«КИТТЕК!»—ДИДЕ ГАГАРИН
СССРныц беренче очучы-космонавты Юрий Алексеевич Гагаринның «Космоска юл» дигән китабында болай дип тә әйтелгән: «Безгә чын очучылар булу өчен куп нәрсәләрне үзләштерергә—югары пилотажга, маршрут буйлап очарга, һавада атарга, төркем белән оча белергә өйрәнергә кирәк иде Боларның барысына да безне Колосовка алмашка килгән квалификацияле очучы-инструктор Ядкарь Акбулатов өйрәтте Аның күзе аучыныкы кебек үткер, ул һавада барысын да күрергә өлгерә һәм кечкенә генә җитешсезлекко дә игътибар итә иде Квазификацияле башка очучылар кебек, ул да аз сүзле, хәтта бераз уз эченә бикләнгәнрәк кеше, ләкин аның һәр киңәше хәтер дәфтәренә язып баруга лаек иде»
Ядкарь Шакирович белән мин 1976 елны, ул Казан дәүләт педагогия институты каршындагы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры булып эшләгәндә очраштым. Аны шул чакта сөйләткәннән соң блокнотка күчкән сүзләрне тәртипкә салгач, менә шундый хатирә килеп чыкты
Исмәгыйль ШӘРӘФИЕВ
—Оренбург училищесы—очучы кадрлар әзерләү буенча илебезнен ин өлкән уку йортларыннан берсе. Биредә тәрбияләнгән йөзләрчә очучылар, шул исәптән Михаил Громов. Андрей Юмашев. Анатолий Серов. Валерий Чкалов. Григорий Бахчиванлжи кебек бөркетләр Советлар Союзы Герое исеменә лаек
булды. Юрий илебезгә әнә шундый күренекле кешеләр биргән училищеда укыды.
Курсант Гагарин белән беренче очрашу хәтердә яхшы сакланып калган. Болай булды бу. Көннәрдән бер көнне мина яна экипаж тапшырдылар. Мин өч егетне—Юрии Гагарин. Валерий Захаров һәм Иван Доронинны реактив самолетларда очарга өйрәтергә тиеш идем. Һәм менә алар белән беренче дәресне үткәрергә килдем. Экипаж старшинасы булган Юрий Гагарин мин килеп керүгә сикереп торып басты да елмаеп рапорт бирә башлады:
— Иптәш капитан, өч кеше составындагы экипаж занятиеләргә әзер!
Мин. анын елмаеп басып торуына бераз гажәпсенеп. сорау бирдем:
— Курсант Гагарин, сез нигә елмаясыз''
— Болай гына, иптәш капитан. Сезнен белән беренче дәрес биг
—Яхшы. Ә миниатюр старт кайда?
—Алып килергә өлгерми калдым, иптәш капитан
— Хәзер үк йөгерегез һәм алып килегез Биш минуттан өстәлдә барысы да урнаштырылган булсын! һәм мондый хәл бүтән кабатланмасын!
Аннан соң мин Доронинны яка астарын алмаштырырга, ә Захаровны төймәләрен чистартырга җибәрдем.
Шул көннән сон мина экипажның тышкы кыяфәте һәм дәрескә әзерлекнең торышы буенча бер генә кисәтү дә ясарга туры килмәде.
Авиациядә вак-төякләр юк. Очучыдан беренче чиратта нык дисциплина, һәр эштә пөхтәлек һәм төгәллек таләп ителә. Курсантлар моны яхшы аңладылар һәм бу сыйфатларны үзләрендә тырышып тәрбияләделәр
Юрий иптәшләре кебек гап-гади бер егет иде. Очарга бик ярата, зәнгәр күккә жаны-тәне белән гашыйк. Хәер, бер тапкыр очып караган һәр кеше үзенен тормышын самолетлардан, зәнгәр күктән башка күз алдына китерә алмый..
Бервакыт Валерий Захаров колагына салкын тидерде һәм аны госпитальгә салдылар. Захаров анда озак кына ятып чыкты һәм бу вакыт эчендә иптәшләреннән шактый артка калды. Җитмәсә, дәүләт имтиханнары да якынлашып килә иде Мин егетләр белән сөйләштем һәм алар Валерийга ярдәм итәргә бик теләп риза булдылар. Захаровның самолетын очышка әзерләү, аны карау, ягулык салу, кислород баллоннарын әзерләү кебек эшләрнең барысын да Доронин белән Гагарин үз өсләренә алдылар. Юрий икенче иптәше Иван Доронинга да теоретик фәннәрне үзләштерергә ярдәм итте (сүз унаеннан, ул теорияне бик яхшы белә иде). Нәтиҗәдә Иван дәүләт имтиханнарын «5»ле билгеләренә генә тапшырды
Кайчагында мин курсантларның хәлен белергә кергәли идем. Андый вакытларда Юрий сикереп тора, шинелемне алып элеп куя, урындык тәкъдим итә, ә үзе елмая Бу елмаюны оныту һич мөмкин түгел. Мондый елмаю эчкерсез, саф күңелле кешедә генә булырга мөмкин, һәм Юрий чыннан да шундый кеше иде.
1961 елнын 12 апрель көне күнелгә мәңге уелып калды. Без, бер төркем офицерлар, класста утыра идек. Шулвакыт йөгерүдән тыны кысылган курсант килеп керде:
—Офицер иптәшләр, космоска кеше җибәргәннәр бугай!
—Ничек! Нигә алай дисен?
—Әле генә радиодан шул турыда сөйли башладылар.
Без барыбыз да тыңларга йөгердек. Һәм, чыннан да, радио аша Левитанның тантаналы тавышы янгырый иде: « »Восток» космик иярчен корабленен очучы- космонавты. Совет Социалистик Республикалар Союзы гражданины очучы майор Юрий Алексеевич Гагарин...*
Беренче минутларда «космонавт безнең Юрий түгел микән?* дигән уй башка да кереп чыкмады Чөнки шатлыклы хәбәр үзе генә дә бөтен нәрсәне оныттырырлык иде. Шулай да бераздан уйлана башладым: Гагарин. Таныш фамилия. Тукта әле, бу минем элекке курсант Юрий түгел микән сон9 Алай дисәң, Гагарин фамилиясен күп кеше йөртә. Аннан сон, аны моннан бер ел элек кенә, ул Оренбургка килгәч, күргән идем. Ул чагында Юрий өлкән лейтенант иде. Ә монда—майор Озакламый минем шикләнүләремнең урынсыз булуы ачыкланды. Бер сәгатьтән бөтен училище беренче космонавтның безнең элекке курсант икәнлеген белә иде инде Анын минем укучым булуы ачыклангач, шатлыгым икеләтә артты.
1961 елның июнь аенда Юрий Гагарин Оренбургка—туган училищесына кунакка килде. «Әйт әле, Юра, «Киттек!» («Поехали!*) дигән сүзне син кайдан алдың?»—дип сорадым мин аннан шул чагында. Юрий елмаеп җавап бирде: «Бу бит Сезнең сүзегез, иптәш командир!»*
Ядкарь АКБУЛАТОВ