Логотип Казан Утлары
Публицистика

АМАЗОНКАЛАР ИРДӘҮКӘМЕ?

Мин Рәдиф Сәгъдине күпләгән дра- малар авторы дип кенә белә идем. Ә күптән түгел дөнья күргән китабындагы
әсәрләрнең роман булуы ае- рым бер кызыксыну уятты.
Китапнын исеме дә үзен- чәлекле—«Ирдәүкәләр».
Ул затлы тышлыкта атка атланган, ук-жәясен тарт- кан гүзәл хатын-кыз сурәте белән (Булат Гыйльванов эше), Татарстан китап нәш- риятында басылган.
Ни өчен «Ирдәүкәләр»?
Автор кемне шулай дип атый? Ирдәүкә ул ир-атка охшаган, ир-ат төсле ха- тын-кыз дигәнне аңлата бит. Хатын-кызны ирдәүкә дип атыйлар икән, бу аңа карата бер дә мактау сүзе булып яңгырамый. Ни өчен
Р. Сәгъди китабын шулай атаган? Тарихта билгеле амазонкалар турында сүз барамы биредә? Бу исемне ничек кабул итәргә сон? Әйе. сер бар кебек монда. Шушы серне ачу теләге үзе үк бу матур китапка тарта.
«Ирдәүкәләр» китабы ике романнан гыйбарәт. Беренчесе «Ике кояшлы дөнья» дип аталган фантастик роман булса, икенчесе—китапка исем биргән мажаралы-тарихи әсәр. Ркаил Зәйдулла-ның «Жан хөрлеге» исемле кереш сүзен укып чыккач та, беренче нәүбәттә бөтен игътибарымны «Ирдәүкәләр»гә бирдем.
Әсәр ни турында?
Тереклек итү һәм үлем, мәңгелек ту-рында дияр идем. Романда бик борынгы тамырларыбызның яшәеше мисалында шушы өзлексез яшәү һәм үлем процессы сурәтләнә. Катлы-катлы меңъеллыклар пәрдәсен кыю гына ачып, автор сөн, анагыр, сармат һ.б. ыруларнын өч-дүрт буынлык чорына күз салып алырга мөм
кинлек тудыра. Шушы борынгылык фо- нында рухи кыйммәтләр хакында сөйли. Романда чагылыш тапкан вакыйгалар без-
нен эрага кадәрге дәверне- келәр булса да. алар бүгенге көн белән гажәеп аваздаш. Чорлар төрле, ләкин кый- ммәтләр бер. Адәм баласы ясый торган хаталар да шул ук. Затсыз нәселдән зирәк илбашы чыга атмый, ата- бабасы рухын санламаган кеше юньле тормыш кора атмый Кылган гамәлләрен өчен бәя дөньялыкта ук би- релә. моннан качып коты- лып булмый, табигы илектән тайпылыш беркайчан да уныш китерми. Әсәр менә шулар хакында.
Романда әһәмиятле сим- волик образ бар. Ул—имән.
Әсәр имәнне яшен сугу күренешен хикәя- ләүдән башлана. Гади генә имән түгел, ә ырунын изге агачы—карт имән була ул. Әсәр сюжетында әле бу образ кат-кат телгә алыначак. Романның нәкъ шушы образ белән төгәлләнүе дә игътибарга лаек. Чөнки имән яшәү символы буларак та гәүдәләнгән. «Мәнге яшәр кебек тоелган шул изге имән бүген пыскып жирдә аунап ята иде». Әйе. бернәрсә дә мәңгелек түгел. Имән ауган. Бу—бетү, үлем дигәнне аңла- та. Әйтерсең, шуңа бәйле рәвештә, жай гына яшәп яткан ыруга да афәт килә.
Диңгез буе сөннәре ыру-ыру булып яши. Төп йортлары—Көлтау. Көлтауда Байбөре нәселеннән килүче Тотым бәк идарә итә. Анын улы Әсән бинең ике хатыннан ике улы туа. Затлы Тутук бәк нәселеннән булган Айгөл бикәдән—Алчын баһадир һәм зинадан туган нәсел-нәсепсез Мөнжүк улы Талгун баһадир
Биредә борынгы төрки-татар әдәбия-
Рәдиф Сәгъди. Ирдәүкәләр. Татарстан китап нәшрияты, 2007 ел.
тыннан ук килүче зирәк, миһербанлы ил башлыгы идеясенә тап буласын. Әлеге бар яктан камил зат—үзенен акыллы сәясәте нәтижәсендә ыруларны, кабиләләрне берләштереп, гаять көчле дәүләт төзергә сәләтле, халкының яхшы яшәвен тәэмин итүче шәхес. Акыллы сәясәтче идеясе әсәрнен буеннан-буена сузылып исбатла- на-исбатлана килә дә. ахырда нәгижә ясала, дәүләгнен иминлеге, унышы. ин беренче чиратта, ил башында кем утыруга бәйле Романда бу идея Алчын бәк образында тормышка ашырыла. Әмма мәкер, хөсет хәтта шул акыллы илбашын ла аямый
Алчын бәк тынычлык белән хәл итәргә алынган мәсьәләгә Талгун агулы таягын тыга. Атжан житәкчелегендәгс күчмә анагырларны автор сөннәргә тугандаш кабилә дип бирә. Анагырларнын сөннәр белән берләшү уе Талгун мөртәт аркасында бөтенләй башка юнәлеш ала. Талгун үз туганы Алчынны үгерә. үзе илбашы булып кала. Шулай итеп тугандаш анагырлар белән бер дә кирәкмәгән дошманлык башлана, хәл кискенләшә.
Кем гаепле? Беренчедән. Алчын ил-башы ерак сәфәргә үзенең ун кулы итеп Талгунны ала һәм беркатлы адым ясый. Икенчедән (монысы инде әсәрнен фәлсәфи эчтәлегеннән килеп чыга), зинадан туган Мөнжүккә илбашы кадәр илбашын - нан түгел, гади бер көтүчедән дә бала табарга ярамаган. Әсәрдә кабатланып барган әлеге фикер шактый зур идеягә этәрә: затсызлык, бозыклык бәла китерә, илне тарката. Зинадан туган бала илгә-көнгә үчле булып үсә. аның рәхим-шәфкатьле, акыллы булуы шикле, чөнки аның тамыры юк, горурланып, курыкмыйча багарлык үткәне юк.
Талгун—менә шушы затсызлыкмы мул чөмергән бер бәндә Анын әбисе—сихерче, анасы зинадан туган, ата ягыннан бабасы Тотым карт анын белән санлашмый, атасы Әсән би дә, соңлап булса да хатасын аңлап, Талгунны дөньяга бар итүе өчен үкенә. Әмма берни эшләр хәл юк: хата инде кылынган. Хата аркасында бер гөнаһсыз Айгол бикәнен жаны кыелган Әлеге хата илбашы гаиләсен эчтән тарка-тып кына калмый, әкренләп сөн кабилә-сеннән тулаем тынычлык китә, ялагайлар, әләкчеләр һәм үз ырудашларын корбан итеп, дан-дәрәжәгә ирешергә омтылучы-лар үрчи.
Бу фажиганен башы кемдә? Әлбәттә.
хатын-кызда! Жәмгыятьтә үз урынын, дәрәҗәсен белгән затлы хатын-кыз—иренә тугры дус. яхшы кинәшче. балаларына изге ана була. Мона әсәрдә мисаллар шактый. Бу—Әсән бәк хатыны Айгөл бикә. Алчын бәк хатыны Чәчәк бикә. Әскәр баһадир хатыны Айсылу, сөйгән ярларына тугрылыклы Үчәния. Түтәрәк һ.б Әмма арада сихерче Мәнти карчык, аннан туган Мөнжүкләр дә бар Болар да—хатын-кыз. Тик бал ар—үз өсләренә төшкән изге бурычны—йөз суын ахыргача саклауны булдыра алмаган, үз урынын белеп бетерми аълә кая сикерергә омтылган тәрбиясез-бәхетссзләр Менә шулардан туган балалардан Талгуннар үсеп чыгып, зур бәлаләргә сәбәп булалар да инде
Автор шулай ук дип әйтергә телидер-ме. юкмы, әмма әсәрнен бай потенциаль эчтәлеге ирексездән нәкъ менә шушы фикергә этәрә
Романнын «Ирдәүкәләр» дип аталуы да югарыда әйтелгәннәргә дәлил Бу исем белән автор жәмгыятьтә хатын-кызнын нинди әһәмиятле урын биләвенә басым ясый. Ыруга афәт килүгә төп сәбәпче, бар-лык матавыкларның башында торучы— бозык, затсыз хатын-кыз иде Хәзер килеп шул ук бәхетссздекләр ырудазы. гомумән бөтен сөн кабиләсендәге бәндәләргә төшә, шул исәптән барча хатын-кыз да коточкыч зыян күрә.
Рим империясенә сәфәре вакытында Талгун коллар белән, бигрәк тә сушшчы коллар белән сәүдә итүне күреп кайта. Комсыз Талгун ырунын тал калган хатын- юлларын орыш серләренә төшендерер өчен колизейларда бәндәләр сугыш гырунын рәтен белгән грекны яллый Максаты—орышчы хатын-кызларны Рим империясенә коллыкка сатып акча эшләү Әмма акылсыз илбаизынын бу уе да барып чыкмый, киресенчә, үз башына бала булып әверелә Ни өчен дигәндә, батыр йөрәкле сон хатын -юллары, үзләрен төркем-төркем игеп кая алып баруларын белеп ала һәм Кавказ тауларына җиткәндә урманга кача, шунда хатын-кызлар патша-лыгы төзеп яши башлый.
Алар бик оста сугыша, менә дигән җай-даклар була, талау белән дә шөгыльләнәләр, ир-атлардан тәмам диярлек ваз кичәләр, хәтта ыруда туган ир-ат балаларны да юлдаш сәүдәгәрләргә ияртеп озата торалар Әмма саксызлык аркасындамы, .илә ахырын уйлап бетерә алмыйча, хискә
бирелепме, хата арты хата кылалар... Кыс-касы. алар ничарадан бичара дигәндәй ир- атларсыз яшәп карыйлар. Моны тарихта б.э.к. 490-425 елларда яшәгән Геродотның амазонкалар турындагы язмаларын авторның бай фантазиясе белән кушуы һәм безнең бик борынгы әбиләребезгә күчереп сурәтләве дип аңларга кирәктер.
Әйе, Геродот скиф амазонкаларын тасвирлый, алар хакында: «Кыпчак ха-тын-кызлары ат өстендә ир-ат төсле көчле сугыша беләләр»,—дигән сүзләр әйтә.
Тарихта скифларның үзләре хакында да, амазонкаларга мөнәсәбәттә дә төрле фикерләр бар. Скифлар—борынгы төрки һәм төрки-иран кабиләләре—галәмәт зур территорияне биләп яшәгәннәр. Гомумән, «скиф» сүзе ул «чит кеше» дигәнне аңлата, ә нинди дә булса этник мәгънә белдерми.
Тарихи чыганаклар хәбәр иткәнчә, амазонкалар—шушы скиф хатын-кызла-ры. аларны сугышчы һөнәренә махсус өй-рәтеп үстерә торган булалар. Бер күкрәкле гаять оста яугирәләр чорын Геродот «Амазонкаларның алтын чоры» дип атый. Төрки амазонкалар—гажәеп кызыклы, бәхәсле тема, биредә хакыйкать эзли баш-ласаң. фәкать бик борынгы легендаларга гына барып тоташасын. Күренекле галим, филология фәннәре докторы профессор Фатих Урманчиевнын бу хакта шактый күләмле фәнни хезмәте дә бар. Ул 2002 елда -Казан утлары»ңда басылып чыкты (№ 7, 8). Галимнең бу мәкаләсендә ама-зонкалар турында бай тарихи мәгълүмат бирелгән.
Р. Сәгьдинен төрки амазонка образла-ры тарихи чыганаклар хәбәр иткән әлеге амазонкаларга туры килә. Ләкин аларны «ирдәүкә» дип атау гына ямьсез кебек. Әмма әсәр эчтәлегеннән чыгып, моны аклап та була.
Романдагы амазонкалар никадәр генә гажәпләнү катыш соклану тудырмасын, әсәр эчтәлегендә шунысына игътибар итәсең, бу патшалык чарасызлыктан килеп чыккан бер галәмәт, язмыш тара-фыннанмы. Тәнре каһәре төшепме рәнҗе-телгән һәм Талгун, Бузай сәүдәгәр кебек юньсез ир-атларга карата бәгыре каткан бичаралар иле булып күз алдына килә. Менә ни өчен «ирдәүкәләр» дип атый аларны автор. Яугир хатын-кызлар дип, йә булмаса башкача атый алмыйсын, нәкъ менә ирдәүкәгә әйләнәләр икән шул алар!
Болардан чыгып караганда, романның «Ирдәүкәләр» дип аталуына зур мәгънә салынганын аңлыйсын,чыннан да бу исем әсәр эчтәлеген тагын да тулыландыра.
Әйе. ирдәүкәләр ирләрдән башка озак яши алмый, ахырда гүзәл затларыбыз әкрен-әкрен барыбер табигать кушкан яшәү рәвешләренә әйләнеп кайталар. Ни генә дисән дә, бер генә җәмгыять тә табигатьне узып, башкача яшәүне уйлап таба алмаган шул әле: гармония ир-ат һәм хатын-кыз бердәмлегендә генә була ала. Хатын-кыз үз урынында булырга тиеш, ирдәүкәлек ана хас түгел, ди автор, әмма шул ук вакытта ул ирләрдән дә батыррак, кыюрак һәм җитезрәк була белгән сөн чибәрләрен бик яратып сурәтли, аларга соклануын белдерә. Үчәния, Түгәрәк. Нурсибә һ.б. исемле батыр сөн кызларын күргән чит кавем ирләре дә телсез калып гашыйк була. Ирдәүкәләр искиткеч кыю. көчле, җитез дә, шул ук вакытта сылу, назлы да, ярата һәм яраттыра белүләре белән дә тан калдыра алар.
Ничек кенә булмасын. Тәнре бу затларга мәрхәмәтле: алар, бик күп югалтулар кичереп булса да, эчкән антларының, үзләре тудырган кануннарның дөреслегенә үзләре үк шикләнә башлаган хәлдә, туган җирләренә я кышлашалар. Бәхетле очрак аркасында сарматлар ыстанында үз ыруыннан булган Күркәч батыр белән очрашу Чәчәк бикәгә ирдәүкәләрне кире туган җиренә, алай гына түгел. Тәнре кушкан үз урыннарына алып кайтып урнаштырырга мөмкинлек бирә.
Әсәр ахырында Имән образының янә калкып чыгуы юкка гына түгел. Чәчәк бикә, хәзер инде илбашы булган улы Надир, кызы Чулпан белән күрешеп, яшь имән кәүсәсенә терәлеп, ире каберендә тынычлап җан бирә. Яшь имәндәй яна буын килә, нәселне көчлеләр дәвам итә. сөннәрне дә уңышлар көтә. алар, тарихта билгеле булганча, соңрак төркиләр дип аталачак зур халык барлыкка килсен өчен яшәүләрен дәвам итәләр.
Карт имән төбенә көлтаулар үлгән яки үтерелгән илбашларын күмәләр. Яшәү символы Имән һәм теге дөнья ишеге булган кабернең янәшәлеге дә яшәү һәм үлем, үлем һәм яшәү проиессынын өз-лексезлегенә бер ишарә кебек Әсәрнен буеннан-буена искәртелеп килгән мондый параллельлек, анын өстенә теге һәм бу дөньяларны бәйләүче, кылган гамәлләрен
өчен кайчан да бер жавап бирәчәгеңне искәртүче серле образ—Тотым бәк өрә-ге—романнын тәэсир көчен бермә-бер арттыра
Әсәр тарихи вакыйгаларга нигезләнә, биредә тарихи шәхесләр телгә алына, орыш-сугыш, канлы бәрелеш күренешләре җентекләп сурәтләнә (Алчын. Сатык. Надир, хатын-кыз яугирләр һ.б.). Ат. кы-лычка. борынгы бабаларыбызнын. хәтта хатын-кызларыбызнын да сокланырлык дәрәжадә житез җайдаклар булуына аерым әһәмият бирелә. Бу яктан әсәр хәтта геро- ик дастанны хәтерләтә. Борынгы жырулар. сарыннар әсәр тукымасына зур осталык белән үрелә бара. Әйтик:
Ил-йортларда ниләр бар.
Бүген кем бар. кемнәр юк Ике яхшы берексә.
Яхшыдан яхшы булыр Ике яман берексә.
Илендә ачы булыр
Әсәр зур ышандыру көченә ия Тарих белән чагыштыра башласан. әлбәттә, роман тирәсендә шактый гына бәхәс ту-арга мөмкин. Әмма конкрет гасырларны атамый гына сурәтләгәндә реальлек белән әдәби әсәр арасында каршылык әллә ни күзгә чалынмый, оч очка оста гына ялгана, чама чамага туры килә Ахыр килеп, бу— мажаралы-тарихи роман бит. әдәби әсәр, шуна да ул тарихи төгәллеккә дәгъва итми, шул ук вакытта биредә тарихны бозып күрсәтү дә юк. Автор хыялында тудырган ыруларга, геройларына үзе уйлап чыгарган исемнәрне бирә, вакыйгаларны бүгенге татар укучысына таныш җирлеккә күчерә, сюжетны оста кора, бүгенге көндә дә акту-аль булган мәсьәләләр хакында сөйли, шул рәвешчә, ялыктырмый гына үз артыннан ияртә Әсәр җинсл укыла, авторның теле камил, күп кенә урыннарда «шәп әйтелгән бит'» дип сокланып куярлык отышлы җөмләләргә лә тап буласын
Сөннәрнен бергәләп яз каршылау бәй-рәме уздырулары, җыру әйтүчене чакырып жыр көйләүләре, ят бәйрәмеңдә ат өстендә егыш, аркага салыш көрәшләре, кыз тоту уены оештыру. Жир анабыз Умайны телгә алу. Тәңрегә табыну, табын йоласы, же наза йоласы һ.б.—романның әһәмиятле бизәкләре. Алар сюжет калыбында үз урыннарын әйбәт тапканнар
Йомгак ясап әйткәндә, әсәр яшәү
дәверендә кешеләрнең бәхетле булырга омтылулары хакында Шушы омтылышны автор үзенчәлекле сюжет, вакыйгалар, образлар аша яктырта Яугир хатын-кыз- ларнын тормыш рәвешен сурәтләве генә дә Р Сәгъдинен татар прозасына атып килгән зур яналыгы була ата Моны күрми кату мөмкин түгел «Ирдәүхатәр» романы борынгы дастаннар рухына да туры килә һәм икенче яктан ул гүя бүгенге татар мохитенә яраклаштырылган озын бер тарихи дастан.
«Ике кояшлы дөнья» әсәрен исә автор «фантастик» дип тәкъдим итә Биредә сю-жет гади генә кебек тоелса да. асылда ул шактый тармаклана Фантастик әсәрендә автор бүгенге җәмгыятьтә беэнен милләт кешеләренең яшәешен яктырта.
Автор үз героен башка кешеләр белән, тирәлек, җәмгыять белән бәйләнештә күрсәтеп кенә калмый, аны башка дөнья белән багланышта, шул лөньядагылар белән мөнәсәбәттә күрсәтә Нәкъ менә шул факт романны фантастик әсәр итә дә
Романнын төп сюжет сызыгындагы үзәк каршылыклар милли яссылыкта сурәтләнә Ул мона геройларның холык- фигылен. ли-гамәлләрен, кискен ситуа-циядә үз-үзләрен ничек тотуын тасвирлау аша ирешә
Роман каһарманнарын башка дөнья вәкилләре үзләренә алып китә «■) бу дөньяда—'Тимершаһ планетасында—роботлар идарә итә Атар биредәге жиртс халыкны— биокешеләрне—кат итеп яшиләр, көнкүрешләре дә жлн ияләре ихтыяҗын түгел, ә үзләрен—тимер акыл ияләрен— канәгатьләндерү рәвешендә төзелгән Цинилизаииянен ин югары баскычына ирешсәләр лә. икс кояшлы дөньяда те-реклеккә. табигыйтеккә куркыныч яный Шахталарга ябылган жан ияләре «ирек» төшенчәсен бөтенләй онытып бара Җир-дән килгән өч кешенен берсе Рәдиф. Ти-мершаһ патшабикәсе Алтынчәч. Абу Табу һ.б белән берлектә, биредәге кешеләрне роботлар идарәсеннән коткару өчен ты-рыша Әмма монын өчен Рәдифкә күрше Балчык планетасына ярдәм сорап барып кайтырга ла туры килә
Сюжет Рәдифнең үзе белән килеп чыккан маҗаралардан тыш Җирлә калган Әкрам тормышын сурәтли. Тнмсршаһта Илгизәр белән Фәрит СдлыИковнын кы ланмышларына аерым туктала һәм бу дө
ньяда роботлар хакимиятенең эшләү рәве-шен күрсәтеп, шахталарда гомер сөрүче— бил бөгүче кешеләр тормышын, Балчык планетасындагы хәлләрне яктыртып тагын да тармаклана, катлаулана. Ләкин шулай булса да, әсәр композицион яктан бөтен, анын сюжет тармаклары пропорциональ, алар чама хисен тоеп үстерелә. Әсәрнен интригасы да көчле, конфликтлар оста корылган. Персонажларнын һәр хәрәкәте, автор сурәтләгән портрет, күренеш—барысы да жанлы булып күз алдына килә. Әйтик, «Азатлык яугирләре* дигән бүлектә Тимершаһ кешеләрен азат итү өчен сугыш-көрәшне автор шулкадәр бирелеп, жентекләп тасвирлый, моны ышанмыйча уку һич мөмкин түгел.
Әсәр комиклык эффекты белән дә сугарылган. Хәзерге яшәешебез өчен бер дә ят булмаган эчеп исерү, бераз төшереп алгач, шапырыну, тукмашып алу, нәфесне тыя алмау, комсызлык аркасында әдәп-әхлак кагыйдәләрен бөтенләй санга сукмау, ришвәтчелек кебек хәлләр кызык та. кызганыч та.
Китап геройларында (азат ителгәннән сон да үзләре теләп коллыкны сайлаучы куркытылган жан ияләре—Тимершаһ кешеләре, идарә итүче роботлар. Әкрамны тилеләр йортына озаттыручы милиция бүлеге начальнигы Алекс Исмаеч һ.б.) без үз замандашларыбызны таныйбыз, алар кылган гамәлләр—бүгенге Рәсәй жәмгыяте җимешләре, чорга хас кануннар. Әйтик, төп герой Рәдиф Тимершаһтан алып кайткан байлыгына милли университет салдырырга уйлый. Эш гөрләп башланып та китә. Тиешле кешеләр белән сөйләшенә, вәгъдәләр алына. Әмма ахырда милли университет барыбер салынмый, анын урынына түрәләрнең менә дигән коттеджлары үсеп чыга, героебыз әле кемнәргәдер тиеш тә кала. Түрәләрнең бу пычрак гамәле исә мөһерле кәгазьләр белән ныгытылган, барысы да законлы төстә башкарылган. Күпме акча сарыф ителгән, ә эшләнәсе эш эшләнмәгән!
Тимершаһ планетасындагы вакыйга-лар турында сөйләгәндә автор боларны Җирдәге тормыш белән чагыштыра бара. Әйтик, Балчык планетасы вәкилләре ярдәмендә коллыктан азат ителгәч тә.
шахтада туып-үскән Тимершаһ кешеләре үз теләкләре белән яңадан коллыкны сай-лыйлар. «Бу хәлне аңларлык түгел иделәр шул үз дәрәжәләрен белгән, коллыкның ни икәнен кинолардан гына күреп үскән балчыклылар Моны айлар өчен безнең кебек җирдә—Татарстанда—туып-үсәргә кирәк иде*.
Әйе, шулай шул, дип, авыр сулап ку-ярга гына кала биредә.
Тагын бер кызыклы күренеш. Роботлар кешеләрне шахтадан чыгарган очракта, җәмәгать урыннарында башларына тимер савыт киеп йөрергә мәжбүр итмәкчеләр Сөйләшүләре дә робот теленә охшаш булсын. Безнен дә телебез бүгенге көндә шул Тимершаһ жан ияләре хәлендә түгелме? Уйландыра бу!
Әйе, әлеге дөнья белән Татарстан, шул дөнья вәкилләре белән Татарстан кешеләре, Тимершаһ роботлары белән шул ук дөньяның кол ителгән жан ияләре арасында бик күп янәшәлек бар. Биредә авторнын үткен кинаясен сизми калу мөм-кин түгел. Шуна да комиклык эффекты белән сугарылган әлеге әсәр шактый зур проблемаларны күтәрә. Милләт өчен ин әһәмиятлесе, әлбәттә, азатлык проблема-сы, милли тормыш һәм милли мәдәният мәсьәләләре.
Рәдиф Сәгъдинең әлеге китапка кергән ике романы да—шактый камил әсәрләр. «Ирдәүкатәр» дә. «Ике кояшлы дөнья» да эчтәлек белән сәнгатьлелекне әйбәт яра-штыра. Болар—укучыны рухи үстерә торган әсәрләр. Аларны бераз тәнкыйтьләргә, күп кенә урыннарында автор белән бәхәскә керергә дә мөмкин, әлбәттә. Әмма шунысы бәхәссез: атарга битараф катып булмый. Бигрәк тә «Ирдәүкатәр» борынгы тарихыбызга, әле тиешле тирәнлектә язылып бетмәгән үткәнебезгә, миф. легендаларга карата кызыксыну, эзләнү теләге уята. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә җитә, сәнгатьчә оста сурәтләнгән фикер генә укучыны дулкынландыра. Автор биредә шуна ирешә алган, димәк, яхшы китап дөньяга килгән дигән сүз. Укымый калмагыз!АМАЗОНКАЛАР ИРДӘҮКӘМЕ?

Рәдиф Сәгъдинең әлеге китапка кергән ике романы да—шактый камил әсәрләр. «Ирдәүкатәр» дә. «Ике кояшлы дөнья» да эчтәлек белән сәнгатьлелекне әйбәт яра-штыра. Болар—укучыны рухи үстерә торган әсәрләр. Аларны бераз тәнкыйтьләргә, күп кенә урыннарында автор белән бәхәскә керергә дә мөмкин, әлбәттә. Әмма шунысы бәхәссез: атарга битараф катып булмый. Бигрәк тә «Ирдәүкатәр» борынгы тарихыбызга, әле тиешле тирәнлектә язылып бетмәгән үткәнебезгә, миф. легендаларга карата кызыксыну, эзләнү теләге уята. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә җитә, сәнгатьчә оста сурәтләнгән фикер генә укучыны дулкынландыра. Автор биредә шуна ирешә алган, димәк, яхшы китап дөньяга килгән дигән сүз. Укымый калмагыз!