ГӘҮҺӘРШАД
ТАРИХИ БӘЯН
Шәехгали үзе дә ничә айлар шушы сорауга җавап эзли иде.
Василий Иванович аңа туганым гына дип мөрәҗәгать итә иде ләбаса, мәҗлесләрдә аерым ихтирам билгесе күрсәтеп,
үзе белән рәттән утыртыр иде. Араларыннан җил дә үтәрлек түгел иде Кырымлылар Казан тәхетенә үрмәләгәч тә олуг кенәзнең мөгаләмәсе үзгәрмәде, үзе янында тотты.
Әле дә хәтерендә, мен биш йөз дә егерме алтынчы елнын кышында Мәскәүгә Рум императорының илчесе барон Сигизмунд Герберштейн килгән иде. Олуг кенәз аны бик зурлап кунак итте. Колгадай төп-төз гәүдәле турыга каткан адәм иде. Йөзе тавык күкәедәй шома, авызы уймак кадәре генә, табында да чемченеп кенә утыра, итнең сум җирен генә ашый, аны да иң элек пычак белән вак-вак кисәкләргә тураклый. Кече телгә дә йогарлык түгел бит инде. Сәер адәм. Көлсәң көл, еласаң ела.
Василий шушы илче хөрмәтенә куян авы оештырды. Анда башлыча чит мәмләкәт әһелләре генә чакырулы иде, сарай даирәсеннән санаулы кешеләр генә катнашты. Шуларның берсе Шәехгали иде. Чатырын олуг кенәз чатыры белән янәшә куйдылар. Табында да урыннары бергә булды.
Көне генә килеп җитмәде. Томан мавыктыргыч ау манзарасының колачын тарайтты, ашкынулы куыш-чабышларның зилзиләсен бөтен тулылыгы белән күзәтергә мөмкинлек бирмәде. Ә этләр, сөбханалла, күзләренә ак-кара күренми, сугымчылар тире сыдыра-сыдыра хәлдән тайды.
Аучылар үзләре дә тамаша кылып кына утырмады. Шәехгали атын кара күбеккә батырганчы камчылады. Герберштейн аны күзәтеп торган булып чыкты, ау өчен олуг кенәзгә рәхмәтен җиткергәндә аңа да мактау сүзләре әйтте:
—Хан бик өлгер җайдак икән,—диде уймак авызын бөрештереп,—ы- ы-ы, мин...
Ул егерме бер яшьлек Шәехгалинең салынып төшкән корсагына, арыш капчыгыдай җәелгән гәүдәсенә күз төшереп, төртелеп калды.
—Татар анадан ат өстендә туа,—дип елмайды Шәехгали.
Ахыры. Башы журналыбызның 6 нчы санында.
—Шәехгали хан минем ин булдыклы җиһангирым,—диде Василий
—Ин ышанычлы вассалың,—дип өстәде Шәехгали.
—Әйе, ин ышанычлы вассалым...
Менә шушы ышанычлы вассал Ак күл сөргенендә изалана хәзер. Бу хәлгә калуынын сәбәбен ул, әлбәттә, чамалый. Чөнки кулга алган вакытта, олуг кенәз исеме белән шапырына башлагач, бояр кисәтте:
—Очынма, хан, башка чакта, андый мөмкинлек туа-нитә калса әгәр, патшадан узып кыл да кыймылдатмаска сәбәп булыр,—диде.
Василийнын баш өстеннән бернинди кырын эшләр дә алып барганы юк. Казан тәхетенә өмете зур иде, анысы хак. Ник дисән, олуг кенәз үзе ымсындырып килде, синнән дә кулаерак кешем юк, диде. Ә үзе? Хәер, бу капылт үзгәрешнең асылын Ак күлгә кадәр үк җиткергәннәр иде анысы. Василийны Гәүһәршад тәнәкә мәҗбүр иткән, имеш. Без урыснын кан дошманы Сафагәрәйне куып җибәрәбез, син Казан тәхетенә Жангали ханны тәгаенлисен, дигән таләп куйган, имеш. Мәскәү Казанны үз йогынтысында саклау өчен теләсә-нинди ташламага барачак. Ризалашкан олуг кенәз.
Шуларны ишеткәч, Шәехгалинең шайтаны котырып алды да инде, күнеленә вәсвәсә йөгерде. Бәлиш, Казанда Василий дәдәйне уч төбендә тотучы фирка барлыкка килгән икән ич, тәхеткә алар аша үрмәләү җинелрәк булмасмы?
Уйлаган эш—беткән эш ди, алдын-артын исәпләп тормады, хат белән Тагай бәккә ышанычлы арадашчысын җибәрде. Ләкин кешесен олуг кенәзнен шымчылары тотып алып, хатны кулга төшергәннәр...
Бик үкенә хәзер үкенүен, тик ни файда, әнә, терсәк бик якын, тешләп алырга гына буй җитми.
Ләкин һич тә сөргеннәргә сөрерлек гаеп түгел. Әлегә олуг кенәзнен бу адымын нәрсә дип тә юрап булмый. Ниндидер зур сәяси уенның тәүге гамәленә охшап тора. Ихтимал, дәвамы да тәгаенләнгәндер. Ходаем, үзен сакла ул зилзиләләрдән.
—Мөхәммәтшәех, бик бетерешмә инде, бераз күнел ачып алыр иден. Аллаһы боерса, патшабыз да акылына килер, килми калмас, Ходай ана озын гомер бирсен,—дип, Фатыйма ханбикә, гадәттәгечә, мәрхәмәтле анадай кадерли-кадерли ирен юатырга кереште.
Шәехгали дөрестән дә иркә бала хәленә төште, Фатыймасын бер генә минутка да яныннан җибәрми, кулларыннан тотып кына утыра.
—Алай да син бар әле, Фатуш,—диде Шәехгали хатынына елыша- елыша,—сүзең алтын бәһәсе, хак, без фәкать Василий атакайга гына аркалана алабыз, ул безнен яклаучыбыз.
Гәүһәршад яшь кәләш белән мәҗлестә генә күрешеп танышырга булды. Кемнен-кемлеге кеше арасында ачыграк шәйләнә диләр бит. Үз- үзен тотышыннан, ничек әнгәмә коруыннан, табын тота белүеннән кыз- хатыннын холык-фигылен дә, зыялылыгын да тәгаенләргә мөмкин. Дөресен генә әйткәндә, бу никахны оештыручыларның берсе буларак, тәнәкәне кияү белән кәләш шәхесеннән бигрәк, анын кайтавазы, нәтиҗәсе күбрәк кызыксындыра иде. Монда турыдан-туры өч дәүләт: Мәскәү кенәзлеге, Казан ханлыгы, Нугай иле катнаша. Аерым мәнфәгатьләр Кырым вә өркиягә кадәр сузыла. Әлеге никахтан һәрберсе үзенә мөмкин кадәр күорәк файда алып калырга омтыла. Казан өчен исә Нугай белән туганлашу ханлыкның көч-куәтен бермә-бер арттыру дигән сүз. Кырымны тышауда тоту җәһәтеннән, бу бәһасез адым. Үз чиратында, Мәскәү дә ота, дустанә угаи ат азарында теләбрәк катнашачак. Ә нугай атларын урыс яугирләре
бик ошата. Нугайлыларнын үзләренә килгәндә, алар ике-өч ана имиен берьюлы имәргә бик маһир.
Менә шундый дәүләти вә зарури никах бу. Бай, мул, укалы-чукалы, асыл ташлы, алтын-көмешле, ялтыравыклы никах. Кодалашу, кыз әйттерү, туй гореф-гадәткә туры китереп, зур шау-шу белән Нугайда узды. Казанда исә кәләш багу мәҗлесләре үтәчәк. Бүген—тәүгесе. Монысына берничә генә бикә чакырулы. Ин дәрәжәлеләре. Дәрәжәлеләрнен дә дәрәжәлесе, билгеле, Гәүһәршад тәнәкә.
Гәүһәршад, гадәттәгечә, мәжлескә ин сонгы кеше булып килде Аны монарчы аягүрә басып каршы алалар иде. Бу юлы гадәт бозылды Дөресрәге,башлар үзеннән-үзе горур вә көяз кыяфәттә түр башындагы кәнәфидә күл камышыдай төзгә катып утыручы бикә ягына борылды Ханбикә рәвешен үзгәртмәде. Кунакларда берни булмагандай әңгәмәләрен дәвам иттеләр
Шушы чикерткә икән инде алайса безнең ханбикәбез, дип уйлап куйды Гәүһәршад. Һәм шунда ук тәүге энәләрен дә очырды:
—Әссәламегаләйкүм, ханбикә, кыргый дала вазгыятендә тәрбия алган кешегә Казанның хөр вә зыялы һавасына ияләшү авырдыр инде,—дип текәлеп карап алды.
Бик азга гына карашлары чәкеште. Борчаклары пешмәсен аңлау өчен шушы мизгел дә бик җиткән иде.
Гәүһәршад бернинди сәбәпсез яшь кәләшне читкә типте. Ханбикәнең күркәм килеш-килбәте дә, мөкәммәл буй-сыны да, чибәрлеге дә күзенә чалынмады.
Чибәр иде кәләш, бал кашыгына салып йотардай чибәр иде. Кешенен күрке йөз, йөзнен күрке күз булыр ди. Әлеге әйтем ана тулысы белән туры килә иде. Йөзе дә, күзе дә карап кына торырлык. Ияк очына беленер- беленмәс кенә мәхәббәт уемы да уелган. Бу ана үзгә бер самимилек өсти Киемне дә сайлый белгән. Аккош кебек балкып утыра.
Сөенбикә бик иркә кыз булып үсте, һәрвакыт сүзен сүз итте, чөнки ирек куйдылар. Казанга озатканда атасы Йосыф би кызын шулай ук кисәтеп җибәрде: «Казан бикәләре бик вакчыл, тәкәббер, һавалы, беренче көннән үк бирешмә, нык тор»,—диде.
Әлегә Сөенбикәнен дөньядагы барча яшь кәләшләр кебек үк фәкать сөясе вә сөеләсе генә килә иде. Тик тәнәкәне дә җавапсыз калдырырга ярамый, йомшак авыз икән бу димәсеннәр.
—Юләр җиңдем дияр, акыллы юл бирдем дияр, әйдә, тәнәкә, утырышыйк, мәжлескә җыелдык лабаса,— дип елмаеп куйды.
Кунаклар күгәрченнәрдәй гөрләшеп алдылар, берсе дә Гәүһәршаднын кара янып чыккан чыраена игътибар итмәде
Догадан сон бүләк бактылар Бүләкләр затлы иде, зиннәтле. Гәүһәршад та әзерләнеп килде. Бүләк сайлаганда башта Үрбәт ханәкәдән калган алтын-көмештән коелып, асыл ташлар белән бизәлгән китап савытын кулына алган иде. Аны җиңгәсе мәшһүр Казан көмешчесе Насыйр остадан, өстендә торып диярдәй, эшләтеп алган иде. Яшь ханбикәгә бик мәгънәле бүләк булыр дип уйлаган иде. Шулай да янадан нигәдер кире уйлады. Алып килгән бүләге дә башкаларныкын нан өстен иде анысы. Кытай осталарының бизәнү әйберләре нәфислеге белән дан тота. Кәләш тә ошатты булса кирәк, учында әйләндереп-әйләндереп торды.
Тәгам туй ризыгыннан башланды. Яшь гаиләнең тормышы ипекәй сыман бәрәкәтле, сары май кебек йомшак, балдай татлы булсын өченгә һәр кунакка иң әүвәл бал-май ягып, бер телем ипи ашау фарыз.
Әлеге йоланы бикәләр җиренә җиткереп үтәде. Аннан бәрән ите салып
пешерелгән токмач чыгарылды. Пилмән дә шома гына үтте. Янә дә кәбестә бөккәне. Итле бәлештән сон гына кашыклар авырайгандай булды.
—Гадәттә бәлештән сон җырчылар керә торган иде,—дип, Боерган сәеднең яшь хатыны Гадәния абыстай ханбикәгә карады.
Сөенбикә бикәләрнең тәлинкә арты тәлинкәне ялт иттерүләрен чын кызыксыну белән күзәтеп утыра иде: болар да мангыт тәтәләре кебек үк бирән күркәләр икән ич, күр, ничек тетәләр.
—Безнең Гадәния абыстаебыз шулай чуар йөрәк инде ул, ханбикә, алда булачак туй өчен атна-ун көн элек бии башлый,—дип кеткелдәде күршесе.
Бүлмәгә көйчеләр, җырчылар, биючеләр кереп тулды. Арада ир-егетләр дә бар. Кайсы курай, кайсы гөслә, кайсы кубыз, кайсы сорнай тоткан.
Тамаша җыр белән башланып китте. Кымыз гөбеседәй юантык гәүдәле, көпшәк битле егет салмак агышлы бер монлы җыр җырлады. Тавышы тигез, аһәнле. Тыны да озын, сузыпмы-суза:
Аерылу агуы мине парә-парә итмәс микән?
Бирмәс мәдәт җаныма им булып дару өмид...
—Бәрәкалла, ниндәй күркәм жыру,— дип бәһасен чыгарды ханбикә.
Уртага биючеләр атылып чыкты. Үзләре такмак әйтә, үзләре бии. Туктаусыз көй яңгырый. Бүлмә гөр килеп тора.
Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була...
Боерган сәеднен яшь кәләше дөрестән дә чуар йөрәкле икән. Башта утырган җирендә гәүдәсен селкеткәләп кыланды, ахыры дәрте тәмам түгәрәкләнде, күрәсең, сикереп торып, биючеләр арасына ук кереп китте.
—һай, Гадәния абыстай, күрегезсәнә, кара халыктан ким сикерми,—дип көлеште бикәләр. Үзләренең чүмәләдәй юан гәүдәләрен түгел, кулларын кыймалдатырлык та хәлләре юк иде.
—Җитеп торыр, ханәкә, тавышлары башка капты,—диде утырган каз шикелле муенын тота алмыйча йокымсырап изаланган карт бикә.
—Әйтмә дә инде, Бану-солтан, тәмам шайтан туе ясадылар,—дип җөпләде аны ахирәте.
Яна дәрт белән тагын кашыклар уйный башлады. Ин элек кызыл серкәдә пешкән суган белән бозау итеннән авыз иттеләр, аннан парда гына изерәгән чөгә балыгы килде. Анын белән араны өзүгә, табынга бербер артлы кыздырылган каз, кыздырылган күркә, кыздырылган үрдәк ише кош-кортлар кунаклады. Гөбәдиягә кадәр табан балыгы белән корбан балыгын каймакка мана-мана бөгәрләп аттылар, һәм дә биниһая күп тәм- том, камыр ризыклары...
Гәүһәршад соңгыларының берсенә дә кагылмады, чемченеп кенә утырды. Бу яктан яшь ханбикә белән алар охшаш иде, тик араларына яткан кара күләгәне әлеге охшашлык кына җуя алмый иде инде.
—Хатыны чибәр кешенен гомере кыска булыр,—дип, Гәүһәршад янә агуын чыгарды.
Сөенбикә бу төртмә ишарәне ишетмәде, чөнки нәкъ шушы вакытта аш- су биреп торучы гасәбә туташ ялгыш таеп китте дә кулындагы тәлинкәсен төшереп ватты. Бикәләр бәбкәләренә куркыныч янаган ана каз шикелле ысылдашып алдылар. Йөзләре чалшайды, бәгьзеләре хәтта куркуыннан
дер-дер калтыранган кызны чеметкәләп тә алды. Ихтимал, тавыш зурга да киткән булыр иде, янә Боерган сәеднен яшь хатыны көлеп-елмаеп күнелсез вакыйганы күркәм гамәлгә әйләндерде дә куйды.
—Сөбханалла, мәшалла, туй мәҗлесендә савыт-саба уалу хәерлегә генә бит ул, юкка шаулашмагыз, мона фәкать сөенү генә фарыз, әйдәгез, ханбикәгә ак бәхетләр теләп дога кылыйк,—диде.
Бикәләр догага оеды. Гәүһәршад исә үзе дә сизмәстән әллә нинди анлаешсыз халәткә керде: мәжлес тә, ханбикә дә, кунаклар да томан эчендә калдылар. Күз алдында әле генә авызыннан ычкынган агулы әйтемнең сурәте пәйда булмасынмы. Әнә, Казансу елгасынын үги ана яфраклары басып киткән комлыгында бер мәет аунап ята. Баш очында инде козгыннар кайнаша...
Бу—Жангали ханнын мәете иде.
1530 елның 25 августында кояш баер алдыннан Мәскәүдә гарасат чыкты, тузан өермәсе купты. Мизгел эчендә кала караңгылыкка чумды, жилле- давыллы янгыр башланды. Шәһәр өстенә күп башлы аждаһа авызыннан сибелгәндәй ут телләре сузылды. Таш диварларны дер селкетеп күк күкри. Мәхшәрнен мәхшәре...
Шушы мәхшәр Русиягә варис алып килде. Шуна күрә Василийнын бик бәхетле көннәр кичергән чагы. Улы туды бит, улы! Хәзер Мәскәү тәхетенең кануни хуҗасы бар. Ул ана атасының исемен бирде. Иоанн! Ходай кушып, бабасы шикелле үк акыл иясе булыр, абруйлы вә мәртәбәле патшага әйләнер, Русияне дан-дәрәжәгә күмәр, мәмләкәтне зурайтыр, күп халыкларны буйсындырыр...
Олуг кенәз шушы истәлекле вакыйга уңаеннан хәтта дошманнарын да гафу итте, чиркәүне алтын-көмешкә коендырды. Шулай булмыйча, урманда кош ояларын күргәндә дә күзеннән яшь бәреп чыга иде ич. «Кошларнын да балалары бар, мин генә ялгыз»,—дигән сүзләрен ишетеп, жанатарлары йоммый түгеп елыйлар иде.
Варис хакына егерме ел яратып-сөешеп яшәгән гүзәл жәмәгате кысыр Соломонияне, чәчен кырдырып, монастырьга озаттырды. Хәлбуки, үзе ошбу «кансыз»лыгын бик авыр кичерде. Ник дисәң, ул аны үз вакытында Русиянең мен биш йөз кәләше арасыннан сайлап алды, атасы олуг кенәз Иоанн шундый ирек биргән иде Кәләшенең нәсел-нәсәбе бик үк затлы булмавына да карамады. Бабасы Сабуровка үзе тәхеткә утыргач кына бояр титулы бирде Шуна күрә әлеге никахны өнәп бетермәүчеләр дә шактый булды. Хәер, яшь хатыны Елинага карата дәгъвәләр тагын да җитдирәк иде. Кайчандыр Глинскийлар Русиядән китеп, Литва канаты астына сыенганнар. Урап кайтканнар-кайтуын, әмма аларга хыянәтче исемен инде тагып өлгергән булалар. Өстәвенә, Елина немец милли традицияләре рухында тәрбияләнә. Ә немецлар урысның кан дошманы
Василий Елинага тиз ияләште. Яшь кәләшнен кочагы кайнаррак иде шул. Иркәли дә, иркәләнә дә белә. Олуг кенәз анын һәр капризын үтәргә тырыша иде. Чираттагы бер ләззәтле төндә Елина шаяртыпмы, сынау өченме:
—Төкләрең без кебек очлы, күр инде, бөтен тәнемне сыдырып бетерден ич,—диде.
Василий иртән иртүк иң беренче эш итеп сакал-мыегын кырдырып ташлады. Сарай өнсез калды. Ничек инде олуг кенәз малай-шалай кебек шома бит белән йөрсен ди? Йөрде. Башкалар да күнде.
Елина баланы иренә караганда да өзелебрәк көтте Чөнки никахтан сон бер ел үтте, ике, әнә, өченчесе башланды. Ә көмәнгә узмый да узмый
Варис хакына ярәштеләр ич аны олуг кенәзгә. Бу—ин төп вазифасы. Әгәр ышанычны акламый икән, Соломония кебек анын да чәчен кырачаклар...
Тырыша да бит инде, иренә тынгылык бирми, төннәре бик зилзиләле үтә. Василий да бөтен көчен куя. Бергәләшеп Переславль, Ярославль, Вологда, Белоозеро храмнарына барып, күп мәртәбәләр гыйбадәт тә кылдылар, елый-елый Ходайдан бала бирүен сорадылар. Елина ялгызы гына да мосафирларча җәяүләп изге урыннарга сәфәр чыккалады, шыксыз далаларда йөрде, хәерче-мохтажларга учлап-учлап хәер өләште...
Ниһаять. Тәнре анын ялварулы өзгәләнүләрен ишетте булса кирәк, бер чиратында күреме вакытында килмәде. Ул тиз генә табибын чакыртты.
—Әлегә тәгаен гына бернәрсә дә әйтеп булмый, бөек княгиня, тагын ике ай көтеп карыйк, шуннан сон барысы да ачыкланыр.—диде табиб.
Ике айны энә өстендә үткәргәндәй үткәрде. Ашаудан ваз кичте, күзенә йокы кермәде. Ябыкты, битендә юка борыны гына утырып калды.
Авырга узганы мәгълүм булгач, бүлмәсенә бикләнеп, шатлыгыннан өч көн. өч төн елады. Чөнки сарай гайбәтчеләре гүзәл Соломония дә чәчен кистергәндә көмәнле булган икән дигән хәбәр таратты. Ул да монастырьда ир бала тапкан, имеш.
Василийнын йөрәге бу шатлык-куанычларны күтәрә алмады. Әле ана илле дүрт кенә яшь иде. Тәхеткә Иоанн утырды. Бәлигь булмау сәбәпле, дәүләт эшләрен анасы, бөек княгиня Елина Глинская алып барды.
Тиз арада тол княгиняның алманнарга хас сыйфатлары өскә калкып чыкты. Үз сүзле, тәкәббер, йөгәнсез дәрәҗәдә тәвәккәл. Болар сабырлык таләп ителгән дәүләти сәясәткә күп зыян китерде. Ире Василий еллар буе корган мәшһүр дипломатия мәктәбен берничә ай эчендә пыран-заран китереп бетерде. Мәскәү үтә сак һәм хәйләле дипломатиясе белән көчле иде. Русиянен бу чордагы орыш кырында кичергән унышсызлыкпары шул бәрабәргә тәгаенләнә иде. Уйланылмаган килде-китте боерыклар, фәрманнар ил эчендәге ыгы-зыгыга, ризасызлыкка юл ачты.
Мондый шартларда Казанның сәясәт көймәсе кайсы ярга борынын төртергә тиеш? Элеккечә Мәскәү кушканча яшәргәме. Кырым ягына авышыргамы? Шушы вазгыятьтә бәйсезлекне ничек саклап калырга?
Гәүһәршаднын: «Итәк-чабуларны җыештырырга вакыт җитте», дигән канатлы сүзе шул үзгәрешләргә ишарә иде. Хәзер ин җайлы вакыт. Әлеге форсаттан файдаланмау гөнаһ кына түгел, бөтен татар халкы мәнфәгатьләренә хыянәт итү дә булыр иде.
Гәүһәршад утарына җыенды.
—Ике-өч көннән хәбәр салырмын, килерсез, шунда карарымны җиткерермен,—диде Булат бәккә.
Ире төпченеп тормады, чөнки тәнәкә тыкшынуны сөйми, аннан сон, але анын фикере бөреләнеп кенә килә иде булса кирәк. Шунын өчен утарга китә дә ич инде, аулакка, түл җыярга.
Гадәттә ханбикәләр, берсеннән-берсе күреп, үз катларында сайрар кошлар, диңгез аръягыннан кайтарылган бизәкле-чуклы телмәр тутыйлар, купшы йонлы эреле-ваклы затлы җәнлекләр, төрледән-төрле матур әкәм- төкәмнәр тоталар Тәнәкә мондый шөгыльгә битараф Өендә мәче дә юк
маэмае бар Җанвар-җәнлекләр арасында бсрдән-бер яраткан заты ул
Узган жәй утарда яшәгәндә ялгызы гына йөрергә күнегеп киткән иде. Жилме-янгырмы. салкынмы-эссеме—барыбер, йөрүе йөрү.
Ул көнне дә һава сытылам-сытылам дип кенә тора иде. Чәчәк таҗлары йомылган, бал кортлары да күренми. Тынчу. Урман артында инде болытлар укмашып килә. Әнә, зелпе тамырларыдай чуалышып, җиргә яшен чаткылары сызылып төште. Күк шартлап икегә ярылды...
Гәүһәршад шушындый зилзиләле табигатьне ошатарак төшә. Мондый һавада башы ачыла, кайдадыр йокымсырап яткан уй-фикерләре кузгала, өр-яңалары борын төртә. Әле дә янгыр шыбырдый, җил котырына, ул исә атлавын белә. Шунда аякларына ниндидер йомгак уралды. Караса, көчек.
—Кит моннан, мәхлүк, бимазалап йөрмә,—дип, тәнәкә көчеккә тибеп җибәрде. Тегесе чинап читкә тайпылды.
Бу хәл берничә мәртәбә кабатланды. Тәнәкә тибә, көчек чиный, әмма барыбер иярә. Утарга да аллы-артлы кайттылар.
Тәнәкәгә көчекнен үҗәтлеге ошады. Карап торырга да ким-хур түгел иде. Корымга батырып алганнар диярсен. чем кара, тәпиләре белән колаклары гына ак. Бу ана сөйкемлелек өсти иде.
— Исемең Табылдык булыр,—диде Гәүһәршад. Менә шулай маэмай малаеның язмышы хәл ителде.
Табылдык эре сөякле, көчле эт булып үсте. Күрәсен, бүретотарлар нәселеннән иде. Хәзер дә тотам да калмый Гәүһәршадка ияреп йөри, хуҗасының кайчан утарга киләсен дә сизеп-белеп тора, ул көнне иртә таннан үз-үзенә урын таба алмый башлый: шатлыгыннан арлы-бирле йөренә, чиный, өрә...
Бүген бәхете түгәрәкләнде. Бергәләп сәяхәткә чыктылар. Гәүһәршад, гадәттәгечә, эчен бушата. Читтән караганда бу ике фикердәшнең эчкерсез әңгәмә коруы кебек тоела. Чөнки Гәүһәршад эткә мөрәҗәгать итеп сөйли.
—Табылдык, синен менә көчең ташып тора, нәсел үгезеннән ким түгелсең. Ләкин куян тота алмыйсың. Жә-жә, миңа алай усал итеп карама, өрүеннән дә курыкмыйм. Әллә дөрес түгелме? Куып карадын бит инде, унбиш-егерме адымнан гыжылдап төштең. Бүрегә, төлкегә тынын җитә, беләм, ә куянга—юк!
Табылдыкның калтыравыклы калын тавышы мичкәдән янгырап чыккандай булып ишетелде: һау-һау-һау. Килешүе идеме, килешмәвеме, әнә, койрыгы йомарланган хәлдә гел селкенеп тора. Бу—ярату билгесе.
—Төлкенең аяклары кыска-кыскасын,— дип дәвам итте Гәүһәршад сүзен,—тик озын аяклы куян да аннан качып котыла алмый. Беләсенме. хикмәтиен нәрсәдә икәнен? Белмәсән бел. Ходай төлкегә хәйләкәрлекне бик мулдан биргән. Хәйлә ифрат үтемле корал ул. Сәясәттә бигрәк тә. Күп очракта хәйлә гакылдан өстен йөри. Фаразан, Мәскәү белән Казанның гату яшәвен гакыл һәрьяктан хуплый. Хак. Чөнки бу теләк-ниятләргә дә тәңгәл килә. Урыс хәзер ныгыды, җиргә нык басып тора. Көче дә, гаскәре дә җитеш. Василий аларның берсен дә үзе белән гүргә алып китмәде...
Табылдык юлда чүпләнеп йөргән көртлекләрне өркетеп-куркытып чабулап йөрде дә янә тәнәкәгә килеп сарылды.
—Син мактау көтәсең булыр инде, мәхлүк. ә мактарга тел әйләнми. Берәрсен эләктереп тамагыңны ялгап алган булсаң әгәр, һичшикшез, хуплар идем,—дип, Гәүһәршад маэмаенын башыннан сыйпаштырып алды.—Мәскәү дә безнең башыбыздан сыйпамак итенә, ә үхтәренен эчләре тулы мәкер. Шәт, аңлагансыңдыр. Мәскәүлеләр белән тартышырга гакыл да, хәйлә дә, сабырлык та, тәвәккәллек тә-запҮП барысы берьюлы. Әлегә
бөек княгиня тәхете белән кинәнү чоры кичерә, хакимлек сөременнән кая барып бәрелергә белми, башкада гаме юк. Талак өчен менә дигән вакыт. Һәм бу талак кешеләрне истән тайдырырлык булырга тиеш.
Шулай булып чыкты да.
—Тә-әнәк-ә, мин дө-өрес ише-тәм-ме,— дип Чура морза хәтта тотлыгып торды —Сафагәрәйне янә тәхеткә тәкъдим итәсең түгелме? Ике ел элек кенә үзебез куып җибәргән идек ләбаса. Апай угланның җебеклеге аркасында гына исән калды ич ул. Син тәхет дисен. Үзенә-үзен гөнаһ алма, тәнәкә...
—Рәхмәт, морза, ниятемне шәрехләп бирден,— диде Гәүһәршад тыныч кына,—Кырым шаһзадәсе Сафагәрәйне Казан-йортка хан итеп чакыру хәзерге вазгыятькә яраша дип саныйм. Узганы онытылган инде, кем кемнең борынын канатканны исәпләп утыра торган чак түгел. Мәскәү олуг кенәзне югалту шаукымыннан арынгалаганчы кыласы гамәлләребезне кылып кую хәерле булыр.
—Казан тәхете буш түгел бит, тәнәкә,—дип аптыравын белдерде Булат бәк,—безнен Жангали ханыбыз бар. Аны да үзебез сорап алдык...
—Жангали хан үз бурычын үтәде инде, бәк, кирәге бетте.
—Куып җибәрергә туры килә, фаразан,—диде Колдаш морза тәнәкәне хуплагандай,—бу мәсләктән тәҗрибәбез бар анысы.
—Жангалинен кәфен күлмәге күренә әле монда...—диде тәнәкә һәм анын күз алдында яшь кәләш белән очрашу мәҗлесендәге шикелле янә Жангали ханның мәете пәйда булды.
—Казансу ярында...
Бүлмәдәгеләр сорау бирмәделәр, фәкать бер-берсенә карашып кына куйдылар.
Пакизәнең көмәне көннән-көн тулыша, кабарына бара иде. Эчне кысып бәйләп кенә кеше күзеннән яшереп булмас чак килеп җитә. Чикерткәдәй сикергәләп йөргән кызнын куллары еш кына биленә сарыла башлады, хәрәкәтләре салмакланды.
—Әллә бер-бер хәлен бар инде, кыз, һаман утыру ягын гына карыйсын,— дип, өлкән гасәбә дә төрттерәсе итте.
Бу хакта ул Жангалигә дә җиткерде.
—Мин инде сарайда кала алмыйм, хан, авырым һаман зурая, нарасый да риза түгелдер, мөгаен, туктаусыз тибенә,—диде,—менә, ышанмасаң, капшап кара.
Жангали кызнын кабарынкы корсагына зур учларын куеп, беразга тын калды.
—Эченне ярып чыкмасын тагын...
—Сина кызык...
—Ярар, ярар инде, тынычлан, сина еларга ярамый,—дип, Жангали мәгъшукасының яшьләрен сөртеп алды.
—Аллаһы боерса, кыз бала алып кайтырмын дип торам,—диде Пакизә яшь аралаш
—Каян беләсең?—дип сорады Жангали.
—Күңелем сизә,—диде Пакизә,—беләсен килсә, мина күз атасынны да алдан ук сизеп-тоеп йөрдем мин. Никахыңны да...
—Никахны күнелен буташтырган,—диде Жангали үпкәләгәндәй,—минем күнелем сине тели иде. акбурга буялган мангыт курчагын түгел.
Пакизә элеккечә келтер-келтер көлеп алды. Сөйгәненнән шундый күркәм сүз ишетү ана чиксез рәхәтлек китерә иде.
—Кызганыч, кәләш сайлау хан ирегенә куелмый шул,—дип дәвам итте
Жангали,—хан, гомумән, богау эчендә. Ул бернәрсәдә хәл итми, анын өчен башкалар уйлый, башкалар сөйләшә, башкалар кайгырта.
—Рәхмәт яхшы сүзенә,—диде Пакизә,—ханга ярәшсеннәр өчен хан кызы булырга кирәклекне үзем дә бик әйбәт беләм... Кәләшен матур, минем ише генә түгел.
—Житте,— дип, Жангали Пакизәнен авызын каплады,—йөрәгемә ярамый ул минем.
—Ярар сон, әйттем исә кайттым.
—Мин сине ханбикә итә алмадым, Пакизә бану, тик шуны вәгъдә итәм: кызыбыз тулы хокуклы хан кызы булыр. Күрерсен. Бу әле алда. Хәзер исә ана кадәр башкарыласы эшләр турында баш вату хәерлерәк булыр.
—Нинди эшләр ул, Жангали?—дип сорады Пакизә. Бу анын ханга тәүге һәм сонгы тапкыр исем-аты белән мөрәжәгать итүе иде
—Минем өчен ин мөһиме, синен, туачак баланын иминлеген тәэмин итү.
Шушы сөйләшүдән сон Пакизә сарайда күренмәде. Аны карангы төндә, кендек әбисенә ияртеп, Арча каласы янындагы бер яшерен утарга илтеп урнаштырдылар, сак куйдылар.
Сарай иснәнүчеләре ары сугылды, бире сугылды, әмма шактый вакыт бу югалтуның эзенә төшә алмыйча гажиз булдылар. Әлеге хәбәр ханбикәгә дә барып иреште. Ханнын сөяркәсе барлыгын ул белә иде инде, килен булып төшүгә җиткергәннәр иде. Ә анын бәхетле чагы. Шуна күрә гайбәтләрне колак очыннан гына очырып җибәрде Чөнки, хәбәр хак булган очракта да, ул ятимәбикә ана бервакытта да көндәш сыйфатында юлына аркылы төшә алмаячак иде. Үз бәясен бик яхшы белә иде Сөенбикә. Вакыт үтәр, ә анын турында: «Нугай кызлары арасында Сөенбикәгә охшаган кыз булмаган кеби. Казан һәм урыс йортларында да ана тиңдәш булырлык кыз юк иде Ул көн ягынын иркен җәйләүләре илә анын мөлаем һавасында тәрбияләнеп үскән вә шунын илә бәрабәр тумыштан матур булганылыгы өчен, дөньянын беренче сөйкемлесе иде»,—дип язачаклар.
Сызлану, канәгатьсезлек, рәнҗү сонара килде. Сөенбикә бөтен җаны-тәне белән иренә тартылган, ана ярарга тырышкан, иркә-назлары белән коендырган бер вакытта, ул йөзен чыта, киреләнә, тупас вә дорфа кылана.
Тик шунысы бар, Сөенбикә кияүгә ир көен көйләү өчен генә чыкмады Ул гади кәләш түгел. Ул—ханбикә! Барча Казан җиренең кануни ханбикәсе! Ханбикә исә дәүләт эшләрендә дә катнашырга хокуклы. Мисырнын Клеопатрасы, Кырымның Нурсолтаны. Монголнын Гаймишы, Византиянең Софьясы шикелле мәмләкәт тоткан югары сәясәтнен үзәгендә кайныйсы, ханнын иң якын киңәшчесе, турылыклы көрәштәше, ышанычлы таянычы буласы килә. Моның өчен укымышлылыгы да, хәзерлеге дә, тәрбиясе дә җитәрлек. Чибәрлекнең дә үз урыны бар. ул да сарай даирәсендә бик үтемле корал. Кайвакыт акыл теше үтмәгәнне чибәрлек җиңә.
Бу яктан алар Гәүһәршад белән су тамчылары кебек охшашканнар: икесе дә дан-шоһрәт ярата, хакимлеккә дәгьвә итә Ихтимал, араларына күләгә ятунын сәбәбе дә шундадыр Ике куйнын башы бер табакка сыймас ди бит.
Тик әлегә Сөенбикәнен омтылыш-дәгъвәләре кысыр хәлдә, бик үрчеп китәрләр иде дә, Жангали ханның битарафлыгы, санашмавы кулдан тота.
Бу ханбикәнең горурлыгына, мин-минлегенә тия. Әмма ул иренә сиздерми. Аны кече яшьтән үк, ризасызлыгынны тышка чыгарма, телеңне аркылы тешләп булса да түз, дип өйрәттеләр Би кызынын бизәге— тәкәбберлек вә горурлык!
Сөенбикәне Жангалинен кызы туу, ханнын аны үзенеке итеп тануы чыгырыннан чыгарды. Жә, хуш, тусын ди, ир кеше бер уйнап алмый утырмый диләр. Әмма дә ләкин уйнаштан туган балага хан кызы дәрәҗәсен бирү акылсызлыкнын да акылсызлыгы лабаса! Хурлыгы ни тора! Житмәсә, хан башы белән адәм көлдереп: «Пакизә бикә минем тәүге һәм соңгы мәхәббәтем», дип әйтә икән.
Кызына да бала тапканда үлгән шул сөйрәлчегенең исемен куштырган. Әле ярый кызын кендек әбие белән Касыймга озаттырган. Монысына башы җиткән.
Сөенбикәнен һич тә артык кашык кимәлендә яшисе килми. Тик нишләргә? Уйлана торгач, ул иң дөрес юлны сайлады: бик ышанычлы кеше аша атасы Йосыф морзага мәктүп юллады. Мәктүп бик кыска иде, берничә генә җөмлә: «Сәгадәтле вә гыйззәтле атаем! Хәлләрем бик мөшкел. Киявен, Барча Казан җиренен хөрмәтле ханы Жангали, мине яратмый, кага, кимсетә, ханбикә вазифаларын башкарырга ирек бирми. Кызына нишләргә, акыллы киңәшеңне бир».
Йосыф бәкнен кашлары җимерелде. Ин зирәк, иң чибәр, иң хәйләкәр кызыннан ул мондый эчтәлекле хәбәр көтми иде, яраткан кызымны бик дәрәҗәле, бик мөхтәрәм җиргә урнаштырдым дип зур канәгатьләнү хисләре кичерә иде. Шуна күрә җавабы да бер җөмләгә сыйды: «Төшкән җирендә таш бул!»
Мәктүпләр килүдән туктамады. Чөнки Сөенбикә атасынын ярдәменә мохтаҗ иде. «Алманың пешкәнен аю ашар», дип сыкранып уйлап куйды Йосыф морза. Аннан сон күпне күргән бер ушлы илчесен чакырып хәлне аңлатты да әйтте:
—Вәкаләтен чикләнмәгән, үзен хуп күргән теләсә-нинди гамәлне кыла аласын, миннән хәер-фатиха,—диде
Ата белән кыз арасындагы әлеге мәктүп алышулар никадәр генә сак һәм яшерен алып барылмасын, никадәр генә сер итеп сакланмасын, бу мәгълүмат Нугайдагы Мәскәү илчесе Димитрий Губин катына кичектергесез рәвештә килеп иреште. 1535 елнын 22 июнь көнендә Мәскәүгә хәбәр китте: « К Юсуфу из Казани дочь письмо прислала, Яналеева царипа. Сказывают. Яналей царь ее не любит ..»
Гәүһәршад 1535 елнын 25 сентябрь көнендә иртә белән Сафагәрәйне кабат Казан тәхетенә чакырып язылган ярлыкка имзасын беркетте. Шул ук көнне кичке якта Казансу комлыгында Жангали ханнын мәетен табып алдылар.
—Синен эшме?—дип сорады тәнәкә Чура морзадан.
Морза җавап бирергә ашыкмады, кулына кымыз касәсен алып, ясалма дикъкать белән анын бизәкләрен тикшергәндәй итенеп торды да, бер йотым эчеп куйды. Аннан мут кына елмаеп, әйтте:
—Урыс әйтмешли, чем черт не шутит, когда бог спит.
—Соравымны кабатларга мәҗбүр итмә, морза,—диде Гәүһәршад җитди генә.
—Минем кемгә теш кайравым сина мәгълүм ләбаса,—диде Чура тәнәкәнен күзләренә туры карап,—нахак бәла такма.
Йосыф би дә шушы ук сорауны илчесенә юллады.
—Өлгерә алмадык, безгә кадәр җитешкәннәр иде инде,—диде тегесе. Үз чиратында аның да соравы бар иде.
—Ханбикәне нишләтәбез соң, кузгатабызмы?—дип хуҗасына бакты.
—Сөенбикә Казан-йортнын ханбикәсе, анын урыны шунда,—диде Иосыф би, икеле-микеле уйларга урын калдырмыйча.
Жангалинен фаҗигале үлемен төрлесе төрлечә фаразлады. Берәүләр Гәүһәршад төркеменә аударды, икенчеләре Йосыф морзаны гаепләде, өченчеләре Мәскәү кулы уйнады дип тәкрарлады. Кырым ягына ым кагучылар да табылды. Тик барыбер тәгаен гына очына чыга алмадылар. Ныклап тикшермәделәр дә. Чөнки бу чокыну сасы ис кенә чыгарачак иде, ә анын берәүгә дә хажәте юк. Әмма хан кадәр ханнын үтерелүе эзсез генә кала да алмый.
Женаза мәшәкатьләре үтү белән, Гәүһәршад корылтай жыйдыртты.
—Сафагәрәй килеп җитсен инде, нигә кабаланасын?—диде Булат бәк.
—Әлеге мәсьәләгә анын бер катнашы да юк,—диде Гәүһәршад
Чыннан да, тәнәкәнен тәкъдиме мәрхүм ханнын дошманнарын гына түгел, корылтай әгъзаларын да кара көйдерде. Дөрес ишеттекме дигәндәй, ачылган авызларын ябарга да онытып, бер-берсенә карашып каттылар. Аннан дәррәү килеп кубарылдылар.
—Көтүенә чыбыркы җитми, морза, бөтенләй тузынгалап беткәнче җәтрәк утарга куып керт,—диде Гәүһәршад корылтай башлыгы Әхмәт бәккә киная беләнрәк.
Сыртларына кигәвен угы кадаган малларны тыю ай-һай авыр шул ул, кычкыра-кычкыра рәиснен үз тамагы да карлыгып чыкты.
Ниһаять, корылтай тынычлангандай итте.
—Жәмәгать, сүз алып, берәмтекләп кенә сөйләгез,—диде рәис мангаена бәреп чыккан тир бөртекләрен җиң очына сөртә-сөртә,—тәмам базар ясадыгыз...
—Син безне кысма, бәк, корылтай корыны бушка әйләндерә торган урын түгел ул, фаразан, дәүләти оешма,—дип, Яутәк морза да кызып китте.
—Әстәгьфирулла, морза, тәүбә-тәүбә, ниткән кысу. Ходайдан курык,— диде рәис.
—Жангали ханнын уйнаштан туган баласы файдасына дәүләткүләм салым кертү дөрес үк булып бетәме сон?—дип, Кодаш бәк тә шиген белдерде
— Менә шул хакта тәфсилләп фикер алышыгыз инде, бәк,—диде Гәүһәршад,—сезне кем тыя? Сөальләрегез булса, баш карачы жавап бирер.
Ул урыныннан торды да жәт-җәт атлап, залдан чыгып китте.
Корылтай әгъзалары, тәнәкә кушканча, озаклап сөйләштеләр. Нәтиҗәсе дә тәнәкә теләгәнчә булды. Шулай итеп, Казан ханлыгында гомум унөч салымга янә берәү—«Жангали салымы» өстәлде. Халыкта аны «Кыз салымы» дип йөрттеләр.
Бәкләр, морзалар да алдатмады. Салым ахыр чиктә сәүдәгәрләргә генә тәгаенләнеп калды. Һәр кибет хуҗасы, хан кызы бәлигь булганчы, казнага ел саен дүрт алтын хакына торырлык акча түләп барырга тиеш табылды. Бәлигьлык кызның күрем вакыты башлану белән билгеләнде
—Ошбу уеннын ни хажәте бар иде сон?—дип сорады тәнәкәдән Булат бәк,—җиһанда юк хәл ич бу.
—Җиһанда юк, ә Казан-йоргга бар.
—Шулай да...
—Игелек ит тә суга сал, халык күрмәсә, судагы балык күрер,—диде Гәүһәршад,—затлы нәселнең гамәлләре дә затлы булу фарыз.
***
Шәехгали, ишектән керүгә идәнгә ауды да, дүрт аяклап тәхет тарафына мүкәләде. Алты яшьлек олуг кенәз чак кына шаркылдап көлеп җибәрмәде. Чөнки хан сарай шамакаеннан да көлкерәк күренә иде. Тун чабулары аяк астына эләгеп, тәгәрәп-тәгәрәп китә, янә тора, янә тәгәри Үзенең күзләреннән туктаусыз яшь ага.
Шулай булмыйча, көтмәгәндә сөргеннән азат иттеләр бит Шәехгалине. Өметен җуеп бара иде ич инде. Илһам ханныкы шикелле гомерем тоткынлыкта өзелә икән дип бик борчыла иде.
Ходайнын рәхмәте, көннәрдән бер көнне Мәскәүдән чапкын килеп төште, олуг кенәзнен ярлыгын тапшырды.
Шул көнне юлга да чыктылар. Ашыгуның сәбәбе дә күңелле иде: декабрьнең уникенче көнендә галиҗәнап кабул итәчәк икән. Ә ана нибары
бер атна вакыт калып бара. Димәк, аны тулысынча ярлыкаганнар, димәк, элеккечә сарай даирәсендә калачак! Менә бит, бәхет тә ризык сыман тешне сындырып керә икән ич.
Ул әле энесе Жангали ханның үтерелүе хакында белми иде. Шуңа күрә бу бәхет-куанычларның әлеге үлем белән бәйле икәнен дә башына китерә алмый иде.
Атлар шәпле, көн матур, күнел күтәренке. Кулыннан килсә, бөтен җиһанны кайнар кочагына кысар иде. Әнә, кесәсендәге тәңкәләрен дә кузла башында бертуктаусыз җырлап-көйләп баручы аттотарга биреп бетерде. Тегесе акчаларны җыр өчен бүләк дип кабул итә иде, ахры, отыры котырына.
—Үсендермәсәнә шул алапаны, колагым тонып бетте бит инде,—дип, икенче яктан җәмәгате Фатыйма-Солтан кабыргасына төрткәләп ала. Шәехгалинең авызы ерык, шытыр-шытыр көлә генә. Хәтта җырны күтәреп алмакчы булып та итенгәли.
—Сина әйтәм, жүләрләнмә, зинһар, хан лабаса син, зат иясе,—ди Фатыйма Билгеле, ханбикәнең чәнчүләре дә куаныч галәмәте генә иде.
—Бәйрәм килде ич, бәйрәм, их... ханбикә!
—Бәхетебез аякларыбызга чорналсын иде, Ходаем мәрхәмәтеннән ташлама.
Елина Глинская Шәехгали атлы татар ханының сөргендә ятуын юньле-башлы белми дә иде. Һәрхәлдә, ханның язмышы аны бөртек тә кызыксындырмый иде. Ире. олуг кенәз Василийның юлына аркылы төшкән икән, димәк, хыянәтче. Ә хыянәтченең урыны—сөрген.
Казан тәхетенә янә Кырым шаһзадәсе Сафагәрәй утыргач, вазгыять үзгәрде. Казан Мәскәүгә сырты белән борылмакчы. Моңа ирек куярга ярамый. Боярлар шурасында да бу хакта катгый сүз булды. Аннан алдарак Мәскәүгә бер төркем татар бәкләре килеп киткән иде. Араларында Югасды, Шаһбаз. Шаһбулат, Карамыш, Яулыш кебек күренекле бәкләр булып, барысы да Мәскәү көен көйләүчеләр иде. Жангали ханнын үтерелүе, тәхеткә Сафагәрәйнең чакырылуы турында бик тәфсилләп сөйләделәр. Мәгълүмат шактый тулыланды. Үтенечләре бер генә: «Падишаһыбыз безне багышлап, Шәехгали ханга карата булган ачуын бетерсә, аны үз янына Мәскәүгә чакырса иде. Шәехгали Мәскәүгә килгәч тә без Сафагәрәйне Казаннан куып җибәрер идек»,—диделәр.
Әнә шулай Шәехгалинең батып барган кояшы әкияттәге могҗизадай күк үзәгенә кайтты. Һәм менә ул урысларның мәзһәб мөнбәре—Кремльдә, тәхет залында.
Шәехгали никадәр генә тырышмасын, тәхет катына барып җитә алмады, сакчы сөңгесе юлын бүлде. Бу аңа үзен кулга алырга ярдәм итте Тезләренә таянды да:
—Синең атаң, минем исә падишаһым Василий Иванович,—дип алдан әзерләп куйган күп сүзле мөрәҗәгатен тәгаенләп ките,-мине яшь көенчә алып, ата үзенен баласын багышлаган кебек багышлаган, Казанга падишаһ иткән үзенең олуг ярлыкашлары белән ярлыкаган иде. Минем начарлыгым ггында, азан бәкләре белән Казан кешеләре арасында талашлар
булды. Мин шуннан сон тагы да үземнен падишаһым, синен исә атан янына Мәскәүгә кайтмыш идем. Ул исә мине ярлыкап, үзенен җирендә шәһәрләр бирмеш иде. Мин, гөнаһым сәбәпле, үземнен падишаһым каршында гаепле булдым. Үземнен начар гакылым, шулай ук яман уем өчен Аллаһ мине якламады. Шуна күрә синен атан, минем падишаһым, шушы начарлыкларым өчен мина ачуланып, мине каргады. Хәзерендә син, минем падишаһым, атаннын мина булган яхшылыктарын уйлап, мина мәрхәмәт күрсәттен, моны синен күнеленә Аллаһ салды. Юкса минем гөнаһым сәбәпле, бу булмас иде...»
Иоаннын бала күнеле бу дилбегә буе нотыкны йота алмады, күрәсен, чыраен бозыштыра-бозыштыра аякларын селеккәләргә тотынды
Шәехгали мыгырдана да мыгырдана. Иоанн сыналган алымны кулланырга мәжбүр булды. Монын өчен кулыңны гына сузарга кирәк. Кеше йөгереп килеп аны үбә. Бу инде кабул итүнен төгәлләнүенә ишарә.
Шәехгалине берничә көн дәвамында җиз иләк аша үткәргәндәй үткәрделәр, эченнән сөрем чыкканчы тәүбә иттерделәр. Максат бер генә—Шәехгалине рухи манкорт хәленә төшерү Ул Мәскәүгә тәкъвә диндарларча бирелеп хезмәт итәргә тиеш. Үзбашыннан һичнәрсә кылмаска, әйткәнне җиренә җиткереп башкарырга. Хәер, аны өйрәтәсе түгел. Чөнки белә: язмышы да, яшәеше дә Мәскәүгә бәйле. Мәскәү бар икән, ул да бар, Мәскәү юк икән, ул да юк.
—Мин колыгыз,—диде ул бөек княгиняга әнгәмә вакытында,—һәм сез падишаһларыма сүз бирәм. Шул сүземдә үлгәнчегә чаклы нык торып, шул юлда үләргә, шулай ук үземнен туганым Жангали хан үлгән шикелле, сезнен хезмәтегездә башымны бирергә телимен
Бөек княгиняга Шәехгалинең үз-үзен тотышы ошады. Йомшарып китеп, хәтта Фатыйма-Солтанга да йөзен күрсәтергә рөхсәт бирде. Алар янына патша үзе дә керде. Кәефе шәп иде. Ник дисәң, бүген ул иртәнге уен вакытында ботак очына кунган бер олы карганы тәү атуда бәреп төшерде Башка көннәрдә өчәр-дүртәр, кайчак бишәр ук сарыф итә иде.
—Тапугъ салам,—дип, ханбикәне төркичә сәламләде, мөселманча ике куллап күреште.
Табын өстендә ханбикәне Елинанын ун ягына утырттылар. Сул ягында—чукынчык Ходайкол—Петр Ибрагимовичнын кызы, ин дәрәҗәле кенәзләрдән саналган Федор Мстиславскийнын хәләл җефете Анастасия Өстәл янында Елинанын каравычы кенәз Иван Челядов булып. Фатыйма- Солтанныкы кенәз Василий Репнин иде.
Трапеза вакытында бердәнбер дөньяви мәгънәгә ия хәбәрне Фатыйма- Солтан җиткерде.
—Туганыбыз мәрхүм Казан ханы Җангалинен кызын Шәехгали хан үз тәрбиясенә алды,—диде.
Ханның бу адымын табындагылар да хуп күрде.
Сафагәрәй чын мөрәүвәтадәм. Көчле, гайрәтле, күрекле. Бу яктан агасы Сәхибгәрәй хан белән бериш. Егерме яшьтә дүрт никахлы ир иде инде Соңгысы—Мамай морза кызы Хәдичә. Риза-бәхил иде ул хатыныннан Шуңа күрә Казан җиренә аяк басуга, яна никах тәкъдим иткәч, аптырап китте. Аптырамаслык та түгел, моннан ике ел элек кенә Казан-йортган куып җибәрелгән иде ич. Хәзер шул ук кешеләр, чакыртып алып, янә тәхеткә утырттылар. Өстәвенә, кәләш тә сайлап куйганнар
Сафагәрәйнең әсәребрәк калуын Гәүһәршад та сизеп алган иде, юатасы итге.
-Борчылма, хан, ханәкә затлы ырудан, Нугай бие Йосыф морза кызы, үзе чибәр, укымышлы,—диде—Карап торуга ук пар килгәнсез.
—Тәнәкә галижәнаплары, бу никахнын ханлык вазифаларына нинди мөнәсәбәте бар сон?—дип белеште Сафагәрәй.
-Гореф-гадәт кануннары таләп итә моны, хан,—диде Гәүһәршад, сүзне озакка сузмыйча гына-Сөенбикә Казан ханбикәсе, аны урнаштыру безнен
бурыч. „ ,
Сафагәрәйне жавап канәгатьләндермәде. Күренеп тора, гореф-гадәттән тыш та ниндидер астыртын мәгънәсе бар бу никахнын. Шулай да шиген белдерергә ашыкмады, фәкать:
—Уйланырга күпме вакыт бирәсен?—дип кенә белеште.
Гәүһәршаднын нәфис кашлары сикергәләгәндәй итенде. Аннан сон әйтте:
—Анын нәрсәсен уйлап торасын, уйланылган инде ул, диде.
Сафагәрәйнең җитез акылы әлеге никахнын үзе өчен ни-нәрсә китерәсен тәгаенләү белән мәшгуль иде. Әйе, булачак бабасы Йосыф би—Нугайнын ин абруйлы, ин күренкеле заты. Бу бик әйбәт фал. Чөнки мона кадәрге бичәләренең нәсел-ыруы белән әллә ни мактана алмый иде. Һәм дә әлеге никах Казан белән Нугайнын этле-мәчеле мөнәсәбәтләренә чик куяр Аннан сон, Нугай белән дуслашу Мәскәүнен тамагына кылчык булып кадалачак. Монысы икеләтә-өчләтә яхшы.
Гәүһәршад тәнәкә, Казан әлеге никахтан ни ота? Ул аны тол ханбикәне бәхетле итү, үзе әйтмешли, гореф-гадәтләр мәнфәгатендә генә башкармый, билгеле. Бу—уен. Һәм бу уеннын төбендә җитди сәбәп ята. Нинди ул сәбәп?
Сафагәрәй сиздерми генә тәнәкәгә күз төшереп алды. Гәүһәршад шөгыленә шулай да мөкиббән киткән иде ки, иреннәре бүлтәйгән, күзләре чекрәйгән, ияк астындагы тиресе салынып төшкән... Ямьсез иде ул бу кыяфәттә.
Башында да ямьсез уйлар чуалышадыр монын, дип томанлады Сафагәрәй. Гәүһәршад исә әлеге мизгелдә фәкать чәй ясау белән генә мәшгуль иде. Ул чәйне үзе ясап эчә. Чәе гап-гади: сөтсез, тәм-томсыз, үлән-төнәтмәсез, бары коры чәй. Әмма куелыгының кәефенә тәнгәл килүе шарт. Ә моны үзе генә тоемлый ала.
Никахка килгәндә исә, ул исәпне хисапка чыгарырлык итеп инәсеннән җебенә кадәр тәгаенләнгән иде инде. Никах Казан өчен сәяси вариантлар мөмкинлеге тудыра. Мәсәлән. Казан—Кырым—Нугай берлеге Мәскәүнен көньяк, көньяк-көнчыгышка кагылышлы яулап алу ниятләренә юлны яба. Яки. киресенчә, Казан—Мәскәү берлеге кырымлылар вә нугаилыларнын өстенлеккә омтылуларына киртә куя. Казан шулай ук Мәскәү—Кырым— Нугайны үзара дошманлаштырып та түл җыя ала. Болар, әлбәттә, нинди сәяси вазгыять урнашуга бәйле. Ничек кенә булмасын, Кырым белән Нугайны йөгәндә тоту Казан өчен ин отышлы вариант. Бу җәһәттән Сөенбикә ханбикә алтын бәрабәренә тин кәләш.
Ханнар алышына, ә Казан-йорт тоткан юнәлеш элеккечә кала бирә. Һәрхәлдә, Гәүһәршад исән чакта шулай булачак.
—Тәнәкә галижәнаплары, мин аудинпиянен мөһимрәк мәсьәләләргә, әйтик, хан эшчәнлегенә багышлануын көткән идем,—диде Сафагәрәй. Ул бу сорауны тәнәкәне ачыктан-ачык сөйләшү эзенә төшереп булмасмы дип бирде.
Гәүһәршад ялт итеп башын күтәрде. Иреннәре дә, ияк асты да җыелды, күзләре дә урынына утырды. Сафагәрәй каршында элекке ыспай буй-сынлы, кырыс вә чибәр тәнәкә иде инде.
—Өйләнүне мин монарчы нигәдер мөһим эшләр исәбендә йөртә идем,— дип. ул чеметүлерәк төсмер белән елмаеп алды,—күрәсен, ир-ат өчен никах көнбагыш яру кебек кенә...
—Мин дәүләт башлыгы, тәнәкә, шәхси мәсьәләләргә өстенлек бирүне мәгъкуль санамыйм.
—Сизәм, хан, синен ниндидер мөһим тәкъдимен барга охшый. Шулаймы?
—Әйе, тәкъдимем бар,—диде Сафагәрәй,—кинәш-табыш итешәсе иде Ханның гамәлләре ханлыкның гомум мәнфәгатьләренә туры килергә, жәмәгать, халык тарафыннан хупланырга тиеш дип саныйм. Мин бу юлы озакка килдем...
—Тыңлыйм, хан, рәхим ит.
Сафагәрәй тирән итеп сулыш алып куйды да әйтте:
—Мин Мәскәү белән төзелгән 1487 ел Килешүен юкка чыгарырга кирәк дигән фикердә торам,—диде,—тәүге ярлыгым шул хакта булачак. Мине Мәскәү белән килештермичә тәхеткә чакырып, син аны үзен дә боздын, тәнәкә...
Бу юлы Гәүһәршаднын иреннәре жеп шикелле булып кысылды, ияге шөшле кебек алга очлаеп чыкты. Ләкин сүз әйтергә ашыкмады. Дөресрәге, югалып калды. Үз гомерендә ул бик күп сәяси зилзиләләр оештырды, берничә ханны гына алыштырды, баш карачылар турында әйткән дә юк. Күрше мәмләкәтләрдә дә буран уйнаткалаганы бар. Шулай да, һәрвакыт мөнәсәбәтләрне кануни нигездә кору ягында булды. Чөнки бары тик шундый мөнәсәбәтләр генә дәүләтнең тотрыклылыгын тәэмин итә, бары тик шундый мөнәсәбәтләр генә киләчәкне күзалларга булыша. Сафагәрәй исә дистә еллар буе бөртекләп жыелган әлеге тәжрибәнен нигезен какшатмакчы.
Сафагәрәй бу Килешүгә кизәнүченең тәүгесе түгел иде. Беренче булып ана Үрбәт ханбикә таш ыргытты. Ире Мөхәммәдәмин кулы белән Мәскәүнен тешен сызлатырдай шактый күп гамәлләр кылырга өлгерде. Хан авырып, урын өстенә егылмаса, ихтимал, Килешүне өзәрлек сәбәпләр дә туплый алган булыр иде.
1487 елгы Килешүгә Мәскәүнен олуг кенәзе Иван III һәм Барча Казан жирснсн бөек ханы Мөхәммәдәминнен имзалары куелган. Иван үзенен тәрбиягә алган улын, тәжрибәсез яшь Мөхәммәдәмин ханны тәхет бәрабәренә әлеге кабалалы Килешүгә кул куярга мәжбүр итте. Беренче карашка мөстәкыйльлеген югалтмаган кебек булып тоелса да Казан ханлыгы инде кулы-аягы белән Мәскәүгә бәйләнде. Дипломатия телендә бу протекторат дип атала.
—Син бу адымыннын нәтижәсен күз алдына китерәсеңме сон?—дип, Гәүһәршад ханга текәлде.
—Бик ачык күз алдына китерәм, тәнәкә. Килешүне юкка чыгару Казан- Мәскәү мөнәсәбәтләрен чиктән тыш катлауландырачак. Орышлар да котылгысыз.
—Шулай булгач. .
—Азатлык барысыннан да өстен, тәнәкә.
Сафагәрәй яшь кәләше катына, сөннәти кагыйдәләрдә фарыз булганча, өч көнгә дип кенә кергән иде. Өч көн күз ачып йомганчы үтте дә китте Янә бер көн. Һич аерылыша алмыйлар.
—Син мине сихерләдең, ахры, бичәм...
—Үзем дә шуны тукыйм ич инде, эшен кала. дим...
Сөенбикә ак нәфис бармаклары белән иренең жонлач күкрәген
кымтырыклап аллы. Аннан сон ул өторгеч бармаклар жилкәгә таба шуышты да. муенны сыйпап узды, янаклар аша жөште кашларга барып житге..
Һәр туктатышта ләззәтле тәм сарылып кала, күзәнәкләргә ниндидер ашкынулы рәхәт наз тула...
Йосыф морза йорт-жиренең кыз-хатыннар каты шау-шулы түгел иде. Ул фәкать хәләл җефетләре, туган-тумача, якыннары, балаларыннан гына гыйбарәт булып, гарәп хәрәмсарайларыннан бик нык аерыла иде. Җарияләр, сөяркәләр бөтенләй юк. Әмма яшь туташларны гаилә тормышына әзерләү, ир хатыны булунын үзенчәлекләренә төшендерү, интим мөнәсәбәтләрнең асылына өйрәтү белән гарәпләрдән ким шөгыльләнмиләр иде. Сөенбикә дә әлеге гаилә мәктәбен үтте. Әмма орлык шытым бирсен өчен дымлы уңдырышлы туфрак зарур. Сафагәрәйнең гыйшкый бакчасында әлеге шартларның барысы да бар иде. Чәчәккә йомарланып та һаман бөредә утыручы Сөенбикә дигән зиннәтле гөл, ниһаять, җиһанга купшы таҗларын күрсәтте, хан йөрәгендә кайнардан-кайнар мәхәббәт уты кабызды...
Дөрес, Сафагәрәй башта яна кәләшен яшь җәмәгате Хәдичәбану белән чагыштырып караган иде каравын, әмма бик тиз бу чагыштыруның мәгьнәсезлеген анлап алды. Чөнки Сөенбикә бөтенләй үзгә зат иде. Ул бу үзгәлекнең серенә дә төшенде: Сөенбикәнен йөз сылулыгы белән жан вә тән сылулыгы тәңгәл килә, алар бербөтен, бер-берсеннән һич аера алмыйсын.
—Сафагәрәй, мин сине бик озак көтеп алдым,—дип пышылдады бәхете тулып ашкан Сөенбикә.
Чыны да шулай иде. Ул ифрат дәрәҗәдә тойгылы, чиктән тыш тәэссоратлы, хисле бала булып үсте. Бу сыйфатлары, буйга җиткәндә, гыйшык сөременә уралып, иксез-чиксез мәхәббәт дәрьясына әверелде. Юк, тәгаен гына беркемгә дә гыйшык тотмады. Үзе тирәсендә әвәрә килүче егет кәмәшләрен гомумән җене сөйми иде. Билгесез каһарманга гашыйк иде ул. Өнендә дә, төшендә дә күз алдында шул батыр да, чибәр дә, гайрәтле дә, тәвәккәл дә, кыю да егет солатны.Ул егетнең уенда да—Сөенбикә. һаман аны эзли. Һәм табачак та, алар кавышачак!
Казаннын яшь ханы Жангалидән яучылар килгәч, и сөенгәннәре! Ни кызганыч, хыяллары акланмады. Хан кыз баланың саф вә пакь омтылышларын, сөю, наз өмет иткән тәнен, яклау көткән җанын
аңламады.
Бер начарның бер яхшысы ди. Жангали ханның фаҗигасе китерде ана бу бәхетне. Сафагәрәй яшьли хыялында йөрткән каһарман иде.
—Пәрием!
Сөенбикәнен назга үрелгән куллары тукталып калды. Пәри дигәнне ошатмады, ахры, дип уйлап куйды Сафагәрәй.
Дөрестән дә, яшь кәләшкә сәер тоелды бу сүз. Пәри шул ук җен ләбаса инде ул, адәм баласын аздыра, ялгыш юлга кертә. Кара көч, Иблис токымы.
—Рәхмәт инде, моңарчы пәри икәнемне белми йөргәнмен,—диде Сөенбикә сүрән генә,—матурлык морат түгел, ямьсезлек оят түгел...
—Үзен дә «Шаһсуар» дигән кушамат тагып куйдың бит әле, әнә...
—Шаһсуармы? Шаһсуар осталардан да остарак җайдак дигән сүз ул бик беләсен килсә,—дип җанланып китте Сөенбикә.
—Пәри дә җеннәрнең ин матуры, иң гүзәле,—дип хатынын кочагына кысты Сафагәрәй,—пәрием!
—Казан тәхетенә чакыруына син тәнәкәгә бик рәхмәтледер, мөгаен, шулаймы?—дип, Сөенбикә сүзне бөтенләй икенче юнәлешкә борып җибәрде.
Сафагәрәй өстендәге жәймәне сьшырып төшерде дә торып ук утырды.
—Ә син?
—Мин аеруча рәхмәтле, югыйсә без кавышмаган булыр идек,—диде Сөенбикә,—ләкин тәнәкәне кара эчле диләр...
—Кем кара эчле, кем ак эчле, моны ачыклыйсы да ачыклыйсы...
Бу әле кармакка жим утырту гына иде. Чөнки Сөенбикә дәүләт эшләрендә дә ханнын ин ышанычлы, ин якын булышчысы була алыр иде. Күренә ки, ханнын бу җәһәттән бик ачыласы килми. Әмма су барыбер үз юлын таба ул, сабырлык зарур.
—Кичер, шаһсуарым, бу җүләр хатыныңны,—дип, Сөенбикә иренен иреннәренә беректе.
***
Энем кырлач Өттергеч салкын төн. Ак кар. Аяз күк. Баш очында йолдызлар җемелдәшә, ай балкый. Энә сапларлык якты.
Гәүһәршад селкенергә дә кыймыйча күкне күзәтә. Төнге күк үзе бер могҗизалы дөнья икән ләбаса. Әле чәчелеп-чәчелеп йолдызлар атыла, әле күкне ярып кышкы аҗаган балкып ала. Шунда Җидегән йолдызның алтын бөртекләре күз кысыша. Ялтыр-йолтыр ялтырап, Иләк йолдыздан энҗе-мәрҗәннәр коела...
Хак, җирнен чиге бар, күкнен чиге юк. Гәүһәршад менә шул чиксез күк хәлләре белән мавыгып китте. Анын асылына төшенергә теләүчеләр элек тә күп булган.
Нәсраниләр1 даирәсе, мәсәлән, җирдәге тормышны күк җисемнәренең торышы билгели дип исәпли. Шуна күрә төрле фаҗигаләрнең, афәт вә зилзиләләрнең сәбәбен күктән эзли. Әйтик, 1533 елнын 24 август көнендә өйләдән соң кояш рәвешен үзгәрткән, имеш: ике ягына ике колак үсеп чыккан, өске өлеше тешләп алынган ипи телеменә охшап калган.
Китек кояш, билгеле инде, фаҗигагә ишарә. Ә дәүләттә кояш белән фәкать патша гына тиңләшә ала.
Бер мәшһүр күрәзәче моны Василий патшаның үлеменә юрый. Үз башына, әлбәттә. Патшаныкы түгел, анын гомере өзелә, усал аюдан тәпәләтәләр
Василий исә үзен искиткеч яхшы хис итә. Көзге якта җәмәгате, балалары, туганнары белән Троицки монастыренда изге Сергей көнен бәйрәм итү тантанасында катнаша. Ауга йөри, күнел ача. Тик бер көнне чуан аркасында ауны өзәргә туры килә, чөнки ул нәкъ кирәкмәс җиргә, бот төбеңдә борын төртә «Бераз вакыт тыныч кына өйдә утырырга туры килер»,—ди табиб. Ләкин шушы вакыт эчендә чуан җәрәхәткә әверелә. Күкрәге дә кыса башлый олуг кенәзнең, сулыш алуы авырлаша. Хәленең мөшкелләнә баруын тоеп, Василий ашыгыч рәвештә Мәскәүгә васыятьнамә артыннан чапкыннар җибәрә. Шөкер, даирәсе алдында кул куярга өлгерә. Ә өченче декабрьдә мәңгелеккә күзен йома.
Күрәзәче еретикның фаразы рас килә.
Иран, Харәзем тарафларында да күк җисемнәрен күзәтү белән бик борынгыдан шөгыльләнгәннәр икән. Баксаң, күктәге һәр җисем: кояш та, ай да, йолдызлар да туктаусыз хәрәкәттә ди. Хәтта җир дә. Монысы инде бернинди киртәләргә дә сыймый. Әгәр җир әйләнә торган булса, кешеләр йөри алмаслар, мәтәлешеп бетәрләр иде. Йортлар, абзар-куралар, мал- туарлар, җәнлек-җанварлар—барысы да, барысы да...
Көтепханәче Габбас хәзрәттән күп мәгълүмат алды Гәүһәршад. Ә анын белмәгәне юк.
—Ай тотылуны аңлатып буламы, кеше анын сәбәпләрен белә аламы?— дип сорашты бер очрашуда
1 М.крлни христиан
-Була, ник булмасын,-диде хәзрәт тыныч кына,-мәсәлән, аи кояш белән жир арасына кергәч тотыла, һәм Ходай кодрәте буенче котыла.
—Ә Ходай кодрәт итмәсә?
—Дөнья бетә,—диде аксакал шундый ук тынычлык белән.
-Ай еш тотыламы?—дип төпченүендә булды Гәүһәршад.
—Аны исәпләп чыгарыргә мөмкин, тик ул Аллаһы гамәле...
—Чираттагы ай тотылу кайчан булырга мөмкин, хәзрәт, минем бик беләсем килә,-дип, Гәүһәршад көтепханәчегә үтенечле караш ташлады. Кыяфәте дә элекке һавалы тәнәкә кыяфәтенә охшамаган иде. Әйтерсең лә, йомыш йомышларга килгән ярдәмчесез гади бер кыз-хатын. Хәзрәтнен тәнәкәне шушындый чарасыз хәлдә беренче тапкыр күрүе иде, күнеле йомшарып китте. Ләкин үтенеч тә гадәти түгел бит. Мона кадәр анын беркемгә дә Күкләргә кагылышлы гыйлемен ачканы булмады, үз эчендә саклады. Хәлбуки, Көнчыгышның Әбүгалисина кебек мәшһүр йолдызнамәннәре аны сер итмәгән, ташка басып калдырган. Ул үзе дә шул гыйлем ияләренең хезмәтләреннән белем эстәгән кеше. Бәлкем, тәнәкәнен үтенечен канәгатьләндерергәдер? Күр, ничек нәүмизләнеп карап тора.
—Үтенеп сорыйм, хәзрәт...
Көтепханәче тирән итеп сулыш алып куйды да:
—Гөнаһысы үзенә булыр, тәнәкә,—диде.
—Гыйлем гөнаһ булмыйдыр, хәзрәт.
—Гыйлем гөнаһ булмый, тәнәкә,—диде хәзрәт,—әмма да ләкин гөнаһлы гыйлемнәрдән азат түгел адәм баласы.
Габбас хәзрәтнен исәп-хисаплары буенча ай тотылу Энем кырлач чорына турын килергә тиеш иде. Менә атна-ун көн булды инде, Гәүһәршад төннәрен күкне күзәтә. Бүген башка көннәргә караганда да салкынрак иде. Күзләре яшьләнеп бетте, аякларына суык йөгерде.
Әлеге үжәтлекнен сәбәбе житди шул. Бу анын гыйрафәт-күрәзәлек сәләтенә бәйле. Монарчы күңел күзе үзеннән-үзе ачыла иде. Хажәте бармы-юкмы, ана карамый, ачыла да китә. Хәзер исә күңел күзенен ул үзе билгеләгән вакытта, тәгаен зат, тәгаен вакыйга уңаеннан ачылуын тели. Күрәзәче Фагыйлә абыстай исә гыйрафәтлек тылсымы жир тетрәү, күз кабагы ачылу, ай тотылу ише төрле табигый зилзиләләр вакытында бермә-бер арта дип әйтеп калдырган иде. Күк белән кызыксынуының сәбәбе менә шушы.
Гәүһәршадны, мисал өчен, соңгы вакытта яшь ханбикәнең язмышы борчый. Чөнки бик тиз халык теленә керде. Абруе артканнан арта гына бара. Хәтта ханнын Казан—Мәскәү арасында төзелгән кабалалы килешүне өзүен дә Сөенбикә исеме белән бәйлиләр икән. Эшләр болайга китсә, Олуг Мөхәммәд ыруы белән бәйле Нурсолтан ханбикә, Үрбәт ханбикә, Гәүһәршад тәнәкә кебек мәшһүр татар хатын-кызларының мәртәбәле исемнәрен дә изеп-басып китүе ихтимал бу Кырым килененең. Ә мона һич тә юл куярга ярамый.
Гәүһәршадның уйлары бүленде. Ник дисәң, урман ягыннан, йөрәккә шом салып, бүреләр улаган тавыш ишетелде. Ни гажәп, аларга барча этләр кушылды, абзарда сыер мөгрәп куйды, саташкан әтәч кычкырып җибәрде.
Табылдык та муенын сузды:
-У-у-у-у...
Тәнәкәнен бит очын жил чеметеп алды. Ул аны тоймады, чөнки нәкъ шушы мизгелдә күзе айга төште. Ә ай әллә нишләгән,бизгәк хастәсенә юлыккандай дер-дер калтырангандай итенә иде. Ул, ялгышмыйммы дигәндәй, күзләрен, йөзен уыштырып алды. Манзара үзгәрмәде. Айны
ниндидер үтә күренмәле саргылт элпә каплап бара, бер чите корым яккандай каралып та өлгергән...
Ай тотыла лабаса! Нинди бөек галим икән Габбас хәзрәт. Фаразы дөрескә чыкты бит. Чыкты!
Гәүһәршад баскан урынында аякларын тыпырдатып алды. Куанычы шунын кадәр зур иде ки, хәтта хәзрәтнең: «Аллаһы Тәгалә кодрәт итмәсә, дөнья бетә»,—дигән кисәтүе дә онытылган иде.
—Табылдык, Табылдык,—дип, шатлыгын уртаклашасы итте. Табылдык аны ишетмәде, ул әле һаман улый иде.
—У-у-у-у...
Кинәт кенә җиһан дөм карангы пәрдә эчендә калды.
—Йә раббым, ошбу колыңа гыйрафәт ачкычлары бир, Сөенбикә атлы ханбикәнең тәкъдир дәфтәрен ачып күрсәт,—дип күккә кулларын сузды тәнәкә,—Ходаем, догаларымны кабул күр, Ходаем. .
Караңгылык эчендә тычкан күзе кадәрле генә тонык нур пәйда булды. Ул зурайганнан-зурая барып, тәрәзә өлгесе рәвешенә керде. Ә эчендә—кала диварлары сүрәте. Каланы танырлык түгел иде. Кая карама, җимереклек, кая карама, хәрәбә. Бер төзек йорт, бер төзек морҗа юк. Әстәгъфирулла! Урам тулы мәет. Ат үләксәләре өстендә козгыннар чукыша. Шунда ук сөңгеләр, кылычлар, калканнар аунап ята. Зур, аяусыз орыш булган монда. Әнә, канаулардан кан ага... Кала бушап калган. Кала үлгән!
Күкләр Гәүһәршаднын күңеленә хәбәр салды: « Ун елдан соң Казан каласын шушы язмыш көтә».
—Ходаем, рәхмәтеңнән ташлама...
Хәбәр: «Казан-йорт яшәүдән туктаячак...»
—Ходаем...
Хәбәр: «Ай тотылган төндә...»
Күкләр Сөенбикә ханбикәнең тәкъдир дәфтәрен ачмады. Әмма монын хаҗәте калмаган иде инде. Бу мәхшәрдә ханбикәгә дә, ханга да урын юк. Гәүһәршадның үзенә дә. Башкаларга да. Фаҗигале ай тотылунын шаһиты гына булырга язмасын.
Бу хәбәрне ирештереп, Күкләр аңа хак җәзасын бирде. Чөнки ул алар вазифасына тыкшынырга җөрьәт итте. Жә, Ходай, болай булгач, бакыйга да бәгыренә таш булып утырган шушы хәфевле хәбәр озатачак бит инде.
Аллаһым, түземлекләр бир. Тәнәкә өчен Казан-йортнын бетәсен алдан белеп торудан да зуррак бәхетсезлекнен булуы мөмкинме сон?
***
Кырым ханы Сәхибгәрәйдән мәктүп килеп төште. «Иң уңайлы форсатны кулыңнан ычкындырасың бит, нигә тавыш-тының ишетелми»,—дип кисәткән иде ул.
Чыннан да, Мәскәүнең язгы боз шикелле йомшарган чагы, аны кашып алу, ганимәт җыю, әсир төшерү өчен бик кулай вакыт. Агасының шуңа ишарәләве. Ә ул яшь кәләшенең кайнар кочагыннан арына алмый.
—Мине тиз генә көтмә,—диде Сафагәрәй Сөенбикәгә,—син пәри генә түгел, шайтан, чын ир-егетнең урыны яуда.
Шөкер, Кырымнан үзе белән алып килгән яугирлар аның үрнәгенә иярмәгән, хатын күңелен күреп ятмаганнар, гаскәр туплау белән ныклап шөгыльләнгәннәр. Сафагәрәйнең атына кадәр иярләнгән иде, сикереп мен дә яуга чыгып кит. Ул шулай эшләде дә. Жиргә төшкәнче төкрек тунарлык кырлач суыгына карамастан, гаскәрне күтәрде.
—Ганимәтнең дүрттән бере үзегезгә, рәхәтләнеп талагыз,—дип күңелләрен
дә җилкетеп куйды. Ханнын бу мархәмәтлелеге бик ошады, төрле яктан канәгать авазлар янгырады:
—Авызына бал да май, хан!
—Сөбханалла, бирсен Ходай.
Бу—1536 елнын гыйнвар ае иде. Ин элек Түбән Новгородны тезләндерделәр, аннан сон күршедәге Балахна кирмәненә кызыл әтәч җибәреп, кирәгенчә талап чыктылар. Жәен Костромага бәреп керделәр. Каршылык күрсәтергә дип кылычын кынысыннан алган воевода Засекиннын башы шундук җиргә тәгәрәде. Инде Муромга чират җитте.
Казандылар кайбер төбәкләрдә урыс гаскәре белән хәтта йөзгә- йөз очрашмадылар да диярлек. Чөнки тегеләре куркыныч хәбәр алуга, коралларын, мал-мөлкәтләрен ташлап, кайсы-кайда качып бетә. Һөҗүм ысулы да бик дөрес сайланган иде: башта дошман өстенә иң хәзерлекле, ин каһарман яугирләр чирүе ташлана. Бу ыргым шулай тиз, шулай искәрмәстән башкарыла ки, каршы як капкынга эләккәнен белми дә кала. Алар анына килеп, коралга тотынганда инде сон була, төп көчләр дә килеп җитә.
Сафагәрәй шушы борынгы татар ысулына җан өрде.
Елина Глинскаяга аерым Казан бәкләренең чик буендагы шәһәр- авылларны талаулары хакында мәгълүмат бер-бер артлы килә торса да, аларга әлләни игътибар итмәде. Хәлбуки, боярлар бу хәлгә бик борчыла иде. Кенәз Бельский хәтта ризасызлыгын ачыктан-ачык белдерергә дә җөрьәт итте. Бу бөек княгиняга ошамады.
—Кенәз, мин дәүләткә куркыныч янавын искә алып, Түбән Новгород янында кирмән кордырдым. Кырым юнәлешендә дә бу эш бара. Нәрсә, син мина кылыч тотып, чик сакларга чыгарга кушасыңмы әллә?—дип, яшькелт күзләрен чекрәйтте.
—Аллам сакласын, бөек княгиня, бу—воеводалар вазифасы.
—Шулай булгач, нигә мине юкка-барга бимазалыйсын?! Мәскәү урынындамы—урынында. Монысы өчен менә мин җавап бирәм.
Елина рәсми рәвештә хөкүмәт башлыгы булып саналса да, бу эшкә сәләте дә, омтылышы да чамалы иде. Ире Василий исән чагындагы шикелле һаман гаилә, кунак, көнкүреш, кием-салым, бүләк мәшәкатьләре эчендә кайный. Аеруча, күп вакытын улы Иоанн белән үткәрә. Баласы атка менсә, анасы ботын кыса, ди. Шуның кебек. Елина да улының һәр хәрәкәтен күз унында тота. Патша булганы өчен генә түгел, юк, ул аны дуамал ярату белән ярата. Хәтта караучы-тәрбиячеләреннән дә көнләшә иде.
Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй.шушы болганчык көннәрдә Кырым ханы Сәхибгәрәй рәсми рәвештә Казан-йорт белән якынлашуын игълан итте. Бу җәһәттән патшага хат юллады: «Казанның минеке булуы белән килешкән, анын халкыннан ясак түләүне таләп итмәгән сурәттә тату яшәргә хәзермен. Әгәр дә мәгәр яу чабарга җөрьәт итәсен икән, бу очракта илчеләреңне дә, йомышчыларыңны да җибәрмә: без дошманнарга әвереләчәкбез. Ул чагында урыс җиренә басып керәчәкбез һәм анда барысы да көлгә әйләнәчәк».
Ошбу хәбәрдән бөек княгиняның җене кузгалды: бер селтәнүдә өстәл өстендәге кәгазьләрне, каләм-каурыйларны идәнгә сыпырып төшерде. Хатны тапшырган дьякка кулына эләккән чәркәне тондырды.
—Ул камыт аякнын Мәскәүгә мондый ультиматум куярга хакы юк, аңлыйсынмы, дундук, хакы юк! Ә син, аңгыра баш, мина, бөек княгиняга, әллә нинди икеле-микеле ярлык төртәсең.
Дьякны әрләп, ачуын басканнан соң, Елина басынкы гына тавыш белән:
—Өйләдән сон боярлар шурасын җыегыз,—диде.
Боярлар шурасы шау-шулы үтте. Глинскаяга да бик нык эләкте. Ул хөкүмәт башлыгы вазифасын кенәз Иван Бельскийга тапшырырга мәҗбүр булды.
зо
Кырымга патша исеменнән хат китте:
«Син Казанны үзеннеке дип атыйсын. Әмма да син әвәлге елъязмаларга күз төшерер иден. Аларда исә, патшалыкны кем сугышып алган, ана шул ия диелгән. Шулай түгелме? Аны кемгәдер башкага бирергә мөмкин, тик ул барыбер, ин югары хаким буларак, тәүгесенең карамагында торып кала. Үзеннен уйдырма хокукларын хакында сафсата сатасын, Русиянен өстенлекле хокуклары турында исә ләм-мим. Казан—безнеке, чөнки аны минем бабам яулап алган. Ә сез—фәкать ялган һәм мәкер ярдәмендә генә вакытлыча анда хакимлек урнаштырдыгыз. Дәхи, барысы да элеккечә калсын. Һәм без, Сафагәрәйнең гаебен онытып, туганлыкта калырбыз»
Казанга дәгьвә итүнең урынлы икәнен исбатлап, урыс хөкүмәте башка теләктәш мәмләкәтләргә дә хәбәр салды: «Мәскәү патшалыгында яулап алган җирләрен кем беләндер бүлешү гадәте юк. Алар килешү-сөйләшүләргә әзер, ләкин казанышларыннан баш тарту исәбенә түгел».
Шуннан сон Казанга егерме биш менлек урыс явы ябырылды. Урыслар ханлыкка шактый зур зыян салдылар. Шулай да калага керә алмадылар, Сафагәрәйне тезләндерү хәлләреннән килмәде.
Чура морза элеккеге гадәт буенча хан капкасыннан чаптырып килгән уңайга гына узып китмәкче иде дә, тоткавыллар сөңгеләрен чәкештереп, юлына аркылы төштеләр. Толпары, сакчылар өстенә менеп китмәс өчен, арт аякларына басарга мәҗбүр булды Иярченнәре дә көч-хәл белән генә атларын тыеп калды.
— Кем син, әрәм тамак, әллә инде бәкләрегезне танымый да башладыгызмы?—дип, Чура сакчыбашның якасыннан эләктереп алды. Тегесе дә бирешә торганнардан түгел иде, ахры.
—Башлыгында тамга юк, мина тамгалыларны гына үткәрергә кушылды,— диде,—кире борыл!
Морза тоткавылны күзеннән кичерде. Күзе кара, кашлары кара, сакал-мыегы, чәче кара. Йөзе-бите дә чуен астыннан чыккандай каракучкылланып тора.
Кырым бөҗәге ләбаса бу, күр, ничек хуҗа булмакчы
—Аһ, син, килмешәк, әле сүз озынайтып торасынмы0
Чура кылычын суырып чыгарды да атын сакчы ягына борды Бер селтәнүдә тегенең бүреге җиргә очты.
—Тотыгыз, кул-аякларын бәйләгез!—дип яралы дуңгыз тавышлары чыгарып акырды тоткавыл кул астындагы сакчыларга.
Алар ишле иде, Чурага чигенүдән башка юл калмады. Алай да:
—Мин сине сөнге очына күтәрәм әле,—дип янарга өлгерде.
Шул кызу белән ул Гәүһәршаднын ишеген шакыды.
—Тәнәкә, Кырым олтанына әйләнгәнбез икән ич, безне хәзер сарайга да кертмиләр, тамган юк диләр...
Чураның хис-тойгылары кызу утта кайнаган шулпа кебек казаннын капкачын алып ташлардай булып ташый иде
Гәүһәршад морзага казан капкачын үзенә ачып ташларга ирек бирде, бүлдермичә генә сүзен тыңлады. Күренеп тора, сакчыларнын үз-үзен тотышлары аны бик нык кимсеткән иде.
—Теге чакта тыймаган булсаң, тәнәкә, мин ул Сафагәрәйне тәмуг учагына озата идем...
— Бәк, киңәшкә килгәнсең икән, минем сүземә дә колак сал,—диде Гәүһәршад. Ләкин сүзен башларга өлгерә алмыйча калды, бүлмәгә гадәттәгечә шыпырт кына Булат бәк килеп керде. Киенгән-ясанган, туп итеп тора, бер-бер очрашуга җыенган иде булса кирәк.
-Әссәламегаләйкем, бичәм, хәерле көн. сөбханалла, бик күркәм күренәсен,—дип хатынынын аркасыннан сыйпап алды. Шуннан сон гына кунакны сәламләде. „
' -Исән-сау гына йөрисенме, морза, бу араларда иркенләп сөйләшеп утырган да юк, эш-мәшәкать басып китте, диде.
—Син бит түрәбаш, ханнын ин якыннарыннан,—дип, Гәүһәршад иренә мөрәжәгать итте,—морзага анлатып бир әле, ни өчен каланын мәртәбәле бәкләрен сарай катына уздырмыйлар?
—Чак кына тоткын итмәделәр,—дип өстәде Чура.
-Үзегезгә дә мәгълүм ләбаса, Сафагәрәй мине күз буяу өчен генә тота, казанлылар да идарәдә катнаша, янәсе. Хәзер Кырым белән басалар, Кырым белән изәләр. Сарай алар кулында. Анда безнен сүз угми.
—Сафагәрәй тәхетен ныгытты, барысын да үзенчә эшли, минем белән инде күптәннән кинәш-табыш иткәне юк,—дип, тәнәкә дә бәкнен сүзен куәтләде.
—Эт симерсә, иясен тешли ди,— диде Булат бәк.
—Нәрсә көтәбез соң?—дип Чура морза урыныннан сикереп торды.
—һәр гамәлнен үз вакыты бар. алманы да пешкәч кенә өзәләр,-дип тынычландырырга ашыкты Гәүһәршад —Хан читтәге хәлләр белән артык мавыга, эчке хәлләргә кулы җитми. Теләге дә юк шикелле. Безнен файдага гына бу.
—Шулаен шулай да...
—Сафагәрәй кулы белән без Мәскәүне тышауда тоттык. Казан-йортга төрки-татар рухын саклап кала алдык. Ул да үз вазифасын үтәде.—дип дәвамлады тәнәкә,—хәзер исә безнен өчен Кырымнын да. Сафагәрәйнең дә хажәте калмады. Без моны кичәге дошманыбыз—Мәскәү ярдәмендә тормышка ашырачакбыз.
—Әллә кайчан кирәк иде,—дип, Чура морза учын учка бәргәләп алды,— ух, мин аны. килмешәкне...
—Артык шашынма әле, морза, Сафагәрәй Жангали генә түгел, биле каты ул егетнен.
1541 елның жәендә баш карачы Булат бәк Мәскәүгә ин ышанычлы иярченнәреннән саналган морза Чабыкаев житәкчелегендә илчелек җибәрде. Ул ярлыгында, олуг кенәз Сафагәрәйгә каршы гаскәр җибәрсә, ханны кулга алып, Мәскәүгә озатачакларын ышандырган иде. Ләкин, һич көтмәгәндә, Иван Бельский хөкүмәте яшәүдән туктады, бу урынга килгән кенәз Шуйский тәвәккәллек күрсәтә алмады. Дөресрәге, ирек бирмәделәр. Хөкүмәтне тавыш-гауга, ызгыш-талаш баткагына тартып керттеләр.
Гәүһәршад, үз көчен саклау ниятеннән, Сафагәрәйгә теләктәшлек күрсәтергә мәжбүр булды.
—Бу вакытлы чигенү генә, форсат чыгуга, без, һичшиксез, ханлыкны янә Олуг Мөхәммәд сызган эзгә төшерү өчен көрәшне дәвам иттерәчәкбез,— диде тәнәкә,—хәзергә, урыслар әйтмешли, сарык тиресе ябынган бүре хәлендә яшәргә туры килер.
—Анадан күлмәкле килеш тугандыр ул мөртәт,—дип тузынды Чура Нарык,—алашасы да колынлыйдыр, валлаһи...
—Артыңда Төрек белән Кырым торса, синен алашан да колыннар иде,—дип көлемсерәде Булат бәк —Сүзендә дә тора белә Сафагәрәй, мине, әнә, өнәмәгәнемне белә торып, һаман баш карачы итеп тота.
***
Ханнын җәйге утарын танырлык та түгел иде. Анда бик тиз арада ике катлы купшы сарай калкып чыкты. Мәчетнен эче-тышы яңартыллы. Башка корылмалар да йөзләрен үзгәртте.
Боларнын барысында да Сөенбикәнен кулы уйнады. Шулай да ханбикәнең ин зур мактанычы бакча иде. Элеккесеннән анда бер агач та калмады диярлек. Ул аны Көнчыгышның ин бай солтанатлары үрнәгендә яңабаштан утырттырды. Нинди генә куаклар, нинди генә чәчәкләр юк монда? Таучыклар, су бөркегечләр, күперчекләр—һәммәсе үзенә бер зәвык белән эшләнгән. Шул ук вакытта, табигать тә табигыйлыгын саклап калган, монда хәтта кереп адашырлык ешкынлыклар да бар.
Бу әкияти үсемлекләр, чәчәкләр дөньясында кыр кәжәләре, боланнар, пошыйлар, читтән кайтартыпган әллә нинди матур жәнлекләр яши. Кошлары тагын күпме: йөзүчеләре дә, чумучылары да, сайраучылары да...
Сөенбикә бакчасын бик ярата. Еш кына Сафагәрәй белән дә шушында очрашалар. Бүген дә сүз куешканнар иде. Ләкин никтер сонара, Сөенбикә инде борчыла башлады, менә күренер, менә күренер дип сузыла-сузыла карана торгач, муены талып бетте.
—Белеп кил әле, хан берәр жиргә китеп бармадымы икән?—диде сакчы яугиргә,—тиз ура, бер аягын монда, икенчесе—анда булсын...
Сакчы ерак китә алмады, хан йомышчысы белән йөзгә-йөз бәрелештеләр.
—Ханбикә галиҗәнаплары, хан белән очрашу кичектерелә, мина шуны хәбәр итәргә куштылар,—диде йомышчы.
Ханбикәнең кәефе тәмам кырылды. Шулай булмыйча, бик сагынып көткән иде ич, иренең яраткан ризыкларын пешертте, урын-җирләрне яңартты. Үзе дә куана-куана хәзерләнде. Мунча керде, кырыкмаса кырык үлән суына кәрәзле бал кушып ясалган төнәтмәләрдә генә ярты көн ятты Авызымнан ис килмәсен дип көне буена тәгам капмады. Югыйсә бик мәгънәле очрашу иде бу. Кавышуларына биш ел ләбаса! Сафагәрәй үзе дә хуп күргән иде...
—Сәбәбен җиткердеме?
—Хәзрәте Зәйнәп бикә вафат,—диде йомышчы морза.
—Ничек вафат?..
—Йокысыннан уянмаган...
Җир җимертеп йөреп тора иде ич әле, алма кебек чагы.
Алар бер чама. Сөенбикә аңардан бер генә ел алданрак туган
—Хан мәрсия белән мәшгульмени?
Сөенбикә бу урынсыз соравы өчен кыенсынып китте.
Бер караганда шатлык, икенче караганда...
Сөенбикәнен көндәше иде Зәйнәп. Сафагәрәйнең башка җәмәгатьләре, хәтта якташы, ханнын аңа кадәрге ин яраткан бичәсе Хәдичә бикә дә анда көнләшү тойгылары уятмый. Өлкәне Кырымны арттыра алмый, уллары Бүләк белән Мөбарәкне хубрак күрә. Жәй урталарында бер күренеп китә дә, шуның белән вәссәлам. Өлкән хатын вазифаларын Хәдичә ханбикә башкара. Чебеш анасыдай сарайдагы хатын-кызларны үз канаты астында тота. Мәҗлесләр җыю, Коръән ашлары үткәрү, бәйрәмнәр оештыру—барысы да аның күзәтчелегендә. Себердән төшкән Айтүкә бану аралашуны сөйми, үз даирәсендә үзенчә яши. Усал, кыргый. Ир чиратын да үткәртми, хан үзе дә аннан шүрләбрәк тора, ахры, сүз әйттертми.
Зәйнәп арада иң чибәре, ин дәртлесе, ин затлысы иде. Сафагәрәй, чираты җитеп, Зәйнәп катына барган көнне, Сөенбикә үз-үзенә урын таба алмый җәфаланыр иде. Чөнки Зәйнәп ир күңелен күрә белә иде. Оялу, кыенсынуны
белми. Һәм бу кылану түгел, анын табигый халәте иде.
Зәйнәп нәсара өммәтеннән. Кенәз кызы. Муромга яу чапканда әсир төшкән иде. Төнге чәчәк шикелле янып торган, кылгандай саргылт чәчле, зур зәнгәр күзле бу туташны Сафагәрәй бер күрүдә ошатты, хатыны итте. Шул рәвешле Зинаида Зәйнәпкә әверелде.
-Яна исемне кабул итәм, синен гореф-гадәтләренне дә үтәргә сүз бирәм, әмма динемне алыштырмыйм,—диде Зинаида,—мин нәсара булып туганмын, шул калебемдә үләргә дә тиеш.
Сафагәрәй ризалашты.
Зәйнәп ханга бер ул бүләк итте. Тик кәнизәкнен (чөнки никахы юк) улы ханлыкка кагылышлы хокуклардан мәхрүм. Сафагәрәйнең турыдан- туры варислары Кырымда яшәүче уллары. Казан тәхетенең төп дәгьвачесе олы ул Бүләк.
Варис дигәндә, Сөенбикәнен йөрәгенә кан сава. Монысы Зәйнәп белән көндәшлектән дә хәтәррәк иде. Сафагәрәй белән никахлашуына биш ел үтте инде, ә ул һаман йөккә узмый да узмый. Әллә, тьфү-тьфү, Аллам сакласын, кысыр булып туган инде. Югыйсә кардәш-ыруларында өй тулы бала.
Бик кимсенә Сөенбикә. Өстәвенә, ярасына тоз сибүчеләр дә хәтсез. Гәүһәршад тәнәкә, әнә, жае чыккан саен чеметкәләп кенә тора, беркөн: «Батасыз хатынга—имчәк әрәм», дигән төрттермә сүз җибәрде.
Ул үзе өметен өзми. Ходайның рәхмәте кин, боерган булса, бердән-бер көнне анын урамына да бәйрәм килер. Сабырлыкны гына җуймаска кирәк.
Зәйнәпнең матәм йоласын Сафагәрәй зур төгәллек белән үтәде. Сөенбикә катында да, шул сәбәпле, кырык көннән соң гына пәйда булды. Хикмәт йолада гына да булмагандыр, мөгаен. Чөнки урыс гаскәре янә Казанга яу белән килде. Дөрес, бу юлы да Мәскәү ымсынудан узмады.
Бер килсә, килә бит ул. Урысларны куып җибәрү шатлыгын да татырга өлгермәде, баш шымчы калада фетнә тәгаенләнеп килүен хәбәр итте.
—Урысларны Булат бәк төркеме яу белән килергә котырткан дигән фараз бар,—диде Сафагәрәй хатынына,—аны юлдан алып ташларга вакыт җитте, ахры. Син мона ничек карыйсын?
Сөенбикәнен уе башкада иде. Сагынган иде ул ирен. Шулай булмыйча, кырык көн күрешмәделәр ләбаса!
-Жә?
—Минме... мин...
—Әйе, син,—диде Сафагәрәй хатынына текәлгән хәлдә.
Бу таләпчән караш Сөенбикәне айнытып җибәрде.
— Белүемчә, Гәүһәршад тәнәкә сүзе сүз алар арасында,—диде икеләнебрәк.
—Беләм, тик алтмышны узган ханымны дар агачына асып куя алмыйм ич инде мин. Аннан соң, тәнәкә рухи җитәкче, гамәлләрне Булат бәк оештыра.
—Казан тәхетенә сине алар утыртканны да онытма,—дип кисәтте Сөенбикә,—шулар ук безне дә кавыштырды.
Әйе, куып та җибәрделәр, чакырып та китерделәр, өйләндерделәр дә... Ә хәзер Казан-йортны саклап калу турында сүз бара, ханбикә,—диде Сафагәрәй сүзләрен бастырыктай бастырып,—бу очракта элекке игелекләр исәпкә алына алмый...
Гәүһәршад тәнәкә дә ханлыкны яшәтү ягында дип беләм.
—Әлбәттә... ләкин минсез, синсез... Ә минем тәхетемне саклап каласы килә.
—Димәк, кан?
—Кан, ханбикә!
Гарасат башлануга, Гәүһәршад өстерәлә-өстерәлә тышка чыкты да, таягына асылынып кына диярдәй, бакча эчендәге ялгыз тирәк тарафына юнәлде. Гасәбә хатын култыгыннан алмакчы иде дә, аны янбашы белән этеп кенә җибәрде.
—Кагылма, үзем генә барам!
Бу сүзләр Табылдыкка карамый, алар инде энә белән җеп шикелле бербөтенгә әверелделәр. Маэмай хуҗабикәсеннән тотам да калмый. Гәүһәршад та Табылдык дип кенә тора, чөнки ул анын бердәнбер сердәше, әңгәмәдәше, дусты хәзер.
Жил белән тартышу авыр иде, әмма Гәүһәршаднын телләргә кергән мәшһүр үҗәтлеге сонгы вакытта шактый какшаган сәламәтлегеннән дә өстенрәк иде, күрәсең. Абынгалап-сөртенгәләп китсә дә, атлавын дәвам итте.
Һәм, ниһаять, тирәкнен бака кабырчыгы кебек кытыршы кәүсәсенә килеп сөялде.
Бу ике-өч буын кеше гомерен яшәгән тирәк. Биниһая юан. Аны колачлау өчен өч-дүрт кешенен дә колачы җитмәс иде, мөгаен. Ә үзе әле һаман ямь- яшел булып купыраеп утыра. Күр, авыз абыстайларның күлмәк итәгедәй кабарынкы ябалдашын ничек салындырган.
Хәер, ерактан купшы булып күренсә дә, тәнен яра-жәрәхәтләр сызгалап бетергән иде шул тирәккәйнең. Эче умарта оясыдай бушап калган. Аерым урыннары көеп, кара күмергә әйләнгән. Болары яшен галәмәте. Ел саен ике-өч мәртәбә яшен суга аны. Каныкты аңа яшен.
Гәүһәршад үзе дә монда яшен эзләп килде.
—Бисмикәллаһүммә әхйә үә әәмутү... Раббым, ошбу җиһанда һәммә нәрсә Синен иркендә, ал минем җанымны, күчер бу колынны бакыйга, җибәр яшенеңне...
Коры гарасат озакка бармады, дулап-дулап яңгыр ява башлады. Күк тәмам кызган иде, күрәсең, дөбер-шатыр килеп җиргә берөзлексез утлы төкереген чәчә.
Гәүһәршад күзен йомган хәлдә тирәккә сөялгән. Көтә. Әҗәл көтә. Бер- ике мәртәбә яшен җиле өттереп тә алган кебек булган иде. Ләкин нигәдер камчысы читләтеп үтте.
—Ходаем, ал җанымны...
Гәүһәршад гомере буе Казан-йортның саф татар иле булып калуын теләде, шуңа гомерен багышлады. Берничә дистә елга сузылган аяусыз көрәш утында кайнады. Астыртын, хәйләле, чигенү-ташламалы, җиңүле- җиңелүле көрәш иде бу. Анда еш кына дус дошманга, дошман дуска әйләнә, янә бутала, әле син өстен чыгасын, әле дошманын. Әмма болар көрәшнен кыйпылчыклары гына, төп максат һәрвакыт үзгәрешсез кала бирә. Ул гүя ки якты йолдыз, барыр юлны яктыртып, рухландырып, ымсындырып тора.
Менә шул йолдыз сүнде. Фирка тар-мар ителде. Булат бәкне үтерделәр, ә аны урман эченә, утарына сөрделәр. Ханлык тулысы белән кырымлылар идарәсенә күчте. Инде Сафагәрәйнең бүресе улый. Яшәүнең мәгънәсе бетте. Ул җиңелде.
Казан белән элемтәсе өзелгәнгә дә шактый. Янына беркемне китермиләр дә, беркемне чыгармыйлар да. Хезмәтчеләре биш-алты кешедән артмый, тәмам хәерче хәленә төшерделәр.
Үзендә дә гаеп бар, Мәскәүдә дә. Мәскәү үз ыгы-зыгысына кереп батты, ярдәм дигәннәре сүздә генә калды. Ә фетнәчеләр исә ныгып өлгергән хан кирмәнсн җимерер дәрәҗәдә түгел иде
Бу соңарган үкенеч инде. Ул хәтта хәләле Булат бәкнең ничек кулга
алынуыннан да хәбәрдар түгел. Каберен күрсәтүләрен сорагач, мыскыллап көлделәр генә, янәсе, сатлык жаннарнын кабере булмый.
Чынында да, Булат бәкнең кабере юк иде. Ул өйләдән сон юкка чыкты. Бүлмәсендә эшләп утырганда йомышчы морза кереп:
-Хан галижәнаплары сине күрергә тели, ашыгыч сүзе бар,—диде.
Баш карачы аяк өсте генә әйтелә торган мондый ашыгыч сүзләрне өнәми иде. борынын җыерды. Ләкин тынламый да булдыра алмыйсың.
—Хәзер баш салымчы килер, көтсен,—дип, ярдәмчесен кисәтте дә китеп
барды. „ _
Хан катына барып ирешмәде Булат бәк, юл унаенда дүрт-биш углан көтеп тора иде инде. Тавыш-тынсыз, сүзсез-нисез генә тотып алдылар да. авызын каплап, бер бүлмәгә өстерәп керттеләр. Берсе шунда башына чукмар белән орды...
Ул ниндидер ярымкарангы, шыксыз алачыкта уянып китте.
—Күзен ачты,—диде йөзенә салкын су коеп торган углан.
—Урындыкка утыртыгыз!—дигән әмер яңгырады.
Ерактан ишетелгән әлеге тавышны таныды бәк. Мондый карлыккан, бөер тавышы белән сарай даирәсендә бер генә адәм сөйләшә. Ул да булса, баш шымчы Хәмзә бәк, ханнын ин ышанычлы алпары. Кансызнын кансызы, аны кырымлылар хәтта үзләре дә жәллад дип йөртәләр иде.
Булат бәк, тән сызлавын басып, канлы авызыннан соравын төкерде:
—Барча Казан җиренең баш карачысын шушылай мәсхәрәләргә ничек батырчылык игген, Хәмзә бәк?
Шымчының очлы ияге дер-дер калтыранып алды. Бу анын көлүе. Тавышсыз гына көлә белә ул. Булат бәк күрмичә дә моны бөтен үпкә- бавыры белән тоеп-сизеп торды.
—Хыянәтче син, баш карачы,—диде шымчы ясалма сүрәнлек белән.
Рәхим-шәфкатькә өмет итәсе юк икән, дип уйлап куйды Булат Ширин Ул уйларын уйлап та бетермәде, Хәмзә кырт кына борылды да, шул кызу белән бәкнен эченә типте.
—Хыянәтче, ал кирәгенне, анаеннын кабер тактасы...
Булат бәкнен эчәгеләре өзелеп төшкәндәй булды, «лып» итеп идәнгә ауды. Аны янә урындыкка утырттылар
—Бөтен өерегезне таш капчыкка эшереп керттек, берәм-берәм Газраилга биреп торачакбыз. Аңладыңмы, баш карачы? Ха-ха-ха...
Хәмзә янә йодрыкларын уйнатты. Кулы каты иде, бер сугуда Булат бәкнен алгы тешләрен коеп төшерде. Аннан ярдәмчеләренә борылды:
—Вазифагызга керешегез!
Баш карачыны әүвәл хан мәйданында, халык алдында жәзага тартырга теләгәннәр иде. Шунда бер акыллысы дөрес киңәш бирде:
—Казан халкы, ай-һай, бу тамашаны кабул итәрме икән? Ул бит үз кеше. Ә без барыбыз да кырымлылар, аларча әйтсәк, килмешәкләр. Дөрес гамәл булмас бу.
Сафагәрәйнең яңак сенерләре уйнаклап алды, килмешәк сүзен яратмый иде ул. Әмма кисәтүне дөрес дип тапты.
—Тәнәкәне бүген үк урман эчендәге утарына сөрегез, калган хыянәтчеләрнең барысын да үлем җәзасына хөкем итәм,—диде боз чапкандай кистереп,—озаклап, интектереп җәзалагыз, газапланып үлсеннәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам дә хәдисләрендә, жиһад аяусыз булырга тиеш, дип әйтеп калдырган.
Ике-өч көнгә сузылган җәзалаулардан соң чи ит бүкәненә әверелгән Булат бәкне кыргый ат койрыгына тагып, төнгә каршы далага чыгарып җибәрделәр...
Яшен тынды, жнл болытларны Идел аръягына куып алып китте, күк йөзен ачты.
—Табылдык, киттек,—диде Гәүһәршад.
Алар аллы-артлы яшел чирәм өстендәге күлләвекләрне лычтыр-лычтыр китереп, өй ягына тәпиләделәр.
Ул башка үлем эзләп йөрмәде, гадәти тормыш белән яши башлады Ишеккә сыймастай булып тазарды, элекке зифа буй-сынлы, чибәр тәнәкәнен эзе дә калмады. Кытайлардан кадәр көзге кайтартып, өен затлы көзгеләр белән тутырган бикәнен үз шәүләсен күрмәгәненә дә бишбылтыр. Хәер, күрсә дә ул үзен танымас иде инде.
Күрәзәчелекне ташлады, Күкләр карары белән дә килеште. Хак, анасын югалткан корт күче дә яшәүдән туктый бит. Казан-йорт та шул хәлдә, чөнки аңа нигез салган Олуг Мөхәммәд нәселенен тамыры корыды.
Казан янә бер мыжгып алды. Гәүһәршад чәчкән хөррият орлыклары биргән шытымны алай жинел генә казып ташлау мөмкин түгел иде. билгеле Көрәш аләмен бу юлы Боерган сәед, Кадыш бәкләр күтәреп алды. Ниндидер могжиза белән хан шымчылары тырнагына эләкми калган Чура морза әле һаман «Кырым килмешәге»нә ахирәт күлмәге кигезү турында хыяллана иде. Жае килгән саен:
—Тәнәкә иреккә куймады, теге вакытта ук жанын кыя идем мин аның,—дип уфтана
Боерган сәед бик озак баш ватып, абруйлы төп-тамыр Казан адәмнәре белән кинәш-табыш итешкәннән сон, дәүләт язмышын үз кулына алу максатка ярашлы булыр, дигән нәтижәгә килде.
—Тәхеттән үз иркең белән баш тартасыңмы, әллә бәреп төшергәнне көтәсеңме?—дип, ханга ярлык юллады.
Бу—1546 елнын 15 гыйнвары иде
—Сарай фетнәчеләр кулындамы?—дип белеште Сафагәрәй.
—Синен җавапны көтәләр,—диде баш фарраш
—Җыеныгыз!—дип әмер бирде Сафагәрәй,—без әле урап кайтачакбыз.
Ул бабасы Йосыф би бусагасына кайтып егылды. Мансур сәед тә шунда иде. Ана ияреп Хаҗитарханга китте, ярдәмгә бер чирү гаскәр теләнеп алды.
— Казанда теләктәшләрем күп, мине шәһәр капкасын ачып каршы алачаклар,—дип ышандырды. Тик ике ай таптанып торса да, Боерган сәед җитәкчелегендәге вакытлы хөкүмәт аны калага якын җибәрмәде
Мәскәү бу хәлдән файдаланып калырга ашыкты, Казанга илчеләр җибәрде.
— Буш мичкә дә коргаксый, тәхет иясе булганда гына ил имин торыр,— диде мәскәүлеләр,—Шәехгалине сорый идегез, патшабыз Иоанн хәер- фатихасын бирә.
Июльнең унөченче көнендә Шәехгалигә хан бүреге кигезделәр Шул хөрмәткә барлык чәйханәләрдә керүчеләрне бушлай сыйладылар. Халык разый-бәхил булды.
Шәехгали морадына иреште
Берәү таба, берәү югалта ди, Сөенбикә әнә кара кайгыда. Батасын бик тә Казанда табасы килгән иде. Әйе. әйе. иң изге теләге тормышка ашты лабаса. Ниһаять, Сафагәрәй белән никахлашканнан сон тугыз ел үткәч, авырга узды. Шатлыгының чиге юк иде. Шулай булмыйча, инде өметен җуя башлаган иде ич. Утыз яшьтә анын ишеләр оныклары белән куана. Ә ул «кысыр күркә* кушаматы тагып йөрергә мәжбүр иде.
Казан каласында туган ханзадә (ул, әлбәттә, ир бала алып кайтыр) ханлыкнын кануни хакиме булачак, атасы сыман «килмешәк» тамгасы тагып йөрмәс.
Ханбикәнең бу татлы хыялларын фетнәчеләр томан урынына таратты Әлеге хәлнен нинди зур фажига икәнен ул бөтен тулылыгы белән көймә ярдан кузгалып киткәч кенә аңлады. Сафагәрәйнең Казанга яу чабуы ла көткән нәтиҗәне бирмәде. Шунда Сөенбикә беренче мәртәбә ризасызлыгын сиздерде.
—Ирнен ире ком өемен тау итә,—диде икәүләп кенә чәйләгән вакытта. Чынлыкта бу ирен булдыксызлыкта гаепләү иде.
Сафагәрәй кинаяны үз ягына борды. Чынаягын өстәл читенәрәк шуыштырып куйда да:
—Ике бөртек яугир белән яуны отып булмый шул,—дип, үзе дә төрттерәсе итте. Бу аның Йосыф бинен гаскәр бирмәвенә үпкәсен белдерүе иде.
—Атакай белән үзем сөйләшеп карыйммы, рөхсәт итәсеңме?—дип сорады Сөенбикә.
Сафагәрәйнең шома маңгаена беленер-беленмәс кенә сырлар ятты.
—Бу хәлдә фәкать нугайлар ярдәме белән генә тәхетне кире кайтарырга мөмкин, ханбикә,—диде,—чөнки Кырым турыдан-туры булыша алмый, ул күтәрелсә, Мәскәү кузгалачак. Төркия. Эш зурга китәчәк, һәм аларнын берсен дә безнең язмыш ныклап кызыксындырмый. Бердән-бер тотка— Нугай, туганлык мөнәсәбәтләре...
—Яраткан кызыңның көмәне борынына җитеп килә, синен хәбәрендә дә юк, атакай,—дип, Сөенбикә бер унайлы мизгелдә назлана-назлана Йосыф морзага елышты.
—Сөбханалла, кызым, бу оныгымны барысына караганда да ныгырак көтеп алам, нахак сүз сөйләмә,—диде би,—Ходай җиңеллекләр бирсен.
—Минем улымны Казаңда табасым килә,—дип назлануын белде булачак анаь—без синен ярдәменә бик тә, бик тә мохтаҗ, атакай...
Йосыф бәк кызына озак кына сынап карап торды да:
—Ай-Һай, хикмәт чыгармы икән, бер талпынып карады бит инде,— диде.
—Ике бөртек яугир белән яуны отып булмый шул,—дип Сөенбикә иренен сүзләрен кабатлады.
—Алайса, әйт, ханны чакырсыннар,—диде Йосыф би.
—Мин арыдым инде, атакай, бераз ятып торам, калганын үзегез сөйләшеп бетерегез,—дип елмайды Сөенбикә.
—Һи, бәбәлән йомыркасы...
Сафагәрәй Казандагы теләктәшеннән хәбәр алган иде, бине шунын белән таныштырырга ашыкты.
—Калага урыс гаскәрләрен кертмәгәннәр, җирле гаскәр таратылган хәлдә, аларны җыярга вакыт кирәк. Сарайда фәкать тоткавыллар гына ди, һөжум өчен ин уңайлы вакыт.
Йосыф морза өй эчен тутырып төчкереп җибәрде, хәтта тыштагы этләр дә буылып өрешергә тотындылар.
— Йәрхәмүкәллаһү,—диде Сафагәрәй,— Аллаһ һәрвакыт таянычын булсын.
—Аллаһ безгә дә, сезләргә дә һидәят итсен, юлың ун булыр, әлхәмдүлилләәһ.
Икәве дә дога укып, битләрен сыпыргалап куйдылар
—Амин!
—Амин!
***
Гәүһәршадның җилкәсенә Һома кошы килеп кунды. Һома—изге кош. Ул кеше күзенә чалынып йөрми. Аны күрүчеләр күк кабагы ачылуын багу куанычына ирешкәннәргә караганда да сирәгрәктер, мөгаен. Чын могҗиза иясе, күләгәсе төшкән бәндә гомерлек бәхеткә тиенә, имеш.
Гәүһәршад аны таҗыннан таныды. Таҗлы кошлар бер ул гына түгел, билгеле, алар күп. Һоманын таҗы исә үзгә, аның таҗы кояш сыман, тирә- якка нур чәчеп тора.
—Сөбханалла!
—Әссәламегаләйкем, тәнәкә,—дип телгә килде Һома,—таныдыңмы?
—Кошны таныдым, тавышын танымадым.
—Чура морзаны да хәтерләмисеңме?
—Кош сурәтендәге Чура морзаны хәтерләмим,—диде Гәүһәршад озак кына уйланып торганнан сон.
—Әрвахлар төрле сурәттә була, тәнәкә, бүген менә кош сурәтендә...
—Әрвахларны бакыйда дип белә идем,—дип гаҗәпләнде Гәүһәршад.
—Мин шул бакыйдагы әрвахларның берсе инде, тәнәкә.
—Ничек?
—Син хәбәрдар түгелсең, ахры, Сафагәрәй өченче мәртәбә тәхеткә утырды бит. Боерган сәед Казанга Шәехгалинең гаскәрен керттермәде, үзебезнекеләрне таратты. Дога, гыйбадәт, вәгазь, рухи туганлык булган җирдә хәрбиләрнең дә, коралның да хаҗәте юк, янәсе. Дин әһеле бит. Моны Сафагәрәйгә җиткергәннәр. Ә ул бабасы Йосыф бидән гаскәр алып, калага ташланды. Янә суеш, үтереш башланды. Мине, Кадыш бәкне Булат карачы шикелле ат койрыгына тактылар... Җитешкәннәр Мәскәүгә качып китте. Үзен беләсең, күпме кыҗырап йөрдем мин ул Кырым килмешәгенең гомерен өзәргә. Теләгемә ирешә алмадым. Әнә, күрәсеңме, күпме кош очып йөри? Болар барысы да Сафагәрәй кулыннан үткән корбаннар
—Мине дә үзегез янына алырга килдеңме?—дип сорады Гәүһәршад.
—Синең урынын безнең янда, тәнәкә,—диде Чура морзаның Һома кош сурәтендәге рухы,—Казан-йорт бетте, ул инде Кырым-йорт.
—Тиздән Мәскәү-йортка әвереләчәк,—диде Гәүһәршад,—югыйсә, без барыбыз да татарлар... уртак тел генә таба белмибез... хәзер сон инде...
Бу хаста Гәүһәршадка кергән бихисап чуалчык төшләрнең иң ачыгы, иң мәгьнәлесе, иң соңгысы иде. Күзе башка ачылмады. Шул ук көнне аны ялгыз тирәк төбенә күмеп куйдылар да оныттылар.
Табылдык кына югалтуны авыр кичерде. Ашаудан калды, гаме бетте. Ә бер атнадан үзе дә хуҗабикәсенен кабере өстендә җан тәслим кылды.
Тәнәкә вафатына каршы төндә Сөенбикә ир бала тапты. Казан кануни варислы булды.
Монысы инде бөтенләй башка кыйсса.
2007-2008.