«ТАТНЕТ—ТАТАР ХАЛКЫН ҺӘРТӨРЛЕ БӘЛАДӘН КОТКАРА ТОРГАН ДӘВА ТҮГЕЛ»
Айнур Сибгатуллин—Халыкара «Татнет йолдызлары» интернет- проектлар конкурсы рәисе, Татнет турында күпсанлы язмалар авторы «Татар тарихы җәмгыяте» сайтын алып баручы.
—Айнур, син «Идел» журналы сәхифәләрендә Татнет турында үз фикерләрен белән уртаклашканнан соң күп вакытлар үтте. Бүген үзен өчен нинди яна ачышлар
ясадын?
—Әйе, бу чорда яна ачышлар күп булды. Алар арасында яхшылары да, начарлары да бар. Шулай да, яхшылары күбрәк. Болар—интернет-проектлар, яна кешеләр, яна ' идеяләр. Тулаем алганда, минем өчен >ҮЕВ 2.0дә ачышлар саны күбрәк булды. Алар арасында социаль челтәрләр, блоглар, википедия, уоипиЬе кебек видеохезмәтләр һәм ! башкалар бар. Татнет бөтендөнья пәрәвезе үсешенең төп I юнәлешләренә ияреп барырга тырыша, шулай да бераз артта калабыз әле. Хәер, Татнет кайбер нәрсәләрдә интернет челтәрендәге күп кенә милли секторларны нык узып китте.
Мәсәлән, \Үшс1ож$ны татар телендә җәелдерүдә. Дөрес, бездә «Ои51аг.ги* исемле татарча социаль сайт бар инде, [ әмма анда аралашу нигездә рус телендә бара. Татарстан
Республикасында «Электрон Татарстан» программасы кысаларында бик өметле проектлар эшли башлады, ләкин дәүләт органнары сайтларында татар теле күз буяу өчен генә саклана. Татнетка ярдәм күрсәтү өчен бюджетлар, грантлар, республика кануннары кирәк.
—Өченче Бөтендөнья татар яшьләре форумы секцияләрендә татар сайтлары турындагы мәсьәлә тикшерелде. Күл кенә кешеләр, татар сайтлары яшьләр арасында популяр түгел, дигән фикер әйтте.
—Беренчедән, күп кенә милләттәшләребез тагар телендә сайт бар дип уйламый да. Ә кеше белмәгән нәрсә ничек популяр булсын ди инде'’ Икенчедән, интернетга иң күп укыла торган сайтлар—ул, кагыйдә буларак, профессиональ веб-студияләр тарафыннан эшләнгән сәүдә проектлары Әлеге сайтларны булдыруга берничә йөз мең. хәтта миллион доллар сарыф ителгән һәм алар Татнет сайтларыннан техник яктан күпкә өстен. Өченчедән, татар сайтларына туган теле, тарихы, мәдәнияте, традицияләре белән кызыксынган татарлар гына керә Әгәр кеше боларнын барысына да битараф булса, ул һич тә Татнет белән кызыксынмаячак
—1Татнетка СОНЫННЯН үти алмаслык зур өметләр баглыйбыз дип уйламыйсынмы?
—Татнег-гатар халкын һәртөрле бәладән коткара торган дәва түгел. Татнет—ул ассимиляцияләшүгә каршы чаралар күрү һәм татарларның милли үзаңын саклау коралы һәм калканы Аны милләтебезнең китәчәге хакына оста итеп файдаланырга мөмкин Татнет—ул кешеләрне яна проектларга, актив эшчәнлеккә, телне.
мәдәниятне һәм тарихны өйрәнүгә рухландыручы аралашу өлкәсе. Шул ук вакытта ул нинди дә булса сайтларда аралашканнан сон, күпмедер вакытка татарлыктан ваз кичтерү көченә дә ия.
—Без Казан дәүләт университетының татар филологиясе студентлары арасында сорашып белешү үткәргән идек. Безнен «Сез татар сайтларына еш керәсезме? * дигән соравыбызга, нн кызганыч, күпләр: «Кызыксынмыйм* яки «Кирәкле днп тапмыйм» дип җавап кайтарды. Синеңчә, мондый мөнәсәбәт нәрсәгә бәйле?
—Монын сәбәпләре күп булырга мөмкин. Әйтик, интернет өчен акча түләргә кирәк, ул күп вакытны ала, студентка укырга, өстәмә рәвештә акча эшләп алырга вакыт калмый. Күпчелек кеше өчен интернет бер мавыгу шикелле генә. Хәзер барысы да «Классташлар» («Одноклассники») сайты белән мавыга. Биредә татар сайтлары Рунетга иң күп ачыла торган сайтган һәрчак калыша. Нәрсәне үзгәртергә кирәк, дисезме? ТР хакимиятләренең татар теленә мөнәсәбәтен үзгәртергә—Татнет үсешенә акча бүлеп бирергә кирәк.
— Казанда татар яшьләре бераз сүлпәнрәк. Ә Мәскәүдә алар активмы?
—Мәскәүдә яшәүче татар яшьләре Казан яшьләренә караганда активрак дип әйтмәс идем Әйдәгез, актив яки пассив төшенчәләренең нәрсә аңлатканын ачыклап үтик әле. Моны ничек бәяләргә? Татар дискотекаларына яки сабан туйларына йөрүчеләр саны белән дисезме? Кызганыч ки. яшьләр «активлыгы»ның зур өлеше шунда гына күренә шул. Мин татар яшьләренең активлыгы чәй эчеп утырудан яки дискотекаларда биюдән тыш. реаль эшләрдә—өмәләрдә катнашуда, хәйриячелек белән шөгыльләнүдә, сәяси таләпләрне яклауда, үзеннен һөнәри осталыгыңны милләтебез үсеше хакына риясыз куллануда ачыграк күренә дип уйлыйм.
—Халыкара «Татнет йолдызлары» интернет-проектлар конкурсы турында да фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде. Анда нинди яналыклар булды?
—Алты ел рәттән үткәрелгән соңгы конкурста 237 сайт катнашты. Бу— рекордлы сан. 234 сайт Россия Федерациясеннән, шул исәптән 217 сайт Татарстан Республикасыннан һәм 3 сайт чит илләрдән (Казакьстан, Үзбәкстан. Канада) иде 127 нче веб-студия һәм анын җитәкчесе, конкурсны оештыру комитеты әгъзасы Марат Мамяшевнын актив ярдәме белән конкурс сайтынын тулы редизайны һәм логотибы эшләнде Без шулай ук сайт контентын нык үзгәрттек, конкурс һәм Татнет турында күп материаллар, видеоязмалар, шул исәптән минем «Татар интернеты» исемле китабымның тулы электрон версиясен өстәдек. Моннан тыш, оештыру комитеты әгъзасы Раил Гатауллиннын актив ярдәме белән конкурс сайты татарчага тәрҗемә ителде. Сайтнын адресы үзгәрде—без икенче дәрәҗәдәге доменга күчтек Хәзер безнен адресыбыз—(а(аг.$и. Жюри һәм оештыру комитетының составы да үзгәрде Жюри рәистәше итеп ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев сайланды Жюри составына элеккечә Рунет. Азнет, Казнет һәм Үзнет интернет-индустриясенең төп белгечләре кертелде. Татар телендәге сайтларнын эчтәлегенә бәяләмә бирүче жюри әгъзалары арасында «Идел» журналы баш редакторының беренче урынбасары Азат Ахунов та бар. Корпоратив сайтлар да күп Масс-медиа сайтлары да сан буенча алардан аз гына калыша Шунын белән бергә без татар телендәге өч сайтны да саклап калдык. Һәрхәлдә, без «Татнет йолдызлары» конкурсы Татнет сайтлары. бигрәк тә татар телендәге сайтлар санынын артуына булышлык итәр, дип уйлыйбыз. Әгәр мона ирешә алсак, конкурсны оештыруыбыз бушка китмәгән дип исәпли алачакбыз.
—Синең «Татар интернеты» исемле китабын татар телен, анын тарихын һәм мәдәниятен яратучылар арасында популярлык казанды. Мин аны актив яшьләр өчен «юл күрсәткеч» дип тә әйтер идем. Шундый авыр эшкә керешкән чакта син үз алдына ниндн бурыч куйдын?
—Китап чынлап та юл күрсәткеч рәвешендә язылды. Минемчә, татарлар яшәгән һәр төбәктә кешеләр Татнеттан нәрсәне һәм ничек табарга мөмкин икәнлеген белеп торырга
тиешләр Бу китапта минем Татнетгагы эшемә нәтижә ясала. Анын ярдәмендә һәр кешенен татар мәгьлүмати киңлегенә тиз генә кереп үэенен үсеше өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алуын теләр идем. Хәзер мин «Татар интернеты» исемле китабымның тулыландырылган икенче басмасын әзерлим. Ул беренче китаптан нык аерылып торачак. Атап әйткәндә, татар телендәге бартык сайтларны жентекләп тикшерергә исәплим.
—Киләчәктә Татнет активистларын нәрсә белән шатландырырга телисен? Яна планнарын бармы?
—Үз блогым—гаһтеюу.ги белән эшләячәкмен. Татарлар турында википедияләр (1а1аглпГо) проектын ахырына җиткерергә телим. Ислам интернет-премияләре проекты чиратта тора. Бер ел элек үзем аны үткәрү тәкъдиме белән чыккан идем. Күптән түгел генә РФ Элемтә министрлыгы карамагындагы эшче төркем составына кертелдем: мин анда интернет челтәрендә күптеллелек темасын тормышка ашырачакмын.