Логотип Казан Утлары
Шигърият

МИНЕМ ТАВЫМ


Һәр шагыйрьнең уз тавыдыр
Роберт Миңнуллин
Җырды-гармунлы туган як, шигырьле туган авыл: минем дә тавым бар монда— Очлытау дигән тау ул.
Түбәсенә менеп бассам, җырлар ургылды җаннан. Ләкин... Уфа дз,
Казан да
күренми торды аннан.
Эстәрле—күренде. Киттем
балта салып биштәргә: төзүчеләр кирәк икән «Бөек төзелешләр"гә!
Төзүче эше дә җырга лаек икән, чыннан да. Уфа да,
Казан да никтер күренмәде моннан да.
ВУЗда белдем (бу кадәрле белер идем кайларда?!): Казан—Иделләрдә икән, Уфа—Урал-тауларда.
Салават РӘХМӘТУЛЛА (1942) татар шагыйре: татар һәм авторы.
Башкортстанда (Эстәрлетамак шәһәре) яшәцче башкорт телләрендә донья кцргән берничә китап
Балта тота белгән куллар каләм дә тотты әле (Каләм тота белмәгәннәр Кулга да сукты әле...).
Уфага да, Казанга да шигырьләр китә торды:
Минем шигырьләрне алар китаплар итә торды!..
Шагыйрь таулы була. Өмет юк таусыз калганнардан. Очлытавымның түбәсе күккә тигәндер—күренгән Уфадан, Казаннардан.
...Кайтып, Очлы тауга менсәм— җырлар ургыла җаннан: Петербурглар,
Мәскәүләр күренә хәзер аннан.
Җәйләремдә яңгырлары яуса һәм карлары яуса кышымда, Шатлыкларым арта: минем өчен
дөнья коты гүя шушында!
Жәйләремдә яңгыр яумый калса, яумый калса карлар кышымда, Хәсрәтләрем арта: минем өчен
дөнья йоты гүя шушында...
Бер—дәртләнәм, бер хәсрәтләнәм мин, бер—шатлык, бер хәсрәт килгәндә... Җирем буйлап барам: әйтерсең лә
дөнья тоташ—минем җилкәмдә...
Күп тормабыз без...
Үзгәрттек тә—кордык илне!— "Хөррият!"—ди көллебез:
Эчә авыл, эчә кала,
Эчә тоташ илебез!
Хәмерен эчеп, дәүләтне Без бар итеп тотабыз:
Халыкның социаль хәлен Илкүләм «ныгытабыз!..
...Бил тиңентен хәмердә без,
Муеннан батачакбыз:
Баткач... гасырлар буена Чыгалмый ятачакбыз.
Һәм... чыгалмаячакбыз да,— Иш янына куш булды: Эчкечеләр сафларына Наркоманнар кушылды...
...Без китәрбез бер, тик илдә Балалар торасы бар: Киткәнче... илне кабаттан Үзгәртеп корасы бар...
Йөрәгем—ут: утлы сөю белән Сине сөйдем! Сөям!..
Ни бар соң?!
...Гайбәтчеләр гайбәтләрен җыйдың: Әйдә, хәзер... хөкем чыгар син!
Хөкемеңнең иң катысын чыгар: Утларга сал...
Бозда илерт син...
Зинданнарга ташлат—йөзеңне дә Күрсәтмичә... мине тилерт син...
Себерләргә башны олактырт та, Урман кистерт...
Ташлар ваттырт син...
(Бәлки әле, декабристкалардай, "Тоткының"ны күреп кайтырсың...)
...Көннәр арты—кичләр килеп торыр, Төннәр узар—таңнар сызылыр. Тулысынча «акланырмын» берчак! Тик... йөрәгем ул чак...
Боз булыр!..
(Шаяру катыш) ...Эт-эг булып кына яши: Тешли һәм өрә белә.
Ә кеше...
Ә кеше менә Мең төскә керә белә.
Бер карасаң—бүре була, Бер карасаң—елан ул.
Бер карасаң...
Изгеләрдән
Изге җан ул—болан ул._
Куян була,
Аю була,
Төлке була белә ул!
Аттай, тешләрен ыржайтып, Кешни-кешни көлә ул~
Үзе булып яши алмый,
Кеше ул...
Нинди бәндә?!—
Бу сорауга төгәл җавап Биралмый әле фән дә!..
Җирдә Кеше булып яшәү—
Иң авыр шөгыль бит ул1 ...Эт ник елан булып чакмый? Ник?..—
Кеше түгел бит ул!..
***
Ныклы гына уйланмыйбыз, Уйлансак ныклы гына,
Зарланыр сәбәп юк сыман Тукайлар юклыгына.
Урыста да Лермонтовлар, Пушкиннар тумый ел да.
Тукай да күктән төшмәгән—
Бер Апуш булган ул да.
«Йөз, ике йөз ел буена Бөекләр тумый",—дибез:
Пушкин, Лермонтов, Тукайны Аллаларга тиңлибез.
Аллалар жирдә яшәми, һәм Аллаһ... берәү—күктә!
Бөекләр Җирдә туалар,
Тумыйлар ләкин күп тә.
Ләкин—һәр чорда туалар, һәр чорга—алар терәк.
...Бөекләрдә Тукайлыкны, Пушкинлык, Лермонтовлыкны Күрергә генә кирәк!
Юк бит...
Кимсеттеләр кеше алларында, Кимсеттеләр түрә кешеләр (Туры әйтсә, хәтта туганнарын Дошман итеп күрә кешеләр...).
Власть—үзләрендә: бәреп әйтсәм. Әллә ниләр чыгар алардан... Тешләремне кысып, чыгып киттем Җыелышлар барган заллардан.
...Пирчәткәләр ташлан, шулар белән Атышасы иде дуэльдә!
Эх...
Кеше намусларын яклый торган Законнар да юк бит бу илдә...