Логотип Казан Утлары
Роман

ГАЗЗӘБАНУ

Коръән ашы
Икенче көнне Зарифлар өендә бик күркәм Коръән ашы уздырылды. Өй тулы чакырылган кунак. Нургалинен кендек әбисе Бибиҗамал карчык белән Хафизнын кендек әбисе Гыйззелбәнатны бик
зурлап, икесен рәттән Хажәрбикә абыстай каршына утырттылар. Коръәнне абыстай укыды Мәжлеснен барышын, анын бөтен тәртипләрен үзләрендә уза торган мәждес тәртипләре белән чагыштырып, зур игътибар белән өйрәнеп утырды Маһирә Абыстайнын Коръәнне яттан, мәкам белән укуына һәм сүрәләрнең мәгънәләрен аңлатып бирүенә тан калды ул Анын үз-үзен тотышы, сөйләм теленен бай булуы тәмам әсир итте Маһирәне Абыстайнын үзенә битарафлык күрсәтеп, йә Зариф вә Зөлкамалның икенче килене, йә Нургалинен яшь кәләше дип тә әйтмәве, фәкать ерактан килгән кунагыбыз Маһирә дип кенә атавына күңеле кителеп куйса да. сиздермәде, йөзенә дә чыгармады Никахларын яңартмыйча торып, мәчетнен үзен танымавын аңлады, ниһаять.
Хажәрбикә абыстай, үзенә тапшырылган вазифаны жиренә җиткереп тәмамлаганнан сон. «мина китәргә рөхсәт булса, кузгалыр идем, хәзрәт көтәдер», диде.
Абыстайны озаткач. Бибиҗамал карчык хуҗалардан сүз сорап алды:
—Жәмәгать, сез барыгыз да җыеннан сон. кичке уенда Маһирәнен скрипкә. Нургалинен гармун уйнап җырлаганнарын ишеткән кешеләр Минем күршеләрем шаккатканнар, сөйләп бетерә алмыйлар Ә минем ишеткәнем юк. бик тә ишетәсем килә.
Коръән ашы бик күркәм үтте. Хак Тәгалә кабул итсен Аш ашка, урыны башка, дигәндәй, ишек алдына, йә бакчага чыгыпмы җыр. музыка тынлап алсак шәпнең дә шәбе булырые Газзәбануым да жырларые дип өметләнәм Нургали киткәннән бирле ни моңлы җырлаган кеше Зарифны да ишеткән булмады.
Шул вакыт өйалдыннан Хафизнын тавышы яңгырады — Бабай, бабай дим. тизләк, шомолт янындагы колт аела — Рәхмәт, улым. Егетләр, әйдәгез минем белән Болай булгач, бу тирәдә концерт ясап булмас Бибиҗамал әбиегез ятып торсын, урын салып бирегез,—дип Зариф егетләрне алып чыгып китте Саҗидә тиз генә өстәл арасыннан чыкты да:
— Менә, җәмәгать, күрше-күләнне җыеп Коръән укытуга Аллаһы Тәгаләнең
Ахыры. Башы 7 иче санда
рәхмәте шушьшыр,—диде.—Шушы йортка үрчем бит бу. Хажәрбикә абыстай әле өенә дә кайтып җитмәгәндер. Читкә җибәрмичә җыеп кына ала күрсеннәр инде. Быел үрчем ишлерәк булса, бер үрчемне сезгә бүләк итәрмен дигән иде әле Зариф абый. Бирсен Ходай. Коръән артыннан монда җырлап утыру килешеп бетмәс. Мин барыгызны да үзебезгә чакырам, җәмәгать,—диде — Мин чәй әзерли торам, ә сез битләрегезне яулыкларыгыз белән урагыз да, шыпырт кына безгә элдерегез. Мондый вакытта кортлар кешеләрнең бимазалап йөрүен яратмыйлар. Әйдә, Маһирә, син скрипкәнне ал, Газзә гармунны алсын. Зөлкамал апайның монда кирәк булуы бар. Гыйззелбәнат апа, син Бибиҗамал әбине култыкла,—дип өстәде ул.
—Сөйләвен дә бик дөрес, Саҗидәкәем. рәхмәт яусын! Мина, бер сукыр карчыкка, үтенечемне аяк астына салмыйча, бәйрәм ясарга алынганыңа мен рәхмәт. Раббем сиңа үрчемне юмарт бирсәе, Зариф абыеңнан бер умарта бал корты. Үзеңә дә корт анасы бәхетен биреп, Нурисламыңны да бәхеткә күмсәние,—дип Саҗидәне сөендерүдән үзе дә сөенде әбекәй.
—Бибиҗамал әби, сезгә нинди җырны җырлыйк сон?—дип сорады Маһирә.
—Мин аның исемен әйталмыйм. Күршемдә Жәмилә исемле ундүрт яшьлек, иллә дә моңлы тавышлы кыз үсә. Ул аны язып та куйган, инде җырлап та маташа. Тагын бер тынласам, өйрәнеп бетәрием ди. Мин аңа сездә буласымны әйттем, бәлки әле үзе дә күренер. Бар икән мон ул балада, аны тынлап сукыр күзләремнән яшь чыкты. Бер җырыннын исемен «Әллүки» диде бугай. Анысын да язып алган инде, үзен киткәнче шул кызга тагын бер-ике җырынны өйрәтсән, бу авылда синен исемен, Маһирә, югалмас дип уйлыйм. Читенсенмә, бик зиһенле кыз ул. Мин белгән мөнәҗәтләрне ике тыңлауда өйрәнеп бетте. Мине җылаткан җыры күңеленнән очып киткән кош турында...
—Ә-ә, «Тәфтиләү» дигән җыр ул!—дип, җырның исеме табылуына Нургали белән Маһирә сөенеп куйдылар.
—Сез мине шулкадәр кызыксындырдыгыз ул кыз белән. Бик теләп өйрәтер идем мин аны. Әйдә, Нургали, Бибиҗамал әбине илтә барганда, мин дә барыйм әле синең белән. Бүген үк танышыр идем,—диде Маһирә.
—Ай, рәхмәт, балакаем. Газзәбануны да калдырмагыз, анын да тавышы монлы бит. Жәмиләне белә дә торгандыр әле ул. Бергә йөрегез, балалар, китәр көннәрегез дә якыная бит. Һай. ул ялгызлыкның ачыдан да ачы газаплары... Башына төшмәгән кеше генә белми аны. Үземнән беләм...
Маһирә скрилкәсен алып бераз көйләде дә, Нургали белән килешеп, башта көйне генә яңгыраттылар. Аннан Маһирә җырын да сузды.
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы.
Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы.
И, мөкатдәс монлы сазым, уйнадын син ник бик аз?
Син сынасын, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы
Тыңлаучылар барысы да моң эчендә, күзләр мөлдерәмә. Бу йөрәкләрне сулкылдатырлык җырны кабат тыңлау бәхете Бибиҗамал карчыкнын үтенүе буенча оештырылгач, аны да күзәтәләр. Ул бит Жәмиләне тыңлаганда да, (скрипкәсез бит әле) сукыр күзләремнән яшь чыкты дип сөйләде. Әйе, бары да күрде, әбекәйнең күзләреннән яшь таммый, ул—ага. Хәзер Маһирә үзе дә бу җырны тыныч кына җырлый алмый. Элек ул аны бик җиңел җырлый иде. Авылга кайткач, монда төрле каршылыклар—төртмә сүзләр, никахны янарту кирәклеге үзе генә дә күпме айкады аның күңелен, күз яшьләрен түгеп, ялгыз
үткән төннәре, Нургалиенә карата да шик-шөбһәләр, саный китсәң күп инде алар. Менә болар барысы да үтә хисле, нечкә күнелле бу кызнын үзен дә «Тәфтиләү» жырын күз яшьләрсез җырлый алмау халәтенә китерде
Беравык тынлык. Ник бер тавыш, ник бер сүз чыксын Тыңлаучыларның барысы да Бибиҗамал әбинен сүзен көтә. Менә шунда кемнеңдер әкрен генә үксеп алгалаганы ишетелеп китте. Ниһаять, әбекәй телгә килде
—Маһирә, ерактан кайткан кунагыбыз, абыстай әйтмешли, ул белми әйтмәс, үзәк өзгеч жырынны тыңлаганда сине йөзен, төсен, бөтен кыяфәтен белән күрәсем килде. Күрдем дә шикелле... колакларым белән. Янымарак кил әле...
Маһирә скрипкәсен калдырып, кыяр-кыймас кына әбекәй каршына килеп басты. Әбекәй анын кулларын назлап кына сыйпап, җыерчыклы янакларына куйды. Аннан сон иреннәренә китереп, үбеп тә алды. Сүзсез генә йөзенә кагылды, башыннан, чәченнән сыйпап, үзенчә (дөресрәге, хатын-кызларча) назлап, сыпыргалап, буй-сынын да «күрәсе» килгәнен яшереп тормады Ин кызыгы—Тәскирә белән Хафиз балакайларның ате сузылып, әле чүгәләп, әбекәйнең куллары йөреше артыннан калышмаска тырышып күзәтүләре булды. Барысын зур кызыксыну белән күзәтеп торган кунаклар, ни дияргә дә белмичә, әбекәйнен сонгы сүзен көтте.
Ниһаять, Бибиҗамал тынычланды булса кирәк
—Мин бүген, яшемә күрә, колакларымның ишетү сәләтен югалтмавыннан, сукрайган күзләремә тугры ярдәмче булып калганын анладым. Моны бер Аллаһымнын кодрәте дими ни дисен Әлхәмдүлилләһ! Фәкать чәчләрендә генә хаталанганмын икән Мин Маһирәне Газзәбануымныкы төсле озын толымнар белән күргәнием.
—И-и, әбекәем, бер дә хаталанмагансыз бит. Минем лә толымнарым озын вә калыннар иде Яна модага ияреп кистереп ташладым бит. жүләр баш. Миндә алар бик тиз үсә. Икенче кайтуымда, Аллаһы боерса, әниемнеке төсле озын толымнарым белән күрерсез. Кистерәсемне белгәч, әтием дә каты тормады шул, ризалашкандай итте. Ә кистереп кайткач: «Девушка легкого поведения» дигән булды булуын, йомшак кына итеп Үземә ошагач, аңа да исем китмәде,—дип, Бибиҗамалны бүлдереп, үзенен чәч тарихын кыстырды Маһирә.
—Бу җырыгыз өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. И, үкенгәнием сон шул кичке уенны күрми калганыма Син анда җырны язган шагыйрь Тукайның үзе турында, анын авыруы, үлеме турында да сөйләгәнсен икән Бер көтү балаларга анын «Бала белән күбәләк», «Туган тел», «Гали белән кәҗә» җырларын да җырлап күрсәткәнсең әле
Түзмәде, Гыйззелбәнат та сүзгә кушылып китте
—Беләсезме, ул балалар: «Нургали абый авылга бөтенләйгә кайтсыные да, Маһирә апай безнең мөгаллимәбез булсыные, рәхәтләнеп, сүзен тынлап укырыек Безгә Тукайнын бик күп әкиятләрен сөйләрмен әле дигәние. үзе күренми,—диләр икән
—Әйтәсе сүземне әйтеп бетерим әле,—дип, әбекәй янә сөйли башлады — Нургали белән Нурислам—яшьтиләр Икесе дә сүз куешкандай, бер төнне бер-бер артлы туып яталар бит Шактый йөгерттеләр атар мине Буйга җитеп, өйләнүләрен дә бер көнгә туры китергәннәр, әллә белеп, әллә белми. Туйларын, тагы икесе килешеп, беренче көнне Нургалинеке, икенче көнне Нурисламныкы булды. И. ул туйлар, онытылырлык кынамы Анда да нинди генә җырлар җырланмады Газзәбану белән Нургали Галиябану жырын җырладылар Әйдә, бүген туйларын искә атып, җырласыннар әле,—диде
Шуны гына коткәндәй гармунын атып уйнап та, җырлап та җибәрде Нургали
Читән аша төшкән чакта Бүрәнәгә абындым.
Минуты ай, сәгате ел,
Газзәбану, сылуым иркәм,
Шулкадәрле сагындым.
Газзәбану аңа кушылып:
Тан әтәчләре кычкыра,
Аерылуның билгесе.
Бу бүләгем сине сөеп,
Хәлил бәгърем, жан кисәгем,
Чын күңелемнән кайнап чыккан Вәгъдәләрем билгесе.
Маһирәгә шулкадәр үзенчәлекле булып янгырады бу жыр, ачыклыйсы килеп, соравын да бирми кадалмады.
—Нургали, чыннан да Газзәбану дип җырладыңмы? Әллә бүген генәме? —Нәкъ шулай, Маһирә. Менә шуна күрәдер дә, туй кунаклары (ярты авыл халкы) бу җырны алардан, белмим, тикмәгә генә әллә ничә кабат җырлатмаганнардыр...—дип, сөенеп җавап бирде Бибиҗамал.
—Ә хәзер чират Нурислам белән Саҗидәгә,—дип тә өстәде.
Янә Маһирә тынгы бирми:
—Саҗидәләрнең җырласы җырларын никтер әйтмисең әле, әбекәй. —Алар үзләре белә, кызым. Нургали, уйнап җибәр әле,—диде Бибиҗамал. Нурислам Саҗидәсенә тутырып бер карап алды:
Каш карасы күзеңдә лә,
Буй зифасы үзендә.
Ай-ли, Саҗидә,
Агым суда, басма өстендә Керләр чайкый сай җирдә,
—дип жыр сузса,
Саҗидәсе исә:
—Ай туганда тудың мәллә,
Ай нуры бар йөзендә,
—дип дәвам итте.
Аннары икесе бергә:
Ай-ли, Саҗидә,
Агым суда, басма өстендә Керләр чайкый сай җирдә,
—дип җырладылар.
Нургали, Газзәбану, Нурислам, Саҗидә—дүртесе бергә җырның кушымтасын җырлап, җырны тәмамладылар. Бибиҗамал:
—Һай, рәхмәт төшкерләре, күптәннән моның хәтле жан рәхәтлеге кичергәнем югые, әйтерсең лә, мин сезнең туегызда ләззәтләнеп утырам. Зариф, Зөлкамал, сезнең өчен бу җырлар бигрәк тә кадерледер. Ул вакытта нәкъ шулай җырладылар бит алар,—дип, сагынып искә алды. Маһирә үзенең көндәш икәнен дә онытып җибәрдеме:
—Газзәбану, карале, әгәр Бибиҗамал әби теге кичке уенда булган булса
нинди генә хикмәтләр чыгармаган булырые. Сез белгәнсез бит инде аны Ни Нургали, ни син искә алмагансыз,—диде
—И-и, Маһирә, жыен көнне мин шуларны гына уйлый алырлык идемме-’ Нургали туксан җиде яшендәге карчыкны ничек борчымак кирәк, дип уйлагандыр. Торып-торып шаккатам мин сина, Маһирә.
— Гафу ит, Газзәбану,—дип, Газзәбануга жылы гына карап, башын иеп куйды Маһирә.
—Рәхмәт, гафу үтенергә кирәкми, Маһирә. Бәлки синен гаебен дә юктыр Ирләр ир булып калалардыр инде. Хатын-кызнын түземлелеген Раббем аларга. бәлки, белеп бирмәгәндер
Көндәшләр арасындагы менә шушы кыска гына сүз алышу—аларнын беренче чирканчык алып караулары булмады микән..
Ташлыярга бару
Ул конне барысы да Чаптар тирәсендә мәш килде. Дугадагы жиз кыңгырауны, шөлдерләрне кабат ялтыратып алдылар. Зур кара лаклы тарантаска чәчәкләре янып торган түшәген салды Газзәбану. Зариф күчәрләрне, тәгәрмәчләрне һәм башка дирбияларны да тикшереп чыкты. Бу төр эшләрдә бабайнын ин зур «ярдәмчесе» һәм дә «кинәшчесе» билгеле инде—Хафиз. «Ир орлыгым бит ул минем, эшкә кулы ятып тора балакаемның».—дип сөя ул аны
—Улым, кузлага кайсы сырманы салыйк икән?—дип сораган булды бабасы.
—Теге калын, матул сылманы салыйк. Тышын әни чиккәнен Мина әти, син кучел булылсын, ди. Яла-а-л, дидем Бабай, ул сылма кайда икән-’
—Әниен беләдер, улым. Әнисе, ишетәсенме?—дип, үзе белсә дә белмәмешкә салышып, килененә дәште Зариф.
—Кунак апай йоклый торган чоланда ул, балам,—дигән тавышка, бу матур ыгы-зыгылы манзараны кызыгып та, көнләшеп тә күзәтеп торган Маһирә, уянып киткәндәй:
—Хәзер, хәзер үзем алып чыгып бирәм,—дип, ашыгып өйгә йөгерде
Бу вакытта атны чистартып, ялларын тарап торган Нургали әтисенен бу акыллы хәйләсенә рәхмәтле калды. Ник дисәң, иртәдән бирле Маһирә өчен күңеле борчулы иде анын. Баядан бирле келәт янында, кимсетелгән ятим баладай, сүзсез генә басып торган Маһирәсе бик кызганыч булып тоелды Инде барасы килмәгән икән (барасы килмәвендә дә Нургали үзе гаепле түгелме соң? Хатынының теләген угәп чакырмады бит ул аны), шомырт төбендә китабын гына укып утырса сон... дип уйлап та куйды әле Шул вакыт Маһирәнең:
—Хафиз, менә ул син сораган сырма, әйдә, бергатәп куйыйк әле,—дигән үтә ягымлы тавышы Нургалинең күңелен күтәреп җибәрде
—Ай, рәхмәт, кунак апасы, син булмасан каян табарыек без аны Улым, сырманы куйгач, икегез бергә Чаптар янына килегез әле Анын сезгә нидер әйтәсе килә бугай.—дип, үзе янына чакырды ул аларны Менә алар җитәкләшеп килеп тә җиттеләр
—Йә. Чаптарны карагыз әле, матурайганмы-’ Ерак бабайларга кунакка барырлык булганмы? Шуны ишетәсе килә анын —дип. Маһирәнен иңбашларына назлап кына кулларын салып, ат янына якынрак китерде ул аны.
— И-и әти. матул булмыйчы... зелә матул Мин бел нәлсә эшләсәм бабай мина «маладис», улым, булдылгансын ди гел. Син дә маладис, әти, җылык җылык итеп тола, чичти булган. Сыйпап кына толасы килә,—дип Хафиз атны сыйпаштыргалап та алды —Кая, шикәл каптылыйм әле
үзенә,—дип кесәсеннән бер кисәк шикәр алып учына салды да Чаптарга сузды. Маһирәнең коты алынып:
—Һай, җаным, кулынны тешләмәсен,—дип, Хафизны үзенә таба тартты.
—Нишләп тешләсен... син бигләк инде...—дип көлеп җибәрде Хафиз.
—Мә, үзен билеп кала...
—Юк, юк, куркам, әйтә генә күрмә,—дип, чигенеп, Маһирә Нургалиенә елышты һәм икесенә дә рәхәт булып китте... (Бу минутларда аларны баядан бирле куз уныннан җибәрмәгән Газзәбану нишләргә дә белмәде. Соңгы көннәрдә бераз тынычланган кебек йөрсә дә, ниһаять, көндәшлек утында гомере буе туктаусыз яначагын анлады.)
—И, кулкак куян. Мин кулыксам, бабай шулай дип әйтә. Әти, әти дим, кунак апай да балсын әле безнен белән, көләсене кителә ул,—дип, Хафиз әтисенә дәште.
—Үзең чакырдыңмы соң? Ул сине күбрәк ярата бит.
—Яла-ал, чакылам алайса. Кунак апай, әйдә син дә бал безнен белән Ташлыярга. Талантас зул, син әни белән утылылсын. Әти белән без кучелал, кузлада утылылбыз. Чапталдан да кулыкмый башлалсын,—дип, күнелендәгесен тезеп китте сабый. Кунак апай «ә» дә димәде, «жә» дә димәде. Бары «и, сабый» дип Хафизны кочаклап, яшь аралаш көлде генә.
Жигүле Чаптар «нигә утырмыйлар инде» дигәндәй тынгысызлана башлады. Аякларын да тыпырдаткалап куя. Әнә, әти-әнисе белән Тәскирә дә, Хафизны озатып калам дип, кереп җиттеләр. Тәскирә кулында кечкенә төенчек, Нурислам кулында да нидер бар. Урам як капкадан Гыйззелбәнат, үзенен ашап түгел, карап та туйгысыз катлы паштетын күтәреп килеп керде. Өйдәгеләр никтер озаклыйлар.. Чаптарның «башка көтәр чамам юк» дигәндәй кешнәп җибәрүе булды, шуны гына көткәндәй, әче балы белән тулы чирекле шешәсен күтәреп Зариф килеп чыкмасынмы... Анын артыннан, гадәттәгечә, шактый зур төенчек тоткан Зөлкамал күренде. Ниһаять, гармунын кочаклап, кулларына Ташкент күчтәнәчләре салынган затлы сумкасын тотып, яшь кәләшен җитәкләп Нургали дә күренде. Малкайның сагынып яшәгән яшь хуҗасы чыкканны күргәч шатланганын сиздерергә тырышуы үзе бер могҗиза. Ул аның күзләрендә дә, башын борып, муенын сузып Нургалигә якынаерга теләвендә дә, иреннәрен дерелдәтеп, нидер әйтергә теләп, тамак төбеннән кыска-кыска гөрелте авазлары чыгаруында да... Бәлки, ул, безне ташлап китмә, кал туган өендә,—дип әйтергә телидер. Анлады Нургали, ничек кенә анлады әле. Малкаеның үзенә сузылган башын кочаклап, яңакларыннан үпте. Икесе дә мөлдерәмә күзләре белән бер- берсенә карап тынып калдылар. «Рәхмәт, Чаптарым, минем сагынуымны башкалар да синен кебек аңласалар иде»,—диде ул. Әйе, ат белән ир-атнын бер-берләрен тирән анлый алуы—серләрнең-сере.
Менә шунда көтә-көтә тәмам түземлеге төкәнгән Тәскирә балакайның:
—Хафиж кайда, нигә чыкмый ул?—дип кычкыруы барысын да айнытып җибәрде. Кунак апай тиз генә янына килеп, инде җылый ук башлаган сабыйга:
—Хәзер чыга, әнисе ана яңа киемнәрен киертә калды. Белә бит ул синен үзен озатырга керәсеңне, матур булсын дигәндер,—диде. Тәскирәгә бу сүзләр ошады, күрәсең.
—Менә минеке дә яңа күлмәк. Матулмы, шиңа ошыймы? Минем дә Хафизга күлшәтәшем килә,—дип, күлмәгенең бөтен җирен күрсеннәр өчен әйләнгәләп тә алды.
—Сүбхәәналла, күз тимәсен.
— Бигрәк матур күлмәген,—дип җырлап җибәрерлек булган бу! Кесаләре дә бар икән Яна күлмәкне котлап бүләк бирим әле,—дип. кунак апасы кул сумкасыннан кечкенә генә бик матур кулъяулык атып кесәсенә сатды. И. шатланды да сон сабый.. Менә шул вакытта әнисе белән Хафиз да пәйда булды. Тәскирә анын баскычтан төшеп җиткәнен дә көтмичә, каршысына йөгерде. Күлмәген күрсәтте, кулындагы кечкенә төенчекне биреп:
—Монышы шина, Фәлгат белән Маншулага Төеншекне шунда белгә шишегеҗ, Тәшкиләдән күчтәнәш, диген, йәме. Шау бул. тиж кайт, иәме,— дип, саубуллаштылар сабыйлар. Маһирә аларга карап сокланып «Гөлҗәүһәр белән Мөхәммәтнурда шушылай үскәннәрдер, бичаралар» дип уйлап куйды Нургали башта, «бу тел бистәләренең сүзләрен тынлап кына бетерерлекме» дип уйлап, «главный кучерны» назлап күгәреп кузлага утыртты. Газзәбануын да шулай кулларында алып килеп утыртмакчы иде дә. Маһирәсе тоткарлап, аз гына сонга калды шул. Аннан моңсу гына басып торган яшь кәләше янына килеп, анын өйрәтүенчә (рус теле укыта бит):
—Ну, милая моя, не скучай без меня, жди,—дип. янакларыннан үбеп алды Шулчак түземсез Тәскирә:
—Әни, әни, нәлшә диде ул. нәлшә әйтте9.. Әйт инде,—дип тыпырдый ук башлады.
—Туктале, кызым, әтиен әйтер әле... «Әнә әтиеннән сора»,—дип, әнисе Маһирәдән күзләрен алмады. Газзәбануны әйткән дә юк инде Көндәшләрнең әле моңарчы тел яшергәннәрен Саҗидә белмиме соң?
Маһирә сүзсез генә, күзләрен мөлдерәтеп Нургалиенә карап алды да. маңгаеннан, бит урталарыннан кат-кат үпте. Һәм ни генә булса да, иренә булган мәхәббәтенең сүрелмәячәген, хәтта шушы шартларда да көчәя генә барганын анлады. Башкаларга да шуны сиздерәсе килде, ахры
Инде Нургали дә тарантаста үз урынын алгач, күчтәнәчләрне дә урнаштырып бетергәч, Зариф. «Әйдәгез, күршеләр, дога кылыйк» диюгә, һәрбере урын табып утырыштылар Юл догасына сабы ил ар да бик теләп кушылды. Дога тәмам Нурислам капканы ачып җибәрсә, шаккаттылар Янәшә-тирәдәге бала-чага бары да урамда, капка каршында җыйналып көтеп торалар. Аларны күрүгә Зариф «Ай. рәхмәт төш керләре Кызым, бар әле, өстәлдәге кәнфитләрне алып чык та. сөендер үзләрен,—дип Маһирәгә дәште. Ә балалар: «рәхмәт, кунак апай», «рәхмәт яусын, кунак апай» дия- дия чыр-чу килделәр. Менә шунда Маһирә уйга калды «Күнелемә бик якын вә кадерле бу авылнын балалары өчен мина «кунак апай» гына булып калырга язгандыр, күрәсен*. Ә Чаптарнын үз уе—кузгалып китәргә әзерлеген белдергән бөтен җаны, тәне хәрәкәттә. Бу хәрәкәттән—җиз кынгырау вә барча шөлдерләр бәгырь кылларыңны тибрәтерлек итеп чынлыйлар Өстәвенә малкайның дәртләнеп кешнәп җибәрүләре Хафизнын куанычы эченә сыймый, тиз генә әтисенә борылып: «Әти. дилбегәне бил үземә, син галмунынны уйна,—диде
Зариф та оныгына кушылды
—Авылны чыкканчы Хафиз алып барсын, ә син улын кушканны үтә, уйнап бар. Ташлыир җыенына барасыз бит. Агыбызның холкын, малаеңнын атны йөртә белгәнен күрдең бит инде, тыныч бул.
Ә Хафизга:«Әйдә, балакаем, бисмилланны әйт тә. Аллага тапшырып кузгат атынны»,—диде дә, үзе читкә тайпылды.
Кечкенә генә күчер, нәкъ бабасына охшатып. «Әйдә, малкай, атла!» дип чак кына дилбегәне тартып куюына. Чаптар кузгалып та китте Нургали Газзәбану ягына башын кынгыр салып, әнисе ярагкан «Ал Зәйнәбем» көен уйнап җибәрде Озатучылар барысы урамга чыгып, һәркайсы үз уе. үз теләкләре белән кадерлеләрен күад^^уд1слзЛ1че_карап калдылар
***
Нургалиләр Ташлыярга юпкәч, өйдә ниндидер эч пошыргач бушлык хасил булды. Янында «кунак апа» дип бөтерелеп йөрүче, сөйләшергә яратучы Хафизның да юклыгы Маһирә өчен бу бушлыкны тагы да тирәнәйтте. Шушы йортка илаһи ямь өстәп, бөтенесен авызына каратып тоткан сабыйны әби- бабасы да бик юксына. Хафиз булмагач, Тәскирә дә керми. Аларнын икесенә карап, үзара сөйләшкәннәрен тынлап йөрү Маһирәгә аеруча зур юаныч булган икән. Анын хәзер иң борчылганы—никахларын янартунын болай озакка сузылуында төп сәбәпче Нургали үзе түгел микән? Бәлки ул минем белән араны бөтенләйгә өзеп, авьшда үзләре генә яшәүне телидер Алай була калса миңа нишләргә? И, Раббем, рәхмәтен вә ярдәмеңнән ташлама!
Әгәр мина ялгыз калырга туры килсә, сөйгәнемнең төсе дип карап юанырга балам да юк бит ичмасам. Газзәбанудан көнләшүләрем дә анын ике тамчы су кебек Нургалиенә охшаган баласы булуында түгелме сон9 Нигә, нинди гөнаһларым өчен мине ана булудан мәхрүм иттен икән, Раббем? Үзем дә гаепле бит. Бары бер гинекологның фаразлавына ышанып, бер чара күрмичә еллар буе ваемсыз йөр инде.
Нургалиемнең һәрвакыт янымда булуы, өстәвенә бик яратып жыр- музыка белән шөгыльләнүләребез, анын гыйлем эстәүдә дә барыбызны сокландырып ирешкән уңышлары—барысы да уртак мәхәббәтебезне гел ныгыта барды. Күрәсең, соңгарак калып килгән шашкын мәхәббәтем тәмам сукрайткан ахры мине. Нургалигә нәрсә—баласы бар. Газзәсе миннән дүрт яшькә яшьрәк тә бит әле. Әнә, малае белән ничек масая ул Мине «матур апай» дип әйтүеннән дә бик тиз туктатты. Ә ничек матур итеп, яратып әйтә иде ул аны. «Матур апа» дигәнне ишетү үземә дә бик рәхәт булган иде шул. Шуны сизеп туктаткандыр да әле. Хәзер яңадан икенчесенә узу өчен дә бөтен чарасын күрәдер әле. Гыйззелбәнаты янында. Көн дә мунча, бик тыныч ак келәт төнен дә, көнен дә гел алар хозурында, нишләп узмасын ул Ә мин жүлә-ә-әр Әгәр монда Нургалиемә охшаган бер кечкенә балам белән кайткан булсам, «никах яңарту», «теге ярамый», «бу ярамый» дигән эчпошыргыч сүзләр булыр идемени. Өч айга якын мулла никахы белән ир хатыны булып яшәп, иреңне бер кочаклап алырга да ярамасын әле Янымда балам булган булсамы, хәтта гел никахсыз булса да. ничек кенә яратырларые Сабыйның ни гөнаһысы бар? Мин Хафизны карап туялмаган кебек, Газзә дә карасына коелып йөрмәсие. Барысы да килешеп, кайткан көнне үк никахын да укыткан булырлар иде.
Тукта әле, тегеләр Ташлыярда чакта нигә мина да Гыйззелбәнат апа белән сак кына киңәшеп карамаска.
Кыяр-кыймас кына килеп кергән Маһирәне ачык чырай, тәмле сүз белән каршы алды Гыйззелбәнат. Хуш исле үләнле чәе, тәмле ризыклары белән сыйламакчы булса да. «юк-кж, әле генә өстәл яныннан, бер кабар урыным да юк, рәхмәт, мәшәкатьләнмәгез»,—дип тиз генә тынычландырды ут аны -Кайтканнан бирле сезнең белән сөйләшәсем килеп йөрдем моңарчы җае чыкмады. Әгәр бүген вакытыгыз булса, сезнең белән икәүдөн-икәү генә сөйләшер сүзләрем, кайбер ачыклыйсы сорауларым да бар
-Аллага шөкер, бүген тыныч әле. Төнге өченче яртыда үз җае белән мине дә, әнкәсен дә артык азапламыйча гына туган, тупырдап торган "бик күркәм ир бала кабул иттем. Ходайның рәхмәте белән сөннәтле булып туды И-и, әти-әнисенен сөенгәннәре инде... Үзем дә бик сөендем Бметпе бала булсын, саклагыз, кешегә бик күрсәтмәгез, дидем. Андый балалар'галати генә булмыйлар. Алар физик яктан да, акыл үсеше ягыннан да, зирәклеге, 18
чибәрлеге белән дә башкалардан аерылып торалар Менә бүгенге сабый да берничек тә анлатып булмый торган нурлар бөркеп туды, азе ул гынамы, кулларыма алуыма таң нурлары гел ана юнәлгәндәй булды Нәкъ тан атканда туды бит, жанашым. Алар дөньяга килгәндә үк чиста булып туазар Аллаһынын рәхмәте белән, мондый ир балалар фәрештәләр тарафыннан чистартылып, сөннәтләнеп туалар. Андыйларны—Агзаһы Тәгаләнен сөйгән бәндәсе диләр. Гадәттә алар күркәм холыклы, сабыр, барлык жан ияләренә мәрхәмәтле, игелекле булып гомер кичерәләр
Бүген төнге йокым бүленсә дә. бер тамчы армадым, кәефем дә әйбәт Без синен белән тынычлап сөйләшә азабыз. Шулай да. капкамны эчтән бикләп керим әле. кирәгем чыкса дөбердәтерләр,—дип Гыйззелбәнат жәһәт кенә чыгып китте. Маһирә тиз генә бөтен өи эченә: тәрәзә төпләрендәге шау чәчәктә утырган гөлләренә, өй жиһахзарына күз йөртеп азды Мондагы пөхтәлеккә, затлылыкка сокланып, әйе. Бибижамаз әби сөйләгәннәр бары да дөреслеккә туры килә,—дип уйлап куйды.
Бүгенге изге хезмәтеннән бәхет тапкан кендек әби базкып килеп керүгә
— Гыйззелбәнат апа. сөннәт белән туганнар турында ишеткәнем юк иде Безнсн Нургали дә шулай тумады микән? Син сөйләгәннәр бары да ана туры килә бит —диде ул.
— Мин Хафизнын гына кендек әбисе. Аны сөннәткә Зариф бабасы утыртты Нургалиен турында берни дә әйтәлмыйм. Бибижамаз әбисн беләдер инде аныкын.— дип елмаеп куйды
—Тагын нинди сорауларын бар икән, күрше'.’
—Анысы үзем турында,— дип, үзенен борчуларын оялып кына сөйләп бирде.
—Ярар, жаным. оялма. Сәбәбен ачыклый азсам, соныннан ярдәм дә күрсәтә алсам, миннән эш калмас, тырышырмын Әмма бер шартым бар—моны беркем дә белергә тиеш түгел, хәзта Нургазиен дә
—Мин караганда эчен буш һәм йомшак булырга тиеш, затлы киемнәреңне сал. менә сина үземнсн чиста халатым Безгә юынып азырга кирәк,—дип. тәрәзә пәрдәләрен ябып. Маһирәне өйаздына алып чыкты һәм бөтен әзерлек эшләрен шунда башкардылар Аннары ятагына ждйлап кына яткырды да. үзе чаршау артына кереп китте. Аннан ап-ак халаттан, кулларына бик юка резин перчәткаләр кигән Гыйззелбәнат килеп чыккач, башта күзләренә ышанмады Маһирә. Карангы бер тагар авылына каян килгән ул? «Юк. бу ханым Көек авылынын гади кендек әбисе генә түгел, гыйлем-мәгълүматы булган шәфкать туташы булырга тиеш,—дип нәтижә ясады Ә бәлки. Бибижамал әби әйткәнчә, «духтыр» да булырга мөмкин
Өйгә спирт исе таралды Маһирә өмет тулы күзләре белән анын һәр хәрәкәтен күзәтеп ягты Карап, тикшереп бетергәч, үзенә нәрсә дип әйтәчәген, балаларга хас хыял катыш фарахзыи ук башлады «Бер дә борчылма, балагыз булачак, анын өчен бераз дәваланырга гына кирәк булыр»,—дияр ул Юк. алай димәде шул Бераз уйланып торды да
— Минемчә, балага уза алмавыннын сәбәбе бер генә. Аналыгын өлгереп җитмәгән. Урысча аны «детская матка* диләр Ничә яшьләрдә син хәзер ’ Жавал бирәсе урынга сулкылдап елап жибәрде Маһирә
— Менә монысы кирәкми-и Минем сина хөкем карары чыгарганым юк бит әле Кечкенәне зурайтырга була, анын юллары бар Менә сина бер белгеч: «балагыз булмаячак» дигән Ул вакытта син ничә яшьтә иден9
—22 яшьтә идем.
—Сина берничә курс массаж, диңгездә йөзү, күбрәк жәяү йөрү кирәк дип тә әйтмәделәрме?
—Юк шул.
—Шуннан сон ничә ел үтте инде? Мине «яшь
—Өч ел, өч ел, Гыйззелбәнат апа җаным, мина хәзер 25 белдерәсем кәләш» диләр. Ә мин Газзәбанудан дүрт яшькә зуррак. Шу килмәгәнгә яшемне әйтәсем килмәгән иде шул. „„„„ 11ШГ...
—Менә нәрсә, акыллым, бераз соңгарак калмадык микә д бар барын.. Тик «өметсез шайтан гына» дигәндәй, нигә өмет“®
«Ятып калганчы атып кал» диләрме әле, башлыйк без ул чарал р » кына. Монда тагын бер атна торасыгыз бар. Ташкентка кайткач дәвам итәрсез. Ничек тә хәбәрләшербез. от11П1
-Бик күп рәхмәт сезгә. Диңгезенә дә барып була, мин тырышачакмын, Аллаһы боерса! Үзегез әйтмешли, «өметсез шайтан гына», диде а ирә. Гыйззелбәнат апа, зинһар ачулана күрмәгез. Тагын берничә соравым бар. Үзегез турында бик тә беләсем килә. Әгәр ул сезнен ниндидер яшерен сер икән, ышана күрегез—ул миндә, фәкать минем күңелемдә генә калачак. Беләсем килгәннәре: сез кем, кемнен баласы, кайда укыдыгыз, нигә сез ялгыз, ничек бу авылда калдыгыз?
—Й, бала, бала, минем ин авырткан җиремә кагылдын бит Биш сорау. Шушы биш сораунын бөтен җаваплары—ул минем авыр, фаҗигале тарихым. Бу авылда аны бары бер кеше, бары бер изге жан иясе генә белде, һәм ул аны чәчми-түкми үзе белән алып та китте. Ул минем ирем иде, урыны җәннәттә булсын! Бары кырык җиде яшендә дөнья куйды. Үзем дә саклый алмадым, ахры. Балаларыбыз булмады, менә ни өчен мин ялгыз.. —Ярар, акыллым, бар сорауларына да җавапларымны ишетерсең. Әллә ни гомерем дә калмагандыр. Авыр язмышымның тарихы тагын кемнеңдер күңеленә салынып, вакыты җиткәч, аның дөньяга чыгар көне дә якынаядыр. Бәлкем, бер Раббем Үзе минем хозурыма сине җибәргәндер. Тик шуны онытма, вафатыма кадәр бу бары синең үз күңелеңдә генә сакланырга тиеш. Тыңла.—Казанның татар бистәсендә туып-үскән гади генә бер кыз мин. Иң элек әтием-әнием турында (урыннары җәннәттә булсын!) Әнием Бибисара—бистәнен генә түгел, бөтен Казанының ин оста кәләпүшчесе булган. Ул үзенең өч кызын да— Фәхрелбәнат, Сәйделбәнат, Гыйззелбәнатны (анысы мин инде) кечкенәдән үк кәләпүш чигү сәнгатенә өйрәтте. Әтием Хәмидулла—оста тегүче, ирләргә каракүл бүрекләр, каракүл якалы затлы пәлтәләр текте.
Ул бала чагында бер урыс авылында ике елдан артык тегермәнче малай хезмәтен башкарган. Анда ул урысларның үзләреннән дә оста рак итеп урысча сөйләргә өйрәнгән. Аларнын диннәрен, дини бәйрәмнәренең мәгънәләрен дә яхшы белгән. Шул урыс авылында чиркәү каршындагы школга үзе теләп укырга йөргән. Язуын да дөрес язган. Әти турында: безнең Хәмидулла поп янында поп төсле, мулла янында муллага әйләнә, дип сөйли торган булганнар. Әтиебез гыйлемгә тартылган. Үзенең ике улын да Апанаев мәдрәсәсе каршында башлангыч мәктәпкә укырга биргән. «Аена өчәр тәнкәдән, икегезгә алты тәңкә түлим, ярый әле ат асрагач, сезне үзем йөртәм, тулай торакта торсагыз ун тәңкә түлисе булырые. Ишетсен колагыгыз, сабагыгызны тырышып укыгыз, минем йөземә кызыллык китермәгез. Апанаев мәчете бу мәктәпкә үз кесәсеннән өстәмә акча да биреп тора. Кирәк вакытларында аларга атым белән дә, мәчет файдасына сәдакам белән дә булышырга тырышам. Барысы да сезнен өчен бит»,—дип тукып торырга ярата иде. «Кызларымны да шунда укытырыем әле, кызларны алмыйлар шул», дип көрсенеп тә куигалый иде. Без үз өебез, үз көнебез дигәндәй, үз көчебез белән дөнья көттек. Баеп та китмәдек, ярлы да булмадык. Барына шөкер итеп, югына зарланмый гына сабыр итеп яшәдек. Мин үзем түбәтәйне матур чиксәм дә, яратып башкармадым ул эшне, әни кушканга, акча кирәк булган өчен генә. Абыйларымның дәрес әзерләгән вакытларында гел алар янында булырга
гырышаем Кумадылар алар мине, киресенчә, күнелемә эләктергәннәрне тынлап карарга яраталарые. бигрәк тә кече абыем Салимжан Әтигә еш кына әйтерие: «Без белгәнне су кебек эчә бит бу. Ана малай булып тчарга кирәк булгандыр, мөгаен Әти. син дә бер тынлап карале төпчегенне!* Әти мыек астыннан гына көләрие Әни бик каршы булса да. мине урысча укырга, язарга өйрәтте әти. Сөйләшергә дә өйрәтү өчен, минем белән урысчалап сөйләрие. әни югындарак. Ну. әнинен кәефе китә иде инде «Нәрсә, син аннан маржа кызы ясамакчы буласынмы. Бер Аллаһым. Үзе сакласын' Әйттем исә кайттым, тәүбә, тәүбә, тәүбә, дияр иде жанашым -Әнә түбәтәен чиксен, хатын-кызнын үз эше дә баштин ашкан ..» «Син бит. кызым, кеше кешесе булачаксын. Абыйларын, әтиеннен коткысына бирелмә Атар ир кешеләр, аларга килешә дә, кирәк тә ул. Син хас үзенә төшкән вазифаларны тирәнрәк үхтәштерергә тырыш. Вакыты житкәч. кияүгә чыгарсын, алдынны тутырып балалар табарсын. боерган булса*.—дип. еш кына мине дә үтетләрие. Мин ул чакта бала гына бит әле. әнинен әйткәннәре мина «ике ятып бер гөшемә керде* кебек, бер колагыма керсә, шунда ук икенчесеннән чыгып оча торды. Әтиемнең атлы йомышларын көтеп кенә торам, әни күрми дә кала, мин чыгып таям. Әти янында утырып йөрергә, анын сөйләгәннәрен тынларга яраттым. Абыйларым мәктәптә гарәпчә укырга, язарга өйрәнде, алар янында мин дә. Аннан дин сабаклары, догалар өйрәнү Коръән белән танышу, арифметикадан дүрт гамәлне өйрәнү китте. Сәлим абый мине дә өйрәтә. Әти рәхмәт укый һәм яратып, «безнен хәтфәбез* ди Ә абыем ана бик куана иде Менә бу дәресләребезгә әни дә каршы килмәде. Киресенчә, «тырыш, кызым, тырыш, бәлкем, бер яшь муллага кияүгә чыгып куярсын да. абыстай булып китәрсен...*—ди башлады. Еллар үтә торды, абыйларым мәдрәсәнен икенче бүлегендә укуларын дәвам иттеләр Анда атнага икс мәртәбә рус теле, география, татар һәм гарәп телләре грамматикалары, динебез тарихы һәм башка фәннәрне өйрәнделәр Әтием алар белән бик горурлана иде. Ул бүлекне тәмамлагач, ал арны Малмыж ягындагы ике зур мәчеткә указлы мулла—имам хатиб итеп җибәрделәр Фәхрелбәнат апайны үзеннән шактый олырак бер муллага кияүгә бирделәр
Беркөнне әти мине үзе янына утыртып, күптәнге дуслары Иван Васильевич дигән кешеләргә алып китте Юлда сөйләп барды, ул кеше теш врачы, хатыны Мария Федоровна хатын-кызларны дәвалый икән Болак буендагы ике катлы кирпеч йортта яшиләр икән Барып кердек, бик мөлаем кешеләр, урыслар димәссен дә. Татарча да беләләр Минем белән татарча сөйләшә башлаганнарые. әтием «Үзегсзчә генә сөйләшегез, сезнсн телне белә ул*,—дип тора бит әле. Кая инде ул. минем алар кебек сөйләшә алуым Мине калдырып, әти Иван Васильевич белән каядыр китте Мария апа исемемне сорады «Безгә әйтергә катлаулырак икән Гюзялбанат лисам ачуланмыйсынмы* ’ «Юк. ничек телисез, шулай әйтегез*, дидем Ошаттым мин ул исемне Үзе жуан гына маржа икән, иренә караганда шактый карт гөсле күренде Юк. хатыны түгелдер, йә анын апасы, йә берәр ерак тсткасыдыр әле дип уйлап куйдым Ул мина өйләренен бөтен жирләрсн күрсәтә башлады Андагы бүлмәләрнсн саны да чутсыз, эчендәге байтыкны әйтеп тә торасы юк Идәннән түшәмгә кадәр көзгеләрдән, идәннән минем биеклектәге сәгатьнсн суккандагы тавышыннан гына да «абау, нинди сихри дөньяга эләктем* лиярсен Икенче катка атып менеп китте бу мине. Барысына да шаклар катып, артыннан барам Булса да булыр икән жуанлык. бөтен Казанына бердер ул. мөгаен Шунда янадан күрер-күрмәс кенә калган Иван абый күз аллыма килә. Озын буйлы, кин җилкәле, якты йөзле нинди мәһабәт ир кеше Безнен әти дә кечкенә түгел юкса, ә бу абый аннан бер башка биек кебек күренде Йортнын икенче каты Мария апаныкы булып
чыкты. Анын эш бүлмәсендә әллә ниләр бар. Монда иде^нь!^^әтеп3 булырга тиеш, ди бу. «Рәзе иты чистота?» дим тузанлы ид У-
Шундый итеп, арт саннарын дерелдәтеп көлеп жибәрде, минсинаитим, көлгәндә чибәрләнеп тә китә икән үзе.
—Гюзялбанат. матурым, мина хазер бер бик важныи хану , У
булмане гына юа алмассынмы?—ди.
— Нишләп юмаска, пажаласты, кайда сезнен чиләктер, Ү Р Р и таки дали?—дигән булам бит әле, кыюланып китеп Ярты бөтен бүлмәсен ялт иттердем. Сүзсез калды жуан апаен, исе кит , шартлатып куйды.
—Аста аш бүлмәсендә мискада итле шулпа бар, киросинканы я , шунда гына утыртып куйсан, бик яхшы булыр,—ди.
—Харашо, мука, картушка, лук таммы?
—Там, там. —тагы әллә нәрсәләр, диде шунда. Чыннан да, барын да бик жайлы гына таптым. Үзебезчә токмач ясадым. Аш әзер булганда әтиләр дә кайтып җитте. Үзебезнең тәртип белән өстәлләрен дә көйләдем. Мария апа исе китеп:
—Ай, жаным, Гюзялбанат, мына рахмат,—дип минем ничек итеп бүлмәсен чистартканымны да сөйләде. Й, әтинен сөенгәннәре шул чакта... Ашны да бик тәмле дип ашадылар, рәхмәт төшкерләре.
—Зрягя гына яратмыйм мин татарларны, алар бик чиста, тамле пешералар, главный—ялкау тугел, матур итеп яши белалар. Акыллы кеше татар, укыган кешене уважать итялар. Граматныйлар алар, честныйлар,—дип, мина да карап-карап ала Иван абый.
—Иван Васильевич, сез каян өйрәндегез безнен телне?—дип, сорады әти.
—Мин Рязаньга тугел, хан иленә, татарлар Казанына килдем эшка. Аның телен билярга тырышмасан, кайсы татар сине уважать итсен. Аннан врачларнын үз законнары бар—ул авыруны башта теле, ачык юзе белан давали башларга тиеш,—дип жавап бирде Иван абый. Менә шул көнне мине үзләренә эшкә чакырдылар. Без ризалаштык.
«Яхшы хезмат итса, хакын да яхшы туларбыз»,— дип кәгазьгә төрелгән нәрсәдер бирделәр мина. Кайтканда ачып карасак, йөз илле сум акча булып чыкты бу. Күзләребез шар булды, ни әйтергә дә белмибез...
—Бу бик күп, артык күп, кызым, болай ук килешмәс. Мин үзем сөйләшермен икесе белән дә,—диде әтием.
Менә шулай итеп мин аларда эшли башладым. Әти иртәгесен ат белән китерә дә, кичен алып кайта мине. Атнага бер көн ял бирәләр. Мина ул чакта ундүрт яшь иде. Дүрт ел эшләдем. Бернинди училище да бирә алмаслык гыйлемне дә, кем уйлаган, гомерем буена үкенерлек коточкыч фаҗигамне дә шуларда алдым. Алар минем, бәһаләп бетергесез бөек остазларым да, һәм шул ук вакытта мина табигатьнең иң зур бүләге булган хатын-кыз бәхетеннән мәхрүм итүчеләрдә... аеруча Мария Федоровна...
Соңгарак өйгә ял көнемдә генә кайта башладым. Үземә аерым бүлмә бирделәр. Эш күп, барын да яратып, теләп башкардым.. Мария Федоровна үзенен чын практикантына әйләндерде мине. Зирәклегемә, һәр нәрсәне тиз аңлавыма исе китә иде.
Син бик талантлы кыз булып чыктын бит але, Гюзялбанат, иң зур ярдамчыма айланып барасын,—дип гел мактап торды.
Бу йорттагы тәртипләргә гаҗәпләнгән чакларым аз булмады. Минем өчен бүлмәне беренче катта көйләделәр. Кухняга да якын, килгән-киткәннәрне каршы алырга, озатырга да жайлы дигәннәрдер. Үземнең икенче катта, Мария Федоровна тирәсендөрәк буласым килгән иде. Беренче катта Иван Васильевичның йокы бүлмәсе һәм ике эш бүлмәсе, ул аларны беренче.
икенче кабинет дип әйтә иде. Беренчесе—теш суыра һәм яна тешләр куя торганында чисталык. Мария Федоровна әйткәнчә, идеальный булырга тиеш. Үзләре белән таныштырганда супруг. супруга диделәр, ягъни ир белән хатын булалар инде. Ә үзләре аерым йоклыйлар, хәтта йокы бүлмәләре дә икесенеке ике катта Йокларга ятканда бер-берсенә «Машенька милая». «Ваня дорогои* дип үбеп, тыныч йокы теләп, һәрберсе үз бүлмәсенә кереп китә. Иртән торгач, тагын шул ук хикмәти хапәр Иртәнге ашта очрашканда шул ук назлы сүзләр белән бер-берсенә хәерле иртә телиләр Мин аларына ияләндем шикелле, әмма һәр ашау алдыннан һәм соныннан өйнен бер почмагына куелган, үзләре икона диләр, шунын каршына басып чукыналар. Ярар, өлкән яшьтәге жуан маржа чукынсын да инде Ана килешә шикелле. Ә менә япь-яшь. типсә тимер өзәрлек, урыска бөтенләй ошамаган матур ир кешегә чукыну килешми төсле күренә иде мина. Икесенен дә күкрәкләрендә алтын чылбырга эленгән алтын тәре Каивакытларда аны үбеп тә алалар әле. Башта бик сәерсенсәм дә. әнигә дә. әтигә дә берни дә әйтмәдем Шулай да бер көнне әнигә үземнен ияләнә алмаган кайбер якларын сөйләргә булдым
—Кызым, син күпне күрмә, алар бит без түгел, урыс кешеләре Аларнын үз диннәре, үз гадәтләре Сине какмыйлар, сукмыйлар Эшләгәненә әйбәт түлиләр.
—Әни. синен аларны күргәнен бармы?—дип сорадым
— Юк, кызым Каян күрим ди. Атан сөйләгәннән генәбеләм. Әтиен бик мактый аларны,—ди.
—Әни. әйдә минем ял көнемдә бәлеш пешереп кунакка чакырыйк әле үзләрен Әтигә әйтеп карале Чакыруын әти үзе чакырыр,—дидем.
Әтиебез шатланып риза булган
—Кызым, әниенә акыллы фикер биргәнсен Ул турыда мин үзем дә уйлап йөри идем Пешеренегез генә, чакыру миннән калмас,—ди
Әтинең шундый жылы сүзе чыккач, мин дә кыюланып китеп
—Әти. чыннан да алар ирле-хатынлымы. супруг-супругамы?—дип сораганыем, әти башта көлде Аннан
— Нигә кирәк ул сина. алар үзләре бетәләрдер. Әниенне дә аптыраткансың «Нигә аерым йоклыйсыз?» дип үзләреннән сорашма тагын. Атар укыган, зур кешеләр, җитмәсә әле урыслар Андый галим кешеләр ку.тыурный булалар, бай булалар. Бүлмәләре күп булгач, аерым иткәннәрдер Бүлмәләре аерым булгач, нигә аерым йокламаска.—дип аңлатырга тырышты
Шулай көндезге ашка, татар бәлешенә дип үзләрен кунакка чакыртып, әнигә дә күрсәттем мин аларны Ачык чырай, якты йөз белән каршы алырга чыккан әнине күрүгә
—Ассаламагалайкем. Бибисара ханум,—дип исәнләшүләренә әнисбез каушап ук калды.
— Һай жаным. һай жаным, сөбхәәналла! Вәгаләйкүм-әссалам. хуш киләсез кунаклар. Әйдәгез, әйдәгез, рәхим итегез, түрдән узыгыз.—дип. гагын ни әйтергә белмичә, шул ук сүзләрен кабатлый гына бит
—Син. карчык, каушабрак киттсн дип әйтимме —дип әйтә генә башлаган әтине дә бүлдереп:
—И-и. атасы, каушасам да гаеп түгел, сөенүемнән нәрсә әйткәнемне дә белмим инде. Бәрәкалла, төпчек кызым бигрәк тәрбияле кешеләр кулында икән дип сөендем але. Тикмәгә генә урысча укырга-изарга өйрәтеп йөрмәгәнсең икән кызыбызны Ә мин сине «нигә аннан маржа ясыйсын дип гел ачулануымны белдем, гөнаһ шомлыгым белән,—дип тә әйтеп җибәрмәсенме. Әнинен «кунакларыбызнын хәтерләре катыр* дип тә чамалый атмавыннан үземнең котым очты Менә шул чакта кунак урыс-
маржаларыбызнын ничек итеп шаркылдап көлеп җибәртә Р ’
исен-акылын китәр... Ул Иван абыйнын үзенен күк күкр _ д гөрселдәп торган калын тавышыннан, өйләр дер селкенгән У ' Мария апайны күрсән, егылып китәрсен, үзенен иләмсезжуан ботларына куллары белән шап-шап итеп чаба-чаба көлде. Ә без өчебез Р Р келәбездә көләбез, туктый алмыйбыз гына бит. Көндезге ашка чакырылган кунакларыбыз бездә бик озак булдылар. Әни урысча с белмәгәч, бик рәхәтләнеп гел татарча сөйләштеләр. Иван абый бигрәк матур сөйли, аңа гел карап, тынлап кына торасы килә. Үзенә дә әйттем. « езнен татарча сөйләшүегез урысчадан матуррак» дип. Тагын рәхәтләнеп көлде. Ин гажәбе, нишләптер алар бездә бер мәртәбә дә чукынмадылар. Ә мин боларнын чукынганнарын әни күрсә нишләр инде дип куркып утырдым. Алар сөйләштеләр дә сөйләштеләр...
Сүз артыннан сүз дигәндәй, кунакларыбызнын язмышлары турында без белмәгән шактый күп нәрсәләр мәгълүм булды.
Алар яшәгән Болак буендагы искитмәле бай йорт Мария Федоровнанын әти-әниләренеке булган икән. Әтиләре нәкъ Иван Васильевич шикелле врач, әниләре—Мария Федоровна кебек хатын-кыз врачы булган Укыган, зур мәгълүматлы кешеләр булганнар алар. Ике ир бала, бер кыз үстергәннәр Малайлары кыска гомерле булган.
Мария Федоровнанын әтисе унөч яшьлек ярлы крестьян малаен— Иван абыйны үзенә ярдәмче итеп эшкә алган. Анын тырышлыгын, гыйлемгә тартылуын күреп, бу малай өчен мөмкин булганның барын да эшләгән. Мариясын ничек укыткан булса, Иван абыйны да, үз улыдай, университетның медицина факультетына әзерләгән. Практик яктан әзерләүне үз өстенә алган. Аны физик яктан көчле итеп тәрбияләүдә дә зур игътибар күрсәткән, акчасын да жәлләмәгән. Иван абый инде унсигез яшендә озын буйлы, кин җилкәле, көчле, таза, искитмәле чибәр ир-егет булып өлгергән. Мария Федоровна исә, ул чакта утыз сигез яшьлек ялгыз кыз. Табигатьнең хатын-кызга бүләк иткән ин көчле чоры—нәкъ шул яшьләргә туры килә дә инде. Егетнен дә энергия вә дәртенен түгелергә торган мөлдерәмә чагы. Яшь чагында Мария апа да чибәр булган икән. Гәүдәләре дә бик килешле, спай, бөдрә чәчле, түгәрәк йөзле—мәхәббәтле кыз булган. Соңыннан нишләп шулай котырып симергәндер инде. Стенада эленеп торган карточкалары белән чагыштыра да торган түгел. Тәүлекләр буена бер йортта яшәгән ошбу егет илә кызнын бер-берләренә тартылулары гажәп тә түгел шикелле, гәрчә араларында егерме яшь аерма булса да. Әти кеше дә сукыр түгел бит, барын сизеп йөри. Хатынының кинәт, хушлашырга да өлгермичә, бакыйлыкка күчүе аның да канатларын сындыра. Кызынын язмышын да хәл итәргә кирәк. Гомерләре буена туплаган бай мирасны көчле, гадел ир кулына тапшырасы килә анын. Кызы белән Иван абыйны үз янына чакырып, аларга үзенен ин газиз һәм изге дип санаган сонгы теләген белдерергә мәҗбүр була. Ниһаять, икесенең дә ризалыгын алып, максатына ирешә һәм чиркәү аша законлаштырырга да өлгерә. Шунда Гыйззелбәнат үзен йотлыгып тынлаган Маһирәгә текәләп карап алды да:
—Маһирә, минемчә, синең дә әти-әниен нәкъ шундый уйлар белән, Нургалине өзелеп яратканыңны да белгәч, көндәш өстенә булса да, гадел, нык куллы мирасчым, кызым өчен ышанычлы ир булыр дип Нургалине сайламады микән? Әйтә башлагач, шунысын да әйтим инде. Тик Газзәбануны ялгыз итмәгез. Кабат утларга сала күрмәгез. Ин гаделе-Нургалиенне монда кайтырга, барыгызга ла монда, бергә яшәргә күндерергә тырыш. Мин сонгы вакытларда Газзәбануны. Мария Федоровна күк, үз һөнәрләремә тарта башлаганыем. Берсе дә югала торган һөнәрләр түгел. Аларны үзләштерә
алса, үзе дә югалмас Үзем өчен, шушы изге хезмәтләрне башкара алырлык дәвамчы калдыралсам. бер Раббем каршында саваплы булалырыем дип өмет итәм. Гөнаһларым бик зур бит минем. Маһирә.
—Нинди гөнаһлар сон ул. Гыйззелбәнат апа?—дип. аны күбрәк шулар турында сөйләтәсе килде Маһирәнен
—Соңгы икс елымда Мария Федоровна мине йорттагы вак-төяк эшләрдән азат итте Бөтен көчен, вакытын биреп, мине медицина факультетына укырга кертү өчен тырышты. Дүрт ел эчендә, абыйларым әйтмешли, урыс телен су кебек эчтем Бүлмәмне медицина турындагы китаплар белән тутырдылар. Аңламаганнары хәттин ашкан Остазларым икесе ике яктан минем өчен шундый гадиләштереп аңлаталар Сезгә бит укытуны булырга кирәк, дим. нигә шул университетта гына эшләмисез, дим. Менә шулай, алар шикелле зур врач булам дип хыялланып кына йөргәндә
Беркөнне кичкырын икенче каттан поднос белән савыт-сабалар күтәреп төшеп киләм Ничектер, уйланып китеп микән, сыртым белән баскычка шундый каты килеп төштем ки. күземнән утлар күренде Кычкырып та җибәрдем. Җайлырак та егылырга булас. кулымдагы кыйммәтле чәй сервизын саклыйм дип үземне сакламаганмын Кулымнан поднос та шуып китте, чынаяклар да челпәрәмә килде Аларны жәлләп тә. хуҗаларымнан куркып та билсмнен авыртуын сизмәгәнмен Торырга дип кыймылдавым булды, кисәк авыртудан тагын кычкырып җибәрдем
—Торма, торма!—дип. Иван Васильевич килеп җитте Мине жайлы гына итеп күтәреп, үз кабинетындагы кушеткага алып барып салды —Тыныч кына ят.—дип халатымнын төймәләрен чишә башлады —Юк. юк. оят бит,—дип анын кулларына ябыштым
— Нинди уят. глупенькая. если там перслом9 Вот тогда не до уята будет. Аллам сакласын. Закрой глаза и эамри,—дип кырыс кына әйтсә дә. йөзе шулкадәрлс мөлаем, ана карап сокланмый калу мөмкин түгел иде
— Не смотри на меня. не трогай мои руки.—дип сак кына шулыра- шудыра халатымны, эчке күлмәгемне салдыруын дәвам итте Ә мин шунда кискен хәрәкәт белән кыска ыштаныма ябыштым. Әмма янә коточкыч авыртудан ихтыярсыз чыраемны сытып, ынгырашып җибәрдем
—Зачем мнс твои штаны? Лежи спокойно. никаких лвижений Булай булсан син врач була алмыйсын Понятно9—ди Ә мин. тынычлана төшкәч:
— Мария Федоровна нигә күренми9 Нигә монда төшми9—дим
—Она уже давно храпит.—дип шундый тупас итеп әйтте, әллә нишләп киттем
—Зачем так грубо? Сезнен күк матур күнелле кешегә килешми Иван абый. Сез бер дә усал кеше түгел бит Йокласын, арыгандыр,—дим
—Арыган, арыган Кем арымаган9—ди. ә үзе күзләремә карап шундый матур итеп елмая Бигрәк мәхәббәтле кеше иде шул
-Ул син гына кычытмаган җирен не кашып, эш табып юриссн.—ди. үзе һаман елмая Бу юлы бер күзен серле генә итеп кысып та куйды әле Һай. җаным, шу 1 вакытта озын кара керфекләренең тибрәнеп куюлары Мина бүген шуларны күрү кирәк илеме Башка вакытта ана күтәрелеп карарга да ояла идем бит Бүген нәрсә булды сон мина «Мария Федоровна нигә төшми?*—дип сорасам да. «Төшмәсә генә нрарые» дигән уемнан гына иле түгелме сон
— Инан абый, нигә сез татар түгел?—дигәнемне сизми дә калдым
Ә мин сина: нигә син марҗа тугел?—дип сурамыйм да. алай булуын гслимим да.—ди.
Сискәнеп киттем. Ниндидер бер рәхәтлектә изрәп яткан тәнем кисәк
куырылып куйды. Аңлаттымы Иван абыен, шул кирәк сиңа, әйдә■ тор. Биленнен авыртуы бетте. Халатынны ки дә, ычкынуыңны бел. дип уйлап, халатыма үрелдем. А-а-й... ,
—Что ты делаешь, ярамый бит булай. Только для себя хуже делаешь. Слава Богу, сезненча Аллага шукур, перелома нет. Но кое-что нужно на место посадить, а для этого с твоей стороны нужен полныи покои, поняла. Мин сина бер да начар айтмадым. До тебя здесь работала одна маржучка— Шурочка. Чиста эшлами, тамлы пышырми. А рюмкага урела. Незнали как избавиться. Мария Федоровнага: «Шурочка мины кочаклап маташа»—дигач, шул кунны ук расчет ясады. Хазер анладынмы инде, а син уйладын, мин маржаларны гына ярата дип, да?—Икебез дә көлеп жибәрдек.
—Успокойся, сейчас очень больно будет,—дип билемне кисәк әллә нишләггереп алды, шунда нәрсәдер «чырт» итте. Бу юлы авырту кычкыртып кына түгел, акыртып җибәрерлек булды. Ихтыярсыз Иван Васильевичның беләгенә чытырдап ябыштым. Гажәп, ачуланмады. Киресенчә, кулларымны сөеп куйды, мина шул кадәр рәхәт булып китте. Иван абый сизә күрмәсен дип кулларымны тартып алмакчы булам... ала да алмыйм.
—Астан ин соңгы умырткаларын янында нык кызарган ике урын бар. Иртәгә алар кара янып чыгачак. Каты бәрелүдән бераз кан сауган, атарны күргәч, аптырап калма. Үзен йомшак кына массаж ясаштыргалап куя аласын.
—Ә бүген үзегез генә ясый алмыйсызмы соң? Минем массаж нәрсә инде ул, мин анын кай төш икәнен дә белмим бит әле,—дидем.
—Юк, Гюзялбанатым. бүген ярамый. Бир кулларыңны,—дип кулларымны алды да, үз куллары белән йөртеп, менә шушы урыннар булыр,—диде. Анлата алмаслык, гажәп бер рәхәтлек бөтен тәнемә таралды. Ул инде тәнемә генә түгел, жаныма да күчте. Бу халәтем күзләремдә дә чагыладыр. Иван абый күрсә ни уйлар дип, күзләремне йомдым. Үзем оялам, үзем кузгалып та китә алмыйм. Сизде ул, ник сизмәсен, утыз яшьлек ир-егет бит ул. Минем йомык күзләремнән, битләремнән үбә башлады. Иреннәремә үк кагыла башлагач, инде назлы кулларының да башка, куркыныч юнәлеш алуын тоеп: «Иван абый, кирәкми, не надо, Аллаһ нас накажет. вы же русский, женатый, ә мин саф татар кызы»,—дип сөйләнеп, шул ук вакытта, ниндидер бер илаһи ләззәттән изрәп ятудан башка берни дә эшләмәдем бит. Ул гынамы әле, үземнен дә аны кысып кочаклыйсым, үбүенә үбеп жавап бирәсем килә. Шөкер, үземне тыя алдым. Кычкыра да ала идем, башка физик каршылыклар да күрсәтә ала идем. Күрәчәкне күрми—гүргә кереп булмый димәсләр иде. Берсен дә эшләмәдем, дөресрәге, карышырга да теләмәдем. Ниһаять, мин аны яратуымны, ничәмә еллар ана гашыйк булып, әмма үземне тыеп яшәвемне анладым. Ә ин кызганычы, анын да мине, бары мине генә яшерен яратуы—менә шундый фаҗигагә китергән дә инде. Монысын мин соңыннан белдем.
Ул мине назлап кына күтәреп, үз бүлмәмә чыгарып салды. Таплы жәймәмне хәсиятләп төрде дә, «Рәхмәт, Гюзялбанатым» дип, җәймәне үземә бирде һәм яшьле күзләремне үпте дә үпте Ә мин шунда, кинәт муеныма нидер, ят каты әйбер кагылып киткәнен тойдым. Йа, Хода, Иван абыйнын тәресе... Ни кылганымны да аңламыйча, мин аны этеп җибәрдем һәм ниндидер бер чиркану белән читкә борылдым. «Гафу ита алсан, гафу ит. ты моя единственная радость, Гюзялбанатым»,—дип әкрен генә чыгып китте.
Йокысыз газаплы төн. Өзлексез аккан күз яшьләре... Йа. Хода, күз яшьләре генә юарлыкмы сон бу кылган гөнаһымны. Тан алдыннан гына йоклап киттем, ахры. Әллә төш, әллә саташу, күктә йолдыз атылган күк булды. Шул йолдыз нурлар чәчеп миңа таба төшә башлады. Якынайган саен зурая. Зурайган саен, иә Хода, тәре сурәтенә керә түгелме сон? Саташканда
женнәрне куркыта торган догаларымны укый башладым Юк. һаман төшә Беттем «диюем булды*, тын да алалмыйм. кыймылдый да алмыйм Кычкырмакчы булам, тавышым чыкмый. Бастырылдым... Ниһаять, шабыр тиргә батып уянып киттем. Нинди төн булды бу хәерсез.
Иртәгесен иртүк: «Мария Федоровна. извините. сегодня я у родителей. Завтра приду Вчера я ничаянно разбила Ваш самый любимыи чаиный сервиз. Очень переживаю Будьте здоровы. С приветом Ваша Гюзялбанат*.— дип яздым да. аны аш өстәленә куеп, шыпырт кына үземнен туган йортыма киттем, дөресрәге, качтым Әниләр бик куандылар, билгеле Бүген кунарга да калам дигәч, әни бәлеш пешерергә әзерләнә башлады. Әти дә:
—Кызым, мин дә бүген өйдә генә булам, алайса. Хәзер мунча ягып җибәримме?—дип сорады
— Рәхмәт яусын, әтием. Бүген мина ин кирәге дә шулдыр, мунчадыр.— дидем. Ярый әле берни дә аңламадылар
Иртәгесен әти үзе илтеп куйды мине Шөкер. Иван Васиьевич өйдә юк иде.
Мария Федоровна бик жылы каршылады. «Ой. как мы соскучились без тебя»,— дигән була. Чәй сервизы өчен борчылганыма шелтәләп тә алды «Не о чем не лумай. только занимайся,—ди.
Инде Иван абыйны кетем. «Анык күзенә ничек күренермен’* дигән уй белән үз бүлмәмә кердем Күрәм. караватымда записка: «Дорогая, это тебе на память И В »,—янында кечкенә генә бер тартма Ачып карасам, әнекәйгснәм. әллә нинди нурлар чәчеп торган зур кашлы алтын йөзек Нәрсә уйларга да белмәдем Бик матур, киеп тә карадым, таман гына Бик кыйммәтле икәнен дә чамалыйм, әмма аңламыйм Әгәр минем үзем өчен куелган бәһа булса, бу бик арзан. «Үз бәһассн белмәгән кызга шул да житәр*,— дип уйлаганмы7 Ятсын шунда, куелган урынында, үзе теләсә нишләсен дип уйлап, яулыгым белән каплап куйдым мин аны
Мария Фсдоровнанын тавышын ишетеп холлга чыктым Ул мина тиздән бер ханым киләссн әйтеп, үземә дә анын белән бергә менәргә кушты Мин риза булмадым.
—Иван Васильевич кайда?—дип сорарга батырчылык иттем
—Ул авылга китты. Атисы авырый икан. Салырга ярага ведь ул. Кубрак салгандыр, навсрнос. Кайчан кайтасын айтмады,—ди Күнелсез булып китте Үзем очрашырга да оялам, күрәсем дә килә. Ниһаять, бу йорттан мөмкин кадәр тизрәк китәргә кирәклекне анладым шикелле. Укырга да керәсем килә
Иван Васильевич гон урталарында гына кайтып керде Әле йокламаганыем. чыкмадым, ул кермәде Иртәгесен күрештек, кочаклап алмакчы булды, ә мин тиз генә халат кесәмнән йөзекне алдым да:
— Иван абый, бу нәрсә, мина ни өчен?—дидем, мөмкин кадәр кырыс булырга тырышып.
— Глупенькая ты моя. яраткан кешедан шулай сурамыйлар ведь инде Яратам, бик яратам. Гюзялбанатым Яратканым учун ал,—ди
Мин дә яратам, дип ничек мин ана әйтә алыйм7!
— Иван Васильевич, мин сезнен мәхәббәтегезне дә. бу бүләгегезне дә кабул итә алмыйм Яратуыгыз чын икән, онытыгыз, бүген үк сезнен йорттан китүемне теләмәсәгез, башка бу турыда сөйләмәгез,—дидем дә. йөзекне өстәлIә куеп, үз бүлмәмә кереп бикләндем Мин үзем гаепле бит. бары үзем. Монысы инде газап өстснә газап алуым булды, дип жылалым
Әмма газапларның ин олысы алда көткән икән әле Шул гөнаһлы төннән сон бер ай да үтмәде, нык кына кәефсезләнә башладым Күнелем болгана, ашау артыннан коскалый башладым. Мин бит врач булырга әзерләнгән кеше, барын да анладым Мин авырлы, инде нишләргә? Ялга
өйгә кайтырга батырчылык итмәдем. Ә хуҗаларым сизеп, мина берни әйтми генә шатланып йөргән кебек тоелдылар. Мин аптырап калдым, тычканга үлем, мәчегә көлке дигәндәй, нәрсә бу? Иван Васильевич белән сөйләшергә уйладым. Ә ул мина: _
—Бер да борчылма, Мария Федоровна бела. Үзебез тарбиялап устырырбыз,
ди. ,
Имәнеп киттем. Минем әти-әнием ни дияр, ике абыем укымышлы муллалар, ике апам күренекле генә муллаларнын жәмәгатьләре—абыстайлар. Алар өчен мин кем булып калам? Нәселемне былчыратучы зиначы булып каламмы?—дип жылый ук башладым.
___Юк, Гузалым, син мине анламадын. Син минем никахлы хатыным, яшь
хатыным булып, шушы йуртта без берга яшарбыз. Мария Федоровна безнен бергә булуыбызны икенче кунне ук белде. Мин яшермадем. Ул минем сине яратуымны бал ай да бела иде. Шулай килешик, минем синнән башка яратырлык бер кешем дә юк, син бердәнберем,—дип хәтта ялына ук башлады
—Юк!—дидем.—Мария Федоровнага әйт, минем үземә кул салуымны теләмәсәгез, котылдырыгыз мине бу гөнаһымнан,—дип каты тордым. Мария Федоровна үзе дә сөйләшеп, ризалатырга тырышып карады. Ниһаять, үз вазифасын үтәргә мәжбүр булды ул. Ә мин икенче коточкыч гөнаһымны алдым. Үз карынымдагы яралгыны, булачак баламны үзем теләп юк иттем.
Ата-ана сизенмиме соң, сизгәннәр алар. Мина әйтмичә генә борчылганнар. Ничек түзгәннәрдер җанашларым... Аборттан сон рәтләнеп бетүгә, әти мине алмага килергә тиеш иде.
Әтием алмага киләсе көнне иртүк Иван абый, рөхсәт сорап, бүлмәмә
керде.
—Гузалым, мины аз гына булса да якын итсан, ал син шушы исталыгымны Только гафу ит. Син бик яшь, мин олырак кеше ведь, гаеп минда. Мин сины никогда не забуду. Бу йортта дурт ел сины курып, сина карал яшауым белан мин бахетлы булдым. Мария Федоровнаны мин ташлый алмыйм. Айбат кеше ул. Атасы Федор Сергеевич мины кеше итгы. Мирасын калдырды. Мин чиркауда ант бирдым. Безнен динда хатын аеру, чиркауга каршы бару гафу ителми, зур гунах. Миным бидам еще атам эча, анам ауру, миннан башка кечкена дурт туганым мина карап торалар. Мария белән балаларыбыз булмады. Ул хаман мина поздно диды. А синен карындагы баламны югалту минем учун сина караганда бик купка авыр булды. Синен балан булыр алы, дай бог. Федор Сергеевич шикеллы, сине укытып врач итасыбыз килган иды, булмады.
—И-и. Иван абый жаным, болай булгач мин дә әйтәм инде. Мин дә яраттым бит сине. Татарча сөйләшүен белән дә күнелемнен түренә үтген. Арабызда синен күкрәгендә алтын тәрең, икона каршында чукынуларын, өстәвенә хатынлы булуын минем күңелемне дә җанымны да тимер коршауда тотты. Сез дә шундый ук коршау кысанында булгансыз икән.
—Синен баскычта егылуың ул кыршауларны ватып, яратуларыбызны ташкын кебек ирекка чыгарган,—ди Иван абый.
—Миндә дә гаеп зур бит. Шуңа күрә оялуымнан иртүк үз өебезгә качып китәргә мәжбүр булдым. Соңыннан муеныгыздагы тәренең аз гына кагылып киткәнен дә тойдым. Хәтерегездәдер, сезне хәтта этеп тә жибәрдем. Ә гөнаһ кылган вакытыбызда ул бит минем бөтен гәүдәм буйлап шуышкан, ә мин исә тоймадым да, ул турыда уйламадым да. Минем гаебем зуррак булып чыга бит, Иван абый Бу аңлашу кирәк булган безгә. Болай булгач, бүләгегезне кабул итәм. Фаҗигале мәхәббәтем билгесе итеп, үз кулларыгыз белән кидертегез дә инде,—дидем.
Менә ул йөзек, Маһирә, ирем белән яшәгәндә мин аны кимәдем, вөҗданым кушмады. Хәзер дә алай еш кимим.
— И-и. Гыйззелбәнат апа. сезнен белән беренче мәртәбә очрашканда ук күрдем бит мин аны Бу йөзек зур каратлы бриллиант кашлы бит Шул вакытта ук үз-үзегезне тотуыгыз, кигән киемнәрегезгә, бизәнү әйберләрегезгә карап мин сезнен авыл хатыны булуыгызга шикләнгән илем Бу бит искиткеч кыйммәтле йөзек,—диде Маһирә.
—Әйе шул Иван абый бармагыма кидерткәндә әйткән иле
— Бәхетле булыгыз. Иван абый, бу йөзеккә караган саен, мин сезнен кайчан да булса үз балагыз булуын да теләрмен Бирсен Ходаем'—дидем
—Хуш. Гюзялбанат. Укырга теласан кил. ярдам итарбыз.— диде дә Иван абый, яшьле күзләрен күрсәтмәскә тырышып тиз генә чыгып китте. Менә без шулай аерылыштык «Әйдә, кызым, син әзерме?»—дип әти дә килеп җитте Һәм ул мине туры Фәхрелбәнат апамнарга кайтарып куйды Жизни бик яхшы күнелле кеше иде. Мин аларда өч ел яшәдем һәм яшь кендек әби вазифасын үтәдем. Беренче зур тәҗрибәне шунда алдым. Әти мине алмага килгәч, бер дә җибәрәселәре килмәде Ике мәхәлләле зур авыл иде ул. Яучылар да булды, турыдан-туры үзем белән сөйләшеп кияүгә сораучылар да булмады түгел. Үз хәлемне үзем белгәч, берәүгә дә кара шатемне сөйрәп килергә теләмәдем.
Ә менә бу авылда әтиемнен чыбык очы туганы, булачак иремнен әтисе яшәгән. Әллә ни аралашмаганнар Ә улынын безгә берничә мәртәбә килгәне булган. Ничек килешкәннәрдер. ул үзе мине сорап килгәнме, әллә әтием үзе яучылап биргәнме, анысы мина мәгълүм түгел Сөнгатулла белән мине Казан мулласыннан никахландырып. шактый зур бирнә белән Көеккә озатып җибәрделәр Менә шулай итеп, шушы авылда гомерем үтте Бик теләсәм дә. балага уза алмадым Мария Фсдоровнанын гаебе бсләнме. әллә инде гөнаһыма бирелгән җәзамы Тәгаен икенчесе—кылган гамәлем җинаятькә тиң. Менә ни өчен җәзанын да ин катысы бирелгәндер, дип уйлыйм Иван белән очрашу вакытындагы илаһи ләззәтне башка кичерә алмадым мин Беренчесе лә. сонгысы да шул булды Никахлы ирем өчен хатын булу бурычын гына үтәп яшәдем. Сизенгәндер дип уйлыйм мин аны. ана да бик рәхәт булмагандыр, әмма ризасыхтыгын беркайчан да белдермәде бичара Урыны җәннәттә булсын' Яратып яшәмәсәм дә. анын белән дом ялгыз булмаганмын икән. Бу йортта «Бик арымадыкмы, чәйләп алмыйбызмы?*—дип. төннен ни вакытында булса да бердәнбер көтеп алучым булган ул минем
Маһирә күпмедер вакыт телгә килалмый торды
—Рәхмәт. Гыйззелбәнат апа! Сез мина күпме гыйбрәт бирдегез Кыюланып бу авылга кайтуыма үкенгән чакларым да булмады түгел. Ә дөресен генә әйткәндә—ничек кайтканмын эте'—дип куанганнарым да күп булды, мен шөкер, чиксез шөкер! «Гөлҗәүһәр белән Мөхәммәтнур кыйссасы» һәм менә бүген сезнен сөйләгәннәрегез минем өчен «Гыйззелбәнат—Гюзялбанат» кыйссасы булып күнелсмдә гомерем буе сакланачак Мин аларны чәчми түкми язып га куярмын әле
Ташлыяр җыенында Газзәбанудан да бәхетле кеше булмагандыр, мөгаен Мондый зур бәйрәм көнне ач үлемнән исән каттан әти-әнисе. якын туганнары белән бергә булу үзе олы бәхет Янында гаҗәеп затлы киемнәрдән. Ташкенттан тагын да чибәрләнеп, шәһәр зыялысына әйләнеп кайткан сөйгән ире— Нургалие—кайсы гына хатын-кыз горурланмас мондый ир белән Үзләре янында ждн көеге Маһирәнен булмавына сөенеп бетә алмады Газзәбану Эченнән генә ана рәхмәтен дә укыды әле «Мин лә барам* дип чат ябышса. Нургали аны калдыра да атмаган булырые Юк. чат ябышмады Маһирә
Әтисе җитәкләп йөргән үскән улы, күз нуры Хафизы—үзе генә дә күпме кешенен игътибарын жәлеп итте. «Һай, жаным, ни арада үскән бу малай». «Карале, жаным, әтисенә шулкадәр охшаса да охшар икән, суйган да каплаган. Сөбханалла, күзләр тимәсен!», «Сөйләшүен, терелеген генә күр әле! Яман күзләрдән Үзе сакласын бу баланы!». «Баланы гынамы, ахирәт, өчесен дә диген. Алар өчесе дә жыеныбызнын күрке, ин кадерле кунаклары. Кияүгә киткәннән бирле бер җыеныбызда да була алганы югые бит Газзәбануыбызнын, әнә ничек матур итеп килгәннәр». «Жыеныбызга дип алып кайткан бүләкләренә дә шаккатмаган кеше калмады бит. Нургали үз авылына да шулай алып кайткан диделәр». «Ну. баеп та караган икән, малай. Әҗере үзенә кайтсын. Рәхмәттән башка берни дә әйтеп булмый. Әле аны Көектә клуб белән мәктәп салдырырга ярдәмем булсын дип әллә никадәр акча да биргән икән дип сөйлиләр. Исән-сау эшләсен, килер җирен мул кылсын!»
Газзәбанунын үзеннән чиггәрәк, үзе танымаган, бәлки читтән килгән яшь киленнәрдер, ике җилкенчәкнең сак кына сөйләшкән мондыйрак сүзләре дә колагына чалынды: «Карале, Ташкинда да өйләнгән икән Нургали абый Авылга яшь хатынын да алып кайткан диләр. Син ишетмәдеңме?», « Юк, ишетмәдем дә, ишетсәм дә ышанмас идем. Яшь хатыны булса монда килми каламы сон?! Газзәбану апай шикелле матур да, унган да кыз табарга.. Ай-Һай, белмим. Көеккә көндәш булып кайтырга, ике башлы булса гына инде».
Үзләре турында мактау, соклануларны гына ишетеп йөргән Газзәбану, бәхете ташудан, әйтерсен лә, күкнең җиденче катында оча. Анын да өс-баш, аяк киемнәре шәһәрчә, башында чын энҗеле калфак, ак ефәк шәл япкан. Толымнары, аның очларындагы көмеш чулпылары күренебрәк торсын өчен ефәк шәлнен шарф кимәлендәгесен япкан. Ну, малай, чылтыратып та карады инде көмеш чулпыларын... Белә бит ул нинди хәрәкәтләрдә аларнын ныграк чылтыраганнарын. Нургалие дә:—И-и, Раббем, Үзен сакла! Хозыр Ильяс канаты астында йөртсәние ошбу гөнаһсыз җанны, вә нарасыем Хафизны!»—дип ничә мәртәбәләр генә ялвармады икән Хәтта үз күзе тиюдән дә курыккалаган чаклары аз булмады. Әнә хәзер дә мәйдандагы хикмәтләрне карамыйча, Газзәбануыннан күзен дә ала алмыйча күзәтте дә күзәтте.
Газзәбану. әйт әле дөресен генә, ни өчен син үз авылыбызда болай киенмәдең? Маһирә белән без берничә мәртәбә «безнен бүләкләребезне кисәң иде», дип әйткәләп карасак та, син безне ишетергә дә теләмәден Сәбәбе нидә?—дип сорарга мәҗбүр булды Нургали. Әллә көнләшеп куйды инде, белмәссең... Уйга калды гына бит егетең...
Бу авылда Газзәбануга гашыйк булып, бик яратып йөргән бер егет барын ишеткәне бар иде. Аның исеме Габделгаббас иде шикелле. Тукта әле. безгә җыенга килүендә шул егет турында нидер сөйләде түгелме сон әби. Ташлыярда ачлыктан бик күп кешеләрнең үлгәне турында, шул исәптән күршеләренең. Газзәбанунын әллә ничә дус кызларының гаиләләре белән гүр иясе булулары турында сөйләде. Аларнын исемнәрен дә санады бит әле ул. Менә шунда теге егет турында... точно, исемә төште. Әти-әниләре вафат инде. Габделгаббаслары да шешенгән дип Ибраһим кайтып әйтте лГйөпмалё* *әллэлек Хәтга' Газзәбану киткәч, егет сүнде, бер кыз белән беләнРсин жнбл МЭДе ДЯ' ДИП 10 ЭЙТге бит әле 96,1 Шуннан без бабан к™ы егетТиле б,ГтРкЗЬ,КЛаРДаН аз'миөлеш чыгартмадык Шөкер, исән ТТ; 6 к Ризыгыннан исән калганын белде бик рәхмәтле хәзе!, " Газзәбанунын хәлен сорады дигәнен дә әйзте бит Кайда з^кән ст хәзер, анысын әйтмәде. Әбидән шыпырт кына сорарга кирәк әле Бәя™,
ул бүген монда, җыенда да йөридер әле...
Менә шулай инде ул ир-егетләребез. Үзе еллар буе кайтмады, барган тирендә типтереп яшәде, өйләнде, хәтта хатыны белән баласы янына яшь хатынын да алып кайтты. Ә хәзер үзе Газзәбануыннан көнләшеп маташа түгелме?
Шау-гөр килеп җыен да үтте Ташлыярнын яшьләре Нургалиләрне зур хөрмәт белән кичке уенга чакырдылар. Нургалинен тальян уйнавын, ана кушылып Газзәбанунын җырлавын исләре китеп тыңладылар Өйдә әби белән бабай «кияү-кияү* дип нишләргә белми торалар. Менә шундый халдә Маһирә белән никах янарту турында ничек сүз башламак кирәк0 Нургали юлда сөйләшеп ашлашуны мәгъкуль күрде. Бер бик матур урында, урман почмагында Хафизны тарантаста калдырып сүз башлады ул.
—Нинди никах янарту турында сөйлисен син. Нургали0 Сезгә ни җитми0 Безнен ничәмә еллардан сон кавышуыбызга ун көн дә юк бит әле. Маһирән шуны да күпсенәмени?
—Маһирәнен монда бер катнашы да юк. Бары мулла абзыйнын тәкъдиме белән эшләнергә тиеш. әйе. әтиемнен дә ризалыгы белән...
— Бу—никах янарту түгел, бу—минем ачыдан-ачы хәсрәтләремне янарту була түгелме сон? Син шуны да аңламагач. Маһирә ничек анласын?! Аптырабрак йөри идем аны. ничек әле бу инде ничәнче төнен ялгыз уздырырга риза икән дип Юк. риза түгел икән шул. Минем ризалыгымны алып, мулладан тизрәк никахыгызны янарггырып. кыска вакытлы шушы төннәремне дә минем белән бүлешү кирәк икән Синен белән йоклар өчен шул барлы-юклы ике атнаны без чиратлашып бүлешергә тиеш булабыз, шулаймы?
—Газзәбану, җанкисәгем, тынычлан әле. Бөтенләй ярсып китгсн. Хафиз ишетүе бар,—дип тә карады Нургали
—Ишетсен, минем өчен хәзер бала ишетмәскә тиеш дип бала алдында әдәп саклаунын бер мәгънәсе дә калмады Үзегез шул сабый алдында, газиздән газиз улыннын туган йортында никахыгызны янартырга да тайчанмагансыз Ул бик зиһенле бала, барын да аклар Бердәнбер балан үзеннән баш тартса, нишләрсен? Маһирән сина тупырдатып малай табып куандырыр дип әйтә алмыйм Табасы булса, әллә кайчан тапкан булырыс Хафизымнан күзен да алалмый. кызганам да әле мин аны. беләссн килсә Бирсен Ходаем ана да. һич күпсенмим Начар ана булмаячак ул. Мин бит ана түгел, сина үпкалим. Нургали Безнен арадагы мәхәббәт шулай мескенгә әйләнеп, сүнеп бара түгелме? Мин хәтта күз алдыма да китерә алмыйм, мөхтәрәм Фарук мулла каршында, өзелеп яратышуыбызнын беренче җимеше—балабыз алдында, ниһаять, барыбер мин җиңдем бит дип утырачак Маһирә очен син теләгәнне үти алмыйм. Син яратуын хакына дип әйтмәкче буласын Юк. Нургали, яратуым хакына да түгел, муеныма пычак салганда да. никахыгызны җиренә җиткереп, законлы ирлс-хатыалы булып яшәгез, мин риза, дип әйтә алмаячакмын Моны фәкать мин синен ирлек ихтыяҗларын»ы үти алмаганда, йә булмаса үзем икенче кешене яратып, синнән баш тартканда гына мөмкин дип саныйм Яратуымнын хакын шулай бәһаләвен белән син мине генә түгел, нинди чиста, чык тамчылары кебек саф мәхәббәтебезне кимсеттең, коточкыч мескен халгә төшердең.
И, газиз Раббсм. дустыма түгел дошманыма да бирмә күп хатынлы гаилә булып яшәүләрне! Синен кодрәтен чиксез зур бит. бер Аллам" Шәригатеңдәге законнарыннан монысын юкка чыгара күр"
Сине яратуым хет аз гына кимесә дә. ризалыгымны бирү җинелрәк булырыс Ә ул көчәя генә бара, ни хәл итим —дип. Газзәбану үкси үк башлады
Шул вакыт көтә-көтә түземлеге тәмам төкәнгән Хафизнын:
—Әйдәгез, тизләк булыгыз, Чапталны кигәвеннәл ашап бетелә бит инде,—дип ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Үзенә таба килүче әнисенен күз яшьләрен сөртүен күреп, кигәвеннәр куып азапланган малай:—Әнием, ни булды, ник жылыйсын?— дип, әнисенә атылды.
—Улым, әниеннен бераз башы авырта. Син аны борчыма инде, яме,— диде әтисе. Аптырап калган бала бер әтисенә, бер әнисенә карый-карый ни булганын аңларга тырышты, жавап көтте...
—Әллә кигәвен тешләдеме? Анын зуллалы шундый каты итеп тешли... Әнә Чаптал да нишләлгә белми. Тибенеп тә калый, койлыгы белән дә куып калый, чичти котылдылал юньсезләл... Малкай жәл...
Сүзсез генә шактый юл үттеләр. Кайтып житәрәк кенә Нургали:
—Сынатма, бәгърем. Гафу ит. Барысы да үз ихтыярында. Әйе, син хаклы. Тик бер генә үтенечем бар. Маһирәнен бер гаебе дә юк. Рәнжемә син ана.. Ул рәнжешнен барыбызга да уртак төшү мөмкинлеген дә онытма...
Нургали гармунын уйнап, шау итеп кайтып керерләр дип көткән өй хужалары аларны бөтенләй икенче халәттә күреп ни әйтергә дә белмәделәр. Ярый әле кузлада утырган Хафизның көр тавышы белән:
—Ачыгыз капкагызны, нишләп йоклап ятасыз,—дип кычкырып җибәрүе барысынын да күңелләрен күтәреп җибәрде.
Көндәшенең сулыгып киткән йөзен, озак кына жылаудандыр инде, күзләренең кызарып, күз тирәләренең шешемсенеп киткәнен дә күреп барын да аңлады Маһирә. Үзенә дә читен булып китте. Көндәшенә ниндидер бер эчкерсез кызгану белән карап, ничек сүз башларга белмичә каушабрак калды. Газзәбану да аңлады.
—Маһирә, менә бу рәхмәтле күчтәнәчләрне әти-әниләрем хас үзенә тапшырырга куштылар. Аның эчендә кодабыз Локман белән кодагыебызга дигәннәре дә булыр, үзе тапшырыр, диделәр. Безнең белән бергә кайтмавына бераз үпкәләп тә куйдылар,—дип, шактый гына күләмле төенчекне алып Маһирәгә сузды. Шулай итеп, ике арадагы авыр киеренкелекне алып ыргыта алды Газзәбану. Ә шул чак йөрәгенең сулкылдап китүен үзе генә белде...
Ни генә булмасын, күпне күргән, күпкә түзгән, сабырлыкның чын бәһасен белгән авыл баласы шул ул.
Әнкәй, минем бераз башым авыртып тора, сез чәй әзерләгәнче келәттә, салкынча һавада азрак ятып алырыем. Көне дә бүген артык кызу. Күчтәнәчләрне өйгә кертерсез. Гыйззелбәнат апайныкы белән Саҗидәгә дигәне ак сөлгеләргә төрелгән,—диде.
—Кызым, бер дә борчылма, өстәлләр бар да көйләнгән. Әтиегез бүген иртүк теге көрән сарыкны суеп эш итте. Иллә дә тәмле икән ите Күршепәр дә безгә керәселәрен беләләр. Сез лугчы Нургали белән юынып чыгыгыз, мунча бик әйбәт. Әтисе малайны да юып чыгарыр. Кара. Хафиз күренми, өйдәме сон ул. дип, Зөлкамал тирә-ягына күз салгалап алды.
-Әни. Хафизын егет кеше бит. Тәскирәгә күчтәнәч кертәм дип Тәскирәсе янына элдертте генә, син күр да, мин күр.-диде Нургали.
-Балакаем, бигрәк үзенә охшаган инде Үзен да кызлар янына чабунын «„малын. Бар улым, көттермә Газзәбануны Хафиз чыккач, үзем
3ИелЕГад^НЭтаЭРеН ӨЙГӘ -• ™нычлана төшеп.
чакырып кайтыпРилСеем 6улмасагыз- Жырчы кыз Җәмиләне
чакырып кайтыр идем Нурга™ белән Газзәбануның да күңелләре ачылып китәр, икесе дә кәефсезрәк кебек күренделәр ' У Р^ ачылып
-Нишләп каршы булыйк? Бар, кызым, бар, без дә рәхәтләнеп тыңларбыз.
Китәр көннәрегез дә житә бит Ни хәлләр итеп озатасы булыр инде сезне. Шуны уйласам, йөрәгем жу итеп китә
—Нәрсәдер әткәй күренми, берәр яры киттеме әллә?
—Кортлар янында. Тагын берсе аерырга маташа дигәние. Быел үрчем ишле булырга тора. Аякларыгыз жинел булды, балалар Жәе дә бик кызу. Кортларга килеште, шөкер.
Төрлесен уйлады Газзәбану мунчада Болар тиздән китәрләр Монарчы ирлс-хатынлы булып яшәгәннәр бит әле. тагы да шулай яшәрләр Никахларына ризалыгымны бирмичә, үземнән дошман ясап калдырудан мин нәрсә отам әле? Нургалиемнең авылга кайтып, гел янача яшәү хыяллары да бар. Әнә, әткәйгә нәселле ат алу өчен һәм каратты-кураны да янартырга кирәк кадәр акчасын бирде, алма бакчасын да кинәнтергә хыяллана. Маһирәнен янә Нургалидән калмыйча монда кайтуы да бик мөмкин Чамасын белмичә киреләнүем атарны үземнән биздерүтә генә китерәчәк бит. Ул вакытта Маһирәдә: «Без анда кайтмыйк. Нургали. Батасын атсын да, үзе монда килсен. Минекеләр мона берсе дә каршы түгел», дияргә дә мөмкин. «Эт оясында көчле дигәнләи». мин аларнын күзенә карап, дер калтырап торырга тиеш буламмы'' Аллам сакласын Әтиемнен теге вакытта әйткән сүзе дә шул булды бит: «Үзеңнән биздерә күрмә, кайнешенә сыен, сабыр бул!» Ничек дөрес әйткән ул. рәхмәт төшксрс. ә мин үпкәләп йөрдем Әнә бит бүген дә Нургали ничек күнелсехтәнде Юл буе бер генә авыз сүз дә әйтмичә кайтты Көеккә килеп җиткәндә генә иомшаты. җанга ятыш җылы сүзе чыкты Ин кулае, никахларын монда түгел. Маһирәләр йортында яңартсыннар. Шу на разый булсалар, мин дә күнслемнән зар жылап булса да. ризалыгымны кулдан язып, үзләренә биреп җибәрермен Шушы сонгы фикереннән сон тынычланып китте Газзәбану Иренен исә
—Әнисе, жан кисәгем, мин керәм,— дигән сүзләре җанын эретеп үк җибәрде
— Нишләп озакладын9 Сине көтә-кәгә уйламаган уем катмады Әллә Маһирәгә юлда ниләр булганын, минем ничек пыр тузганнарымны сөйл эленме?
— И. җүләркәсм. юк. Маһирә өйдә дә юк Чәй янына Жәмиләне алып кайтыйм әле дип. әнидән сорап, шуларга киткән Әни без югында Маһирәнен тәмам авыл кешесе булып беткәнен сөйләп шаккагтырды Ә мин атны су эчереп мендем, ашарына салдым. Әти кортлар белән мәш килә, ана да булышырга туры килде, тагын берсе аерган Ничәмә еллар корт аерганда әти янында йөреп, монын кадәр ишле күчне күргәнем югые әле Нурисламга күчереп утыртам ди
— Бигрәк юмарт инде безнен әткәй Бу ишлесен. ишлеләр алар бик көчле дә булалар, үзебезгә калдырыргае
— Мин дә әйтеп караганыем. кая ул Ана атаганымның шундый булуына куанам әле. бик ярдәмле күршем бит. өстәвенә синен дустын, ди Карале, умарталар саны ишәйгән, балы да шактый буладыр Нишләтәсез сон аны?
—Сатабыз, ссзнсн күк без дә акча эшлибез,—диде. Газзәбану көлә- көлә. — Аннары әче бал ясарга да шактые китә Авыр эш вакытларында, син булмагач, ярдәмчесез дә булмый. Хафиз тугач, анын өлеше белән җиребез дә арпы Тырышып, тагын бер кечкенәбез дә була калса. Аллаһы боерса, ннадан җиребез артыр Син җир эшләрен инде бөтенләй онытгын бугай Менә шулай тырышабыз, тырматабыз инде. Нургази Тиздән кайгсаные. җаным Маһирән белән кайтсак да бер сүзем дә юк Әткәй дә олыгаеп бара бит Син кирәк монда, син. Нургалием,—дип, мөлдерәмә күхзәрен яшерергә тырышып, башын хазәленен күкрәгенә сазлы Газзәбану.
за
-Сүз дә сүз. сылукаем, мунчада сүз сөйләмиләр . мунчада, мунчала... беләсеңме нишлиләр?-Икесе дә көлеп җибәрделәр.-Мунчада-а... чабыналар, ят әле, тәгәрәтеп ике миллек белән назлый-назлый бер чабыйм әле үзенне. Һай, җаным, нинди генә хуш исләр юк боларда, рәхәтләнеп иснә әле башта.
—Ә син беләсенме, бу миллекләргә ниләр кушып бәйләдек без әткәй белән Ике төрле бөтнек һәм мәтрүшкәләр араларында. Каен яфраклары үзләре дә хуш исле бит... Нургали җаным, туктале, тагын бер генә сүзем бар бит әле әйтәсе. Шуны гына әйтим дә башка сүз сөйләмим,—диде Газзәбану (белә бит ул үзенә кирәк сүзне кайчан әйтәсен). Ниһаять, дулкынлануын сиздермәскә тырышып, нинди шартларда гына икесенен никахларына ризалык бирәчәген әйтте. Ничек разый булмасын ди Нургали. Чыннан да, нишләп мона минем башым җитмәде икән дип уйлап та куйды әле.
—Рәхмәттән башка һич сүзем юк. Гафу ит, бәгърем. Зинһар, рәнҗемә. Алдан килешенгән буенча Кытайга барып, тауарларыбызны алып кайтуга, Маһирә кайтса да, кайтмаса да мин монда кайтачакмын. Көзге авыр эшләр вакытында ничек тә кайтып җитәргә тырышырмын.
Кичке уен—озату кичәсе
Калган санаулы көннәр искән җил кебек үтеп тә киттеләр Иртәгә китәсе дигән көнне авылнын ин актив яшьләре Нургалиләрне кичке уенга чакыра килде.
«Маһирә апа скрипкәсен, Нургали абый, сез гармуныгызны алырга онытмагыз инде»—дип шаяртып та куйдылар.
Уен урынын авылнын икенче башындагы Шәрәфи инеше буенда булачагын да искәрттеләр. Нургалинең бала чагындагы ин яраткан урыннарының берсе ул. Андагы ераклардан ук сузылып аккан тар гына инештә малайлар белән маймыч тотарга яраталар иде. Инештән шактый читтә, каршыла биек тау. Кышларын анда чана, чангы шуалар иде. Таунын каршы ягында, авылга якынрак урында—җәйрәп яткан түгәрәк күл.
Нургалиләр бөтен тирә күршеләр белән бергә килделәр. Бибиҗамал әби белән үз карчыгын тарантаска утыртып алып килде Зариф. Авылнын олысы-кечесе бары да шунда, тау итәгенә тезелешеп утырганнар. Яшьләр җырлы-биюле түгәрәк уен уйныйлар. Кыз балалар кырыйдарак «чәбәк- чәбәк» уйныйлар. Ир малайлар, чын көрәшчеләр сымак, ихластан бил алышалар. Шуннан аз гына читтәрәк икенче төркеме «арка сугыш» уйный. Тыкрыктан төшкәндә бары да бик ачык күренә. Нургали кисәк туктады.
—Бер генә минут карап торыйк әле бу матур тамашаны, —диде ул.—Их, егетләр, безнең авыл төсле матур авыл бер җирдә дә юктыр Мул җиләкле, бөрлегәнле урманнары, артышлы биек таулары, коеныйм дисәң, ничәмә урында бөялгән тирән сулары, эчим дисән, ин тәмле чишмә сулары—кайда бар тагы?. Дистәдән артык чишмә генә бар бит бездә, һәрберсенең үз тәме, үз шифасы...
Урманнарыбыз да чишмәле бит безнен. Кирәмәт чишмәсенен суын бер татып карау да җитә, син инде аның тәмен дә, ярсу йөрәгеңә сихәтен дә оныта алмыйсың.—Авылыбыз үзе дә, нәкъ йөзен яшергән кыз сыман, тәмам килеп җитмичә күренми. Гаҗәеп саф, бәлзәм һавасын бер сулар өчен генә дә, әллә ниләр бирерсең. Ә, кешеләре-кешеләре—күңел җәүһәрләре... Сагынып яшәдем мин аларны. Юк, Маһирәкәй, ни генә булса да, без монда яшәргә, табигать биргән бай хәзинәнең кадерен белеп яшәргә тиешоез. Нургалинең чын күңеленнән ихлас әйтелгән бу сүзләре Газзәбану йөрәгенә сары маи булып ятты. Ул анык үзен җитәкләп барган кайнар күтын
янакларына куеп, беркемгә дә игътибар итмәче, үпте дә үпте. Газзәбану үз авылы жыенындагыча, шәһәрчә киенгән иде. «Нәрсәгә дип атып кайттык без аларны. шушы көнне дә кимәгәч. Ә. ничек килешә үзенә.—дип Нургалие бик теләде шул Фатыйхнын күхтәре кич буе Газзәбануда иде Яшьләрнен кул чаба башлауларыннан айнып киткәндәй булдылар. Ул да түгел, каршыларына Хәниф килеп житге
—Сез нигә туктап кахаыгыз әле? Әнә. үзәндәге бар хатык сезне көтә Бу уен кичәбезне үзебезчә сезне озатуга багышлаган идек
— Рәхмәт. Хәниф, үзәнгә күзем төшү белән аңладым Хәтта Фатыйх галижанәбләре үзе дә килгән икән
— Нургали абый, син ана атай саткын карама инде Бу очрашуны Фатыйх абый үзе оештырды. Саубуллашу сүзе дә әйтергә жыена Ни дисән дә хужа кеше бит инде, үзенчә тырыша, яшьләр, бататар өчен дә кайгыра Синен ярдәменә күнеле бик булган анын,—дип. шыпыртлабрак Нургазине җайларга тырышты Хәниф һәм аларнын өчесен дә әйлән-бәйлән түгәрәге эченә алып керде Шунда жысн батыры, күрше авыл егете Әхтәм белән очрашу Нургали өчен сюрприз булды Ташкент бүләге—гармунын да атып килгән. Янында батыр асты катган Көек егете Сабиржан да басып тора Өчесе лә бик шатлар Якын туганнарча исәнләштеләр
— Нәрсә, Әхтәм туган, уйнарга өйрәнеп булмас, лутчы Сабиржан уйнасын дип китердеңме?—дип сорады Нургали.
— Юк. уйный башладым башлавын, тик ссзнен күк оста гармунчылар янында уйнарлык түгел әле Киләсе жыенда. Аллаһы боерса, сезнен төсле уйный алырмын дип ышанам Кайтыгыз гына Исәнлектә күрешсәк ие Бүләгегезне жаным кебек саклармын Мин аны бүген Сабиржанга уйнап торырга алып килдем. Мә. агайне, уйнап жибәр әле. Кызлар кунакларга жыр җырлыйбыз диләр —Рәхмәтен әйтеп, бик куанып алды гармунны Сабиржан Дәртләнеп уйнап та җибәрде Кызлар жыр башлады
—Алма бакчасыиын юлы тәрәзәләргә туры.
Әллә сезгә сибелгәнме ботен доньянын нуры
Бер карыйм кашыгызга, бер карыйм күзегезгә.
Сөбханалла, күз тимәсен дип карыйм йөзегезгә.
—Кадерле кунакларыбыз, хәзер чират үзегезгә Жырчыларыбызга үз һөнәрләрегез белән җавап бирәсез Үзегез уйлашыгыз. Бәлки, читтән дә тәкъдимнәр булыр.-диде егетләрнең берсе
Шуны гына көтеп торгандай, тау итәгендәгсләрдән дә. яшьләр арасыннан да китте сораулар—чыдап кына гор Ду килде халык. Менә, бар халыкны шаккатгырып. Бибиҗамал әби сүз алмасынмы
Башта Нургали белән Газзәбану «Галиябану» жырын җырласыннар әле Икенче кунагыбыз Маһирә аларга скрипкә уйнасын
Рәхмәт, әбекәй,—дия-дия барысы да ризалыкларын белдереп кул чаптылар. Нурислам гиз генә скрипкәне китереп бирде
Нургали:
Нурлы йөземне күрермен Кайтырга язса әгәр Ннхәлләр итеп түзәрмен. Газзәбану, сылуым-иркәм. Кавышыр көннәргә кадәр
зк
Газзәбану:
Таң әтәчләре кычкыра.
Тан атуның билгесе.
Бу бүләгем сине сөеп,
Хәлил бәгърем, җан кисәгем,
Вәгъдәләрем билгесе
дип, Газзәбану кулъяулыгына төрелгән нидер бирде Нургалигә. Нургали яулык эчендәге кәгазьгә тиз генә күз төшереп алды. Иә, Хода! Никахка ризалык биргән шәһадәтнамәсе бит бу. Моңарчы бирмәде, мин сорамадым. Сорасы да түгел идем бит инде. Нигә болай эшләден икән?.. Нигә бу жырын белән?.. Хәлил язмышыннан үзен сакла. Ходаем!
Маһирәнең скрипкәсеннән агылган илаһи мон ул көнне берәүне дә тетрәндерми калмагандыр. Күрәсен, ул монга Газзәбануның кабат аерылып, ялгыз калу газаплары да кушылгандыр, мөгаен. Көек халкының, балачагасыннан башка, барында да бер генә уй. Ничек аерылышыр бу гүзәлләр иртәгә?
Халык кул чаба, җырның дәвам ителүен сорыйлар... Маһирә якында гына басып торган Жәмиләне чакырып алды. Хәнифкә «Жәмилә* җырын игълан итүен сорады.
Жәмилә җыр башлады.
Тәрәзәгә үреләсең,
Гөлләргә күмеләсең:
Гөлгә карыйм, сина карыйм, Син матур күренәсең.
Ай-ли Жәмилә,
Жәй көннәре ямьле лә.
Салкын сулар сибеп кенә Үстерәм гөлләремне Серләремне сөйләр идем. Тыңласаң серләремне Ай-ли Жәмилә,
Жәй көннәре ямьле лә.
Жырнын кушымтасына олысы-кечесе бары да кушылып җырлады. Жәмиләнен Маһирәдән өйрәнгән барлык җырларын да сорый-сорый җырлаттылар Араларында «Гөлҗамал» белән «Һай, җаныем Бибисара»ны тынлап туялмады халык. Скрипкә белән гармун моны бергә кушылгач, бу җырларның тәэсир көче бәһаләп бетерерлек кенәме соң. кичке авылда, күл буенда, тау итәгендә...
Тукаинын Хафиз белән Тәскирәгә өйрәткән «Әйт әле. күбәләк» жырын да тыңлатасы килде Маһирәнең. Балалар һич тә каушап тормадылар, менә дигән итеп җырлап та бирделәр. Ул да булмады, «мин дә «Гали белән кәҗә» җырын җырлыйм дип чәчрәп чыкмасынмы бер малай. И Маһирәнең сөенгәннәре... сп^Т^и^Дан^Ь,РЛаТГЬ1 УЛ’ Ниһаять- баРыннан да бик канәгать калган авыл «Ин әвәле ш уртага чыкты, һәм килешле генә итеп сүзен дә әйтте,
егетлә^н °еТ>,ручь' яшьләргә, аеруча Хәнифкә, күрше авыл
абир^ һ^ ^ ӘМГӘ' УСН кичаләРе^езнеН оста гармунчысы
Ке*™™™ йө^1ТӘГЭ килгэ?влк>н авылдашларыбызга, бгарәк тә көекнең почта йөз еллык тарихын үзе белән йөрткән, зур ханга ияге мөхтапәм Бибиҗамал әбиебезт, рәхмәтләребезне белдсри™ лңд? уГсТа^ сөяргә
дә өйрәнеп килә икән»—дип уйлап куйды Нургали)—Япь-яшь җырчыбыз Җәмиләгә ничек рәхмәтләр укымый каласын ди тагын. Барыбыз да шаккатып, сокланып тыңладык. Бу очракта зур кунагыбыз Маһирәгә рәхмәтләребезне җиткермәсәк. Бибижамал әбиебез риза булмас Сезнен исемегез. Маһирә ханым, яшьләребез һәм балаларыбыз күнелендә гомерләре буена сакланыр Нурислам дуска да рәхмәт. Маһирәне алып, балаларны төяп, күпмесен ат артыннан җәяү чаптырып. Кирәмәт урманына алып килгән ул. Кичкә кадәр шунда нинди генә дәресләр бирмәгән Маһирә алалары. Ә балалар әниләре әбәдкә биреп җибәргән ризыклары кемдә кабартма, кемдә пешкән күкәй белән йомшак ипи. кемдә кортлы сумса, кечкенә шешәләрдә тәмле куе сөт. берсендә мичкә салган бәрәңге һәм башка санап та бетермәслек ризыклар белән укытучы апаларын сыйлаганнар. Чәй урынына Кирәмәт суын тәмләп эчкәннәр Безгә бары да мәгылүм. аларны укытучыбыз Габлрахман абый белән Хәнифебез бәйнә-бәйнә язып куйганнар ‘•Урманда Маһирә сабаклары» дигән исем белән үз тарихыбызга калачак ул. Юкка гына укытучы түгел икәнсез Монда кайтып дөрес эшләгәнсез Сезнен скрипкә кылларыдай нечкә күңелегез бу авььлда җырга, монга гашыйк, зәвыклы кешеләр яшәгәнен сизгәндер, күрәссн (Нургали эченнән генә: «Ну. малай, безнен белән үскән ата ялкау Фатыйхмы сон бу0 Чибәрләнеп тә киткән Кем өчен тырыша?—дип тә уйлап куйды.)
—Рәхмәтебезнең иң олысы, әлбәттә, авылдашыбыз Нургалигә Төзелеш эшләрендә тәмам килен терәлгән идек. Анын ярдәме белән суыклар башланганчы клубны төзеп бетерергә уйлыйбыз Бу мәсьәләдә җыен көнебездә мәрхүм булган Газимжан абыинын улы Мәхмүт белән килене Мәфрузәгә аеруча зур рәхмәт. Алар ин актив төзүче камсамулларыбыз (Ул да булмады, әллә каян гына Газзәбану каршына Мәфрузәсен җитәкләп Мәхмүт килеп басты. Яшь килен Маһирәнен бүләге яшел атластан, билләренә сыланып торган, бала итәкле, гаҗәеп матур тегелгән күлмәктән. Газзәбану бүләге—ак ефәк шәлдән—күз яуынны алырлык кыз! Газимжан абый исән булса ничек куанган булыр иде «Шатлыгым да. бәхетем дә сез* диеп яшәр иде дә яшәр иде. Анын изге теләге белән яшьләрнсн матур гаилә коруларын үкенечләр белән үрелеп килгән монсу бәхет дими ни дисен )
Игелекле Зариф абый гаиләсенә, шундый мәшәкатьле вакытларында да тулы бер көннәрен безнен төзелешкә багышлаганнары өчен, рәхмәгләребезнен чиге юк Шушы көннәрдә яна мәктәпнен нигезен сала башларга җыенабыз. Бу эштә ата-аналар ярдәме дә бик кирәк булачак Якты киләчәгебез өчен көчебезне кызганмабыз
Ярый кунакларыбыз, хушлашыйк, юлларыгыз ун булсын, исән-сау кайтып җитегез. Киләсе кайтуыгызда яна зур клубта очрашырга насыйп булсын'—диде — Клмсамулларыбыз сынатмас, нинди клуб булыр әле ул!
«Жйтге сина читтә йөрергә, кайт туган авылына. Төп гаиләң дә монда бит Күреп торасын, никадәр эшлисе эшләр бар Авылны бергатәп күтәрү җиңелрәк булыр иде. Синдәй кешеләр кирәк монда» дип әйткәнен көткән иде Нургали. . Юк шул. әйтмәде Фатыйх Димәк, теләми ул анын бөтенләйгә кайтуын. Сәбәбе ни? Әллә өмете һаман ГаззәбанудамьГ’ Күзен дә алалмый бит ул аннан, кешеләр сизәр дип тә уйламый, ичмасам Өйләнергә дә исәбе юк диләр
Зарифныкылар күршеләре белән бергә кайттылар Араларында нигәдер Саҗидә бик күнелсез иде
— Ни булды сина. күрше'’ Тәскирән чын күбәләктәй. ничек матур итеп җырлачы Синен түбән күктәдер дип уйлаган идем Ә син .—диде Гыйззелбәнат
—Анысы. Аллага шөкер, бик куандым Маһирәгә рәхмәт яусын, ул тырышты.
—Чыннан да, син бүген бөтенләй башка, Саҗидә, нигә балтан суга төште әле?—дип Нургали дә сүзгә кушылды.
—Нигә. нигә... Үзегездә китәсез, минем Нурисламымны да алып китәсез. Әле ул: «барган көе бераз эшләп тә алырмын» дип күнелемне төшерде. Син котырткансыңдыр әле, Нургали. Акчанын анын күпме булса да җитәсе юк. Акчада гына микән әле сәбәп. Менә нигә эчем поша, жаным борчыла минем.
—Ярар, ахирәткәем, иртәгә иртүк торасыбыз бар, болай да төн кыска,— дип, Саҗидәне озатасы килде Газзәбанунын.
—Ярый, җаным, анладым. Ну, мала-а-й, Фатыйхнын күзен яндырдың бүген. Фатыйхныкын гына микән әле, бик күпләрнең күзе янгандыр сина карап. Бу киемнәрең белән син чын ханбикә буласын. Иртәгә дә шулай киен, бел аны. Гел шушы киемнәрдә, Ханбикәләргә охшатып, күз алларында калдырсыннар әле үзеңне Нургалиен дә, көндәшен дә...
Соңгы төн вә аерылышу
Ак келәттә калган Нургали үз уйлары, үз борчулары белән Ханбикәсенең керүен көтте. Нишләргә? Ризалык кәгазе турында сүз кузгатыргамы? Нигә ул аны «Галиябану» җыры белән бәйләде? Әллә гел калдырып кына китәргәме?
Фатыйх турында да уйланмый калалмады. Егет күзгә күренеп үзгәрә бара. Бүген ул хәзер элеккеге Фатыйх түгеллеген күрсәтергә тырышты.
Димәк, ул мин уйлаганча ук төшеп калган егетләрдән түгел икән.
Ташлыярдан сон Габбасы да күңелемне чеметкәләп ала бит, каһәре. Ә. нигә шаярган булып кына сорап карамаска дип уйлап кына бетерде Нургали, тулган айдай балкып, «әллә йоклап киткән инде», дип сөйләнеп Газзәбану килеп керде. Ул инде чайканып, өр-яңа затлы эчке киемнәрен кияргә дә өлгергән. Үзеннән беленер-беленмәс кенә хушбуй исе дә килгәләп китә.
—Бигрәк озак көттердең. Ай-Һай, әнисе, нинди йокы ди ул. Йокы бүген бездән ерактарак йөрер дип уйлыйм әле мин. Бабасы Хафизны да үзе янында калдырды. Әйдә, ялыктырмасана шулкадәр...
—Кадерлем, Нургали, бүген син ахырдан ник бер сүз дә әйтмәден? Кичке уен гына булмады бит бу. Нык әзерләнгәннәр алар. Фатыйх ничек тотты үзен. Ә син авызыңа су капкандай тик утырдын.
—Нәрсә әйтергә тиеш идем сон мин?
—Тиздән мин дә бөтенләйгә кайтам, бергәләп эшләрбез, авылыбызны ал да гөл итәрбез дияргә кирәк иде,—дип, көлеп җибәрде Газзәбану...—Менә шулай, җаным, тавык төшенә тары кергән, чүпли-чүпли арып беткән ди.
—Кайтам, һичшиксез, кайтам.. Дөресен генә әйткәндә, китәсем килми, һай бер дә китәсем килми бит, Газзәбану. Хәзергә китми дә булмый шу-у-ул... Нихәл итмәк кирәк. Вәгъдә—Иман. Әйтсәм-әйтим инде, көлсән-көләрсен... сине калдырып китәсем килми. Көнлим бугай мин, беләсеңме? Көнлим... Вәт, черт возьми, көнлим бит, җаным...
—Чынлапмы? Чын-чынлапмы, Нургали, әллә шаяртасын гынамы? Әйт дөресен. Мина иң, иң дөресе кирәк. Шаяртсаң шаяртам диген, анысына да үпкәләмәм...
—Үзең әйтмешли, чын-чынлап, бәгърем. Бәлки, миннән көләсеңдер...— диде Нургали.
—^к' ®еР дә көләсем килми, куанасым, бик тә куанасым килә... Димәк, безнең мәхәббәтебез мескен түгел, ул искечә үз көчендә, ул яши, яши,—дип. икесе дә бердәм ашкынып, бер-берсенең куеннарына сыендылар. Газзәбану әкрен генә сорап куйды:
—Йә, кемнән көнлисен инде мине? Мин белергә тиешме аны? 38
Ташлыярда бераз сизгән күк булганыем. Әмма ышанмадым, кылана гына бугай дип уйладым.
—Сезнен авылнын Габделгаббасмы. әллә Габбас кынамы шунда? Жыенда булды бугай ул. име?—диде Нургази. Һәм ул Газзәбануын кычкырып көлеп җибәрер дип көтте, ышанып көтте
Тегесе көләргә җыенмады да. киресенчә җитдиләнде генә, һәм сабыр гына бодай диде
—Әйе. җыенга килгән иде ул.
—Оч ра шты гы здам ы ? Күреште тездәме9 —Әйе. Нургали, очраштык та. күрештек тә. сөйләштек тә —Син нәрсә мине үчеклисен әле. ә? Болай да ут капкан йөрәгемә йөге белән ялкын өстисен. Кайчан, кайда күрештегез? Ә мин кайда идем’ —Син дә шунда, җыендаен. Син мәйданнын үзәгендә бүләкләремне тапшыра иден.
—Шуннан, нәрсә сөйләштегез? Вакытын да җайлагансыз бит. ай-яй... Тикмәгә генә сөйләмидер халык, «кыз-хатын камыр басканда да иренә хыянәт итә ала*, дип Газзәбанунын түземлеге тәмам төкәнде шунда, шаркылдап көлеп җибәрде.
— И. Нургали. Нургали, болай жүләр булмале
—Жүләрләнерсен дә шул. Ну. мала-а-й. таяк болгап ата каз котыртамыный Сөйлә инде әйбәтләп кенә Өйләнгәнме, кайда яши9 Әллә һаман сине көтәме9 Фатыйх шикелле,—дип. бераз тынычлана төшеп, сорашуын дәвам итте Нургали.
—Әлсгә өйләнмәгән Донбаста яши. шахтер. Жәй саен авылга җыенга кайта икән. Синсн шикелле үк чибәр, ул да затлы киемнәрдән Үз бәһасен белә. Әмма сина көнләшергә бер сәбәп тә юк Тик шунысын гына әйтә алам, әгәр сине очратып гашыйк булмаган булсам. Габбас белән без. бәлки, бергә булган булырыск. Бәлкем, бәхетлерәк тә булган булырыем Әмма, мин сине, бары сине генә яраттым һәм яратам, үлеп яратам бит. Нургали Сине генә көтәм. кирәкми мина бүтән, дип җырлаган күк
Сызылып тан атканда да аларнын сөйләшеп сүзләре бетмәгән иде алс Күбрәк киләчәкләре турында сөйләштеләр
— Нургали бәгърем, бу очрашуыбызда янә авырга узмадым микән дип уйланам Нишләптер борчылып та куям
—Нигә борчыласын, чыннан да шулай була калса, мин бик шатланырыем Әгәр без ерак сәфәргә чыгып киткәнче билгеле булса, син шунда ух хәбәр бир Ул хәбәр, туачак балам турындагы хәбәр, юлларымда мина очар канатлар куяр Башым вә җанымны да саклар иде дип өметләнәм. бирсә иде. Ходаем
Иртәгесен иртүк Нургалиләрне озатырга дип Ташлыярдан колалар да килеп җиттеләр «Сез үз җаегыз, мин үз җаем белән бара торыйм* дип. күршеләре белән дә хушлашып. Нурислам инде китеп тә барды
— Кая шулай ашыкты ул?—дип. Ибраһим кода кызыксынуын белдерде
—И. Ибраһим абый, кая булсын, шунда, шул Ташкинга инде Мәхмүт кемнәрендер каршыларга станцыга бара икән Нурислам шулар аты белән китте
— Нурисламнын ние калган сон анда9 Нургалиебез инде ничарадан бичара дигәндәй Исән-имин генә йөреп кайта күрсеннәр. Ходай кушып
—Безнекенен элек эшләгәне өчен күпмедер акча аласы калган икән. Барган көе. уракка төшкәнче, бераз эшләп тә алмакчы була бугай Бер дә җибәрәсем килмәгәнне, юкса Ашкынды гына бит Хәерлегә булсын, йә Раббем,—дип, мөлдерәмә күзләрен сөртеп алды Саҗидә Ат җигүле. Хафиз кузлада Монсулы ыгы-зыгы, хушлашу
Ике кодагый, ни тырышсалар да, күз яшьләрсез генә саубуллаша алмадылар. Барысының да гаҗәпләнгәне—Газзәбану тыныч. Анын Маһирә белән хушлашуын берәүнен дә күз уныннан җибәрәсе килмәде.
—Сау бул, Маһирә. Бергә кайтыгыз. Нургали янында булгач, бу йортта син дә кадерле кеше, шуны онытма. Мин юк җирдә сакла Нургалине, ул барыбыз өчен дә иң кадерле кеше. Хәерле юл сезгә,—диде ул тыныч кына. Әмма Нургалие белән аерылганда анын бу тынычлыгы ахырга кадәр саклана алмады шул. Бигрәк тә үз урамнарын чыгар алдыннан атнын туктап калуы, тарантастан Нургалинең сикереп төшеп, кире борылып йөгерә башлавы Газзәбануны бөтенләй әллә нишләтте...
—Жаным, нәрсәңне онытып калдырдың,—дип анын да Нургали каршына йөгерүе... аягындагы үкчәле башмакларын ташлап алга ыргылуы... нәрсәне онытканбыз, нәрсәң калган дип кычкыра-кычкыра йөгерүләре... Ниһаять, бер-берсенен кочагында килеш Нургали:
—Син каласын, бәгърем, син. Кабат хушлашмыйча урамыбызны да, сине дә калдырып китә алмадым,—диде һәм бер-берсенен күз яшьләренә чыланып, менә шулай әллә нинди эчке газаплар белән аерылыштылар алар.
Нургалиләрнең Ташкентка кайтуы
Вокзал янында әрле-бирле йөргән халык арасында басып торган Локманны ерактан ук Нурислам чамалап алды.
—Ә-ә-әнә, күрәсезме, Локман абый бит ул бу якка карап басып торган кеше. Ул бит?!.
—Әйе, точно әти. Әти шул, әтием шул,—дип кабатлый-кабатлый Маһирә алга ыргылды. Егетләр дә адымнарын тизләтте.
—Нигәдер янында әнием күренми, авырып китмәде микән? Мин кайчан гына, кайдан гына кайтсам да алар гел бергә каршы алаларые,—дип Маһирә борчыла ук башлады —И, Раббым, исән-сау гына була күрсен!—Кинәт бернигә дә карамый, бар тавышына «Әти-и-и»—дип кычкырып җибәргәнен сизми дә калды ул. Ишетте Локман һәм шунда ук кулларын болгый-болгый каршыларына ашыкты. Ә колагында калган, бердәнбер кызынын «әти- и и» дип өзгәләнеп кычкырган тавышы күңелендәге бар борчуларын юып ташладымыный.. Ерактан күрүе начарланудан, инде аралары шактый якынайса да, үзләрен күреп бетермәде әле ул. Ниһаять, Маһирә йөгереп барып:
Әтием, үлепләр сагындым мин сезне, дип әтисен кочаклап алды. Локман кызынын күз яшьләрен күреп:
—Чү әле, кызым, чү, нигә инде бу күз яшьләре? Кирәкмә-әс, син алай елак кыз түгелиен бит... Нишләптер җанын тыныч түгел, ахры?
—Юк, юк, әти, бары да әйбәт. Ә әнием кайда, ул ник килмәде? Әллә авырып киттеме?
—Әниең кунаклар белән өйдә калды.
—Нинди кунаклар, кемнәр?
—Анысын өйгә кайткач үзең күрерсен, кызым. Ий, синен белән мәшатанеп күрми дә торам икән... Нурислам да килгән ич. Әссәләмүгәләйкүм, егетләр Әйбәт кенә кайттыгызмы, тынычлыкмы?
—Вәгаләйкүм-әссәлам, Локман абзый. Аллаһынын биргәненә шөкер. Сезгә авылдан бик күп сәламнәр алып килдек. Жыенга җибәргән бүләкләрегез өчен авыл халкы бик рәхмәтле калды. Калганын Нургали бәйнә-бәйнә үзе сөйләр,—дип сүзен тәмамлады Нурислам.
-Ну, кияү балакай, синен хәлләр ничек? Монда без сездән башка үткән ике атнаны уздыра алмый изаланып беттек. Әйдәгез, калганын юлда сөйләшербез. Вокзал артында атлар көтә.-Шул чак яна хәбәр көтүдән
түземлеге твкәнгән Нурислам кыер-кыймас кына:
—Локман абзый, мин бүген үземнен элеккеге фатирыма китим Моннан әллә ни ерак та түгел, юлы да бик жаилы. Калганын иртәгә күрешеп сөйләшербез, Аллаһы боерса. Килгән көе монда бераз булырмын ате.—дип бүгенгә хушлашырга булды Әмма Локман житди генә
—Нурислам туган, безгә кайтыйк әле. Сина әйтәсе сүзләр дә бар.— диде.
—Үз итеп чакыруыгызга рәхмәт яусын Сезгә мәшәкать ясап борчып йөрисем килми. Үз юлым белән китим әле мин Мине анда көтәләр булыр,—диде Нурислам. Нургали дә. үзе сүз башлап сорашырга кыймыйча, сабыр гына кайнатасыннан хәбәр көтте Чөнки авылга киткәндә ул ана Зөмәрәнен Нурисламнан бала көтүен һәм анын тиздән туарга тиешлеген дә сөйләгән иде Аларга ярдәм кулы сузарга кирәк булыр дип тә кисәткән иде. Локман ул чакта:
—Нургали, барын да анладым. борчылма Ни булса да без монда бит әле Зәйнәп апаң да ярдәмен кызганмас. Ә син берүк Маһирәне саклый күр Монысы безнен гозеребез. Сина ышанып кына жибәрәбсз. Ә менә Зөмәрә ханымнын хәле турында искәртеп бик дөрес эшләдсн Тыныч бул.—дигән иде бит.
Ниһаять. Локман әле берсе дә көтмәгән коточкыч авыр хәбәрне кичекмичә, тизрәк ирештерү кирәклеген анлап:
— Нурислам, үзенне анда көтәләрдер дип уйласан да. кызганыч, сине өзелеп көткән кеше анда юк шул инде. Үзе артыннан терекөмештәй тере, үзе атаганча, бөркеттәй улын, күз нурын калдырып, әле кичә генә гүр иясе булды. Авыр туфрагы жинел булсын Кырыс язмыштыр инде, бары бер генә көнгә сонга калдын шул. Нурислам, бары бер көнгә
Локманнын сонгы жомләләрс Нурисламга әллә барып житмәдс. әллә ул аларны бөтенләй ишетмәдсдәме
—Локман абзый, малай кайда, малай?—дип кычкырып жибәргәнен сизми лә калды.
—Сабыр, туганым, сабыр... шөкер, малай исән-имин, ышанычлы кулда Минем сезгә әйтәсе килгән сүзләрем—гүзәл Ана яраткан кешесен өзелеп сагына да. котә дә. хәтта аны бер күрер өчен генә дә гомерен дә жәлләмәгән, гажәсп көчле мәрхүмә—Зөмәрә ханым турынлае ате Һай. көтеп тә карады инде үзенне Сине сонгы мәртәбә булса да бер күрергә, күңелендә саклаган ин кадерле сонгы сүзләрен, васыятьләрен әйтеп калдырырга. Раббым. ничек тә насыйп итәр әле дигән өмете илаһи коч бирде булса кирәк ана Инде сонгы сулышын алды, китте, күзләрен генә йомдырасы калды дигәндә дә. ничә мәртәбә анына килеп, «улым, бөркетем кайда ’ Әтисе килеп жигмәдсмс әле?* дип безне генә түгел, табибларны да тан калдырган ул
Зөмәрәнен үләр алдыннан кичергән ин авыр вакытлары турында, инде гомеренең сонгы минутларында да анын котылгысыз үлем белән ничек коч табып көрәшкәнен ишетү берсен дә тетрәндерми калдырмагандыр Әмма ир-ат—ир-ат инде, бик сиздермәделәр кебек Маһирә дә атарга карап күз яшьләрен никадәр яшерергә гырышса да булдыра атмады Ә шулай да үзендә коч табып, бөл ай диде:
—Әтием, син батаны ышанычлы кулда диден Ә кайда, кем кулында икәнен никтер әйтмисен
Нәкъ шушы ук сорауны кабат бирергә кыймый чак түзеп торган Нурислам. Маһирәгә сүзен тәмамларга да бирмичә «Локман абзый, зинһар гафу из. чыннан да. кайда ул матлй. кем кулында? Мин хәзер үк шунда китәрисм»,—дип. кабалана ук башлады
— Юк инде, агайне, синен үзеңне генә жибәреп булмас, без дә шунда
кайтасы бит,—дип ярым шаяртып алгач: «Бездә ул малай, Зәйнәп апагыз янында. И ул малайнын терелеген күрсәгезме, искитмәле. Булам дип тупырдап тора. Инде көләргә дә маташа. Шул хәтле мәхәббәтле булып туса да туар икән...»—диде Локман.
Бу хәбәрдән сон Маһирәне, әйтерсең лә, алыштырдылар. 1ыныч кына утыра да алмый: әле әтисен кочаклый, әле Нургалиенең куенына сыенып, анын колагына нидер пышылдарга тотына. Нурисламны да күз уңыннан ычкындырмый...
Кайтып җитүгә бөтенесен калдырып, очар коштай булып өйгә атылды Маһирә. Ишек ачылып китүгә, утлар йотып көтеп алган әнисе кызынын әйтеп бетергсез шат чыраен, нур бөркеп торган күзләрен күреп сөенде һәм: —Аллага шөкер! Әлхәмдүлиллаһ, шатланып күрешүләрне дә безләргә насыйп әйләден! И, Раббым, моннан сон да рәхмәтеңнән ташлама! Барыбызны алдагы көннәрдә дә Хозыр Илъяс канаты астында йөртсәние!—дип догасын кылды.
Берсен-берсе өзелеп сагынган ана белән кыз кочаклашып күрештеләр.
—Әнием, бала сезнен бүлмәдәме? Бик тә күрәсем килә.
—Күрерсең, балам, күрерсең. Иллә дә мәхәббәтле малай, йоклый әле ул. Әнә әтиләрең дә керә бугай. Бар син тиз генә юынып ал.
—Безнен белән Нурислам да килде бит әле, әни...
—Ничек, ни йомыш белән? Әтиең үзе чакырмагандыр ич?
—Юктыр... Нурисламны күргәч, үзе дә аптырап калды әле ул,—дип җаваплады да, юыну бүлмәсенә ашыкты Маһирә.
Зәйнәп ниндидер бер эчке дулкынлану белән Нургалидән бигрәк, Нурисламның керүен көтте. Нишләп йөри? Нинди максат белән килде икән ул? Әллә Зөмәрәсе белән яшерен элемтәдә булып, барын да белеп килүеме? Юк... ничек инде?... Мөмкин түгел бит бу. Әлеге шикләнүләрем: «Курыкканга куш, коерыгы белән биш» кебегрәк килеп чыгадыр. Тик шулай да сабыйның язмышын хәл итүдә, ата кеше буларак, сонгы сүзне, һәрхәлдә, Нурислам әйтәчәк. Өстәвенә мәрхүмәнең васыяте.. Зөмәрәнең жан авазы белән әйткән сонгы сүзләрен ирексездән исенә төшерде ул:
—Бөркетемне әтисе кулына тапшырырсыз. Ул үзе хәл итсен. Әгәр баланы үзенә ала алмаса, аны да гаепләп булмый. Сезнен дә Нурисламга ихтирамлы булып калуыгызны телим. Аның бик яраткан үз гаиләсе бар Хатыны—Саҗидәсенең дә сәламәтлеге шәптән түгел. Авыл җирендә гайбәте дә чүпрәсе унган камырдай кабара. Нурисламны да авыр хәлгә куясым килми. Мин ана болай да мең бәхил. Ул мина гомерлек хыялым—Ана булу бәхетен бирде. Хәтта туачак баламның карынымда чакта ук хәрәкәт итүен тоюдан күпме рәхәт мизгелләр кичердем. Өч кенә көн булса да күкрәк сөтем белән баламны имезү ләззәтен дә татыдым, бик шөкер! Чыннан да, бөркетемнең авылга кайту мөмкинлеге тумаса, шул вакытта гына, фәкать әтисенең ризалыгы белән, анын язмышын нәкъ үзегез теләгәнчә хәл итүне сезгә тапшырам. Зәйнәп апа. Мин сезне беренче күрүемнән үк нарасыем өчен Раббымнын рәхмәте белән җибәрелгән фәрештәләрдер дип кабул иттем. Локман абый белән сезнең кулларда улымнын ким-хур булмаячагына ышанып, тыныч җан белән китәм. Безнен өчен кылган изгелекләрегезнен әжере меңе белән үзегезгә кайтсын. Аллаһынын рәхмәтләре яусын сезгә! Тагын бер гозерем: алай-болай баланы сорап үз әнием килә калса, зинһар, бирә күрмәгез. Ул анда кадерсез, бик кадерсез булачак. Үземне зиначы, баламны зина калдыгы диде. Үзегез беләсез, чакыра торып бәхилләшергә дә килмәде бит ул. Мин аңа бәхил һәм үзенә бәхиллегемне биреп китүем турында җиткерә алсагыз бик риза булырыем.
Бер карасаң, әнине бик каты гаепләп тә булмый шикелле. Ул һәр гаиләнен
никахлы булуын һәм һәр баланын фәкать никахлы ата-анадан гына тууын таныды Үз балаларыннан һәм нәсел-нәсәбәбезнен һәр әгъзасыннан да шуны катгый таләп итте. Мин анын бары бер ягын—хатын-кыз буларак та. бигрәк ана буларак, үз балаларына үтә кырыс, хәтта әйтерием. миһербансыз булуын берничек тә анлыи алмадым. Ә әтиебез киресенчә—ачык чырайлы, йомшак күнелле. бик тә юмарт, әүлия кебек кеше иде. Тик. нишләптер, саламәтлеккә генә туя алмады. Алты кыз, өч ир баласын калдырып. 40 яшендә гүр иясе булды Әтигә карап, бу йортта бер каты куллы кеше булырга тиештер бит инде, дигән уеннан әниебез торган саен мәжбүри кырыслана баргандыр, батки Без барыбыз да әнидән куркып үстек. Хәтта әти дә курка иде шикелле.
Мәрхүмәмен сонгы сүхләрен хәтерендә янартканнан сон. Зәйнәпнен уенда янә Нурисламга ияреп бала язмышы калыкты Чыннан да. һич көтмәгәндә Ташкентка килеп житүенен ниндидер бер сәбәбе булырга тиештер. Алай-болай, «малайны үзем белән алып китәргә килдем «—дисә, ни әйтергә. . Өстәвенә, ничек итсә-итеп. алып китә калса Нишләрмен * . Йә. Раббым, ярдәм ит! Рәхмәтенннән ташлама!
Кыска гына вакыт эчендә бу сабыИга шулкадәр ияләшермен дип кем уйлаган? И. Ходаем, бу ияләнү бер дә болай гына булмаган икән ләбаса. Бердәнбер кызынын Нургали белән никахлашкан көненнән башлап, ниһаять оныклы да булырбыз дип инде менә ничә еллар хыялланып йөргән Зәйнәп бу сабыйны гел үз оныгына булган хисләр белән кабул иткән түгелме сон? Бу инде гади ияләнүдән бик ерак.
Моннан бер ел элек, зур тикшерүләр үткәннән сон. Маһирәнсн балага уза алмаячагын хәбәр иткән мөһерле кәгазь Зәйнәпне тәмам аяктан ега язган иде. Әйе. Маһирәне тапканнан сон үзенә дә. һич онытасы юк. шундыерак хәлне белдергәннәр иде. Ул вакытта Локман белән икәүләшеп, күпме борчылдылар алар, гәрчә бер кыз балалары булса да. Ә кызларына кем уйлаган бөтенләй баласыз калу язмышы килер дип Карале. Аллаһынын рәхмәте—шушы гөнаһсыз сабый Маһирә өчен борчылуыбызны да оныттыра башлаган түгелме сон? Чү! Сабыем чакыра бугай* Әйе. хәзер, балам, хәзер,—дип, Зәйнәп эчке бүлмәгә ашыкты Бүлмә ишеген ачын җибәрүгә, бала күтәреп торган Маһирәне һәм анын сабыйга текәлгән шатлык тулы молдәрәмә күзләрен, илаһи нурлы йөзен күреп аһ итте
—Сөбхәәналла. сөбхәәналла. балакайларым! Күзләрем тимәсен.—диплиз генә керфекләренә эленгән күз яшен күлмәгенең жине белән сорткәләп куйды
—Әни. асты юешләнгән, тизрәк алыштырыйк, әнә ничек борчыла. Ирләр кергәнче тәртипкә кертик без моны Әтиләр нигәдер озакладылар
—Сез барында ук төзи башлаган ике катлы йортны эшләтеп бетерде әтисн. Барлык җиһазларын да урнаштырдылар. Көзге эшләр беткәч. Нургалинең авылдан гаиләсен әти әнисе белән шунда күчерербез ди Көзләргә кадәр шунда сезне яшәтергә уйлый. Бик матур килеп чыкты ул йорт Бүген үк шунда кунарсыз. Аллаһы боерса. Нургалиләргә шул йортны күрсәтеп, уйлары.планнары белән таныштырып йөри.
— Белмим шул. әни. Киявегез ни дияр бит але Анын үз авылында үзебез
өчен ике катлы йорт булдырып, беренче катында зур кибет ачып, шунда яшисе килә шикелле Әти-әнисе дә шулай тели булса кирәк Авылны ташлап китә торганнардан түгел алар Ташкентка да кунак булып килсәләр килерләр, әмма яшәү өчен түгел. Авыл үземә дә бик ошады. Урманнарга, суларга бай. Кешеләре дә бик ачыклар, тырышлар. \
— Көндәшен— Газзәбану турында бер сүз дә әйтмисен але... Минем бөтен борчылганым шул булды Ә син бик тыныч күренәсен. шөкер
— И. әни. сина сөйлисе сүзләрем И-и аларны сөйләп кенә бетерерлекме сон Биләүләрен чишеп, астын корыткач, тагын йоклап китте җанкисәгем
Урынына салыйм әле, тегеләр керә^бугай..
—Чыбылдыгын капла тизрәк! Йоклаган балага карарга ярамый. Әле кырыгы да тулмаган бит,—дип бүлмә ишеген ябып ук куйды Зәйнәп.
—Кызым, син ирләрне аш өенә алып кит. Анда бары да әзер. Хәзергә мин монда калыйм. Пешекчеләргә әйт, башта гел үзебезчә пешереп чәй чыгарсыннар.
Бик вакытлы чыкты Маһирә. Ирләр юынып, чистарынып, башта баланы күрмәкче булып алгы бүлмәгә килеп тә керделәр. Маһирә аларны шунда ук туктатып, әнисе кушканча аш өенә алып китмәкче булды. Егетләрнен дә үз сүзләре сүз, бигрәк тә Нурислам белән Нургали:
—Күзнең кырые белән генә, янына ук бармыйча, ерактан гына карарбыз, һич уянмаячак, хәтта без карап алганны сизмәячәк тә ул,—дип ялвара ук башладылар. Ниһаять, Локман үзем катнашмасам булмас, ахры, дигәндәй, бармагы белән генә тышкы ишеккә күрсәтте дә, кул изәп, алып чыгып китте егетләрне.
—Әйттем бит мин сезгә, бу йортта Зәйнәп апагыз сүзе закон. Вакыты җиткәч үзем күрсәтермен дигәнме—дигән. Күрсәтер Алла боерса, сабыр булыйк! Монда сезнең түгел, минем карыным ачып бетте инде. Сез кайтышка дип ниләр генә пешертмәде әниегез,—дип алдан җитәкләшеп атлаган кызы белән кияве уртасына кереп:
— И сагындым мин сезне, балалар! Берничек тә анлатып булмый торган әллә нинди сагыну белән сагындым. Хәерлегә булсын,—диде дә, чыланган керфекләрен сыпыргалап алды.
Табын мул иде. Пешекчеләр дә бик тырышты Маһирә белән Нургали берсен-берсе бүлә-бүлә авыл хәлләрен сөйләделәр. Хафиз белән Тәскирәнен дә күнелле мәзәкләре искә алынды, көлештеләр. Тик Нурислам гына ачылып китә алмады. Зөмәрәсе турында тагы нидер ишетәсе килеп микән, бөтен игътибары, уйчан карашлары Локманга юнәлгән иде. Нурисламның эчке халәтен шактый күптәннән сизенеп утырган хужа болай дип сүз башлады:
—Хәзер мин сезгә мәрхүмә Зөмәрә ханым турында үтә дә гыйбрәтле бер кыйсса сөйләрием.
—Сөйләгез, зинһар сөйләгез, Локман абзый. Сездән башка мина аны тагын кем сөйләр?
—Ялгышасың, Нурислам, ялгышасың. Бар ул кеше. Зәкия исемле бик акыллы Казан кызы ул. Зөмәрә ханымда фатирда торып, аны соңгы сулышына кадәр караган, тәрбия кылган бала. Телебезне дә ул өйрәткән ана. Зәйнәп апан белән мин үзбәкчә әйбәт кенә сөйләшсәк тә, ул безнең белән гел татарча сөйләшергә тырышты. Ярдәмче дә, остаз да һәм ин ышанычлы сердәш тә булыр өчен кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш булса, менә шул яшь кенә кызда—барысы да бар. Аның сина сөйләр сүзе дә күптер... үзенә генә тапшырасы кайбер әйберләре дә бар кебек.
—Аны бүген үк күреп булмас микән, Локман абзый?
— И, сабырсыз да инде үзе. Нишләп булмасын, булыр. Әйтсәм-әйтим инде, ул да бездә. Ә сөйлисе кыйссаны Зәйнәп белән икебезгә Зөмәрәнең табиблары сөйләде. Бичаранын карынында игезәкләр булган икән. Тик вакытында белә алмаганнар. Әллә игътибарсызлык, әллә икенчесенең йөрәге зәгыйфьрәк эшләгәнме, кем белсен. . Инде тәмам билгеле булгач, мәрхүмәбезгә көмәненнән котылдыру чарасын тәкъдим итәләр. Кая ул... Ишетергә дә теләмәгән. Менә шуннан соң тапкан хәлдә ана табибларның ярдәм итә алмаячагын ачыктан-ачык әйтергә мәҗбүр булалар. Шунда ул «балаларның берсен генә булса да исән калдыра алырсызмы?*»—дип сораган. Кире җавап ишеткәч, үзенең беркайчан да бу чарага риза булмаячагын
әйтеп, хәтта, кулъязма да язып биргән. «Сез үзегезне аклы рәвештә үлемгә дучар итүегезне акламыйсыз, ахры»—дип әйтеп карыйлар ана. Ә ул барысын да гажәпләндереп: «Фани дөньяда минем дәвамым— балам, аннан сон баламнын балалары кала икән—бу жирдә минем яшәвемнен дәвамы түгелмени? Аларда минем каным, минем жаным сакланачак. Сез анлаган һәм мина юраган үлемне—үзем өчен үлем дип санамыйм Сезгә, ак халатлы фәрештәләремә. Раббым кушып, баламнын берсен генә булса да исән саклап кала алырсыз дип ышанам. Гомерем буе бер нәрсәдән—бакыйлыгымда да ялгыз калудан куркып яшәдем. Тормыштагы ялгыхзык үтә дә китә ул. Анысы вакытлы гына. Бакыйлыкка ана булып күчү—ул Аллаһы Тәгалә хозурына изге бурычыңны үтәп килү дигән сүз. Димәк, син ялгыз түгел, үзенә дога бирүчене калдыра алгансын Әнием мине «зиначы* дисә дә. мин Раббымнан гөнаһларымны ярлыка дип сорамыйм. Үзен жәзасын бир. дим. барына да риза. Тик туачак баламны дөм ятим итә күрмә Ана хәерле озын гомер бир. рәхмәтләреңнән ташлама берүк, дип. һәр намазым артыннан дога кылам. Сез дә мине анларга тырышып, ярдәмле булсагызые,— дигән Карагыз әле. каян килгән бу хатынга шул кадәр зур акыл, сабырлык, түземлек. Күрер күзгә гади гына бер үзбәк хатыны Мәгълүматы да—бары укый-яза белүдән әллә ни артмаган
Шул вакыт пешекчеләрнең берсе хужанын колагына шыпырт кына нидер әйтә башлавы белән «Егетләр, әйдәгез, безне Исламетдин галижәнапләре көтә икән ләбаса. Киләселәре килсә килеп, күрәселәре килсә күреп калсыннар, йоклап китсәм. Зәйнәп апам берегезне дә кертмәс Йоклаганда мине беркемгә дә күрсәтми ул. дип бик килешле генә шаяртып алды Локман. Пешекчеләргә рәхмәтләрен белдереп, ашка дога кыла башлауга: «Без монда киләбез бит әле»—дип. ашка догасын да бирмичә. Нургалиен ашыктыра башлады Маһирә
—Иплән, кызым, ипләп. Нурисламга юл бир Нургали белән сез болай да өлгерерсез, монда каласы кешеләр
Бала үз караватында йокыга китәр-китмәс кенә оеп ята. Иреннәре белән жемееп тә куйгандай була. Нурислам аны күрү белән:
— И-и, Зәйнәп апа. мин гадәттәгечә ак биләүгә биләгән малайны күрәм дип керәм тагы Ә сез аны тәмам егет ясагансыз түгелме сон?
— Менә шулай, әләгенәсе, биләүдә түзеп ята торган егет түгел шул без. Аяк-куллары белән чәбәләнә-чәбәләнә тәмам туарылып бетмичә йоклап га китә алмый ул. Тикмәгә генә «терекөмешем минем» дип сөйми торгандыр Локман абыйсы да. Шулкадәр тере булса да булыр икән башта ничек итсә- итө. кулларын чыгара. Битен-күзен тырмамасын тагы дип әнә чүпрәк бияләй кидерәбез үзенә Зәкия апасы: «тумас борын «боксер» да булдың».—дип соя. Якынрак кил. Нурислам, якынрак Сине күзли кебек . Әнисе шикелле «Бөркетем. син кайда?» дип дәш азе Зәкия апасы ана гел шулай дәшә. Ярата ул аны. әллә әнисе дип кабул итә инде
Нурисламның балага иелүе булды, гажәсп хәл. хәтта моны могҗиза дими ни дисен?
Башта күзен зур итеп ачып Нурисламга теказде Шул чак Зәйнәпнен урныннан кузгалмыйча гына. «Бөркетем, син кайда9»—дип тавыш бирүе малайны азыштырып куйгандай итте: әле куллары, әле аяклары белән ашыга-ашыга әллә нинди хәрәкәтләр ясый башламасынмы! «ы. гы»лар диеп, аякларын терәп арт санын да күтәрткәләп аза башлады
—Һай. жаным. кулыма азырысм. Зәйнәп апа. мөмкинме’
—Ал. жаным. ал Әнә үзе дә сина ыргыла, сина барасы килгәне әллә каян күренеп тора. Янында ничә кеше басып торабыз, беребехзә дә эше юк. күзе фәкать синдә генә бит Монарчы азе беребезгә дә болай кыланганы
булмады. И, сабыем, күзләребез тимәсен! Сөбханалла, Үзен саклый күр!
Могжизанын икенчесен—Нурисламнын сабыен үз кулына алганнан сон күрделәр. Бу көнне мәрхүмә турында нинди генә кызганыч хәбәрләр ишетмәсен, Нурислам күз яшьләрен күрсәтмәде. Ирләрчә кабул итте шикелле. Әмма кулындагы тыныч кына яткан баласына иелеп, мөлдерәмә күзләреннән тәгәрәп төшкән яшьләрен күрсәтмәскә дә тырышып карады... булдыра алмады...
Дилбегәне янә үз кулына алырга туры килде Локманга. Башкаларны әкрен генә алып чыгып китте. Анда үзен көтеп утырган Зәкияне күргәч, Локманны, әйтерсең лә, алыштырып куйдылар. «Кешенеке кештәктә* дигәндәй, бу минутларда Нурислам өчен борчылуларның гел кирәге юк кебек тоелды ана.
—Йә, кызым, булдымы? Мулла абзыеннын үзен күрденме? Ризамы, нәрсә диде?
—Әйе, Локман абый, бары да үзегез дигәнчә булды: ризалыгын да бирде, кичке сигезгә килеп җитәрмен, ике яктан да шаһитләре булсын, диде.
—Һай, рәхмәт төшкере, инде Маһирә апаларың белән дә таныш бул,—дип Зәкиянең аркасыннан сөеп куйды. Киявенә серле генә итеп күз кысарга да онытмады. Ә кияү дигәне Маһирәсенә күз ташлап, сүзнен никах турында икәнен сиздерү өчен: «Сөенечләр уртак булсын»,—дип елмайды. Маһирәсе күптән инде барын да анлап, ни арада Нургалие сөйләп, ни арада әтисе чарасын да күреп өлгергәннәренә сокланып, күңеленнән рәхмәттә калды. Бары бер Зәйнәп кенә берни дә аңламады. Чөнки ул авылда булган хәлләрнен берсен дә белми иде әле. Инде барын да ишетеп, белгәннән сон: «шаһитләрне кияү ягыннан Нурисламны, Маһирә ягыннан Зәкияне әзерлик. Никахны аш өендә үткәрербез. Пешекчеләр белән Маһирә сөйләтсен». Нурислам белән сөйләшүне Локманга тапшырды. «Зөмәрәнен калдырган хатын бүген түгел, иртәгә бирү мәслихәт булыр. Анын күнеле болай да тулып ашкандыр инде»,—диде Зәйнәп.
''—Һай, карчыгым, исән генә була күр! Шушы кыска гына вакыт эчендә барыбызны да үз урныбызга куеп, нинди зур эш башкардың Гомерем буе шушы уйганлыгына, зур акыл белән йортыбызны алып бара алуына сокланып яшәдем. Рәхмәт, карчыгым, хәзер бераз ял итеп ал. Садыйк хәзрәт килгәнче үзенне дә тәртипкә китерергә тырыш. Сонгы вакытта көннәр буе бала белән бераз таушалып та киттең...
Нурислам кулларында яткан баласына карап, кыймылдарга да курыккандай, һаман басып тора. Локманнын кергәнен дә сизмәде бугай, борылып карамады. Локман:
—Синен белән кинәшеп аласы бар,—дигәч, сабыйны үз урынына салып, алгы бүлмәгә чыктылар. Хуҗанын сүз башлавы белән:
—Бер дә борчылмагыз, бу никах авылда ук янартылырга тнешие,—диде Нурислам.
—Ә ни сәбәпле үтәлмәде соң ул?
—Шактый вакыт Газзәбануга әйтергә кыймый йөрде Нургали. Башта җыен үтсен дип, аннары әби-бабай авылы Ташлыярга кайтып килик дип көн арты көн үтте. Ә Маһирәгә кайткан көнне үк әйтергә мәҗбүр булды. Никахны яңартуны үз өстенә алган Фарук хәзрәтнең дә үз хәле хәл. Ана никах уку, балаларга исем кушу, мәчеттә вәгазь уку, җомга намазлары уздыру тыелган. Монда никахны Зариф абыйлар гаиләсе өчен дип яна төзелгән йортыгызда укытсагыз дөресрәк булыр. Зариф абыйлар ата-баба нигезен беркайчан да ташлап китә торган кешеләр түгел. Тормышлары да Аллага шөкер.
—Менә шул-шул, туганым. Әллә Локман абыең туган авылын үзе бик теләп, тиктомалдан гына ташлап киткән дип уйлыйсыңмы? Рәсәй дәүләтендә татарга беркайчан да юньле караш булмады. Йә ул аны кычкыртып
чукындырырга тотына, йә ул анын эшкә уңганлыгын, чыдамлылыгын вә түземлеген, өстәвенә, буйсынучан холкын вә акча яратканын да белеп, бик еракларга, ин авыр эшләргә җибәрә. Шулай итеп, күпме татарларыбыз туган җирләреннән, милләтеннән аерылып, чит җирләрдә кала килә. Алдагы көннәрдә безгә дә Ташкенттан да ераккарак китәргә туры килмәгәе әле... Ходаем үзе сакламаса. .—Локманнын сонгы һич көтелмәгән сүзләреннән сон ни уйларга да белмәгән Нурислам
—Локман абзый, паҗалый. мин малайны үзем белән алып китәрмен. Зәйнәп апа белән ничек тә ярдәм итә алсагыз, мәнге онытмасыем.— диде.
—Син һаман ашыгасын, якташ. Иртәгә сөйләшербез, киңәшербез Сина әле Зәкия белән дә сөйләшергә кирәк. Зөмәрәнен сина язган хаты да бар Аны да иртәгә, тынычлана төшкәчрәк уку мәслихәт булыр дип уйлаштык Зәйнәп апан белән.
—Ул хат, бәлки, мине киресенчә тынычландыра алыр. Ир баласын күргәннән сон ирләрнен кайсы гына тыныч кала алыр икән?. Белмим, җитмәсә, ул үзенә тач охшаган булып та туса тагын Сабыйның аркасында нәкъ минеке төсле миненә кадәр бар бит, Локман абзый. Үкенечкә генә туган булса ни хәл итәрссн... Аллам сакласын!
«Нургали бәгърем, сөенче!»
Кунакларны озатканга нәкъ бер атна дигәндә. Газзәбану үэенсн авырлы икәнен белде. Шунда ук, бөтен эшен ташлап. Нургалиенә хат язарга утырды.
«Нургали бәгърем, сөенче, сөенче, сөенче!!!
Атлаһынын бирәненә шөкер, бе знен теләкләребез, бигрәк тә синекедер, кабул булган бит. ничек сөенмисен! Барыбызда исән-сау. Шушы бер атна эчендә башкарган эшләребезне күрсән, ничек шатланырыен. җаным. Сезнен кайтышыгызга барын да эшләп бетерәсебез килә. Бу матур мәшәкатьләр юксыну-сагышларыбызны да җинеләйтә төште.
Сезне озатканнан сон без бөтенләй югалып калдык бит Җитмәсә, Хафизымнын: «Әтием нигә генә китте инде ул. безне калдылып?—дип күз яшьләре белән җылап кайтып керүләре өзде үзәк бәгырьләребезне Ни сабыр әткәйнен дә бу кадәр күңелсезләнгәнен күргәнем югыс әле. «Бу юлы нишләптер бик авырдан китте балакаем. Күз яшьләренә буылып «Әти. азга гына булса да Хафизымны җибәр минем белән Нурислам киткәндә бергә үзем озатырмын»,—диде Әгәр бу минутларда әтисснен муеныннан кысып кочаклаган сабыем: «Мин әтидән калмыйм*,—дисә, берни эшли алмаган булырысм Ә ул: «Әти җаным, мине әнием көтә бит Мин дә китсәм, әни нишләл? Син үзен тизләк кайт, яме*,—дип мина атылды Үзе юл буе җылап кайтты*,—дип сөйләгәч, әнкәй бөтенләй урынга ук егылды Минем ни хәлдә калганымны үзен дә күреп киттен Ярый әле. әткәйнен үтенечен тынлап, минекеләр бер атнага бездә калырга риза булдылар Ирләр син алып калдырган агачлардан бура бурарга тотындылар, яна җылы абзар өчен Атна ахырында икесе Мәкәрҗә ярминкәсенә, синен киңәшен белән, нәселле яшь ат алырга дип киттеләр Беләсеңме, нинди матур ат алып кайттылар Әле ат булып ук җитлекмәгән, алмачуар яшь айг ыр Атны күргәч. Хафизыннын сөенгәннәрен әйтеп, язып бетерерлек түгел. Маңгаендаг ы кечкенә генә яна туган ай сымак кашкасына күрсәтеп. «Кашка* дип исем кушыйк аге,—диде Барыбыз да куанып риза булдык. Әткәй аны атка якынрак китерде дә:
—Улым, ничек уйлыйсын? Нигә без ерак бабан белән бу атны сайладык икән? Атыбыз батәкәй башлы, дуга муенлы, бәкатләре озын «Чагпар*ыбызга охшамаган име,—диде
Бабай. «Чаптал* калтайды, чабышка да балтаны юк Ә монысы
киләсе җыенга чабышкы булсын. Мәхмүт абыйга кушсан, ул өйләтә инде аны,—димәсенме малаең.
—И, улкаем, мин синнән нәкъ шушы жа валны көткән дә идем. Маладис. Акыллы малай шул син. Кайсыбызга гына охшап тугансыңдыр?
—Ялуллин, Ялуллин бит мин!
Бабайлар бик канәгатьләнеп, рәхәтләнеп көлештеләр.
И, Нургалием, шунда син дә булсан, ничек горурланырыен. Маһирә дә яратып карап торырые әле,—дип уйлап, сезне көннәр, атналар буе күз алларымда йөрттем.
Ул да булмады, әткәй ерак бабайга атны тотып торырга дип йөгәнне бирде, Хафизны күтәреп алып, атның биленә атландырды да болай диде:
—Әйе, улым, бу атны мин күбрәк синен өчен алдым. Ходай кушып, берничә елдан синең шушы ат өстендә мәйданга беренче булып килеп кергәнеңне күрергә насыйп әйләсә иде безләргә! Ә син хәзер ашыкмыйча гына, кычкырып. «Бисмилла»ны укырсын. Аннан сон атнын муеныннан кочаклап, шуышыбрак, мин сина булышырмын, анын унъяк колагына «Кашка» дип өч тапкыр әйт. Бу ана исем кушу була. Синен үзеннен дә колагыңа мулла абзый «Хафиз» дип, менә шулай исем кушканые.
—Ә мин аны ишетмәдем бит, бабай,—диде ул бик аптырап.
Без тагы елмаешып куйдык.
Ике бабайнын ярдәме белән атыбызга исем дә кушылды. Сөбханалла, ат үзен бик тыныч тотты. Чыгымлап китмәгәе дип куркыбрак торганыем, атларның холкын белеп бетереп булмый бит. Соныннан ул Хафизга таба муенын борып, мин ишеттем, рәхмәт, дигән сыман аска таба башын игәләп куйды. Бала аны нәкъ шулай аңлады да, янә бер куанды.
—Бабай, Чаптал кыелсытмас микән Кашканы?
—Борчылма, улым. Аларнын икесенен дә үз өйләре бар. «Кашка»га өйнен янасын, зурысын бирәбез. Аңа күп хәрәкәтләнергә кирәк булыр. Мәхмүт абыеңны чакырырсың әле, су коендырырга бергә алып төшәрсез. Болында бергә йөгертеп тә алырсыз. Бераз ял иткәч, бәлкем, үзем дә төшәрмен.—диде бабасы.
Менә шулай, Нургалием. Тагын бер янатьгк—Гыйззелбәнат апай мине үзе белән йөртә башлады. Яшьтән өйрәнергә кирәк ди. Арысам да. бик теләп барам. Дөньяга яңа туып килгән баланы кулыма алганда бөтен дөньян онытыла икән. Ике-өч сәгатькә генә булса да, сагышларымнан аерылып торам. Иртәгә әтиләрне Ташлыярга озатабыз. Берәр айга Бибиҗамал әбине алып кайтып тәрбияләрбез дип торабыз. Әнкәй бик бетереште, әллә нинди сагыну белән, сабырлыгын җуеп сагына үзеңне.
Нургали, хатларыңны минем күк озын итеп яз. Онытылып укырлык булсын, яме. Маһирәгә, Зәйнәп апага, Локман абыйга барыбыздан да сәлам тапшыр. Нурислам кайчан кайтырга җыена икән? Анын артыннан да хат җибәрә күр. Саҗидә бик борчыла. Анда эшкә калуын бер дә теләми
Тагын бер хәбәр—мәчет янына ниндидер такталар китергәннәр. Мәктәпне төзеп бетергәнче балаларны шунда укытырга җыеналар дип сөйлиләр. Намаз укый торган зур залны бүлгәләмәкче булалар ди. Фарук хәзрәт балаларга белем бирү, укыту өчен булса ярый әле, камсамуллар өчен төрле кәмит ясау ниятләре белән йөрсәләр, Раббым Үзе сакласын. Мәчетне көфер почмагына әйләндерергә батырчылык итә калсалар, җир анабыз күтәрә алмас аны. Аларнын һәрберсе Аллаһы Тәгаләнең иң авыр җәзасына дучар булачак, дигән. Авыл халкы борчыла. .
Нургали, эшләрегезне тизрәк бетереп, кайту ягын карагыз инде. Маһирәңә әйт, балалар, яшьләр аны сагыналар, һәр йортта диярлек ул калдырган җырларны җырлыйлар. Гармунчы Сабирҗан да аларны
кы пардан өйрәнеп беткән инде. Һәр кичне көтү кайтканда урам якка чыгып, үзләренен капка төбендәге эскәмиядән сиптерә генә шул көйләрне. Аларнын өйләре биектәрәк бит. Безнен капка төбенә чыгып утырсан. күренеп тә тора ул. Әнкәй аны һәр көнне көтеп ала Кичке һавада гармуннан агылган моннын үтә тәэсирле янгырашы сина бик таныш Бөтен авыл илаһи монга күмелә. Сөт тулы мул имчәкләрен көчкә күтәреп, алпан-тилпән кайгып килүче сыерлар да шушы мон эчендә әкрен генә атлыйлар. Гажәп бит. алар да әллә уйнаучынын үзенә, әллә шушы илаһи моннын сихри яңгырашына үз мөнәсәбәтләрен төрле ысуллар белән белдерергә тырышалар кебек. Кайсыларының кыска-кыска гына мөгрәп куюлары, кайсыларының «өзәсең бит үзәк бәгырьләремне» дигәндәй, ачыргаланып сузып кычкырып җибәрүләре—безнен ише сагышка сарылганнарны менә шундый уйларга саладыр да инде
Гармунын уйнап кына утырса бер хәл. Кайбер җырларны, бигрәк тә. син яратып җырлый торганнарын, җырлый да бит әле ул Читтән бер карап кына торсаныс син әнкәйнен «Ал Зәинәбем»не тыңлаганын
Күз тияр дип йөзләренә
Туйганчы карамадым
дигәнен ишетүе була, «туйганчы карый да алмадым шул» ди дә. сыгылыплар гына төшә. Аннары туктаусыз күз яшьләре Элек алай түгслие бит ул. Бу кайтуыгыздан сон бик нык үзгәрде әнкәй Күзенен яшьсез чаклары бик сирәк була. Син аның үзенә генә атап бер хат җибәр әле Жылы итеп яз. бел аны. . Ничек сагынуларынны. бала вакытындагы синен өчен борчылуларын, сине яратып пешергән ризыкларын, аларны сөенеп сина ашатуларын и өйрәтеп утырган булам инде Үзен менә дигән итеп язарсың әле. боерган булса. Синен ул хатын әнкәй Йөрәгенә бәһалап бетергесез ләва булачак. Нургали
И. язасы тагын бер хәбәрем калган икән Сез киткән көнне Мәхмүтләргә Казанда әтиләрен җирләгән туганы Гөлсем апа кайткан Анын бик кечкенә Кәримә исемле кызы да бар икән. Безгә дә килеп киттеләр Бик ошатып калдык без аларны Анын сине күрәсе килгән булган. Ташкентта яшәүче мәрхәмәтле Кари әкә дигән кеше Гөлсем апаларга кайгкалал йөри икән Ул Нургазизне дә. Локманны да бик яхшы белә.м дигән Нургали кайтуга миңа хәбәр итегез диде Бәлки әле кайтышлый ук үзе безгә кереп чыгар, без Казан вокзалына бик якын торабы з. Тихвинскнй урамы, 77 нче йортта, диде. Нургали, ул кешенең синен үзенә генә әйтәсе сүзе бар. ахры, дип уйладык без.
Карале. Нургали. Нурислам артыннан Хафизына үзеннекс төсле киемнәрне алып җибәрегез әле. Маһирәгә үлчәүләрен бирдем Теге вакытта ялгышып алып кайтканыгыз бик кечкенә булды бит. ул аны кия атмады Сез аны кемгәдер бирергә теләгәч, мин. тупасрак килеп чыкты бугай, хәтерлисендер. «Юк. кайткан җирендә калсын әле» дип Маһирәнең кулыннан тартып алганыем. Менә кем өчен калдырганмын икән Бүген мин аларны алып, туйганчы карап сөендем Инде бик ләззәтләнеп пардан киенгән оч лачынымны күз алларымда йөртәм. Менә шундый матур хыялларым ялгыз төннәремә ямь биргәндәй була. Ү зенә ошаган исемне сайла да. мина язып җибәр, яме. бәгърем Сау бул. түземсезләнеп хатынны көтәм Озын итеп яз. бел аны! Сагынуларым биниһая, мөмкин түгел анлатх
Салам белән. Газзөбануын
2 июль. 1924 ел.»
Сажидәнен: «Йомышларын йомышлап бетерүгә, кайтып кына килсәе, и Раббем, рәхмәтеңнән ташлама»,— дип бер өзлексез ялварулары кабул булган, күрәсен. Нурисламының кайту хәбәрен ишеткәч, шатлыгыннан нишләргә белмәде. Мондый чакта Зариф абый белән кинәшләшү—ин дөресе булыр дип Саҗидә су буеннан гына күршесенә ашыкты.^
—Зариф абый җаным, берсекөнгә Нурисламыбыз кайтып төшә икән. Каршы алырга үземә кушкан хәбәрен җиткерделәр бит.
—Котлыйм, күрше. Бик һәйбәт. Эшкә калмыйча бик дөрес эшләгән. Кызы белән яраткан, тугры хатынын акчадан өстен күреп, сезне сагынып кайта. Бәрәкалла, мәшалла! Акча килә дә китә, бергәлеккә ни җитә димәсләрие аны, күрше. Әнә, бер дә ерак барасы юк, Газзәбануыбыз монда тилмерә, ул Нургалиемнең безнен белән сонгы хушлашкан чагын күз алдыма гына китерсәм дә, йөрәгем парә-парә килә. Поезд инде бар көченә кычкыртып җибәрде, йә. Хода, пуфылдый да башлады. Ә ул һаман улы белән мине кочагыннан ычкындыра алмый, күзләреннән аккан яшьләре әле дә күз алдымда... Шунда Маһирәнен: «Нургали, каласын бит, йөгер тизрәк» дип, ачыргаланып кычкырган тавышыннан һушына килде, балакаем Өлгерде тагы, шөкер. Мин булсам, валлаһи дип әйтәм, өлгерә алмый идем. И. балакайлар, әле сезнең иң матур да, көчле дә чагыгыз. Бергәлекнең сәгатен түгел, минутларын да әрәм итмәгез!!!
—Рәхмәтләр яусын. Зариф абый. Сезгә дә минем шикелле шатланып Нургалине каршы алырга насыйп булсын —Нурисламны каршыларга бергә барсак вакытыгыз булыр микән? Шул турыда сөйләшергә дип керүем,—диде Саҗидә.
—И, күрше, вакытны булмаса да табарбыз. Аллаһы боерса. Бу бит безнен уртак сөенечебез. Нурислам аркылы безнекеләрнен дә хат-хәбәрләре булмый калмас. Ә син борчылма, Саҗидә, мин үземнен «Чаптар»ны җигәрмен.
—Нишләптер сезнекеләр күренми, берәр җары киттеләр мәллә?
— Мәхмүт белән Мәфрүзә, Хафиз белән Тәскирә аларга ияреп Газзәбану Кашканы су коендырырга, аннары болында йөгертербез дип киткәннәрне.
—И, Зариф абый, үз шатлыгым белән онытып да җибәргәнмен. Тәскирәм әйткәние бит югыйсә.
Акыл иясе күршесенең гыйбрәтле киңәшләреннән сон Нурисламына булган шик-шөбһәләре турында сөйләп тормады Саҗидә, унайсыхтанды. Газзәбануы булса эчен бушатмый калмасые анысы Тукгале, бөтен серемне сыйдыра торган Гыйззелбәнат апа белән сөйләшеп чыгыйм дип кергән иде дә, ул да каядыр киткән. Тәскирәм дә юк, ичмаса, биләмдә йөри. Әтисенен кайтасын да белми. Янында уйнарга Хафизы булса, ана шул җиткән. «Әниемә кирәгем чыкмады микән дип тә уйлый белми, ваемсыз».—дип кызына да үпкәләп куйды. Аннары бик урынлы гына үзен дә шелтәләп алды. Ирем кайтышка ул яраткан ризыклар пешерү турында уйланасы, хәстәрләнәсе урынга әллә ниләр уйлап йөрим шунда, жүләр баш...
Нурисламның ин яратып ашаган ризыгы тутырган тавык. Бер тавыгым күкәйләрен каядыр качырып салып, кыртлап йөри башлаганые Шуны суйдырып, җиде-сигез йомырка белән тутырырмын, боерган булса. Шулпага бүгеннән үк токмачларымны кисеп киптереп куярга кирәк. Мул гына итеп камыр ризыклары да пешерермен. Күршеләребез белән бергатәп бәйрәм ясарбыз, исән-имин генә кайта күрсен, жаным. Тормышның бөтен яме фәкать Нурислам белән. Ул өйдә булмагач, малларыма кадәр боеккан шикелле күреналәр. Үземне әйткән дә юк инде... Тавыкларыма хәтле электәгечә җырламый хәзер. Ә мин үз-үземне борчып, юкны бар итеп, көнләшеп йөргән булам бит әле
Ниһаять, күңеле тынычланып, дәртләнеп эшкә тотынды Саҗидә. Изеп
ГАЗЗӘБАНУ
куйган коймагына бер-ике кашык көнбагыш мае салып, берничә йомырка сытып, әзрәк кенә чүпрәсен дә өстәп, ишәйтеп куйды Жырлый-жырлый самавырын да куеп җибәрде.
Сагынам, бәгърем, бик сагынам Сагынам сине көн саен.
Һәр кич саен күккә карап.
Эзлим йолдызлар саен.
Тиз генәтавык-чебешләрен дә ризыкландырып керде. Сыерын савар өчен бар кирәк-яракны әзерләп куйды Очып кына йөри Сажидән Аягы жиргә дә тими диярсен... Сыерына онын, көрпәсен бергә туглап, тозын да салып бер чиләк витаминлы суын да әзерләде. Коймагына күз салса, сөбхәналла. кабарып менгән, пешерә башламасан, ташый бит бу хәзер.
Гожелдәтеп кенә пешереп тә куйды, һай. камырынын уйганлыгы, коимагынын тәмлелеге. Күрер күзгә—авызыннан сулар китерерлек, ашый башласан телләреңне йотарлык булган. Чәйнәп тә торасы юк. шул кадәр йомшаклар, авызда эреп кенә китатәр Аллага шөкер, сыерыбыздан да бик уңдык, ул сөте белән каймагыннан желск тәмнәре килә диярсен Коймакларны зур жамыягына салып, өстен каплап учак янынарак куйды Маен табада эретеп, коймакларым өстенә сибәрмен дә. маена манчып ашарга кушармын. Нурисламым шулай ашарга ярата.
Ул да булмады. Тәскирәнен гаять шат тавышы
—Әни, әти кайтамыный? Жалиф абый әйтте, дөлешме?
—Дорес. кызым, дөрес. Бар. матурым, тиз генә кендек әбиен белән Газзәбану апаенны кайнар коймак белән чәй эчәргә чакыр Тиз керегез, әни көтә диген, кызым, яме.
—Ә Хафижны?
—Чакыр, жаным, Хафижынны ла чакыр, коймакларым күп. иллә дә тәмлеләр...
Шау-гор килеп, шатланышып килеп тә керде күршеләр
—Үзебез дә кермәкчеиек әле. шатлыгын котлы булсын, шатлык арты шатлык тулсын йортына, ахирәткәем Әткәй әйткән бу хәбәргә әнкәй белән безнең куанганны күрсәние син . Синнән битәр куанганбыздыр, мөгаен Нургалием яныннан кайта бит жаным Әткәй бүген икс рам кәрәзне, әле иртәрәк булса да, аертып карады. Нурислам кайтышына дип Менә монысын сина чәй эчеп тотарга бирде,—дип. Газзәбану бер литрлы пыяла банкада гаҗәеп хуш исле яшь балны өстәлгә куйды
Минем дә күчтәнәчем бал.—дип Хафиз матур гына тәлинкәгә салынган кәрәзле балны Тәскирәгә сузды. Гыйззелбәнат та үт сүзен әйтергә ашыкты
— Нурисламның кайту хәбәре йөрәкләребезгә сары май булып ятты Икесе берьюлы китеп баргач, бик ямансу булды. Эшкә калмавы белән бигрәк куандырды Аннан соң. Саҗидә, син үзен дә акыллы киңәш бирдең Нурисламга. Акчаң түгел, син үзен кирәк безгә, диден Исән-сау кайтып җитсен дә, тигезлек белән гел бергә булыгыз. Әйдәгез, минем күчтәнәчемнән дә авыз итегез,—дип бер жамыяк тулы кош телен остазгә куйды Гыиззелбәнат Бик канәгать, шат утырдылар күршеләр, сөйләштеләр, сыйландылар Яна яшь бал белән тәмләп чәй эчтеләр Ин мөһиме—Нурислам кайтышка эшләнәсе эшләрне үзара бүлешеп гә куйдылар
Локманның «безгә моннан да ераккарак китәргә туры килмәгәе әле* дигән шомлы сүзләреннән соң, малайны монда калдырып булмас дип
уйлады Нурислам. Маһирәнең дә балага чат ябышуы.әнисенен аны һаман һуплап торуы да—нык шикләндерә башлады. Күп уйланды ул; бәлки, бу сабый, Раббымнын рәхмәте белән, минем өчен бүләктер... Мәгәр алай булмаса, шулкадәр үземә охшап туар идемени ул? Аркасындагы миңенә кадәр, башкасын әйткән дә юк инде. . Мина тартылуын гына кара син аның... Зөмәрәнең тилмереп язган васыятен үтәп, баламнын мәрхүм әнисе рухын шат кылу—минем изге бурычым түгелмени? Ниһаять, ни генә булмасын, Аллаһыма вә Зөмәрәгә чиксез рәхмәтләрем белән, баламны үзем тәрбияләп үстерергә тиеш дигән ныклы фикергә килде Нурислам. Нургали эштән кайтып керүгә, аны ишегалдында ук каршылап, күнелендәгесен ачып салды.
—Мин сине аңлыйм, дускай. Борчылма, ярдәм итәрбез. Озата кайтырга Зәкияне җибәрербез. Үзенә генә кыен булыр диюем.
—Рәхмәт, Нургали. Зәкия эшкә урнашып йөри түгелме сон?
—Әйе, Локман абый аны савыт-саба кибетенә тәгаенләп тора.
—Карале, кияү балакай, нинди Локман абый булсын инде ул сина?
—Кызык кына син, Нурислам. Ничек мин ана бабай дип әйтә алыйм ди,йә?
—Әткәй диген. Олы кешенен күнеле булыр. Маһирән кайтып керү белән әткәй, әнкәй дип әйтә башлады. Әле дә әткәй, әнкәй дип сагынып искә ала.
—Ярый, дускай, килештек. Син киткәнче үк шулай дәшә башлармын. Ничек кабул итәр бит әле. Әнә, үзе дә кайтып килә бугай.
Ир бала кайта авылга
Нурисламны каршылау өчен стансыга вакытыннан шактый алда килеп җиттеләр Зарифлар. Яшь бала күтәргән чибәр генә хатын-кызны ияртеп, үзенә аллы-артлы зур сумкалар аскан Нурисламны күргәч, коелып инде
Саҗидә.
—Нигә мине чакырткан ул? Шикләнүләрем тикмәгә генә булмаган икән. Менә ни өчен чамасыз ашкынып киткән ул Ташкинына. Моңарчы бар кызганганым Газзәбану булды. Кем уйлаган, үземне ахирәтемнекеннән дә авыррак язмыш көтәдер дип... Зариф абый җаным, юк. аягымны да атлый
алмыйм...
—Акылыңны җуйма, сабыр бул, күз яшьләреңне, зинһар, күрсәтмә. Мин син фаразлаганча ук булыр дип уйламыйм, күршекәем, сынатма,—дип Зариф үгетләп караса да, баскан урынында каккан казыктай катты да калды Саҗидә.
Ул арада Нурисламнар үзләре килеп җитте.
—Читтә болай балавыз сыгып торганчы: «Ничек итеп исән-сау апкайтып җиткерә алдың бу кечкенәне дип сорарыен»,—диде Нурислам, Зәкия кулындагы балага ымлап. Аңа каршы, ачуы кабара гына барган Саҗидәсе турсаеп:—Анасы янында ич... дип, үтә төксе җавап бирде.
Хатынын тынычландырырга теләп, кочагына да алмакчы булды Нурислам, кая ул...
—Җаһилләнмә, берегезгә дә ышанмыйм,—дип кырт кисте Саҗидә.
И, җаныем, мин сина үзен хыялланып көткән, төшләренә кереп ымсындырган малайны апкайтам дип сөенгәнием тагы... Хәерле булсын. Ни булса да, хәзер безгә ашыгырга кирәк. Йокыдан уянуга ашарга сорый башлый ул. Гыйззелбәнат апайның кәҗәсе исәнме?
—Исән, үзе дә, кәҗәсе дә исәннәр. Анда алар сезне көтеп мәш киләләрдер инде. . диде Зариф һәм бер-бер артлы үз сорауларын да бирде.
—Күрше, безнекеләрдән хат-хәбәрләр алып кайта алдынмы9 Ни хагзәрлә калдылар9 Ерак сәфәрләренә китмәделәрме әле?—дип. Зариф та сүзне икенчерәк юнәлешкә бору ягын да карады
—Бары да Аллага шөкер! Калганын юлда сөйләшербез.—дип Нурислам ашыктыра төште.
Кузгалдылар.
Хатынын җәһәт кенә күтәреп алып тарантаска утыртты һәм әйтеп тә тормыйча баланы анын алдына салды. Зәкия алар янына утырды. Саҗидә әкрен генә Зәкиягә борылды
—Бу баланын әнисе кайда сон? Нишләп ул Нурислам кулында9
—Саҗидә апа, мина бер ни дә мәгълүм түгел Нурислам абый үзе сөйләр әле. Мине озын юлла ярдәмче булырсын дип Локман абыйлар җибәрде Казанда әнием белән дә күрешермен дип. шатланып риза булдым
—һай, жаным. уяна бугай,—дип Саҗидә каушап калды
—Үзем алыйм әле Ул мина ияләнгән шикелле инде Сезне күргәч, йә җылап җибәрер Нурислам абыйны бик ярата,—дип Зәкия базаны үз кулына алды. Һәм битенә япкан юка батист җәймәне ача төште Саҗидә кырыйдан гына булса да күз төшерми кадалмады Чыннан да. сабый уянып килә. Күзләрен зур итеп ачып Зәкиягә текәлде Менә шунда гаҗәп хал... Зәкиянен: «Бөркетем, син кайда? « дип дәшүе булды, нарасый шулкадәр матур итеп елмаеп, юка юрганы эчендә бөтен гәүдәсе белән әллә нинди хәрәкәтләр ясый башламасынмы Саҗидә базадан күзен дә аза азмыйча, әле Нурисламга, әле балага карый-карый өнсез калды Нидер әйтергә дә тели кебек, әмма теле әйләнми.
— Нурислам, бу нарасый синен үзеннеке бит. дөресме дип тә сорамыйм. Аны кем генә күрсә дә шулай диячәк. Әнисе кайда, нигә база синен кулда9 Синнән дөресен генә әйткән җавап котәм.—дип ниһаять, телгә килде Саҗидә.
—Бу дөньяда юк инде ул, Саҗидә. Аннан икебезгә дә атап язган сонгы хатлары, үлеме алдыннан язган васыятнәмәсс һәм үзе «Бөркетем* дип йөрткән шушы улы калды,—дип җаваплады Нурислам
— Иннә лиләйһи вә иннә иләйһи раҗигун.—дип. Зариф белән Саҗидә мәрхүмәгә дога юлладылар
—Сонгы соравым—кем иде ул «Бөркет*нсн әнисе? Зөмәрә исемле түгелме? Берничә мәргәбә синен әллә төш аралаш саташып дип әйтимме, шул исемне әйткәнеңне ишеткәләдсм биг мин. Соңгылары Нургалиләр кайткан көннәрдәие шикелле хәтеремдә Шулмы? Әйтергә тс.зәмәсән. үз иркен Нурислам, үпкәләмим.—дип. Саҗидә мөлдерәмә күхзәре белән әле иренә әле балага бакты.
—Әйе. Саҗидә, ул шул син сизенгән Зөмәрә иле Урыны җәннәттә булсын Синең алда анын бер гөнаһысы да юк Синен үлем көтеп яткан көннәрендә Тәскирәм белән синен өчен ин кайгырткан кешеләрнең дә берсе ул булды Һәр намазы артыннан сина исәнлек сорап дога юллаучы да ул булды Хәтта минем исемнән акча, посылкалар салуын да монда кайткач кына белдем бит Билгеле, мин аны сина теләсәм дә әйтә алмадым Беркайчан ла миннән фатир хакы да алмалы ул Гел. синен авылда балан, авыру хатынын, сыерыгыз да юк. акчанны җыя бар. ачлыктан сон гормышынны рәтләрлек булсын, минем үз табышым үземнең киләчәгем өчен җитәрлек дип торды Әле. балам кем кулында гына тәрбияләнсә дә. анын үз өлеше лә булырга тиеш дип. анын өчен дә акча калдырган Азсам да аптырадым, алмасам да. Зәкиябез шаһиг Миннән сон фатирына шушы кызны яздырып. ул ана үз баласы кебек караган Зәкия лә маладис. ул Зөмәрә апасынын сердәшенә дә. безнен телгә өйрәтүче остазына да. авыру
ы
көннәрендә тәрбиячесенә да, ягъни шушы бала тугач, анын өчен дә бөтен көчен куйган жанга әйләнгән. Локман абзый, Зәйнәп апалар белән бергә Зөмәрәне гүргә индерүче дә ул булган. Ә мин өлгерә алмадым шул. Зәкия хәзер безнен гаиләбезнең, бигрәк тә улымнын ин якын кешесе булачак, Аллаһы боерса. Кем белгән, Сажидә, һәйбәтләп тәрбияләп үстерә алсак бу егетне, үзебезнен картлыгыбызда ин өметле тәрбиячебез булыр, Аллаһынын рәхмәте белән.
Чыннан да, һәр кешенен язмышы үзе бер гыйбрәтле тарих. Кем уйлаган шушы егет киләчәктә Сажидәнен генә түгел, Газзәбанунын да бердәнбер игелек иясенә әйләнер дип.
Баланын юл буе бик тыныч һәм шулай озак йоклавы Зәкияне гаҗәпләндерми калмады. Аеруча сабыйнын бер уянып, күзенә карап, әнисе әйтә торган сүзне дә ишеткәч, ничек куанганын күрсәтеп кабат йоклап китүе... Инде Нурисламның Зөмәрә турындагы искиткеч матур истәлекләрен сөйләгәндә, барысы да ихтыярсыз балага күз салгалап алдылар. Ә, ул тәмләп, изрәп йоклый., йоклый гынамы? Ничек матур итеп елмайгалап та ала бит әле. Шунда Зариф Зәкиянен бик аптырап утырган халәтен күреп, шыпыртлап кына болай диде:
—Барын да аңлап, тоеп ята ул, балакаем. Әнкәсен әти кешенен шулай матур итеп, ихлас искә алуына, ин мөһиме, гадел искә алуына һәр елмаюы белән рәхмәтен белдерүе дип аңларга кирәк. Зәкия кызым, син дә шулай аңларга телисен шикелле, әмма ышанасын килми, очраклык кынадыр дип уйлыйсын бугай. Тик бу—сабый күңеленен никадәр сизгер булуын исбатлаган бер мисал гына әле. Сабый күнеленә яманын да, яхшысын да белдереп тора торган үз фәрештәләре бар...
—Ий, Зариф абый, минем күнелемдәгенен барын да кайдан белдегез сез?
—Син үзең дә шул гөнаһсыз сабыйлар өммәтендә икәнсең бит, бала. Рәхмәт Нурисламга, әгәр тагын бер улым булган булса, сине үз киленем итәр өчен ниләр генә эшләмәсием мин... Һай, жәмәгать, ир бала белән ата күңеле арасында ниләр ятканын, аларны ниләр бәйләгәнен белмисез шул. Карагыз әле, бүген тургайларның сайраулары да бөтенләй башкача бит. Кичә төне буе талгын гына яуган янгырдан сон табигать үзе дә янадан туган күк... Авылыбызга яңа туган гөнаһсыз сабый—ир бала кайта. Нурислам күршемнең улы кайта. Нургалием белән сизгән идек без анын монда кайтасын... Менә ул ата белән ир баланын уртак күңеле...
Сайрый тургай, сайрый тургай.
Баласын җуйган бугай.
Баласын җуйган тургайдай Ник моңаям мин болай...
дип, Зариф үзенен үгә дә монлы тавышы белән әкрен генә җырлап та куйды. Сабый исә йоклый, булачак әнисе кулында изрәп йоклый бирә...
Авылга килеп җиткәндә генә уянды ул. Зәкия аны тиз генә үз кулына алып, астын корытты. Нурислам бозлы сумкадагы сөтле шешәне куенында җылытып, тәмен татып карады. Зәкия үзе тикшермичә аны балага бирергә ашыкмады. Сабыйның бернидә эше юк, аңа тизрәк ашарга булсын. Урамны янгыратып кычкырып жылавын белә әнә. Нурислам, Саҗидәсенә елмаеп кына карап:
Менә, әнисе, без шундый инде... Ашамсак малай без,—дип, улы белән ничек горурлануын белдермәк булды.—Булышырга Тәскирәбез бар. минем дә тәҗрибәм җитәрлек хәзер. Борчылма, яме. Жан биргәнгә җүн бирә дип, Ходайның рәхмәте белән, тәки апкайта алдым бит малайны. Кеше сүзе булмый
ГАЗЗӘБАНУ
калмас Тик мин сина ышанам, Сажндә, сынатмассьш дип уйлыйм.
—И, Нурислам, мин сине яшь хатынын баласы-ние белән алып кайта икән. Нургалине дә уздырган, кеше күзенә ничек күренербез дип хурлануымнан нишләргә белмәдем. Баланы күрүгә матжерәп төшкәнемне үзен дә күрден бит. Нишлим сон, үзем сине шулай куандыра алмагач..
— Кая минем. Бөркетем.—дип Зәкиянен дәшүенә, жылавыннан ту ктаган сабыйга, сөтле шешә бик вакытлы булды
Капка төбендә инде күптәннән кайтканнарын көтеп йөргән Тәскирә белән Хафиз бәбине күреп шаккаттылар, ни әйтергә дә белмәделәр. Тәскирә әтисенә атылды, Хафиз өйгә, әнисе янына ашыкты. Баланы өйгә Зәкия апасы алып керде. Нургилиләр җибәргән иләмсез зур. бикләнә торган сумканы тарантаста калдырып. Зариф та үхтәренә ашыкты Газзәбану Нургалиләрдән килгән әйберләрнен тарантаста икәнен белүгә, балага да карап тормады, Хафизны җитәкләде дә. бакча башыннан гына үзләренә йөгерде. Зур сумка өйдә иде инде. Каенанасы сумканы ничек тә ача алмаганына гаҗизләнде:
—Синен белән мина язган хатлары шушында, диде Зариф Ача гына алмыйм бит...
—Хәзер, әңкәй, хәзер, жаным,—дип, Газзәбану элгәре сумканы кочагына алды.
—Әни. ач инде тизләк, әнә. әби ничек көтә. Мин дә..
Ниһаять, хатлар, хатлар, тагын әллә ниләр
—Әнкәй җаным, менә монысы сина,—дип. калын гына конвертны каенанасына сузды Газзәбану.
—Үзен генә укып бирсәнчс. балакаем, бу арада күзем дә начарланды, күп жылаганныкыдыр инде.
—һай. жаным. башта үземнекенә күз йөртеп кенә алыйм да. И. рәхмәт төшксре, хатымны алган икән, хатыма каршы жавап хаты бу. әнкәй Малай була калса «Харис» дип кушарбыз дигән, и сөенгән, и сөенгән, әнкәй Зөлкамал җылап ук җибәрде Хафизнын анда-монда эше юк—ашыга- ашыга мышнап сумка бушата. Зариф керә-керешкә бу матур манзараны күреп, алармы бүлдермәс очен бусагадан узарга ла кыймалы Жанына илаһи рәхәтлек табып, ләззәтләнеп күзәтүен дәвам итте «И. Нургали балакаем, менә хәзер шушы дүрт бөртек газизләреннсн ничек шатлаганнарын үзен күреп тора алсан—нишләриен икән»? Ихтыярсыз туган әлеге уеннан Зарифнын үз керфекләре лә чыланмый кадалмады Үзенә язылган хаттагы бераз борчулырак хәбәрләрне, бигрәк тә Нурислам аркылы ишеткәннәрен бу бәхетле җаннарга хәзер ничек әйтмәк кирәк'’ Йә. Раббем, бир сабырлык...
Кинәт Хафизнын:
— Калагыз әле мина. әбәү, бабай, син дә мондамыный’—дигән тавышына күтәрелеп карасалар—Әтием төсле булдыммы ’—дип. Хафиз каршыларына ук килеп басты Өстендә ябык якалы озын кара казаки, чалбары белән пар Башында тирәнрәк эчле кара бәрхет түбәтәй, аягында читек- кәвеш
Сөбханалла, гел кечкенә Нургалием булгансын бит. улым' Ни арада табып, ни арада киенеп өлгерден0—дип әнисе аны әйләндерә-әйләндерә карады. Бигенең үбелмәгән җире калды микән
Мин күреп тордым аның ничек киенгәнен, маладис бит ул минем улым Берегезгә дә ялынып тормады.—дип бабасы да мактал куйды үзен
Ул да булмады:
Күршеләр, сезне көтәбез Зөлкамал апай, син дә калма Улын яныннан кайткан кунак кызыбыз да сезне көтә,—дип Нурислам да кереп җитте Шунда Хафизны күреп —И. котлы булсын. Хафиз. Шушы киемнәреннән
әтиең төсле булып кер, яме. Тәмам егет булгансың, Тәскирән шаккатсын әле,—дип, Хафизны күтәреп алып, чыгып ук китте Нурислам.
Кайтып керүгә Нурислам, чормадан Тәскирәнен сиртмәсе белән тал бишеген алып төште Аларны чистартып, кояшта җилләтеп, элеккеге урынына элеп тә куйды. Саҗидәсе бишек эченә йомшак урын-жирен әзерләде. Бишекне өстән үк урап ябып куя торган юка каплавычын сандыгыннан эзләп тапты, хәсиятленен хәсиятле инде. Тәскирәгә кирәге беткәч, юып, каклап төреп сандыгына салган булган. Сандык исләрен бетерәсе килеп, ишегалдының кояшлы җирендә җилләтергә дә өлгерде. Баланы юындыруны Гыйззелбәнат бик теләп үз өстенә алды. Тан белән ягылган мунчаны башта тикшереп, кирәк- яракнын барын да әзерләп бетергәннән сон гына алып керде сабыйны. Суны тәмам сагынган икән бичара. Канатларын җилпегән кош сыман, шундый тизлек белән чупырдый башлап, ни тәҗрибәле Гыйззелбәнатны хәтта каушатып та җибәрде. «Һай, жаным, кулымнан төшеп китәсен бит инде... Сөбханалла, әкренрәк кылан, балакаем. Күрмисенмени, мине дә жепбөртексез итген бит»,—дип назлап дәшкән бу тавышны да шулкадәр үз итте сабый, чыркылдап ук җибәрде. Аяклары белән тагы да көчлерәк тибенә башлады Чыркылдый - чыркылдый чәбәләнә бит, жаным. Нурлар чәчеп торган чем кара күзләре белән берөзлексез үзе Гыйззелбәнатны күзәтә. Әйтерсен лә, чиксез шатланып, аңа рәхмәтләрен белдерә. Әйдә, балакаем, җитте, юындыра башлыйм үзенне. әнә бот араларын да кызарып киткән, дип гаҗәеп хуш исле «Гөлҗиһан» сабыны белән юындырды ул аны. «Озаграк тордылар, ни хәлләре бар икән?» дип, нәкъ кирәк вакытта Саҗидә килеп керде. Су эчендә мен рәхәттә яткан шат чырайлы баланы күрү белән, Сөбханалла, күзем тимәсен дип сокланды. Күршесе коендырырга дип әзерләп куйган суны Саҗидәгә сибәргә кушты. Үзе шул вакытта теләк теләп, баланы җәймә белән төреп алды.
Суы сарыксын, егетебез калыксын, Таза булсын, сау булсын Тормышы да бай булсын.
Аллаһының рәхмәтендә Озын гомерле булсын! Аны үстергән ата-анага Игелекле жан булсын!
Шунда Саҗидәгә малайнын мул гына хәзинәсенә ымлап
—Хәтерлисеңме Нурисламның үзенә үгез бозау күтәреп кергән төшенне0 Менә ул синен төшен. Табигатьтә без белмәгән, без аңламаган әллә ниләр бар ул...—диде Гыйззелбәнат.
—Гыйззелбәнат апай җаным, бу баланын да кендек әбисе син булган күк булды бит әле. Тәскирәмне дә синен шушы теләкләрен белән коендырган идек.
—Мин дә шуны уйладым. Теге елны бер-бер артлы Газзәбану белән икегез арасында кендек әбисе булып йөргәннәрем исемә төште. Бу юлы да, Аллаһы боерса, тагын сигез айдан Газзәбану нарасыен исән имин кабул итәргә язсын. Карале, Саҗидә, әгәр бик тырышсак, синен имчәкләренә сөт тә төшәчәк, менә күрерсен... Күкрәк бизләренә массаж ясарбыз, бананын үзеннән дә суырттырырга тырышырбыз. Тормышта андый очраклар бар ул.
—Ай-Һай, белмим, буш имине суырып торыр микән ул. Нурислам аны бик зирәк, ушлы малай ди. Буш сускины суырып та карамаган, теле белән этеп кенә төшерә ди.
—Кендек әбисе дә төшеп калганнардан түгел, әллә нинди тәҗрибатәре
бардыр әле, име. балакаем,—дип Гыйззелбәнат кулында йоклап киткән сабыйны, бисмилласын әйтеп, бишегенә салды.
Түбәсе күккә тигән Нурислам ишегалдынын буеннан буена ике рәт итеп кер бавы сузды. Юлда җыйналган бала чүпрәкләрен барын ла юып. элеп тә куйды Сажилә База чүпрәкләре белән тулган ишегалдыннан да мәхәббәтле урын тагы кайда булырга мөмкин, дип уйлады. Бу анын күтггәнгс көтеп алган, әмма тормышка ашмас хыялы иде шул
Газзәбанулар кергәндә бала йокыда иде Кырыгы ла тулмаган, йоклап яткан балага карарга ярамаганны бары да белә Шуналыр инде бишек тирәсенә баручы булмады. Балалар күзенә чалынмагач, Газзәбану
—Кара, безнен Хафиз монда түгслмени‘> Тәскирәсе дә күренми,— диде.
—Ә-ә-ә. алар Зәкия апалары белән Гыйззелбәнат апаларда, бәбигә мәми пешерәләр.—диде Саҗидә —Әйдә, утырыша башлагыз, алар да кереп җитәр.
Өстәлдә ниләр генә юк.. Уртага каплап куелган табакны ачып җибәрүгә, сап-сары тутырган тавыкны күреп. Нурислам көлеп үк җибәрде
— Вәйт. әнисе, маладис! Белә бит ул минем нәрсә яратканны Кая пычак, бүлеп куйим әле Шул кадәр оста пешерелгән, шартламаган да. чатнамаган да. Барыгыиа да рәхмәт, күршеләр, безнен хатыннарга җитәме сон!
—Тутырган тавыкны бездә ким яратмыйбыз үзе.—дип көлдереп куйды Зариф. Чыр-чу килеп. Зәкия апаларын җитәкләп, балалар да кереп җитте Зарифныкылар гаҗәеп матур киенгән Тәскирәнс күргәч, аһ иттеләр Балалар икесе дә бүген гадәти генә киемнәрдән түгел иде шул. Шәһәрнен аристократ балалары гына кия торган киемнәр, икесенә дә Маһирә апалары бүләге дип аңлатты Нурислам Балаларны яна киемнәре белән котлап. Хафизга тавыкның ботын. Тәскирәгә канатын бирде Зәкиягә лә. очасы кыз дип. канат эләкте Ашны чыгарырга Газзәбану булышты Маһирә турында сүз кузгалгач. Газзәбану ана рәхмәтен әйтеп болай диде
—Безгә дә хат язган, әнкәй белән Бибиҗамал әбигә кәжә мамыгыннан бәйләнгән зур шәл. әткәйгә каракүлдән тегелгән түгәрәк бүрек, минем туачак нәниемә күп бүләкләр, үземә авырлы вакытымда кияр өчен үзбәкчә бореп тегелгән кин күлмәк җибәргән
Безне нык гаҗәпләндергәне— үзенә Бибиҗамал әби сөйләгән Газ җәүһәр белән Мөхәммәтнур тарихын китап шикелле итеп язып җибәргәне булды Тышына «Фажигаи мәхәббәт» язмышына багышланган кыйссаи хикәят Көек авмлынын атаклы кендек әбисе. 97 яшьлек Бибиҗамал әби авызыннан дип язылган һәм Бибиҗамал әбинен үзенә тапшырырга кушкан Үзеннән сон кемгә тапшырасы килсә дә—үз ихтыярында диелгән Бездән әбкәйнен үзенә укып бирүебезне сораган, үз күзләре күрми бит Бер данәсен үзбәк теленә күчереп яздым дигән Үземдә укучы яшьләребез чиратлашып, бар дөньяларын онытып, шаккатып укыйлар дигән
Бу сүзләрне исе китеп тынлап утырган Гыйззелбәнат уйга калды. «Ай. Ходаем. Маһирә монысын сина җибәргәнне дип Нурислам мина да бер төргәк бирде бит. Мин аны өстәлдә генә калдырдым бугай Карап алырга арасы да тар булды шул Алай-болай, минем сөйләгәннәремне дә язып җибәрмәде микән? Үзен сакла берүк! Монарчы алс йортымны басымчак итүче булмады булуын Аерым бер хөрмәт белән карадылар, шөкер Бала-чага кызыксынса гына инде, гукталс. тиз генә барлап, санлыгыма сатып керсәм, җаным тыныч булыр»,—дип уйлап, өенә чыгып керү ягын каралы
( абын янынлагыллр барсы да бик канәгать. Газзәбаиуыбызга исә бигрәк мач килде.
—Бу арала үземнен лә тутырган тавыкка нәфссм барыс. пешергән вакытта
ук авызыма сулар килде. Шулпасыннан бөтен өйгә таралган хуш исләрен иснәп туялмадым мин анын,-дип сөйли-сөйли, иллә дә тәмләп ашавын белә. Шуна куанган каенанасы күп уйлап тормады, үзенә алган өлешләрен дә шыпырт кына килененә таба шудырды. Зариф читтә каламы сон.
—Аша, балакаем аша, әгәр нәфсен бар икән, синең өчен иртәгә үк бер тавыкны тутырырбыз, боерган булса,—диде.
«Их, шушында Нургалием дә булса ничек куанып, горурланып утырырыем. Янында Маһирәсе утырса да риза булырыем, әллә ни көнләшмәсием дә шикелле.
Никахларын яңарттылар микән? Нурислам белми калмас, сорарга кирәк әле. Нишләптер, икесенең берсе авылга кайту турында ник бер сүз язсыннар, ләм-мим... Бүген үк хатымны языйм да, Зәкия артыннан җибәрим»,— дип уйлап куйды Газзәбану.
Зөлкамал юк-юкта бишеккә караштыргалап ала. Анын бала белән кызыксынганы, аны күрәсе килгәне әллә каян сизелеп тора.
—Тиз генә уянмас әле ул. Ничәмә көннәр юлда су коену күрмәгән баланы парлы мунчада юындырып чыгару бигрәк әйбәт булды. Селкенми дә йоклый, балакаем,—диде Нурислам.
—Карале, Нурислам, дүкәмитләре бармы сон анын? Ташкинда яздырганнармы? Исем-мазары куелганмы?—дип, сорауларын тезеп китте Зөлкамал.
—Бары да тәртиптә, Зөлкамал апай. Туу таныклыгы бар. Ташкент мулласы кушкан исеме—Исламгали, әтисе—Нурислам Һадиевдип язылган Туган көне—10 июнь, 1924 ел, Ташкент шәһәрендә диелгән.
—Сөбханалла, сөбханалла, исән-имин генә үссен инде. Бәхете белән кайткан җан булсын! Бу яна йортына төкле аягы белән кайтсын. Ата- анасына да көтелмәгән бәхет алып кайтсын, амин!—диде дә Зөлкамал, тиешле догасын да кылды. «Әнисенен исеме язылганмы?» дип сорамакчы булган иде дә, сабырлыгы җиңде. Анысы мина нигә кирәк, үзләре беләләрдер дип уйлады. Монда да, шушы көннәрдә үк, Фарук мулладан Коръән укытып, анын белән дә кинәш-табыш итешеп алырга кирәк булыр, дип, кинәшен бирде.
Ташкент күчтәнәчләре һәм Саҗидә пешергән чәй ризыклары белән тәмләп чәй эчкәннән сон, сый-хөрмәткә дога кылдырды Зариф. Хужаларнын рөхсәте белән Зәкияне үзебезгә алып чыгарыек, диде.
—Зариф абый, рәхмәт инде. Нургали абый да кунарга Газзәбану апан янына керерсең дигәние. Мин тиз генә мунча кереп чыгыйм. Аннары Тәскирә озатып куяр үземне,—диде Зәкия.
—И, жаным, мунча үзебездә дә әзер. Туры шунда китәрбез. Нургали абыен үземне тәгәрәтә-тәгәрәтә чапкан шикелле, сине дә тәгәрәтеп чабыйм әле. Безнең мунчамы... Зәкия, искитмәле әйбәт. Анда аталы-уллы, әткәй белән Нургалием кулы шул, эзләсән дә, бер килешмәгән җирен тапмассың.
Озак булдылар алар мунчада. Ниләр генә сорашмады Газзәбану. Әмма күңеленә беркайчан да тынычлык бирмәгән никах турындагы сорауны, бик теләсә дә, бирергә кыймады. Үз-үземне кимсетү булыр бу дип уйлады булса кирәк. Зәкия япь-яшь булса да, бик сак, сабыр кыз булып чыкты. Күбрәк Зөмәрә апасы турында сөйләргә тырышты. Шулай да, әллә уйлап җиткермичәрәкме, Маһирәнең Исламгалине үзенә бик тә ияләндерәсе килгәне турында «И, үз итәргә тырышып та карадылар инде бу сабыйны Маһирә апа белән әнисе» дип ычкындырды. Газзәбанунын: «Читләрнекен асат кына үз итәргә аларга бир инде», —дип корырак кына әйтеп куюы Зәкияне куырып китерде, ни дияргә дә белмәде. Үз хатасыннан ике бите комачтай кызарды бичараның.
Төне буе ут сүнмәде Зарифларда. Зәкия иртәгә Казанга китәргә тиешлеген
ГАЗЗӘБАНУ
әйтугә, Газзәбану Нургалиенә хат язарга кереште
—Хет бер генә көнгә калсаные, улыбыз яныннан кайткан, бик кадерле кеше бит син безгә, балакаем.—дип Зөлкамал өзгәләнә үк башлады.
—Апа жаным. минем дә әнием тилмереп көтәдер Бер генә кич булса да үз өебездә дә кунасым килә. Локман абзый да, зинһар тоткарлана күрмә дигән ие.
—Карагыз әле. өченче көн Мәхмүт «Казанга жыенам. Гөлсем апай чакырткан-» дип сөИләнгәние. Китеп өлгермәгән булса. Зәкиябезгә дә иптәш булып бергә китсәләр, менәтерә шәп булырые,—диде Зариф
—Өйдә ул, өйдә Сажидәләргә керер алдыннан гына күрдем мин аны Картым, жәһәт кенә үзен кереп сөйләшеп чыкмыйсынмы сон?—дип Зөлкамал Зарифны Мәхмүтләргә кертеп җибәрде Шул арада әйләнеп тә чыкты Зариф.
—Булды, балакаем. Иртәгә үзе дә китәргә җыенган булган. Стансыга үзем илтә барам дигәнием. кая ул. Мәфрүзәсе белән икәүләшеп каршы төштеләр. Үзем илтәм генә дип тора бит Мәфрүзә Бигрәк унган бала инде, җаным Газимжаныбыз гына күрмәде, мәрхүм. Иртә белән сәгать сигез тулганда кузгалырбыз, кунак кызыгызны үзебез кереп алырбыз диде Мәхмүт, рәхмәт тошкере. Кайчан кайтасын сораганыем. «Тучнысын гына әйтәлмыйм Иртәгә Голсем апаймын кунагы Кари әкәне каршылагач, әти янына зиратка барып кайтам. Берсекөннәрсез дә кайтып булмас».—диде
—Иртәгә Мәхмүттән сораштырырмын әле Зөмәрә апай күршесе Кари әкә түгел микән ул. Әгәр ул булса, мина да күрергә кирәк аны,—диде Зәкия.
—Бәлкем, шулдыр. Гөлсем безгә килгәндә Нургалине дә. Локманны да яхшы белә ул дигәнне
—Алайса, шул инде, Зариф абый Зөмәрә апайны җирләгәндә ин зур ярдәмче Кари әкә булды Чыннан да, шул Кари әкә булса. Нургали абыйларның хәлен белә дә белә инде ул.
—Нинди хәлне?—дип әсәренде Газзәбану.
— Юк. кигтеләр микән ерак сәфәрләренә дип кенә әйтүемне,—дип котыла алды Зәкия.
Шомлы хәбәр
Мәхмүтне дүрт күз белән көткәндәй көтте Зариф. Зәкияне озатуга, янә Нурислам белән дә икәүдән-икәү генә сөйләшеп чыкты. «Син үзенне ул кадәр бетермәде. Зариф абый, көтик Мәхмүтне. Син мине барын да әйтеп җиткерми дип уйлыйсын, ахры. Безне озатырга Нургали үзе дә кайтмакчыс. Аны көтеп утырганда ашыгып кына бер кибетчебез килде дә: «Кибеткә ниндидер ике кеше килде, хуҗаларыбыз белән булгахтерны да дәшеп, кабинетта ниләрдер сөйләштеләр Аннан безне һәм барлык хезмәткәрләрне, үзебез чакыргач килерсез дип тараттылар Кибетне бикләп, пломба салдылар Аннан безнекеләрнен өчесен дә ияргеп каядыр кигтеләр. Без аларны икенче кибет ләре(кзгә баралар булса кирәк дип уйладык Бу хәбәрне ишеткәч. Зәйнәп апа атарып китте Йөрәген тотын кәнәфигә килеп утырды Мин дә бу хәлендә әнине ташлап китә алмыйм, сез үзегез генә кузгалырсыз инде, атлар көтә»,—диде Маһирә. Ә бездән сон. иртәгесен, Локман абзый белән Нургали Кытайга юл тотарга тиешләрме Менә, ничә сөйләсәм дә. Зариф абый, шул инде, артыгы да, киме дә юк Тулке Зөлкамал апай белән Газзәбану белә күрмәсен Минем тирәдәгеләр берсе дә белми Бәлки әле хәлләр без уйлаганча ук начар да түгелдер Ү збәкләрдә үзгәрешләр дәүләт күләмендә көтелә
булса кирәк. Мин эшләгән кибеттә үзбәк сатучылар, нишләптер, мине бик якын иттеләр. Бу юлы очрашкач, менә нәрсәләр ишеттем әле мин алардан. «Оҗмахларга тин үз дәүләтебезне ысысысыр дигән капкорсак урыслар йотырга маташа икән. Ә безнең хөкемәт башындагы үзбәкләр әллә ялгышалар, әллә сатылалармы, «ризалык биреп яталар икән. Халык каршы. Урыс килсә талавын белә инде ул. Ожмахка кызыгалар, эшләргә яратмыйлар. Башыңда «шумел камыш» белән генә әллә кая барып булмый шул. Ярар, урыс урыс инде ул. Күпләргә мәгълүм, холкы белән дә, эше белән дә, ашы белән дә дигәндәй... Ә менә татарларыбыз, үз мөселман татарларыбыз ни күрсәтте сон? Ачлыктан күпмегезне саклап калган татарларыбыз, әйтергә дә оят, хәрби бригада булып килеп, күпме үзбәкләребезнен канын койдылар. Ә күпмесенен жанын кыйдылар. Басмачылар имеш... Үзбәк халкы хәзер мондый татарларны рәнжеп искә ала. Син гафу ит безне, Нурислам туган, татар халкынын мондый юлга үз иреге белән басмасына ышанабыз. Күп вакытта хакимнәр үзләре бутый халык башын»,—дип сөйләделәр.
Ни генә булмасын, тормыш бара, ә алда ниләр күрәселәребезне анык кына әйтә алмавыбыз һәм борчылуларыбыз, чорына күрә, бик табигый, Зариф абый..
—Ярый, күрше, шулай да яхшыга өметләник әле. Малаебыз ни хәл сон? Биетәме? Төнлә ничек йоклады? Саҗидә тынычланып беттеме инде?
—И, Зариф абый, ничек алып кайттым әле, Ходайнын рәхмәте. Сөенеп бетә алмыйбыз. Шундый жанлы тормыш хәзер бездә. Барыбызны да биетә, ничек кенә биетә әле... Саҗидә дә бик маладис, малай өчен нишләргә белми. Бүген төнлә бераз борчылгалап алды үзе, һава алыштырадыр, мөгаен. Тәскирәне бик ярата, карап кына тора. Күрмиерәк торса, эзләнә үк башлый.
—Авыл савитына, Фатыйхның үзенә бар. Исламгалиебезне монда теркәргә кирәк хәзер. Малаен өчен җир өлеше алырсың, Аллаһы боерса. Карале. Нурислам, борчуларым белән әйтергә дә онытып торам, кортларын да бик тырышлар булып чыкты. Син югында ике мәртәбә карап алдым. Әйбәт ташыйлар балны. Мин кортлар караганда безгә дә кер. Үзенә өйрәнергә кирәк хәзер.
Кинәт Хафиз шәрран ярып кычкырып килеп керде.
-Бабай, син кайда? Чапталны җигик әле. Әни белән Бибиҗамал әбине алмага балабыз... Кузлада кучел үзем булам.
—Эш кешесе бит ул минем улым. Бабасы шикелле теләсә кайда ләчтит сатып йөрми Әйдә, улым, әниен көтәдер безне.
—Ләчтитенне ничә тәңкәгә сатасың, бабай? Өйдә генә сат син аны... Әбидә акча бер букча-дип, үз сүзеннән үзе рәхәтләнеп көлде Хафиз. Ьабасы көлүдә Хафизны да уэдырды.-И. улым, кечкенә Нургалием бит син минем... Син булмасаң нишләрием?
—Тиле җыеп күн эшләлиен, бабай.
—Ул күн белән нишләрбез?
—Кәнфит итеп тешләлбез.
—Тешең төшсә нишләрсең?
—Бабай булдым диялмен,
Тәки син җиңдең, улым. Җиңүчегә ни тиеш^ солшыёмГеГӘМе7 Ни С0раса шул ™еш Беләсеиме бабай, мин нәрсг —Нәрсә генә сорасак да, мин бирергә тиеш булам бит, улым килештекме?^аШКаЙГа атландылып' Үгезнең улам буйлап алып баласын
—Бир бишне, улым!
—Мә, бабай, ун булсын, кулым шифалы булсын!
—Минем өчен синсн кулдан да шифалы кул бу дөньяда юктыр ул, балакаем.
—Ләхмәт. бабакаем!
Боларнын «тел уенын» сокланып тынлап торган Газзәбану
—И, әткәй, сина күпме генә рәхмәтләр укысам да аз булыр Ничек шулай оста итеп өйрәтә аласын син? Гел кечкенә әртис булып бара бит. әй Их. әтисе дә күрсә, минем шикелле тынлап та торса, икегезне дә кочаклап, нинди генә матур сүзләр әйтмәсие Мәле. улым, бүләк киемнәренне киеп, нәкъ әтиен төсле булып утыр әле кузлага, дип. каенатасы янында горур басып торган улына карап сокланып туя алмады Газзәбану
Бабасы белән сүз алышуда жинүче булып танылу Хафизны шулкадәр сөендерде ки. нишләрен белмәде сабый Өстәвенә әнисе дә мактап җибәргәч, очар коштай булып Чаптар янына атылды.
—Хәзел без синен белән улам буйлап очып кына балылбыз. Бибиҗамал әбине очылтып кына монда апкайтылбыз. Аңладыңмы9 Ә мин хәзел әти төсле итеп киенәм,—дип. әнисе кулыннан киемнәрне алып мунчага йөгерде Мунчанын алгы ягыннан
— Бабай, дугага кынгылау куй, яме. Әбекәй белнәсә күлми бит ул. Кынгылау тавышына сөенеп килел. Кызык булыл.
—Ярар. ярар, балакаем Жинүченен һәр сүзе минем өчен закон Күз генә тимәсен инде сина. Бигрәкләр дә зирәк булып чыктын бит әле син. улым!
—Бабай, мина башка күз киләкми. ике күзем булгач —дип көлеп тә куйды тегесе.
Ат та җигелеп бетте, ялт итеп елмаеп егет тә килеп чыкты Үзенә үлчәп тегелгәндәй чем кара казаки чалбардан, казаки астында кайтарма якалы ап-ак күлмәк, аягында, шулай ук кара төстәге йомшак күн читек-кәвеш, башында кара бәрхет түбәтәй.. Күз тутырып карарга да оялырлык гаҗәеп зыялы, затлы кечкенә чын шәкерт лиярсен
Бабасынын. билгеле инде. «Сөбханалла* дип кат-кат әйтелгән сүзләр тезмәсе астында тулып ташырдай мөлдерәмә күзләр И. Раббым. ошбу сабыенны бәхеткәйләреннән мәхрүм итә күрмә, ятимлек хәсрәтләрен берүк бирә күрмә, яман күзләрдән Үзен сакла! Әйтерссн лә. малкай да шундый ук ярлыкау белән сабыйга текәлгән Үэснен ифрат ягымлы гөрелтеләре аша тышкы кыяфәте белән яшь хуҗасына нык охшаган Хафизга нидер аңлатырга тели кебек Сагына «Чаптар*, бик сагына шул Нургалине
—Туктале. бабай. Чаптарга ипи апчыгып каптылыйм әле Әбинең теше үтмәгән кибән башы калганые.—дип Хафиз йөгереп кенә кибән башы ипине алып та чыкты Ул да булмады, өстен-башын алышын чулпыларын чыңлатып, үзе белән кояшны да ияртеп Газзәбану да чыкты Әллә Газзәбанунын шулай бәйрәмчә матур булып чыгуына куаныпмы, әллә Хафизнын тәмле ипи белән сыйлавына рәхмәтен белдерепме, шундый итеп кешнәп җибәрде Чаптар, урамны гына түгел, бөтен авылны яңгыраткандыр, мөгаен.
— Кызык бит ул безнен Хафиз Әни. толымнарына көмеш чулпылалынны так. пажалысты ди генә бит Күзе күрмәгән Биби әбигә күңелле булыл ди «Пажалысты»сын кемнән өйрәндек дигәнисм. Фәми абый гел шулай әйтә ди. Үзенә ошаган сүзләрне отарга гына тора, жаныкаем Хафиз кушкач, менә шул чулпылар аркасында тоткарландым да инде Аннан сон әнкәй дә чыгып җитмәсме диебрәк уйлаганысм
— Эшләрем күп булса да. мин дә сезне чыгарып җибәрмичә тәки
кузгала алмый торам. Әле кайчан гына, сезне Ташлыяр җыенына озаткан чакларыбыз күз алдыма килде дә... Тагын күзләр мөлдерәмә...
—И. әткәй, әйтмә инде. Төштә күргән шикелле генә калды инде ул көннәр... Сез, әнкәй белән икегез, бигрәк өзгәләнәсез. Әнкәй өчен курка да башладым инде. Күзгә күренеп бетерешә. Сөйләштереп тә булмый, тамагына да рәтләп ашамый. Юкса Нургали бик кистереп әйтте бит Маһирә кайтса да, кайтмаса да, урып-жыю башланганчы кайтып җитәм. Сездән башка яши алмыйм мин хәзер, диде бит. Бу юлы мин алай ук сабырсызланмыйм үзе. Әллә карынымдагы балам да шулай кушамы?.. Сездә бирешмәсәгезие. Әнкәйне Казанга алып барып, берәр духтырга күрсәтеп кайта алсан начар булмасые. Гыйззелбәнат апай да шулай ди.
— Рәхмәт, кызым, әле дә ярый сез бар. Әниегез өчен үзем дә борчылам, шушы арада берәр чарасын күрми булмас дип йөри идем. Раббыбыз рәхмәтеннән ташламасын инде. Кара, кучерыбыз кая китте сон әле?
—Тәскирәне дә чакырам—дигәние. Әнә чыгып килә. —Нәрсә, улым, Тәскирә керәме?
—Юк ла-а, анын бәбие бал бит хәзел. Исламгали кайткач, чичти әллә кем булды ул,—дип, Хафиз үпкәсен дә сиздерде.
—Бик куалама, улым, яме,—дип Зариф озатып калды үзләрен.
Бибиҗамал әби үзен зурлап алмага килгән Газзәбану белән улы Хафизга багышлап озаклап дога кылды.
—Бибиҗамал әби, без сине үзебездә берәр ай тәрбия кылырбыз дип уйлаштык. Әнкәй белән бер-берегезгә иптәш булып, сөйләшеп йөрерсез, бергә намазлар укырсыз. Сезнең чөкердәшеп утыруыгыз безгә дә күнелле булыр, Аллаһы боерса.
—И, рәхмәт төшкерләре, болай булгач, алышырга кием-салымнарымны да алыйк инде,—дип үзе белгән урыннарыннан алып, аларны бер төенгә салды. Газзәбану гаҗәпләнеп вә сокланып карчыкның һәр хәрәкәтен күзәтеп утырды.
—И, Бибиҗамал әби, син үз өендә күзле кешеләрдән болайрак йөрисен әле, сөбханалла. Синең киткәнеңне кайсы күршеңә әйтик? Жәмилә сина бик еш йөри бугай. Аңа әйтеп чыгыйммы сон?
—Бик һәйбәт булыр. Мин өйдә югында да күз-колак булып йөрсение, әйт үзенә, яме,—дип, үзе өй иясенә догасын биреп, өстәлендә бер чокыр су белән бер телем ипи калдырды. Әгузе-бисмилласын әйтеп, аларны тастымал белән каплап та куйды. Газзәбану Жәмиләне өендә туры китерүенә сөенде. Бигрәк акыллы кыз бу Жәмилә, кем бәхетенә үсәдер гүзәл кәй. дип, бүген янә сокланды ул ана. Үзен озатышырга дип кергән Жәмиләнен тавышын ишетүгә карчык иллә дә сөенеп:
—Жәмилә, балакаем, мин китәм инде. Өемә, һәрвакыттагыча, күз- колак булырсың, яме. «Актәпи»емне дә үз ихтыярыңа калдырам. Аны да рәхмәтеннән ташлама, яме, балакаем.—диде.
—Ярар, әбекәй, барысын да эшләрмен. Әмма син киткәч күңелсез була бездә. Алай бик озакларга тырышма инде. Сина җырласы бер җырым бар, өйрәнеп тә бетердем, тик җырлап күрсәтергә өлгерә алмый калдым.
—Ниндиерәк җьгр ул, исеме ничек?
—Әйтми торам әле, сина ошый торган моңлы, озын көйле борынгы җыр. Ишетәсең килсә тизрәк кайтырсың, әбекәй.
—Карале, Жәмилә, иртәгә өйлә намазыннан сон безгә кил әле. Без әбиләр белән бергәләп бәлеш пешерербез. Син күрергә тиешле шаккатырлык бер китап бар бездә. Җиренә җиткереп укый беләсең син. Хафиз да бик ярата синең укуыңны. Әбкәебезгә бу кыйссаны үзең укып тыңлатсаң, ул тагы да
озак яшәр, Аллаһы боерса Үзе бер тарих булып. .
—Нинди китап ул, Газзәбану апа, исеме ничек?
—Ә-ә-ә, мин дә әйтми торыйм әле Үзен килгәч, күрерсен дә. укырсын да,—диде ул.
Кузлада утырган Хафиз янында бер көтү бала-чага. Сөйләшәләр, көлешәләр, табышмаклар әйтсшатәр Шул арада бер-берсе белән үчекләшеп тә алалар. Хафиз ястык астына куйган ярты ипие барлыгын хәтерләп, тиз генә аны алды да бүлгәләргә кереште. Житкәне кадәр малайларга таратты да «Чаптар»ны сыйларга кушты И куанышты инде малайлар. Чеметеп-чеметеп кенә үзләре дә кабып карады Тәмле Тешләмәс микән дип куркып тору да юк. Һәрберсе үз өлеше белән «аткайны куандырдым әле» дип уйлап Хафизга рәхмәт укыдылар.
Хафиз, әниләренен килгәнен күреп, үзе тиз генә кузлага күчте, малайлар чебешләр кеби читкә сибелделәр Жәмилә Бибижамал әбине ипләп кенә тарантаска утыртышты Шунда Жәмилә Хафизны күреп дәште: «Абау жаным, Хафиз энем, синме бу? Танымаслык, кызлар күзе төшерлек егет булгансын тәмам, Мәшалла' Шул кадәр Нургали абыйга охшарсың икән, киемнәрен белән дә. Бик бай. укымышлы кешеләр генә кия торган мондый киемнәрне мин малай-шалайларга да тегәләр дип уйламый идем
—Кем малай-шалай, минме9—дип, Хафиз Жәмиләгә усал гына карап куйды да, көр таныш белән: «Әйдә, малкай, на-а»—диюенә. Чаптар дәртләнеп кузгалып китте. Жәмиләнен «Хафиз, гафу ит, энем Мин сина әйтмәдем бит ул сүзләрне*.—дигәне ишетерлек булмады Дугадагы кыңгырауның зеңгелдәп чынлаган тавышын ишетүдән тан калды Бибижамат «Бата Хафиз үз әтисенең кендек әбисен. 97 яшьлек карчыкны кынгыраулы атларда гына йөртер әле дисәләр, үзем дә ышанмаган булырысм. Әлхәмдүлиллаһ, чиксез шөкер! Мине шушылай куандыруыгызның әжере үзегезгә мснс белән кайтсын, йә Раббем!—диде ул.
Карчыкнын ин зур сөенечләре әле Зарифларнын өендә көткән икән Кунагының жилкәсенә, Маһирә жибәргән дип. бүләк шәлне салды Зөлкамал.
—Бу нинди искитмәле, гажәсп шәл9 Үземнен Хак Тәгаләм биргән озын гомеремдә шактый шәлләр күрдем, шөкер Әмма мондыйны бәйләгәнем югые әле,—диде ул —Үзе бик йомшак, бөтен арка-билләремне каплап алырлык зур да икән әле Бүләк жибәрүченсн үз гомере дә озын, бәхете зур булсын!
Башыннан ук га бөркәнеп карады -һай жаным. башыңны, гәүдәннс генә түгел, бөтен җаныңны дәвалый торган хәзинә бит бу Мондый шәл башка юктыр ул, дөньясында да.
—Ул, әбекәй, кәжә мамыгыннан, кулдан бәйләнгән шат Әнкәйгә дә, икегезгә пардан жибәргән.
-Газзәбану балакаем, хәтерен калмасын Бу бүләкнең мәгънәсен бик гирәп дип анлыйм мин Маһирә Нургалигә булган мәхәббәтенең никадәр гирән булуын безгә дә ашатырга теләгән шикелле тоела мина Беренчедән - яраткан кешесен дөньяга тудырган газиз ана Икенчесе—аны исән-сау саклап, үз куллары белән кабул иткән кендек әбисе
-Әткәйгә каракүлдән тегелгән бик затлы түгәрәк бүрек тә жибәргән әле,—дип өстәде Газзәбану.
Менә, күрәсенме. балакаем, өчебезгә дә баш киемнәре Өчссснсн дә башлары исән булсын дигән уедыр, мөгаен Бик гирән уйлый торган бала булып чыкты түгелме сон Маһирә дигәнебез.
-Кем ничек юрый бит әле анысын Әйе. юрау өчен дә кин күңелле
м
кеше булу кирәктер,—диде Газзәбану.
— И, әбекәй генәм, әле анын сина гына багышлап җибәргән икенче бүләген күрсәң, белмим нишләрсең икән?
—Йә, Хода, тагы ни уйлап тапкан? Зарыктырмыйча әйтсәгезие тизрәк...
—Сезгә гаҗәеп китап ясап җибәргән ул. Ин кызганычы—сезнен аны күрә алмавыгыз. Тышына язылганын укып бирәм:
«Фаҗигаи мәхәббәт» Кыйсса.
«Гөлҗәүһәр белән Мөхәммәтнур» язмышларына багышлана. Көек авылының атаклы кендек әбисе, 97 яшьлек Бибиҗамал әби авызыннан.
Язып алучы: Маһирә Яруллина.
Шундый ук бер китабын үзбәкчәгә әйләндереп язган. Монысын үзенә тапшырырга кушкан, бездән укып бирүебезне сораган. Соныннан кемгә калдырырга теләсә—үз ихтыярында дип язган. Менә, әбекәй, бу амәнәтен дә үзегезгә тапшырам,—дип Газзәбану китапны аның кулларына салды.
—Бу кадәресен үк һич көтмәгәнием,—диде Бибиҗамал. Китапны элгәре куллары белән назлап кат-кат сыйпады, битләренә куйды, янакларына да куеп алды. Аннары йөрәге янында тотты бераз. Сукыр күзләреннән саркып кына чыккан бер тамчы яшь керфекләренә эленеп калды. Ул аларга кагылмады. Моңарчы сүзсез генә утырган Зөлкамал болай диде.
—Укып чыктым мин бу тылсымлы китапны. Ул тарихны ишеткәнем барые барын. Ләкин мондый тетрәндергеч итеп сөйләгән кешене белмим. Син, әбекәй, күзең күргәндә китапларны күп укыгансың, ахры. Шаккатып, онытылып укыдым мин аны. Гел чын язучы язган төсле булган бу.
Мәхмүтне каршыларга үзе килде Зариф. Поезд әле туктап бетмәс борын ук ачык ишектән күренеп киткән Мәхмүтне тыны белән суырып алырдай булды. Күрештеләр.
—Мәфрүзә килмәдемени? Нишләп олы кешене—сине җибәрде ул?
— Бик киләсеие, үзем риза булмадым. Син Мәхмүтен яраткан ризыкларынны пешерә тор, кайткач, бергәләп чәй эчәрбез дигәч кенә, —көчкә калдырдым мин аны. Аннан... ни бит... Мәхмүт энем, үзен белән генә тынычлап сөйләшәсем килде. Төнне үткәрә алмыйча да иза чиктем. Таны да ата алмый азапланды, минем шикелле. Туктале, мәйтәм, чыккан көе үз игеннәребезгә дә күз салырмын дип, өйдәгеләрнен берсенә дә сиздермичә генә чыгып киттем. Таңны юлда каршыладым —Зариф кузгалып китүгә никтер тыела алмыйча сөйләде дә сөйләде.—Без бит туа-тумыштан авыл балалары. Әллә нинди сихри төсләргә кереп, алсуланып таң атуларын кай урыннардан гына күрмәдек. Бүген дә, Алланың рәхмәте, онытылып күзәттем, беренче тапкыр күрәммени. .. Башта астан, бик ерактан кеби нурларын гына сузгалап, ялындырып кына кояш үзе дә күренә башлады. Күктәге ае да югалып өлгермәгәнне. Мина бүген Аебыз барча тереклек хуҗасы галиҗәнаб Кояшка болай дип әйтә сыман тоелды: «Чыксан чык инде, нигә шулкадәр ялындырып көттерәсең? Мондый тоныкланган, мескен хәлемдә инсаннарыма бик үк күренәсем килми шул. Иң матур, нурлы вә тулы чакларымда да алар мина карап, күбрәк моңланырга, узган гомерләрен, яшьлекләрен өзелеп сагынырга хирыслар. Ә мәхәббәт шәрәбеннән исергән гашыйк җаннар миңа карап хыял диңгезләрендә парлы аккошлардай йөзәләр дә йөзәләр Әле минем, беләсен килсә, бик серле булып, яна туып кына килгән төннәрем дә була бит Менә шул чакта, янә миңа карап, яше вә карты сине дә, мине дә дөньяга яраткан бердәнбер Раббыбызга ялвара башлый.
Яшьрәкләре:
Ай күрдем аман белән. Авызым тулсын иман белән Бу аем да үтсә иде Бәхет тулы көннәр белән.
—дисә.
Өлкәннәре:
Ай күрдем аман белән. Авызым тулсын иман белән Шушы айларда вафат булсам. Үткәр. Ходам, иман белән.
—ДИ.
Ә беләсен микән син, Кояш, күпме шагыйрьләр мина карап шигырь вә җырлар яза? Әйе. менә шулай дип әйтә сыман тоелды мина Ай
Жыр дигәннән, халыкнын үзе чыгарган берсеннән-берсе монлы җырлары вә шаян такмаклары, минем кодам әйтмешли, да чурты Бүген шулармын берсен дөнья бәһасс. мәрхүм дустым Газимжанны—әтиснне сагынып жырлыйм әле.
Ай яктысы якты дисен, көн яктысы күк түгел Башка дуслар да юк түгел, ләкин синсн күк түгел
И, язмыш диген инде, ул да ачлыктан шешенеп беткән хәлендә дә бер Ходаена ялынды. Гомер сорап дисеңме, юк. һич юк Без китергән ризыкны да кабарга теләмәде Ачлыгына бирсшмәсием әле. сагыш бетерә мине Тизрәк карчыгым янәшәсенә илтсение ул мине, лиле Ач үлемнән алып кадалсак та. сагышына дәва бирә алмадык Ахыр чиктә, сезне өйләндереп йортына ямь бирергә өметләнде Шушы мәшәкатьләрне остенә алып, сукыр эчәгең шартлаганда да түзеп йөр әле син Бала өчен ата-ана шулай инде ул. ни хәл итәсем Менә сине дә борчып алдым, гафу ит Урыны җәннәттә булсын Кабере читтә калса да. үз теләгенә иреште, әнисн бе лән барыбер бергә ул. Сезнең очен дә рухы шаттыр, иншалла. Без аңа догада Раббыбыз кабул итә күрсен'
— Рәхмәт. Зариф абый. Әтине шулай сагынып искә алуына Аллаһыным рәхмәтләре яусын Кичә Гөлсем апай белән эиярат кыллык үзен Мәчеткә дә сәдака илттек, шөкер
— Мәхмүт туган, сизәсең микән берни дә сорашмыйча, башта әкият сатып. Хафизым әйтмешли «ләчтит» сатып, мәзәк сөйләп кайтуымнын сәбәпләрен'*
— Мин бик рәхәтләнеп тынлап кайттым әле. Зариф абый Ниндидер сәбәпләр эзләп тормадым Юкка гына «Кышкар» мәдрәсәсендә укымагансындыр Нишләп син. Зариф абый, дин юлыннан китмәдем икән?
—Ул мәдрәсәдә бары бер генә ел укып калдым шул. Кинәт кенә әни авырып китте дә. укуны туктатырга туры килде Аннары шул калудан калынлы инде Бер генә ел укысам да. ул мәдрәсә шактый күпне бирде мина
Менә нәрсә, балакаем, күрешү белән Нургалием турында сорашмавымның сәбәбе бер генә Күнслсеэ хәбәрләрне ишетүемнең ничек тә вакытын сузу Сорашмыйча да булмый Кайттымы Кари әкә дигән кеше'* Зәкия дә күрдеме аны'* Ниһаять, нинди хәбәрләр бар. Мәхмүтҗан0
—Менә хәзер аңладым. Чыннан да, Зәкиягә бик таныш кеше булып чыкты ул.
—Мәхмүт, син мина, зинһар, ничек бар, шулай сөйлә. Мин беразын болай да ишетеп, жанымны кая куярга белми йөрим. Чын дөреслекне, ничек кенә авыр булмасын, мин ишетергә, белергә тиеш.
—Әйе, Зариф абый, ничек кенә әйтергә инде дип борчылып кайта идем үзем дә. Хәзер мин сиңа нәкъ, үзең сораганча, ничек бар, шулай сөйләргә тырышырмын.
Кибетләрен ачмаганнар әле. Аларны дәүләтнеке итәчәкләр дигән сүзләр йөри ди. Бик зур хосусый милекләрне, дәүләтнеке итү өчен, хуҗаларыннан тартып ала башлаганнар икән. Локман абыйларның кайда икәнлеген беркем дә белми диде. «Алар бит икесе дә, килешүләре буенча, Кытайга товар алырга барырга тиешләр иде, шунда киткәннәрдер», дип кенә жавап биргәннәр. Кари әкә белешкән, икесе дә шул чыгып китүдән, өйгә кайтмаганнар. Өйдәгеләргә бер җирдән дә, бер хәбәр дә килмәгән диде. Гомумән, хәбәрсез югалганнар булып чыга... Маһирә апалар зур борчуда. Әнисе урын өстендә, сырхап ук киткән диде. Аларга хәзергә хат язмасыннар, ин яхшысы Зәкия белән Гөлсем апай аркылы элемтәдә булырлар диде. Менә сина җиткерәсе бөтен хәбәр шушы, Зариф абый.
—И, Ходаем, малларын гына түгел, инде башларын да ашадылар микәнни? Шулайрак килеп чыга түгелме соң, Мәхмүт'7 Маһирәләр дә кызганыч, күпме мөлкәтләре яна, Локманнан башка ничек яшәр алар?
Иң булдыклы, иң сәләтле, татарларны күрәлмауның тагын бер чарасы түгел микән әле бу? Йә булмаса, «басмачылар» дип аталган үзбәкләрне тар-мар итәргә җибәрелгән татар хәрбиләренең залимлекләре өчен үзбәкләр тарафыннан үч алунын бер төре түгел микән? Урыс безне, татарларны, гомер-гомергә күрәлмады. Әле безне үзбәкләр сыйдырае, анда Локман шикелле татарлар шактый дигәние Нургали абыен да. Тикмәгә генә «моннан да ераккарак китәргә туры килмәгәе әле» димәгән икән Нурисламга. Менә Локманның шул сүзләреннән сон баласын тизрәк алып китү ягын караган да инде Нурислам.
Ә безгә нишләргә хәзер, нишләргә?.. Карап торган бердәнбер улымны бары егерме ике яшендә югалта калсак, ничек түзәр бу йөрәк17 Зөлкамалым болай да бөтенләй бетереште бит инде. «Төшемә керде» ди дә, өзелепләр китә. Төшен дә сөйләми үзе. Кем-кем, Ана йөрәге сизгән булып чыга бит, Мәхмүт җаным. Без дә китсәк, ике бала белән Газзәбануыбыз нишләр?
Мәхмүт, зиреклеккә җитеп киләбез, беразга туктыйк әле шунда. Нургалиемнең иң яраткан аланында туйганчы, эчемне бушатканчы бер тәгәрәп җыламасам, үземнекеләргә күренер хәлем калмас шикелле.
Әйе, әйе, Зариф абый, дөрес әйтәсең. Анда җиләс тә, һавасы да бөтенләй башка. Агачлар арасында күләгәдә әзрәк ял итеп алсан начар булмас. Агарып та китген... Төшәргә булышыйммы?
Юк, юк, энем, үзем төшәм. Шөкер, үтте шикелле...
—Ни булды, Зариф абый? Менә шушында чирәмгә ятып тор әле,—дип тиз генә баш астына үзенең пинжәген салды Мәхмүт.
-Бая нидер йөрәгемне бик каты авырттырып чәнчеп куйды. Менә шул хәлемне алды да инде. Бер дә болай булганы югые әле, хәерлегә булсын...
-Мәхмүт, тарантас башында бер шешә булыр. Щуна тутырып, мондагы чишмәдән су алып кил әле. Ул чишмәне беләсеңме?
—Беләм, беләм, якын гына ул. Ә син тыныч кына ятып тор Зариф аоыи,—дип Мәхмүт атлый-йөгерә китеп барды.
Зариф суны башта йотлыга-йотлыга эчте, калганы белән битен-кулын
ГАЗЗЯБАНУ
юды да, иркен итеп сулыш аларга тырышып, киерелеп куйды.
—Рәхмәт сина. агайне, тәки хәл кергген үземә. Инде кузгалсак та була. Шулай да юлга тагын бер шешә су алыйк әле. Бу чишчәнен суы үзенә бер төрле тәмле Салкынлыгын кара син анын. шифалыгын әйткән дә юк инде. Бүген көннен артык эссе, бөркү булуы да ярамады бутай Шундый итеп китереп кысты йөрәк дигәнен, ычкынам икән дип торам, котым очты.
—Сиздем мин аны. Зариф абый, үзем дә куркып калдым, тагын әзрәк ятып тормыйсыңмы сон?
—Өйдә минекеләрдә, синен Мәфрүзән дә көтәдер. Ипләп кенә кузгалып карыйк әле.
Зарифнын капкадан кергән тавышын ишетүгә өйдәгеләр атылышып чыктылар. Бибиҗамал карчык та. өйдә генә көтеп аласы түгел, таягын җиккән дә, баскыч төбенә чыгып баскан Ин алда Зөлкамал
—Жә. әтисе. Мәхмүт кайттымы? Нинди хәбәрләр алып кайтты'* Кари әкә дигән кеше килгәнме? Нургалиемнән нинди хәбәр бар?—диде
— И. хатыннар, җанкисәкләрем, сез мине чәй эчерү, тәмле ризыклар белән сыйлау турында уйламыйсыз да. ахры Тан атканчы чыгып киткән кеше бит мин. Баш командирыбыз кайда сон. күренми?
—Әткәй җаным, самавырыбыз кайнап тора, бәлеш мичтә, баш командир «Кашка* белән бакча артындагы чирәмлектә Хәбәрләрен безне сөендерерлек булса, кулларыбызда күтәреп алып керербез үзсннс.—дип кабалана ук башлады Газзәбану
—Тынычланыгыз, зинһар, бары да Аллага шөкер. Нургалиләр Кытайларына киткәннәр. Озаграк торырга туры килсә, борчылмасыннар, үзебез хәбәр итәрбез, көтсеннәр дигән Котәрбез боерган булса! Өч елдан артык көткәнне берничә аена гына түзмәскә, име. карчык —дип әйтеп кенә өлгерде, кинәт Йөрәгенең кыса башлаганын тойды. Ничек тә сиздермәскә инде Әнә бит ничек куаныштылар
Ниһаять, бу сөенечле хәбәрдән Зөлкамалның да күзләре нурланып, битләре алсуланып китте. Зариф та берни булмагандай шаяртып куйды
—Иә, килен балакай, өстәл янына кайсыгыз күтәреп кертә инде мине* Бары да дәррәү көлеп җибәрделәр
—Әлбәттә, үзем күтәрәм. Килен балакаен болай да бер Яруллинны күтәреп йөри. Икенче дәү Яруллинны гомерем буе күтәреп йөрергә дә риза мин. үзем күтәрәмгә калмасам. Аллам сакласын
Ул да булмады, тирә-юньне нурга күмеп Җәмиле килеп керде Аны тиз генә Хафизны алмага җибәрделәр Бабасын күреп малай куанса да. анысын сиздермәде. Ә иртәдән бирле үзенен үпкәләп йөрүен әйтми кадалмады Һәрвакыттагыча бабайның кочагына да атылмады
— Бабай, үзен ган тишегеннән китеп базгансың, мина әйтмичә. Минем баласы килгәнне белдең ич. Ялал. ялал диден ич Мәхмүт абын кайттымы? «Кашкай* көтә Бүген бигләк эссе, су коенасы килә анын. алал белән минем дә.
—И-и. улым, үпкәләмә инде, гафу ит. Шулайрак килеп чыкты шул. Үзем нишләп гер Йоклый алмадым. Сине төн уртасында у ятырг а жәлләдем Бар. Мәхмүт абыйларыңны чакырып чык хәзер Әнә. әниен мичтән бәлеш тә чыгара, икесе дә керсеннәр.—Малай бик шатланып риза булды Бабасына булган үпкәсе дә. әйтерсең лә, жилгә очты.—Мәфрузә апана чәй эчәргә үзем керермен дигәнием дә. сезнең янга ашыктым
Җәмиләнең Хафиз белән бергә керәсе килеп, торып басуга
— Юк, үзем генә келәм Малай-шалай белән йапмә.— дип. ярым колеп. шундый итеп сыйпады Җәмиләгә, барысын да шаккатырды «Бабай, бәлешнен авызын ачмый тол. яме* дип тә кисәтә бит әле
—Биш яше дә тулмаган бала шулай үзенә ошамаган нәрсәләрне күңеленә салып куяр дип кем уйлаган, үскәч, кем булыр икән безнен Хафиз?—дип, соклануын белдерде Газзәбану.
—Балалармы? Бала күңеле кадәр нечкә күнел ул, зурларда ай-һай... Менә ни өчен балалар белән бик сак булырга кирәк,—диде Зариф.
—Безнең әткәй бик яхшы укытучы булырые дип күп вакыт уйлап куям мин. Бик масаеп кына китмәсен инде Хафизыбыз,—диде әнисе.
Гомер аккан сулар кебек... дигәндәй, көннәре дә гажәеп тиз үтә тора. Көннәре генәме, никадәр сагыш, кадерленне тилмереп көтү газаплары белән булса да, айлары да берсен-берсе куа диярсең. Инде урып-җыю эшләре дә тәмамланып килә. Тик Нургалидән генә бер хәбәр дә юк.
Көннәрнең кояшлы, коры торуы аркасында ашлыкнын бер граммы да югалмады. Уңыш искиткеч мул булды. Газзәбануыбыз да күзгә күренеп тулыланып килә. Ул тагы да матурайды, анын һәр хәрәкәте, кайда гына булмасын үз-үзен тотуы, елмаеп сөйләшүләре илаһи бер гүзәллек белән төрелеп бара. Хатын-кызлар аны күреп һәрберсе үзенчә соклана. «Карале, Газзәбану бу корсагын тагы да матур күтәрә, әле Нургалие дә янында булса... гел очып кына йөрерие...» диештеләр. Хатыннар сөйли инде ул, берсе. «Бер көнне Фатыйх Газзәбануны очратып, аннан күзен дә алалмыйча, Хәнифкә сөйли икән; корсагы да бар диләр, бер баласы янында, икенчесе карынында дигәндәй. Кайнеш белән нинди зур хуҗалыкта яши, башы эштән чыкмыйдыр, әле кендек әбисе булырга да өйрәнеп йөри диме тагы... Гаҗәп бит, ә, үзе һаман чибәрләнә, нурлана гына бара.. Тагын күзалдымнан китмәс инде дип әйтә, ди. Хәниф, жәлләп тә куйдым Фатыйхны. «Барыбер сина булмый бит инде ул. Тот та өйлән, сиңа любой кыз килә бит, йөрмә болай, булмастайга күзенне кыздырып»,—дип әйттем әле дип сөйләгән, ди.
Беркөнне ашыгып кына Нурислам килеп керде. Зарифның атларга башак әзерләгәнен белгәч, бигрәк әйбәт дип, абзарга таба атлый-йөгерде.
—Зариф абый, менә хәзер генә Жәмиләнен тагын бер хаты килде. Үзенен хаты эчендә сезгә дигәне дә бар. Менә ул хат,—диде.
Кинәт кенә әйтелгән бу хәбәрдән Зариф каушабрак калды:
—Үзен укыгансыңдыр инде...—дип, курку катыш сорап куйды. Кулларын алъяпкыч итәгенә сөрткәләп, әгүзе-бисмилласын укыды да:
—Җүнле хәбәр бир, Ходаем,—дип, ниһаять, хатны кулына алып, эчтән генә укый башлады. Хат кыска язылган. Әмма язган кадәресе бары да күңелгә ятышлы —Матур яза, укымышлының укымышлы инде. Әйдә, тагын бер кат кычкырып укыйм әле:
«Хөрмәтле вә гыйззәтле, газизләрдән газизем әткәй илә әнкәй!
Сезгә сагынып, бик сагынып сәлам язам. Шулай ук Газзәбану белән Хафиз сөйдергеч бөтиемә дә сәламнәремне ирештерсәгезие. Безнең хәлләр һаман да шул бер көе, билгесез. Әниемнең сәламәтлеге бик какшады. Биргән дәваларыбызнын да ярдәме аз. Үзем эшләп торам әле, биргәненә шөкер!
Откәи, сезнең арагызда үткән, җаным вә күңелемне баеткан матур ГГР1МНЕ" Һәр сэгатен генә т^=л, минутларын да сагынып мбтл “И”а ихлас хөрмәтләрегез һәм мине үз балагыздай
кабул итеп алуыгыз өчен рәхмәтләрем чиксез сезгә Сезләрнен-
^™ӘНт“әйДа„и1ЛЛаҺбЫ ТӘГаЛ0НеН ҺЭР Даим Руендә булуын югалтмыйк әл; буЛСа да' өмет 6елән ЯШӘРГЭ «сае Өметебезне
югалтмыйк әле Әнкәйне сакларгарак тырышыгыз инде төшлапемә
борчылып кергәли башлады. Хафизга иптәшкә, Ходай кушып, тагын
бер сабый туса, әнкәйнен ярдәме аеруча кирәк булачак. Без анын бик бәхетле әби булуын телибез! Газзәбануга жинеллек, сабырлык бирсен Раббем Амин!
Әткәй, борчый димәсәгез, сезгә бер гозерем бар Жәмиләне безгә килергә үгетләп карагыз алс Без чакырганда әнисе Зөләйха апа риза булмаганые. Икесе бергә бөтенләйгә килсәләр, безгә бигрәк тә яхшы булырые Бүлмәләр дә. \рын- жир дә җитәрлек. Зөләйхә апага да эш табылыр. Ул баланы укытып, кеше итә алсам. Аллаһым каршында бер саваалы эшем булырые дип уйлыйм
Ярый, хушыгыз, таза-сау яшәгез. Мин җибәргән юл белән, хәлләрегезне белдереп, жавап яза алсагыз бик шатланырыек
Бибиҗамал әбекәй белән Гыйззелбәнат апага да сәлам жибәрәч»
—Менә шулай, күрше, әллә ни сөенерлек хәбәрләр булмаса да. ике арабызда элемтәнен ялгануы бик һәйбәт Рәхмәт Зәкиягә, сина язылган хатында ниләр бар сон, Нурислам0
—Эшкә урнашасы кибетендә. Маһирәнен кинәшс белән, бөтенләй күренмәгән Кибет дәүләтнеке булып эшли башлаган Сатучыларның күбесе яна кешеләр икән. Зәкия элеккеге эшләгән тегү әртилендә эшли башлаган Зөмәрә йортында ялгыз яшәп ята икән Ышанычлы гына, үз якларыбыздан килгән берәр кыз булса, бик теләп фатирга кертсрием дип язган Кари әкә ана Маһирәләрдә бик күренеп йөрергә кушмаган. Маһирә үзе дә шундыйрак фикердә бугай Шулайрак акладым. Исламгалине бик сорашкан Маһирә Сажидәнен күкрәгенә сөт төшеп, баланы үзе имезә башлаганын белгәч, исе-акылы китеп: «Бәхетне бирим дисә, бирә бит ул Ходай. Үзе теләгән кешесенә учлап та. колачлап та бирә»,—дигән Инде ул бәхетне кире алам дисә, анысы ла Үз иркендә —дип жылап та аллы Маһирә апа,—дип язган
Барын ла сабыр гына тыңлаган Зариф авыр сулап «Әйе. Зөлкамал апан белән без лә кызганабыз аны. Ичмаса, бала тапкан булса, баласы белән юанмрыс. Инде анасы да ташлап китсә, нишләр ул. Маһирә0 Әле без монда барыбыз бергә дигәндәй, борчуларны да. дөнья мәшәкатьләрен дә бергә күтәрәбез, шөкер Ходайга. Ялгызлыктан Үзен сакла *
Нурисламны озаткач, өйгә ашыкты Зариф
— Газзәбану кызым. Маһирәдән хат бар
—И. рәхмәт төшкере. иренем кычытканые аны. хат укырга булган икән0 Үзен укыдыңмы әле. әткәй0
—Укыдым, кызым, укыдым Әнкәен дә ишетсение. кайда сон үзс° Күренми
— Келәттә Коръән укый ул Өйдә бик бөркү бит Әйдә, әткәй, хатны да шунда гына укыйк әлс
Хатны Газзәбану укыды Хатнын башыннан ахырына кадәр, тагын акты Зөлкамалнын күз яшьләре Каян килә диген син .шарны бертуктаусыз
—Тагын бер кат. ашыкмыйча гына укы әле. кызым,—диде Зариф
Тагын укыды Газзәбану
Мин үзем абзарда икс кат укыдым Менә тагын ике кат тынладым. әмма Нургалиемнең үз хатларына, үз сүзләрен ишетүгә сусаганым басылмады.
Маһирәнен Жәмиләне әнисе белән бергә үзләренә чакыруын өчесе дә хупладылар Өйлә намазыннан сон Маһирәгә бөтен якалыкларны әйтеп бик җылы хат и шылар Зөләйха белән сөйләшеп, китәргә риза булган тәкъдирдә, барлык юл мәшәкатьләренә үзебез ярдәм итәрбез дип я шылар Шунда Хафиз: «Кунак апайга миннән дә салам языгыз, үзе мина салам әйткән ич,—диде —СөЙделгеч бөтие дшәнс ошамады, аны бәбигә генә әйтәләл,—дип иренен турсайтып куйды
Соңгы күрешү
Сентябрьнең соңгы көннәре. Бу елның көзе дә, назлы жәеннән аерылырга теләмичә, үзенекен итә. Әбиләр чуагы әле киләсе айда да дәвам итәр диләр. Вакытын белеп кенә җылы яңгыры явып китә. Искән жилләре дә җылы, җанга рәхәт. Йорт саен диярлек амбары, келәтләре тулы ашлык. Тик Нургалидән генә бер хәбәр дә юк... Маллар көтүдә. Тегермән елгасы тулы ап-ак казлар йөзә. Көекнең аның казлары да һәммәсе диярлек ак төстә, көрәннәре бик сирәк. Һәр хужаның казлары үз тамгаларын йөртә. Ә тамга төсләрен санап та бетерерлек түгел. Ишле булып йөзгән чакларында, озаграк карап торсаң, үзе бер могҗиза. Әйтерсең лә, каз «болытлары» өстенә кемдер төрле-төрле чәчкәләр сипкән. Ә казларның һәрберсе, сыртындагы чәчкәсен югалтмаска тырышып, чума-чума йөзәләр, шаярышалар... Шунысы гаҗәп, казларның һәр аерым гаиләсе читләрне үзләренә якын җибәрмәс өчен ниләр генә кыланмыйлар... Чынлап торып усалланалар хәтта. Ә үрдәкләр тирән елга кирәк дип сайланып йөрмиләр. Аларга өйгә якынрак инеш тә җитә. Бераз чумгалап, чайканыл алуга, янә бүксәләрен тутырганчы ашарга кире өйгә кайтасы бар бит. Үрдәкләрнең бу гадәтләрен Хафизга әбисе болай аңлаткан. Алар бүксәләре тулганчы ашыйлар- ашыйлар да, алпан-тилпән килеп, тезелеп, су буена китәләр. Шунда берсе «бак-бак, без ашадыкмы сон әле?» дип сорый ди. Калганнары уянып киткәндәй булып, «бак-бак-бак, «юк-юк-юк» дип бакылдашып, ашаган җирләренә кире борылып менәләр ди. Хафиз бик ошаткан әбисенен бу әкиятен. «Менә шуна күлә симез бит алал, әби, иеме?» дип көлгән дә көлгән.
Мондый матур көннәргә Кашка да бик шат, юырткалап йөрүдән куш аяклап чабуга күчә. Бабасының Хафизны атландырганына да канәгать. Төрлечә итеп кешнәргә ярата. Инде Хафиз кулыннан тәмле-тәмле күчтәнәчләр дә эләксә, малайның битләрен дә ялап ала.
Бөтен җирдә көзге матурлык. Көннәр җылы, кояшлы булып торса да, табигать үзенекен итә. Агачлар саргайган яфракларын салмак кына коялар. Бу табигый үзгәреш агачның үзенә дә, коелып барган яфракларына да ниндидер моңсулык бирә кебек, хәсрәтле вә сагышлы кешеләргә бигрәк тә...
Менә шундый матур иртәләрнен берсендә төшендә Нургалиен күреп уянып китте Газзәбану. «Ник уяндым сон?..» дип ачыргаланып җылап та җибәрде. Бу үзәк өзгеч тавышны ишетеп:
—Балам, ни булды, ник жылыйсын?—дип Зариф атылып керде.
—Әткәй җаным, Нургалине төшемдә күрдем. Ул каядыр китәргә бик ашыга икән. Үзе мина таба кулларын суза. Сүзе юк, ә мин аны сүзсез дә аңлыйм шикелле. «Әйдә минем белән, бергә китик», дип әйтә төсле. Ә мин шатланып, хәзер-хәзер дип ана таба ашыгам икән. Инде кулларыбыз тоташа дигәндә генә уянып кына киттем бит. Ник уяндым мин, әткәй? Никләргә генә уяндым соң? Кичтән тилмерепләр сораганыем үзеннән. Ичмаса, бүген төшемә генә кереп булса да миңа күрен, зинһар, дип. Ишеткән бит җанкисәгем, ишеткән. Ә мин уянганыма үкенеп җылыйм, әткәй. Үзе юк та юк инде. Төшләремдә генә булса да бер күреп калсам, йөрәгемә аз булса да ял булырые дип ни теләдем. Их, әткәй, аның матурлыкларын күрсән... Син югыең шул анда... Шул затлы киемнәреннән, бөтен җире ялт иткән... Ул да шулкадәр сагынган... Сүз белән әйтмәсә дә, әллә каян күренә.
Гел елмаеп кына, якты нурлар сибеп тора торган Нургалием үтә моңсу, сагышлы моңсу гына түгел, әллә нинди кайгы катнаш моң иде анарда. Ә үзе каядыр ашыга да...
—Ярый, кызым, тынычлан инде. Үз карыныңда йөрткән нәни Нургалиебезне саклау да синең өстендә бит. Сез хәзер икегез бер җан. Үзең ничек борчылсаң, аны да шундый хәлгә куям дип уйла. Үпкәләтмәскә
тырыш син аны Менә хәзер дә «әтиемә әйтәм. барыбер әйтәм мин сине дип ятадыр әле»,—дип. үзенә авыр булса да. Зариф шаярткан булып, киленен тынычландырырга тырышты
Каенатасынын көтмәгәндә балаларча шаяртуыннан Газзәбану хәтта көлеп җибәрде, гәрчә яшь аралаш булса да.
—Пәйгамбәрләр акылы бардыр синдә, әткәй, рәхмәт яусын Әле дә ярый сез бар. Әнкәй белән сез булмасагыз, әллә кайчан саргаеп үлгән булырыем инде мин.
—Алай димә, балакаем, алай димә. Беребезне дә сабырлыктан мәхрүм итмәсен, Ходаем, барыбыз да исән булыйк әле.
Тынычлана төшкән Газзәбану җәһәт кенә торып, битен-күзен юды Самавырын куеп җибәрде. «Ташкентта ни хәлләр бар икән. Маһирәгә кыска гына итеп хат языйм әле* дип килеп кенә утырды Кинәт карынында гадәти булмаган, төртеп куйганга охшаган кыска гына бер хәрәкәт тойды ул Нәкъ шул урынга кулын куеп тынып калды Эчендәге үзгәрешмен кабатлану ын көтеп, тирән сулыш алырга да куркып утыруын дәвам итте Газзәбану Юк. башка кабатланмады Туктале, нәрсә болай утырам. Гыйззелбәнат апанын аппараты бар, тынлап карасын әле дип. очардай булып остазына йөгерде Бәхетенә, анысы өйдә туры килде
—Беренче авазын салырга вакыты җитә нәнинсн дип инде кичә үк уйлаганыем,—диде кендек әбисе. Газзәбануны күрү белән
Тынлый башлауга көлеп үк җибәрде Гыйззелбәнат
— Бик дөрес. Вакыты җитүгә «әнием, мина җан инде, йөрәгем дөпелди башлады* дип кулы белән сина төртеп хәбәр иткән ул Менә шулай, күрше, февральмен 22-23 көннәрендә туарга тиеш, бирсен Ходаем,—дип сөендерде ул үзенең шәкертен
— Кичә Мәфрүзәдә булдым. Анарда да шул ук хәл Бик куаныштылар Бүген үз вакытын белән барып кайт син анын янына, аппаратны ал Башта үз колакларымны сына. Аннары шушы атнада. Аллаһы боерса. Гыйззениса килене Сания бәбиләргә тиеш. Бергә барырбыз. Тудыруы катлаулырак булырга мөмкин. Аллага тапшырдык. Баласы аркылы ята. Кон дә тикшереп торырга туры килә
—Чыккан көе Саҗидәгә кереп чыгыйк әле. бергәләп Сөенечемне анын белән дә бүлешәсем килә, ахирәтем бит Бу арада гына керә дә алмадым Анын үзенен койрыгы бозга катты инде. Саҗидәне әйтәм Әле үзе генәмс. Тәскирәсенең дә кулын бәйләде
Килеп керсәләр. Саҗидә бик ләззәтләнеп бала имезеп утыра
— Күз генә тия күрмәсен үзегезгә,—дип соклануларын белдерделәр Газзәбану якынрак килеп
— Кая. сөте киләме?—дип дәшүе булды, бала имчәгеннән аерылып матур итеп елмайды да, икс кулын суза-суза Газзәбануга барасы килүен күрсәтте.
— Карале, җаным, ниләр генә кыланмый! Ничек алмыйсын инде сине?— дип, Газзәбану аны кулларына алды
— Менә шундый биләмче егет без Кемне күрсә ятсынуны да белми, барам гына дип тора. Атасы да шакката инде
— Нишләп ятсынмасын, безне үз кешеләре икәнен сизгәнгә күрә генә шулай итә Күрдек без анын төрле чагын, зиһенле малай ул,—диде Гыйззелбәнат
Анысы шулай инде Авылда кем генә күрми калды икән аны. ай- һай... Бәби ашы китерүне сылтау итеп, эте дә, бете дә калмады инде Ошамаганраклары булса, шунда ук акырып жылый башлый Дөрес, балаларның барысын да үз итә,—дип сөйләп китте Саҗидә
—Ахирәткәем, февраль ахырындарак Исламгалиенә иптәшкә минем дә бәбием туачак, белеп торыгыз. Кендек әбиебез шулай ди. Нургалиен дә төшенә шуна сөенеп кергән, ди.
—И-и, хәерле сәгатьтә, жаным. Шатлык өстенә шатлык булып, ярабби, Нургалиең дә кайтып житсә ие,—дип ахирәте өчен шатлануын белдерде Саҗидә.
22 февраль, 1925 ел. Кышнын инде соңгы көннәре булса да, ул әле тиз генә бирешергә теләми кебек. Иртәдән бирле тын гына йомшак кар ява.
Көн кичкә авышканда Газзәбану кәефсезләнә башлады. Килененең һәр хәрәкәтен үзалдына тынгысызланып күзәтеп йөргән Зөлкамал каушап ук китте.
—Балакаем, баядан бирле күзәтәм үзенне. Тулгаклыйсын түгелме сон син? Теге бүлмәдә урын әзерләдем, син шунда кереп ятсаные хәзер. Үзен керә аласынмы, әллә булышыйммы?
—Рәхмәт яусын, әнкәй. Безнен эшләр шулайрак бугай шул Нишләптер кызулый ук башлады бит әле бу. Әткәй Хафизны Нурисламнарга алып керсен. Саҗидәне монда җибәрсеннәр. Гыйззелбәнат апай да —Калган сүзен әйтеп бетерә алмыйча, эчен тотып, эчке бүлмәгә юнәлде Зөлкамал чөйдән бишмәтен генә эләктерде дә, чыгып та йөгерде. Шул арада бисмилласын әйтеп, Раббысына жинеллек сорап ялвара, шунда ук: «И. балакаем, булса да булыр икән түземлек, кайлардан килә икән бу балага шул кадәр сабырлык, рәхмәтеннән ташлама, бер Аллам!»—дип капканы ачуга, бөтен кирәк-яракны алган Гыйззелбәнат үзе пәйда булды.
—Зөлкамал, үзем дә керергә дип торадырыем. Күрәм. син агарып та киткәнсең, зинһар тынычлан, ашыкма, бераз туктап, тын ал. Ә мин йөгердем, яме.
Гыйззелбәнат кереп җиткәндә, Саҗидә шунда иде инде.
—Йә, нихәлләр? Мин аны ястү намазы алдыннан, йә шул намаз вакытында табар дип чамалаганыем. Әле ике сәгать элек кенә караганыем бит,—дип, Газзәбану янына килде.—Ашыгасы иттеңмени, жаным? Кая. карыйк әле. .
—Әнкәй кайда? Мин ашыкмыйм ма-лай-дыр ул, па-жа-лый ай., һай, жаным...
Ул арада кендек әбисе барын да тикшереп, үзе дә тынычланып, Газзәбануны да үтә куркып, каушап калган халәтеннән чыгара алды.
— Бер дә куркырлык урын юк. Бары да тәртиптә. Әле эшем кыргандай, шабыр тиргә баткансың. Өстәвенә каенанасы өчен борчылып ята бит әле. Әнә, әнкәен дә өйдә, сиңа баладан котылгач сыйларга дип тәмле әйберләр пешерә. Ә син хәзер хәл җыярга тырыш, сулыш алуынны тәртипкә китер. Кабаланма. Үзен кендек әбисе булырга җыенасын. Бу синен практик эшен инде, сынатма. Бәһаңне төшермә, җаным, көченне тупла... Сажидә, син салкын суга чылаткан тастым&т белән тирләрен сөртеп ал. алмашка тагын шундый бер сөлге әзерлә, кирәк булачак әле..
—Ай, а-а-й, билемне үтәләй кисә би-и-ит...
—Түз, жаным, түз. Алда кирәк, бик кирәк булачак көченне әрәм итмә.
—Бик авырта бит, үтерепләр авырта-а-а
—Кемнеке авыртмый?
—Сезнеке авыртмый шул, уф-ф.
—И, җаным, синеке шикелле генә түгел, әллә нинди авыртуларына да «эһ» тә итми түзәрием. Ходаем миңа бу бәхетле авыртуларны бирмәде шул. Әллә кызганды, әллә кылган гөнаһларым —Калганын әйтеп бетерә алмады.
Шунда ул «хәлиткеч* вакытнын килеп җиткәнен күрде.
—Ай, жаным. үләм ич. үлә-ә-әм
—Нинди үлү ди ул. булмаганны, көчән, тагын, тагын, вәйт. рәхмәт төшксре! Шунда ул якыная барган балага: «Әйдә, матурым, әйдә, жаным. әнисн бик көтә бит —Әнисе, тагын бер бик черәшеп көчәнеп жибәрсән. «минем дә тавышымны ишетерсен». диясе килә бит нарасыеннын кап- кара чәчен күрәм. монда озак тору бик куркыныч, тын ала алмаячак.
Ә Газзәбануыбыз кендек әбисен ишетми дә кебек. Коточкыч көчле авыртудан күзен дә ачалмый.
—Зөлкамал. Саҗидә, икегез икс яктан бераз күтәрә төшегез, сезгә аркаланып каты итеп бер көчәнеп җибәрүе кирәк, ай. бик кирәк Газзә. ишетәсеңме мине, тырыш, жаным Ниһаять, ишетте Газзәбану. нәкъ кендек әбисе кушканча тырышты Менә шунда сабыйнын бөтен өйне яңгыратып жылап җибәрүе. «Әнием, ач күзеңне, күр мине, минем дә сине күрәсем килә»,—дип җылындыр кебек тоелды ана. әмма никтер күзен ача алмады Кендек әбисенен: «Сөбханалла, сөбханалла, тупырдап, булам дип торган егет бит бу. Төкле аягын белән, балакаем».—дигәне колагына чагылып киткәндәй булды. Әмма ачык кына итеп берни лә ишетмәде. Ул йоклый иде Бу бик кыска вакытлы гаҗәеп тирән йокы аны икенче сихри дөньясына. Нургалиле дөньясына алып китте Газзәбану аннан беркая китәргә теләмәде. Ул ана Харисын күрсәтә. Ә Нургалие икесен бергә кысып кочаклаган, икесен дә үбә. Нидер әйтергә тели кебек. Газзәбанунын аны бик тыңлыйсы килә. Читтән кемдер дәшә. дәшә.
—Кечкенә Нургалиемне алып кайтгын бит. жаным Койган да куйган Нургалием бит Мин тапкан Нургалием дә нәкъ менә шушындый матур малай иде Ач. балам, күзеңне. Аллаһы Тәгаләнен рәхмәтедер бу безләргә
«Нургали» исеме кабатлана торгач, сискәнеп китте Газзәбану. Газиздән газиз бу исем Газзәбанунын зиһененә яшендәй бәреп керде. Татлы йокысыннан уянып киткәндәй
—Кая Нургали, әле генә мондае бит ул. Исән булмаса. нәкъ көннәрен туры китереп, безнең янда йөрериемс? Сабыема жан ингән көнне инде Менә аны тапкан көнемдә дә безнең янда бит ул. Үзе еракта булса да. күнслс белән барын да белеп тора. Ничек исән булмасын ди'" Моннан сон да Үзен сакла Ходаем! Сабыйларым хакына Нургалиемнән аерма мине, и газиз Раббем,—диде
Кендек әбисе анын каршына килеп
—Менә ул. синен кечкенә Нургалиең.—дип Газзәбануны мөмкин кадәр тынычландырырга тырышып, баланы күрсәтте Шунда жылап басып торган каенанасын күреп алды Газзәбану:
—Әңкәй. нигә жылыйсын? Җылама. әнкәй Атлата шөкер, үзем дә. Харисым да исән-сау Нургали белән дә күрештек И-и. күрсәгсзие сөенгәннәрен Минем дә хәлем әйбәт. Харисымны имезергә дә вакыттыр инде ’ Нургали бик теләгәнне шул аның ир бала булуын.—дип каенанасының яшьле күзләренә текәлде һәм кемнедер эзләгәндәй як-ягына да карап алды
— Ир бала гынамы сон. ул бит беткәнче Нургали Рәхмәт, кызым Болай булгач, аны күрергә әтисе ничек кайтмасын ди Кайтыр, Аглаһы боерса. Харис дип исемне дә үзе бирде бит. жаным Йоклый әле ул Уянуга имезерсең, әмма үзен тәмам тынычланып бетмичә торып имезергә ашыкма әле. кызым
Шулай итеп. Газзәбанунын тагын гел әтисенә охшаган икенче улы да дөньяга килде Һәм шушы йортка күпме шатлык, күпме горурлык алып килде ул. Золкамалнын чыраена алсу төс керде. Һәр ризыкнын тәмен белеп, әпититләп ашый башлады Зарифның да эшләре гөрләп барды Кашка да чын чабышкы аты булып, җыеннарда һәр елны беренчелекне яулый торды Газзәбану да
Гыйззелбәнат ярдәмендә тәҗрибәле «кендек әбисе»нә әйләнде. Никадәр авыр булса да, инде Нургалинең башка кайта алмаячагына да ышана башладылар кебек. Шулай да, өметсез шайтан дигәндәй, һәрберсе үзенчә, хыял катнаш көтү белән яшәде. Газзәбанунын бар юанычы, өметләре Хафиз белән Харис булды. Нинди генә бәхетләр юрамады ул аларга. Ләкин үзенә шул көтелгән бәхетләрнең берсен генә булса да күрү насыйп булмаган икән. Авырлык илә югалтуларны бихисап күп күрсәм дә, Раббем мине ташламады, сабыр канатларымны сындырмады. Һәрвакыт авып халкына кирәклеген белеп һәм анын зур хөрмәтен күреп яшәвен—ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзенә җибәрелгән бүләк дил санады. Изге хезмәтендә остазына һәм үз кыйбласына тугры калды.
Илгә килгән сугыш афәтләре һәм сугыштан сонгы ачлык, хәерчелек елларында бик авыр хәлгә калган чакларым да булмады түгел, булды. Түздем, күп түздем. Һәрнәрсәнең сонгы чиге булган кебек, түземлек дигәннәре дә мәнгелек түгел икән —Газзәбану уй-хатирәләргә чумды —Түземлегем тәмам төкәнгәч, бичарага-ничара дигәндәй, бер көнне көндәшем Маһирәгә тоттым да хат яздым. Хатымда яшәүдән тәмам гарык булганымны, улларым белән Нургалине сагынуларымны, үземнен дә алар янына китәргә ашкынуларымны бәйнә-бәйнә тездем дә тездем. «Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән бәгырь кисәкләрем янына синнән алда мина китү насыйп булса, догаңнан калдырма, бәхил бул! Ә мин сина бәхил, Маһирә »—дип тә язып куйдым бит әле Ике дә уйлап тормыйча, хатымны салып та җибәрдем. Җибәрүен җибәрдем.. Ә соңыннан үзем үкенеп бетә алмадым. Көндәшемнең: «Әллә ычкынып бара инде бу хатын»,—дип уйлавыннан шикләнеп, тәмам пошаманга төштем бит.
И-и, Ходайның бирмеш көне диген, ай ярымнан Маһирәдән хат килеп төшмәсенме! Укыдым да шаклар каттым. Ул да минем төсле үк ялгызлыктан җанын кая куярга белмичә иза чигә икән. Ул да. бигрәк тә әнисен җирләгәннән сон, Нургалинең теге дөньяга үзе янына чакыртып алуын гына көтеп ята икән. Аның бу җөмләсе мине сискәндереп җибәрде. Без Нургалине исәндер әле дип яшәгәндә, ул аны теге дөньяда итеп күрә. Ул безгә караганда хәбәрдаррак булып чыга бит. нидер белә. Ә нигә безгә җиткерми? Мина кайгы ярамас дип уйлавыннанмы?. Нургалием бит әле минем хәләл ирем генә түгел, тач үзенә охшап туган алтын алмалар күк улларымның газиз әтиләре ләбаса.
Шулай булгач, Нургалигә минем хакым зуррак икәнне аяламаслык томана түгел бит ул, укымышлы хатын. Шулай да кызганып та куйдым үзен, Маһирәне әйтәм. Әнисеннән башка үзенә бәрәңге де пешереп ашый алмаган килеш ничек көн итмәк кирәк? Уйладым-уйладым да, үзебезгә кайтырга чакырып тагын бер хат язып салдым. Юатырга тырыштым, кемгә дә газиз ананны югалту бик авыр. Маһирәнең авылга кайтуын үзем өчен дә теләгәнием. Ничек тә бергә-бергә җинелрәк булыр кебек тоелды. Мәктәптә балаларны урысчага укытыр, скрипкә уйнарга өйрәтер, ә мин өй эшләрен карармын, аз булса да акчасы да килер, дип уйлаганмындыр инде. Мәктәп директоры да риза булганые. Тик нишләптер, никадәр генә көтсәм дә, җавап хаты да килмәде, үзе дә кайтмады.
Ике айдан Маһирәнең вафат булганын ишеткәч, югалыплар киттем. Күрше Нурисламнын малае—Исламгали Ташкинга баргач, аның бер дә көтмәгәндә, авырмый-нитми генә дөнья куйганын ишетеп кайтты. Бу хәбәрдән сон көне буе күземнән яшь китмәде. Никадәр көнләшсәм дә, әле ул исән чакта, уртак сагыш белән янып-көеп яшәүчеләр бу дөньяда икәү булганбыз бит. «Инде мине Маһирәсез дә калдырдыңмыни, Ходаем, дип еладым да еладым, ул көнне гөнаһлы булып, хәтта намазларымны да укый алмадым. Анын төне дә төн генә булдымы соң? Йокы юк та юк инде Тоташ газапларда узган гомер
юлым, хәсрәтле көннәрем бер-бер артлы күз алдымнан үттеләр дә үттеләр. Маһирәнен бу юлы да миннән бәхетлерәк булуыннан янә көнләшеп куйдым. Нәкъ менә шул вакытта ишек белән мич аралыгының алгы ягында бер шәүлә күренгәндәй булды. Нургалием, имеш Йокламыйм да шикелле үте Шулай да ана күнслемдә йөрткән бөтен үпкә сүхтәремне әйтеп калырга кирәк, белеп торсын дип уйлыйм. «И. Нургали жаным. синен рухын түгәрәкләнгәндер инде. Маһирән белән янадан кавышкансын икән. Улларын да яныңда. Ә мин һаман сездән еракта, кангырып йөргән ялгыз каз хәлендә. Исән чагында да мине сары сагышларга салып яшәден бит. жаным... «Газзә түзәр ате. түзем бит ул*,—дисендер инде. Түземлегем төкәнеп, югары оч Сылубикә төсле үземә кул салсам нишләрсең? Юк-юк. Аллаһым үзе сакласын! Тьфү-тьфү. әйттем исә кайттым... Син бит Сылубикәне дә авылда ин сабыр хатын дия иден. Анын да сабыр савыты тулып ашкандыр, жанашым Иренен сугышта үлгән хәбәре авылда ин беренче ана килде. Авыл халкы бик жәлләде үзен. Кемнәрдер мордар киткәннәрне зиратка кертергә ярамас дисәләр дә, каенанасы янына илтеп җирләделәр Күмгән чакта халык, бернигә дә карамыйча, тол солдаткага тиешле ихтирамны күрсәтергә тырышты
И. Нургали бәгърем, сары сагыш, ачы хәсрәтләрен белән бергә юанычларын да биргән иден бирүен... Тач үзенә охшаган—сөйдергеч бөтиләре— малайларын өчен, үзен дә беләсеңдер, рәхмәт тә укып яшәдем мин сина. Аллаһы Тәгалә разый булсын! Тик соныннан, әллә күпсендең инде, йөрәгемне суырып алгандай, аларны да үз янына тарттын Синен сонгы бүләген диеп сөеп үстергән Харисымны гына булса да янымда калдырган бул сан..—дип әйтеп кенә өлгердем, күз алдымда торган теге кара шәүлә, тора-бара гел Нургали төсенә кереп, өйнен теләсә кайсы почмагында пәйда була башлады Күземне кая төшерсәм ул шунда, ап-ачык күрәм. Йөзе болай тыныч шикелле үзе, елмаеп га куйгандай итә. әмма күхтәрендәге монсулык бихисап, әйтеп бетергесез. Бер-беребезгә карап туялмаган гашыйклар күк күпме шулай басып торганбыздыр, әйтә алмыйм. Миндә куркунын әсәре дә калмады. Әллә шуны Нургалием дә сиздеме, телгә килде генә бит. жаныкаем. Ходайнын рәхмәте... «Мина да ди. Маһирәгә дә ди. рәнҗемә, ул—минем өчен өзелергә торган бары бер кыл гына иде. ди. Яратканым син генә булдын. ди бит жаныкаем Бсзнсн янга килергә ашыкма, синен үз дөньян бар. Анда син күпләр өчен әле бик кирәкле кеше! Ата-бабамнардан казган нигезебезне дә саклый күр!—ди. Моннан сон да. ди. тәмле ризыкларыннан бүгенге шикелле мәхрүм итмә безне, димәсенме тагын, үзе инде, үзе. тавышы да үзенеке... Тик мина караганда кыяфәте белән күпкә яшь. матур Бөтенләй әллә нишләп киттем, ни дияргә дә белмим, баскан җиремдә каттым да калдым. Ә ул миннән нидер көткәндәй карап тик тора. Телемне әйләндереп ник бер сүз әйтә алыйм Шулай да күнелем белән «И. Раббем, ичмаса бер генә сүз булса да әйтеп калыйм үзенә*.—дип. Раббемнан тел ачкычы сорап ялварам, өзгаләнәм... Ниһаять, ниндидер көчләр бар вөҗүдемне кысып торган тимердәй кыршаудан ычкындырып җибәрмәсенме. «Нургали бәгърем, күпме көттем мин бу очрашуны Жылы сүхтәрен өчен рәхмәт Намахтарымны да бүген укый алмадым шул. Ходаем үзе ярлыкасын инде Син дә гафу ит. бәгърем, сезне дә бүген догаларымнан мәхрүм иттем шул. Кем уйлаган, барын да белен ягасыз икән бит... Синнән бер генә нәрсә үтенәм: алып кит мине бүген үзен белән, калдырма монда газаплар илендә*.—дидем дә. икс кулымны җәеп Нургалигә таба атылдым Тик шунда ике арабызда куе томан барлыкка килде һәм Нургалием шул томан эчендә катып юкка чыкты Ни булды бу әллә өнем, әллә төшем, әллә саташуым—тәки анлый алмадым.
Бисмилламны әйтеп әкрен генә торып утырдым Аннан «Аятсл көрси* сүрәсен укып, бишле лампамны кабызып куйдым да, өемнен һәр почмагына
күз салдым. Нургалием инде башка күренмәде. Жәһәт кенә тәһарәтемне алып, укылмый калган намазларымны укыдым. Барлык әрвахларым өчен, инде көндәшем Маһирәне дә өстәп озаклап дога кылдым. Нихәл итәсең, анын үлемен дә авыр кичердем. Менә шул көннән башлап аны да догамнан калдырганым юк. Ходаем кабул кылсын, Нургалиемнен рухы шат булсын! Шөкер, үземнең дә күңелем тынычланып китте, тик колагымның карурмандай шаулап торуы, нигәдер, көчәя төште. Кәрәчинем бетсә бетәр дип утны сүндермичә генә урыныма барып яттым. Йокысыз үткән бу төнем дә хәтеремдә мәнге онытылмаслык булып уелып калды.
22 февраль, төн. 1950 ел.
Йә, Хода, 22 февраль—Харис улымнын туган көне бит бу.
Исән булса бүген ана 25 яшь тулырые. Ә ул бары 19 яшендә, үзенен туган көнендә һәлак булган. Өзелеп сөйгән яры калды. Сөембикә исемле, мәхәббәт алиһәсе диярлек кыз. Харисымның үлеменә ышанмыйча, һаман көтә.
Үзем дә, әлеге төнемә кадәр, кайда гына булса да, исәндер әле дип. Нургалиемне 26 ел буе көттем. Менә бүген мин анын инде күптән жир куенында ятуына, ниһаять, ышандым, үзенен ярдәме белән.
Беренче улым—Хафизым 1939 елны армиягә алынды. Көнбатыш чик буенда хезмәт итте. Анын да 21 яшендә. 1942 елны «Хәбәрсез югалды» дип язылган хәбәр кәгазе килде, Нургалием дә 1924 елнын жәендә, бары 22 яшендә бер хәбәрсез югалганые. 1929 елны әткәйне кулга алдылар. Мулла абзыйны кулга алудан һәм мәчет манарасын кистерүдән саклап калырга тырышып, яклап чыкканы өчен. Фарук мулла белән икесен дә Себергә җибәргәннәр дигән ярым-йорты хәбәрдән башка берни дә билгеле түгел. Шушы иң якыннарым—ике улым, ирем вә каенатамнын жәсәде кайларда ятадыр, әле һаман билгесез. Әткәй өчен хәсрәтләнүдән, йөрәге күтәрә алмыйча, шул ук елны, әнкәй дә гүр иясе булды. 45-47 яшьләрендә генә ие бит але алар да. Шулай итеп, берүзем, япа-ялгыз калдым. Терәк күршебез вә якын дустыбыз Нурислам сугышның беренче көненнән ахырына кадәр катнашып, 1945 елның 2 маенда һәлак булды. Ярый әле улы—Исламгали исән кайтты. Мәрхүмә Зөмәрә Сажидә ахирәтем бәхетенә тапкан икән бу игелекле баланы. Калган гомеремдә ул мине дә ярдәменнән ташламады.
Нинди матур гөрләп барган тормышыбыз 20 ел эчендә пыран-заран килде дә бетте. Инде колхозыбыз да күтәрәмгә калган хайван күк. Эшче куллар житми. Сугышка алынган ир-егетләребезнен күбесе сугыш кырында ятып калды. Кире әйләнеп кайтканнарынын да хәлләре ташка үлчим, кайсы аяксыз, кайсы кулсыз дигәндәй. Авыл халкына терәк булырдай Хәнифләр, Фатыйхлар, укыгучыларыбыз Габдрахман, Борһан. Зәки абыйлар кайта алмадылар шул Алда тормыш рәтләнер әле дигән өмете дә юк бит анын. Сугыштан исән кайткан Мәхмүт белән Исламгали дә Донбасс шахталарына китсәк кенә, бәлки, гаиләләребезне саклап кала алырбыз дип сөйләшкәли башладылар. Хөкүмәтнең налогларын да.. Аларны түләп кенә бетерерлекме сон? Үзем дә налоглардан котылыр өчен исән калган алмагачларымны җылый-жылый кистем. Әткәйдән калган ике баш умартамны калхузга тапшырдым, әткәй төсе итеп бик саклыйсым килсә дә Ә заемнарын, ач калсаң каласын инде, барыбер түләтәләр Түләми генә кара
Сугышта ирләрен югалткан үткенрәк яшь хатыннар да, читтә яшәүче туганнарына сыенып, ничек тә авылдан китү ягын карыйлар. Яшәүнең бер кызыгы да калмады. Данлы җыеннары, пар атларда кунак төшерүләре, гашыйкларны кавыштырган кичке уеннары белән гөр килеп яшәгән авылның яме күзгә күренеп җуела бара. Искереп туза барган йортлар, җимерелә башлаган каралты-кура кемнең генә күңелен күтәрсен?..
Үзем хәзергә остазым Гыйззелбәнат ападан үзләштергән һонәрем белән,
үз авылым һәм тирә-юнь авыл кешеләренә хезмәт күрсәтеп, аларнын хөрмәтен тоеп яшәп ятам Алдагысын Алла белә дигәндәй, тагы ниләр күрәсе бардыр . Улларым белән Нургалием төшләремә сирәк кенә керсатәр дә. алар мина көч бирәләр, ни генә эшләсәм дә янәшәмдә йөриләр, күнелемне күтәрәләр Ә менә Маһирә көндәшемне нишләптер ешрак күрәм Начар да күрмим, әмма бик монсу, һәрвакыт ялгыз итеп күрәм мин аны Кызганып та куям үзен
Гомерем буе бер нәрсәгә аптырап яшәдем. Әбием әйтергә яраткан «Ил бирмәк кан бирмәк. ир бирмәк жан бирмәк» дигән мәкаль, әйтерсен лә. гел минем өчен генә туган...
Сөлектәй улларым ил өчен сугышта башларын салдылар Үлеп яраткан ирем белән дә бары бер ел да ике атна яшәп калдым Маһирә белән кушылмыйча. Нурислам шикелле ил өчен сугышта батырларча һатак булган булса да, кимендә 21-25 ел бергә бәхетле, бик бәхетле яшәгән булыр идек. Нишләмәк кирәк Мирхәйдәр Фәйзинен гүзәл Галиябануы җырлаганча— «Ходай насыйп итмәде»
Бер көнне, һич көтмәгәндә. Ташкенттан Зәкия кайтып төште. Бертуган өч абыйсы да сугышта һәлак булган Ялгыз калган авыру әнисен үзе янына алып китәргә дип кайткан. Мина көндәшем Маһирәнсн аманәте белән сонгы язган хатын алып кайткан. Аманәт дигәне «Гюзялбанат кыйссасы» дигән үзе язган китабы булып чыкты Гыйззелбәнат апайнын үлгәнен ишеткәч, мина тапшыру өчен дип Зәкиягә биргән. Зәкиянен сөйләве буенча, аманәтен тапшыргач, көндәшем үзе дә бары берничә көннән гүр иясе булган Китапны укып өнсез калдым. Менә кемдә булган ул илаһи түземлек вә сабырлык. Үзснсн коточкыч язмышы турында кемгә-кемгә, хәтта яраткан шәкертенә дә ник бер сүз әйтсен Маһирәгә сөйләгән, берсен дә яшермәгән
Үзе үләрс алдыннан хәле авырайганны сизеп, ахры, шул йөзеген, йөзегенә пар алкасын (анысын үзе алган булса кирәк) мина бүләк итте «Төсем итеп ки. сакларга тырыш. Бердәнбер үтенечем—доганнан калдырма, үзем белән бергә әти-әнисмне дә»,—диде. Шунысын да өстәде әле: «Догаңны кылганда бу истәлекләремне ки. аларга орынгалап га ал. онытма, яме.—диде бит әле. җан кисәгем Менә ни өчен ул мина һәрвакыт «Газзәбану акыллым. шөкер итеп яшә. Ходай биргән язмышына тел-теш тидерә күрмә Сина килгән хәсрәт ялгыз хәсрәт түгел, ил белән килгән хәсрәт Әнә күрше авылыбызда г ына бит газиздән газизләрен—ирен вә берсе артыннан берсен сигез улын сугышта югалткан Мәрьямбикәне күз алдына китер*.—дияр иде сагышларымнан җылый-сыкрый башласам.
И. кадерле остазым, ачлыктан интеккән чакларымда, аглә берсен генә булса да сатыйм микән дип уйлап куйган чакларым булгалады. әмма күнслсм тартмады. Менә хәзер барын да акладым. Синен күнелен изге булган, рухын шаттыр дип ышанам Күпме гомер бирер Раббем, соңгы сулышыма кадәр мин сина догада булырмын, нәкъ үзен теләгәнчә Бер Раббем кабул итсен'"
Тәмам.
2001-2008 еллар.
Казан.