ПСЕВДОНИМ—КУШАМАТ ТҮГЕЛ
Псевдоним—грек сүзе. Сүзлекләрдә анын уйлап чыгарылган исем, фамилия булуы, чын исем, фамилияне яшерү өчен сәясәтчеләр, язучылар, артистлар тарафыннан кулланылуы әйтелә. В Дмитриевның 1970 елда Мәскәүдә чыккан •Скрывшие свое имя* дигән китабында да ана мондый билгеләмә бирелгән псевдоним—уйлап чыгарылган яки үзгәртелгән исем һәм фамилияләрне алыштырган имзаларнын гомуми аталышы.
Псевдоним күптән, әле китап бастыру уйлап чыгарылганчы ук барлыкка килгән Кешеләр цензура эзәрлекләвеннән куркып, яисә яшерен исем белән үэләрснсн әсәрләрен бастырырга омтылып, йә унышсызлыкка очрармын да гаеп ташларлар, дип уйлап һәм башка сәбәпләр белән псевдоним алганнар Ә менә теге яки бу язучы, артист, галим, сәясәтче ни өчен нәкъ менә шундый псевдоним алган, башкасын түгел? Бу сорауга һәрвакытта да дөрес жавап табу кыен Чөнки ул кешснсн характеры, туган ягы, яшәгән урыны, нәсел-нәсәбе белән бәйле булырга мөмкин
Псевдонимнар куллану XVII гасырда аеруча кин тарала Янарыш дәверендә фән һәм мәдәният өлкәсендә халыкара тел булып латин теле саналган Шуна күрә псевдонимнар турында беренче сүзлекләр дә латин телендә язучы авторларга багышлана. Шундый беренче сүзлек 1652 елда нәшер ителә Анын авторы — И Суарес. Китап «0 подписях и знаках. под коими скрыты истинные имена» дип атала. 1669 елда Лейпиигта немец телендә Ф Гейслернын «Үзгәртелгән исемнәр һәм аноним язучылар турында» дигән хезмәте басылып чыга. 1806—1809 елларда француз телендә Наполеон Беренченең китапханәчесе Антуан Барбьс үзенен исемен яшергән авторларнын әсәрләреннән дүрт томлык сүзлек бастырып чыгара Кеннидиның инглиз телендә нәшер ителгән 7 томлык сүзлегендә 60 менгә якын псевдоним тупланган
Мондый сүзлекләр һәр илдә диярлек бар. Хәтта кечкенә генә Даниядә дә псевдонимнар турында сүзлек төзеп чыгарганнар
Рус телендә исә шундый хезмәт 1874 елда басылып чыга. Ул «Рус телендә чыккан аноним китаплар, аларнын авторлары исемнәре һәм тәрҗемәчеләре исемлеге* дип атала. 1865—1889 елларда псевдоним белән чыккан әсәрләрнсн авторлары турында Н. Голициннын библиографик сүзлеге нәшер ителә 1891 елда «Рус язучылары псевдонимнары сүзлеге тәҗрибәсе* дөнья күрә Шуннан сонгы чорда ганытган библиограф И Масднов аеруча актив эшли Ул 80 меннән артык псевдоним җыйган Әмма революциягә кадәр аны китап итеп чыгарырга рөхсәт бирмиләр Ләкин ана карап И Масанов эшен туктатмый Күп еллардан сон ул теләгенә ирешә 1936 елда китабының беренче томы чыга. Вафатыннан сон анын эшен улы Ю Масанов дәвам иттерә
Татар телендә псевдонимнар турында аерым бер китап булып чыккан хезмәтләр юк. Ләкин безнен гатар язучылары, артистлары арасында исем, фамилияләрен яшереп, яисә үзгәртеп үзенен әсәрләрен бастырган һәм бастыручы әдипләребез, олы сәхнәләрдә уйнаган, җырлаган һәм җырлаучы артистларыбыз аз түгел. Әмма псевдонимнар белән кызыксынучылар булган Мәсәлән, язучы һәм жхрналист Мәхмүт Бөдәйли .шарны җыеп, сүзлек төзеген Бу хакта «Казан утлары» журналының 1969 ел. 1 санында хәбәр ителә М Бөдәйли җыйган псевдонимнарнын бер өлеше кереш сүз белән бирелгән
1956 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән «Әдәбият белеме сүзлеге»ндә болай диелә: «Псевдоним—кайбер язучыларның үз әсәрләрен матбугатта чыгарганда куйган кушаматлары». Моңа ачыклык кертү кирәктер. Беренчедән, псевдоним алу язучыларга гына хас нәрсә түгел, аннан артистлар да,сәясәтчеләр, галимнәр дә, рәссамнар да файдалана. Икенчедән, псевдоним— кушамат түгел. Кушаматның үз мәгънәсе, үз урыны бар. Анын кайберләре кешенең килеш-килбәтенә, холык-фигыленә, тышкы кыяфәтенә карап бирелгән. Мәсәлән, борынгы Рим шагыйре Клавдийны Сукыр Клавдий дип йөрткәннәр Римнын атаклы ораторы Марк (бүтән исеме Туллий) битендәге сөяле өчен Цицерон кушаматы алган. Цицерон—цицеро дигән сүздән ясалган. Ул борчак бөртеген анлата; күрәсең, Маркның сөяле шуңа охшап торган булса кирәк. Шулай да псевдонимнарның килеп чыгу тарихы, кемнең ничек башка исем, фамилия артына яшеренү очраклары шактый кызыклы.
Кемнәр генә заманында нинди генә псевдонимнар алмаган?! Марк Твен, Мольер. Вольтер, Стендаль, Анатоль Франс бу псевдонимнарны үзләре уйлап тапканнар. Язучылык эшенә керешкәнче аларнын чын исем, фамилияләре бөтенләй башка булган. Горький, Серафимович, Д. Бедный, Багрицкий, Гайдар, Светлов та әти- әниләре биргән фамилияләреннән ваз кичкәннәр.
И. Масанов үзенең сүзлегендә Владимир Ульяновның 99 псевдонимын китерә Ләкин ул тарихка Ленин булып кереп калган. Бу псевдоним беренче тапкыр 1901 елда «Заря» гәзитендә күренә. Аның ничек килеп чыгуы төгәл генә билгеле түгел. Бериш тарихчылар, В. Ульянов унтугызынчы гасырнын сиксәненче елларында Ярославль губернасында яшәгән Николай Егорович Ленин фамилиясен алган, диләр. Николай Егоровичның вафатыннан сон анын паспортын туганнары В. Ульяновка биргәннәр. Рәсми документларда Ленин сүзенең Лена елгасыннан алынуы фаразлана. Ул елларда Джугашвили—Сталин, Бронштейн—Троцкий, Розенфельд—Каменев, Родомышельский Зиновьев фамилиясен ала. Сергей Костриков Кировка әйләнгән. Ул «Терек» гәзитәсендә эшләгәндә мәкаләләрен Миронов псевдонимы белән бастыра. Бу аның үзенә бик ошап бетми. Редакция коллективы белән бергәләп аңа башка псевдоним эзлиләр һәм «Кир»га тукталалар. Кир Персия патшасы, полководец исеме булган. Шуннан соң Костриков Киров булып киткән.
Мәгълүм бер чорда әдәбият, сәнгать, гомумән, мәдәният, фән хезмәткәрләренең псевдоним алулары модага кереп китә. Атаклы артист Качаловның чын фамилиясе Шверубович, эстрада жырчысы Леонид Утесовныкы—Лейзер-Вайсбеин. язучы һәм журналист Михаил Кольцовның—Фридлянд. тюрколог, академик Василий Радловнын—Фридрих Вильгельм, режиссер һәм артист Станиславскийның Алексеев икәнлеген күпләр белмидер дә әле.
Яки менә атаклы артистыбыз Габдулла Кариев кем ул? Бу—Чистай өязенен Күлбай Мораса авылында туып-үскән Миңлебай Хәйруллиннын сәхнә псевдонимы. «Габдулла Кариев турында истәлекләр»дә Миңлебайның Такталы авылы мәдрәсәсендә укыган чагында бик зирәк малай булуы хакында әйтелә. Ул унике яшендә Коръәнне яттан белгән, димәк, карый булган /карый дип Коръәнне яттан белүче, аны кычкырып укучы кешегә әйтәләр/. Мондый зирәк баланын Миңлебай дип аталуы мәдрәсә мөдәррисе Зариф муллага ошамый Ул ана Габдулла исемен куша. Моны белеп алган авылдашлары Миңлебайны Габдулла карый дип йөртә башлый. Габдулла Уральск шәһәренә укырга китә. Аннан ул бу шәһәрдә чуалышлар башлангач качып кайта һәм полиция эзәрлекләвеннән куркып, Хәйруллин фамилиясен Кариевка алыштыра. Шулай итеп, авылның ярлы крестьян Хәйрулла малае Габдулла Кариев булып, сәхнә йолдызына әйләнә. Замандашлары һәм аны белгән- күргән кешеләрнең истәлекләреннән күренгәнчә, ул үзенә шундый псевдоним алуына һич тә үкенмәгән.
Гомумән, заманында күп кенә артистлар псевдоним алырга яратканнар. Гөлсем Болгарская /Өммегөлсем Мостафина/, Гөлсем Камская /Гөлсем Ильясова/, Бари Тарханов /Бари Гафаров/, Газиз Айдарский (Газиз Вәлитов) һәм башка кайбер артистларны моңа мисал итеп китерер идем.
Күп кенә михнәтләр күргән. ГУЛАГ зинданнарында да рухы сынмаган аксакал әдибебез Хәсән Туфан да чын фамилиясен псевдонимга алыштырган Ул вафатына кадәр шуна тугры кала. Туфан мәдрәсәдә укыган елларында Хизбулла Хәзрәтев була Аннары Хәсән Кусинов булып киткән Бабасын Туфан дип йөрткәннәр Күрәсен. бу анын холык-фигыле. табигате белән бәйле булгандыр Хәсән Кусинов бабасынын кушаматын үзенә псевдоним итеп алган.
Элек әдәбиятта псевдонимнар сер итеп сакланган. Хәтта шул тирәдә кайнаган кешеләр дә озак вакыт анын кем икәнлеген белә алмыйлар Күренекле галим Мөхәммәт Гайнуллин—«Татар әдипләре* дигән китабында Закир Мөхәммәтсадыйк Рәмиев турында болай дип яза: « Кин күпчелек, хәтта әдәбият дөньясына якын торучыларда «Дәрдмәнд» /Дәрдемәнд/ псевдонимы астына яшеренгән шагыйрьнең кем булуын берничә ел буена белә алмый киләләр» Мәжит Гафури ла башта «Дәрдмәнд* имзасы белән басылган шигырьләрнең авторы кем икәнлеген озак вакыт белми. Ул шул хакта «Шагыйрьнең алтын приискасында» исемле повестенда да искә ала: «Еллар үткәннән сон гына Дәрдмәнд имзасы белән язылган шигырьләрнең иясе Закир әфәнде Рәмиев булып, анын шул ук прииска хужасы икәнен белдем •Профессор Габдрахман Сәгъдинен 1911 елда «Шура» журналының 23 нче санында чыккан мәкаләсендә мондый юллар бар: «Дәрдмәнднен кем идеке безгә мәгълүм түгел, бәлки идарәгә мәгълүм булса кирәк*.
Ни өчен Закир Рәмиев Дәрдмәнд псевдонимын алган'* Дәрдмәнд сүзе үзе кайгылы кеше мәгънәсен аңлата. Бу. бәлки, чыннан да. Закир Рәмиевнен холык-фигылснә туры килгәндер, ул үз ихтыяры белән шушы псевдонимны алган бит Ә. бәлки алтын приискасы тоткан кешенен шигырь язуын, шагыйрь йөрәкле кеше икәнлеген өнәп бетермәүчеләр дә булыр дип уйлагандыр.
Ә Габдулла Тукайнын псевдонимы булганмы?—дигән сорауга Галимжан Нигьмәти сүзләре белән жавап бирәм «Тукайнын яратып кулланылган псенлонимы да татар фольклорының усал, кытыклап үтерә ала торган, рәхимсез, капризлы, мифологик «Шүрәле»дән гыйбарәт»
Фатих Әмирхан үзенсн әсәрләрен «Ташмөхәммәт* псевдонимы белән бастырган М. Бөдәйлинсн язуына караганда. Ф Әмирханнын «Имгәк*. «Марксист* псевдонимнары да булган.
1914-15 елларда вакытлы матбугатта «Гыйффәт туташ* имзасы белән шигырьләр күренә башлый «Гыйффәт туташ шигырьләре* исемле җыентык та басылып чыга. Шушы псевдоним белән шигырьләре басылып чыккан кешенен Заһидә Бурнашева икәнлеге беленгәч, әти-әнисе аны бик нык рәнжетә Китаплары яндырыла Ахыр чиктә Заһидә Йортын ташлап китәргә мәжбүр була. Әмма ул әдәбият тарихына «Гыйффәт туташ» псевдонимы белән кереп кала
1927 елның 20 апрель санында «Кызыл Татарстан* гәзитәсс «Ишетүче* псевдонимы белән «Казан урамы күренешләреннән* дигән шигырь бастырып чыгар.) Аның Һади Такташ икәнлеге ачыклана Такташнын псевдонимнары күп була Нигездә ул икесе белән—«Аллан» һәм «Мокамай* псевдонимнары белән басыла
Кайбер әдипләр, артистлар үзләре яшәгән тобәк-район, шәһәр, авыл исемнәре белән бәйле псевдонимнар ала Мәсәлән. 1906—1917 елларда «Йолдыз*. «Аи*. •Ялт-Йолт*. «Мәктәп*. «Ак юл» гәзит - журналларында заманнын иҗтимагый-сәяси тормышын яктырткан үткен публицистик мәкаләләр басылып чыга Атарга «Сәйфи Казанлы, имзасы куела Бу язучы Мөхәммәтфагих Камалетдин улы Сәйфуллин була. Анын башка псевдонимнары да бар Ф Камалов. «Исәнбай*. «Бакыр күз*. «Батыр күз». «Чепи Камали малае*
Күп кенә әдипләр чын фамилияләрен псевдонимнарга алыштыралар һәм без аларнын кайчандыр бүтән фамилия йөрткәнлекләрен күз алдына да кигермибез «) биг ижат эшен башлаганчы Гомәр Толымбай—Габделхак Шаһиәхмәтов. Миркииз Укмаси—Миргазиз Зәбиров. Мәхмүт Галәү —Мәхмүт Мәржанн. Газиз Иделле Габделгазиз Усманов. Нәкый Исәнбәт-Нәкый Закиров. Нәжип Думави-Нәҗип Тахтамышси булган.
Мәшһүп артисткабыз Фатыйма Ильскаянын да сәхнә псевдонимы алуы кызыклы Ул Оренбургтан Казанга кнлн Анын кыз чагындагы фамилиясе Хужасаетова буда
Фатыйма Хужасәетованы театрга кабул иткәндә кайбер артистларга анын фамилиясе ошап бетми. Габдулла Кариев, Кәрим Тинчурин, профессор Фатих Бәкер өчәүләп утырып киңәшәләр. Шул вакытта Г. Кариев тәкъдиме белән Ил кызы дип йөртергә карар кылалар. Шулай итеп, Оренбург кызы Хужасәетова Фатыйма Ильская булып китә. Бу псевдоним аның үзенә дә ошый һәм тамашачы күнелендә дә ул Фатыйма Ильская булып калды.
Милләте белән татар булган әдипләрнен, русча яңгырашлы исем, фамилия алып, аны үз фамилиясе итү очраклары да бар Мәсәлән, танылган язучы Роман Солнцевнын Ренат Суфиев икәнлеген беләбез. Ул Минзәлә районынын Күзкәй авылында туган. 1962 елда «Юность» журналында анын беренче әсәре Роман Солнцев имзасы белән басыла. Константин Симонов Ренат Суфиевка, китабыңа кереш сүз язам, әмма моның өчен сина Роман Солнцев булырга туры килер, ди. Бу вакытларда инде ул Красноярск шәһәренә күчеп киткән була һәм шул псевдоним белән басыла башлый. Үзен рус шагыйре дип йөрткән Михаил Львов та бит—татар егете Рифкат Дәүләтша улы Габитов. Ул татар авылында туган. Фронт гәзитләрендә шигырьләре Михаил Львов исем-фамилиясе белән басыла. Журналист һәм галим Мәхмүт Әхмәтжанов Рифкат Габитовнын Михаил Львов псевдонимы алуынын мондый сәбәбе бар дип фаразлый. Читтә яшәп, яһүд гаиләсендә тәрбияләнеп, аларга рәхмәт йөзеннән Львов фамилиясен алмады микән?
Кайбер кешеләр үзләренең иң якын туганнарының исем, фамилиясен псевдоним итеп ала. Шагыйрә Анна Горенко әнисенең кыз чагындагы фамилиясенә—Ахматова фамилиясенә күчә. Авар халык шагыйре Гамзат Цадасанын улы Рәсүл Цадаса Рәсүл Гамзатов буларак таныла. Серафимович атасынын исемен псевдоним итеп алган. Шәриф Байгильдеев та атасынын исемен алып, Шәриф Камал булып йөри. Псевдонимнарның нәселдән нәселгә күчкәннәре дә бар. Мәсәлән, язучы Аркадий Голиковнын ике псевдонимы була: Гайдар һәм Райдар. Ул беренчесен фамилия итеп ала һәм аның улы Тимур да, оныгы Егор да Гайдар фамилиясен йөртә.
Бериш әдипләргә псевдонимнар шулкадәр ошап китә, алар аннан аерылырга да теләмиләр, чын фамилияләреннән дә ваз кичмиләр. Шул сәбәпле, псевдоним чын фамилиясенә кушыла: Салтыков-Щедрин, Новиков-Прибой. Мамин-Сибиряк, Сергеев-Ценский (Ценский псевдонимы авторның туган шәһәре Тамбовнын Цен елгасы буенда утыруы белән бәйле), мәшһүр артистка Гыйззәтуллина-Волжская.
Язучылар, рәссамнар арасында күмәк псевдоним алучылар да бар. Мәсәлән, Козьма Прутков—рус язучылары Александр, Алексей, Владимир Жемчужниковлар һәм граф Алексей Толстойның уртак псевдонимы. Рәссам Кукрыникслар— Куприянов, Крылов һәм Соколов фамилияләреннән барлыкка килгән. Остап Бендер турындагы китап авторлары Ильф һәм Петров—Илья Файнзильберг белән Евгений Катаев псевдонимнары.
Ләкин кайбер псевдонимнар тиз онытыла. Әйтик. Гоголь кайчандыр Алов. Константин Федин Нидефак фамилияләрен йөрткән. Гомәр Бәширов үткән гасырның утызынчы еллары башында Г Разин псевдонимы белән яза. Анын «Сиваш» повесте башта Г. Разин псевдонимы белән басыла. Аннары инде ул Г Бәширов фамилиясенә күчә һәм шуның белән таныла.
Язучылар арасында фамилияләрен кыскарту юлы белән яки шуна бер-ике хәреф өстәп псевдоним алу гадәте дә бар Рус телендә чыккан сүзлекләргә карап фикер йөртсәң, аларны да псевдоним дип әйтергә мөмкин Мәсәлән, «■Псевдонимнар энциклопедиясе»ндә, Әхмәт Фәйзуллин—Әхмәт Фәйзи. Мирхәйдәр Фәйзуллин—Мирхәйдәр Фәйзи псевдонимын алганнар, диелә. Шул ук хезмәттә Муса Жәлиловнын псевдонимы Жәлил булуы әйтелә /М. Жәлилнен «Шахмай» псевдонимы да булган/. В. Дмитриевның «Скрывшие свое имя* дигән китабында Мусанын псевдонимы Жәлил дип турыдан-туры әйтелмәсә дә, ул псевдонимның бер төренә—проксонимга кертелгән. В Дмитриев фикеренчә. проксоним автор исеменнән яки фамилиясеннән кыскартып ясалган сүз. Димәк, безнен күпчелек татар язучылары һәм шагыйрьләре дә әсәрләрен псевдоним белән бастырганнар һәм бастыралар Әйтик. Габдулла Тукай, Фәтхи Бурнаш. Шәйхзадә Бабич, Галиәсгар Камал, Абдулла Алиш, Мирсәй Әмир, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни. Гариф Гобәй,
Та*и Гыйззәт, Ибраһим Гази, Гадел КутуЛ. Салих Баттал. Хәй Вахит Шәрәф Моләррис. Кави Латыйп, Гамил Афзал. Әхсан Баян. Рәшит Гәрәй. Реизт Харис. Айдар Хәлим, Рәфикъ Юныс һәм башкалар
Мәхмүт Бөдәйли моннан тыш Шәехзадә Бабичнын-.Шөпшә., .Чытырман. «Башкорт», Фәтхи Бурнашнын-«Мишәр». «Кәбәи». Гадел Кутуинын—Казбек»! «Руслан», Галиәсгар Каматмын «Ишан», «Әүлия» псевдонимнары булуын искә ала.
Боларга тагын бер-ике хәреф өстәп ясалганнарын да псевдоним дип санасак, гатар әдәбияты псевдонимнарга бик бай икән Садри Максуди. Һади Атласи. Жачхл Вәлиди, Каюм Насыйри, Мәжит Гафури. Гаяз Исхакый. Кави Нажми. Гамир Насрый, Нәби Дәүли, Мөхәммәт Садри
Әдәбиятта псевдонимнарнын башка төрлеләре дә кулланыла Мәсәлән, кайберәүләр үзен бер исем белән генә атап йөртүне хуп күрә Шагыйрьләр Сирин /Сирин Батыршин/, Зөлфәт /Дөлфәт Маликов/. драматург Аманулла /Әмир Камалиев/, жырчы Витас /Виталий Грачев/ һ.б
Кайвакытта бер үк исем, фамилия белән аталып йөргән әдәбият яки сәнгать эшлеклеләре укучы яисә тамашачы бутамасын өчен псевдоним алырга мәҗбүр булалар Мәсәлән, Илсур Сафиннар күбәеп киткәч, аларнын берсе- эстрада җырчысы Илсафка әйләнде. Халык та мона тиз күнегеп китте Халык Илсаф концертына анын кем икәнлеген белеп бара. Яки менә танылган композитор Азат Хөсәенон белән жырчы Азат Хөсәенов. Жырчы кешегә сәхнәдә композиторга караганда ешрак күренергә туры килә. Хәзер аны тамашачы Азат Тимершәех дип белә
Бсзнен байтак кына урта буын язучылар һәм шагыйрьләр дә әсәрләрен псевдонимнар белән бастыралар Бу табигый күренеш Мона мисал итеп Рабит Батулланы /Роберт Батуллин/. Мөхәммәт Мирза /Илфак Ибраһнмов/. Гәрәй Рәхим /Григорий Родионов/. Рәдиф Гаташ /Рәдиф Гатауллин./. Зиннур Хөснияр 'Зиннур Хөснетдинов/, Әхмәт Гадел /Әхмәт Гаязов/. Рашат Низами /Рашат Низамиев/, Госман Садә/Госман Зәйнетдинов/, Ләбиб Лерон /Лемон Леронов/. Мансур Вали- Баржылыны /Мансур Вәлиев/ һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин
Мин псевдонимнар турында сөйләп кемнедер шаккатырырга җыенмыйм Псевдонимнар—кеше биографиясендәге гади генә бер исем түгел, ул анын визит карточкасы да, анын девизы да. Кайвакытта псевдоним автор ихтыярына буйсынып, анын чын йөзен яшерә, аны көтелмәгән күнелсез хәлләрдән саклап кала. Бу, әлбәттә һәр язучы һәм журналист, псевдоним куеп якын, яисә һәр артист һәм галим, сәясәтче үзенә псевдоним уйлап тапсын, дигән сүз түгел Татар әдәбиятында, сәнгатендә һәм фәндә булганнары да бик җитәрлек Алар җентекләп өйрәнүгә генә мохтаҗ. Бәлки, псевдонимнарны җыйган, татар мәдәнинтынла аларнын барлыкка килү тарихы, урыны һәм роле белән кызыксынган кешеләр бардыр Без дә башка халыклар үрнәгендә саллы гына бер сүхлек яки энциклопедия тоэсп чыгара алсак, бик игелекле эш эшләр идек Без башкалардан киммени?!