Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дөньялыкта, фани мәңгелектә...

Дөньялыкта, фани мәңгелектә...
Яшәү уйсулыгын иңләгәндә Кай сукмактан үттек? Хәтердәме? Күкләр—үткер... Никтер телә җанны Әрем тәме—түрдә—бәгырьдәге...
Нидер калган төсле төгәлләнми— Чәрдәк-чәрдәк күңел ихатасы... Юраганны кабат язар өчен,
Бер кайтасы иде... бер айкасы
Хәтерләрнең кагылгысыз читен, Бушанасы ялган тышаулардан...
...Бу гавәмнең ватык арбасыннан Бардыр ләса—керсез төшә алган?!..
Бардыр ләса... җилгә, офыкларга, Үләннәргә ятып тугарылган?., һәм сафланган... Тузан бөртеген дә Сәламләгән, багып югарыга...
Юралганны кабат язар өчен Агарасы иде сөрем-кердән...
...Күкләр—үткел... Учлап хәтер йөген, Үтәсе бар җанның шул үткелдән...
2
Табынма!
Бу Яшәү кабыгын
Луиза ЯНСУАР шагыйрә: «Кузен ача умырзая». «Болан кызы». «Без җан өргән учак» һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши.
Салыр да, калыр җан ялангач... Кайтулар булырмы яңадан?
-Бәлки, ал офыклар ялгангач?
Җир һәм Күк кушылгач бербөтен, Җуелгач бар чикләр, кануннар... Алданма!
Яшәүне кичкәч тә.
Адәмне әсирләр канун бар...
3
Бер тарая, бер киңәя офык... Чиксезлеккә томырыла юллар... Юллар тузаныннан чистарын да. Үрләр томанына кереп югал!
Бар да фани гавәм хәтерендә Калсын эзең, сүзең—тамырланып. Таулар йөрәгенә ак кар ятар Һәм куерыр Вакыт чатырманы...
Бар да үтәр, янә—кабатланыр, Меңъеллык төш балкышында күкрәп. ...Бер тарая, бер киңәя офык... һәм җан сулышыннан изри Күкләр...
4
Кемдер кагар әле ишегеңне Дөньялыкта, фани мәңгелектә... һәм тамызыр йөрәгеңә зарын,
Бар сагышын—үргән көлтэ-көлтә...
Иреннәрең биккә йомылгандай,
Өнсез торыр, йотып читнең гамен, һәм онытыр бер мәл үз газабын. Үзәгендә тоеп дөнья гарен...
Кемдер атлар әле бусагаңнан,
Таң нурыдай кунар керфегеңә... ...Тоймый калма шулчак яшәү моңын Тыйнак кына тамчы бөртегендә...
5
Мәңгелек сәфәрдән бүленгән, Төшләрдән айныган мәлендә Җан кайгы учакка укталыр. Ымсынып онытылу тәменә?!
Кан кайсы туфракка ымсыныр, Үзәкне актарып, сулкылдап?! ...Юралган Киләчәк эзенә Бер толым нур төшә елкылдап...
Уйсудан уйсу бу гомернең Татыннан айну юк тамчы да... Бүзәргән офыкның ялына Яшеннәр селтәнә—камчыдай...
Селтәнә яшәү дә, үлем дә—
Бер җанга уктала һәрберсе... ...һәм бага һәркемнең күгеннән Моң гына тибрәп үз Тәңресе...
Сагыш алкасы
Тоска—это скрипка...
Синен сүзләр
Җан-көзгедә—иман сурәтеме?
Гөман—уйлар бизгәгеме әллә?
Үткәннәрдән килгән кайтаваздан Киләчәкнең пышылдавын шәйлә!
Хәнҗәрләрме анда кисешәчәк,
Гомерләрме кыелачак кабат?
...Җавабы юк соравыңны җилләр Учактагы уттай ала ялмап...
Болгар җебе кайда өзелгәнен.
Киселгәнен кайда өметләрнең Беркем белми... Йокымсырау йөрәк Тыңлый җиде ятның үгетләрен
һәм бертынсыз гына Күккә бага...
Тәңресенме эзли офыклардан?!
Бу уенда, ахры, безне кемдер Сиздермичә генә отып алган...
Хәнҗәрләрнең йөзен кызартмыйча,
Иман җебен әллә кысып бәйлик?!
...Томанмы?.. Уй (?!)... пәрәвезе аша Булыр-булмас Киләчәкне шәйлик...
2
Кабилләрдән килгән кыргый гадәт—
Канга сусау... Күкләр белән алыш...
Бу халәтнең сулкылдавын уты Икебезгә безнең бердәй таныш...
Бу каһәрнең тамырдагы суты Кемнәр җанын көлгә калдырмаган?!
...Тынгы тапмас әрнүле өн кайта Бер кисәтү булып—гасырлардан...
Үзәкләргә алкаланган сагыш—
Шулмы йөртә хәнҗәр йөзе буйлап?
...Мәңгелекнең үзен даулаган җан Биеп кенә үтәр аннан, уйнап...
Канга сусау... һәм күзгә-күз калыш Сөю аранында... яу кырында—
Кабилләрдән иңгән хакыйкыйлек—
Җанның меңьяшәүле бер сырында...
Уйлама да...
Фанилыкның ачысына түзәр чаклар— Бары кәгазь бүзләренә типчеп җанны...
Бу Күкләрнең юк хәтере...
Уйлама да
Яклар, диеп, беркөн кызып безнең хакны...
Саплам кадәр гомер барда йомгагында,
Кем яшәвен, кем бетемен сүтмәс адәм...
Ак болытлар иңсәсенә башым куям... Азагы юк бу уенга—бер сүз: «Тәмам!»
Фанилыкның кайчысына түзәр чаклар Затлыдан да затлы хәнҗәр айкап бары...
Бу Күкләрнең юк хәтере...
Уйлама да
Типчер, диеп, бәгыренә безнең зарны...
Юк, танымас безне быелгы Көз... Нәүмизләнен түгәр сагышын Тәрәзләргә, асфальт бәгыренә... Яфракларның утлы каргышын Җилгә чөяр диеп: «Йә, бигайбә!» Кемгә кирәк үксез әрнүләр?!
Кемгә кирәк нидер исбатлаулар, Дөньясында—үткәч кадерләр? Тәрәзләрдән, асфальт итәгеннән Булыр җыйган җанын—карышлап...
Иә, исәнме, Көзем, таныйсыңмы?.. Мин—үземә хәзер табышмак...
Бер җавапсыз калган җаныбызга Бер сораусыз гына бага дөнья... Икебезгә уртак—ничә кыйтга! Икебездән гали—күпме кыйбла...
Идел тып-тын җнз офыкка коя. Айный алмый Сагыш хәмереннән. Снн өзәсең сых\ап торган кылын Бер аяусыз кемнең бәгыреннән?!
Эзләреңә һәр төн яфрак ява— Гамьсез генә Көзгә керә калаң... Хатлар оча җилгә, антлар яна, Дөрләп тора җанда татлы яраң...
Икебезгә уртак—күнме кыйсса. Һәм күпмесе әле көтә алда,—
Бер карусыз калган җаныбызга Фал кодрәтен коен боек таңда...