсы тирәдәрәк ярылуын да шәйләп ала: йә килеп җитмәячәк, йә узып китәчәк. Ә инде анын «бәхетенә* килүен сизеп алса, йомран кебек, тиз генә окобына чума.
Мондый хәл—җирнең снаряд, мина, бомба ярылуыннан тетрәнүе—Сәлим белән Мәхмүтнең сөйләшеп туктаган вакытында ук башланды. Әмма дошман снарядлары, ара-тирә ярылып торсалар да, беркемгә дә энә очы зурлыгы да зыян китермәде бүген. Батареягә да, ни өчендер, залп белән атарга команда күп булмады. Тик беренче расчетка гына тынгы бирмәделәр. Бер чәпне алгач, аттырдылар да аттырдылар. Анын нинди чәп икәнлеген сина берәү дә әйтми. Моны күзәтү пунктындагы комбат кына белә. Сәлим уйлавынча, комбат бүген юлга аттырды. Атулар бер урында кабатланса, ул
юл булып чыга. Аннан машиналар, транспортерлар үтеп тора. Берсе күренү белән, комбат атарга тиз генә команда бирә.
Кояш төшкелеккә җиткәндә, кыр кухнясы килде. Аны бер машина йөртә, һәр батареягә—бер кухня. Анын ике тәгәрмәче машинаныкы зурлыгында. Казан—имәнеч зур. Пешерүче Галиев ашны озын саплы чүмече белән җитез генә өләшә дә китеп тә бара. Чөнки ана монда озак торырга ярамый. Ана командирлар да рөхсәт итми: пешерүче дә, әлеге имәнеч зур аш казаны ла, бу казанны сөйрәп йөртүче машина да. анын шоферы да күз карасыдай кадерле.
Төш вакытында Жир-Ананын үкереп елавы бертиклем тынып торды Немецлар да, бәлки, тамак ялгарга утырганнардыр Алар—төгәл халык. Вакытында эшләп, вакытында ял итеп, вакытында күңел ачып яши торган бәндәләр Ә менә бөтен дөнья халкын вакытсыз мазасызлаулары—акылга сыйгысыз.
Ничек кенә булмасын., безнекеләр, бу ут кулчасыннан тизрәк котылып, алга ыргылуны яхшырак күрә. Тегермән тик торса, ташы ярылыр, дигән борынгылар. Бу ут эчендә берәүнен дә әйләнми торган тегермән ташы буласы килми
Бүген, төштән соң, барысы да тынып калды. Кисәү сабын кыска булса, кулын көяр ди. Гитлерчылар куллары көюдән туктап калдылар, күрәсен.
Солдатлар тагы да бер иркен тын алып куйды. Ә инде күзәтү пунктыннан комбагнын телефон аша беренче расчет төбәүчесе сержант Пирмөхәммәтовка тагы да рәхмәт белдерергә кушуы бөтен батарея очен шатлыклы хәл булды Беренче расчет аткан мина бүген дошманнын ике хәрби транспортерын, өч машинасын, егермеләп солдатын сафтан чыгарган
Сәлимне башта лейтенант Харисов белән кече лейтенант Тарасов килеп котлады. Солдатлар күтәреп үк чөйделәр хәтта. Уймин. һаман шул тупас гәүдәсен уйнаклатып, мактанып йөрде:
— Вот понимаешь что значит моя забота Я воспитал его Я научил .—дип мыгырданды
Үзбәк егете Шәрип. чуаш егете Николай, төрекмән егете Нурмөхәммәт, мулла бабай, тагы да әллә кемнәр анын кулын кысты. Һәрберсе ниндидер җылы сүз әйтергә тырышты
— Менә сина «чирле чебеш*
—Юаштан юан чыга...
— Күрсәтер әле ул...
—Таутөмәндә дә шәп аткан иде бит.
— Моны юганда шәп булыр иде дә...
Сәлим җавапсыз калмады:
—Ә мин сезне бәрәнгс белән сыйлыйм,—диде дә чиләк алып йөгерде
Түгәрәк ясап, бәрәнгс ашап утырганда, ун яктан бер кызнын үтеп китүе күренде Ул солдат киемендә Кыхзар монда сирәк очрый Әгәр күренсә, солдатлар «рама». «воздух*. «шрапнель*...—тагы да әллә ниләр әйтеп, кычкырып калалар. Бу юлы алай дип әйтмәделәр. Чөнки сүзне кече лейтенант Тарасов башлады
—Әйдә, безнен белән бәрәнгс ашарга,—дип кычкырды Кыз артык кыю булып чыкты, күрәсен:
—Ә син килеп ал,—дип җибәрмәсенме.
Тарасов нишләргә дә белми аптырап калды. Солдатлар
— Барыгыз
— Көтә бит
—Алып кил монда...—диешкәч, сикереп торып, китеп тә барды.
Алар әллә кайчангы танышлар кебек күрештеләр. Солдатлар, бәрәңге турында бөтенләй онытып, күзләрен тозландырып, тын да алмыйча, аларга карап катты. Алар озак сөйләшмәде. Бер-берсенең күзләренә карашып, кулларын тотыштылар да аерылыштылар.
Әйләнеп килгәндә, кече лейтенант бөтенләй башка төс алган иде: ул, әйтерсең, мәңгелек бәхет кошын эләктергән—шат, елмая, күзләре нур чәчә. Ул ярсып-ярсып кызны мактарга кереште. Күзләре, имеш, зәнгәр һава төсле, иреннәре—пешеп тулышкан чия, карашлары серле, ягымлы, кыскасы, дөньяның бер чибәре инде. Бер күрешүдә гашыйк булганнар, янәсе. Бу дөньяга бер-берсе өчен туганнар.
—Һи, сезнен белән сөйләшеп тә тормады бит ул, ятчә урынына тып-тып басып китте дә барды,—диде бер солдат.
—Без күз карашлары белән анлаштык, сүзләргә урын юк монда,—диде кече лейтенант.
—Ә ул очып киткән мәхәббәт белән нишләмәкче буласыз?
—Очмас, ул штабка ашыга, ниндидер хәрби задание белән, бер сәгатьтән кире кайтачагын әйтте. Вообщем... беренче мәхәббәт өчен,—диде дә кече лейтенант, бәрәңге кабып җибәрде.
XV
Унбишенче июльдә дә көн дә була торган хәл кабатланды Кызарып кояш чыкты. Алсу-кызгылт нурларын фронт кырына сипте. Иртән ике яктан да юньле атыш булмады.
Ә кече лейтенантның тәүге мәхәббәте килмәде. Кичә дә. Бүген дә. Тарасов бөтенләй башка кешегә әверелде. Ул, бәлки, кичерешен башкаларга сиздермәскә тырышадыр. Ләкин аньщ үз-үзен кая куярга белмичә йөрүе, үзен-үзе өзгәләп ташлар чиккә җитүе, теге очрашкан урынга барып-барып килүе, авыр тын алуы... барысын да хәлне анлатып тора. Хәзер инде аны берәү дә шаяртмый. Киресенчә, һәркем теге Чибәркәйнең тизрәк килүен, кече лейтенантның янган йөрәге басылуын тели.
Монда бит төрле кешеләр бар. Берәү дүрт бала белән калган яшь хатынын сагына. Икенчесе өйләнгәч бер ай торып кына китеп барган. Өченчесе менә иртәгә ЗАГСка барам дигәндә генә сугыш чыккан. Көтешергә вәгъдә бирешеп аерылышканнар да күп. Кыскасы, мәхәббәт һәркем өчен кадерле, кыйммәт, көрәшкә дәрт бирүче бөек көч. Шуңа күрә кече лейтенантның кичереше уртак кайгыга әйләнеп китте. Ул балалар йортында тәрбияләнеп үскән. Ата-ана назы татымаган. Моны һәркем яхшы белә. Фронтка киткәнче бернинди кыз белән дә йөрмәгән. Боларнын барысын да сөйләгән иде ул. Бәлки, үзенә лаеклы пар таба алмагандыр. Кече лейтенантның егетләр солтаны икәнлеге бер карауда ук аңлашыла. Чибәр. Очкын чәчеп торган күзләр. Зифа буй. Өзелеп торган бил. Кыскасы, теләсә нинди матур кызны бер карауда гашыйк итәрлек егет ул.
Сәлим үзен кече лейтенант урынына куеп карады. Аның кебек була аламы ул, юкмы? Мәхәббәт аның йөрәгенә дә шулай көчле тәэсир итәме? Әллә анын йөрәге менә шушындагы ут шары кебек кайнар түгелме? Котып бозы салкыны бармы? Әллә ул мәхәббәтнең ни икәнлеген анлап та бетермиме?
Әлбәттә, бу уйлар баштан яшен тизлегендә үтеп китә. Уйлар давылына кереп адаша торган урын түгел бу. Аңа ирек тә бирмиләр. Тагы да атарга команда булды. Тагы да җирдә дә, күктә дә көчле алыш башланды. Дошман тагы да контрһөҗүмгә күчте. Фашист козгыннары, тезелеп-тезелеп килеп, батарея өстенә бомба коярга кереште. Солдатлар, окопларга сеңеп, тагы да Жир-Ананы кочаклап яттылар. Шөкер, кешеләргә зыян килмәде. Тик
атлар окобына гына бер бомба туп-туры төшкән иле. Малкайлар ла. арбалар да күккә очкан
Монсы яна мәшәкать тудырды Ярлынын икмәге бар—тозы юк. тозы бар—икмәге юк дигәндәй, миномет бар—аны ташырга арба юк. арба бар—ат юк. Алар дошман бомбага тоткан вакытта харап булып бетте Кичкә табан безнекеләр, дошманнын контрһөжүмен кире кагып, үзләре бер тиклем алга китте «Самавырчы»ларга да ут позициясен алыштырырга кушылды Солдатларга төне буе бөтен хәрби техниканы күгәреп ташырга туры килде. Иртәнгә полкка тагы да артиллерия башлыгы генерал-майор Полуэктов килеп җитте.
—Сез бит солдатларны ишәк урынына җигеп, моннан сон хәрби техниканы күтәреп ташытмаска сүз биргән идегез, нигә вәгъдәгезне бозасыз?—дип җикеренде генерал.
—Ул немец самолетларын бомба ташларга мин үзем чакырып китермәдем бит. иптәш генерал-майор,—дип акланмакчы булды полк командиры.
Бу җавап ачудан шартлап ярылыр чиккә җиткән генералны котыртып кына җибәрде. Билгеле, күркә урынына кабаруда да. шартлап ярылуда да. сонгы чиктә үзен-үзе чагып үтергән чаян кебек кылануда да бер хәсият тә юк. Генерал салкын кан белән анлату юлына басты:
—Алтынны табу гына җитми, аны эшкәртә белергә дә кирәк, майор Немецларның артиллеристлар, минометчылар өстенә һәрвакыт бомба коеп торганлыгын беләсез, ә атларны ут позициясе янында тотасыз икән. Ездовойлар эше нидән гыйбарәт? Шуннан: ул хәрби коралларны китереп куйды яна урынга, бушаттыгыз: атыш вакытында тормасыннар алар якында Китсеннәр дә барсыннар артка табан, өч-дүрт чакрым ераклыкка; атларын карасыннар, ашатсыннар, эчертсеннәр, тәрбияләсеннәр: кирәк булганда, чакырдын алдын...
—Моннан сон сез кушканча булачак, иптәш генерал-майор'
Сезгә барысын да чәйнәп каптырырга кирәк, майор, инициатива дилбегәсен кулыгызга алмасагыз. лейтенант званиесенә төшереп, мин сезне взвод командиры итеп куячакмын Югарыдан түбәнгә төшү бик җиңел ул. ә менә югарыга күтәрелү
—Так точно, иптәш генерал.
—Кыланма, майор, кирәкми. Полк белән командалык итү—землянкада хатын-кыз белән сөешеп яту түгел ул..
Генералның бу сүзләре майорнын йөрәгенә тагы да хәнҗәр белән китереп кадагандай тәэсир итте. Артиллерия башлыгы китеп баргач та озак кына акылына килә алмыйча торды ул. Погонына теге вакытта да кизәнгән иде Бүген дә лейтенант дәрәҗәсенә төшерәчәкне искәртте. Ә бит. төптәнрәк уйласан. дөрес әйтә. Чынлап та, атларны ут позициясе янында тотарга ярыймы сон'’ Шуны гына уйларлык та баш юкмыни сон анда’ ШУШЫ вак мәсьәлә буенча батарея командирлары, башкалар фикер йөртә алмыймы ’ Күбесе авылдан килгән, ат белән эш итеп күзләре чыккан крестьян баласы бит юкса. Барысына да полк командиры гаепле имеш. Хәтта полк комиссары капитан Соколовнын үлеме өчен дә аны җавапка тарттырырга маташалар бит.
Анысы болай булды. Ике ГАЗ машинасы белән алар корпус штабына киттеләр Беренчесендә—шофер Сафин. икенчесендә—Мәүлиен Сафин янында—полк командиры Мәүлиев янында—Соколов. Әрҗәдә полк радисты Фарукша Жиһаншин. полк командирының адъютанты Дуля. разведчиклар, элемтәчеләр, телефончылар, берничә офицер бар иде
Кайтканда полк командиры туры юлдан Рогозинка авылы аша китәргә кушты Сафин га. Авылга якынлашып килгәндә.юл буендагы солдатлар
в&
—Куда вы?... Вернитесь...
—Там немцы...—дип кычкырып калдылар.
Иртән генә ул авылны безнекеләр алган иде. Солдатлар шаярта дип уйлады командир. Әрҗәдәгеләр дә шул фикердә иде. Корпуста алган хәрби заданиене тизрәк подразделениеләргә житкерергә кирәк! Машинаны шуна нык куарга кушты майор. Пәри арбасы урынына чапты машина. Тәгәрмәчләре тигән урынга тия, тимәгән урынга—юк. Ансыз күбәләк ут ялкынына шәйләми барып эләккәндәй, болар да турыдан-туры ут авызына барып каба язды. Баксан, Рогозинка авылы янә немецлар кулына күчкән булып чыкты. Моны фрицлар пулеметтан көчле ут ачкач кына белделәр. Әгәр немец моны эшләмәсә, ике машина тулы кеше полк командиры белән бергә әсирлеккә төшәсе.
Ә төшкәннәре булды. Немецлар капитан Соколовны, ике лейтенант һәм берничә солдатны эләктереп алдылар. Адъютант Дуля, өч офицер, берничә солдат жирдә мәңгелеккә күзләрен йомды. Полк командиры үзе дә чак кына эләкми калды. Бер пуля хәтта анын фуражка козырегын тишеп чыкты. Бу бәладән ул үзе, шофер Сафин, радист Жиһаншин, тагы берничә солдат кына котылып кала алды.
Икенче көнне Рогозинка тагы да безнекеләр кулына күчте. Капитан Соколовның үле гәүдәсен бер курадан таптылар. Ул, күрәсен, бернинди дә серне ачмаган, тез чүкмәгән. Фашистлар аны нык жәзалаганнар: ике күзен чокып алып, күкрәгенә кызган тимер басканнар, тәнен штык белән телгәләп бетергәннәр...
Шулай итеп, командирның бер акылсыз адымы күпме кешенен башына җитте. Ябык йөз, эчкә баткан янаклар беркайчан да полк командирының күз алдыннан китмәячәк. «Син харап иттең мине, кибәк баш, таш йөрәк»,—дип рәнҗеш яудырып торачак. Акылсыз кыюлык фаҗигасе...
16 июль. Табигатьтә һаман әле бер үзгәреш тә юк. Шул ук алсу тан. Кояшның шул ук уттай кызарып чыгуы. Яугирләр тормышы да—бертөрле. Яңа урынга күчү. Яна окоплар казу. Төне буе керфек тә какмау. Барысы да җиренә җиткерелгәч, тан алдыннан черем итеп алу.
Балыкчы күлен мактый, көнлекче көнен мактый дигәндәй, урыны да яхшы туры килде бүген, көне дә матур. Ут позициясе алдында—артык текә булмаган калкулык. Анда—яна гына үсеп килгән яшь агачлар. Дөрес, алар да, бахыркайлар, сугыш фаҗигасен шактый нык татырга өлгергәннәр: тирә-якларында бомба һәм снарядлар ярылуыннан хасил булган чокыр- чакырлар; яфраклары көеп беткән, һәр нәрсә монда зур афәт булуы турында сөйләп тора. Шулай да урынны яманлап булмый. Ун якка табан тар гына сукмак китә. Бераз баргач—әрәмәлек. Анда бәләкәй генә—тургай тезен күмәрлек кенә—инеш. Андагы зирек, тал агачлары да сугыш ялкыныннан көеп беткәннәр. Әмма инеш, бу фаҗигадән тизрәк котылыйм дигәндәй, ага бирә. Су солдат өчен аеруча кадерле. Форсат табылса, рәхәтләнеп бер юынып аласын; чәй кайнатырга, бәрәнге пешерергә дә була.
Бүген дә, кичәге кебек, иртә бик матур да, тыныч та булды. Лейтенант Харисов, минометларны тикшереп чыккач, бер урынга барып, хат язарга утырды. Тик кече лейтенант Тарасовнын гына йөзе бүгенге кояшлы көнгә һич тә охшамаган. Башка вакытта, берәр мәзәк сөйләп булса да, солдатларның күңелен күтәреп китәргә ярата иде ул. Ә бүген балтасы суга төшкән кешедәй йөри бирә. Яугирләр белә монын сәбәбен: теге чибәркәй килмәде Бу хакта солдатлар төрлечә фикер йөртте:
—Дурак безнен кече лейтенант...
—Ниндидер тишекле бер тиен өчен...
—Тапкан вакытын...
—Мәхәббәт бит ул. егетләр!..
—Әйе. анын өчен ут ни. чурт ни...
—Бәлки, ул кыз бомба астына...
—Тфү. яратмыйм начарга юраучыларны. .
—Сон. сугыш бит ул, җанкисәккәем..
Ат әйләнеп, казыгын табар, су әйләнеп,юлыгын табар, кыз әйләнеп, егетен табар ди. Теге чибәркәй кояш биш-алты дилбегә чамасы күтәрелгәндә килеп чыкмасынмы: әллә күктән төште, әллә жир астыннан калыкты. Беренче миномет окобында көйрәтеп утыралар иде Килде дә басты окоп читенә. Фәрештәдер бу. Адәми заттан түгелдер. Ул буе. ул көләч йөзе, ул чибәрлеге. Әйтерсең, дөньядагы ин матур чәчәкне өзеп алды да Ходай Тәгалә, боларнын окоп читенә китерде дә кадады Солдат киеме ничек килешә үзенә! Аякта көзгедәй ялтырап торган хром итек. Өзелергә торган нечкә бил Күпереп торган чәч өстендәге пилоткасы менә-менә очып китәр кебек. Әмма ул селкенми лә, шултиклем ипле утыра, гүя кызнын ихтыярына нык буйсынып тора.
—Кече лейтенант Тарасов кирәк иде,—диде ул. ягымлы күз карашлары белән солдатларның әле берсен, әле икенчесен коендырып —Алар икенче батареяга киткәннәр иде бит әле —Ала-а-й. Ярый гафу итегез —Кыз. кырт борылып, китә үк башлады.
Анын юлын Иргалин бүлде:
—Аз гына көтегез. Кече лейтенант сезнен өчен —Минем вакытым бик тар шул...
—Икенче батарея моннан ярты чакрым гына, хәзер барып әйтәм — Юк. юк. кирәкми, кичкә табан үзем тагы сугылырмын —Күчеп китсәк?
—Табармын.
—Уй. әнә киләләр, лейтенант Харисов белән
—Рәхмәт сезгә! Гафу итегез!—диде дә аларга каршы юл тотты кыз. Ул киткәч, солдатлар янә телгә килде:
—Ну, чибәр, әй...
—Балкашыкка сал да йот —И-и-х!.. Мина булса...
—Сагызак бу. Үзе эзләп йөри —Тфү. тел синдә
—Мәхәббәт бөтен ваклыклардан бөек. Вәт —Яратсаң, сагызак кына түгел, укра будырсын —Ха-ха-ха...
Кыз йогерә-атлый барды тегеләр каршысына. Барып җиткәч. Харисов алардан аерылып китте. Солдатлар, күзләрен талдырып, бу икәүнең култыклашып әкрен генә атлавына сокланып карап горды. һәркем эчтән генә кече лейтенантка зур бәхет теләде Мәхәббәт бәхете! Мәңгелек бәхет' Кем белә шушы ут эчендәге мәхәббәт—ин изге мәхәббәттер, бәлки
Монын шулай икәнлеген аларнын икесенен дә чырайлары ук әйтеп Тора иде Окоп яныннан үтеп киткәндә икесенен дә шатлыктан балкыган йөзләре күренеп калды Хәтта ике якта да атыш тавышлары да ишетелми бүген. Шушы мәхәббәт хакына Аллаһы Тәгалә ике якнын да кулын тотып торамы әллә?
Менә алар әлеге инеш яныннан сузылган сукмакка барып җитте Кулларын тотышып, бер-берсснә карашып калдылар Чү' Их. фриц!
4. .к у . » н
Ләгънәт төшкере! Аз гына сабыр итсән ни булган сон инде? Күпме мәхәббәт чылбырын өзден син. Хәзер боларныкына да кыҗрыйсынмы? Жир йоткыры нәрсәкәйләр. Тагы да ут ачтылар. Бер-бер артлы снарядлар килеп ярыла башлады. Кече лейтенант, кызны җитәкләп, окопларга табан йөгерде. Ләкин аларнын юлын очып килеп ярылган снаряд бүлде. Икенче снаряд аларнын артында ярылды. Кече лейтенант, кызны яшен тизлегендә җиргә егып, аны гәүдәсе белән каплады. Тагы да берничә снаряд килеп ярылды да барысы да кинәт туктап калды. Контрһөҗүмгә күчкәндә болай булмый. Ату сәгатьләр буена сузыла. Берничә снарядны немец «төшереп» алганда да жибәрүчән. Яки ана пушкасын сынап карарга кирәк була. Монын шулай икәнлеген һәр солдат аңлады. Тик... тегеләр... икеседәме?.. Нигә тормыйлар9..
Йөгереп барсалар, кече лейтенант үлем белән көрәшеп ята иде. Бер снаряд ярчыгы анын маңгаена тигән. Икенчесе муенын өзеп чыгара язган. Күп тә үтмәде, зәнгәр һавага соңгы мәртәбә карап, кече лейтенант җан бирде. Аны шунда җирләделәр. Кыз, кабер өстен озак кына сыпырыштырып утыргач, китеп барды.
Бер уйласаң, күз ачып йомган арада булган мәхәббәт бу.и Икенче яктан карасаң, мәнгелек мәхәббәт! Ләйлә—Мәҗнүн, Таһир Зөһрә, Йосыф Зөләйха мәхәббәтләре бар. Күпме газаплар, кичерешләр, авырлыклар аша килгән мәхәббәт алар! Болар Жиргә, Күк йөзенә, Кешеләр күнеленә мәнгелеккә язылып калган илаһи мәхәббәтләр! Ә бу мәхәббәт? Ул да мәнгелек! Жиргә. Күк йөзенә, кешеләр күңеленә язылып кала торган мәхәббәт!
Сугыш, ачлык, йокысыз төннәр—берсе дә жинел түгел. Әмма фронтта иң авыры—кеше җирләү. Өч-дүрт тәүлек эчендә генә дә күпме яугир корбан булды. Берлинга барып җиткәнче һаман шулай адым саен кеше күмеп йөрерләрме алар?
Тарасовның үлеменә һәр солдат үзенчә бәя бирде:
—Ялгышты кече лейтенант...
—Бер кыска итәк өчен...
—Аңламыйсыз. Егетлек күрсәтте...
—Мәхәббәт бит ул...
—Тфү!—дип төкеренде Мәхмүт, Сәлим белән бер сөйләшкәндә,—арагызда адәм рәтле бер кеше бар дисәм, ул да алабарман булып чыкты.—Сәлим эндәшмәде. Ул бөтенләй башкача уйлый иде. Әгәр, әйтик, Мәрьям шундый хәлгә тарыса, Мәхмүт аны гәүдәсе белән каплап коткармас иде микәнни? Шундый кыска мәхәббәт өчен гомер бирү—бу бит чын егет эше! Бу олы йөрәклелек, батырлык, кешелеклелек! Мәрьям алдында үзен чын кеше итеп күрсәтү өчен теләсә нинди авырлыкка барырга әзер тора Сәлим. Кирәк икән, үлемгә дә. Чын мәхәббәткә лаек икәнлегеңне күрсәтү—егет өчен ин зур горурлык ул!
Ике яктан да ут давылы бер-берсенә килеп бәрелеп кенә тора. Бәрелә дә шартлый. Бу шартлауда меңләгән кешеләрнең гомерләре өзелә. Шул гына. Бары шул гына. Гитлер армиясе һаман көнчыгышка ыргыла. Безнекеләрнен сукыр тычкан кебек җир куенында сеңеп ятуларына аптырый ул: моны, билгеле, үз файдасына юрый—дошман гаскәрләренең каешы тәмам бушады, контрһөҗүм ясар рәтләре юк дип уйлый, хәзер, дуганы сындырып, Мәскәүгә йолдыздай атылу өчен ин кулай вакыт, һәркөн шулай дип теш ыржайта җирән хәшәрәтләр. Шулай уйлап, давылдай кубып, ут төкерә- төкерә, җир куенында яткан «сукыр тычканнарны» изеп китәргә килә. Бу «сукыр тычканнар», җир куеныннан дәррәү күтәрелеп, ут күзле арысланга әвереләләр дә, тешләрен ыржайтып, каршы алалар тегеләрне. Айгыр малга
ни житә, йөри белгән кешегә, туган илгә ни житә. кадерен белгән кешегә ди Туган жирнен һәр карышы кадерле. Аны хәзер берәүнен дә ерткычлардан тапатасы килми. Бер йортка ике бикәнен тавыгы да сыймас ди. Нишләп әле бер жирдә ике дошман илнен жан ияләре сыешып яшәргә тиеш'.’
Бу хакта уйламыйдыр фашист. Уйласа, баш ватса, сөмсез сыер кебек, уләсен белмичә, яман канлы борынын сузып маташмас иде. Бүген тагы да коне буе маза бирмәде. Көрәш бөтен фронт сызыгы буенча барды. Ләкин ике яктан килеп кушылган утлы давыл бер-берсе эченә кереп югала торды Ике яктан да алга китеш булмады. Жир-Ана күкрәге тагы да корбаннар белән түшәлде. Корбаннар беренче батареяда да шактый күп булды. Тагы да көне буе аттылар «Самавыр* торбасы ут кебек кызды. Көне буе эссе кояш көйдерде. Солдат гимнастеркасы манма су булды. Ана дары исе. тузан сенгән Бүген дә төнлә ял итәргә ирек бирмәде фриц. Әжәленә җилкенә, күрәсен. Атты да атты. Атакага күчеп маташты бугай. «Сукыр тычканнар» төндә, окопларына сенеп, тирән йокыга чумганнар дип уйлаганнардыр инде.
Максатлары төндә тапап, изеп, сытып китү булган.
Монсы бер хәл әле. Иң үкенечлесе—икенче минометның ярылуы. Күбрәк беренче расчет атты. Аннан сон берәм-берәм атарга да команда булды Әллә ничә тапкыр бөтен батарея залп белән дә атты. Әнә шул залп белән атканда, икенче минометның минасы ачылмый калган. Монын сәбәпләре күп була ала: йә мина дискыга килеп терәлмәгән, йә төзәүче шнурны минанын капсюлена тиярлек итеп тартмаган
Төн карангы иде. Чөнки сәгать берләрдә болытлатып җибәрде Икенче миномет үзе генә атса, көбәктән чыккан утны күрерләр иде. Ә инде бөтен батарея залп белән аткач, берәүдә шәйләми калган: минанын атылмаганын белмиләр.
Залптан сон янә берәм-берәм атуга күчтеләр. Менә беренче миномет очырды минасын Мина көбәктән чыгып киткәндә ут көлтәсе бөркелә, жир тетрәгәнен хәтерләткән имәнеч көчле тавыш яңгырый. Шуннан сон икенче минометка атарга команда булды Сәлим йөгереп алар янына барды Нигә бардымы? Моны ул үзе дә белми Ниндидер инстинкт китерде инде әллә'* Атканда аларнын плитәләре ничек тора икән, көбәк нык дерелдәмиме— шуны күзәтергәдер, бәлки. Менә ул окоп читенә барып басты. Менә коручы минаны көбәккә салды. Менә гөзәүче Баранов, йөгереп барып, шнурны тартып җибәрде. Менә миномет ярылып та китте Монда инде ут көлтәсе генә түгел, зур ут шары хасил булды, һәр мина—уналты кило Ике мина— утыз ике кило. Алар 360 килолы минометны он-талкан иттеләр.
Атарга команданы Харисов ерактан, алтынчы миномет яныннан биреп тора иде. Бу көчле шартлауга башкалар да. Харисов та әллә ни игътибар итмәгән. Хәер, әзмс-күпмс вакыт эчендә колаклар көчле шартлау ишетүгә күнегеп беткән инде. Харисов аткан вакытта ниндидер «саташкан* снаряд килеп төшеп ярылган дип уйлаган. Берәү дә килмәгәч, Сәлим Харисов янына йөгерде:
— Икенче миномет ярылды, иптәш лейтенант!
—Булмас ла...
—Үзем шунда идем
Килеп карасалар—миномет та юк. расчет та юк. Мина ташучы бер молдован егете генә исән калган иде. Ул да нык яраланган Аны кыр госпиталенә озаттылар. Уннан артык яугир һәлак булган иде
Мондый вакытта сәбәп эзләүчән булалар Ни өчен ярылган миномет? Кем гаепле? Жил исми, яфрак та селкенми дигәндәй, сәбәпсез берни дә булмый, билгеле Мәрхүмнәрне гаепләү китешми Шулай да монда төп гаеп—төзәүче Барановта, мөгаен. Таугомәндә чакта ук аны «алабарман» дип
йөрттеләр. Хәтта «разгильдяй» дигән сүзне дә ишетергә туры килә иде аңа. Яхшылап каешын буып, пилоткасын да дөрес кия белми иде ул. Ачулануга, сүгенүгә дә, тиргәүгә дә беркайчан да исе китмәде. Жаваплылык тойгысы, кешелеклелек сыйфаты да анда чамалы гына иде. Белеме булган өчен генә аны төзәүче итеп куйдылар. Хәзер инде ялгыш канлыкларын аңладылар. Ләкин—соң. Үзе дә харап булды, уннан артык кешенен дә башына җитте, бахыр.
Төлке алып киткән тавык өчен чүл бүресен каргаган кебек, бер гамьсез солдат кылган дуамаллык кәсәфәте ахыр чиктә тагы да полк командиры башына төшә: дүрт-биш көн эчендә алты минометыгыз шартлады, Берлинга барып җиткәнче берсе дә калмаячак, полкны таркатырга кирәк, дип җанга тияләр.
Әгәр кешенең ике колагына берьюлы ике кеше сөйләсә, ул берсенекен дә аңламыйча калырга мөмкин. Фронтта, тылдагы кебек, шулай ит тә болай ит дип адым саен бармак белән төртеп күрсәтүләр булмаячак, һәр командир үзе белеп эш итәргә тиеш, диләр иде. Ләкин һич тә алай булып чыкмады. Полк командирының бер колагына бишенче армия командующие генерал-лейтенант Жадов өрә, икенчесенә—армиянең артиллериясе белән командалык итүче генерал-майор Полуэктов. Миномет ярылган саен, алтын югалткан кеше кебек куркып, полкка бу ике генерал да ярсып килеп җитә. Алар инде һәр подразделениегә барып тормый. Тәртип юк, оешканлык та юк, солдатларны бер нәрсәгә дә өйрәтмәгәнсез, җебегәннәр, камыр кебекләр, дип сүгеп китәләр. Әгәр полк минометы кебек катлаулы техниканы өйрәнү өчен нибары ике ай бирелү, егерменче апрельдә инде Таутөмән станциясеннән төялеп китү, солдатларның йә бик яшь, йә бик карт, кайсыларының төрмәдән алынган булуларын әйтсән, тыңларга да теләмиләр: юк-бар сәбәпләр табып маташу иң булдыксыз командир эше дип кенә ябалар авызыңны...
Дошман контрһөҗүмне бишенче июль көнне башлаган иде. Нык башлады. Каты башлады. Ул хәтта психологик атакага күчте. Бер төркем самолет бомбаларны борчак урынына коеп китсә, икенче төркем очып килеп, әллә нинди тимер-томыр, мичкә, рельска охшаш нәрсәләр ыргытып җанга тия. Алар мең-миллион аждаһа ажгырган тавышлар чыгара-чыгара коела җиргә. Әлеге мичкәләр ут шарына әверелә. Кеше үтерү, кеше куркыту өчен ни генә эшләми бу фриц.
Безнекеләр вакытлыча чигенергә мәҗбүр булды. Әлеге һава пәриләре «хейкелләр», «костыйльләр», «юнкерслар», җир аждаһалары «тигрлар», «пантералар»дан куркып түгел, ә бәлки төп көчне саклап калу өчен. Бу чигенүне дошман чынга алды, гел шулай булыр дип уйлады. Башларын артык нык алга сузганнар иде, безнекеләр аларнын маңгайларына китереп бәрде. Ә хәзер, ныклы контрһөҗүм ясап, бу ут шарыннан чыгып ычкыну өчен, немецларны башта әнә шул бишенче июльдә һөҗүм башлаган урыннарына китереп кысрыкларга кирәк. Бу, билгеле, жинел эш түгел. Чөнки аларнын арттагы обороналары әллә ничә җирдә. Алардагы тирән окоплар, траншеяләр, пулемет оялары, блиндажлар, землянкалар кат-кат тимер-бетон белән ябылган хәтта. Боларны снаряд та, мина да җимерә алмаска мөмкин Бомба килеп төшсә, актарып ыргыта, әлбәттә. Маршал Жуков боларның барысын да искә алды. Давай, давай, тизрәк, һөҗүмгә күчегез дип кыстамаска булды ул. Әүвәл әкренләп дошманны әнә шул быел башлаган урынына китереп терәргә, аннан сон, бөтен көчне туплап, сыртларын бик нык каезларга да, тәвәккәлләп, көнбатышка юл тотарга.
Маршалнын бу планы барлык подразделениеләргә җиткерелде, һөҗүм башлану көне унҗиденче июль
«Самавырчылар» өчен бу көн бик шәптән булмады, әлбәттә. Дөрес, атлар, арбалар, бричкалар һаман табылып тора. Тик барлы-юклы машиналарны йөртер өчен ягулык юк: «Әни. ярма булса, ботка пешерер идек, май юк»,— дип әйтте ди бер бахыр бала ачлык елны. Шунын кебек булды инде бу
Беренче батареянын хәле тагын да мөшкелрәк иде. Көндез кече лейтенантны, төнлә икенче расчет яугирләрен жирләү барысын да тетрәндерде Дөрес, кеше күмү табигыи бер хәлгә әйләнеп киткән иде инде. Беренче көнне йомшак күнеллеләрнен керфек очларында яшь бөртекләре күренгәләде. Аннан сон күнелләр таш кебек катты Кеше күмү—бәрәнге күмү белән бер. Күпләре әле күмелү бәхетенә дә ирешмиләр Чөнки каты бәрелеш вакытында бу мөмкин түгел. Эссе көнне кеше дөньяга сасы ис таратып ята. Дөрес, җир өстендә берәү дә калмый, күпмедер вакыттан барысы да җирләнә. Монын белән шөгыльләнүче махсус кешеләр бар. Әмма, күпме генә таш күнелле булырга тырышма, фронтташ дустан аерылудан да авыр кайгы юктыр Беренче расчет белән икенче расчет бигрәк дуслашып беткән иде. Бертуганнар кебек. Хәтта тапканнарын бергә бүлеп ашый башладылар. Расчет командиры Бөре шәһәреннән иде Кешелекле, сабыр холыклы, тәртипле иде. Тик төзәүчесен генә тәрбияли алмады Бөкресе кабердә генә төзәлер инде мәрхүмкәйнең. Уннан артык кешене бер чокырга сузып салдылар да, күмделәр дә куйдылар. Бар иде расчет—хәзер юк инде. Бар иде кешеләр—хәзер юклар инде
Иртән, унҗиденче июль көнне, һөҗүмгә күчәсе билгеле булгач, төнлә тагы да юньләп йокламадылар. Комбатлар күзәтү пунктыннан үз батареяларына минометларны, миналарны яхшылап тазартырга, ут позициясендә идеал тәртип булдырырга, солдатларны ял иттерергә боердылар Болар взвод командирларына җиткерелде. Алар алда торган җитди бурычны расчет командирларына әйттеләр Бушка әйләнгән тегермән ташы тиз ярыла дип сөйләнә иде һаман бер урында таптанганны килештермәгән солдатлар Димәк, бушка, файдасызга әйләнү вакытлары үтте, хәзер алга, фәкать алга барасы...
Бу көнне дә кояш уттай янып килеп чыкты. Нурларын ике якка да тигез сипте. Фани дөньяда кояштан да гаделе юктыр Ул кешеләрне дуска, дошманга аермый Кайчан бөтен цивилизация шушы җитди мәсьәләне аңлау дәрәҗәсенә күтәрелер икән? Кая инде аңлау. Башта, каныгызны тагы да калтыратыйк әле дигәндәй, фашистлар ут ачты Ярты сәгатьтән артык окоп тирәләрендә снаряд, миналар ярылып торды Аннан сон һава козгыннары килеп, бомба яудырып киттеләр. Танклар һөҗүмгә күчте Димәк, янә аларнын контрһөҗүме башланды. Нишләргә.' Килгәннәрен көтеп торыргамы? Юк инде, көн дә берүк төрле кәмит ялкытты Бу һаман шул тегермән ташының бушка әйләнүе белән бер Әмма безнексләрнен тегермән ташы шәп әйләнде бүген. Он гүгел. ут чыгып торды аннан Немецлар күтәрелү белән тотынмасыннармы болар атарга Дөньяны ут чолгады Бу ут эчендә кояш үзе дә кечерәеп, югалып калды хәтта Ату сәгать буена сузылды «Катюша*лар уйнаганда җир тетрәп торды Аның снарядлары ярылганда ике планета бер-берсенә килеп бәрелгәндәй тоела. Монын тавышы ун чакрым җиргә дә коточкыч булып ишетелә Күккә күксел гөтен кагыш ут шары күтәрелә Безнен самолетлар да бугсн. меңләгән күк пәриләре үкергән тавыш чыгарып, очып-очып киләләр дә өсләренә бомбаларны борчак урынына коя бирәләр Танкларда, горур арысланнарны хәтерләтеп, алга ыргылдылар. 469нчы миномет полкы ярдәм иткән 95нче подразделение кузгалды һөҗүмгә, көчле «ура!» тавышлары башкаларны
да алга дәртләндерде. Бу инде безнекеләр өчен чын мәгънәсендә һөҗүмгә күчү иде. Командирлар, солдатлар арасында төрле шатлыклы сүзләр янгырады:
—Буа ерылды...
—Ут шары шартлады...
—Дуга сынды...
Артиллерия һәм минометлар атышын генерал-майор Полуэктов ныклап күзәтергә булды. Бүгенге һөҗүм әле киләчәк зур һөжүм өчен репетиция кебек кенә. Тышкы яктан караганда, барысы да әзер сыман тоелса да, һәр подразделениедә китек-митек яклар меңләгән. Маршал Жуков аларнын барысын да белеп бетерми. Әмма зур контрһөҗүмгә күчүгә әзер түгел икәнлекне аклый. Артиллерияне сугыш Алласы диләр. Әгәр ул Алла икән, безнең җәяүлеләр күтәрелгәндә имәнеч көчле ут ачкан дошман пулеметын тиз генә тар-мар итеп ташларга тиеш. Тик барысы да син уйлаганча ал да гөл түгел шул монда. Бер биеклектәге пулемет тәки баш күтәрергә ирек бирми бит.
Сугыш картинасын бүген 5нче армия командующие генерал-лейтенант Жадов, армиянең артиллерия командующие генерал-майор Полуэктов бергә карап тордылар. Алар, билгеле, фронт чылбырының төрле урыннарында булалар. Барысын да күрергә, тикшерергә, анализларга кирәк. Бүген алар 95нче укчы дивизия һәм аларга ярдәм итүче артиллеристлар, минометчылар хәрәкәтен күзәтергә уйлады. Алар янында 469нчы минометчылар полкы командиры да бар иде. Тик артиллеристлар да. минометчылар да генералларны шатландыра алмады. Безнең пехота күтәрелү белән, дошманның бер пулеметы амбразурадан ут чәчәргә тотына. Безнекеләр ятарга мәҗбүр була. Шуннан әллә ничә тапкыр артиллериягә атарга команда бирелә. Аталар. Теге амбразура янында бихисап снаряд ярыла. Бу вакытта атмый дошман. Шуннан сон безнекеләр: «Тончыктырдык моны!»—дип уйлый. Хәйләкәр пулеметчы булды бу. Безнекеләр баш күтәргәч тә тиз генә атмый әле. Бу вакытта күзәтүче командирларның шатлыгы кырга сыймый. Ләкин ул дөмекмәгән дә, чәнчелмәгән дә—тагы да чәчә утларын. Безнекеләр чабылган печән урынына түшәлә. Болай булса, биеклекне алганчы берсе дә калмый кырылып бетәчәк. Генераллар сүгенергә тотына:
—Тфү... сугыш Алласы, имеш...
—Сугыш черкиләре болар...
—Күч инде монда контрһөҗүмгә...
—Мондый сукыр чебеннәр белән...
—Бөтен җирдә дә амбразура каплаучы Матросов юк шул...
Шуннан «сүзне» минометчыларга бирәләр. 469нчы миномет полкының беренче расчеты башта чәпне алырга тиеш була. Чәп алынгач, йә батарея, йә бөтен полк белән атачаклар.
Чәпне бу юлы да өч мина белән алу бәхетенә иреште Сәлим. Бу өч мина чәпнең үзенә үк тимәсә дә, янында ярылырга тиеш. Ә бу юлы беренчесе—уңда, икенчесе—сулда, өченчесе нәкъ дошман пулеметының өстенә төшеп ярылды. Хәзер инде Александр Матросов та, артиллеристлар да, минометчыларның полк белән атулары да кирәкми. Безнең пехота, дәррәү күтәрелеп, атакага ташланды, немецларны окопларыннан бәреп чыгарды.
Чәпкә туп-туры төшерү өчен 120дән артык мина атарга кирәк. Ә менә бүген өченче мина ук төшеп ярылды. Генерал-майор Полуэктовнын әйтүенчә, мондый хәл фронтта әле беренче тапкыр икән. Генерал полк командиры Чернявскийның кулын кысты:
—Котлыйм! Бу төзәүчене сакларга кирәк. Алдыйлар сирәк була. Бүген үк «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгез,—диде. Ул гына да түгел, Сәлим
ясаган сынау атуы буенча башта беренче батарея, аннан сон дивизион, бөтен полк атты хәтта, качып барган фрицларнын тетмәсе нык тетелгән Полк дошманның ике йөздән артык солдатын, әллә күпме ут позициясен, хәрби техникасын кыранлата. Пехота командирлары соныннан бу минометчыларга зур рәхмәт әйтте. Мәгәр Башкорт полкы бер бирсә берәгәйле бирә икән, дип сөйләделәр.
Кичен, атыш тавышлары тынып, юлга әзерләнеп торганда, машинасы белән полк командиры үзе килеп чыкты. Кояш баеп, энгер-менгер төшә башлаган иде инде. Батарея яугирләрен бер жиргә жыиды да. Сәлимгә рәхмәт белдереп, медаль белән бүләкләнәчәген әйтеп китте
Фронтта хәбәрче-корреспондентлар йөреп кенә тора. Алар алгы сызыкта да. ажгырып танклар килгәндә дә, өстән бомба яуганда да яугирлар арасында булырга тырыша. Чөнки шунсыз, барысын да үз күзен белән күрмәсән. яхшы мәкалә дә, сурәтләмә дә, очерк та язу мөмкин түгел
Сәлим аткан мина, дошман пулеметын чәнчелдергәч, нәтижәлә пехота алга киткәч, икенче көнне иртүк, унсигезенче июльдә, янә бер хәбәрче килеп чыкты. Өлкән лейтенант Кырык яшьләр чамасы булыр үзенә Болай бик җитди, ачык йөзле, мөлаем кеше. Сәлим белән сөйләшә башлаган иде. күзәтү пунктыннан атарга команда булды Башта анын минометы гына атты. Аннан сон залп белән дә озаттылар миналарны дошман ягына Бөтен батарея бергә атарга команда булса, почмак үлчәгеч һәм прицелны дөрес куйгач, һәр төзәүче бер генә сүз белән жавап бирә «Готово!» Шуннан сон взвод командиры ун кулын күтәрә дә. төшергәндә «Огонь!* ди
«Готово!»ны Сәлим ин алдан кычкыра Кайбер чакта, төзәүчеләр әле ыгы-зыгы, тыз-быз килгәндә, взвод командиры йөгереп килеп карап та китә: ай-һай, бигрәк тиз кычкырды, алты адым атлаганчы, алтмыш тапкыр артына кара диләр бит, ашыгуы түгелме бу. янәсе Барысы да әзер Тиешенчә икәнлеген белгәч, зур канәгатьлек белдереп, китеп бара
Бәлки, кичәге унышы тагы да ныграк канатландырып җибәргәндер, бүген ул бигрәк тә җитез кыйланды Төнлә яна урынга күчү дә әллә ни йончытмады шикелле. Киресенчә, иртүк тагы да атасы килеп куйды хәтта. Коручы алай-болай салкынлык күрсәтсә, мәрәли башласа, ана да ярдәм итте Минаны көбәккә анын өчен үзе салып җибәргән чаклары да булды Минага артык заряд кидерелгән булса, анын берсен алып ташларга кушмалы, бу эшне дә яшен тизлегендә үзе башкарды Бер кулы белән тау ега. икенче кулы белән йолдыз тота бит бу. дип уйлады хәбәрче
Ату шактый озакка барды Әйтмәсәләр дә, ни өчен күп атканлык билгеле, әлбәттә кичә утлы чукмар белән көне буе тукмагач, төне буе эчеп-исереп. иртән ынгырашып яткан ал каш сыман, алар бүген баш күтәрә алмый, һөҗүм итәргә куркалар; безнең пехота, түш белән жир ярып, һаман алга бара; хәзер инде, тау башына менгәндә алжып егылган кеше кебек, артка борылу килешми
Ату беразга тукталгач, хәбәрче янә Сәлим янына килде Башта ул кичәге оста атуның—өч мина белән ут ноктасын алунын сәбәбен сорады
Сәлим ни дип жавап бирергә дә белми аптырады Чөнки монда взвод командиры Харисов та. расчет командиры Уймин да. башкалар да бар иде Хәтта бер як читтә һаман шулай кыерсытылган ятим бәпкә кебек басып торган Мәхмүт тә якынрак килде Ә ул Салимнен мәргәннәрчә атуын кичәдән бирле очраклы хәл дип уйлап йөри иде Анынча. шултиклем баһадир яугирләр арасында «өтек* Сәлимнен кояш булып балкырга торуы һич тә акыл казанына сыя торган хәл түгел Монда тормышның
ачысын-төчесен татыган, утта янмый, суда батмый торган кешеләр күп. Кояш йөзен тизәк пычрата алмаган кебек, бер тиенгә тормас сүзен белән берәүнең алтын фикерен каралтып булмый. Шуна күрә эндәшмәүне хуп күрде Мәхмүт. Тешен кысып, уртын чәйнәп тик йөрде. Айга сикерергә ажгырган ахмак кебек кыланырга үз авылын Күккүз кешеләре юк монда. Аз гына кабарынганыңны сизсәләр, кикригеңне тиз шиңдерәләр. Сәлим кичәге унышы хакында:
—Случайно...—дип, бер сүз белән генә әйтеп куйды. Әйтте әйтүен, әмма шунын белән ул авылдашы алдында үзен дә, батареяны да, полкны да юкка чыгарды. Чөнки анын белән батарея да, дивизион да, полк та горурланып өлгергән иде инде.
Аның бу җавабын Мәхмүттән башка берәү дә яратмады. Кемдер:
—Он обманывает,—дип кычкырды.
Лейтенант Харисов исә башкачарак әйтте:
—Он у нас очень скромный...
Бу сүзне ишеткәч, хәбәрче яна уенчык тапкан бала урынына шатланды. Ул инде байтак сугыш каһарманнары белән очрашкан, күпләр турында язып чыккан кеше. Бәгъзе берәүләр, ялган батырлык алу өчен, анын алдында яшен ташы булып тәгәрәргә әзер тора. Әмма Сәлим батырлыгының алай түгел икәнлеген аңлады ул. Батыр булсан йөрәктән, көчле булсан—беләктән, дип тә әйтәләр бит. Менә бу төзәүченең йөрәгендә дә,беләгендә дә бернинди дә гаярьлек галәмәте сизелми. Киресенчә, ул оялып, кызарып тора, мактаганны яратмый. Димәк, батырлыгы—зиһенендә, күнелендә, бөтен кан йөрешендә. Гәзиткә сурәтләмә-фәлән язса, шушы мәсьәләгә ныграк игътибар итәргә кирәктер, бәлки.
Башкалар алдында сөйләргә оялганлыгын анлагач. хәбәрче Харисовка, Уйминга аларнын икесен генә калдыруларын үтенде. Алар киткәч, хәбәрче озак кына сүз башлый алмыйча торды. Язу өчен кешенен күнеленә, йөрәгенә керә белергә, бөтен үткән тормыш сәхифәләрен актарырга, ул сәхифәләрдәге ак һәм кара тамгаларны күрергә, шулардан чыгып, әйткәндәй, уптым илаһи бәя бирергә кирәк. Бер нәрсә дә сәбәпсез башкарылмый бу дөньяда: яхшысы да, яманы да. Сәбәпсез сәнәк тә урыныннан кузгалмый. Шуна күрә авылы, районы, әти-әнисе. туган-тумачасы, кардәш-ыруыннан ук сораша башлады хәбәрче.
—Сез каушамагыз, мине әллә кайчангы танышыгыз кебек күрегез; үзебезчә, гади итеп сөйләшик...—диде ул татарчалатып.
Сәлим хәбәрченең үз кеше булуына бик тә сөенде Ни сораса, шуңа төгәл жавап биреп торды. Тормыш хәлләрен энәсеннән жебенә тиклем сөйләп чыккач, сүз хәрби эшкә күчте. Сәлим тылда өйрәнү вакытында да оста ату сәнгатен күрсәткән. Монда ут эчендә—бу сәнгатьлелекне янә үстереп җибәргән. Хикмәт нидә, мона ничек ирешкән ул? Мәсьәләнең тышкы ягыннанрак башлады сүзне Сәлим. Ин әүвәл окопны яхшы казырга кирәк, диде. Дөрес, бу—бик авыр, мәшәкатьле, күп көч сорый торган эш. Чөнки ике озын аягын дөя кебек ике якка аерып, көбәген дә дөя муены кебек сузып торган, плитәсе зур түгәрәк өстәлне хәтерләткән 360 килограммлы миномет өчен галәмәт зур окоп кирәк. Чөнки төзәүче, коручы, мина ташучы бер-берсенә бәрелешә башласа, рәтле агу килеп чыкмый. Почмак үлчәгеч, прицелга атарга әзер итеп куелган икән, аякларга, плитәләргә, көбәккә чебен канаты да тияргә тиеш түгел. Ә иренеп казылган тар окопта чебен канаты гына түгел, солдатның кулы да, аягы да, башка җире дә тиеп китә. Көбәк төбәлгән урыныннан бер миллиметр гына кузгалсын, чәпкә барып җиткәнче мина йөз метр чамасы авышлык ясарга мөмкин. Кайберәүләр, иренеп, миномет окобыннан ике якка китә торган траншеяне бик тар,
сай казый. Ә бит аларда миналар саклана. Ату вакытында ташучылар бер- берсенә орынып-бәрелеп түгел, иркен йөрергә тиеш Ярый, әле хәзергә көндез кояш, төнлә ай нурларын коя. Ә бит янгыр. кар яуса, ул миналар, аларнын зарядлары чыланып б>етә. Андый чакта мина йә атылмаска, атылса да тиешле урынга барып төшмәскә мөмкин. Янгырда ул траншеяләр баткакка әйләнеп бетәчәк. Шуна күрә тирән казып, өстен ябарга кирәк. Миналар күп вакыт тутыккан хәлдә килә. Аларны яхшылап тазартырга кирәк. Тутык минаны көбәккә салу бик куркыныч Ул дискка хәтле төшеп җитмәскә момкин. Төшеп җитсә дә. ул минанын. көбәктән жинел чыгып китмәгәнлектән. чәпкә барып -китмичә ярылуы ихтимал. Дискка барып җитмәсә, минометның ярылу, шартлау куркынычы да бар Чөнки залп белән атканда игътибарсыз төзәүче минанын атылганын сизмичә дә калырга мөмкин. Шуннан, белмичә икенче минаны җибәрсә, миномет һәм бөтен расчет харап була да куя. Күп минометлар полкта шушы сәбәптән шартлады.
Минаны «кыяр» дип йөртәләр. Берни тиклем охшашлык бар. әлбәттә Ин очында—мембрана. Ул күз алмасы зурлыгында гына. Ап-ак. Көмештәй елтырап тора. Очканда яфракка гына бәрелсә лә. мина ярыла. Шул күз алмасыннан очлы мина юаная бара-бара да аннан сон тигез йомрыга әйләнә. Койрыкка табан ул янә нечкәрә башлый. Шул нечкәрәйгән урынга заряд бәйлиләр. Ул ап-ак крәндилне хәтерләтеп тора. Бу крәндил ап-ак марля белән төренгән. Марля эчендә—дары. Ин койрыкта—стабилизатор, очканда минага дөрес юнәлеш бирүче Зарядка чык зурлыгындагы бер тамчы суда тияргә тиеш түгел. Бу—бер. Икенчедән, ул «крәндилне» почмак үлчәгеч, прицел куелышын, минанын атылу троскториясын искә азып бәйли белергә кирәк. Бик якынга булса—берәү, икәү дә җитә; ара ераклашкан саен анын санын арттыра баралар Бу, билгеле, ату вакытында яшен тизлегендә эшләнә. Монда мәсьәләне секундлар хат итә
Минометның тышкы ягы да. эчке ягы да һәрвакыт көзгедәй ялтырап торырга тиеш. Оста җигелмәгән ат ярсып чапмаган шикелле, пычрак минометтан атылган минада һавала җитез очмый Атканнан сон көбәкнен эчен даими рәвештә тазарта барырга кирәк Анын махсус эшләнгән озын саплы пумаласы бар. Пумалага күп ял итәргә ирек бирергә ярамый. Ә инде озаграк атмый торачагы билгеле булса, бөтен минометны жинелчә генә майлап кую хәерле. Тик ату алдыннан көбәктәге майны азеге пумала белән тиз генә сорттереп ташларга кирәк Түгәрәк өстәл зурлыгындагы 150 килолы плитәнен дә «холкы» көйсез баланыкы белән бер Аны көйләү бигрәк тә мөһим. Чөнки көбәк ана беркетелә Жир йомшак булса, атканда плитә аска китә, әгәр дә каты икән—сикерә Тегесе дә. монысы да яман Шуна күрә плитәнен дөрес утырышын төзәүче даими күзәтеп торырга тиеш
Ә инде ату сәнгатенен эчке ягына. Сәлим уйлавынча, почмак үлчәгеч һәм прицел белән эш итү керә. Уставта төзәү ноктасы ут позициясенең алдыннан алырга кинәш ителгән. Тылда чакта ул шулай эшләнде дә. Алга— йөз яки йөз метр ераклыкка— дүрт-биш метр озынлыгындагы казык кадап куела. Күзәтү пунктыннан команда бирелгәч, төзәүче прицелдагы ярыкны шул колгага (гөзәү ноктасына) яраклаштырырга тиеш Яки төзәү ноктасы нрыкнын уртасына туры килә. Бу вакызта почмак үлчәгечтәге терекөмеш тә урта сызык өстене килеп җитәргә тиеш Төзәүче шундый төгәллек күрсәтеп, «готово!» дип кычкыргач кына атарга команда була Бу вакытта төзәүчедән тизлек, салкын канлылык, түземлелек һәм зур җаваплылык таләп ителә Шуларга охшаш мәшәкатьләрнең тузан бөртеге кадәресе генә җитмәсә дә. төзәүче оттыра, минасы тиешле җиргә төшми
Ләкин уставта каралган дип төзәү ноктасын бер генә тапкыр да аздан азмады
әле Сәлим. Чөнки, анын уйлавынча, төзәү ноктасын, уставта каралганча, бер йөз, ике йөз метр гына түгел, ә бәлки аннан да ераграк алу хәерле. Ә монда кайбер урында илле метр белән канәгатьләнергә туры килә: син чокырдасың, алдында—үр. Шуна күрә, гәрчә мәшәкатьлерәк булса да, ату вакытында бер алга, бер артка борылып эш итәргә туры килсә дә, төзәү ноктасын арттан алуга җитми. Жил тегермәне икәнлеген беләм дә ул, суы кайда сон монын дип әйтте ди берәү. Төбәү ноктасын арттан алырга кирәклекне беләсендә бит, кайда сон ул? Аны кем сиңа утыртып куйган ди әле? Берәр агач үсеп утырды ди. Төзәүчегә аның көбәге кирәк. Ботаклар, яфраклар көбәкне күрсәтми—каплап алган. Күренсә дә, әгәр юан булса, ул барыбер ярамый. Төзәү ноктасы казык юанлыгы чамасында гына булырга тиеш: караганда ул прицелнын әлеге ярыгына сыеп бетсен. Шуңа күрә, бер казык табып алып, Сәлим аны үзе белән йөртә. Машина белән булганда җайлырак иде, әлбәттә әрҗәгә сузасын да саласын. Атка калгач—кыенрак. Шулай да ату сәнгатенең әлеге эчке үзенчәлеген, анын «җанын», «кан агышын» тәшкил иткән бер колгага бричкада да урын табыла. Килеп җитү белән, окоплар казылып миномет урнаштырылгач, Сәлим, кулына шул колганы һәм көрәкне тотып, тизрәк артка йөгерә. Аны бер метр чамасы казып утырта. Казык төз булырга тиеш. Жил чыгып, аз гына чайкалса да, ул әлеге прицелдагы ярыкка янә туры килми. Бу вакытта атып җибәрсәң, синен минан тагы да «сөткә китте» дигән сүз.
Сәлим өлкән лейтенантның хәбәрче икәнлеген дә онытты хәтта. Сөйләде дә сөйләде.
—Хәзер шуларны кыскача гына язып бирегез инде,—диде өлкән лейтенант.
Сәлим тиз генә ризалашмады. Озак кына уйлап торгач:
—Мин русча яза белмим шул,—диде.
—Сон, татарча яз, русчага үзем аударырмын...
—Ул нигә кирәк?
—Синен осталыкны башка төзәүчеләргә җиткерер өчен кирәк.
—Бу әллә ничек бит әле...
—Бер дә әллә ничек түгел, сержант, күрәм: син артык тыйнаксын. Әтиенә охшагансың.
Сәлим тертләп китте:
—Сез минем әтиемне беләсезмени?
—Беләм, һәм бик яхшы беләм. Әтиең, әниен мине Гражданнар сугышы вакытында үлемнән коткарганнар иде.
—Ә-ә-ә, аңладым: сез безне Себергә җибәртмәгәнсез.
—Әйе. Син ул чагында бала гына идең әле.
—Әнием безгә соныннан барысын да сөйләп бирде. Әмма безнен аркада сезнен үзегезне утыртканнар бит.
—Булды инде. Еллары шулай иде. Ләкин сезнен аркада гына түгел. Моны үзеңә ала күрмә берүк. Мин артык озак утырмадым. Биш ел гына. Аннан сон язучылык эшенә керештем. Төрмәдә күргәннәрне яздым. «Корбаннар» дигән романымны язып та бетердем—сугыш та чыкты. Ә фронтта менә журналистика эшенә керештем. Гәзит чыгарабыз. «Ватан өчен» дигән. Синең мәкаләне шунда бирәчәкмен.
—Мин яза алмам, абый, гафу итегез. Килешми.
—Әллә хат та яза белмисеңме?
—Ансын булдырабыз ла ул. Монда картрак абзыйларга да мин язып бирәм.
—Хат язу да иҗади эш, энем.
—Көндәлек тә язам ла ул... Шигырьләр дә...
—Көндәлек? Шигырь?
—Әйе. Үзем өчен генә инде —Карарга мөмкинлер бит?
—Әле рәтләп язып булмый. Вакыт юк.
—Шулай да...
—Сез аны танымассыз да... китап битенә, теләсә нинди кәгазьгә язылган. Дәфтәр юк бит... .
—Корреспондентның күзе бөркетнеке белән бер ул. энем.
—Ярар сон. алайса.
Сәлим, йөгереп барып, солдат капчыгының төбендә гәзиткә төрелеп яткан кәгазьләрен алып килде. Алар белән бергә Мәрьям язган «Истәлек дәфтәре» дә эләккән. «Солдат дәфтәре»н кыенсынып, ояла-ояла гына сузды ул хәбәрчегә. «Хатасы күптер инде, без бит җиденчене латин графикасы белән тәмамладык, ә хәзер урыс хәрефләре белән язарга туры килә»,—дигән сүзләрне әйтте. Өлкән лейтенант Сәлимнең аркасыннан кагып куйды:
— Бу авырлыкны мин дә кичерәм, туганкаем 1929 елда гарәптән— латинга, 1939 елны латиннан урысныкына күчәргә туры килде. Без күчү белән артык нык шаярабыз, ахры. Уйлап-нитеп тору юк—күчәбез. Ә менә дөресме ул. түгелме—уйланмыйбыз. Төлке—койрыгы, түрә боерыгы белән алдый,—дигәндәй, койрык белән дә. боерык белән дә атлыйлар
Шулай диде дә як-ягына каранып алды хәбәрче безнен сөйләшүне ишетмиләрме, янәсе. Менә ул, шик-шобһәләреннән арынып. «Солдат дәфтәре» сәхифәләре эченә чумды Дөрес, үзе әйткәнчә, хәреф хаталары шактый. Ул, бәлки, ашыгып язудан да киләдер Ә менә укый башлагач, һич тә аерылып китәсе килми.
«1942 ел. 29 август. Алкин лагсрына килеп төштек. Безне бер землянкага китереп тутырдылар Дынгычлап. Базга бәрәнге тутырган кебек. Землянканың тәрәзәсе-фәләне юк. Жир идән. Талдан читән итеп үргән нәрсәне сике итеп жәйгәнәр. Ул ике катлы. Монда хәтта көндез дә карангы. Әллә нинди сасы ис килә. Авызынны ачсан. тузан бөркелеп керә Без. егерме дүртенче елгылар. бер авылдан утыз оч егет киттек Алкинда унөчебез бергә туры килдек. Монда авылдашларым Рәис. Мәхмүт. Мирзагали һәм башкалар бар Мәхмүт башта ук сүгенергә тотынды «Юные хужа мондый землянкага дуңгызын да япмый»,—ди. Ул. председатель малае булгач, балда-майда йөзде шул Бөтен нәрсәгә төкереп карарга өйрәнде Кеше башыннан йөрде. Ә минем өчен бу землянка алтын сарай. Авылда яшәгән землянкабыз артык тәбәнәк, кысан иде Башны күтәрим дисән, түбә сайгакка тия. Борылыйм дисән. кабырга стенага бәрелә Гөлле»мал апа монда яшәмәсә, үпкә чире алмас иде. Ярый әле мин бирешмәдем Бизгәк, зәңгелә, эч китү кебек вак-төяк чирләр белән генә котылдым. Ә бу Алкин землянкасы минем өчен ничава әле»
«1942 ел. 12 сентябрь. Безне Чишмә районындагы бер колхозга ун көнгә дип җибәрделәр. Беренче көнне үк бик каты эшләдек. Авыл кызлары, рәхмәт яусын аларга. клубта безнен өчен вечер ясадылар. Мондый вакытта үләргә яткан егет гә сикереп торыр Без. гелне эттәй салындырып, эштән бик арып кайтсак га. взвод командиры Харисовтан клубка барырга рөхсәт сорадык Ана да зур рәхмәт! Каршы килмәде. Әмма ул бездән бик каты көлде —Сон. шундый кием белән кызлар янына клубка баралармы инде Киемнәр шәптән түгел иде шул Сөйләүләре буенча, безгә фронтта үлгән кешеләрдән салдырып алган гимнастерка, чалбарларны биргәннәр Будыр да. Алардан дары исе. кан исе. тир исе килеп тора Аякта тишек ботинка. Тезгә тиклем обмотка уралган Анысы да ничава иде әле Әллә авыл кызлары солдатның кем икәнлеген белмиме? Ак күлмәк, кара чалбар, мату р пинжәк киеп, форсить итеп йөрергә тиешме алар? Тик авылдашым
Рәис белән минем гимнастерка аркасы умырылып, асылынып төшкән иде. Тегик, йә ямыйк дигән идек, энә белән жеп тә таба алмадык. Әгәр салам эскерте эчендә бер энә бар, эзләп алыгыз шуны, дисәләр, валлаһи менә, шәп-шәрә килеш калып булса да, шул эскерткә чумыр идек. Сугыш, күрәсен, безне энә белән жептән дә мәхрүм итеп өлгергән.
Шулай да безнең ач карын, ярсып типкән яшь йөрәк, йомарлаган май шикелле авыл кызларын күрергә ашкынган күңел катып беткән, тишек- тошык, ертык-мыртык гимнастеркалардан өстенрәк булып чыкты. Бер ташландык, иске чабата киндерәсен кисеп алдык та, кылны кырыкка бүлгән кебек, киндерәне сүтеп, шуннан жеп ясап, без белән тишкәләп, чатнатып ямадык та куйдык. Рәхәтләнеп биедек Рәис белән. Күргәннәрдер. Көлгәннәрдер. Әйдә, көлә бирсеннәр. Гөнаһыбыз кимер».
«1942 ел. 26 сентябрь. Безне кухняга «кара эшче» итеп җибәрделәр. Анда, күк кабагы ачылгандай, һәр солдат шатланып бара. Акмаса да, тама дигәндәй, анысын чәлдереп, монсын чеметкәләп, ач солдат рәхәтләнеп бер тамагын туйдыра. Әлбәттә, эт эченә майлы аш ярамаган кебек, бәгъзе берәүләр «юртак ат» жигеп кайта, землянка белән әбрәкәй арасында киләп сара. Бу юлы Мәхмүт тә шунда булды. Повар күрмәгәндә дуңгыз маен чәлдергән дә тотынган ач песи урынына комсызланып ашарга. Аннан сон бер котелок ашны ялт иттергән. Шуннан, теге май эчтә кайный башлагач, бер кәрешкә суны да түнкәреп куйган. Бер заман монын эче, унлаган бака бакылдаган тавыш чыгарып, богыр-богыр килә башлаган. Ул «бака тавышларын» хәтта без ишетеп тордык. Шуннан Мәхмүт «уф» дип эчен тотты да ике ботын кысты. Шул арада сасы ис чыкты. Ул астына җибәргәнен үзе дә сизмичә калды»
«1942 ел. 28 сентябрь. Безне иртәнге аштан сон стройга тезделәр. Бу беренче тапкыр гына түгел. Тезәләр дә, сине энә күзеннән үткәрердәй итеп, тикшереп карыйлар: буй-сынын, килеш-килбәтен, төс-битен, күкрәк киңлеген, үз-үзенне тотышың нинди барысын да «һә» дигәнче, икенче төрле әйтсәк, күз карашы белән бәялиләр. Врачка күрсәтеп, бөтен тишекләрне тикшертеп торуның кирәге юктыр, күрәсең. Шулай карап чыгып, илле кешене бервакыт Ерак Көнчыгышка, дингез флотына жибәрмәкче булдылар. Алар арасында мин дә бар идем. Дөрес, буй ягыннан мактанырлык түгелмен. Шулай да «кәтүкләр», «бүтәкәләр», «кәрләләр» гаскәренә кермим. Бер майор күкрәккә егылып китәрлек итеп сукты да, күзләремә бөркет карашы белән озак кына карап торды, «пойдет» диде аннан сон. Мәхмүт минем янда тора иде. Ул, үзен озын күрсәтү өчен, аяк очына басып тора икән. Теге озын буйлы, юан майор көрәктәй кулы белән башын сыккан иде, үкчәсе жиргә тию генә түгел, тезләре бөгелеп егылып китә язды, бер үк вакытта «пырт* иткән тавыш та ишетелеп калды. Майор да, башкалар да, бөтен строй, хор белән дигәндәй, шаркылдап көлеп җибәрде.
Бер атна чамасы көттек, ләкин, нишләптер, җибәрмәделәр. Шуннан сон кемне кая кую мәрәкәсе башланды. Без. Рәис. Мәхмүт, мин. 82 миллиметрлы миномет батальонына эләктек. Шулай итеп, авылдашлардан—утыз өч яшьтәштән—өчәү генә тырпаеп калдык Алкинда. Бу стройга Рәис белән икәү генә эләктек. Мәхмүтне, эченнән каннар китә башлагач, лазаретка салдылар. Безне хәзер, күренеклерәкләрне сайлап, хәрби училищега укырга җибәрәләр, имеш. Бу юлы да әлеге озын, юан, көрәк куллы майор килгән иде. Тыныч вакытта училище ике еллык икән. Ә хәзер—сугыш вакытында—шул ике еллык программаны алты айда үтәргә тиешбез. Училищены тәмамлагач, башта кече лейтенант званиесе бирәчәкләр. Аннан соң—лейтенант, өлкән лейтенант, капитан, майор, подполковник, полковник. Кайберләребез исә генерал, маршал дәрәҗәсенә җитәргә тиешбез. «Һәр солдат кесәсендә генерал погоны йөртергә тиеш»,—дигән Суворов.
Шул хакта сөйләде майор. Тырышып укырга, сынатмаска ку шты Бодай арасына ялгыш килеп эләккән кырлык кебекләрне алмадылар. Мин. күрәсен, бодайга тартым булганмындыр—алдылар Шулай да чын бодай түгел икәнлегемне дә анладым. Чөнки әлеге майор күзгә дә тишәрдәй итеп карый, көрәк кулы белән башны да сугып ала. сул бармагы белән иякне дә югары күтәртеп куя; сизәм: кырлык белән бодай арасындаракмын Шулай да кырлыклар сафына басасым килми. Бодайнын да төрлесе бар бит: вагы, эресе, уртачасы, һич югында вак бодай сыманрак итеп булса да бәяләсен иде майор дип уйлыйм, һич кенә дә кырлык кырында киселәсем килми. Рәхмәт майорга! Рәхимле булды—мине бодайлар сафына бастырды
Тик Рәис кенә эшне харап итте. Әлеге тышкы кыяфәт, буй-сын. килеш- килбәт сыналып беткәч, белемеңне дә сорыйлар. Училищега элек дүрт класс белем белән дә алганнар. Ә хәзер жндене тәмамламаганнар кабул ителми. Рәиснен алты гына иде шул. Монда, билгеле, берәүнен дә кесәсендә документ юк. Кем ничек әйтә, шуна ышаналар. Рәис буй-сыны, үз-үзен тотышы, килеш-килбәте буенча ярамаслык түгел Тик бер класс җитми Ә белеме белән ул бездән күпкә уздырып җибәрә Русчаны су урынына эчә. Алар бервакыт читкә киткәннәр иде. Сугыш чыккач, әйләнеп кайттылар Рәискә, нишләптер. ТБУМ (тулы булмаган урта мәктәп) тәмамларга насыйп булмаган. Азмы-күпме дуслашып өлгергән якташларыбыз да. мин дә ана «җиде классны тәмамладым* дип әйтергә куштык «Юк инде, кыстамагыз, гомер буе алдашмаганны * дип маташты ул башта, ә инде без бик нык үгетләгәч, «эш кәгазьдәмени сон*, «монда сине этем дә белми*, «аерылышмыйк» дигән сүзләрне кат-кат әйткәч, «ярый инде, җиңдегез*, диде. Ләкин сорагач, барыбер алты класс кына тәмамлавын әйтте Шулай итеп, утыз өч авылдаштан берүзем торып калдым Мин. билгеле, моны бик авыр кичердем Төрлечә фараз итәм үзем. Менә без. утыз өч торна булып, очып барабыз. Бер ук тигәч, утыз икесе очып китте, ә мин каты яраланып, егылып төштем Яки киресенчә: мин очып киттем, тегеләр каядыр юк булды Минем өчен, әлбәттә, тегесе дә. монсы да күнел сыхтатырлык иле*
«1942 ел 10 октябрь. Менә мин тагы да Алкиннын дуңгыз абзарыннан кайтыш землянкасында. Училишега дип Стәрлетамакка алып барганнар иде. Әмма укырга булган кайнар теләк, кинәт дөрләп тиз генә сүнгән салам ялкыны кебек, сүрелде дә куйды. Сәбәпсез сәгать тә сукмый дигәндәй, монын да сәбәбе юк түгел.
Безне Стәрлегә лейтенант Харисов алып барды Жәяү Ике тәүлек атладык Юл буендагы берәр авылга кереп черем итеп алабыз да тагы да китәбез Әле ишеп янгыр. әле ябалаклап-ябалаклап юеш кар ява. Лычма су булабыз Энә очы белән төртеп табарлык та коры җир калмый Туктап ял итәр илен дә, аяктан егардай итеп, сөякләргә чаклы үтеп искән җил һич ирек бирми Туктасак, бер минут эчендә, бизгәк тоткан кеше кебек, калтыранырга тотынабыз. Тешләр тешкә тими хәтта. Моны сизгән лейтенант Харисов «шаго-о-м марш» дигән команданы тагы да бирергә ашыга. Ярый әле гишек- тошык. кырык ямауны шинель биргәннәр иде. Әмма ул да киндер белән бер. Жил тотмый. Өстән ишелеп төшәргә тора Монсы бер хат Монда мин генә түгел Батыр солдатка ун дошман бер булып күренә дигәндәй, түземле солдатка ун авырлык та чепуха. Уртак авырлык сизелми ул Лейтенант Харисов иң алдан атлый Ул үзен бик җитди, горур тота Ү зәкләргә үтеп искән бу каты җил. койма янгыр. юеш кар. әйтерсең, анын өчен берни түгел. Аның өстенә гүя ябалак-ябалак карлар түгел, япма-япма чәчәкләр ява Анын үз-үзен шулай чын ир-егетләрчә тотуы солдатларга борын сатындырырга һич тә ирек бирми Вдкыг вакыт ул җыр башлый Сотдатлар моны күтәреп ала Жыр кайгыны да. авырлыкны да. бөтен күнелсезлекне куа бит ул.
Лейтенант стройны бозмаска, һаман дөрес атлатырга тырыша; еш-еш кына «эр-р-эс, два, эр-р-эс, два»ларны әйтеп ала. Безнең аяклар аның музыкаль тавышы ритмына буйсынып атлый. Тик менә рифмасы гына вакыт-вакыт буталып куя. Монсына күбрәк мин гаепле. Чөнки башы убыр авызы сыман ачылган ботинкамның үкчәсендә тырпаеп торган бер кадак бар. Авылда чүкеп карагач, беткән иде кебек. Юлга чыккач, ходай суккыры нәрсәкәй, тагы да баш күтәрде. Туктаган арада калын киез-фәлән салыр иден—каян табасың ди аны? Сатып алырга да юк. Бер туктаганда, аптырагач, сизелмәслек итеп, шинельнең арт яктагы ерык урынын кисеп алдым. Бөкләп салгач, ару гына кебек иде. Ләкин бара-бара теге ләгънәт төшкере кадак минем олтан аша тагы да борын төртә. Җитмәсә, ботинка кысып җанга тия. Бер олыныкын, бер кеченекен тот ди. Ботинкасын башта зурысын биргәннәр иде ризалашмадым. Их, шул зур ботинка булса, кышкылыкка дип өйдән алып килгән җылы оегымны киеп, чолгау урап җибәрер идем дә рәхәтләнеп атлар идем. Хәзер үкенүдән файда юк—терсәкне тешләп булмый.
Минем сул аяк тәмам эштән чыкканда, Стәрлегә барып җитәргә егерме чакрым калган иде әле. Хәлемне лейтенант та, башкалар да белә. Шуна күрә иң арттан барырга рөхсәт иттеләр. Үземчә, аксамаска тырышам, уртымны чәйнәп, тешемне кысып түзәм. Барып җитү белән ботинкамны салып карасам, бөтен үкчәм кара канга баткан.
Билгеле, мине барысы да жәлли, тик ярдәм генә итә алмыйлар. Шулай да Әхсән әмәлен тиз тапты. Безне ниндидер озын барак янына китереп туктатканнар иде. Монда хәрби комиссариат икән. Шунда, имеш, бездән имтихан да алырга тиешләр. Анда санинструкторлар, хәрби врачлар да бар икән. Бер санинструкторны алып килеп аягымны яхшылап бәйләтте дә Әхсән:
—Хәзер имтиханга керәбез,—диде.
Тәнем эсселе-суыклы булып китте. Нинди имтихан ди тагы? Нигә бу хакта Алкинда әйтмәгәннәр?
—Минем һич тә командир буласым килми, Әхсән дус, Алкинда чакта «белемем биш класс» дип әйтәсем калган, лутчы тизрәк фронтка китәсе иде,—дидем.
—Мин дә шулай уйлыйм, Сәлим дус,—диде ул.—Бер дә командир буласы килми, лутчы тизрәк фронтка китик.
—Ә моннан жибәрмәсәләр?..
—Җибәрми чаралары юк. Икәү бергә керербез. Минем хәйләне күрерсен. .
Имтихан дигәннәре бер дә куркыныч түгел икән лә. Стенага эленгән картадан тегесен, монсын күрсәтергә кушалар. Әхсән-Чынгызхан бер нәрсә дә белмәгәнгә салышты. Шуннан аны «дундук» дип чыгарып җибәрделәр. Мин дә дустымның «маһирлыгын» кабатладым. Мәскәүне күрсәтергә кушканнар иде, аны Сахалиннан эзләп маташтым. «Дундук» дигән мөһер миңа да сугылды.
Башка «бодайлар» торып калды. Без, ике «кырлык», лейтенантка ияреп, Алкинга кайтып киттек. Харисов безнең дуамаллыкны аңлаган, әлбәттә.
—Шәп уйлап тапкансыз, молодцы, анлыйм: фронтка китәргә ярсыйсыз, ну и что же, начар түгел, сезнең кебек солдатлар белән миңа да күңеллерәк булыр,—диде».
«1942 ел. 26 декабрь. Бүген дә тургайлар очкан җирдән тунып төшә торган суык. Төшке аштан соң безне кинәт кенә стройга тезделәр. Һич тә басып торыр әмәл юк. Суык битне, колакны, борын очын чеметә. Җитмәсә, «равняйсь», «смирно» командасы бирәләр. Әллә аякның шакырдап туңганын белмиләрме? Бер иблис солдат качкан булган икән. Шуны тотып алып килгәннәр. Хәзер полк алдында атачаклар. Тавык мие эчкән нәрсәкәй дин
син аны. Качып кайда ятмак кирәк? Әниеннен базындамы0 Һәр килгән авырлыктан өркеп, барыбызда шәрә шайтан шикелле кача башласак, илне кем саклар? Илеңне саклау әтиенне, әниенне. туган-тумачаларынны. дус- ишләренне. сөйгән ярларынны саклау, дип аңлаткан иде җиденче класста укыганда тарих укытучысы Мансур абзый.
Ә бу тавык баш кешеләрчә үлә дә белмәде, ичмасам Бөрешкән. Беткән Суга манчып алган песи баласы кебек калтыранып тора. Тфү' Адәм мәсхәрәсе Син инде, рас «качкын» исемен алгансын икән, һич югында, менә мин кем дип, тыштан гына булса да үлем алдында кукраеп тор. Ә ул. мылтык төзәгәч, елап жибәрде дә жиргә ауды. Тфү! Эт батасы урынына да күрмичә аттылар» «1942 ел. 27 декабрь. Бүген шатлык һәм кайгы, көтелгән һәм көтелмәгән кунак кебек, икесе берьюлы килде. Өйдән посылка атдым. Сохари Үпкә чиренә юлыккан апамнын бу сохарины нинди авыр юллар белән тапканлыгын яхшы аңлыйм. Мин бит хатларымны беркайчан да зарланып язмадым. Миномет батальонында хезмәт итүем, полк мәктәбендә укуым хакында әйттем. Алдакчының алды ертылыр ди Стәрлетамакта алдашу һич тә безнен файдага булмады, һаман шул Алкиннын ач авызыннан котыла алмыйбыз. Безне 82 миллиметрлы минометны өйрәнә торган полк мәктәбенә китереп сыладылар. Аны тәмамлагач, Таутөмәнгә җибәреп, яна оешырга тиешле полкта расчет командиры булачакбыз, имеш Училишс тәмамласак, йолдыз тага идек, ә хәзер—шпал Язмыштан узмыш юк, күрәсең, бездән бәләкәй генә командир ясамакчы булалар
Кемнәрнеңдер әйтүенчә, полк мәктәбендә курсантларны яхшырак тукландырырга тиешләр. Әмма командирлар, старшиналар, азык-төлек белән тәэмин итүчеләр кикергәнгә генә жан саклап йөри мескен курсант. Ачлыктан ачы кайгы юк дигәне дөрес икән. Кайберәүләр моны бигрәк авыр кичерә. Мина, бу инде гадәти хәлдер дип күнеккән кешегә, барысы да барыбер кебек «Бик яхшы хезмәт итәм. әйбәт ашаталар, минем өчен кайгырма, апа, үзеңне кара, сәламәтләнергә тырыш»,—дип яздым хатларны. Әмма бөтен эшне Мәхмүт харап итте. Хатларын елый-елый яза икән. Шуннан әтисе тотынмасынмы мона азык ташырга Бервакыт ул Алкинда булып кайткач, Голжамал апам безнен хәлләрне сорашырга барган. -Нык ачлык анда, солдатлар, мескеннәр, аякларын көчкә өстерәп йөриләр».- дигән җавап ишеткән. Шуннан апам мина: «Нигә дөресен әйтмисен, ачлыктан бик кыйналасыз икән»,—дип язды. «Без бит полк мәктәбендә укыйбыз, командир булырга, шуна күрә безне яхшы ашаталар*.—дип жлвап яздым инде. Тик апам үз авызыннан өзеп посылка җибәр!ән менә
Сигез кило чамасы бу сохари, ай күрде, кояш алды, дигәндәи. «һә» дигәнче юк булды. Землянкадаш курсантлар, посылканы ачканда ук. хуҗасы җим чыгаргач ябырылган үрдәк базаларыдай, минем янга ашыга-ашыга килеп тезләнделәр Кемгә күпме эләккәндер-белмим Мәгәр зуррак өлеш үземә тиде. Монын кире ягын белсәм, ашамаган булыр идем, әлбәттә Чонки кичкә табан эч китә башлады. Мона врач та аптырады Халык га. медицина да эч киткәндә сохари ашарга кинәш итә. Ә минем юньсез эчкә кергән сохарилар шунда ук бака булып бакылдарга тотынды Икс икен дүрт булган кебек гап-гади бер хакыйкать икән бу Безнең зч ачлыктан шултиклем береккән, сасы балык башына, туңган бәрәнге. черегән кәбестә шулпасына шултиклем күнеккән, эт корсагына сары май килешми дигәндәй, безнең эч затлы ашны хәзер бөтенләй ятсына башлаган икән»
«1943 ел. 2.3 февраль. Таутомән. Салкыннан һаман әле җирләр чатнап ярыла, тәрәзәләр боз белән карыш ката, сыер мөгезләре сына Бүген 469нчы полк формалашкан кон Алкинда полк мәктәбе тәмамлап килгәч, моңда безне расчет командиры итеп куймакчылар иде. Ләкин нигәдер
алай килеп чыкмады. Мин, сержант—төзәүче. Монсы шәп. Башта үзен зур тоткан—соныннан хур булган. Команда бирә белмәсән, адәм көлкесенә калуын көн кебек ачык. Ә инде төзәүче буларак сынатмаячакмын. Ходайга шөкер, үзем уйлаганча килеп чыкты. Шуңа күрә бик шатмын. Ә инде кече сержант Йомагужин Әхсән-Чыңгызханны хәзергә мина ташучы итеп кенә куйдылар. Тартай теленнән таба, диләр бит, анын теле озынрак. Тәртәгә типкән ат кебек, хәрби уставлар кысасында да үзен яманрак тота; кулыннан килсә, аларны менә бүген типкәләп, җимереп, челпәрәмә китереп бетерер иде. Бәлки, шуны уйлаганнардыр. Бозылган эшне батыр үзе төзәтә ди, ул, билгеле, киләчәктә хәрби тәртә арасына кермичә калмас
Акыллы кеше эрелек күрсәтмәс дигәнне дә аңлыйм. Ләкин иләктән иләгәндә акыллылар аска коела, дураклар өстә тырпаеп кала. Шыр надан Уйминны безнең беренче расчетка командир итеп куйдылар. Шыр тиле «Көти» колхоз белән җитәкчелек итә. Әллә бу тормыш диваналар, ахмаклар кулында булырга тиешме сон? Әллә революция шуның өчен ясалганмы? Власть пролетариат кулында булырга тиеш дигәне шушымы әллә? Әгәр ул пролетар кеше надан булса, власть башында ботка ашап, тәмәке пыскытып, аракы эчеп утырудан башканы белмәсә? Куй, нигә язам әле боларны? Зур уйлап хур булыргамы? Нинди зур уйлау? Менә галәмәт! Мина, ятим бозауга, нигә инде мондый сораулар белән баш ватарга?»
Кеше! Бәгъзе берсе коточкыч салкын йөзле, имәнеч усал карашлы, хәйләкәр елмаюлы була. Йөзендә иман нуры юк, диләр мондый бәндә хакында. Аның янында, хәтта, тын алуы авыр. Шундый кеше белән бер сөйләшмәс өчен мен сум бирерсең, валлаһи! Башкалар тарафыннан шултиклем нәфрәт алып яшәү үзе генә дә зур бәхетсезлектер ^л.
Ә менә бу өлкән лейтенант—хәбәрче абзый—бәхетле! Йөзе нурлы, мөлаем, шәфкатьле, карашлары жылы агым кебек мәрхәмәтле, елмаюы күнелгә һич аңламаслык ниндидер яшерен наз, шифа биреп тора. Ул дөреслек эзли. Үзе өчен түгел. Кешеләр өчен!..
Бу сөйләшү Сәлим өчен тан алдыннан күргән матур төш кебек булып калды. Әллә яшәү, дөнья, тормыш бөтен авырлыклары белән матурмы? Бәндәләрнең кешелеклелеккә омтылган иманы барысыннан да бөекме? Боларнын барысы да яхшы кешеләр йөрәгендәме? Бертуган абыйсы гына түгел, яшәүгә, авырлыкларны жинүгә, кешелеклелек сыйфатлары яулауга зур көч, рухи ныклык биреп торучы әтисе кебек якын күрде Сәлим бу хәбәрчене Әйтерсең, дөньяга ул фәкать Сәлим бәхете өчен генә туган, төрмәдән биш ел эчендә Сәлим өчен генә котылып чыккан, фронтка, язучы-хәбәрче булып, Сәлим бәхете өчен генә килгән.
Хәбәрче киткәч, барысы да, анасы янына йөгерешкән кош балалары сыман, Сәлим янына ябырылды. Ана төрле сораулар яуды:
—Нигә килгән?
—Нәрсәләр сөйләдең?
—Безне яманламадыңмы?
—Әллә орден бирәчәкләрме?
—Герой итәләр ди, тишек борын.
—Ха-ха-ха...
Сәлим ике арада булган әнгәмәнен эчтәлеген кыскача гына сөйләп бирде. Тик хәбәрченең үткән авыр язмышы, ата-анасын белүе, таныш кеше булуы хакында ләм-мим. Чөнки мондый серләрне күнел сандыгында бикләп тотарга кирәклекне яхшы андый ул хәзер.
Мәхмүт тавык тотарга чамалап боргаланган төлкедәй, һаман шулай
чиггән генә карап йөрде—яугирләр янына килергә ашыкмады галәмнен иге-чиге булу-булмау хакындагы фаразны бәгъзе берәүгә аңлау авыр булган кебек, Сәлимнен ут эчендәге солдатлар арасында шушындый абруй казанып өлгерүен һаман башына сыйдыра алмый әле ул Моны ниндидер мопкиза. очраклы хәл, кояшнын болыт арасыннан ялгыш күренеп китүе дип исәпли Подумаешь, ул аткан мина пулемет өстенә туп-туры барып төшкән, бу бит очраклы гына, аныкы да түгелдер әле, бәлки, дип фикер йөртә. Шулай да. солдатлар таралышкач, котларга килмичә булдыра алмады.
— Ну, әй. молодец булып чыктын бит тора-бара. вакытында пешереп ашамасан, йомшак камыр ла соныннан тимердәй ката, дигән иде такмакчы Гыймазетдин абзый бер вакыт, син дә шутзын ише икәнсең,—дип анын кулын кыскандай итте. Шул ук вакытта әлеге Мәрьям чиккән кулъяулыкны кесәсеннән алып, жәеп күрсәтеп, кире салып куярга да онытмады.
— Бу арада Мәрьямнән хат юк әле, әй,—дип. үзенчә төшенкелеккә бирелгән булды.
Авыл такмакчысы Гыймазетдин абзый жор телле, тирән фикерле, халык чыгарган мәкаль-әйтемнәрне күп белүче кеше иде Кирәк тапса, ул үзе дә тиз генә янадан-яна мәкаль-әйтемнәр уйлап чыгара белә Жырга да. такмакка да оста. Йомшак камырнын каткан тимергә әйләнүе турында да әйткәндер Әмма аны әле менә Сәлимгә китереп сылавы күңелсез килеп чыкты. Кеше тәтәен урлап мактанып йөргән акылсыз бала кебек. Мәрьям бүләк иткән кулъяулыкны һаман анын борын төбендә уйнатуы да килешсез.
Әлбәттә, бу хакта Сәлим бер сүз дә әйтми Сабыр төбе—сары атгын дип йори бирә Хәер, утырып, иркенләп сөйләшергә вакыт бар мыни? Әле генә менә, нишләптер, ике яктан да дөнья җимерердәй булып котырынып атулар тукталып тора.
Хәбәрче лейтенант Харисов белән дә әллә кайчангы танышлар кебек ачык йөз белән күрешеп, ихлас күңелдән сөйләште. Аучы аучыны ерактан таный дигән кебек, алар бер-берсенен үз кеше икәнлекләрен күз карашы белән үк анлап, күрешеп алгач, һич икеләнеп тормыйча, татарча гәпләшеп киттеләр Хәбәрченең минометчылар белән күп тапкыр сөйләшкәне бар Ләкин бер генә төзәүченең дә оста ату сәнгате хакында бу тиклем анлап. бөтен нечкәлекләрен белеп, күңел биреп сөйләгәнен ишеткәне юк иде әле Ул хәтта бу һөнәрне чын йөрәктән яратып өлгергән кебек. Кеше карбы»түгел, ярып карамагач, эчен белеп булмый диләр Ярып карамасан ла. анын Йөзе, кыяфәте, сөйләшүе кем икәнлеген күрсәтеп тора Су тирәнлеген таяк белән, кеше акылын тел белән үлчиләр, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер Ә менә минометның теле дә юк, эчен дә ярып карап булмый Шулай да төзәүче «ярып караган». Эченә кереп, энә очы зурлыгы жаена тиклем тикшергән Ул яратып, дулкынланып, мөкиббән китеп сөйли минометы хакында Ә бит тыныч тормышта да, әллә ничә ел эшләп тә. үз һөнәренең әһеле була алмаучы, өстәл артында йокымсырап утыручы, хезмәтенең эченә керә алу түгел, тышкы ягында да куркып йөрүче ахмаклар, бюрократлар, «мии- мин»'дип бугаз киереп бакыручы шалапайлар дөнья тулы Тормыш әнә шундыйлар аркасында аксый, дөнья тәгәрмәче әнә шундыйлар аркасында акрын әйләнә, сугыш корбаннарының күплеге әнә шуларга бәйләнгән