ЙӨРӘГЕМӘ УЧАК ЯКТЫМ...
Ачам һаман бер үк фал
Ничәмә-ничә мәртәбә Ачам һаман бер үк фал:
Кадерләрең бар чагыңның Кадерләрен белеп кал!
Үтә икән, китә икән Гомер дигәнең агып...
Җитә икән яшәү чоры Кадерсезләргә калып.
Беркем килми, беркем китми, һичкем белми хәлеңне.
Берьялгызың үткәрәсең Шулай картлык мәлеңне.
Телефон да телсез калган,
Йоклый никтер кыңгырау...
Җанны гел кимереп тора Җавапсыз мең-мең сорау.
Ул сораулар барысы да «Нигә?» белән башлана... һәр нәрсәнең чарасы бар,
Картлыкка юк ник чара?!
Бик ямьсез микәнни соң ул Читтән карап торырга?—
Нигә аңа бөтен кеше Арты белән борыла?
Артка борылып, картлыгыңнан Качып булмый лабаса!—
Беркөн килеп нәкъ каршыңа Ул үзе килеп баса.
Кеше картлыгын буладыр Күрмәмешкә сабышып.
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА шагыйрә, прозаик. <Тосле моң». * Балачак кая китә?», 4Җирең» Һ.6. китаплар авторы Казанда яши.
Төшенерсең: үзеңә беркөн Картлык куйгач ябышып. Яшьләр, яшьләр! Тыңлагызчы Сезгә әйтер сүзем бар: Өлкәннәргә—игътибар! Өлкәннәргә—игътибар!!!
Мин бер гөлдәй, бу җиһанга күзем ачтым. Торып бастым.
Уңга бактым.
Сулга бактым...
Дөрләп торган уттан гайре һични тапмыйм. Мин шул уттан йөрәгемә учак яктым.
Язда яндым.
Җәйдә яндым.
Дөрләп яндым!..
Беркем күмер өстәмәде. Үз күмерем.
Яна-яна уза бардым бер гомерем.
Көзгә кердем...
Әле һаман йөрәгемдә утым дөрли ничә заман. Һаман янам, һаман янам.
Сүндермәккә, салкын диеп, сиптем суын.
Шул салкыннан пеште җаным, янды уем... «Янмыйм!» дигән уемны мин читкә кудым. Янә киттем.
Кышка җиттем...
Җавап учак кабынырын өмет иттем.
Барам, барам...
Кая табан?!.
Бу җиһанда уттан башка, йә, ни таптым?!— Утта яндым.
Утлар яктым...— һични таптым!..
Минем җаным гел ут кына!
Уттан тора!
Су сибеп тә, ком сибеп тә Беркем сүндерәлмәс!
Әйтер кемдер: «һи!
Яшь чагында кем дөрләмәс?!»
Юк шул! Дөрес түгел!—
Мин ут булып туган.
Яшәвемнең асылын да,
Максатын да табам шуннан!
«Җитте!» диеп сүнәр түгел Яшьлек үткәч.
Була анысы яшьләрнең дә Күңеле карты.
Әзме кабынганчы сүнгән җаннар! Янәшәмдә чук-чук тезелгәннәр алар...
Ут өләшәм сүнгәннәргә, ут өләшәм! Хөсетләрдән өстен калып һәм көнләштән. Килегез, алыгыз!
Селкенәдер агач яфраклары Җилләр искәнлеген белдереп. Кая барсак, шунда йөзебез якты, Без йөрмәдек кеше көлдереп.
Бер чәчкәдән күчеп икенчегә Бал кортлары оча бал эзләп. Асыл ирләр үзе килеп тапты,
Без йөрмәдек сөяр яр эзләп.
Урман эчләрендә агачлар күп, Парлап үскәннәре бик сирәк. Кемнәргәдер терәк булса җитә, Безгә сөеп яшәр яр кирәк.
Асыл атлар күпме дуласа да, Беләм араннарны ватмасын. Дөнья малларына кызыкмадык, Сөелмәүдән Аллам сакласын!
Урам. Буран. Тәрәз. Тәрәздә—мин. Үткән һәр кешене карап торам.
«Бер, ике...» дип шулай, «егерме...» дип, Гомер мизгелләрен санап торам.
Атылып чыгам буран уртасына, Көртләр ярып барам, барам, барам... Ничә айлар инде, ничә еллар Уем белән һаман сиңа табан.
Тик бураннар гына туктамасын!— Килеп җитәм инде менә-менә...
Урам. Буран. Тәрәз. Тәрәздә—мин.
Яшәп булмый шигырь белән генә.
Ә мин яшим һаман үткәннәрдә! «Бүгенеңдә яшә!»—дисәләр дә. Сагышларым җанны кисәләр дә... Әйләнәм дә кайтам үткәннәргә.
Үткәнемә кайтам. Синең янга. Моңсу күзләреңә табынырга.
Мин бит синнән берни өмет итмим һәм рөхсәт көтмим сагынырга.
Сагынам да өзелеп... сине эзләп Кайтып китәм кабат үткәннәргә. Бүгенемдә сине табар өчен!
«Үткән кире кайтмый...» дисәләр дә.
Ә мин менә үткәнемдә яшим... Синсез бүгенемнән кача кача.
Сөяр идем сине шаша шаша,— Үткәнемә кире кайта алсам.
Ярамый икән, ярамый Әйтергә берәүгә дә Өзелгәнен үзәккәең Чит тәнгә терәлгәндә.
Ярамый икән, ярамый Чишәргә эч сереңне— Яратмыйча бу дөньяда Яшәү мөмкин түгелне
Әйтмә икән беркемгә дә, Җаныңда гына сакла, Әҗәл белән бер икәнен Йоклауның чит кочакта.
Ничә еллар инде, ничә еллар Ачык тотам сиңа ишегемне.
Син кил генә, мин гафу итәрмен, Кичерермен синең кичегүне.
Ничә еллар инде, ничә еллар Моңсу караш тотам тәрәзәмдә. Сөеп була икән, беләм хәзер, Җитеп хәтта шашар дәрәҗәгә.
Иртән күзеңне ачуга Җаның ник әрнегәнне Әйтә күрмә берәүгә дә, Берәүнең бар берәве.
Шул берәү әйтер берәүгә, Таралыр потлап гайбәт... Сорашсалар хәлләреңне,
Бер җавап булсын: «Әйбәт!»
Ярамый икән, ярамый Әйтергә берәүгә дә!..
Өйгә кайткач, рәхәтләнеп, Була яшь түгәргә дә...
Әйтмә син берәүгә дә!
Ничә еллар инде, ничә еллар Җаным сиңа «кил!» дип сөрән сала; Кышларыма зинһар соңга калма, Җәйләремә инде соңарсаң да...
Ничә еллар инде, ничә еллар Ачык тотам сиңа ишегемне. «Синдер!..» дисәм, бүген менә тагын Ишегемне буран ачып керде.
Учак яктык икәү кар өстендә—
Бер кочак утын...
Син—бер ялкын, мин—бер ялкын гүя, Арада—упкын!
Ыргылып алуың җитәр иде Упкын чыгарга...
Бер-береңне сабырлыкта күпме Була сынарга?!
...Карап тордык икәү ике якта Дөрләгән утны.
Синдә—ялкын, миндә—ялкын юкса!— Нигә курыктык?!
Ир солтаны бит син! Ил солтаны!
Кая егәрең?!—
Учак ялкыныннан уттай дөрләп Яна күзләрең!
Дөрләр идек бергә—икәү булсак!— Арада упкын!
Ике ялгыз җанны җылыталмас Бер кочак утын™
Учак яктык икәү кар өстендә— Бер кочак утын!