Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘДӘН—ФРОНТКА...


Татарстанның халык артис ты һидаят Солтановны минемчә, белмәгән кеше сирәктер. Берничә ел элек миңа шушы күренекле шәхес белән Республика медицина диагностика үзәгендә бер палатада дәваланып ятарга туры килде Без—ике фронтташ. ә<)әбият-сәнгать темасына ялгап, дәһшәтле сугыш маҗаралары турында тәннәр буена сөйләшеп ята идек һидаят абыйның үзе турында сөйләгәннәрен мин гаҗәеп бер кыйсса шикеллерәк кабул иттем
«Алла бүләге»
һидаят абый Чүпрәле районынын өч түгәрәк күл белән уратылган Татар Убие авылында туа Анын әтисе-оста куллы Айниатулла абзыйны 1915 елда герман сугышына алалар Хатыны Фәрхисәйран шушы елнын көзендә гаиләләре өчен бик тансык булган ир бала таба Сафиулла мәзин ана Һидаятулла, ягъни «Алла бүләге* дигән исем куша Әтиләре герман һәм гражданнар сугышы мәхшәрен кичеп өенә әйләнеп кайтканда, улы Һидаятулла инде алтынчы яшенә киткән була Тумышыннан ук таза, шук малай башлангыч классларда укыган чагында ук үзеннән олы мәктәп балалары белән сәхнәгә чыгып жырлый-бии башлый
Ләкин менә шулай матур гына яшәп ятканда, утызынчы еллар башында. Айниатулла абзыйны кулакка санап, бөтен байлыгын тартып алып, унбер кешеле ишле гаиләсе белән өеннән куып чыгарып, кечкенә генә бер мунчада яшәргә мәжбүр итәләр Айниатулла абзый-бөтен байлыгын калдырып гаиләсе белән авылдан чыгып китә һәм Баку каласындагы бер туганы янына барып урнаша, һидаят анда интернациональ мәктәптә татарча укуын дәвам итә. уку алдынгыларыннан санала
1933 елның жәендә Казаннан Татар академия театры килә икән* дигән хәбәрне Бакудагы татар кешеләре шатланып каршы алалар һидаят та айга якын барган спектакльләрнең берсен дә калдырмыйча карый Сара Садыйкова белән Ситдыйк Айдаровнын монлы жырлары анын күңеленә аеруча хуш килә Шакир Шамильскийнын «Зәнгәр шәл»дәге ат карагы монологын да мөкиббән китеп тынлый ул. Укытучылар мәктәп укучыларын өлкән артистлар белән таныштыралар һәм алар да кунакларга үз һөнәрләрен күрсәтәләр һидаят Солтанов Такташ шигырьләрен укый «Синдә, егет, артист сәләте бар Нигә Казанга барып үзеннен бәхетеңне сынап карамаска? Анда театр училищесы бар Синен буй-сынын, тавышың да әйбәт* -дип әйтеп куя һидаятка Шакир Шамильский Бу сөйләшү һидаят күңелендә мэнге сүнмәс сәхнә уты кабыза Ләкин анын әтисе Айниатулла абзый «артист* сүзен ишетергә дә теләми «Юк юк. улым, артистлар алар килде китте ышанычсыз халык гаилә тормышына ла ярамыйлар Син бухгалтер булырга тиеш -дип кырт кисә һидаят иртүк укытучысы Махмед Ализаләне очратып үзенен хәлен сөйләп бирә «Нинди бухгалтер? Син-коеп куйган артист' Хәзер үк сина театр училищесына керергә гариза язып бирәм Ә әтиенә «Энергетика училищесына барам инженер булам* диярсен. каршы килмәс*.-дип жавап бирә укытчмысы
Адәм баласын тәкъдир йөртә
Менә шулай итеп. 1934 елнын көзендә һидаят пароходка утырып Казанга килеп төшә. Ә иртәгесен-имтихан Укытучылар ана сокланып карыйлар: буе да әйбәт, тавышы да ярыйсы гына, тик теле генә-чеп-чи мишәр теле Димәк, артист була алмый, һидаят әнә шул хәбәрдән кайгырып утырганда, яңа гына ГИТИСта укып кайткан Гомәр Исмәгыйлевне очрата. Ул һидаятне залга чакырып ала һәм аның «һөнәрләрен- сынап карый, һидаят бүре белән очрашу күренешен шулкадәр әсәрләнеп уйнап күрсәтә ки. хәтта янындагы урындыкны ватып, челпәрәмә китерә! Ул абитуриентны училише директоры Сәед Булатовка күрсәтә
Режиссер Исмәгыйлев беренче дәресеннән үк Константин Станиславский методын алга куя Зәйни Солтанов. Мөхтәр Мутин. Хәлил Әбжәлилев. Фатыйма Ильская һәм башка артистларны мисалга китерә, һидаяткә уку жиңел бирелә. Ул Вера Минкина. Хәй Вахит. Гамир Насрый. Сәед Шәкүров белән бергә укый.
Беркөнне, һич көтмәгән- дә. һидаят Хәлил Әбжәлилев белән очраша. «Безнен театр актеры булырга телисенме?»- дип сорап куя аннан күренекле артист, һидаят үз колагына үзе ышанмыйча аптырап кала. -Хәлил абый, минем бит әле укыйсым бар. Ничек итеп аласыз мине?—ди ул сорауга каршы сорау белән.
-Нигә алмаска? Буен-сынын бар. тавышың отлично. Анда өйрәнерсең.
Бу көтелмәгән тәкъдимнән һидаятнең башы күккә тия. Үзен инде чын артист итеп тоя башлыйм дигәндә генә...
Тәкъдир дигән нәрсә үзенекен итә икән шул. Ташкенттан күңелсез хәбәр килә: апасын чаян чагып үтергән икән. Анын өч баласы ятим кала, һидаят ятимнәр янына ашыга.
Шулай итеп. Татар академия театрында уйнау ун еллар буена һидаятнең хыялында гына кала. Шулай да. тәкъдир дигән нәрсә аңардан бөтенләй үк баш тартмаган икән әле Ятим туганнарын урнаштыргач, ул Ташкент татар театры режиссеры Бакир Юсупов янына килеп, Казанда театр училищесынын өч курсын тәмамлап кайтканын сөйләп бирә, һидаяткә бер-ике көннән үк -Кандыр буе» спектакленнән бер роль өйрәнеп килергә кушалар Ләкин озак та үтми пьесаның авторы Кәрим Тинчурин репрессиягә эләгә һәм һидаяткә бу спектакльдә уйнарга насыйп булмый. Сәхнәдә Тажи Гыйззәт әсәрләре куела башлый, һидаят -Чаткылар-дагы Сабир ролен бик уңышлы башкарып чыга. Аннан сон -Наемщик-. Мөхәммәт Аблиевның -Шәмсекамәр-е. Шиллернын -Мәкер һәм мәхәббәт*е Артист тиз арада театр сәхнәсенен түренә күтәрелә.
Беренче мәхәббәте көтәрме?..
Ләкин, әлеге дә баягы, тәкъдир дигән нәрсә һаман да анын юлына киртә булып төшә-ул Урта Азия бизгәге белән авырып китә. Табиблар ана Ташкентның эссе мунча ташы кебек климатыннан Рәсәйнең уртача климатына күчеп яшәргә тәкъдим итәләр. -Китми калсаң, бу чир бөтенләй аяктан егачак--диләр Башкортстандагы дусты режиссер Бәширов аны Башкортстанның Янавыл шәһәрчегенә алып килә һидаят Солтанов Җәүдәт Фәйзинең -Башмагым- спектаклендә Галимжан ролен бик оста башкарып, үзен тиз арада танытып өлгерә.
Биредә ул үзенен булачак хәләл җефете-Уфа театр техникумында укыган Рәхилә туташ белән дә таныша
Менә 1940 ел да килеп житә. Башкортстан театрына ияләшеп кенә беткәч, һидаят ялга әти-энисе. туганнары янына Бакуга кайта Беркөнне Айниатулла абзый һидаятне янына утыртып бик житди темага сүз башлый -Улым, син кайсы армиядә хезмәт иттен сон эле?»
«Мине, әти. театрда бронь белән калдырдылар бит»,-ди һидаят Аңа каршы әтисе үз киңәшләрен бирә- “Хәзер, улым дөньялар тыныч түгел Гитлер зәхмәте ярты Европаны басып алды Ул барыбер безгә ташланачак Мин үзем сугышнын “тәмен' татыган кеше Сугышка әзерлек белән кермәсен надан солдатларны сарык көтүе кебек беренче көннәрдә үк кырып бетерәләр Кинэшем шул син тизрәк армиягә китәргә тырыш Сугыш серенә алдан ук өйрәнеп куй. броненны ташла да гариза биреп кит» һидаят әтисенен кинэшен тотарга вәгъдә бирә һәм үзе теләп Кызыл Армия сафларына китә Сөйгән кызы Рәхилә аны күз яшьләре белән озатып кала, егете кире әйләнеп кайтканчы көтәргә сүз бирә Тик ул чакта әле Рәхилә сөйгән егетен җиде ел буена өметләнеп көтәчәген күз алдына да китерә алмый, билгеле
Беренче чыныгу
1941 елнын 22 июне һич көтмәгәндә хәрбиләр өстенә хушынны алырлык сиреналар акыртып, фашист козгыннары бомба яудыра Кыямәт көне лиярсен1 Солтановлар бригадасы, үзенен авыр гаубииаларын шартлатып, немец танклары чолганышыннан кача-кача, алга ыргылган фашистлар белән сугыша сугыша. Псков шәһәренә кадәр чигенә Солдатлар бу паникалы чигенүне бик авыр кичерәләр
1941 елнын илле градуслы зәмһәрир суык көннәре Солтановлар часте Ржев тирәсендәге каты сугышларда катнаша, һидаят яраланып, ансыз хәлдә салкын кар өстендә ятып, ике аягын да өшетә, һидаятнен ярым үле гәүдәсен шәфкать туташы кар өстеннән сөйрәп госпитальгә алып кайта Ә анда докторларнын хөкеме бер була-ампутация! Бу-яшь артист өчен үлем белән бер Чибәр кыз сугышчы егетне кызганып, елый-елый докторлардан анын аякларын кисмичә калдыруларын сорый: «Ради Бога. не губите этого красавчика-я его сама вылечу» Шуннан сон ул һәр көнне, салкын кар һәм төрле дарулар белән ышкып, анын каткан аякларына жылы жан индерэ. һидаят әкренләп терелә, аяклары да исән кала
Сталин «Артиллерия-бог войны» дигән лозунгысын бәян иткәч армиядәге урта белемле сугышчыларны, шул исәптән Солтановны да. кече лейтенантлар әзерли торган Выкса шәһәренә укырга җибәрәләр һидаят сугышка кадәр үк наводчик һөнәрен үзләштергәнгә күрә, училишены унышлы тәмамлап, кече лейтенант чины алып чыга Шуннан сон аны орудие командиры итеп куялар
Туры наводкадан—дошманга!
1943 ел Солтанов өчен гаять истәлекле ел була Язгы көннэрнен берсендә Солтановлар артполкы. пехотадан аерылып. Кудрино авылын азат итәргә керешә Көтмәгәндә Солтанов батареясе дошман засадасына эләгә Немецлар пехотасыз калган ялгыз батареяне жинел генә кулга төшерергә өметләнеп һожүмгэ ташлана Солтанов югалып калмый, батареясен тиз генә борып, немец пехотасы өстенә шрапнельле снарядлар яудыра Турыдан төгәл атып немецлар батареясен дә юкка
ЧЫГИкенче бер вакыйга шул елнын жәй көнендә була Безнен гаскәрләр һөҗүмнәрен унышлы гына дәвам итеп, көнбатышка таба барганда Осиновая роша янындагы түгәрәк бер калкулыктагы дотларыннан немецлар ут яңгыры яудыра башлый Кат- каг атакага барган сугышчыларыбыз, бу каһәр төшкән биеклекне ала алмыйча, күп корбаннар калдырып чигенергә мәжбүр Шунда һидаят Солтанов. төн караңгылыгыннан файдаланып, яшерен генә немецларның борын төбендә үк үзенен
тупларын урнаштыра. Иртән, яктыра башлагач, туры прицель белән пушкалардан атып дотларын жимереп ташлый һәм безнен пехота зур югалтуларсыз гына бу биеклекне кулга төшерә. Ләкин бу операция Солтановка да бик кыйммәткә төшә. Умыртка сөяге каты яраланып, ул госпитальгә озатыла Күрсәткән тапкырлыгы һәм батырлыгы өчен лейтенант Солтанов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Госпитальдә дәваланып чыккач гвардия өлкән лейтенанты һидаят Солтановны Свердловскидагы «Уралмаш" заводына-үзйөрешле СУ-100 пушкаларын алырга җибәрәләр Ул, яна коралларны төяп, Германиягә сугышны дәвам итәргә ашыга. Җиңү көнен Берлинның төньягында урнашкан Нойштрии шәһәрендә каршылый.
Артист—фронтта да артист
Сугыш уты сүнү белән һидаят Солтанов ротасы Стендаль шәһәрендә урнаша. Беркөнне сугышчылар арасында зур абруй казанган полк командиры, һидаятне үз кабинетына чакырып ала һәм шунда ук төп мәсьәләгә күчә: «Иптәш Солтанов! Сугыш алдыннан артист буларак театрда шактый гына эшләгәнсез икән. Солдатлар сугышта арыдылар. Сез аларга кино залы оештырып бирсәгез иде. Сезгә кирәкле ярдәмчеләрне беркетермен»
һидаят җин сызганып эшкә керешә. Аның планы белән уртача жиһазландырылган сәхнәле клуб төзиләр. Биредә атна саен кино күрсәтелә, җыелышлар уздырыла, һидаят хәрби хезмәткәрләр, солдатлар арасыннан талантлыракларын җыеп, үзешчән сәнгать коллективы да оештырып җибәрә Магдебург шәһәрендә үткәрелгән конкурста армиянен үзешчән сәнгать коллективлары арасында Солтанов труппасы беренче урынны алуга ирешә. Сәхнә эшендәге һәвәслеген искә алып, аны штабка чакырталар һәм Магдебургтагы «Офицерлар йортын» җитәкләргә тәкъдим итәләр, әгәр шунда эшкә калса, хәтта майор чинын да бирергә вәгъдә итәләр.
Билгеле, армия командованиесе ныклап теләсә, өлкән лейтенантны «Офицерлар йорты»нын директоры итеп калдыра алган булыр иде. Ләкин Солтановны бернинди чиннар да кызыксындырмый, аны туган иле, яраткан театры һәм түземсезлек белән көткән сөйгәне-Рәхиләсе үз янына тарта
Җиде елдан соң очрашу
Гвардия өлкән лейтенанты һидаят Солтанов ике Ватан Сугышы ордены һәм күкрәк тулы сугышчан медальләр тагып, армиягә китүенә нәкъ җиде ел да ике ай тулгач, әти-әниләре, туганнары янына кайту бәхетенә ирешә. Алардан хәер-фатиха алып Казанга юл тота. Шулай итеп, һидаяткә үзенен яраткан театрына унөч елдан сон гына кайтып эшкә алыну насыйп була. Эшкә керешкәч, ул шатланып сөйгән кызы Рәхилә янына Уфага ашыга Алар бер-берсенә биргән вәгъдәләренә тугры калып, шатлык белән кавышалар Уфада бер атналап туй мәҗлесләрен уздырып, туй сәяхәте итеп Казанга юнәләләр Юлда сөйләшеп сүзләре бетми
Рәхилә 1943 елнын жәй айларында 13 кешелек концерт бригадасы белән Смоленск якларында булуын әйткәч, һидаят гаҗәпкә кала: «Кара әле. без синен белән янәшә генә булганбыз икән бит.-ди ул.
Рәхилә Башкортстан яшьләренен фронт бригадасы составында өч ай буена бер частьтан икенчесенә йөреп, көненә дүртәр-бишәр концерт бирә. Ана да ире кебек үк алгы фронт линиясендә дары исен татырга туры килә Алар труппасы, машинага төялеп икенче частька күчкән чакта, машиналары минага эләгеп шартлый Шофер каты яралана Рәхиләне шартлау дулкыны бер снаряд чокырына алып ташлый һәм колагын җәрәхәтли (ул җәрәхәт хәзер дә үзен сиздерә-анын колагы начар ишетә) Конферансье Газимәнең бармаклары өзелә, ә анын ире-баянчы Хәлилнең кулы яралана...
Шулай итеп. Бөек Җиңүгә фронт солдатлары гына түгел, аларның күңелен күтәреп, дошман снаряд-миналары астында йөрүче үзешчән фронт артистларының да өлеше керә.
Коеп куйган артист бит ул!
Театрга кайтуынын беренче көннәреннән үк режиссерлар һилаятка баш рольләр тәкъдим итә башлыйлар Әлеге дә баягы. “Ходай бүләге»—төсе-буе. кыяфәте тавышы белән дә коеп куйган артист бит ул!
Театрга килеп керүенен икенче көнендә үк режиссер Ш Сарымсаков фронттан яна гына кайткан һидаяткә Риза Ишморатнын “Якты юл» спектакленнән Фәттах ролен тәкъдим итә. Фәттах та-һидаят кебек үк сугыштан яраланып кайтып тыныч тормышка аяк баскан кеше.
Премьерадан сон Солтанов грим бүлмәсенә керсә анын янына Р Ишморатов килеп; -Молодеи егет! Сине дебютын белән котлыйм Пьесамны нәкъ синен өчен язганмын икән!»,-дип мактап ала. һидаятнен күнеленэ кереп калган икенче зур роле-Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» пьесасындагы Әжем роле Ул-Мулланурнын яраткан ординарецы Бу юлы да Нәкый Исәнбәт артистны чын күңелдән тәбрикләп чыга Шул елларны ул «Хужа Насретдин»дагы Ләрвишне уйнап, тамашачыларның күңелен жәлеп итә һидаят Солтанов инде сәхнәдә үзен өлгергән артист итеп сизә башлый, дистәләрчә рольләр тудыра К Тинчуриннын «Җилкәнсезләр»ендә-Лаут. Н. Исәнбәтнең “Муса*сында-Зоммерфельд. Л Вәлиевнен «Суд хөкеме»ндэ-Мансур һәм башкалар Ул татар язучылары пьесаларыннан башка рус һәм Европа классикларының әсәрләрендәге рольләрне дә зур талант белән уйный Шулардай М Горькийнын -Минем университетларым»ында-Никифоров. Б Горбатовнын «Бер төн»ендә-Максим. Шекспирның «Король лир»ында-Эдмонд һәм башкалар
Бәхетле кеше
Һидаят Солтанов-бәхетде артистларыбызнын берсе 50 еллык ижат гомерендә ул. Үзбәкстан. Башкортстан театрларын да санасан. 172 (!) рольдә уйнаган кеше Аңа милли театрыбыз сәнгатен тудырган Фатыйма Ильская. Мохтар Мутин Хәлил Әбжәлилев. Хөсәен Уразиков. Зәйни Солтанов белән бергә уйнарга туры килгән
«Мин үземне бик бәхетле итеп саныйм Халкым, тамашачым яратты мине Шәһәр транспортында барганда да. мине танып, ихтирам йөзеннән хәтта олы яшьтәге ханымнар да урын тәкъдим итәләр Урамда очраган кешеләрдә «Зинһар, театрдан китмәгез, без Сезне яратабыз».-дип әйтәләр».-ди артист
Әйе. күпчелек тамашачылар кебек мин дә һидаят абыйның сәхнәдәге рольләрен бик яратам Бер бүлмәдә бер атна уздырган сәгатьләрем ана булган ихтирамымны тагын да көчәйтә төште Кемнәр генә ләззәт табып карамады икән Т Миннуллиннын озын гомерле «Әлдермештән Әлмәндәр-ен1 Евстегней картны ничек килештереп уйный бит һидаят абый
Алар, жәмэгате Рәхилә ханым белән өч бала үстереп, никахларының 50 еллыгын—алтын туйларын- бәйрәм иттеләр Казан радиосында «Пар канатлар» тапшыруында чыгыш ясадылар
һидаят агага Әлмәндәр-Евстегнейларнын озын гомерен телибез Әле анын ижат чишмәләренең шифалы сулары мөлдерәмә тулып тора Лербышки бистәсендә ул оештырган Халык театры бүгенге көнлә дә ярты гасырдан артык яшәп килә Бирелә һидаят Солтанов житэкчелегендә утызга якын спектакль Лербышки бистәсендәге культура сараенда куелып килде
Ике фронтовик- һидаят һәм Рәхилә Солтановлар кулга кул тотынышып гомерләренең тугызынчы баскычына атлыйлар