Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ПАРЛАМЕНТТА ОЧРАШУ
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм- мәтшиннын 19 май—Татарстан Матбугаты көнендә республикабызның гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуы инде күркәм гадәткә әверелде. Дәүләт Советының Кече залында үткәрелгән әлеге очрашуда парламент житәкчесс журна-листларны республика хакимияте исеменнән һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, аларга хезмәтләрендә ижади унышлар һәм саулык-сәламәтлек теләде.
Спикер әйтеп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 1092 исемдә газета-журнал басыла, 50 телевизион компания эшли. Матбугат басмаларының 112се татар телендә чыга. Республикада гаммәви мәгълүмат чараларының ишле булуы әйбәт, әмма Мәскәү басмалары һәм телерадиоканалла- рынын өстәмә көндәшлек тудыруы турында да онытмаска кирәк. Татарстанда мәгълүмат вертикале дә урнашты. Әмма очрашуда әйтелгәнчә, хакимият гаммәви мәгълүмат чараларына басым ясарга омтылмыйча, аларнын күпкырлы эшчәнлегенә төрле яктан ярдәм итәргә тиеш Чөнки жәмгы- ятебез тормышында бергәләп хәл итәсе проблемалар елдан-ел арта тора.
Очрашуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова. Республика «Татмедиа» матбугат һәм гаммәви комму-никацияләр агентлыгы житәкчесе Марат Моратов та чыгыш ясады
«НӘҮРҮЗ» ФЕСТИВАЛЕ КОЛАЧ АЛА
Быелгы фестиваль Оренбург. Чувашия. Башкортстан, Казакъстан, Кыргызстан. Якутия, Төркия, Әзәрбайжан, Хакасиядән ин яхшы коллективларны бергә жыйды 2 июнь көнне Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында минзәлалеләр Ринат Әюпов куйган «Мөһажирләр» спектакле белән фестивальне башлап җибәрде.
Ачылу тантанасы 3 июньдә Г Камал исемендәге театр каршында узды. Фестиваль әләмен быел Татарстанның һәм Россиянен халык артисты Ринат Тажегли нон белән «Тюрксой* жәмгыяте җитәкчесе Д Касеинов күгәрде. Аннан сон фойеда күренекле жырчы-артист. татар театрына нигез салучыларның берсе Ильяс Ку-
дашев-Ашказарскиийга бронза һәйкәл ачылды. Аны Мәскәүдә яшәп ижат итүче скульптор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кадим Жәмитов эшләгән Тантанада И Кудашев-Ашказарскийнын оныгы Санкт-Петербургтан килгән Назирә ханым да катнашты. Әлеге изге эшне башкарган өчен җитәкчеләргә һәм скульпторга рәхмәтен ирештерде Моннан берничә ел элек театрга ул бабасынын скрипкасын бүләк иткән иде Әнә шул уен коралынын момнарын тантанада Фуат Әбүбәкеров яңгыратты. «Ашказар» дигән татар халык жыры Башкортстаннан килгән күренекле жырчы Идрис Газиев тарафыннан башкарылды.
Премьер-министр урынбасары—мәдә-ният министры Зилә Вәлиева Россия мәдәният министры Александр Авдеевнын котлау хатын укыганнан сон. үзенен тәэсирләре белән уртаклашты һәм теләкләрен дә житкерде «Бу безнен өчен зур рухи бәйрәм Төрки театрларның байлыгын күрә алабыз»,—диде ул. Киләчәктә аны ел саен оештыру тәкъдимен дә житкерде «Тюрксой» җәмгыяте житәкчесе Д Касеинов әйтүенчә, фестивальнең монда үтүе очраклы түгел Бу Тукай, Камаллар жире Казан—төрки лоньянын мәдәни үзәге»
Шул кичне тамашачы М Фәйзи исемен-дәге Оренбург татар дәүләт драма театрынын А Гыйләжев әсәре буенча куелган «Без унике кыз идек» дигән спектакльне карады.
Фестивальдә өч көн эчендә 21 спектакль тәкъдим ителде Алар ун телдә уйналды Спектакльләрне Мәскәү. Санкт-Петербург, Израиль. Чувашия. Екатеринбургтан килгән тәнкыйтьчеләр каралы Башка еллардан аермалы буларак, быел жинүчеләр билгеләнмәде
Фестиваль 5 июньдә Тынычлык бистә-сендә театрлар Сабан туе белән тәмамланды
ИЗГЕ БОЛГАР ЖЫЕНЫ
13 июнь көнне республикабызның Болгар шәһәреилә 20 нче мәртәбә Изге Болгар җыены үткәрелде Бу юбилей Идел буе Болгарсганында ислам дине кабул нтс- лүнен 1120 еллыгы. Болгар бабаларыбыз жнрснә Мөхәмчәд пәйгамбәр сәхабәләрс килүнсн 1420 еллыгы буларак га зурлап уздырылды.
Гадәттәгечә, быел да Татарстан һәм Башкортстаннан тыш, Чувашия, Мари Иле, Мордовия республикаларыннан, Ульян, Пенза. Самара, Пермь. Нижгар, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, Себер һәм Уралның төрле төбәкләреннән егерме менләп кеше жыелган иде.
Быелгы жыеннын үзенчәлеге шунда: әлеге тантананы оештыруга җитәкчелек итүгә ТР Мәдәният министрлыгы алынды. Россия Үзәк Диния нәзарәте, Бөтендөнья Татар конгрессы, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе. ТР Диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы да үз өлешләрен кертте. Спас районы хакимияте җитәкчеләренә дә рәхмәтле булды халык.
Бәйрәм дәрәҗәсе олы кунаклар белән билгеләнә. ТР Премьер-министры урынба-сары—мәдәният министры Зилә Вәлиева. Төркия Республикасының Диният эшләре җитәкчесе Али Бардакуглы, Россия Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгат хәзрәт Та-җетдиннең һәм башка олы кунакларның катнашуы җыенга ямь өстәде
ОРЕНБУРГТА ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ КӨННӘРЕ
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәм- мәтшин җитәкчелегеңдәге Татарстан делегациясе Оренбург өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында чаралар үткәрүдә катнашты Делегация составында ТР Премьер-министры урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар бар иде
Татарстан делегациясенең Оренбургка сәфәре Советлар йорты белән танышудан башланып китте Шуннан сон Оренбург өлкәсе губернаторы Алексей Чернышов, өлкәнен Законнар чыгару җыены җитәкчесе Дмитрий Кулагин һәм өлкә хакимияте вәкилләре белән очрашу булды Очрашуда аграр секторны үстерү мәсьәләләре, шулай ук төбә кара хезмәттәшлек перспективалары (шул исәптән нефть чыгару тармагында да) тикшерелде. А Чернышов әйтүенчә, бүген «Татнефть» һәм анын кече структуралары Оренбург өлкәсендә геология-эзләү эшләрен алып бара.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин белән Алексей Чернышов Оренбургтагы Муса Жәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Оренбург өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларындагы чараларны М. Фәйзи исемендәге Татар дәүләт драма театрында Татарстанның сәнгать осталары концерты дәвам итте. Тамашачыларны сәхнәдән Зилә Вәлиева сәламләде. «Орен-бург төбәге Татарстан һәм татар мәдәнияте өчен—аерым бер сәхифә,—дип ассызык- лады ул.—Дәрдмәнд, Мирхәйдәр Фәйзи,
Муса Жәлил, Бату Мөлеков кебек күренекле шәхесләрне генә түгел, татар язучылары, композиторлар, милли зыялыларның тулы бер плеядасын бүләк иткән төбәк бу*
Фәрит Мөхәммәтшин һәм делегация әгъзалары визит барышында өлкәнең төрле милли-мәдәни автономия вәкилләрен бер урынга туплаган парк комплексы—«Милли авыл»да татар йортын ачуда да катнашты.
ДУСЛЫКНЫ НЫГЫТУ- ЗАМАН ТАЛӘБЕ
11 июньдә Уфада Башкортстан Халык-лары ассамблеясенең II съезды булып узды. Татарстаннан әлеге милләтара форумда ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклары ас-самблеясе башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Съезд мөнбәреннән форумга җыелучы-ларга сәламләү сүзе белән Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимов мөрәҗәгать итте Башкортстан башлыгы үз чыгышында федераль мәгариф стандартларыннан төбәк-милли компонентны алып ташлау буенча РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы гамәлләрен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләде. Аның әйтүенчә, бу милли мәгарифнең барлык уңай казанышларын бер селтәнүдә юкка чыгарды.
Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында, ТР Дәүләт Советының ил җитәкчелегенә Европа төбәкләре телләре яки аз санлы халыклар телләре хартиясен ратификацияләү турында мөрәҗәгатен яклауга әзер булуы өчен, Башкортстан Президентына рәхмәт белдерде.
Ф Мөхәммәтшин, Мортаза Рәхимовка мөрәҗәгать итеп, Татарстанда—Башкорт-стан һәм Башкортстанда Татарстан көннәрен уздыруны янартып җибәрү теләген җиткерде
Татарстан парламенты спикеры чыгышының ахырында Башкортстан һәм Татарстан халыклары арасында күп гасырлар буена сакланып килгән дуслык мөнәсәбәтләренең мөһим казаныш булып торуын белдерде. «Нәкъ менә дуслык, та-тулык безгә дөньякүләм кризистан ныгып чыгу мөмкинлеге бирәчәк»,—диде ул. Рәсми хәбәргә өстәмә:
Башкортстан Ислән Татарстан халкы очсн шатлыклы вакыйга хәзер Уфа белән Казан арасында очкычлар шимбәдән башка һәр көнне, ягъни атнасына 6 тапкыр очачак
Уфа-Казан маршрутында очкычлар, озак кына тәнәфестән сон, берничә ел злек кабат оча башлаган иде Ләкин алар атнасына оч тапкыр /ына очты Халык очен анысы да куаныч булды
Уфа белән Казан арасында һава бәйләнеше булдыруны •Казан авиация ширкәте» башлады Әлеге очышларда аЛ-410* маркалы очкычлар кулланыла
АГЕНТЛЫКНЫҢ СТАТУСЫ ҮЗГӘРДЕ
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев 15 майда «Татме- диа» матбугат һәм массакүләм коммуни- каиияләрнен республика агентлыгы турында»гы Указга кул куйды Бу документ нигезендә. Татарстан Республикасының •Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгына үзгәртелде. Яна структура Та-тарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең махсус билгеләнештәге башкарма органы булып торачак. Ул, нигезләмәгә таянып, матбугат һәм массасүләм коммуникацияләр өлкәсендә дәүләт идарәсе мәсьәләләре буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыра
ИСТАНБУЛДА ТАТАР ЙОРТЫ
Төркиянен тарихи үзәге «Топкапы»да Татар йорты ачылды. Тантанада ТР Пре-мьер-министры урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева, Россиянен Төр- киядәге Генераль консулы Владимир Ива- новский. Истанбул мэры Кадыйр Топбаш катнашты.
«Топкапы» шәһәр мәдәният паркындагы Төрки телле халыклар музей комплексында Татарстан сәнгате һәм традицион мәдәниятләр үзәген ачканда. Төркиянен рәсми булмаган башкаласы хакиме К. Топбаш бу көннен икс тугандаш халык мөнәсәбәтләрендә яна сәхифә ачуын искәртте
Аннары паркнын концерт мәйданчыгында Сабан туе гөрләде Анда 3.Вәлиева Татарстан Президенты М. Шәймиевнсн котлавын ирештерде. Халыкара «Тюрксой» оешмасы генераль директоры Д Касеинов билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм татар милләте вәкилләре яшәгән илләр мәдәниятенең мөһим өлеше булып тора
ГАЛИМНӘР—ИЛ ТЕРӘГЕ
15 майда Татарстан Фәннәр академия сенен чираттагы гомуми җыелышы булып узды Анын эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтшин. беренче вицс- премьер Р Моратов. икътисад министры М Сафиуллин. фән һәм мәгариф министры А Гыйльметдинов, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры М Бариев. элемтә һәм мәгълүмат технологиятәре министры Ф Фазылжанов. кайбер сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, академик һәм югары уку йортлары вәкилләре һ.б катнашты.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Ә Мазгаров үз чыгышында билгеләп үткәнчә, республикада фән белән ныклап һәм җитди шөгыльләнер өчен мөмкинлекләр җитәрлек Татарстанда 86 дәүләт фәнни үзәге. 38 югары уку йорты. 1300
фән докторы. 6 мен фәннәр кандидаты бар Хисап тоту чорында Академия әгъзалары - нын. галимнәр һәм структура бүлекләре хезмәткәрләренең ижади активльпы рес-публиканың фәнни потенциалын күтәрүгә, анын көндәшлеккә сәләтен үстерүгә, фәнни оешмаларнын. уку йортларынын. фәнни-тикшеренү институтларының һәм башка фәнни учреждениеләрнең эшчәнле- ген координацияләүгә юналтелгән. «Әмма өстенлекле фәнни тикшеренүләр алып баруны финанслау республиканын алга таба ныклы үсеше өчен мөһим шарт булып тора»,—диде академик Ә Мазгаров
Парламент җитәкчесе Ф Мөхәммәтшин кризис шартларында галимнәр, институтлар, аерым алганда. Фәннәр академиясенең роле бермә-бер артуын искәртте «Хәтта кризис шартларында да фәннен өстенлекле юнәлешләренә ярдәм итү юаларын эзләүгә дәүләт һәм хакимият органнары җәлеп ителә Чөнки фән республикада кризиска каршы кабул ителгән чаралар чылбырында мөһим бер буын булып тора
Фикер алышуда республиканын күре-некле галимнәре фәннен актуаль про-блемалары турында эшлекле чыгышлар ясадылар
«Ин мөһиме—республиканын икътисади алгарышын тәэмин итү кирәк»,— диде парламент җитәкчесе Ул шулай ук галимнәрнен һәрвакыт дәүләт ярдәменә исәп тота алуы хакында да әйтте Дәүләт Советы бюджетка төзәтмәләр кертүгә карамастан, өстенлекле проектларны финанслау җае табылачак Галимнәрдән дә кризис чорында тәвәккәлрәк эш итү сорала. «Фәннәр академиясенең 20 еллык юбилее уңаеннан һәр галимнән нәтижале эш таләп ителә»,—диде Ф Мөхәммәтшин Моннан тыш. парламент җитәкчесе фәнни җәмәгатьчелекне белем бирү стандартларында милли компонентны, ягъни туган телдә белем бирүне саклап калуны яклауда да активрак булырга чакырды
БАЛЕТ БӘЙРӘМЕ
Рудольф Нуриев исемендәге XXII классик балет фестивале Европанын мәдәният өлкәсендә мөһим вакыйгага әйләнде Чөнки фестиваль кысаларында Татарстан туфрагына дөнья күләмендә танылган балет йолдызлары аяк басты
Фестивальне йомгаклап. 21-22 майла Россиянен эре театрлары солистлары һәм чит ил кунаклары катнашында гала-концертлар узды Гала-кониертнын бер бүлеге анын режиссеры Наталия Садовская инициативасы белән Парижда узган Дягилев сезоннарының 100 еглыгынл багышланган Дягилев группасы Парижда™ спектакльләре белән Европага безнен балет мәктәбенен ин көчле мәктәпләр белән көч сынаша алырлык икәнлеген раслаган иде Шулай
итеп, беренче бүлектә И Стравинскийнын «Жар-птица», Н Римский-Корсаковның «Шәхрезадә» балетларыннан өзекләр һәм концерт номерлары күрсәтелде Икенче бүлектә тамашачы Берлиннан Дина Тамаз- лакару, Вена дәүләт операсыннан Ал ия Та- ныкпаева чыгышлары белән хозурланды.
ПУШКИН БӘЙРӘМГӘ ҖЫЙДЫ
М Жалил исемеңдәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасы янындагы Александр Пушкин һәйкәле янында бөек рус шагыйренең тууына 210 ел тулуга багышланган шигърият бәйрәме үткәрелде
Шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнан сон, шигърият сөючеләрне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде «Пушкин шундый шагыйрь ки,—диде ул,—балачакта һәммә- безгә килә дә, гомерлеккә безнен белән кала. Анын шигырьләре һәрберебезнен дә күңелендә янгырап тора, ул—шатланганда да, кайгырганда да ышанычлы дустыбыз һәм, гомумән, анын шигърияте бөтен заманнарда да халык рухына көч-дәрт өстәп тора»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе, ша-гыйрь Илфак Йбраһимов үз чыгышында Александр Пушкинның 176 ел элек Казанга килеп китүе, шуна күрә башкалабызнын бөек шагыйрь язмышында үзенчә урын алуы. Россиянен ирекле халыклар иле булырга тиешлеге хакында әйткән әдип иҗатының Габдулла Тукай шигъриятенә рухландыргыч көч өстәве турында искәртте Аннары ул Язучылар берлегенә күптән түгел генә кабул ителгән шагыйрь һәм тәрҗемәчеләр Наил Ишмөхәммәтов белән Фатих Котлыга әгъзалык таныклыкларын тапшырды
Театральләштерелгән тамашалар, җыр һәм музыка белән аралашып барган бәй-рәмдә шагыйрьләр Зиннур Мансуров, Елена Бурундуковская, Борис Вайнер. Ольга Левадная, Николай Алешков, Ло- ренс Блинов, Илсөяр Иксанова, Альбина Әпсәләмова һ.б. чыгыш ясады.
Шигърият бәйрәмен шагыйрә Лилия Газизова һәм Татарстанның халык артисты Михаил Меркушин алып барды Тантанада Татарстан мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигьмәгуллина катнашты.
КЫТАЙ ТАТАРЛАРЫ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Татарстан Дәүләт Советы бинасында парламент Рәисе Ф Мөхәммәтшин Кытайдан килгән татар яшьләре белән очрашты
Кытайда бүген 5800 татар яши Кай-чандыр ил-җирләрен, Идел буе. Россия төбәкләрен калдырып, шунда китеп төплә-нергә мәҗбүр булган милләттәшләребез балаларын тарихи Ватанга—Татарстанга китертеп укьггуны хуп күрә. Республикабыз җитәкчеләре аларнын гозерләренә колак салып, Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты белән берлектә. Кы-тайдагы татар яшьләрен Казанда укытуны гамәлгә ашырып килә. Кытайдан яшьләр- нен беренче төркеме 2005 елда килеп, КДТУ базасында башта бер ел дәвамында татар һәм рус телләрен өйрәнде, аннары республиканың төрле югары уку йортла-рында белем алуга кереште
Күптән түгел Кытайдан яшь милләт- тәшләребезнен 25 кешелек икенче төркеме килеп, КДУ базасында телләр өйрәнә башлады Бер ел эчендә дәүләт телләрендә иркен сөйләшергә өйрәнгәч, яшьләр төрле вузларда укый башлаячак.
Кытайдан килгән яшьләр белән очра-шуда парламент Рәисе Ф Мөхәммәтшин аларга: «Арагызда вакытларын әрәм-шәрәм итеп йөрүчеләр булмас, дип өметләнәбез. Татар телен камил итеп өйрәнегез. Бүген телебезне саклау проблемасы бик актуаль. Ә Кытайда калган әти-әниләрегез, туган-нарыгыз балалары өчен тыныч булсын—без сезнен укып чыгып, кирәкле, файдалы белгечләр булып җитешүегез өчен кулдан килгәнчә ярдәм итеп торырбыз. Мөм-кинлекләрдән тулысынча файдаланыгыз, сез монда чит кешеләр түгел, ә үзебезне- келәр»,—диде.
Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы- нын мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вә- лиев. Татарстанның тышкы элемтәләр Департаменты директоры Тимур Акулов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, КДУ про-фессоры. академик Миркасыйм Госманов катнашты Кытайдан килгән яшьләр арасында аларнын Казанда укуларын оештыруда көч куеп йөргән шәхесләр— Бөтенкы- тай халык вәкилләре җыены депутаты, профессор Абдулла Аббас, Голжа шәһәрендәге татар мәдәнияте үзәге рәисе урынбасары Торсынтай Гали дә бар иде
ДУСЛЫКНЫ НЫГЫТЫРГА КИРӘК
Июнь башында Татарстан Дәүләт Сове-ты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Тюрксой» халыкара оешмасы генераль директоры Д. Касеинов белән очрашты. Парламент җи-тәкчесе «Тюрксой»нын милли тел, тарих, мәдәният һәм сәнгать охшашлыгы белән берләшкән илләр һәм халыклар арасындагы төбәкара хезмәттәшлекне үстерүдәге әһәмиятен билгеләп үтте. Бу уңайдан, Ка-занда үткән төрки халыкларның «Нәүрүз» театр фестиваленең роле дә зур Жыенда катнашучыларның күп булуын Д Касеинов та ассызыклады
ГАЯЗ ИСХАКЫЙГА БАГЫШЛАНА
«Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Гаяз Исхакый: Бөтен тормышы—халыкка хезмәт итү» дигән күргәзмә ачылды Күр-гәзмә XX гасырның беренче яртысында
танылган татар сәясәт әшлсклесе Гаяз Исхакыйнын Россиядән күчеп китүенә 90 ел тулуга багышланган
Экспозиииянен төп максаты—Гаяз Ис-хакыйнын чит илдә яшәү чорындагы сәяси эшчәнлеген яктырту
Беренче тапкыр халыкка тәкъдим ителә торган уникаль документлар һәм материаллар Гаяз Исхакыйнын бүлгәләнгән татар диаспорасын оештыру эшчәнлеген. сәяси эшчәнлеген активлаштыруны чагылдыра Күргәзмәдәге кыйммәтле экспонатлар арасында Гаяз Исхакыйнын Версаль шәһәрендә үткән конференциядә тыныч сөйләшүләр өчен коллегия әгъзасы танык-лыгы, Идел-Урал Төрки-татар мәдәни җәмгыятенең гомерлек президенты итеп сайлануын дәлилләүче сертификат (1934 елдан), татар диаспорасы арасында оештыру эшләрен яктыртучы фоторәсемнәр, революциягә кадәрге чорда язылган ки-таплары. кулъязмалары, чит илдә басылган журнал һәм газеталар, шәхси әйберләре бар
ЯУГИР ШАГЫЙРЬНЕ ОЛЫЛАУ
Россия Фәннәр акалемиясенен Казан фәнни үзәге конференцияләр залында татар әдәбияты классигы, күренекле шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышлап, «Фатих Кәрим—шагыйрь һәм яу- гир* дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция уздырылды Аны Татарстан мәдәният министрлыгы. ТР Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Язучылар берлеге оештырган иде
Фәнни-гамәли конференциядә Ф Кәрим тормышындагы «ак таплар»; үткән гасырның 20-30 нчы еллар мохите һәм шагыйрь, Ф Кәрим әсәр, чор, язмыш; Кадрия Ишукова хатларында һәм көндәлекләрендә анын ире Ф Кәрим. Ф Кәрим —поэма остасы, шагыйрьнең бердәнбер драмасы. Ф Кәримнен поэтик фикерләве дигән темаларга докладлар белән язучы һәм галим Рафаэль Мостафин, тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллин, Татарстан нын халык шагыйре Ренат Харис. Фатих Кәримнен кызы Ләйлә ханым Кәрнмона. филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат Галиуллин, филология фәннәре докторы, профессор Азат Әхмәдуллин һәм филология фәннәре кандидаты, тәнкыйтьче Равил Рахмани чыгыш ясады
Конференциянең пленар утырышында Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институты директоры К Миннуллин. ТР мәдәният министры урынбасары Г Нигьмәтуллина. Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе, шаг ыйрь И Ибраһимов. Башкоргстаннын Бишбүләк муниципаль район Советы сәркатибе
Г. Хисмәтов катнашты һәм чыгыш ясады.
ОЛПАТ ШӘХЕС, ОЛУГ ГАЛИМ
Татарстан Фәннәр академиясе бинасында атаклы тарихчы галим, педагог, академик Миркасыйм Госмановнын 75 яшьлек юбилее уңаеннан зур тантана булып узды.
Тантананы Татарстан Фәннәр акаде-миясенең вице-президенты А. Зыятдинов ачып җибәрде Ул юбилярны кайнар котлап, ана ТФА президенты М Маэгаровнын рәхмәт хатын һәм котлавын ирештерде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урын-басары Р Ратникова Президент М Шәй- миев Указы нигезендә М Госмановка «Фидакарь хезмәт өчен» медатен һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммәтиш н- нын Рәхмәт хатын тапшырды Р Ратникова үз чыгышында олуг галим җитәкләгән археографик экспедицияләрнен Россия һәм республикабыз буенча жәмгысе 850 авыл-шәһәрдән 9 меннән артык кулъязма һәм шәркый телләрдә язылган мен ярымга якын иске басматарны жыеп, туплап, татар тарихын баетуда гажәеп күп көч, тырышлык куюын билгеләп үтте.
Күренекле галимне Татарстан мәгариф һәм фән министры А. Гыйльметдинов. КДУ ректоры М Салахов, РИУ ректоры Р Мөхәммәтшин, Татар энциклопедия институты директоры урынбасары Г Са- биржанов, Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры К Миннуллин, Тарих институты җитәкчесе Р Хәкимов, КДУнын татар филологиясе, тарихы һәм Көнчыгыш телләр факультеты деканы И Гыйләжев. Татарстанның демографик хәлен күзәтү үзәге башлыгы Ф Илдарханова котлады
КОНЬЯДА-ТЕАТРЛАР ПАРАДЫ
«Мең сулыш та, бер тавыш» Төркиянсн Конья шәһәрендә узган Халыкара төрки театрлар фестивале шулай дип атала иде Анда Кыргыэстан. Македония. Косово, Ка- закъстан. Гагаузия (Молдавия). Баш корт- стан. Болгария. Әзәрбайжан. Төркия һәм Татарстан дәүләт театрлары катнашты
Минзәлә театры артистлары әлеге мәр-тәбәле фестивальгә татар әдәбияты классигы Г Исхакыйнын «Сөннәтче бабай» хикәясе буенча Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесс Ренат Әюпов сәхнәләштергән спектакль белән катнашты
ТӘРҖЕМӘ ҮЗӘГЕ
Казанда мөселман татар-төрек тәрҗемә үзәге ачу ниятләнелә Мондый карар ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рамил хәзрәт Юнысов. шулай ук ТР мөселманнарының линия нәзарәте хезмәткәре Хәйдәр
хәзрәт Камалетдинов һәм Төркия респуб-
ликасының лин эшләре буенча идарәсе
башлыгынын мәгариф мәсьәләләре буенча
урынбасары катнашында Истанбулда узган
очрашу кысаларында кабул ителгән
Әлеге үзәк башкалада алдагы бер ел
эчендә барлыкка килергә мөмкин. Биредә
татар дини әдәбиятын төрек теленә, төрек
әдәбиятын исә татар һәм рус телләренә
тәржемә итү белән шөгыльләнәчәкләр.
МӘШҺҮР БИЮЧЕ ИСТӘЛЕГЕНӘ
«Татмедиа» агентлыгында Рудольф
Нуриев турындагы китап тәкъдим ителде Бу
мәшһүр биюче турында берничә дистә
хезмәт дөнья күргән, әмма монысында
Рудольф Нуриевнын Казанда үткәргән
көннәре турында язылган. Ул биредә 17 ел
элек—үләренә ярты ел кала булган Ки-
тап—«Рудольф Нуреев в Казани» дип атала.
Хезмәтнең авторлары—Рөстәм Ишморатов.
Марат Мәһдиев һәм Зөлфирә Туганова.
ТАТАР ТОКЫМЫННАН БУЛГАН
МӘШҺҮР НӘСЕЛ
ТР Милли музеенда «Князь Юсуповлар
нәселенең тарихы Каэан-Петербург-Па-
риж» дигән күргәзмә ачылды
Ул «Юсупов сарае» дигән фәнни-попу-
ляр фильм күрсәтүдән башланды. Морза
гаиләсенең тормышы казанлыларда зур
кызыксыну уята. 1830 елда Санкт-Пе-
тербургнын Мойка елгасы буенда салынган
йортта князь нәселенен биш буыны яшәеше
күз алдына килде.
Күргәзмәдә шулай ук князь Юсуповлар-
ның уникаль документлары—төрле грамо-
талар, Указлар, Россия падишаһларыннан
килгән хатлар тәкъдим ителде.
ТУГАН ЯК БИЗӘКЛӘРЕ
Татарстан Республикасы Милли
музеенда Фаил Зыязовнын «Туган як
төсләре» дип аталган күргәзмәсе ачылды. Ул
1 октябрьгә кадәр эшләячәк.
Фаил Зыязов— танылган рәсем остасы.
Татарстан Республикасының атказанган
мәдәният хезмәткәре, Милли музейнын
элеккеге баш рәссамы. Анын ижат җи-
мешләре милли төсмер, туган якка мәхәббәт.
рәсемнәрендә урын атган геройларга хөрмәт
белән сугарылган Күргәзмәгә куелган «Ак
күлмәкле татар кызы», «Чәй артында»,
«Икмәк», «Сөембикә» кебек милли рухлы
картиналары тамашачыларны ихлас
сөендерә
Биредә шулай ук рәссамның
натюрмортлары, тарихи портретлары,
архитектура һәйкәлләре төшерелгән
хезмәтләре һәм пейзажлары белән дә
танышырга була.
КОТЛЫЙБЫЗ!
***
Татарстан Республикасы хакына күпь-
еллык нәтижәле хезмәте, югары квали-
фикацияле кадрлар әзерләүгә житди өлеш
керткәне, актив фәнни-педагогик һәм
җәмәгать эшчәнлеге өчен «В Ульянов-
Ленин исемендәге Казан дәүләт универ-
ситеты» югары һөнәри белем бирү дәүләт
мәгариф учреждениесе профессоры Госма-
нов Миркасыйм Габделәхәт улы «Фидакарь
хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Фәнни эшчәнлегендәге казанышлары
өчен «В. И. Ульянов-Ленин исемендәге
Казан дәүләт университеты» югары һөнәри
белем дәүләт мәгариф учреждениесенең
кафедра мөдире, филология фәннәре док-
торы, профессор Тәлгат Нәби улы Галиул-
линга Россия Федерациясе Президенты
Указы нигезендә «Россия Федерациясенең
атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы
исем бирелде.
***
Татарстан Республикасы хакына күпь-
еллык нәтижәле хезмәтләре, массакүләм
мәгълүмат чараларын үстерүгә лаеклы өлеш
керткәне өчен «Татмедиа» ачык ак-
ционерлык жәмгыяте филиалы «Сөембикә»
журналы редакциясе» баш мөхәррире
урынбасары Әмирханов Марат Әмирхан улы
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән
бүләкләнде.