Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Йөрәк
Күкрәк читлегемне ватып, Чыгып китте бүген йөрәк.
Мин сүз катып калдым аңа:
—Кызма инде, ни соң кирәк? —Ялкын җитми, кан суына, Вулкан кирәк миңа, вулкан. Син өшегән, син сап-салкын, Синең туңмас җаның туңган... Учакларга кулны сузып,
Җылы алам бүген җанга. Кояш көтәм төнге күктә,
Тик бик ерак әле таңга.
Юлдан сулар ага ярсып. Аңлый алмыйм: көзме, язмы? Күңелемә нидер җитми,
Якты йөзме, тугры назмы? Тауга менеп уйга баттым. Йөрәк минсез, мин йөрәксез. Пар болытлар үтә яннан,
Тик мин генә бер кирәксез. Күкне ярып тавыш килде:
—Синең йөрәк үлеп ята, Гарипләнгән, тәне янган, Яннарында вулкан ата.
Эзләп тап син, терелт аны, Җан, тән, йөрәк бергә булсын. Синең каның, аның каны һәр гамырга кереп тулсын. Диңгезләрне йөзеп чыктым, Адашмадым карурманда.
Кулга кызган күмер алдым Җан өшеткеч бураннарда...
Вулат ИБРА ҺИМОВ (1990) КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты студенты. Шигырьләре көндәлек матбугатта басылып кшә.
Якынлашам йөрәгемә,
Ерак түгел вулкан ата.
Ә юлымда, кайнар юлда,
Дистә йөрәк аунап ята.
Кулга алам һәр йөрәкне Алар җансыз, алар көйгән, Күрәм ялкын кирәк булган, Мескенкәйләр янып үлгән. Минем йөрәк кайда икән? Янган булса көле кайда?
Хиссез ятим итмә диеп, Ялварам мин бер Ходайга... Эзләп тауга менеп киттем, Тәнгә тама кайнар ялкын. Күкне корым, болыт баса, Сизәм, тоям мин бик якын.
Үргә таба үрләп бара,
Тәнем күмер, очкын йотып. Яшьтәшләрем элмәк кигән, Кулларына йөрәк тотып, Кулларына мәет тотып.
Иң очында кайнар тауның, Вулкан ата, вулкан ата.
Учак кайнап торган җирдә, Минем газиз йөрәк ята.
Соңгы көчне, соңгы дәртне Җыйдым да мин һәм атылдым. Сыек утка кереп баттым, Гүзалмадым һәм ватылдым.
Тик йөрәкне алдым кулга,
Ул әйләнгән җансыз бозга.
Ул сап-салкын, үле салкын, Вулкан ата. Дәрья ялкын. Таулар яна. Күктә янгын,
Пар болытлар яна дөрләп. Минем күзләр сүнә бара, Кочагымда салкын йөрәк...
Мин уяндым, тынган янгын. Вулкан сүнгән. Таулар көлдән Өелгәннәр. Дөнья салкын, һәм мин барам акрын гына Курка-курка басып җирдән. Яңа җаннар иңдерелгән Янып үлгән йөрәкләргә.
Алар урын алды хәзер Исән калган күкрәкләрдә.
Ә мин барам ялгыз гына,
Минем йөрәк туңып үлде.
Янган булса, истәлеккә Калган булыр иде көле.
Минем йөрәк туңып үлде, Дөньялардан, күрәм, туйды.
Чү, туктале, бу ни тавыш, Җанда нидер тибеп куйды. Кулны куям күкрәгемә, Күзләремә яшьләр тулды:
Наз йөгерде туңган тәннән, Йөрәк туды, йөрәк туды!
Кайларга таратасың, җил...
Кайларга таратасың, җил, Янган учакның көлен?
Син куасыңмы безне, җил? Гади кеше гомерен.
Язмыш җиле, гади җилләр, Сез бар да туганнармы?
Әллә сез кара эш өчен Күктән куылганнармы? Кайларга таратасың җил, Бергә йөргән дусларны?
Нигә бутыйсың соң син, җил, Башта туган уйларны?
Язмыш җиле, гади җилләр, Сез бар да туганнармы?
Сезне җирне чайкар өчен Махсус тудырганнармы? Кайларга таратасың, җил, Иң-иң саф хыялларны? Назлаган булып ватасың Син биек кыяларны.
Язмыш җиле, гади җилләр, Сез бар да туганнармы? Әллә тоткын булып җирдә Сез яшәп калганнармы? Кайларга таратасың, җил. Ни өчен таратасың?
Нигә үткәннәрне айкап, Хәтерне яңартасың?
Нигә салкын бүген кояш нуры?
Ник сусауны басмый чишмә суы? Наздан бүген никтер күңел ярсый, Җәйдән тәнем тынычлыкны тапмый. Берүзем мин, ләкин ялгыз түгел, Гөл-чәчәктән генә тормый безнең гомер. Тынычлыкны эзләп узып бара еллар, Тик башларда һаман җилле уйлар. Яуган яңгыр юешләтми тәнне,
Авыз сизми ризыктагы тәмне. Тизләнәбез куган булып дөнья,
Тик табабыз нәни генә оя.
Никтер чайкалабыз без җилләрдә,
Ни соң җитми безгә бу җирләрдә? Күрәзәче тик юрасын киләчәкне,
Тик аңламас ул тиле йөрәкне. Күтәрелгән тузан кире төшми юлга, Уңга дигән юллар каерыла сулга.
Төче дигән сулар тозлыланган,
Әллә кеше ,әллә дөнья соң бозылган?
Кеше бүген нишли?
Кеше бүген нишли? Машиналар эшли. Машиналар нишли? Безнең өчен эшли. Заман нәрсә эшли, Безне тешли-тешли?.. Машиналар бүген Машиналар эшли.
Кеше бүген нишли? Кеше бүген эшсез. Машина янында Кеше хәзер көчсез. Җансыз кеше эшли, Ә җанлыгы нишли?.. Машиналар бүген Яңа җаннар эшли.