Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДҮҢГӘЛӘКТӘЙ ҮТЕП БАРА ДӘВЕР...


Чатыр
Өнсез чагы әле чатырымның,
Кейсез мәле әле көемнең.
Гази кылычы да кисә алмас Бер чуалган гомер төенен.
Бөгәрләнеп ятам чатырымда,
Карындагы сабый шикелле.
Үкси-үкси бу дөньяга кабат Кайтуларым гына икеле.
Нарасыйдай ятам бөгәрләнеп,
Дала карынында—чатырда.
Ә кылганнар гүя гөслә кылы—
Киңлекләргә мине чакыра.
Киңлекләргә дәшә Дала җиле...
Күгем—биек, түбәм—тәбәнәк.
Дүңгәләктәй үтеп бара гомер,
Җилләр уңаена тәгәрәп.
Дүңгәләктәй үтеп бара дәвер,
Җилләр гүя чаптар аңарга.
Чатыр булып тын курганнар гына Тамырланып калган далада.
Тамырланып калган хәрабәләр, Исем-атамалар, дагалар...
Газинур МОРАТ (1959) шагыйрь. публицист: "Мин дөньяны тыңлыйм". "Туба". "Төнге әверелеш" һ 6 китаплар авторы. М. Җәлил һәм Г Исхакый исемендәге әдәби пре чия чәр ыиреаты Казанда яши.
Шул дагалар мәллә Дала җанын
Ялалардан торган аралап?
Шул дагалар мәллә, дога булып,
Чал Даланың серен саклаган?.. Атамалар гына кала икән,
Бер егылып төшкәч атлардан.
Ияләргә иярәсе икән,
Бер мәтәлеп төшкәч иярдән.
Үксез Дала җиле исә...
Аңа
Өнсез дүңгәләкләр ияргән.
Нарасыйдай ятам бөгәрләнеп.
Дала карынында—чатырда.
Ә кылганнар гүя гөслә кылы— Киңлекләргә мине чакыра...
Дәрвиш
Табынганы—Күк-Тәңредер,
Очар коштыр,
Сагынганы—туган тияктер...
Бу дөньядан аңа берни кирәк түгел, Ул дөньяга, бәлки, кирәктер...
Чингачгук
Бу җирләрнең алтын белән Исәпләнгән бәясе...
Дала буйлап килә берәү.
Атсыз. Уксыз. Җәясез.
Кылганнар кыштырдавы да Сагайтып куя аны.
Ерак түгел ишетелә Бүреләр улаганы.
Яргаланган иреннәре Дога пышылдый сыман...
Чү, әнә бөркет калыкты Кыялар арасыннан.
Шул каракош урлады ич Ыруның соңгы кызын.
Берүзе калды. Ә алда—
Юллар. Маяксыз. Озын...
...Тарих күмелгән зират бу.
Изге җир! Юк бәясе!
Дала буйлап килә берәү.
Атсыз. Уксыз. Җәясез.
Сыенчыбагар
Үз бәясен ул бик яхшы белә,
Шуңа да ул алиһә күк тыныч. Сокланырга хәтта хәтәр аңа, Сокланырга хәтта куркыныч.
Карашларың белән орынсаң да, Әверелер кебек таш сынга ул.
Юк, юк, сынчы карашыннан түгел— Гарип дөньялыктан ятсына ул.
Юк, юк, сынчы карашыннан түгел— Үз-үзеннән яшерә ул тәнен. Мәңгелеккә күчәчәк бу мизгел!— Гүзәллеккә сабырлык бир, Тәңрем.
Сабырлык бир, Тәңрем, бу мизгелгә— Фәрештәңә сынчың куя канат. Иреннәрең белән орынсаң да,
Алиһәгә әйләнер сын кабат.
Сынчы китәр...
Оста ханәсендә
Хуҗа булып калыр бер үкенеч: Яратырга хәтта хәтәр аны,
Яратырга хәтта куркыныч.
Төнге этюд
Күл уртасында—Зөһрә кыз,
Ярымай гүя көймә.
Салмак кына ишә сылу,
Ямансу бер көй көйләп.
Ишетәм аның сагышын,
Ишетәм чорлар аша.
„.Бер берсенә күз кысышып, Йолдызлар пышылдаша.
Көмеш балкыш чыңы күктә.
Җәй шавы—тирә-якта...
Төнге тынлык төнбоекны Йокысыннан уята.
Син
Горурлыгым. Мескенлегем.
Таянычым. Абынуым.
Тугрылыгым. Хыянәтем.
Ихтыярым. Табынуым.
Бергәлегем. Ялгызлыгым.
Нәфрәтем. Мәхәббәтем.
Әсирлегем. Хөрриятем.
Яшәешем, һәлакәтем.
Төнге идиллия
Төн—гүяки арфа... һәрбер кылы
Ай нурыннан аның үрелгән. Тынлык сонатасы аһәңенең Шавы килә галәм түреннән.
Галәм түрләрендә шытып чыккан Чәчкәләре җәннәт багының.
Без ауныйбыз шунда...
Арабызга
Тын соната керә агылып.
Җәннәт чәчкәләре безне күзли, Диләр бугай: менә тамаша!
Синең гүзәллекне көйгә салып Уйный арфа...
Күзләр камаша.
Диптих
1. Картлар йорты Дөнья кадәр сагыш сыйган монда. Дөнья кадәр кайгы сыенган. Дөньялыкта сый-тәгамең калса, Шөкер, Ходай өзми сыеннан.
Дөнья көтеп арган карт-корының Исе китми монда юк-барга.
Сагыш эчеп, сусауларын баса, Кайгы йотып ята йокларга.
Ә балалар дөнья куып уйный Дөнья дигән сары йортларда.
2. Җиһангирлар кәрт суга —Сезгә дә булсын тамаша,
Безгә дә булсын кызык,— Чыңгызхан белән Бонапарт Кәрт суга кызып-кызып.
—Ә син, Леонид Ильич,
Торма кызыкны бозып.
—Бөек җиһангир кылычын Бик җиңел димсең әллә?
—Тузны да каплый алмагач. Король түгел син, кәрлә!
—Ә син, Гайсә, чәпчемә,
Үзең дә безнең хәлдә.
—Дөньясына баш булгач та.
Ник баса икән нужа?
—Олуг казый әйтеп бирсен:
Кем бу җиһанда хуҗа?
—Башөсте, Корыч бабай,
Хөкемең чыгар, давай...
Карт һәм чабак
Җилкәннәрдә җилләр черем итә,
Калкавычка кунган төклетура.
Кабан күлдәй кадим каегында Йокымсырап ялгыз карт утыра.
Каек төбендәге күлдәвектә Чәбәләнеп ята сыңар чабак.
Сыңар чабак—гүя соңгы өмет,
Сыңар чабак—гүя соңгы чара.
Чабак чаклы гына соңгы өмет Бәргәләнеп ята күлдәвектә.
Казан казнасының алтыннарын Юкка гына күлгә күммәдек лә?!
Хан йөзеген йоткан картлач чуртан Капмый калмас кебек кармагына.
Су кызлары табып бирер төсле Ханбикәнең алтын тарагын да.
Сөйрәп чыгарыр күк албастылар Казаланган Казан байлыгын да...
Йокымсырап утыра карт шулай Кабан күлдәй кадим каегында.
Җилкәннәрдә җилләр черем итә,
Калкавычка кунган төклетура.
Кала чыр-чуына оеп, ярда,
Чабак көтеп, әнчек эт утыра.
Метаморфоза
Триптих
бәбәгемә агып керә тыкрыклар урамнар агып керә машиналар чаганнар һәм кешеләр агып керә бәбәгемә матур тезле хатыннар бүген оҗмахтан сөрелгән Хәва ханым төслеләр
керфегемә тиеп үтә тулышкан күкрәкләре күзләремнең алмасы ла яньчелә аһ яньчелә бәбәгемә агып керә буйга узган хатыннар ...бәбәгемнән агып чыга яшь кенә
2
колагыма очып керә канаты сынган сүзләр очып керә анекдотлар гайбәтләр һәм талашлар
очып керә колагыма бәхилләшкән авазлар әнә сугым сараена кереп бара карт алаша
колак яфракларым лепердәшә ачы җилләрдә көзен саргаер алар да саргаер дим аз гына колагыма очып керә саргаешкан авазлар ...колагымнан очып чыга кайтаваз гына
3
бугазыма шуып керә формулалар төркеме шуып керә икмәк һава һәм тәмәке төтене шуып керә бугазыма улым сулыйсы һава улым сулыйсы һавадан тончыгып гөлләр ава
катлам-катлам сөрем ята бугазыма үпкәмә гомер учагым шым гына сүрелә аһ сүрелә бугазыма шуып керә икмәк һава һәм шәраб бугазымнан шуып чыга сүз генә
Юл чатындагы кибет
...Бу кибеттә чиратлар юк.
Теләсә кем сатучы йә сатылучы бу кибеттә.
Витриналарда—манекеннар түгел, көяз кызлар тора ымсындырып; үтә күренмәле күлмәкләре биһуш итә һәрбер узгынчыны.
Үтә күренмәле узгынчылар сер алырга керә бу кибеткә, телсезләр тел сатырга килә, шигырьчеләр—илһам...
Акылсызлар акыл сата монда, акыллылар—акылсызлык...
Алдакчылар хаклык белән сәүдә итә, сугымчылар гомер сата ваклап ваклап.
(Бу кибеттә
тауарларның төгәл хак-бәясен тик риясыз яшәгәннәр белә.)
Бу кибеттә бәхет кошының итен саталар— әшнәләргә генә...