Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАШКА ОРДЫМ БАШНЫ


Үз халкыңны ярату хисе кайдан килә? Кайчан пәйда була ул? Мона төгәл генә жавап бирү авыр. Шунысы шөбһәсез, халкынны яратыр өчен син үз мәдәниятеңнең вәкиле булырга тиеш. Гасырлар дәвамында тупланган
рухи байлыкка үзеңне ия итеп тою, мен ел элек яшәгән кан кардәшләрен белән ике арадагы бәйләнешне сиземли алу—күпләргә тәтеми торган бәхет... һәм сагыш... Йөрәк булып укмашып күкрәк читлегенә кагучы сагыш...
Телеңнең байлыгын, тирәнлеген, тарихилыгын белеп, белеп кенә түгел, аның коралына әверелеп! үзеңнең кирәксезлегенне тою... чал мәдәниятеңнең юкка чыга баруына шаһит булу бәхетсезлеге.
Шушы хәлгә килешмичә ничек сөрән салмыйсын?!
Ләкин алда салкын таш дивар. Битарафлык дивары.
Күпме генә кычкырма, беркем ишетми, беркем искәрми һәркем үзенең көндәлек мәшәкате белән мәшгуль. Һәм аларны гаепләп тә булмый. Димәк, милләтнең умырткасы сынган, үз-үзен саклау инстинкты юкка чыккан.
Хәер, нигә милләт дидем әле? Дәүләт тотучы, һәм шул дәүләтне үз милли мәнфәгатьләрен гамәлгә ашыру чарасы итә алган халыкны гына милләт дип атарга мөмкин.
Тарихлардан килгән рухи мирасын белмәгән, белсә дә, аңа кимсетеп караган, бары тик чит халыкларның мәдәниятенә ирешергә омтылган халаяк милләт исеме белән аталырга хаклы түгел.
«Татар угьлы татармын!»—дип горурланып язган бөек Дәрдмәндне күпләребез кабатлый алмый инде. Хәзер күпчелекне татар угыллары, татар оныклары тәшкил
итә... татарлар түгел.
Бала туу йортларына кереп яна туган нарасыйларны поплар чукындырып чыга—халыкның исе дә китми.
Шулар ук уртак ватан дидекемез Русияне сакларга—кемнән?—килгән егетләребезгә «изге су» бөркеп йөри—без ләм-мим.
Милли һәм төбәк компонентларын мәктәп программасыннан алып ташларга— димәк, татар телен мәктәпләребездән куып чыгарырга!—дигән канун чыгаралар— халыкта ник бер дулкынлану әсәре сизелсен... Ул гынамы, шул канунны гамәлгә кертүче фиркага сайлауларда сиксән процентка кадәр тавышыбызны бирәбез. Димәк, үзебез үк телебезгә, асылыбызга булган шушы һөжүмне яклыйбыз...
Пушкин Русиядәге даими вәзгыятьне ике сүз белән бик төгәл әйтеп биргән: «Народ безмолвствует*.
Ләкин Пушкин яшәгән заманда әлеге билгеләмә безнең халыкка туры килми иде! Октябрь инкыйлабына кадәр татар рухи бәйсезлеген җуймыйча яшәде. Милли-мәдәни кысрыклауга каршы тиешле җавабын да бирә белде. XIX гасырда инде татар милли мәнфәгатьләр өчен канкоешлы фетнәләр белән түгел, төрле прошениеләр язып, судлар аша көрәште. Тарихчылар яхшы белә, архивларда андый хатлар, гаризалар йөзләгән, менләгән... Дөрес, татар төрле мәктүпләрне Мәскәүгә XX гасырда да күп язды, бүген дә яза... Тик аларнын эчтәлеге башка. Бер-берсе өстеннән өлкән туганга жалу яза хәзерге татар угьлы.
Чү, сүз башың бит Шүрәле иде, диярләр. Үз халкыңны ярату турында башладың
да...
Нәкъ шулай!
Нәфрәтләнә белгән кеше генә ярата ала.
Мөштәри урамында. Язучылар йортына каршы, шактый таушалган борынгы бер йорт бар. Яшь Ульяновны шунда кулга алганнар. Исегездәме, аны мәхбүс итәргә килгән жандарм офицеры гыйсъянчы студентка: «Алдында бит стена!*—дип әйткән, имеш. «Стенасын стена, ләкин черек».—дип жавап биргән булачак Ленин Мондый диалог, әлбәттә, кайсыдыр совет язучысынын хыял җимеше генә... Әмма зур мәгънә бар бу сүзләрдә!
Заманында һуннардан саклану өчен Кытайнын беренче императоры Шихуанди йөзләрчә чакрымга сузылган бөек дивар өйдергән
Диварны җимереп була, ләкин анын артында сакланырга да мөмкин
һәр халыкнын гореф-гадәте, йолалары, җыйнап әйткәндә, мәдәнияте шундый дивар ул. Дөнья җилләренә күнелен ачык булса да, йөрәгендә шундый какшамас дивар булырга тиеш.
Даланың кодрәтле хуҗалары һуннар кайда бүген? Кытай дивары күптән инде чик сызыгы түгел, ул бүгенге бөек дәүләтнең эчендә калды. Анын өстендә бүген туристлар йөри. Гыйбрәт дивары!
Һуннарның варислары булган Алтын Урда татарлары үз шәһәрләре тирәли дә дивар кормаганнар. Дала үз балаларын күнел киңлегенә дә тиендерә, күрәсен Ләкин күнел киңлеге еш кына ачыгавызлык дигән сыйфатка да әверелә Алтын Урда кодрәтле заманнарда бу якларга килгән бер көнбатыш сәяхәтчесенең язмасы истә калган. «Нигә сез калаларыгызны диварлар белән ныгытмыйсыз''*—дип сорый ул бер морзадан. «Диварны куркаклар гына кора.—дип җавап бирә тәкәббер татар.—Ә без кемнән куркыйк?» Күп вакыт та үтми, илдә үзара ызгыш китә— 1360-1380 елларда тәхеттә 2$ хан алышына, урыс елъязмачылары бу чорны «великая замятня* дип атыйлар,—шунардан файдаланып берничә мен урыс ушкуйнигы көймәләр белән Идел буйлап төшеп ханлыкнын башкаласы Сарайны талыйлар, хан казнасын төяп китәләр Бераздан Аксак Тимер чирүе Алтын Урданын барлык шәһәрләрен тар-мар итә. Татар иле шуннан сон инде күтәрелә алмый, таркала.
Сарай шәһәренең ташлары бөтен Русиягә сибелгән. Әмма алар дивардан түгел, искиткеч гүзәл биналарның, кабер ташларынын кыйпылчыклары. Куенына салып куй берәрсен, татар угълы татар!
Дивар корырга яратмасак та, без анда-монда ташлар калдырырга маһир халык. Шундыйларның берсенә абынып егыла язган студент гәзиткә хат язып җибәргән Иелеп кардан чистартса, туксанынчы еллар башында куелган бу ташка. «Монда Шиһабетдин Мәржанигә һәйкәл булачак*.—дип язылган икән
Куелмаган һәйкәл тирәсендәге бәхәсләрне хәтерлим әле мин Ана дин әһелләре бик ярсып каршы төшкәннәр иде. Янәсе, шәригатьтә кешегә һәйкат кую катгый тыела. Алар шулай итеп һәйкәлне пот белән тәнгәлләштерделәр. Хәер, алар каршы төшмәсә дә һәйкәл куярга атлыгып торучы юк иде, ахрысы Татарнын пары бәхәсләшкәндә чыгып бетә анын.
Сәйдәшкә һәйкәл кирәк, дип күпме лаф ордык Мәдәният фондында (а-у, кайда ул хәзер'*) кемнәрдер шул ниятне сылтау итеп халыктан байтак кына акча да җыйды Ә сынчылар, рәссамнар туктаусыз бәхәсләште, түрәләр бөек аһәңдарга лаеклы ландшафтны таба алмый интекте. Ул арада бернинди тавыш-тынсыз гына Казан үзәгендә Шаляпин һәйкәле калкып чыкты. Шунысы гаҗәп, тагар булмаганнар сынлаштырылса. бернинди бәхәскә урын калмый бездә, ландшафт та тиз табыла. Менә шул, Сәйдәш һәйкәлен салырга дип җыелган халык акчасы ничектер бик сәер рәвештә юкка чыкты, инде парда чыгып беткән иде. рәхмәт Шәймиевкә. ниһаять. Сәйдәш һәйкәлен дә күрүгә ирештек Тик нигәдер ул ТДГПУның (гуманитар- педагогика университеты. Татар дәүләт университетын ачу урынына педагогия институтының исемен шулай мәгънәле итеп үзгәрттеләр) яңа бинасы каршына куелды Ана тәгаенләнгән урында исә «Бакыр бабай»—империя стилендә эшләнгән Державин һәйкәле утыра Ландшафт шулай кушкандыр, чәерле булсын
Шул ук туксанынчы еллар башында берничә мөфти (хәзер ике мулланың берсе мөфти) Екатеринбургның үзәгендә «Монда жәмигь мәчете булачак» дигән язулы таш куюны оештыра. Сөенә-сөенә халык җыела. Дөрес, мөфтиләрнең аларда гаме булмый. Янәшәдә—гарәп илләреннән килгән вәкилләр! Икенче көнне оештыручылар истәлек ташын кай тарафкадыр алып китәләр. Баксан, шәһәр хакимияте белән килешенмәгән, урын тәгаенләнмәгән, әлеге тамашаны гарәп химаячеләреннән шактый акча каеру максатында уйнаганнар икән
Кремль дивары янында тагын бер истәлек ташы бар. Казанны саклаганда шәһид киткән бабаларыбызга шул төштә һәйкәл куелачагы турында язылган анда. Хәтеремдә, әлеге мәсьәлә 1992 елда Татарстанның Фәннәр академиясендә. «Мирас» җәмгыятенең (а-у. кайда син?) утырышыңда тикшерделәр. Шәһәр мэриясе һәйкәл проектына конкурс та игълан иткән иде. Анын берничә турын да үткәрделәр Гадәттәгечә, бәхәс купты. Әлеге дә баягы ландшафт туры килми, дип аның урынын каршы як дивар кырына билгеләделәр. Хәзер әлеге һәйкәлне салу турында сөйләнгән кеше күренми. Пар чыгып бетте. Сәяси вәзгыять тә үзгәрде. Беренче урыс инкыйлабыннан сон татарда «яфрак асты» дигән төшенчә кин кулланышта булган. Бүген бу безгә дә туры килеп тора.
Югыйсә Казанны саклап шәһид китүчеләргә һәйкәл булмавы тарихи гаделсезлек бит! Чөнки аны яулап алганда һәлак булучыларга памятник 1826 елда ук куелган һәм ул әле дә Казан елгасында, Кремльгә каршы, кукраеп утыра бирә Инде анын башына тәре дә утырттылар, ул памятник кына түгел, гыйбадәтханә дә. Кашындагы атамасы да (әлегә акшарланган) мәгълүм: «Победа над татарами» дип язылган анда!
Шунысын да әйтү урынлы булыр, әлеге гаделсезлек татарнын бәгырен даими тырнап торган. Инкыйлабтан сон «хөррият» килгәч. 1924 елда Татарстанның Үзәк башкарма комитеты РСФСРнын Мәгариф халык комиссариатына тәкъдим белән чыга: «О разрешении переконструировать памятник «Победа над татарами» в «Памятник содружества народов». Мәскәү бу тәкъдимгә каршы төшүен төшми, әмма һәйкәлнең исеме үзгәртелмичә кала. Хәер, исемен үзгәртеп кенә анын асылын алмаштырып буламыни?1 Шуна күрәме, 1935 елда Татарстанның Үзәк башкарма комитеты рәисе Г Байчурин ВКП(б) өлкә комитетына һәйкәлне юкка чыгарырга тәкъдим итә. Янәсе, ул инде җимерек хәлдә, аны төзәтер өчен кирәк булган 65 мен сум акча бюджетта юк. Мәскәүдәге тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау комитеты бу тәкъдимне хуплый. Ләкин татарларны жинү хөрмәтенә салынган һәйкәл үз урынында кала бирә! Димәк, кемнәргәдер анын татар бәгыренә кадалган хәнҗәр сыман тырпаеп торуы кирәк булган. Меңләгән чиркәүләрне, мәчетләрне җимергән заманда колониализмга һәйкәл буларак салынган бинаның сакланып калуын бүтәнчә ничек аңлатасын?
һәйкәлләрне җимерергә кирәкми. Ватанны яклап сон тамчы каннарына кадәр сугышып һәлак булган бабаларыбызга җыйнак кына бер һәйкәл куярга да мөмкинлегебез юк икән, без халык телендә «Грозный һәйкәле» дип аталган чиркәүгә карап гыйбрәт алыйк. Нинди хәлдә калганлыгыбызны аңларбыз бәлки.
Ташка ордым башны!
Йә таш. йә баш ярылыр,—дигән сүзләрне мәрхүм шагыйребез Илдар Юзи зинданда үз-үзен һәлак иткән декабрист Булатов авызыннан әйттерә.
Кайсысы ярылачак—монысы һәркемгә анык.
Ләкин ташларнын җаны юк дип тә беркем раслый алмас. Ташлар да елый...
Күктүбәдә тау башында җирләнгән урыс шагыйре М. Волошин үз каберенә чәчәкләр түгел, һәркемнең бер таш алып менүен васыять иткән. Хәзер кабер өстендә ташлардан шактый зур калкулык өелгән.
Куендагы ташны Татар диварының нигезенә салыйк. Дивар калыкмаса, татар дигән халыкның кайчандыр бу җирдә яшәвенә ишарә булып, шул ташлардан бәлки нәни генә калкулык үсеп чыгар...
2008 ел. март