Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Сания Әхмәтҗанова
Сания Юныс кызы Әхмәтжанова 1962 елда Татарстанның Арча районы Курса Почмак авылында туган. Сигезьеллык мәктәпне, аннары Арча педагогия училищесын тәмамлый. 1981-1986 елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегендә югары белем ала.
Хезмәт юлын 1981 елда Казандагы 84 нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлый. 1991- 1994 елларда балалар бакчасында тәрбияче. 1994-2000 елларда мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 2000 елдан мәктәп эшеннән журналистика-язу хезмәтенә күчә: укытучылар журналы булган «Мәгариф»тә бүлек мөхәррире булып эшли башлый. Бүген дә милли мәгарифтәге хезмәтен әдәби эшчәнлек белән бергә бәйләп алып бара.
Мәктәптә укыганда, беренче шигырьләре һәм яшь хәбәрче язмалары район һәм «Яшь ленинчы* (хәзерге «Сабантуй») газеталарында басыла. Педучилищеда белем алган елларында язучы Р. Фәизов җитәкләгән «Тукай якташы* әдәби түгәрәгенә йөри һәм күпмедер дәрәҗәдә иҗади чыныгу ала.
Сания Әхмәтжанова туксанынчы елларда популяр җыр текстлары авторы буларак халыкка танылды. Аның шигырьләренә ижат ителгән җырларны Р. Закиров. А. Галимов, А. Хисамиева. Э. Хәйруллина, А. Хәбибуллина кебек танылган җырчылар бик теләп башкара. Жырчы һәм композитор 3. Хәйретдинов белән иҗади хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак, инде ике дистә ел дәвамында халык яратып тыңлый һәм җырлый торган «Пар алма*, «Кура җиләк», «Дәшмә мина, сон инде*, «Әйтер сүзең әйтеп кал*, «Сары кашкарыйлар», «Ялгыз әнкәй* кебек җырлар дөнья күрде. Аның башка композиторлар белән ижат иткән уңышлы җырлары да шактыйга җыйнала.
«Идел-Пресс» нәшрияты 2002 елда С. Әхмәтҗанованын «Оч иреккә, җырым» исемле беренче китабын бастырып чыгарды.
Соңгы елларда Сания Әхмәтҗанованын иҗади активлыгы көчәйде. Милләт язмышы, рухи иминлек, яшәү мәгънәсе турында яңа шигъри тупланмалары көндәлек матбугатта, аерым алганда «Казан утлары», «Мәйдан» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан* газеталарында даими басылып тора; лирик таланты һәм иҗат үзенчәлекләре яна җыр текстларында тагын да ныграк ачыла бара. С. Әхмәтҗанованын яшәешебезнең актуаль темаларына багышланган публицистик мәкаләләре дә укучыларда һәм әдәби җәмәгатьчелектә мәгълүм бер кызыксыну уятты, уңай бәя алды. 2008 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрәнең «Пар алма» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Кереш сүзне күренекле шагыйрь Г. Морат язган.
Татарстан Язучыларының 27 майда үткән Идарә утырышында, Берлекнең Кабул итү коллегиясе карары нигезендә, Әхмәтжанова Сания Юныс кызы (тәкъдимнамә бирүчеләр—Рафаэль Мостафин, Рашат Низами. Шаһинур Мостафин) Татарстан Язучылар Берлеге әгъзасы итеп кабул ителде.