Логотип Казан Утлары
Хикәя

ҮЗ ХӘЛЕМНЕ ҮЗЕМ БЕЛӘМ


Һаҗирә карчык йокысыннан уянганда сызылып кына тан атып килә иде инде. Көтүгә куасы малы, эшкә озатып җибәрәсе кешесе булмаганлыктан уянуга ук торасы да итмәде. Урынында уйланып ятарга бүгенге күргән төше
дә сәбәпче иде, ахрысы. .
Бай, мул тормышта гомер кичерде дип әйтә алмас иде Һажирә үзен. Бәхет, мал, бәрәкәт—әллә ничек кенә шунда, өй тирәсендә йөргән кебек итте дә, эчкәрәк үтеп, тармакланып китә алмады. Әллә ул килен булып төшкән йортның нигезе шундый иде, әллә үзенен аягы жинел булмады.
Уртача матурлыкта, уртача уйганлыкта, кешеләр белән ачуланышмас, чыкы-мыкы килеп йөрмәс, кияүгә чыгар яше җитеп, узыбрак барса да утырып калудан да курыкмас, үзенчә, үз көенчә генә яшәп ятучы, кешенекенә тимәс, үзенекен бирмәс бер кыз иде ул. Бөтен эше-шөгыле—фермада сыер саву да, кышларын кичке якта әнисе белән бергәләшеп шәл бәйләү булыр иде Алай да, керәсе ризык тешенне сындырып булса да керер дигәндәй, Һаҗирәгә дә кияү куенын күрергә язган булып чыкты. Күрше авылга кино карарга баргач, эскәмия читендә генә утырган кызны Харис кинодан сон яшьләр җыелып килгән машинада озата төште. Бер төште, ике, ахырда арый башлады, сөйләшергә сүз таба алмый интекте. «Әнигә килен булыр, мина күнелле булыр»,—дигән сымак кына өйләнде дә куйды. Чынлыкта Харис әбисе белән генә үсеп, кыш җитсә башкорт якларына итек басарга, җәйләрен бригадир әйткәндә колхоз эшенә барып, әйтмәгәндә бармый калып, ялгызы гына гомер кичереп ятучы буйдак егет иде.
—Ирдән аерылу илдә була торган хәл. Чыкмый калу күнелсез. Ялгыз хатын-кызны басымчак итүчән булалар. Жәйнен жылы җиле дә салкын тоела башлый бервакыт,—диде әнисе, аны меңдә беренче тапкыр үгетләп, кызының башка кызлар кебек кияүгә чыгарга атлыгып тормавына аптырап.
Хатын-кызнын кайда яшәсә дә үз шөгыле, үз эше, юасы-пешерәсе, өйне тәртиптә тотасы дигәндәй Харисның әбисеннән калган кечерәк кенә өен җыештырып чыгару әллә ни күп вакыт алмый, Һаҗирә килен булып төшкән авылында да фермага урнашты, ин беренчеләрдән булып килер, ин соңгылардан булып китәр иде. Ана карап кына алдынгылар рәтенә дә чыкмады
Гөлзадә БӘЙРӘМОВА—шагыйрә; «Әле кайчан гына...» исемле китап авторы. Казанда яши.
үзе. Вакытны күбрәк эштә уздырырга теләвенен сәбәбе тирәндәрәк иде.
Эш—эш белән, хатын-кызнын тагын бер вазифасын—ир хатыны булуны бик үк үз итеп бетерә алмады ул. Бер юган табак-савытын кабаттан юып, кул эшен төгәллисе барын сылтау итеп иренен йоклап китүен көтеп юри йөрер иде. Һаҗирә үз сыерларын савып бетереп, үзе белән бер елны кияүгә чыккан яшь кыз Гөлүсәнекеләргә керешкәндә тегесе килеп кереп:
— Һаҗирә апа, жаныкаем, яхшылыгыңны мәнге онытмам, тан атып килгәндә генә йоклап киткәнбез,—дип сөйләнүе анын өчен ят иде.
Тапмады ул ир кочагынын тәмен. Тоя алмады... Әллә Ходай Тәгалә ярату-мәхәббәт дигән хисне өләшеп йөргәндә Һаҗирәне онытып калдырган инде. Харис белән җәйләрен урманга мунча пинлеге әзерләргә баргач, ире аланлыкта бераз утырып ял итеп алыйк, дип әйтә башласа да, курка калып: «Без монда аунап ятарга килмәдек»,—дип эшләвен дәвам итәр иде.
Һаман да шул Гөлүсә инде. Бер көнне Һаҗирә
-Нишләп теге аксыл-матур күлмәгеңне бер дә кимисен0—дип сораган иде.
—Әй, Һаҗирә апа, анын киярлеге калмады инде, Азат белән җиләккә барган идек...—дип үзенең чираттагы мәхәббәт маҗарасын сөйләп китте теге, ник сүз башлаганына үкенде Һаҗирә, оялып бетте.
И бу хәзерге яшьләр. Яратуның ни-нәрсә икәнен белмәве, белергә теләмәве аркасында иренең күңелендә дә үзенә карата мәхәббәт уята алмады Һаҗирә. Бергә утырып ашый-эчәләр, дөнья көтәләр, тик көндезләрен бер-берсенең кайтуын тәрәзәдән үк күреп сөенеп каршы алулар, төннәрен бер-берендә эреп, таралып яратышулар гына була алмады.
Алай да, сез бер-берегезне яратасызмы, юкмы дип сорап тормый, туасы җан дөньяга туа. Кияүгә чыгып ике елдан соң уллары Фәрит туды Читтән караганда үзләренә күрә тулы гына гаилә барлыкка килде.
Кош-корт, каз-үрдәк асрасалар да, нишләптер, олы мал үрчетеп җибәрәселәре итмәделәр. Бәлки мона Харисның инде итеккә чыгып йөрүдән туктап, җәйләрен күрше-тирә авылларга мич чыгарырга йөрүләре, куна- төнә эшләүләре дә сәбәп булгандыр. «Харис кебек миччеләр тирә-якта бармак белән генә санарлык, ул чыгарган мичнең җылысы әле икенче көнне дә суынмаган була»,—дип сөйләрләр иде анын турында. Акча кайтып торганга ит-сөтне сатып та алалар, тик менә Сабира карчыктан калган өй генә кечерәеп, заманы өчен яраксызга әйләнеп, искереп бара иде. Үзе өйгә сирәгрәк—бакча эшләрен эшләп, йә акча кайтарып китәргә генә кайткангамы, өйне зурайтырга кирәк, малай да үсеп килә дип Харис сүз кузгатмады. Күңелендә булмаган җылылык—балага, балага булмаган җылылык өйгә күчә алмады
Бер көнне Һаҗирә эштән кайтып кергәндә ишек алларында ят бер аваз ишетеп туктап калды. Капканы ачып эчкә үткәндә улы Фәритнең йоп- йомры, бөдрә йонлы бәрәнгә шешәдән сөт эчереп, аның белән мәш килгәнен күреп, баскыч төбендә утыручы иренә сораулы күзләрен төбәде.
-Менә, Фәриткә иптәш алып кайттым әле,—диде Харис аптырап калган хатынына —Сарык малы үрчетеп җибәргәндә дә начар булмас,—дип абзарга юнәлде.
Әнә шул кайтуында әйтте дә инде Харис Һаҗирәгә теге сүзне. Хатынының урын җәергә йөргәнен күреп, кисәк кенә әйтте дә куйды
— Бүтән бергә ятмыйк инде, яме, Һаҗирә
Ормады, сукмады, арада киртә генә иде. инде койма ук корып куйды.
Алар авылында көтү чираты өй буенча килә. Кемдә ничә сарык малы, ничә сыер—шуңа карап. Ике сарык—бер чират Авыл халкы көздән чиратны үзендә калдырмаска тырыша, нинди генә кар катыш яңгырлы көн булса да чиратны уздырып җибәрү ягын карый Көтүнең беренче көне—бәла көне булырга мөмкин. Бу көнне малай-шалай кәрт сугып, хатын-кыз кыштан
бәйзәнеп бетмичә калган оекбашын бәйләп утыра алмый инде Бу көн кыш буе абзарда ябылуда яткан мал-туарга узган еллардан татып калган ирекнең кире кайтуы, яна танышулар, кавышулар көне.
-Сыерыгыз шул тирәләрдә бозаулаячак,-дип, көтүченең кайтып әйтүе хуҗаларга сөенеч. Хуҗа көтүче әйткән көнне урындык астына яки өстәл кырыена язып куяр да, вакыты җиткәч шул айларда малга игътибарны арттырыр. Ел буе күз текәп, өметләнеп нәрсәдер төзергә, яңартырга исәп тотып көтеп алынган мал бит. Сыернын кысыр калуы—хатыныннын кысыр булуыннан бер дә ким түгел авыл кешесе өчен. Андый малны гадәттә озак тотмыйлар, иткә озаталар, хатынны исә аералар. Харис алып кайткан кара иярке дә хикмәтле булып чыкты. Бер ел көттеләр, ике, өч Тик бәрәнләмәде. Көтүгә чыккач, Һаҗирә үзе дә аптырап карап торыр иде, бахыр, көтү уртасына да кермәс, гел кырыйда, читтә йөрер. Аптырагач, Һаҗирә үзләреннән өч-дүрт өй аша гына яшәүче ахирәте Минниса белән сөйләшеп, ирләре ерак урманга печән чабарга киткәч төнгелеккә алар абзарына ябып калдырырга булдылар. Ябуын алар япты, ачып чыгару Миннисаның ире Мулланурга насыйп булган икән. Сөйләшеп киткән машиналары килмәгәч, тан алдыннан гына авылга икенче машина белешергә кайткан Мулланур өенә кереп хатынын уятып тормый, лапас тирәсендә тегесен-монысын караштырып йөргәннән сон көтү куар вакыт җиткәч абзарнын ишеген ачып җибәрүе була, алагаем ыргылып, әсәрләнгән кара нәрсә Мулланурның баш өстеннән очып чыгып китүе була. Калган сарык маллары да Мулланурны изеп-таптап алга ыргылалар. Өеннән чыгып килгән Минниса исә бу хәлне күреп өнсез кала.
-Мулланур, җаным, кем белгән болай буласын! Һаҗирә бик үтенеп сораганга гына тынлаган идем, дус бит, күршеләр бит,—ди иренә хикмәтиен нәрсәдә икәнен анлата башлый.
-Мал иясенә охшамаса харам булыр, ди. Әйткән иде аны Харис . — ди Мулланур күбеп чыккан мангаен уа-уа урыныннан кузгалып. Минниса исә Хариснын нәрсә әйткәне белән кызыксынып тормыйча, тизрәк маллары артыннан йөгерде. Бу минутларда ана Харисның сүзе түгел, кызу холыклы иренен тавыш чыгармавы хәерлерәк иде.
—Бүтән бергә япмыйк инде, яме, Һаҗирә,—диде көтү куып кайтышлый Минниса ахирәте янында тукталып. Теге вакытта Харис әйткән сүз белән никадәр охшаш иде бу сүзләр!
—Башка тояклы мал алмыйбыз, унсак шушысыннан унабыз,— диде Харис, печәннән кайтып бераз вакыт узгач. Күрәсен, Мулланур ана барып сөйләгән иде.—Нигезе шундый анын. Сабира карчыктан ук килә бу,—диде. Серен, сәбәбен белсә дә, Һаҗирәгә сөйләп торасы итмәде.
Адәм балалары да гел йә бик әйбәт, йә бик начар гына булып бетмәгән кебек, кара бәрәннең дә өстен ягы бар иде: ифрат та матур, затлы-йомшак, бөдрәләнеп, елкылдап торган йонлы иде ул. Авылларында инде төрле яклап сөйләнә торган бу жан иясенен йонына кешеләр яз-көз алдан ук әйтеп куярлар иде. Аеруча кыз-кыркын бияләй-шарф бәйләр өчен үз итә иде.
Бергә яши башлауларына дистә елдан артып китсә дә, бөтен байлыклары уллары Фәрит тә, каз-үрдәк һәм кара бәрән иде. Әле шулай булса да яраган икән. Фәрит инде кул арасына керә, әтисе белән чыккалый башлаган иде. Ире белән урам буйлап җитәкләшеп йөрмәсәләр дә, сугышып урамга да чыкмадылар. Баласы ата баласы, үзе ир хатыны булып, ире күләгәсендә, ире ышыгында яшәде. Кунакта урыннары янәшә булды. Сабантуйларга парлап бардылар, парлап кайттылар. Капканын эчке ягындагы тормышта ике генә нәрсә аерым иде—бергә мунча кермәделәр, бергә ятып йокламадылар. Анысы төн эше. Төннең исә күзе сукыр була...
Харис һөнәрләренен—ни итек басуының, ни мич чыгаруынын кирәге көннән-көн кими бара. Ара-тирә, юк-юкта—кемгәдер мунча миче
чыгарырга кирәк булганда гына чыгып керер иде. Сонгы чыгуынын берсендә хәлсезләнеп, авырып кайтты Харис. Район хастаханәсеннән Казанга ук җибәрделәр, Казаннан исә ай тулыр-тулмас үле гәүдәсен алып кайттып җирләделәр.
Әтисе үлгәндә мәктәптә соңгы елын укып йөргән Фәритнен мәктәпне тәмамлап армиягә китәр вакыты да житте. Көзгә алынасы булгач, жәй китәсен көтеп үтте, эш, һөнәр дип йөрмәделәр.
Әллә бәхеткә, әллә бәхетсезлеккә— Һажирә нәрсәгә юрарга да белмәде, көздән язга калдырдылар, язын исә «ак билет» ук тоттырып кайтардылар «Аю табаны»нын ин катысы, имеш. Алар үзләре үскән вакытта армиягә алынмау хурлык саналганга, бераз күнелен нидер кимереп куйса да, инде халык арасында йөргән төрле сүзләрне ишетеп, алынмавына сөенгән сымак та булды әле.
Мәктәптә укыганда ук трактор йөртергә таныклык алып чыгуы ярап куйды Фәриткә, ватык булса да бер трактор бирделәр үзенә. Әле колхоз рәисе
—Харис малае икәнлегеңне күрсәт әле, энем, сәгать кебек келтерәп кенә йөри торган ит үзен,—дип үсендереп тә жибәрде. Тик Фәрит җәй буе кара майга батып ятса да «менә кабына, менә кабына»,—дигән өмете генә акланмады, тракторын кабызып, эшләтеп җибәрә алмады. Ахырда тәмам күңеле кайтып, тимерләрен букчасы-ние белән трактор идәненә томырды да әнисе каршына кереп утырды.
—Китәм!—диде катгый итеп.—Шәһәргә китәм! Анда бер-ике ел заводта эшләсәң бүлмә дә бирәләр икән. Өй дә салып интекмәбез, сине дә кайтып алырмын,—дип өстәде ахырда.
... Болай да артык ачылып сөйләшми торган Һаҗирә Фәрите киткәч бермәлгә бөтенләй үз эченә бикләнде. Үткән тормышының бердәнбер тере шаһиты булып калган кара сарыкны ишек алдына җибәрер иде дә сәгатьләр буе анын белән сөйләшер, эчен бушатыр иде. Теге бичара исә, үзем дә синен хәлдә бит, дигән сымак күзләрен мөлдерәтеп карап торыр иде. Кайчандыр, ире алып кайткач яратып бетермәгән, инде тәмам картаеп, арт аякларын өстерәп йөрер хәлгә калган бу жан иясе Һаҗирә өчен хәзер бердәнбер юаныч иде.
Шәһәр кешене үзенә йота дип әйтүләре хак, ахры, Фәрит тә китте дә югалды. Авылдашлары артыннан бер-ике тапкыр җибәргән хатын санамаганда артык хәбәре булмады, үзе кайтып йөрмәде
Китүенә ел тулганда бер кайтты, әмма берәгәйле кайтты
Ишек алларында вак-төяк эшләрен караштырып йөргән Һаҗирә машина килеп туктаганын ишетеп капкага юнәлде. Машинадан исә улы Фәрит, анын артыннан яшь кенә кыз бала чыкты. Чүт кенә соңарып, кулына машина ачкычы тоткан ир, теләр-теләмәс кенә төшүче хатын-кыз күренде.
—Менә, әни, өйләндем, таныш бул...—Фәритнен исәнләшүеннән дә алдан әйтелгән бу сүзгә Һажирә башына сугып мингерәйтелгән кеше сымак катып калды. Башлап кемгә кул бирергә, нәрсә дип әйтергә белмичә аптырап торды.
Ир кеше дөнья күргәнгә охшап тора, хатыннын каушап калганын сизеп алды:
—Яшьләр шулай инде, сюрприз ясарга яраталар,—дип куйды шаярткан булып.
Бу көннең кайчан да булса бер килерен Һажирә белә иде, тик бүген дип уйламаган иде «Шулай, әйтмичә, киңәшләшмичә, и бала, бала...» Һаҗирә күңеленнән улын шелтәләп алса да, кунакларны өйгә дәшмичә булмый, йөгерә-атлый өйгә әйдәде. «Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә—бит пешә»-коры өстәл артында кара-каршы озак утыра алмыйсың. Һаҗирә
юк йомышын бар итеп чоланга чыгып керергә кузгалды да, шул хут белән Мулланурларга йөгерде.
— Мулланур, жаным, малай өйләнеп кайткан. Гомергә бер килә торган көн. Кода-кодагыйлар бик кәттә күренә. Суй теге кара сарыкны. Булды, түзмәдем түгел, түздем...—Һаҗирә ишектән керә-керешкә үк башлаган сүзен тәмамламыйча ярты юлда туктап калды.
-Булмый, Һаҗирә, ачуланма,-диде Мулланур эшнең нәрсәдә икәнен аклап алгач,—Хариска биргән сүзем бар, Һаҗирә бик ялынып сораса да тимә, үз үлеме белән үлсен,—диде.
Мулланурның холкын белгән Һаҗирә вакыт уздырып ялынып утырасы итмәде, авылнын бөтен ирләренә әйтеп бетермәгәндер әле дип урамнын теге ягында яшәүче Хәмиткә барырга уйлады. Тик урамга чыккач үз өйләре турысындагы машина тирәсендә әллә нинди, сәер генә кайнашучы кунакларны күреп кире борыласы итте. Кодагый тиешле кеше инде машинага кереп үк утырган, Һаҗирәне күргәч чыгып торуны кирәк санамады, кызнын әтисе исә:
—Монда Фәритнең эшләре бик күп икән, бераз тәртипкә салсын әле,— дип машинасын кабызырга үрелде. Бер читтә кыйшайган капка баганасына сөялгән Фәрит, әтисенең ачулы карашыннан ни әйтергә белмичә ике арада калган кыз бала басып тора иде. Инде зәнгәр төтеннәрен чыгара башлаган машинаның ишегенә үрелгәндә, әй, каерылып-каерылып карады да сон бахыр. Һаҗирәгә анын бил тирәләре калыная башлаган сымак тоелды...
Икенче көнне Фәрит төнлә җан биргән кара сарыкны кул арбасына салып үләт базына илтеп ташлады...
Менә шул кара сарыгы бүген төшенә керде Һаҗирәнең. Күпме вакытлар, күпме еллар үткәч диген син! Үзе кебек үк бөдрә йонлы, йоп- йомры бәрән ияртеп кайткан. И гаҗәпләнде дә соң Һаҗирә. Кертмәскә итә. Кертмәде дә. «Сон, нишлим мин хәзер сезнең белән, баштарак, абзар тутырып мал асрыйсы килгәндә алып кайталар аны, күпме көттем бит»,—ди икән...
Урыныннан торып ишек алдына чыкканда Һаҗирә чоланның чаршау белән бүленгән ягында йоклап ятучы, күп эчүдән йөзләре саргаеп калган улына күз салды. И бала, бала... Инде гомерең уртасына җитеп киләсен..
Теге вакытта әтисе кызын алып киткәч, әй, кимсенде дә инде, бахыр, айлар буе беркая чыкмыйча ятагында аунар, әнисе ишек алдына чыгып киткәндә генә аз-маз капкалап алыр, жылау катыш җырлау белән гел бер җырны сыктар иде:
Үз хәлемне үзем беләм,
Барыбер саргаеп үләм.
Һаҗирәнең колагында җырның соңгы сүзләре генә яңгырап торды: үләм, үләм, үләм. «Шулай үләсе килерлек дәрәҗәдә яратып була микәнни? Кемгә охшап шундый булды икән?»
Әле җырлавы яраган... җырлый, күнеленә ятышлы җыр сүзләре таба ала икән, димәк кеше уйлана, яши. Берзаман чаршау артыннан җыр ишетелми башлады. Жырны аракы алыштырды. Әллә заманы җайсыз туры килде, әллә үзләре сансыз булды, тора-бара Фәрит кебекләр авылда ишәя төште. Беркөнне кибеткә ипи китергәннәрен көтеп торганда хатыннар санап чыгарды, аларнын кырык-илле йортлык авылларында ике өйгә бер өйләнмәгән, яисә гаиләләрен шәһәрдә калдырып авылга кайткан ир-егет бар икән. Илнең көе китте Илнен көе юк икән—ирләргә кыен, ирнен көе булмаса—гаиләгә. Шәһәрдә көне буе базарда басып торып сату иткән хатыннарга ирләренең аз гына гаебе дә күп булып, кайчандыр күп тоелган акчасы аз булып күренә башлады. Хатын-кызнын
өйдә: «Мин»,—дигән сүзе ешрак ишетелә башласа, белеп тор, димәк, бу өйдә хатын-кыз хакимлек итә.
Түбән очнын Шакир абзый малае Рәшит турында көлеп тә. жәлләп тә сөйләгәннәр иде бервакыт. «Әти, унбиш көнлеккә утырып арыдым, авылда көтү булса да көтәр идем, зинһар, килеп ал»,—дип әтисенә хат язган икән Моны укыгач Шакир карт агач аягы белән идәнгә китереп типкән дә: —Сугыш кирәк аларга!—дип кычкырган.
—Әстәгьфирулла, карт, үзен сугыш күргән кеше, ничек шул сүзне әйтә аласын9—ди икән карчыгы Галимәттәй куркынып
—Күргәнгә күрә әйтәм дә. Сугышта санитарлар тәнендә аз гына жаны калган ир-атны да бер гаилә булса да ятим булмасын дип сыртларына салып әллә ничәшәр чакрым кыр буйлап өстерәп алып чыгарлар иде Ә болар? Ире ир була белми, хатыны—хатын...
Тик анага сыймый кайда сыйсын инде бала? Баланын гарибе дә. гаебе дә анага гына сыя шул...
Язмыш кабатлана икән. Улы Фәрит үсеп җитеп, өстәвенә, тормышынын башында ук каршылыкка очрап күнеле төшкәч, әйтерсен лә Һажирәнен язмыш китабының икенче битен генә ачып куйдылар. Шул ук салкынлык, шул ук аңлаша алмаучанлык... Әтисе белән икесе арасында ир белән хатын арасында булырга тиешле хистән бигрәк туганлык хисе кебегрәк хис булса, улы белән Һаҗирә арасында хәтта анысы да юк сымак иде Галимәттәй әйткәндәй, «Ир кайгысы—итәктә, баланыкы—йөрәктә»... Дөрес, вакыт- вакыт ачылып га куйгалый үзе, кечкенә вакытларын, әтисенен кара бәрәнне алып кайткан чакларын искә төшереп сөйләшеп тә утырырлар иде. Тагын да шундый сөйләшүләргә өметләнеп сүз башласа. Һажирә икенче юлы улынын: «Баш катырма», «Үзем белермен», кебек каты-каты җавапларына юлыккач эндәшмәс булыр иде.
Һаҗирә Фәритләр кичтән карангы төшкәндә генә эшкәртеп бетергән, кайсы ауган, кайсы күмелеп калган бәрәңгеләрне рәтләштереп йөргәндә дә иртәнге уйларыннан арына алмады. Әллә нинди бүген көне дә. Гел уйларга гына этәрә. Эш, уй белән Һаҗирә капкага какканнарын да ишетмәде. Кагу көчәя төште.
— Кайсы хәерсезе икән инде9 Тагын кемгә нәрсә эшлиселәре бар икән...—Һажирә кулындагы чүп үләннәрен читкә атып капкага юнәлде Фәрит уянмасын, кемдер килеп алып чыгып китеп, тагын эчеп кайтмасын дип келәне төшереп үк куйган иде.
—Исәнмесез. Миңа Фәрит исемле кеше кирәк иде
Пөхтә киенгән, һич кенә дә авыл тирәсе кешеләренә охшамаган матур гына яшүсмер басып тора иде.
—Юк бит, Фәрит, өйдә юк, китте,—диде Һаҗирә каушый-тотлыга, ярым пышылдап, үзенә дә чак ишетелерлек итеп.
—Кайчан кайтыр икән?
—Кайтмас шул, тиз генә кайтмас, бәлки, башка бер дә кайтмас,—Һажирә ни дип җавап биргәнен дә анышмыйча теленә килгән сүзләрне кабатлавында булды.
— Кызганыч. Бик күрәсем килгән иде. Хушыгыз ..—Егет кәефе төшеп, акрын гына машинасына юнәлде. Машинасының ишеген ачканда тагын бер кат саубуллашырга теләпме борылып карыйсы итте Әнә шул каерылып каравы белән кемнедер хәтерләтте ул Һаҗирәгә
—Хуш, улым, бәхил бул...—Һаҗирә капка келәсен төшереп, хәле китеп баскыч төбенә килеп утырды
Бу минутларда улы Фәрит чоланның чаршау белән бүленеп алынган сәкесендә сонгы сулышларын ала иде..