Логотип Казан Утлары
Хикәя

НИГӘ КИТТЕҢ, ӘТИ?..


ХИКӘЯ-ИСТӘЛЕК
Әйтерсең лә кинәт кенә кояш тоныкланды. Гүя, тормыш тукталды да, без үзебезнең кая барасын да белмичә, анлаешсыз юлда басып калдык шикелле.
Бу хәлләрнең сәбәбе 1953 елның 5 марты көнне СССР Министрлар советы председателе. Советлар Союзы Генералиссимусы Иосиф Виссарионович Сталинның кинәт вафаты иде.
Ул вакытта «Правда» газетасында эре-эре хәрефләр белән Сталинның үлеме турында яздылар. Маркс һәм Лениннан сон анын дәвамчы фигура булуын зурлап күрсәттеләр.
Без, гади мәктәп балалары һәм үзебезнен укытучылар, ул хәбәрне бик авырдан кичердек. Класс җитәкчебез Ксения Васильевна Ибытаева—үзе бик яхшы күңелле, үзе таләпчән,—классыбызга ак киндердәй агарынып кереп утырды.
Дәресен аңлаткан чакта ул кулындагы акбурын берничә мәртәбә идәнгә төшереп җибәрде. Аннары, талчыбыктай сыгылып төште дә. өстәленә капланып һәм битен каплап, чарасыз хәйран гына елады. Бу чагында ул—мәктәп формасындагы алъяпкычына кара түгелеп елап утырган беренче класс баласыннан бер дә ким түгел иде бугай.
Аның безгә:
—Балалар, өегезгә кайтыгыз. Бүген дәресләр булмый —дип әйтердән бүтән көче калмаган иде.
Безнең яшь күңелләрдә ул вакыттагы буталчык, борчулы кичерешләр тирән эз калдырды, билгеле
Мәктәп елларында укыганда мин рәсем ясаулар белән нык мавыга идем Берсендә шулай үземнен рәсем дәфтәренә Лениннын портретын ясап куйдым Үземә калса, матур гына рәсем килеп чыкты шикелле һәм аны ерак Себердән күчеп килгән яшь укытучыбыз Таисия Саввишна Собакинага күрсәттем.
Юлбашчының рәсемен күргәч тә ул баштарак сокланды Аннары, калтыранып һәм агарынып, әйтә салды мина: «Син, әлбәттә, булдыргансың Ләкин, хәтерлә, Владимир Ильич портретын ясарга сина иртәрәк Бу сурәтне бик еракка яшер һәм беркемгә күрсәтмә*
Мин аны тиешенчә аңлап бетермәдем, хәтта укытучыма ул чакта азрак
үпкәләгән дә идем. Байтак еллар узгач кына ишетеп белдем һәм анладым: анын әтисен,—Урал инженерын,—озак елларга төзәтү лагерына җибәргәннәр, гаиләсен туган шәһәреннән сөргәннәр, халык дошманы кызын техникумнан куганнар. Сонрак. кияүгә чыгып һәм фамилиясен алыштырганнан соң, алар безнен Теләче ягына килеп урнашканнар икән.
Апам Гамбәрбикә Сталиннын үлеме хакында эшендә ишеткән икән. Ул аны алла урынына күрде бугай, шуна күрә дә эшен ташлап, өйгә кайткач та беркем белән сөйләшмичә, бик озаклап ярты көн диярлек елады.
Фронтовик әтием Ислам, югары белем йортларында укымаган булса да. тормыш, яшәеш-сәяхәт мәсьәләләрендә үз карашын булдырган булса кирәк. Эшенә иртүк киткән җирдән әбәд вакытларына әйләнеп кайтты. Өстәл артына утыргач та кулына аш кашыгын алды һәм салкын гына, шикләнмичә: «Ишеттегезме, ниһаять, картлач бер өрәк вафат булган. ..»— диде.
Нигә шулай дип әйтте икән ул?
Күрәсен, үз тормышына бәйле байтак хәлләрне—каенатасының төрмәдә черегәнен, газиз кызынын интеккәнен, атакага җибәрелгән солдатлар үлә калганнарның мылтыгын «эләктерергә», ахыргача сугышырга тиешлеген, мыек та чыгып өлгермәгән яшь солдатларның бар гаебе—чигенгән өчен чокырга атып төшерелгәнен күз алдыннан кичергәндер, әнә шулар өчен җаны әрнегәндер анын.
Бу минутларда әтием. Ватан сугышын кичкән кеше буларак, күнелендәгесен туры әйтеп салган булса кирәк.
«Сталинчыл» сеңелем бу сүзләрне бик авыр кабул итте һәм хәтта табынны ташлап китте. Берсендә, бик нык үпкәләшкәннән соң. әтием хәтта Орымширмәдәге үги әнисе янына китеп барды.
Әниебез, бик акыллы һәм алдан күрүчән хатын-кыз буларак, гаиләне бөтен килеш сакларга бик тырышты. Ул безнен әтине, төгәлрәге, үзенен ирен бик ярата иде. Саулыгы какшады, йорт-җирләре дә әлләни мактанырлык түгел. Әти исә бик кызу, кайнар кеше. Фронтовикларның бик күбесенә хас буларак, эчәргә дә ихласланып китте.
Әни кешегә кыз бала һәрвакыт якынрак. Әти моны анлап бетермәде шикелле. Өлкән кыз буларак. Гамбәрбикә күбрәк әни ягына елышты.
Көннәрнең берендә, чираттагы бәхәсләрдән сон. әтиебез үзенен ин кирәкле, ин гади әйберләрен җыйнады да. әнкәй белән саубуллашып, өйдән бөтенләйгә китеп барды.
Әйе. әти китте. Гаиләдәге төрлечә тарткалашуларга түзеп тормыйча, китеп барды. Ул киткәннән сон мин өйдә утырып калган бердәнбер ир- егет идем.
Калуын калган, ләкин минем белән янәшәдә, ике бүлмәле кечкенә генә өйдә ике хатын-кыз—сугыштан сонгы авырлыкларны, гаилә мәшәкатьләрен күргән әнием һәм сеңелем бар бит әле. Ир затыннан буларак, мин аларга булышырга, ярдәм итәргә, кирәксә—кин күкрәгем белән якларга да тиеш идем. Ә көчем хәзергә азрак дип уйладым.
Көч. һәркемгә билгеле ки. тормыштан да. табигатьтән дә килә.
Мин нәрсә эшләдем? Эченә ком һәм вак ташлар тутырып, ин элек иске брезент чехолдан боксер капчыгы ясадым. Аннары, төрле җирдән металл ватыклары җыеп, аны ике потлы герга алмаштым. Турник та ясалды. Буш вакытым булган саен гел физик күнегүләр үткәрәм. .
Нәтиҗәләр озак көттермәде. Кыска гына арада мин буйга үсеп киттем, мускулларым ныгыды, үз-үземә ышанычым да артканнан-арта барды.
Кыскасы, тормыштагы төрле ваклыкларны, унайсызяыкларны жинәргә өйрәндем, күз һәм күнел карашларым кинәйде.
Ә әти нәрсә? Ул безнен өчен һаман да ин якын кеше булып кала бирде. Алдан килешкәнчә, кайчакны кибет яисә базарда очрашып, халык төркеменнән ераклашып, аулаграк урыннарда күңелдә җыйналган барлык кичерешләрне уртага салып сөйләшә идек. Мондый чакларда мина, әйтерсен, әтиебез беркая да китмәгән, ул вакытлыча гына югалып торган да безнен гаиләгә кире әйләнеп кайткан сыман тоела иде.
Әмма тиздән шундый хәл булды ки, безнен ышанычлы сөйләшү- күрешүләргә бернинди урын калмады бугай.
Сонгы очрашуларыбызнын берсендә әти, зарлана төшеп, менә нәрсә турында сөйләде. Бергә яшәгән үги әнисе, авырган да, бүтән авылдагы туганнарына күчеп киткән. Хәзер әти үзе ялгызы гына яши икән, ана шулай яшәүләр җиңелдән түгел икән. Ул ни әйтергә теләгән, монын сәбәпләрен, анын ни әйтергә теләгәнен ул чакта мин анлап бетермәгән идем.
Менә көннәрнең берендә
Мин өйдә дәрес әзерләгән, авыру әниемнен караватта яткан чагында безгә бүреген баш түбәсенә кырын салган, кыска толыбынын төймәләрен яртылаш ычкындырган, салмыш кыяфәтле бер егет кисәге килеп керде. Орымширмә авылыннан булып чыкты ул. Исәнләшеп һәм аяк киемен салып та тормастан бүлмәбезгә узды һәм урындыкка җәелеп, махмырлан кипшергән иреннәрен ялмаштырып сөйли башлады:
—Ах, без кичә гулять итеп тә карадык сон! Безнен авыпнын күптәннән әнә шундый туйны күргәне юк иде. Ризыклардан өстәлләр тәмам сыгылып торды, вино-мазар су урынына акты. Ислам абый молодец! Шундый туй ясап күрсәтте ул безгә! Килен дә—шәп, үзе кебек үткен һәм чая. Ә тостларны ишетсәң, бүләкләрне күрсән иде
—Булды, җитте!—дип бүлдерде аны әни тыныч, ләкин таләпчән тавыш белән —Аларны мактап утыру өчен сине берәү дә чакырмаган. Ярар, шаулаганнар, шунын белән беткән, һәр нәрсәнен үз чамасы бар
Әмма чакырылмаган «визитер* гүя боларны ишетми иде, үрдәк сыман һаман үзенекен такылдады. Бер үк сүзләрне, мактау-мактануларны ул юри шулай кабартып сөйли иде.
Әниемнен газаплы уйларга йотылганын күреп, түзмәдем, урынымнан торып бастым да ят кунакны күз карашым белән яндырырдай итеп ана әйтә салдым: «Ни әйтелгәнне ишеттең бит, җитте сиңа! Урамга чык та сүзләренне базар хатыннарына сөйлә әнә. Бәлки, алар сина баш төзәтерлек нәрсә табарлар »
Никадәр сәер тоелмасын, бу сүзләрем ана тәэсир итте.
—Ярар,—диде бик тиз күнеп.—Ислам абыйнын өйләнүен генә әйтмәкче идем. Безнен авылнын Саимә исемле кызына. Кичә туйларын үткәрдек менә
Ишегалдына чыгып, аның артыннан ишек келәсен элдем дә өйгә кердем. Әни, яткан җиреннән стенага йөз белән борылып, тын гына елый иде
Шушы көннән сон әти белән минем арада, әйтерсен. биек дивар калкып чыкты. Мин анын белән очрашудан качарга тырыштым, әгәр барып чыкмаса, күп сөйләшеп тормыйча, берничә җөмлә генә алмаша идек.
Бу мөнәсәбәтем белән хаклы булдым микән ул чакта* Өзеп кенә әйтү читен.
Шулай бервакыт җәйге каникул вакытында мин Казанга өлкә спартакиадасына бардым Әйләнеп кайтуга әтинен яшь хатын белән Ташкентка китеп барганын белдем. Соныннан классташларым анын мине озаклап эзләвен. күрми китүенә бик үкенгәнен сөйләделәр.
Әтинен шулай кинәттән китеп баруы тормышыма ниндидер моңсулык тамгасы салды. Урамга яисә базарга чыккан чакларымда аны күреп алырмын да бернинди үпкә сакламый гына сөйләшеп китәрмен кебек иде.
Их, юк шул, вакыт үтә бирә, ә әтинен күзгә-башка тәки күренгәне
юк.
Ләкин тормыш бер урында тукталып калмый, андагы төсләр үзгәрә тора. Зурмы-кечкенәме, көтелмәгән шатлыклар йөрәгенә жылылык өсти, куаныч бирә.
Совет Армиясе офицеры Әсгать абыем, озак вакытлар Румыниядә хезмәт иткәннән сон, элекке шәһәренә әйләнеп кайтты. Ул күп акчалар һәм бүләкләр белән кайткан иде. Мина инглиз стилендә тегелгән аксыл сызыклы кара костюм алган. Клубка, яшьләр кичәсенә күлмәк өстеннән галстук тагып, әнә шул затлы костюм белән бара идем. Студент каникулы башлангач, Казаннан сенлем Сөембикә сонгы стипендия акчасына мина скрипка алып кайткан! Балачактан килгән хыялым иде бу. Дөрес, миннән Паганини чыкмады, шулай да бәйрәм концертларында баян, гитара, мандолинадан тыш, инде хәзер скрипка белән дә чыгыш ясыйм.
Үземнең әдәби мавыгуларны да оныткан юк. Поэма, хәтта маҗаралы роман да язып караганым булды. Әлеге өйрәнчек, камиллектән ерак торган әсәрләр дуслар һәм укытучылар арасында теләктәшлек таба иде.
Кыскасы, тормыш үз эзеннән бара бирә.
Әнә шулай бер ел узып та китте.
Көз иде. Шулай беркөн мәктәптән кайтканда кемнеңдер миңа эндәшүен ишетәм. Борылып карадым да баскан урынымда катып калдым. Юл читендә, елмая төшеп, әти карап тора иде. Күпмедер «кадакланып» торганнан сон анын янына килдем, нык итеп кочаклаштык. Әтинең агарып калганына, ябыкканлыгына игътибар иттем. Яңакларына, чәченә чал кунып өлгергән. Гел елмаеп торса да, анын уна төшкән күзләрендә монсулык һәм арыганлык төсмерләре ярылып ята.
Кулында анын мина бик тә таныш, электән базарга йөри торган брезент сумка иде.
Азмы-күпме яңалыклар белән уртаклашкач, әти кинәт кенә әйтә куйды. «Беләсеңме, мин ерак түгел генә эшлим, бер карчыкка мич чыгарам. Киттек, бергәләп ашап алырбыз, сөйләшеп утырырбыз. Безнең бер-беребезгә әйтер сүзләребез бардыр дип уйлыйм...»
Дөресен әйтим, бу тәкъдим мина ошап бетмәде. Балачактан ук чит йортларны, табында утыруларны яратмый идем. Шунлыктан баштарак каршы килеп карадым, ләкин әтинен ихлас сөйләшкәнен күреп, риза булдым.
Ул әйткән йорт бикле иде. Кесәсендәге ачкыч белән әти йозакны ачты. Йорт эче ярым караңгы, салкынча һәм дымсу иде. Яртылаш салынган мич тирәсендә бөтен яисә ярым кирпечләр аунап ята, бер читтәрәк исә сулы чиләк һәм ком-балчык өеме күзгә ташлана.
Тупас такталардан ясалган өстәл өстендә яньчелгән ике алюмин кружка тора, шулар янына әти үзенен поход биштәреннән бер шешә аракы, банкалы тозлы кыяр, колбаса, селедка һәм ярты арыш ипие тартып чыгарды.
Боларны кискәләп, җайлап урнаштырганнан сон кружкаларның икесенә дә аракы салды.
—Әйдә, улым, очрашу хөрмәтенә тотып куйыйк моны ,—диде ул өстәл артына утырганнан сон.—Синен белән ел буе күрешмәдек ләбаса. Яшермим, бик сагындым син шайтан малайны! Киткәндә күрә дә, таба да алмадым үзеңне...
Ул мина кружкаларның берсен сузды, үзенекен кулына алганнан сон
кинәт тукталып, сынаулы бер караш белән күземә текәлде.
—Тукта, мин бит әле сорап та өлгермәгән Аракы эчкәнен бармы0
—Бар Бер тапкыр, дустымнын туган көнендә,—дип алдаштым мин, чөнки ир-егетлек дәрәжәсен төшерәсем килмәде.
—Ну, ярый алайса.
Ачы, салкын эчемлек шундук тамагымны яндырды, шушы кайнар йомарлам күкрәгем буйлап аска шуышты. Әти мина тозлы кыяр сузып өлгерде, шунын сусыл тәме косасы килгәнемне туктатты бугай.
Бераздан әлеге кайнарлык күкрәгемне тутырды, кул һәм аякларым буйлап таралды, ниндидер жинеллектән башым әйләнеп киткәндәй булды.
—Күптән кайттыңмы?—дип сорадым кыю һәм хәтта тәкәллефсез бер рәвештә.
—Бер атна элек.
—Үзен генәме, аның беләнме? Ни Саимә беләнме
—Син аны беләсеңмени9—дип бераз гажәпләнеп мина карады әти. Күзләрен аска төшерде дә башын жинелчә чайкады —Әйе, без бергә әйләнеп кайттык. Тегендә баштарак бөтенесе әйбәт булды. Эш таптык, фатир, аннары
Ул тирән сулыш алды да бермәлгә тын калды. Мина, мөгаен, тукталып каласы булгандыр, әмма эчемлек үзенен мәкерен иткән иде: тәмам кыюланып, башка чакта ана гомеремдә дә әйтмәслек сорау бирдем.
—Син аны яратасынмы?
Бу юлы инде әти миңа ачыктан-ачык гажәпләнеп карады, әмма җаваптан читләшмәде.
—Саимә начар хатын түгел, әлбәттә. Кин күнелле, илтифатлы,—диде ул бакмаклары белән ияген угалап.—Ләкин хәтерлә, улым, мин һәрвакыт чын хатынымны, синен әниенне яраттым һәм хәзер дә яратам. Ә Саимәгә килгәндә. Теге чакта мина нишләргә кала иде соң? Үзең беләсең, мин сугышларны кичкән, күпне күргән кеше. Чит почмакларда йөреп, чит өстәлләрдән ашап-эчеп йөрисем килмәгән иде Ә бит мин аны, әниеңне, үз яныма чакырдым. Мин бит әле ул чакта таза-сәламәт идем, гаиләне дә, килгән булсан сине дә туендыра алган булыр идем. Ләкин әниен бергә яшәргә ризалашмады. Мин нишләргә тиеш идем сон?—Ни турындадыр уйланып, янә тынып калды —Саимә дә бит ирен югалткан, улыннан еракта авылда озак еллар ялгызы гына яшәп ята иде. Икебез өчен дә әнә шундый чакта кушылып киттек, уртак тел таптык. Ходайнын язганы шулай булган, күрәсең.
—Аңлыйм —дидем салмак кына —Саулыгыңа ни булды? Синен авырып киткәнеңне ишеткән идек
—Шунын өчен кайтырга туры килде дә инде,—диде ул, күңелсезләнеп.— Миндә төзәлә алмаслык ашказаны чире таптылар, авыр операция кичерергә туры килде.
Әти, сөйләвеннән туктап, торып басты да күлмәк итәген күтәреп корсагының буеннан-буена сузылган зәнгәрсу-шәмәхә жөй эзләрен күрсәтте
—Истәлеккә әнә шул калды Врачлар мина спиртлы эчемлекләр эчмәскә, майлы ризык ише нәрсәләрне ашамаска куштылар. Гомумән, диетада утырасы
Бу сүзләрдән сон мин күз карашымны өстәл өстендәге шешәгә һәм тәлинкәдәге кыяр-колбаса кисәкләренә юнәлттем.
Әти моны күреп-сизеп алды.
—Әйе, кайчагында тозлы кыяр яисә ит кисәге кабарга да туры килә,— диде ул малайларча беркатлылык белән —Нишлисен бит! Тормыш агышына
каршы килеп булмыйдыр. Бөтенесе бер Ходай кулында. Яңа сауган сөт эчеп, манный боткасы ашап кына эшне жинеләйтеп булмый. Менә нәрсә әйтәм сина. Чир йомшак кешеләрне, кыен чакта саламга ябышырга торганнарны яратмый. Андыйларны чир үлемгә таба якынайта гына. Тегендә, фронтта да, куркаклар һәм зәгыйфь жаннар ешрак үлә иде
Ул тагын шешәгә сузылды һәм сораулы караш белән мина текәлде. Мин «кирәкми» дигән мәгънәдә башымны чайкадым. Үзе салып эчкәннән сон ул аталарча кайгыртучанлык, үгет-нәсихәт төсендә әйтеп куйды:
—Син уйлама, эчәргә кыставым түгел бу. Менә мин кем дип әтәчләнүеннен кирәге юк. Бу яшел шайтаннан ерак тор. Әгәр авыз итәсен икән, анын кулында уенчык булма.
Мин анын гап-гади һәм ихлас сүзләрен гажәпләнеп тыңладым. Тормыш кыеннарын күп ашаган, әмма вәгазендәге дөреслеккә үзе әнә шулай сонарып кына ирешкән кеше сүзләре иде бу. Әти бу мәлдә сонгы чиккәчә ихлас күренә иде, шунлыктандыр, үземне ин нык борчыган төп сорауны бирергә батырчылык иттем:
—Әнине яратам дисен. Алайса нигә соң кире әйләнеп кайтмыйсын да тормышны өр-янадан башламыйсың?
Әти озак кына дәшми торды. Аның ябык-аксыл йөзендә күнелендә барган эчке көрәшнең тартышы, шушы тартышта үз-үзен югалтмаска тырышканы аермачык күренеп тора иде.
Бу көрәштә үзен-үзе жинде бугай ул.
—Сон инде, улым Хәзер әниен начар яшәми. Кызларымны да шулай дип беләм. Ни йөзем белән аларга комачау итим хәзер? Хәтта ин авыр чакларымда да мин берәү өчен дә жәфа булып яшәмәдем, кыенлыкларны һәрчак үзем ерып чыктым. Иртәгә ни буласын белмим. Хәзер, инде сәламәтлегем какшаган чакта, кемнеңдер итәгенә барып ышыкланасым килми. Ни булса шул булыр. Бөтен нәрсә Ходай кулында...
Бу минем әткәй белән беренче тапкыр ихластан, чын ирләрчә сөйләшүем иде. Ул кичтә без анын белән күп нәрсәләр турында озаклап сөйләштек әле. Икебездә канәгать булып, кочаклашып, бер-беребезнең кулларын нык итеп кыса-кыса саубуллаштык.
Шушы сөйләшүләрдән сон без әти белән көн саен диярлек очраша башладык.
Ике ай чамасы үтте микән, әтинен хәле начарланып, аны ашыгыч рәвештә район больницасына салганнарын әйттеләр.
Шул ук көнне, әнкәй әзерләгән итле шулпаны алып, күркәмрәк киенеп әткәй янына юнәлдем.
Әти авыр хәлдәгеләр палатасында, хирургия бүлегендә ята иде. Төс- кыяфәте дан түгел иде анын. Йөзеңдәге сәер аклыкны, дөньядан ваз кичкән шундый тонык карашны минем әле беркайчан да күргәнем юк иде.
Ләкин мине барыннан да ныграк сискәндергәне күз һәм борын тирәсендәге кара кучкыл таплар иде...
Минем килүем аның кәефен күтәреп җибәрде, билгеле. Ул терсәкләренә таянып күтәрелде, бераздан сон шулпадан авыз итте. Йөзеннән аклык чигенде, күзләрендә яшәү чаткысы кабынды. Әти гомуми хәлсезлегеннән, ашказаныннан зарланып алды. Кичә кан косканнан сон хәле тагын да авырая төшкән икән.
Мин укуым, спорт белән ныклап шөгыльләнүем турында сөйләдем. Жаен туры китереп, кызыксынуымны бик сиздермәскә тырышып кына сорадым:
—Әти, күз төбендәге кара көеп чыккан таплар каян килде сина? Әллә берәрсе белән сугыштынмы...
Баштарак ул, нәрсә дип әйтергә белмичә, югалып калды шикелле. Берара дәшми торганнан сон авыр сулап куйды да тыныч, әмма кемгәдер рәнжегән тавыш белән сөйләп бирде:
—Ул кадәр берни дә юк, улым. Кичә менә Саимәнен улы Рафис белән тарткалашып алдык. Ул гаиләсе белән Чиләбедә яши һәм эшли икән. Без Ташкентта чакта әнисенен йортын сатарга җыенган. Хәтта сатып алучыны да тапкан. Ә без, кар шикелле, анын баш түбәсенә килеп төштек. Кичә бераз салып утырдык, баштарак бик жайлы гына сөйләшкән идек. Исерә төшкәч, йодрыклары белән мина ташланды. Мин, әлбәттә, каршылык күрсәттем.
—Ә Саимә нәрсә?
—Ул арабызга керә башлаган иде дә, Рафис ерткычланып әнисенә үк ташланды. Ярый әле узып баручылар булган, тавыш-кычкырыш ишетеп алар өйгә кереп җиттеләр...
Аңлашылды. Артык сораулар биреп әтине йөдәтәсем килмәде һәм, бераз торганнан сон, шулай ук фронтовик, сугышта бер аягын югалтып, инде хәзер протез белән йөрүче Акмал абый Сабиров янына кердем.
Ул мине ягымлы каршылады, өстәл яныннан урын тәкъдим итте Ватан сугышында Берлинны штурмлауда катнашкан Ислам Галиев улы икәнлегемне белгәч, ул хәтта елмайды да, әмма шул ук минутта йөзе кырысланды.
—Да, улым... Эшләр шәп түгел, врачлык серен без катгый сакларга тиеш булсак та. күрәм, син инде мөстәкыйль егет, синең белән дөресен әйтеп сөйләшергә мөмкиндер. . Яшереп тормыйм, әтиен авыр хаста хәлендә. Анарда ашказаны һәм бавыр рагы...
Мин хастаханәне шартлау нәтиҗәсендә башы-колагы томаланган кеше хәлендәрәк ташлап чыктым. Шәфәкъ сызылган күк читләре бу юлы миңа караңгы чырайлы, күңелсез булып күренде, әйтерсең, кыш уртасында яшен болытлары кузгалырга тора. Бар дөньясына үпкәләүдән йөрәгем йомарланып кысылган иде. Ачудан, әти йөзендәге кара көйгән таплардан...
Борчыйсым килмәде, өйгә кайткач, мин боларны әнигә сөйләп тормадым Ишегалдына чыгып, бары тик ары-бире йөренәм, уйланам, барысын да бизмәнгә салып үлчәп карыйм Карарым әзер иде: Орымширмәгә барырга һәм булган хәлләрне ахыргача төйнәп куярга!
Декабрь иде бу. Кырларга һәм юлларга калын кар яткан. Өч чакрым араны җәяүләп узу кыенга төшәчәк. Чарлактан ау чаңгыларымны алдым да, вакытны әрәм итмәстән, күрше авылга юлга чыктым. Табыннарын майлаган идем, чаңгыларым әйбәт шуа.
Житез хәрәкәтләр белән юлдагы авылны узганнан сон боз һәм пар белән капланган Мишә елгасына килеп җиттем Орымширмәгә биредән кул сузымы ара калган иде.
Авылга килеп кергәндә эңгер-меңгер төшә башлаган иде
Саимә яшәгән йортның кайдалыгын белгәч, чаңгыларымны салам чүмәләсенә яшердем дә мескенрәк йортның ишеген тыныч күңел белән кыю итеп шакыдым.
Миңа хатын-кыз тавышы җавап бирде.
— Бер минутка Рафис чыгып керсен әле!—дип үтендем һәм бераздан киң җилкәле, тәбәнәк таза гәүдәле берәү өйдән чыкты Мина карагач, канәгатьсез һәм тупас тавыш белән:
— Нәрсә кирәк'.’ Карангыда шулай борчып йөрисен, —диде
—Син нигә минем әтине кыйнадың?—Тавышым тыныч иде, кирәк
була калса дип шул ук вакытта сугышчан әзерлек алыр өчен сул аягымны алгарак чыгардым.
—А-а, син икәнсен, манка!—диде ул усалланып, сүзләрен теш арасыннан сыгып.—Нәрсә, әтиен белән бергә үзеңнен дә больница койкасына ятасың киләме?
Ул мина таба бер адым атлап өлгерде.
Ун ягына дугалап бер селтәнүем кая, Рафис кар өстенә көлтәдәй авып төште. Ул беркадәр хәрәкәтсез ятты, башын күтәреп, өстендәге карларны какты да торып басты.
Яңадан миңа таба килә башлар, ахрысы, дип уйладым да икенче ударны ясарга әзерләндем. Минем гажәпләнүемә каршы, ул нибары башын аска иде, кулы белән ияген ышкып төксе генә өч сүз әйтте:
—Син нигә килден?
—Минем әтигә һәм үзеңнен әниеңә моннан сон кул күтәрәсе булма! Әти авырый һәм ана сезнең аварга торган йортыгыз кирәк түгел. Бәлки, ул соңгы көннәрен яшәп ятадыр да инде...
Рафис дәшмәде.
Жавап урынына артка чигенде һәм сүзсез генә башын чайкады.
Чаңгыларымны чүмәләдән актарып алдым да кайтыр юлга чыктым. Бу хакта берәүгә дә сөйләмәдем, ә икенче көнне шуны белдем: әйберләрен ашыгыч төйнәп, Рафис авылдан бөтенләйгә китеп барган икән.
Редакциядән.
Язучы, күп кенә детектив китаплар авторы, Татарстанның атказанган юристы Фәнил Галиевкә июль аенда 70 яшь тула. Аны журналыбызның күпсанлы укучылары исеменнән котлыйбыз, саулык һәм иҗат уңышлары
телибез.