БАТЫП БАРГАН КАРАБНЫ КЕМ, НИЧЕК КОТКАРА АЛЫР?
«Казан утлары»нын 2008 елдагы 12нче санында Рәфикъ Юнысның «Каравыбыз батып барганда» исеше язмасы басылган иде. Аны мин кат-кат, кайта-кайта укыдым. Бу язма авторның озак еллар дикъкать белән күзәтеп йөрүләреннән, газаплы уйланулардан, йөрәк әрнүләреннән, аянулы кичерешләрдән туган.
Рәфикъ язмасының һәр кисәгенә исем бирә барган. Беренче кисәк «Мин калырмын җирдә соңгы татар булып» дип аталган. Ничек инде—калырмын?! Татар кая китә? Әйе, кая китә татар? «Соңгы булып»? Барысы да китәмени? Тарих безгә шундый тәкъдир биргән: без татарлар, туган туфрагыбызда яши алмыйча, каядыр китеп олагырга, кире кайта алмыйча ят жир куенына кереп тынычланырга тиешбез.. Явыз Иван безгә холокост оештырган. Бу турыда искә алып әйтергә куркабыз. Көчләп чукындырулар, гасырларга сузылган сөрелүләр—без шуны, геноцид дип атау урынына, «халыклар дуслыгы» дип йөртәбез. Шуңа өстәп, без әле «батабыз» да икән. Язмада гаҗәеп сәер, ишетергә күнегелмәгән вәгъдә—ин «соңгы татар булып* үлү турында сүз бара. Жан чиктән тыш аяулы. Беркемнең дә ирекле көннән үләсе килми. Ирекле көннән!.. Ә ирексез көннән? Ирексезлектән үлү бөтенләй икенче.
Укырга керешү белән фикерем үзгәрә башлады. Бигрәк тә татар җәмгыятенең бүгенгелеген бата башлаган караб белән чагыштыру тетрәндерде.
« Әнә Казанның меньеллыгында төп бәйрәмне алып барырга да Мәскәү артистларын чакыртып, аны «татар оялмаслык итеп» үткәрттеләр бит. » Мин гомер буе баш ватам: без нигә татарлыгыбыздан оялып һәм дер калтырап яшәргә тиеш икәнбез?! Татар теленең Татарстанда дәүләт теле булуына карамастан, «житәкчеләребезнен чыгыш ясаганда үзебезчә бер-ике җөмлә* кыстырудан уза алмаулары ничектер сәер тоела, борчуга сала. Рәсәйнен Конституциясе урыс белән татар үзара тигез дип законлаштыра. Татар каршында урыс тартынмыйча рәхәтләнеп үз телендә сөйли, ә без ни дип шул тигезлекне бозып телебездән баш тартабыз7. Хокукларыбыз тигез булган очракта урыс та нәкъ безнең шикелле татар каршында үз телендә сөйләшүне оят санарга тиеш бит. Бу хәл Конституцияне бозу түгелмени? «Президент Конституция гаранты» дип авыз чайкарга күнеккәнбез. Ул нигә вазифасын үтәми?
Туган телебез әле күптән түгел генә кухня теле санала иде. Сонгы елларда ул мескен кухнядан да кысрыклап чыгарыла башлады. Бу турыла Рәфикъ Юныс менә
нәрсә әйтә: «Әнә шулай ин югары кимәллә тел сабаклары алып... торган шәһәр татарларыбызнын «транспорт теле» генә түгел, инде «кухня теле* дә үзгәреп ятуы (сөйләшү—урысча, яшь буын ишетмәгәндә аз-маз такылдап куйгалау—татарча) гажәп микән?»
Чыннан да. татар карабы батып ятканда тел мәсьәләсе, бодай көнкүрештә бәләкәй тоелган нәрсә, чиктән тыш мөһим проблемага әверелә. Капитан биргән боерык коткаручыларга аңлашылмый башлый. Исән калырга теләүчеләр үзара анлашыр өчен барысы да бер телдә сөйләшергә, бер-берсен аңларга тиешләр. Карабка ургылып су бәреп кереп тора.. Капитан биргән боерык идарә телендә Коткаручылар һәм пассажирлар бары тик икенче, рәсми эзәрлекләнгән телне генә аңлыйлар. Нишләргә?!
Туган телкәебез буыннан-буынга, дистәләгән гасырлар, бөртекләп, яшәеш тәжрибәсен, гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны җыя. туплый килгән. Бүген без батып барган карабыбызны ташлап, башкага утырып исән калырга өметләнәбез. Өмет карабында ят. чит тел. «Вечно самовоссоздаюшийся механизм духовности*,—дип атый бөек немец философы Мартин Хайдегер адәм баласын Аллаһы Тәгалә һәм жәмгыять белән элемтәдә тоткан рухи җайланманы Бүгенге көндә без кабул итеп бетерә язган өлкән абзыкайлар теле безгә колониаль ан ярдәмендә кимсенү, түбәнсенү тойгысы тудырып тора. Ә без татарлар колониаль бәйдә икәнлегебезне татарга хас рәхимсез үжәтлек белән күрмәмештә тотабыз. Туган телебез белән бергә ата-бабадан калган йортны, андагы гореф-гадәтләрне, яшәеш тәжрибәсен, күп гасырлар бөртекләп жыелган халык ижаты—фольклорны югалтып, рухсыэлыкта сукбай булып яшәргә җыенабыз Урыс теленә күчү—тел үзгәртү генә түгел. Без туган йортыбызны югалтып, өлкән абзыкайларыбызныкына гастарбайгерлар дәрәҗәсендә генә фатирга кереп яшәргә мәжбүр булабыз Кабат уйлап карыйк. Аңларга зиһенебез житмәүдән генә түгел бу чиктән тыш куркыныч фаҗига... Яулап алучыларның рухи дөньясына күчү, йорт хуҗасы булудан колак кагу мәҗбүрияте тамак туклыгы, тормыш тынычлыгы шикелле матди өстенлекләр бирә. Безгә югалту булса, алар өчен зур табыш бу Алар телендә белем алган, туган телен кайтарып булмаслык дәрәҗәдә югалткан татар империя аласте өчен урыс кешесеннән күпкә ышанычлырак. Туган телендә сөйләшеп яшәгән татарны авторитар хакимият федераль министр итеп куяр идеме? Бездән министрлардан тыш академиклар, генераллар, хәтта Лубянкада кәнәфидә утыручылар да чыга башладылар Моны ничек аңларга2 * * * * 7 Башыгызны ватмагыз.
2
Рәфикъ Юныснын һәр соравы тагын да кайнаррак яна сорау уята Рухият өлкәсенә багышланган мәкалаләрнен кон тәртибендәге ин мөһим, ин изге милли
проблемаларны ерактан урап үтүенә без инде күнегеп беткәнбез Милләт? Нәрсә сон ул? Бу илдә милләт юк. Рәсәйле генә бар Паспорт шуны раслый
«Бер яһүдкә бер яһүдне кушсаң, ким дигәндә икс ярым яһүд килеп чыгар
Иҗатта булсын, сәясәттә булсын—шулай бу Бер татарга тагын берне өстәден исә.
нәтиҗә һәрвакыт диярлек икедән ким булыр*.—дип анлата мәкалә авторы Авыр, катлаулы, хәтта газаплы уйлар тудыра торган мисал бу Тетрәндерә торган мисал. Яһүл нинди генә милләт кызына өйләнсә дә. аннан һәр очракта яһүд туа Яһүдә никахы да нәкъ шулай Татар егете марҗага өйләнсә дә. татар кызы урыска чыкса ла балалары гик өлкән абзыкайлар милләте булып дөньяга килә һәм шуларча яши башлый. Алай гына да түгел, татар егете шәһәрдә туып-үскән татар кызына өйләнсә лә, авыл кызы шәһәр җирендә туып-үскән милләттәшенә чыкса да бала ярымтатар. ярымурыс маргинал булып үсә Урыс булып яшәү отышлырак бит Гомумән, татарны яһүл белән чагыштыру урысча әйткәндә некорректно Боекбританиянен иң зур, ин көчле чагында премьер министр постын биләгән Диэраэли чип-чисга яһүл иде Франциянең бүгенге президенты Ни кал я Саркази нинди милләттән? Бу милләтнең бер-беренне яклауда, бер-береңне өскәрәк күтәрүдә безгә үрнәк була алырлык сыйфатлары биниһая Шулар арасында безгә ин кирәге аларнын талантны эзли. таба, һәр бөртеген саклап үстерә, уртакуллан тәрбия һәм реклама ярдәмендә
талант ясый белүләре. Без татарлар шәхеснең талантлы икәнлеген күрү белән ана каныга башлыйбыз да, тәмам юкка чыгарганчы таптапмы-таптыйбыз. Яһүдләр, һич шигем юк, «железобетон шагыйрь» (Нурихан Фәттах бәяләве) Ренат Харис урынына Мөдәррис Әгьләмовны, яисә Равил Рахманины күтәрерләр иде...
Татарны яһүд белән чагыштырудан сак булырга кирәклекне ничек аңлатырга? Татар милләтле урыс язучысы дистәдән артамы икән? Урыс язучыларынын якынча алтмыш-җитмеш проценты этник яһүдләрдән. Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. Бусы мәгълүм. Ә менә татар урыс язучысы булуга ирешә алса, ул беренче чиратта туган телдә ижат иткән каләмдәшләрен таптарга, пычратырга керешә. Соңгы елларда татарлардан Рәшит Сюняев масштабындагы галимнәр барлыгы күренә башлады. Ә яһүдләрдә? Бу турыда мин уйларга да куркам... Ә инде дәүләтчелек өлкәсенә килсәк! Инде ничә еллар Кырымнын урысныкымы, әллә украиннарныкымы булуын даулап аяусыз бәхәс бара. Ярыматауның чынбарлыкта исә татар жире булуы турында бер генә сүз, хәтта киная булганлыгын сезнең ишеткәнегез бармы?! Максимилиан Волошинның Кырымга һәм татарларга багышланган ижаты турында без белмибезме, әллә бу турыда искә алырга теләмибезме? Татар турында Волошин менә нәрсә дип яза: «...В XVIII веке Дикое поле затопляет Крым новой волной варваров. На этот раз это более серьезно и длительно, так как эти варвары—русские. За их спиной не зыбкие и текучие воды кочевого народа, а тяжелые фундаменты Санкт- Петербургской империи...» «... Крымские татары—народ, в котором к примитивно- жизнеспособному стволу монголизма были привиты очень крепкие и отстоянные культурные яды. отчасти смягченные тем, что они уже ранее переработаны другими эллинизированными варварами. Это вызвало сразу прекрасное цветение, которое совершенно разрушило первобытную расовую устойчивость и крепость. В любом татарине сразу чувствуется тонкая наследственная культурность, но бесконечно хрупкая и неспособная себя отстоять. Полтораста1 лет грубого имперского владычества над Крымом вырвало у них почву из-под ног, а пустить новые корни они уже не могут...» (М Волошин. «Коктебельские берега», стр. 215-216. Симферополь, 1990).
Атилла заманыннан, Алтын Урда, Казан ханлыгыннан калган эзләр әле һаман исән. Без әле һаман шул эзләрне күреп һәм тоеп яшибез. Безнең сәясәтчеләребез исә шул туфракны, «татар жире» дип атасак юрист милләтле Жириновский ишеләргә ошамас дип шөлләп, «татарстанлылар жире» ялагайлыгына алыштырдылар. Бу бәхәстә минем: «Татарстан һәм диаспора татары урыс телен урыстан остарак белә, ә татар теле белгән һәм белергә теләгән урыс бармы татар җирендә?!*—дигән соравыма. «Республикада урыс теле һәм татарстанлылар теле дәүләт теле санала. Мин ике дәүләт телен үзләштерер өчен чуаш, удмурт, мукшы, әрмән телләрен дә өйрәнергә тиешмени?»—дип жавап кайтардылар.
Ликбез белемле надан Панкратова, татарофоб Минцләр язган дәреслекләрдәге «татар-монгол золымы» белән кыйный торгач, безнең милли горурлыгыбызны манкортлаштырдылар. Без гомер буе татарлыгыбыздан ваз кичеп, Шакиржан Матросов, керәшен генералы Карбышев, Муса Жәлилләр үрнәгендә империя иминлеге өчен үз-үзебезне корбан итүләр белән аклануларга ышанып, үз җиребездә, ата-бабаларыбызның сөякләре өстендә өркә-курка. як-якларга каранып, килмешәк булып көн күрәбез.
Сонгы вакытта чал тарихның тагын бер күңелсез мәрәкәсе ачыкланып алды. Галимнәр, тарихи чыганакларында чокына торгач, урыс дәүләтен коткарып калган Түбән Новгород сәүдәгәре Кузьма Мининның керәшен татары Кирәй Миңлебаев булганлыгын ачыкладылар. Кызыл мәйдандагы куш һәйкәлдән Мининнын сынын кисеп алып, Рәсәй парламентына мәңгелеккә менеп кунаклаган Жириновский боерыгын үтәп, «Монголиягә, сифилис оясына озатырга» кирәк түгелме икән?
Р Юныс башлаган чагыштыруны дәвам итеп, яһүдләрнен «обетованный җир»дә һәм безнең үз җиребез Татарстанда ничегрәк яшәвебезне чагыштыра башласам, аяныч тагын да көчәячәк. Рәфикъ язмасындагы һәр жөмлә бүгенгелекнен ин
1 Хәзер инде ике гасырдан артыкка китте (М.Ю )
кайнар, ин сыалангыч проблемасына китереп тондыра. Бәлки моны аңлаучылар, мәсьәләне дулкынланып кабул итүчеләр инде әз калгандыр? Рәсәй күләмендә, юк. тулысымча донья күләмендә онтологик яшәешне әдәбият сурәте аша тоеп яшәүчеләр бик тә әзәйде. Гламур тәэсире әдәбиятыбызны тормыш-көнкүрештән читкә, ясалма сәясәт, кәжүннәй патриотлык тарафына илтеп ташлады Әдәби журналларның битләрен илһам белән җанланмаган, хисләр кайнарлыгы белән җылытылмаган шәрә графоманлык язмалары басып китте...
Бүгенге көндә татар әдәбияты минем өчен—тоташтан торган йөрәк әрнүе Язмада телгә алынган мәсьәләне укып чыгу белән туктала алмыйсын.. Һәм—нинди генә проблемага ягылма, соңгы чиктә—телгә, жан биреп яткан туган телкәебезгә маңгаен белән килеп бәреләсең.
3
«Бер шагыйребез матбугатта Казанга Башкортстаннан килгән татарларны «мафия» кебек сүзләр кулланып хурлап язып чыкты Татар мондый «фаш итүләрне* ярага инде, автор үзен каһарман санап та йөргәндер әле »—ди Рәфикъ язмасының • Кем килмешәк, кем китмешәк* исемле бүлегендә Мин Мәскәүдә «Новая газета*. «Аргументы и факты» (бигрәк тә Вячеслав Костиковнын һәр аналитик мәкаләсен) юнәлешендәге газеталарны даими укып. «Эхо Москвы*. «Свобода*. «Би-би-си* радиоларын тынлап яшим Вакытлы матбугат белән контактны югалтмау ориентир өчен генә кирәк. Сине тормыш-көнкүреш чорнап алган. Шул тормыш-яшәеш дип аталган китапны инде җитмеш ел чамасы йотлыгып укып торам Бераз анлый да башладым шикелле Цензура рәсми рәвештә бетерелсә дә. авторитар хакимият үзенә буйсынырга теләмәгән дөрес сүзнен тамырын корытып тора Рәсми. хакимият оештырган тәнкыйтьнең тактикасы тулысынча үзгәртелде. Совет чорында фаш итүләр, чынбарлыктан гаеп табучынын мангаена «халык дошманы» тамгасы сугунын тактикасы гына үзгәрде. Бүгенге көндә тәнкыйть сүзе халыкка барып җитмәсен өчен вакытлы матбугатны һәм телеэкранны Жириновскийларның иблис-фарнссйлеге. Ксения Собчак оештырган эт туен күрсәтүләре белән каплап тора башладылар Минемчә, әдип газета-телевизор куерткан ясатма, күз буяу «хакыйкатеннән» өстенрәк булырга тиеш Р Юныснын язмасындагы үзәк фикер жебе шуннан гыйбарәт. Язучы һәр очракта дөреслекне тирәннәнрәк. сәясәт пәрдәсе каплап торган ялган астыннан эзләргә тиештер Әдәбиятыбызда фикер йөртү, рухи эзләнүләр елдан-ел зәгыйфьләнә бара шикелле Куркыныч бит бу
Таныш хәл Нәкъ шушы язмадагы рухи эзләнүләр Равил Рахманинын «Мен чакрымга мен чакрым» исемле җыентыгында лейтмотив итеп куелган Шул ук проблема Рәфикънын язмасынын башыннан ахырына кадәр дәвам итә Без инде татарча язылган күп текстлардан акыллы фикер көтүдән күптән кул селтәдек шикелле. Бу язмадан бер фикерне аерып алып, шунын хакында сүз йөртәсем килә «Карабыбыз. »нын калган өлешендә тагын да мөһимрәк проблемаларны күреп беразга югалып каласын
Автор Юрий Афанасьевнын алар үзара әнгәмә корганда әйткән («Идел*дә чыкты’) фикерләрен кабатлый «Урыс булмаган халыкларга өстән торып карау исә Рәсөйнен бөтен зур әдипләренә, философларына, мәдәният әһелләренә лә диярлек хас булган Күпләргә исә ин шәп дигәндә баягы «без барыбыз да урыслар инде'* дигән караш хас булган»
Юрий Афанасьев урыснын әдипләренә, философларына, мәдәният әһелләренә хак бәя бирә һәр очракта ул татарнын хакимияткә яраша торгач маргиналлашып беткән әдипләре, хакимият өстәленнән ыргытылган сыныкка ымсынып яшәүче философларыннан, шоу-бизнестан өскәрәк күтәрелә азмаган сәхнә таптаучыларыннан тирәнгәрәк карый һәм яхшырак күрә Безнен татарда да
К) II Л<|м1М1 ы-и А. Сахаров һәм Б Ельцин белән бергәләп СССР Югары Советыныңмәшһүр твбәгара дештаглар торксмена житокчелек иткән күренекле сәясәтче академик Әйтелгән әңгәмә вакытында \ т Россия дәүләт гуманитар институты ректоры иде Ред ' К) Афанасьев Рәсәй ис коткаруның топ юлы тобакларт ә бойссалекне күбрәк бирү' Идел. 1995.М I
Юрий Афанасьевлар бар. Алар әз. Күбәю мөмкинлеге күренми.
Моннан берничә атна элек Мәскәү телевидениесенең «Достояние республики» рубрикасында Татарстан турында тапшыру булды. «Достояние республики» абруйлы рубрикаларның берсе санала. Татарның шундый тапшыруга ирешә алуына горурланып карый башладым. Артист Тукаебызның урысчага уртакул тәрҗемә ителгән шигырьләрен укый. Шундый примитив, тупас яңгырый классикның сүзләре. Тукай ижатынын туган телдәге тәмен белмәгән, милләтебезне «татар-монгол золымы» контекстыннан гына ишетеп белгән бәндә укыганда да тамашачы каршына без искиткеч артка калган, примитив милләт булып килеп басабыз. Өстәвенә Мәскәүдән килгән телеоператор Казан каласын килбәтсез күренешле «ветхий» йортлардан гына әтмәлләп күрсәтте. Кремльнең классик панорамасы да, Кол Шәриф һәм Сөембикә манаралары да, Казаннын Иделдән ачылган әкияти сурәте дә күрсәтелмәде Бу тапшыруда без тамашачы каршына артта калган кыргый халык булып килеп басабыз. «Татар» урыснын анына «татар-монгол золымы» булып кереп оялаган. Без үзебез шуна инанганбыз һәм жае чыкканда шуны расларга тырышабыз. Көндәлектә бер хәл. Ә менә бу тапшыруда—безгә шовинистлар таккан имиджне раслау! Юрий Сенкевичнын «Сәяхәтчеләр клубы»нда телевизор караучыларны Татарстан белән таныштыруы искә төште. Тапшыру башыннан ахырынача Раифа монастырен күрсәтү белән чикләнгән иде. Телекүрсәтүнен икесендә дә «татар» дигән сүз, шул сүз белән исемләнгән халыкнын әле һаман бар икәнлеге, анын Идел буенда Мәскәугә тез чүккән республика рәвешендә яшәве турында сынар бер сүз, хәтта бер генә кинаягә дә урын табылмады.
Татар милләт буларак юкка чыгып бетсә дә, административ берәмлек буларак яши бит әле. Дөрес, Татарстанда «татар» дип аталган милләт юк, «татарстанлы» гына бар. Бу милләт «дөрес» көндәлек тормышта урысча сөйләшә. Теннис чемпионнары Сафиннар, Рудольф Нуриев, тоташтан диярлек татар кызларыннан торган нәфис гимнастика чемпионнары Кабаева, Үтәшева, Зариповалар, күренекле артистлар, зур галимнәр, генераллар бар. Аларнын татардан чыкканын без беләбез, ә урыс бит аларнын татар икәнлекләрен аңларга атлыгып тормый. Рәсәй күләмендә дан казанган татарның исемен атаганда да сак булырга кирәк. Милләтен ачыклау ана зыян китерүе бар. Әле сугыштан сон гына да (Рәсәй гомер гомергә «сугыштан сон» вәзгыятендә яши) Мәскәү татарын дворник яисә носильщик итеп күз алдына китерәләр иде. Бүгенге көндә татар дворникларының кулыннан себеркене кыргызлар һәм таҗиклар алдылар. Дворникларга алмашка татарлардан Роберт Нигьмәтуллин. Камил Вәлиев. Вил Мирзаянов, Эдуард Кульпин дәрәҗәсендәге галимнәр килде. Бүгенге көндә «Новые Известия»нең беренче баш мөхәррире журналист һәм нәшир Раф Шакиров, «Эхо Москвы»нын үз хәбәрчесе Лилия Вәлиева, «Постскриптум» тапшыруын әзерләүче Рамил Гатауллин, «РЕН ТУ» хәбәрчесе Артур Вәлиев, «Россия» каналының ин өлгер үз хәбәрчесе Айрат Шәвәлиевкә тиң журналистларыбызны телеэкраннан даими күреп торабыз. «Комсомольская правда» штатында да биш татар журналисты эшли. Үзгәртеп кору елларында НТВда Алим Йосыпов Англиядә хәбәрче булып эшләде. Сәнгать темасын ул чорда гаҗәеп төгәл һәм талантлы рәвештә татар хатыны Нэлли Закирова алып бара иде. Сүздә юк, татар тырыш, зирәк, ул эшчән, талантлы. Әмма күренеклерәк урынга күтәрелү белән анын татарлыгы юкка чыга, аянычлы хәл бу Без, кызганычка каршы, урыс арасына татар булып керә алмыйча, урыслашабыз. 2008 елда Рәсәй күләмендә уздырылган «Большая книга» ярышында компьютер аша тавыш биргәндә жюри карары буенча өченче урынны Рөстәм Рәхмәтуллин яулады. Китап «Две Москвы или метафизика столииы» дип атала. Зур көч түгеп, гажәеп күп материал туплап язылган фәнни һәм иҗади яуланыш бу. Мәскәүнен барлыкка килүен, анын үсеп зураюын, көчәюен Рәхмәтуллин ике хәлиткеч көчкә бәйләп аңлата: православие дине һәм абсолют монархиягә, алар арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрнең көчле тәэсиренә. Бу хакыйкать ангыра сарык башына да барып житә торгандыр: Мәскәүнен үсеп зураюы турыдан-туры татар калалары җимерелүгә, шуннан агып кергән ганимәткә бәйле. Китапта бу турыда ләм-мим сүз юк Патриарх Кирилл мәктәпләргә «Носарилык культурасы» фәнен кертергә җыена, һәм хакимият тоткан динне тагын да гайрәтләндерү максатыннан чыгып махсус телеканал ачарга уйлыйлар. Рәхмәтуллиннын лауреатлык алган китабы
шушы сәясәткә терәк хезмәтен үтәячәк Элегрәк татар урыс арасында милләттәшен җәберләп яхшы атлы булырга тырыша иде. Бүген бу гадәт тагын да көчәйде. Хәзер инде урыс карап тормаганда да татар үз милләтен жәберләп кимсетүдән тәм таба. Ин аянычлы милли фаҗига—дәрәжәгә ирешә алучыларның урыснын үзеннән дә уздырып өлкән абзыкайлар җырын жырлап яшәве
4
«Мәче әни әнә балаларын мәче итеп тәрбияли Каз әни каз итеп, аю әни аю итеп тәрбияли Күпме татар әни исә үз баласын татар кешесе итеп тәрбияләү таеш икәнен, шулай эшләмәсә, туган халкына гына түгел, балага да. үзенә дә яманлык кылуын уйлап та карамый булса кирәк*.—дип аһ ора Р Юныс. Зур. аянычлы, куркыныч фаҗига бу. Искиткеч авыр бу турыда фикер йөртү Балакайларыбызнын урыс булып тәрбияләнүләре безгә буйсынмый башлады Анын хәрәкәткә килүе безнен тәэсир итә алу мөмкинлекләребездән тирәндәрәк ята. Бу фаҗига каршында без көчсезбез' Эш менә нәрсәдә. Аналар газиз балаларын нужа күрмәсен, рәхәтрәк яшәсен, күренеклерәк булсын дип үстерергә тырышалар
Бу язманы укыганнан сон башыма әллә нинди катлаулы, авыр уйлар килә башлады. Алтын Урда чорында карабыбыз Евразия кинлектәре белән генә канәгатьләнмичә, мәмлүкләр Мисыры. Әндәлүс маврлары. Багдад хәлифәлеге җирлегендә дә йөзәргә сәләтле булган. Алтын Урда тәхетен яулар өчен канлы көрәш кабынып киткәннән сон ерак бабаларыбызнын ин күренеклеләре бата башлаган карабтан качкан комыклар шикелле урыслар ягына качып китә башлаганнар. Күренекле тарихчы А. Халиков урыс алпавытлары теркәлгән «Бархатная книга*дан 500 татар фамилиясен сайлап алды. Тикшерә башлагач, ачыклана бу биш йөз берәмлек фамилия генә түгел, ә тулы бер династия икән Мәсәлән. Чынгыэ ханнан туган балалардан үрчегән варислар саны бүгенге көндә ике миллионнан арткан. Ике миллион! Бу бит тулы бер милләт! Аерым дәүләт төзергә җитәрлек сан! Чынгыз ханнын варислары арасында кемнәр бар сон-1 Александр Македонский. Юлий Цезарьлардан да сәләтлерәк, кешелек тарихында ин күләмле яулап азуларга ирешкән, бүген дә кулланырга яраклы сугыш тактикасын уйлап тапкан. *Яса« дип аталган конституциясе маддәләре шушы көнгә кадәр урыс империясендә кулланышта булган бөек шәхеснен нәселен дөньяга таратучылар кемнәр’ Алар арасында дөнья күләмендә дан казанган галимнәр, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр бар Шуларнын берсен генә алыйк Пушкиннын якын дусты, урыс философиясенә нигез салучы Петр Чаадаев та Чынгыз нәселдән чыккан икән Урыс дәүләтенең нигезен тәшкил иткән ярты мен алтын багана! Шуна гасырдан гасырга бүселеп кинәя барган империяне» чикләрен саклап торучы йомышлы татарларны, генерал Карбышевны (Карабашев). жәлилчеләрне. Рейхстаг түбәсенә байрак кадаган Заһитовны. воевода Пожарскийны. Мәскәү тәхетен ләхләрдән азат итеп урыс империясен коткаруны оештыручы Миңлебаев-Мининнарны һәм тагын бик күпләрне өстик Нигә сон аларнын урыс дәүләтенә күрсәткән тугрылыклары комга сенгән янгыр суы шикелле онытыла-югала барып, урысларның хәтерендә һаман, гасырдан гасырга көчен, карагруһларның ялган яласы—«татар-монгол золымы» гына кала килгән9!
Тагын бер башваткыч парадокс Гомере урыс җирлегендә узган тагар белә синен урыс күршен. кулдаш-коллеган һәрдаим сина мәрхәмәтле, дустанә мөнәсәбәттә Чиновниклар токымы исә Минем, мәсачән. чиновниклар арасында татарны дошман күрмәгән бәндәне очратканым булмады диярлек
5
«Наука и рслигия* журналында эшли генә башлаган чагым Казаннын «Оргсинтез* заводында эшләүче бер марҗадан хат килде «У них ни стыда. ни совссти,— дип башлаган ул мескен.—при нас татары открыто, громко бормочут на свосм ди ком тарабарском •
Мин армиягә киткәндә Баулы районында татар теле «язык межнационального обшения* иле Райондашларым рәхәтләнеп үгзәрснсн туган «тарабар* телендә
сөйләшәләр иде. Армиядән ялга беренче тапкыр кайтуымда мине Баулынын музыка мәктәбенә чакырдылар. Мин бит инде «сталинский сокол!» Абруемны төшереп туган телемдә сөйләүдән Алла сакласын! Чыгышымны урысча әзерләп бардым. Мәктәп директоры Нина Сергунина очрашуны саф әдәби татар телендә ачып җибәрде. Арада, билгеле, урыс балалары да булгандыр. Сорауларны миңа гел татарча биреп тордылар. Нина Казанда профессор гаиләсендә туып-үскән булып чыкты. Анын: «Җирле халыкның телен өйрәнмәгән шәхеснең үзен зыялы санарга хакы юк* дигән фикере әле һаман, һаман хәтеремдә.
Баулы райкомын чын зыялы Ансель Рахманкулов җитәкләгәндә татар теле тулысынча кулланышта иде, концертлар, спектакльләр туган телдә бара иде. Администрация тәхетенә Наил Зарипов менеп утыру белән туган телгә вәхшиләрчә һөҗүм башланды. Ул чорда акча төшә торган эш әрмәннәр кулында иде. Зарипов: «Сезнең мокыт телегезне урыс та, әрмән дә аңламый, урысча сөйләшегез»,—дигән боерыгын гел эшкә ашырып торды. Сонгы кайтуымда күзәтеп йөрдем. «Цивилизациягә» ирешкән дистәләгән татар үзара «милләтара аралашу» телендә сөйләшеп торалар. Яннарына тагын бер татар килеп туктый: «Здравствуйте!» Мин: «Нишләп үзебезчә исәнләшмисез?»—дип сорыйм. «Арада урыс булса, нишләрсең?» Урыста исә беркайчан да «арада татар булса?» соравы тумый, һәм хәзер инде тумаячак та. Ә бит чынбарлыкка, Мартин Хайдеггер тәгълиматына таянып бәя бирсәк, җир-су, матди байлык—тел хуҗаларыныкы. Табигать, табигый байлыклар, тулаем алганда, көнкүреш-яшәеш шулай ук тел хуҗаларыныкы. Көнкүреш нинди телдә булса, яшәеш тә шул телнең хуҗаларыныкы. Бөек немец философы: «Тел—яшәеш йорты Адәм баласы тел куенында яши»,—дип аңлата. Шушы хакыйкатьне урыс колонизаторлары бездән тирәнрәк, алданрак аңлый алганнар. Без татарлар, әле һаман шуңа төшенергә теләмичә, надан бер үҗәтлек белән телебезне таптап юкка чыгаруны дәвам итәбез... Юк, төшенә алмаудан түгел, аңгыралыктан гына бу. Төп сәбәп—туган телдән ваз кичү көнкүрештә файдалырак булганлыктан. Идарә итү, хакимлек өчен Татарстанның үзендә дә туган тел ярамый башлады.
Әле күптән түгел генә туган телебез тирәсендә давыл кубып алды. Телебезнең язмышы турыдан-туры, котылгысыз рәвештә милләт язмышына бәйле. Мәскәү моны яхшы аңлый, үтерелергә тиешле вак халыклар (наимен) теле уяна, җанлана башлау белән шундук чара күрә. Жан биреп яткан «авыл теле* белән «ваклашып» маташырга теләмәүчеләргә бу фаҗигане берничек тә аңлатып булмаячак... Сүз мәгариф министры Фурсенконын Казанга татар теленен исәнме-түгелме икәнлеген тикшерергә килүе хакында бара. Татар-монгол теле үлеп бетмәгәнлеген күргәч, ана ияреп килгән хатын туган телебезгә (яшәеш йортына) котырган эт булып ташланган. Шул киңәшмәдә президентыбызның туган телне яклап чыгуы минем дусларымны чиксез куандырды. Шул ук вакытта... Тирәннәнрәк уйлап карасаң, бу инде чыпчыкка туп ату шикеллерәк тоела. Әгәр Минтимер Шәрипович, әйтик, Рәсәйнең Дәүләт Думасында, яисә президент Медведев үткәргән киңәшмәдә чыгышын туган телдә ясаса һәм тәрҗемәче аны урысчага әйләндереп торса, бу очракта, бәлки, тәхеттәгеләр «федерация» дип аталып йөртелгән Рәсәйдә урысныкыннан тыш башка милләтләрнең дә телләре барлыгын аңлый алырлар иде... Үлеп яткан телебезнең җан биреп үк бетмәгәнлеге генә дә империя шовинистларына мылтык тотып мөстәкыйльлекне яклаудан куркынычрак тоела, күрәсен. Авторитар хакимият шартларында урыс теленнән тыш һәр автономиянең үз теле булуы мөмкинме соң? Әгәр Мәскәү хакимияте каршында Чуашстан президенты чуашча, Башкортстанныкы башкортча, калганнары да үзләренең туган телләрендә сөйләшеп, урысчага тәрҗемә иттерсәләр, бу дәүләттә урыстан тыш башка милләтләр, хәтта аларның үз телләре дә бар икәнлеген аңлый башларлар иде... Конституциягә Рәсәй «Российская Федерация» исемендә теркәлгән. Путинның, анын белән бер тандемдагы Медведевның, шулар тирәсендәге түрәләрнең авызларыннан «федерация» сүзе чыкканын ишеткәнегез бармы сезнең?!
Узган айны мин Мәскәүдәге татар мәктәбендә булдым. Бу мәктәп башкаланың
ин яхшы мәктәпләренен берсе саналган уку йорты Мин аны сокланып карап йөрдем Яна бина, иркен, якты класслар һәр класста диярлек компьютер, зур, иркен китапханә, музей, рәсем ясау, балет, жыр-бию. тагын әллә нинди үзешчәнлек түгәрәкләре эшләп тора. Бу затлы бинага тик бер генә гамәл—туган телне өйрәнү, шул телдә сөйләшү генә сыя алмаган! Китапханәсендә татар китаплары да юк Аларны тикшерүчеләр күзеннән яшереп, мәктәп музеена кертеп бикләп куйганнар Туган телне кимсетү башта мине рәнжеткән дә иде. Сәбәбен аңлагач, тынычлана төштем. Әгәр мәктәп туган телне өйрәнүне максат итеп куйса, татар балаларына шундый яхшы бина бирерләр идеме? Бу очракта Муса Жалилгә һәйкәл кую өчен җиде миллион сум акча да бирмәсләр иде
6
«Карабыбыз батып барганда...*ны Рәфикъ Юныс каләмен йөрәк канына манып язган. «Чирен яшергән үлгән»,—ди татар мәкале Яшерүләргә татарнын вакытлы матбугатында чик-чама юк Фикерсез, эчтәлексез мәкалатәр. чиле-пешле һәм чип-чн сүз камырыннан әмәлләнгән вакытлы матбугат ташкыны. Юкка чыккан тәнкыйть Мөхәммәт Мәһдиевкә, Нурихан Фәттахка, Гамил Афзалга һәм Илдар Юзеевкә алмашка килгән күпчелекнең төссез, төче ижатлары «Рәхәт бит ул сарык булу! «—ди автор Анын бу фикерен урысча «крик души» сүзе белән генә аңлатып була
Язмыш мина бер тапкыр караб батуын да кичерергә насыйп итте Ил карабы Дәрдемәнд сурәтләгәнчә күкрәге белән дулкын ерып, артыннан хакыйкый тарих эзе калдырып бара. Караб йөзүчеләрне Дәрдемәнд сурәтләми Штурвалны кулларында тотучылар да. караб бата башласа, кайвакыт шул Рәфикъ телгә алган сарыкка әверелә башлыйлар. Рәфикъ язмасының эчтәлеге бүген юкка чыгып бетә язган рухи терәк—хакыйкатькә омтылудан тора. Шунысын оныта күрмик, бата башлаган карабтан әүвәл ин хәйләкәр, иң өлгер күселәр кача башлый. Алар ничектер карабнын батасын алдан сизеп өлгерәләр Жаны һәм иманы булган кеше күрә торгандыр, бездә дә шул батарга дучар ителгән карабтан качкан комыклар вәзгыяте Бу хәрәкәт елдан ел котылгысыз рәвештә көчәя килә «Каравыбыз батып барганда*да бу фикер ышанычлы мисаллар белән расланган Аны дикъкать белән уку гына кирәк
Татар тарихына күз сирпеп алыйк әле. Урта гасырларда безнең «Алтын урда* атлы харабыбыз чиктән тыш зур. галәм киңлегендә йөзәргә яраклык булган. Шул карабны багар хәлгә җиткергәннән сон. без татарлардан торган экипаж «Казан». «Кырым», «Хажитархан*. «Себер» исемле бәләкәйрәк карабларга бүленеп утырган Алариын дүртесен дә «Мәскәү» исемле каперлар судносы абордаж ясап буксирга алган Без. мөстәкыйльлеген югалткан дүрт буксирның командасы, пиратлар харабының басып алуларында, ин хәтәр кан коюларда һәрдаим алгы сафта булганбыз
Соңгы вакытта татар карабында иминлек юк Анын күселәре башка карабларга кача башладылар Бу хәл безне уйландырырга, карабнын тишелгән жирләрен эзләп табып, чара күрергә мәжбүр итәргә тиеш иде юкса Ә без0 Без әлегә чара күрүдән шактый ерак. Үткәндәге жинүләр белән масаю-шул тынычландыра зур карабнын командасын «Караб ышанычлы капитан кулында бит».-дип юанын яшәү шундый рәхәт ул!
Караб йөртү тарихында гыйбрәтле бер мисал бар 1912 елның 14 апреле Якшәмбе «Уайт Стар* компаниясенең ин зур горурлыгы, диңгезчелек тарихында ин кыйммәткә төшерелеп, техниканың барлык казанышларын кулланып төзелгән «Титаник.ның хронометры Гринвич вакыты белән 23 сәгать 40 минутны күрсәтә Тоташтан эре. якты йолдызлар каплаган матур төн Океанда штиль Алга карап баручы Фрслерик Флнтнен тавышы «Караб каршында айсберг, сэр!»
— Рәхмәт —Капитанның беренче ярдәмчесе Уильям Мэрдок рулевойга —Лево на борт'—дип боера һәм машина телеграфының тоткасын «Полный впсрсд»глн «Стоп»ка һәм шундук «Полный задний ход*ка күчерә Шушы мизгелдән соң «Титаник» лайнерында ниләр булуы турында берничә йөк әсәр язылган, берничә кинофильм төшерелгән Карабнын су өстендә йөзеп баруын илнеке белән чагыштырып була Ә менә карабнын батуын илнеке белән чагыштыру—куркыта
Карабта капитанның һәр кылган гамәле экипаж әгъзаларының һәм пассажирларның күз алдында. Караб йөртүченең уңышларын да, ялгышларын да күреп һәм бәяләп була. Ил белән идарә итүчеләрнең ялгышулары, аларнын җинаятьләре сәясәт пәрдәсе артына яшерелгән. Чын капитан, гадәттә, караб белән бергә бата. Илен батыручылар каршында закон көчсез, батучылар илнен капитанын хөкемгә бик сирәк тарттыра алалар...
«Титаник»нын капитаны Эдвард Джон Смит, чорнын ин оста, ин тәжрибәле һәм абруйлы караб йөртүчесе, караб белән бергә батып үлгән. Анын язмышына кагылышлы берничә легенда әле һаман яши бирә Берәүләр анын үзен-үзе атып үтерүе турында сөйлиләр. Икенче берәүләр, имеш, бер кулы белән сабый баланы кочаклап, океанда йөзеп баруын күргәннәр. Аның шлюпкага утырудан баш тартуы —бусы тулысынча расланган.
Рәфикъ Юнысның «Карабыбыз батып барганда. ■> исемле язмасын җитәкчеләр дә укысыннар иде! Беләм, аларнын журнал мәкаләсен уку теләкләре һәм тәҗрибәләре юк. Вакытлары да юк аларнын. Мәшәкатьле эш бит ул идарә итү. Бигрәк тә кризис вакытында.
«Карабыбыз. »ның авторы милләтебез язмышын бүгенге кризис вәзгыятенә таянып бәяләгән. Бәя, кызганычка каршы, кискен, юанырга урын калдырмый..
«Карабыбыз батып барганда...» дигән сүзтезмә миңа, диңгезчегә, метафора булып кына яңгырамады. Язманы укыганда ачыктан ачык күреп һәм тоеп тордым: «Татарстан» исемле көймәне «Рәсәй» дип аталган лайнерга көчләп такканнар. Буксир бавы юан, өзелмәс нык, шунлыктан лайнер баткан очракта көймә дә батарга тиеш. Бауны кисәргә рөхсәт юк. Аны кисү «сепаратизм» дип атала һәм кисәргә теләүчеләрне Чечня язмышы көтә. Без һәр очракта бергә батарга тиешбез...
Исән калыр өчен безгә нишләргә сон? Бу хакта Рәфикъның анык фикерләре бар. Асылда алар белән килешәм мин.
2009 ел. апрель. Мәскәү