Логотип Казан Утлары
Публицистика

ВАЗИФА


Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә татар җәмгыяте бар. Пәнҗе татарлары. Нижгар мишәрләре бу җирләргә сугышка кадәр үк килеп урнашканнар. Шунда гомер кичереп, бала-чага үстереп, аларны урнаштырып матур гына картаеп килүче милләттәшләр байтак Минем якын танышым Рамаева Хәмдия Вахит кызы, туганнарына якынрак урнашып яшәү нияте белән 80нче еллар башында бирегә Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районы. Иске Зеленай авылыннан гаиләсе белән килә. Шактый тәҗрибәле укытучы буларак Май урта мәктәбе укытучылар коллективында ул шундук хөрмәт казана Чөнки ул узенә йөкләнгән сыйныф белән Мәскәү һәм якын-тирә шәһәр музейларын карап-йөреп чыга, балаларны төрле җәмәгать эшләренә тарта Аның төп тәрбияви максаты булып укучыларга белем бирү генә түгел, ә бәлки кешеләргә нинди дә булса файда китерердәй эшләр белән шөгыльләнү зарурлыгын балаларның аңына җиткерү тора Шуңа да аның хакында әлеге мәктәптә иң җылы сүзләрне генә сөйлиләр, укучылары да аны сагына.
Хәмдия ханым лаеклы ялга чыккач, белемен, көчен, тәҗрибәсен нинди дә булса файдалы эшкә юнәлтү турында еш уйлана Ә бит чын гражданин булган затка бераз булса да кешеләр, илең турында уйлану бик тә табигый хәл
Шулай бервакыт аның күзенә белдерү чалына, шәһәрнең мәдәният йортында татарның танылган артистлары катнашында концерт куелачак икән һәм әлеге белдерү кешеләрне булачак тамашага чакыра, билетлар фәлән җирдә сатыла дип игълан итә. Хәмдия ханым озын-озак уйлап тормый, билет сатылу урынын эзләп китә. Таба, кемлеген аңлата, һәм шактый четерекле эшкә алына, ягъни мәсәлән, билетларны татарлар арасында таратырга Әмма татар дигәнең Пушкино урамнарында тезелеп басып торса икән! Юк шул, алар дистәләгән еллар буе бер-берсен белми, күрмичә районның төрле урыннарында яшәп ята Бар алар, күп алар. әмма, әйткәнемчә, сибелгән. Тик, үз дигәнен эшләмәсә Хәмдия ханым Хәмдия буламени?! Ул дәртләнеп, үҗәтләнеп, район буенча үз татарыбызны барларга керешә: базарлар буйлап йөри, станцияләрдән үтә. һәртөрле эш урыннарына керә. Татарларны таба, билетларны тарата 400 кеше сыйдырышлы зал тамашачы белән шыгрым тула! Иң гаҗәбе шул—концерт алдыннан сәхнәгә аны оештыручы күтәрелә, кешеләрне Пушкино шәһәрендә татар җәмгыяте оешу белән котлый һәм шул җәмгыятьне җитәкләүче итеп Хәмдия ханымны тәкъдим итә. «Минем хыялым без татарларны бер җәмгыятькә туплау иде Хәмдия ханым сезне кыска гына арада бу мәһабәт залга җыя алды димәк, татар җәмәгатьчелеген туплау, аның эшен алып баруны да шикләнмичә аңа тапшырырга мөмкин-. Зал, билгеле, бу белдерүне көчле алкышларга күмә
Хәмдия ханым район буенча җәмгысы 5000гө якын татарны барлый, милли җәмгыятьне терки Район хакимияте әлеге оешмага Пушкино шәһәре үзәгендә урнашкан зур гына йорттан барча уңайлыклары булган шактый иркен бүлмә бирә. Пушкино районы хакимият башлыгы Лисин Владимир Васильевич ярдәме бөлөн тәүге тапкыр шәһәрдә татарларның дини йоласы булган Корбан бәйрәмен зурлап үткәрәләр Мәдәният йортының зур залында татар ашлары куелган
өстәлләр көйләнә, бәйрәмгә күбесенчә олы яшьтәге әби-бабайлар чакырыла Чын күңелдән булган теләкләр, аракысыз табын кунакларны һәм хакимият җитәк- челәрен соклану катыш гаҗәпләндерә. «Татарлар бик тәртипле халык икән»,—дип белдерә хакимият башлыгы да Хәмдия ханым Пушкино районындагы музыка мәктәбе коллективларына Нарофоминск шәһәрендә үткәреләсе татар музыка фестивалендә катнашырга тәкъдим итә. Билгеле инде алар катнашкан очракта, хакимияттән транспорт белән тәэмин итү хакында вәгъдә ала. Катнашырга риза булган мәктәпләргә С Сәйдәшев һәм башка күренекле татар композиторлары әсәрләренең ноталарын табып тарата, тегеләре башкару осталыгы өстендә эшли башлый Ниһаять, көтелгән көн килеп җитә. Пушкино шәһәре музыкантлары үз уен кораллары белән берничә автобуска төялеп, Нарофоминск шәһәренә юл тота Тамашачылар татар музыкасын башкаручы артистларның чыгышларын көчле алкышларга күмә, ә Софрино музыка мәктәбе укучылары беренче урынны яулый' Фестивальдә җиңү хәбәре Пушкино шәһәр җитәкчелегендә шатлыклы хисләр уята, укучыларын татар музыкасы фестиваленә әзерләгән һәммә укы-
тучыга хакимият кыйммәт- ле бүләкләр тапшыра Бу җәһәттән Хәмдия ханымга «ник безне дә катнашырга чакырмадыгыз»,—дип үп- кәләп йөрүчеләрдә очрый. Ул икенче юлы шундыйрак фес- тивальгә барча мәктәпләрне катнаштыру хакында хыял- лана. Сүз уңаеннан, балалар татар музыкасын яратып башкаралар икән Җәмгы- ять карамагына Ивантеевка шәһәренең татар зираты би- релгән Аны татарлар үзләре
Республикабыз Президенты М Ш Шаймиев җыелышып карап, чистартып Хәмдия ханымга бу.ләк тапшыра тора. Ярдәмчесез яшәүче
_ ялгыз милләттәшләр турын-
да кайгырту да җәмгыять өстендә Андый кешеләрне, бакый дөньяга күчкән очракта, күмәк көч белән җыеп, догаларын укып, зиратта соңгы юлга озаталар Хәмдия ханым хакимият һәм мөселман диния нәзарәте белән уртак тел табып, Пушкино районында яшәүче татарларга Корьән серләрен белүче, яшь кенә булса да тирән белемле аның өстенә бик тырыш булган Басыйров Рамил атлы егетне мулла итеп бирегә китертә Шуның белән бергә, ял көннәрендә гарәп һәм татар телен өйрәнер өчен дәресләр оештырыла, аларга милләттәшләр бик теләп йөри Хәзер Пушкино шәһәрендәге татар җәмгыятенең балалар өчен милли җыр һәм бию түгәрәге бар, бәйрәмнәрдә татар яшьләре өчен дискотекалар оештырыла Яшьләр өчен танышу-аралашу мөмкинлеге тудырылгач, якын араларда гына дүрт парга никах укытып, бәйрәм дә иткәннәр
Сүз уңаеннан, шуны сөйләп үтми булмый Хәмдия ханым хакимият каршында милләтләрнең автоном үзәген булдыру хакында тәкъдим белән чыга һәм ул хуплана Нәтиҗәдә, элек татарларның гына җыелу урыны булган урын «Халыклар дуслыгы йорты»на әверелә. Биредә татарлар, украиннар, яһүдләр, казакълар җыелып, милли бәйрәмнәрен, дини йолаларын билгеләп үтәләр, милли җырлар, тарих, әдәбиятны, динне өйрәнәләр Милли киемнәр тектереп. бәйрәмнәрдә үзләре дә концертлар оештыралар, үзешчән фольклор группалары булдырылган Билгеле инде, иңгә иң торып эшләгәч, аралашкач, әлеге милли төркемнәрнең бер-берсенә тәэсире булмый калмый Шундый бер вакыйга минем үземдә дә гаҗәпләнү, милләттәшләребез белән горурлану хисләре уятты.
Бөек Җиңү бәйрәме барыбыз өчен дә кадерле Шул истәлекле көннәр алдыннан татар зыяратын чистартып, тәртипкә китерүне җәмгыять көн тәртибенә куйган: һәр елны шул эшкә хакимият ярдәмендә автобуслар алып оешкан төстә барып, изге эш эшләп кайталар Бөек Ватан сугышында катнашкан Ветераннар аллеясын чистартып, буяп, чәчәкләр утыртып, карап- тәрбия кылып торуны да үз өстенә алганнар
2008 елның май башларында, зыяратта шул эшләрне башкарырга, янә дә үлгәннәр истәлегенә Коръән укырга мулланы да чакырып, җыелган кешеләрне каберстанга алып барыр өчен автобус көтеп торулары икән Татарларның «үзләренекен- шул хәтле хөрмәт итүләре рус җәмгыятендәгеләрне дә әлеге изге эшкә канатландырган. Үзләренең гореф-гадәтләре буенча, үлгәннәр истәлегенә «поминка- оештырырга исәпләп, каберлеккә алып барыр өчен хакимияттән автобус сорарга булганнар. Әйтеп үтәргә кирәк, андый «поминка»—ул каберлек янына шәм кабызу, шунда стакан белән аракы, икмәк кую, үлгән кеше турында истәлекләр сөйләшү, аның хөрмәтенә бераз «төшереп алу», «закускалар» белән сыйлану. Безнең татарга исә каберлек янында бары тик Коръән сүрәләре уку, яхшы теләкләр теләү генә фарыз
Хәмдия ханым бу яктан шактый хөбардар кеше буларак, аларга әйткән «...дөрес эшләмисез Аларга сезнең поминкагыз кирәкми, аларга дога кирәк Сезнең изге атакаегыз бар бит, каберләрегезне чистартыгыз, аннан соң үзен алып килегез, догалар укытыгыз!» Русларга тәкъдим ошаган, шулай иткәннәр дә Ничек шатланмыйсың, һичкем белми бит кайчан шунда барып «урнашасын»..
Пушкино шәһәрендә, шулай ук районда, бик матур бизәлгән берничә чиркәү эшләп тора Соңгы елларда ил сәясәтендә дин мәсьәләсенә игътибар сизелерлек артты: изге атакайлар ил армиясе, төрмә-колонияләр буйлап «сәяхәткә» чыгып киттеләр. Матбугатта Рәсәй буенча бик күп мәгариф бүлекләрендә балаларга дин дәресләрен, аерым алганда христиан дине нигезләрен укытуны көн тәртибенә куелганлыгын хәбәр итәләр
Көннәрдән бер көнне, иртәнге якта бер төркем таҗиклар булса кирәк—шул чиркәүләрнең берсенә килеп керәләр Керүчеләрнең берсе изге атакайдан әлеге чиркәүдә намаз укып алырга рөхсәт сорый «Чөнки,—ди ул, Мәскәүдәге мәчеткә бара алмыйбыз. Эшкә дип килгән идек, хуҗа документларыбызны җыештырып алды Документсыз Мәскәүдә безне кулга алулары мөмкин Бүген—мөселманнарның бәйрәм көне, шуңа да без бирегә—Аллаһы йортына— килеп, намаз укырга булдык- Изге атакай, рәхмәт яугыры, чиркәүдә булган һәммә христианга тын калырга боерып, әлеге кешеләргә намаз укырга рөхсәт бирә, соңгылары исә. кыйбла якка карап, намазларын укып, рәхмәт әйтеп, тыныч күңел белән бинадан чыгып китәләр Бу хәл нәрсә турында сөйли? Аллаһы Тәгаләгә чын күңеле белән ышанган һәм аның кануннары буенча яшәүче дин әһелләре, бәхеткә, бар, һәм Рәсәйнең якты киләчәге шундый кешеләрнең күплегенә дә бәйле
Хәмдия ханым Пушкино районында җәмәгать эшлеклесе буларак танылган кеше районда социаль һәм башка әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә багышланган утырышларда ул даими катнаша Аның белән шул тирәдә эшләүче чиркәү башлыклары, ягъни изге атакайлар да элемтәдә тора. Шундыйларның берсе—данлыклы Софрино бригадасына рухи хезмәт күрсәтүче Феофан атакай—көннәрдән беркөнне Хәмдия ханымга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә Баксаң, әлеге чиркәүне икенче урынга күчермәкчелөр икән, ө урынына ниндидер кирәк-ярак сакларга урын төземәкчеләр. имеш Әлеге чиркәү берьяктан борынгы тарихи истәлек булып торса, икенче яктан янәшәдә диярлек урнашкан Софрино бригадасы, анда хезмәт итүче солдатларга хезмәт күрсәтү өчен кулай булуы белән әһәмиятле икәнлеген аңлата дин әһеле Хәмдия ханым аның белән килешә, бергәләп хакимияткә үтенеч әзерлиләр Нәтиҗәдә чиркәү үз урынында кала Әлеге изге ярдәме өчен атакай Хәмдия ханымга бүген дә рәхмәтле Әйтеп үтәргә кирәк, Феофан атакай Софрино бригадасында хезмәт итүче мөселман балалары өчен Корьөн сүрәләреннән үз куллары белән догалар күчереп язган Солдатларны «кайнар нокта»ларга җибәрү алдыннан, әлеге сүрәләрне дога итеп һәрбер солдатка таратып чыккан кеше Минем уйлавымча, ул һәрбер баланы үзенчә Раббыбыз иркенө сыенырга күндергән, Аның яклавына өмет баглаган! Каф тау солдатлары дини белемле булулары белән аерылып торалар, ө Татарстаннан һәм Башкортстаннан булган егетләр һичнинди дога укый белмиләр икән Шулай бервакыт. Феофан атакайга «христианлыкка күчерүне» үтенеп, татар милләтеннән булган солдат мөрәҗәгать итә «Мин дини хәбәрдарлыгы булмаган кешене христианлыкка күчереп, үз өстемө гөнаһ ала алмыйм»,—ди Феофан атакай һәм әлеге солдатны Хәмдия ханымга җибәрә Егетнең гаиләсен, тормышын сорашкач, шунысы
аңлашыла—ул ятимлектә, кагылып, кимсетелеп үскән. Ислам дине хакында бөтенләй дә хәбәрдар булмыйча, очраклы рәвештә, урыс динендә үксезләрне яклау, гаделлек төшенчәләре барлыгын аңлап, шул дингә күчәргә ниятләгән икән Хәмдия ханым солдатка Ислам диненең ата-бабадан калган мирас буларак кыйммәтен, кешелек өчен әйтеп бетергесез бәһасын әйбәтләп аңлата. Егет, рәхмәтләр укып, үз динен ныграк өйрәнергә һәм тотарга карар кыла.
Хәзергесе вакытта халкыбызның дини бәйрәмнәре Пушкино шәһәре тормышында сизелерлек вакыйга итеп, оешкан төстә үткәрелә Шәһәрдә мөселманнарның корбан чала торган үз урыннары булдырылган Хәмдия ханым сөйләгәннәр буенча, үткән көздә шәһәрдә Корбанга кешеләр җәмгысе 230 баш сарык чалдырганнар Корбан ашын авыз итәргә урыслар һәм башка милләт кешеләре, хакимият әһелләре теләп киләләр икән Еш кына рус милләтеннән саналган әмма нәселендә татар каны аккан кешеләр сәдака китереп, ата- бабалары рухына җәмгыятьтә торган әби-бабайлардан изге догалар укыталар. Бәйрәм көннәрендә якын-тирәгә урнашкан частьларда хезмәт итүче мөселман балалары татар җәмгыятьчелеге тупланган үзәккә килеп, догаларын укып, бәйрәм ашыннан авыз итеп китәләр икән «Үткән ел Корбан ашына үзем генә дә сарык итеннән 200 пәрәмәч пешердем Башка әби-апаларыбызны әйткән дә юк! Кемнең кулыннан нәрсә килә—әзерләп, үзәккә китерәбез Хакимияттә ярдәм итә Ярдәмчел эшмәкәрләребез, шөкер, бар. Гади кешеләребез—үз хезмәтеннән өлеш чыгаручыларыбыз да байтак—шулай әзерләнә безнең бәйрәм табыныбыз! Янә дә Пушкино шәһәрендә берничә сәүдә үзәге тотучы әзәриләр. чичиннәр, башка хәлле мөселманнар казаннары белән сарык итеннән ботка пешереп китерәләр Бәйрәм көннәрендә үзәккә килгән һәммә кешене ашатып-эчертеп җибәрәбез Кеше күп килә ветераннар, ялгыз карт-карчыклар, солдатлар . Нинди милләттән дип тормыйбыз, барын да сыйлыйбыз-,—ди Хәмдия ханым
Быелгы ураза ае кергәч, Феофан атакай Хәмдия ханымга 28ләп солдатның ураза тотуын, дөреслектә ач торуларын хәбәр итә Солдат ашханәсе сәхәр һәм ифтар өчен һәрчак бикле булганлыктан солдатларның хәле аяныч дип бәяләнә Хәмдия ханым һәм татар җәмәгатьчелеге әлеге солдатлар өчен уразаны тиешенчә тотарлык күләмдә куертылган сөт, хәләл иттән әзерләнгән тутырма, һәртөрле тәм-том әзерләп, хезмәт итүче егетләргә китерәләр Солдатларның шатлыгы чиксез була, күчтәнәчләрне тирән рәхмәт хисләре белән кабул итәләр
Бер-ике ел элек булса кирәк, аңа ЮНЕСКОдан берәү шалтырата һәм Мәскәү шәһәре янында яшәүче татарлар тормышыннан фильм төшерергә ниятлөвен белдерә Хәмдия ханым шатланып, булышырга ризалыгын бирә Өен. көн күрмешен тасвирларга риза булган милләттәшләр табыла, җәмгыять әгъзалары милли ашлар әзерлиләр, татарларның тормышында булган гореф-гадәтләр турында мавыктыргыч итеп сөйлиләр Кыскасы безнең милләт хакында шактый эчтәлекле фильм эшләнә һәм ЮНЕСКОга китә.
Җәмгыятьнең хакимият белән уңышлы эш итү күрсәткечләре шактый. Шәһәрдә һәм районда яшәүче татарлар өчен бик тә әһәмиятле мөмкинлек булдырыла атнага бер тапкыр җирле телевидениедән татарлар тормышы хакында тапшыру оештырыла Хәмдия ханымның тел белгече буларак осталыгы бик тә ярап куя—тапшыруны ул үзе әзерли, үзе алып бара Җәмгыять әгъзалары—әбиләр, бабайлар, апалар, абыйлар—үзләре дә кирәк чакта хакимияткә ярдәмгә килә Район кысаларында картлар көнен билгеләп үтү ике-өч ел элек гадәткә кергән Әлеге изге эш татар җәмгыяте ярдәмендә башкарыла аягында йөри алган олылар өчен аш-су әзерләп, бәйрәм өстәлләре көйләү, йөри алмаганнарның өйләренә барып, бәйрәм белән тәбрикләү һәм бүләкләр тапшыру Бик күпләр: «мондый игътибарны күргәнебез юк иде»,— дип. елап, рәхмәт укып калалар
Дөрес, җәмгыять тормышында барча хәлләрне да ал да гөл итеп язу дөрес үк булмас Җәмгыять оешкан көннәрдә кайбер милләттәшләр мәчет мәсьәләсен кузгаталар "Районда меңнәрчә мөселман кешесе, ө үз мәчетебез юк! Хакимият алдына мәчет төзетү хакында таләп куярга кирәк! Хәмдия ханым, урыс арасында мәчет төзетү кебек үтә дә катлаулы мәсьәләгә җитәкче буларак искиткеч акыллы чишелеш таба -Ягез,—ди ул,—әле мәчет төзетеп, ачтырып, кем йөрер анда? Бармы безнең муллабыз? Беләбезме без догалар? Әлегә 132
җыелыр урыныбыз бар, укыйк бераз Корьән китабын, өйрәник догалар . Тартылырмы кешеләр7 Дини бәйрәмнәребезгә нинди мөнәсәбәттә без7 Әгәр инде, чыннан да, кешеләр ташкын булып килә башласа, үз эшләребез белән диннең, мәчетнең кирәклеген исбатласак, хакимият ник соң каршы килсен безнең бу изге ниятебезгә?» Хәмдия ханым хаклы булып чыга элек татарлар һәрдаим мәчет таләп итеп шаулашкан чакларда, Мәскәү өлкәсе һәм Пушкино районы җитәкчелеге әлеге четерекле мәсьәләне уңай хәл итәргә атлыгып тормый иде. Бүген—бүтән караш, хакимият татар җәмгыятенең башкаларга үрнәк булып торырдай эшләренә игътибар бирә, һәрдаим ярдәмгә .илә. Җәмгыять, шулай итеп, үз тырышлыгы, файдалы эш күрсәткечләре белән район җитәкчеләренең ихтирамын казанды Күптән түгел хакимият җәмгыятьнең мәчет салдыру хакындагы гозерен уңай хәл итте—төзеләчәк мәчет өчен урын билгеләнде Әйтеп үтәргә кирәк, Хәмдия ханымга әлеге мәчетне төзүдә гарәп илләреннән булган кешеләр акчалата ярдәм тәкъдим иткәннәр, төзү эшләренә алыну мөмкинлекләрен аңлатканнар. Әмма ханым мәчет төзетү кебек катлаулы эшкә үз эшмәкәрләребез алыныр дигән өметтә яши «Ник,—дидем мин, бу хактагы хикәяне тыңлагач. Мәчет төзетү искиткеч зур чыгымнар сорый бит? » «Эш шунда,—диде Хәмдия ханым,—кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың Мәчетне төзерләр, муллаларын китерерләр, гарәп илләренә хас дин тәртипләрен куярлар Ә без бераз башкабыз Без кырыс мохитта яшәүчеләр, Ислам динен тотуда үз үзенчәлекләребез бар Әйтик, киенү рәвеше Хәзер бит, безнең илдә, Ислам динен тоткан хатын-кыз гарәп илләрендәгечә, баштанаяк уранып йөри йә шулай киенгәнме безнең әбиләребез элеккеге заманнарда? Әбиләребез кыз чакларында да. хатын чакларында, әби чакларында—гомерләренең һәр фасылында бик үзенчәлекле: ислам кануннарына туры килә торганча киенгәннәр, шул ук вакытта кояш нурлары аларның төннәрен җитәрлек иркәли алган Аларның матурлыклары җырларга салынган, ир-егетләрне фидакарь эшләргә канатландырган! Аллаһы кушса, үзебезнең кануннарны торгызучы мәчетебез булыр, иртәме соңмы булыр...»
Кайберәүләр, әйтеп үтәргә кирәк, татар тормышыннан бик үк хәбәрдар булмаган кешеләр, болай диләр сез, татарлар, кыргый халык Хатыннарыгыз яулыктан, оектан. Ирләре кыерсыта Әле ярый руслар булды, тормышыгызга бераз «демократия» галәмәтләре кертергә Андыйларга Хәмдия ханымның җавабы әзер «Кайсы авылда күргәнегез бар урыс әбиенең оексыз, яулыксыз урамга чыкканын? Безнең әбиләр-апалар охшаш, әдәп кагыйдәләре дә охшаш Кешелек сыйфатларына килгәндә, урыста да төрлесе бар, татарда да » Хәмдия ханым Пушкино халкына татарларны ниндидер мөгезле халык итеп түгел, ө бәлки эшчән, акыллы, юмарт һәм батыр йөрәкле итеп таныта килә «Без ике бөек халык, үзара бик күп файдалы гамәлләргә өйрәнеп, бер-беребезне рухи яктан баетып яшәргә тиешбез»,—ди ул.
Пушкино районы Мәскәү өлкәсенең Ярославль юнәлешендә, башкаладан 40 чакрымнар ары булыр Табигать бу җирләрдә искиткеч гүзәл, ул тирәләр юкка гына өлкәнең «яшел зонасы» дип аталмыйдыр Урманнар, елга-күлләр. кая барсаң—анда мул яшеллек Дөрес, халык бик тыгыз урнашкан Шундый урыннарның берсендә, Звягино дип аталган, татарлар күпләп яшәгән бистәдә берничә ел инде, татар җәмәгатьчелеге тырышлыгы белән һәм Пушкино районы хакимияте ярдәменә таянып, Сабан туй үткәрелә Бәйрәмгә килүчеләргә милли киемнәрдән булган «урындагы» төрле милләт фольклор ансамбльләре, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән Казаннан китерелгән артистлар күңелле тамаша күрсәтә Сабан туен районда яшәүче милләттәшләр генә түгел, башка милләт кешеләре дә үз итеп өлгергән Милли уеннар баганага менү, капчык киеп сикерү, йомырка салган кашык кабып йөгерүләр, сулы көянтә- чиләк күтәреп йөгерү-ярышу, һәм бик күп, бик күп төрле уеннар, биюләр, җырлар Һәм билгеле, татарча көрәш биредә дә Сабан туеның төп бизәгенә әверелгән «Бүләксез һичкем китмәде Милли ашлар мулдан булды—дип шатланып сөйли Хәмдия ханым,—үзебезнең солдатлар да килеп, рәхәтләнеп бәйрәм итеп китте. Үз мөселман егетләребез ярдәм итте казаны белән пылау пешереп, кунакларны сыйладылар, исерткеч эчемлекләр бөтенләй дә сатылмады» Пушкино шәһәрендә булырга туры килсә, һәрчак татар җәмгыяте урнашкан үзәккә сугылырга тырышам Бу җөйдә җай чыгып, Хәмдия ханым
белән очраштым. Җәмгыять тормышында булган вакыйгаларны җиткерергә булдым Ни өчен? Миндә шундый тойгы калды—теләсәк, без берләшә алабыз Без татарны харап итә язган төп сәбәпләрнең: таркаулык, эчкечелек, диннән ерагаю икәнлеген искә төшерсәк, Хәмдия ханым җитәкләгән Пушкино шәһәрендәге татар милли автоном җәмгыятенең тормышы бу чирдән дәва юлларын ачыклаган һәм уңышлы хәл итү юлларын тапкан. Үзәктә җыелышып, Коръән сүрәләрен укыйлар, татар тарихын, гореф-гадәтләрен, дин тарихларын өйрәнү бара Биредә кешеләр бер-берсенә туганнарча мөнәсәбәттә кайгы- шатлыклар—уртак. Хәмдия Вахит кызына үземне кызыксындырган сорауны бирми түзә алмадым Хәмдия ханым,—дим,—яхшы, кешеләрне бер җәмгыятькә тупладыгыз Инде максатыгыз нинди?
—Әле кайчан гына район музыка мәктәпләрендә балалар татар музыка әсәрләрен башкарырга өйрәнделәр, инде шудук мәктәпләрдә татар җыры конкурсы хакында игълан иттек Катнашырга теләүчеләр шактый Рус балаларының күп булуы да куандыра. Алар безнең татар җырларыбызны «бик матур көйле» дип табалар, тырышып өйрәнәләр Балалар белән Щепкин театрыннан чакыртылган, үз милләтебездән булган белгеч эшли. Аннан соң, якын киләчәктә, үзебезнең тарихыбызны әйбәтләп өйрәнеп чыгарга ниятлибез Бик бай китапханәбез бар Сүз дә юк, бу эштә татар Конгрессы бик булышты.
Дөрестән дә, автоном үзәктә теләсә кемне көнләштерерлек китапханә эшли: нинди генә китаплар юк биредә! Диннәр тарихы буенча хезмәтләр, кайсы дин белән танышасың килә—һәммә нәрсә бар! Без татарның ерак бабалары тарихына караган, чит илләрдә дөнья күргән хезмәтләр, үзебезнең язучы һәм шагыйрьләрнең иң танылган әсәрләре Чын мәгънәсендә бәһасыз, рухи байлык!
—Хәзер мәктәп укучылары арасында татар тарихына караган сораулар буенча даими рәвештә конкурс оештырырга уйлыйбыз. Безнең халыкның тарихы әле яңа ачыла хәзер бит Рәсәйдә элек тыелган хезмәтләр күпләп дөнья күрә башлады Без—татарлар—биредә яшәүче башка милләт халкына үзебезне танытырга тиешбез. Безнең мең елларга сузылган данлы тарихыбыз, тормышыбызны тотрыклы итүче Ислам динебез, менә дигән рухи мирасыбыз— поэзия, әдәбият, музыка һәм безне зәвыклы халык итеп танытучы башка бик күп күрсәткечләребез бар!
Әле берничә балага бу җәйдә Казандагы «Сәләт» лагерена юллама юнәттек Шулай итеп, синең соравыңа җавап,—дип дәвам итте Хәмдия ханым,—минем максатым милләтемә хезмәт итү Бирсен иде Аллаһы Тәгалә гомеремне озын итеп, күзләремне соңгы кат йомганчы халкыма хезмәт итәргә насыйп булса иде
—Амин1—дидем мин Пушкинодагы татар җәмгыятенә тикмәгә генә «Вазифа» дигән тирән эчтәлекле исем кушылмаган Биредә һәркем үз вазифасын бик яхшы аңлап җәмгыять тормышында теләп, яратып катнаша Хәмдия ханым кебек уз халкын сөюче, аның өчен көенүче милләттәшләребез булганда, безнең татар халкына озын гомер насыйп итәр шаять.