Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АРТИСТКА БУЛМАСАМ— БӘХЕТСЕЗ БУЛЫР ИДЕМ»...

Нәфисә Хәйруллина:
«АРТИСТКА БУЛМАСАМ— БӘХЕТСЕЗ БУЛЫР ИДЕМ»...
Хатын-кьшшр очрашса—нннек-кершән, ирлар очрашса—хатын-кьалар хакында сөйләшә бит инде Филармониядә бер төркем ир-ат сөйләшеп утырабыз Сүз башлыча хатын-кыхлар хакында бара яшьрәктәр мәхәббәт
фронтындагы җинүләре белән мактана, өлкәнрәкләр теге яки бу сәхнә йолдызынын яшь чагын искә ала. Шунда Илһам Шакиров әйтеп куйды:
_ г Камал театры актрисасы Фирдәвес Хәйруллина ифрат чибәр иде—гашыйк булып та йөрдем
Әйтте дә, бетерде—башкача ләм-мим. Бөтенебез кызыклы тарих көтсәк тә, олуг җырчы сөйләмәде Ә менә Фирдәвес ханым үзе бер очрашканда сөйләде. Ул чакта инде вафатына да санаулы көннәр генә калган иде булса кирәк.
—Казан театр училищесында укып йөргән чак. Безнең курс белән очрашуга Илһам Шакиров килде. Әле яшь, матур чагы, җор телле кеше—сүзгә кесәгә керми Күбебезгә үзе дә сораулар биргәләде. Күземне алмый карап утырдым Эчтән генә хыялланам да әле; менә дәресләр бетәр дә, мин урамга чыгармын, ә анда мине зур розалар букеты тотып бөек Илһам Шакиров көтеп торыр кебек. Очрашу тәмамланып җырчыны озаткач та гел шуны гына уйлап йөрдем.
Дәресләр бетеп кайтырга чыктым, янәшәмнән генә такси бара—узмый да, туктамый да. Карасам, Илһам абый утырган, кулындагы роза букеты артыннан күренми дә. Барысы да нәкъ мин хыялланганча! «Әйдә, утыр»,—ди. Без ул көнне төнгә чаклы Аккош күле буенда йөрдек
Фирдәвес Хәйруллина күнелгә эчкерсез, ягымлы, зыялы һәм искиткеч чибәр актриса булып кереп казган Арабыздан китүенә инде биш еллап узса да, ул вафат та булмаган кебек—Г Камал театры сәхнәсендә анын варисы Нәфисә катды.
«Мин ышанам сина» спектакленең премье- расын карап утырам. Төп рольдә Нәфисә Хәй- руллина. Уен манерасында әнисе чалымнары бар. Төс-кыяфәте дә Фирдәвес ханымныкы: куе, озын кара чәч, кап-кара шомырт күзләр, каратутлырак йөз, шул ук самими караш, энже бөртегедәй тигез, ак тешләрен җемелдәтеп ел- маю Чын героиня Сонгы елларда татар теат- рында лирик героиня уйнардай артист калмаган иде. Дөресен генә әйткәндә, чын мәгънәсендә чибәр актрисалар да бармак белән генә санар- лык калды. Шуңа да зур сәхнәдә әле өченче ролен генә уйнаучы Нәфисә тамашачының да,
матбугатның да игътибарын үзенә җәлеп итте. Аны күрми узу мөмкин түгел Юк, чибәрлек җәһәтеннән генә түгел—актриса буларак та искиткеч әйбәт ул!
Мин беренче тапкыр аны Туфан Миннуллиннын «Дивана»сынла. Диана ролендә күрдем. Бер дигән характерлы героиня икән дигән тәэсир калды. Ә инде «Мин ышанам сина» спектаклендә күргәч—лирик героиня икәнен дә аңладым. Театр өчен бу зур табыш, чөнки татар театры инде үзенең романтизмын югалта, салкын, тышкы эффектларга гына корылган спектакльләр күрсәтә башлаган иде. Сәбәбе гади—героиня юк. Режиссерлар ничарадан бичара дигәндәй романтизмнан баш тартырга мәҗбүр булдылар. Тамашачы исә коры, хиссез тамаша карарга яратмый— ул сәхнәдә барган вакыйгаларны йөрәге аша уздырырга, каһарманнар кичергән хисләрне тоеп утырырга тиеш. Тышкы эффектларга гына корылган спектакль никадәр генә яхшы куелмасын, анын гомере озын түгел. Шул ук вакытта бик гади генә драматургиягә, әмма каһарманнарның ихлас кичерешләренә корылган самими генә тамашага халык яратып йөри. Тәнкыйтьчеләрне алдап булса да, тамашачыны алдап булмый шул.
Ни өчен язган каһарманымнан читкә китеп театр-тамашачы мөнәсәбәтләрендә казына башладым сон әле? Төптәнрәк уйлап карасан, монда һич кенә дә аерымлык юк, чөнки спектакльгә җылылыкны, лириканы нәкъ менә каһарманнары бирә. Ә инде лирик героинясы булмаган режиссер нинди җылы, кешелекле спектакль куя алсын?! Теләсә кайсы актриса чын лирик героиня да була алмый бит әле.
Шуңа да Г.Камал театрында Нәфисә Хәйруллинанын үсеп килүен күреп чын күңелдән сөендем, үзе белән дә сөйләшеп алырга булдым. Тормышта ул сәхнәдәгедән дә мөлаемрак, аралашучан, яна гыйлемнәргә омтылучан туташ икән. Һәрхәлдә, кыска гына әңгәмәбез шундый тәэсир калдырды Мин бары шунда гына олуг жырчынын моннан күп еллар очрашкач ни өчен Фирдәвес ханымга бер күрүдә гашыйк булуын акладым Нәфисә лә әнисенә ике тамчы су кебек охшаган—ул аның яшьлеге кебек
— Миндә актриса булу теләге балачактан ук бар иде. «һичьюгы сәхнәдә басып кына булса да торыйм инде»,—дип әниемә әйтә идем. Ул көлә иде. Ә инде ундүрт яшьләремдә чын-чынлап актриса булырга җыенганымны күргәч, теше-тырнагы белән каршы чыкты: «Табибә бул, гаилә кор, әмма сәхнәгә кызыкма»,—диде Мин барыбер ул кайчан да булса йомшарыр дип өметләндем... Белмим, әнием исән булса кем булыр идем икән?
—Ә кем булыр илен дип уйлыйсын?
—Әгәр актриса түгел икән, кем булсам да барыбер. Мин бик бәхетсез кеше булыр идем.
—Театр синен өчен шулай мөһимме?
—Мөһим генәме сон! Ул минем тормышым!
—Ә сина табибәнен ак халаты да килешер иде...
Кыз мина шундый өздереп карап куйды. Шаяртамы, чынлап әйтәме дип сынап карый кебек—сүзне икенчегә борып алып китүдән башка чара калмады. Күпләр белән артык такт саклап тормасам да, бу баланы үпкәләтәсе килми иде
—Әгәр дә сайлау алдында кал сан: йә шәхси тормышын, йә театр дисәләр нишләр
идең?
—Әлегә андый сайлау булганы юк. Әмма беләм—әгәр гашыйк булсам, мин бөтен дөнь- ямны онытып яратыр идем. Мөгаен, сайлауда мәхәббәт файдасына булыр иде... Хәер, нигә алдан фаразларга. Минем бит театрдан тыш танышларым да юк. Димәк, киләчәктә сайлау алдында калу куркынычы да бермә-бер кими
—Сина әле егерме генә яшь бит. танышыр- сың.
—Бәлки. Әмма мин театрал булмаган ке- шеләр белән аралаша алмыйм. Алар белән нәрсә сөйләшәсен дә белмим Хәтта туган-ту- мача да үпкәли—борын күтәрәсен ди. Минем
бит бөтен тормышым театр бинасында уза, чит кешеләр белән аралашырга вакытым да калмый.
—Син дөньяны белмисен инде
—Әйе. Театр бит ул зур бер гаилә кебек. Анда аралашуга, дуслашуга булган бөтен ихтыяҗлар да канәгатьләндерелә. Артистларның күбесе гомере буе театр буфетында ашап, өйгә йокларга гына кайтып яши. Мин дә шулай Шуңа күрә театрдан башка тормышымны, читтән килгән дусларны, мәхәббәтне күз алдына да китерә алмыйм.
—Ә рольләреңне күз алдына китерәсеңме'’
—Юк, бары тик алар әле бик күп булырлар дип кенә өметләнәм.
Бераз сөйләшеп утыргач, Нәфисәдән әнисенең фотосын сорадым Алар берничә иде Арадан берсен сайлап атдым да. ана нәкъ шул ук позада төшәргә киңәш иттем. Икенче көнне фогорәссамыбыз Александр Эшкинин фотоларны алып килеп тә җиткергән. Бөтен редакция белән исебез китеп карап тордык Хәер, нәрсә сөйләп торам соң—үзегез дә күрәсез бит