Логотип Казан Утлары
Шигърият

ҖӘЙСЫЛУНЫҢ ЯШЕЛ ТОЛЫМЫ


Җәйсылуны кочагыма алам,
Юкка чыксын язгы туңуым.
Бөтен күңелемне биреп назлыйм Җәйсылуның яшел толымын.
Язлар алып китте сагышымны—
Гел мәхәббәт белән тулымын.
Акылымны җуеп иркәлим мин Җәйсылуның яшел толымын.
Җәй җылы ла—үз сөюем җитәр,
Синсез генә яшәп торырмын.
Чәчләреңнән сыйпаган күк назлыйм Җәйсылуның яшел толымын.
Безне янә үз янына дәшәр Безне табыштырган бу болын.
Гөлчәчәкләр белән тарап үрәм Җәйсылуның яшел толымын.
Болгарым!
Тәүге күргән сыман каршылыйсың,
Бар иде лә монда булганым.
Меңъеллыклар, гасыр, чорлар аша Сиңа кайтып барам, Болгарым!
Дәва эзләп синең җиргә киләм Сыкрый калса җанда иманым, һәр ташыңны, һәр сулышың тоеп Сиңа кайтып барам, Болгарым!
Күңелемә төрәм аклыкларын Идел өстен күмгән томанның.
Томаннарны, дулкыннарны ерып Сиңа кайтып барам, Болгарым!
^Ф-СӘЛАХ (1987)-яшь шагыйрь. «Кщел бөртекләре» исемле китап авторы.
Милли кояш сүнгән чакларда да, Болгар җиле, рәхмәт, тынмадың. Милләтемнең җантибешен тоеп Сиңа кайтып киләм, Болгарым!
Гает
Бу җирдә динилек булганын Оныттык без, әллә белмәдек. Мөэминнәр яхшыга юрасын Хәерле булсын дип бу гает.
Мәчеттә урын юк—шау халык, Мәҗбүрмен урамга чыгарга.
Гаеттә мәчеттән чыксам да,
Йә, Раббым, иманнан чыгарма!
Хаталы укысак намазны,
Ходаем, гафу ит, син, кичер. Казасыз калмабыз,
Газаптан коткарчы Иманга сусаган җан өчен.
Исламның яңадан калкуы,
Юл да юк—шау халык урамда. Елына ике кат булса да Кайтабыз икән бит иманга.
Бу җирнең иманлы буласын Белмәдек бугай шул, белмәдек. Болытлар яхшыга юрасын,
Үткәч тә, сүнмәсен бу гает.
Мәчеттән чыгабыз, һәркемнең Күзләре яңгырга чылана...
Гаеттән чыксак та,
Йә, Раббым,
Күңелдән иманны чыгарма!
Гыйбадәт
Аллаһ исме белән башлыйм әле!— Изге эшләр шулай башлана һәм күкләргә багып дога кылам: «Йә, Ходаем, үзең ташлама!»
һәм диварга килеп башны куям, Кулны куям дивар өстенә.
Бер үрмәкүч пәрәвезен үргән— Язып куйган сыман: «бисмилләһ».
Маңгаемны җир өстенә куям һәм ялварып сорыйм, тезләнәм. Мин булмасам иде язмышымның Бәхет-сынавына түзмәгән.
Һәм күкләргә багып дога кылам,
Йә, Ходаем, үзең ташлама!
...Гаҗәпләнәм, әле шуннан соң да Бәгыремдә күпме таш кала...
Исхакый!
«Милләтебез!»—диеп, янып-көеп,
Без яшәргә тиеш, без—бакый!
Дөрес юлны күрсәткәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, Исхакый!
Инкыйразга ике гасыр алдан Кисәткәнсең ярый...
Без—исән!
Башны ию кирәк микән илгә—
Ватаныңда үзең изелсәң!
Син киткәч тә, милләтебез күге Бер каралды, әле аязды.
Казан урамнары истә тота Яуширмәдән килгән Гаязны.
Казан йортларына сеңеп калган Синең аваз булып: «Азатлык!»
Инкыйразга барса туган халкың,
Яшәвең дә җирдә газап бит.
Ләкин яшәү күпкә ләззәтлерәк,
Көтеп яту түгел казасын...
Чит илләрдә торып әле һаман Милләтеңә хатлар язасың.
Без атларга тиеш ялгышмыйча,
Туры юлда синең эз балкый!
Син яшәсәң, яшәр милләтебез.
Ышан безгә, ышан, Исхакый!
Йолдыз кыйпылчыгы
(диптих)
1
Карашларың—йолдыз кыйпылчыгы...
Кулларыңнан төште алсу алма.
Таң кызының толымнары аша Сиңа бага кемдер, соңга калма.
Уйларымны кабул итәр микән Йолдызлардан төшкән алтын нурлар.
Керфегеңә кунган йолдыз-чыклар Тыныч кына җиргә атылырлар.
Күңелеңнән йолдыз-хыялларың Атылырлар...
Ә мин китәрмен.
Йолдызыма илткән гөлләремне Тылсым белән әрем итәрмен.
Чыклар кибәр беркөн, Офыгында
Югалырлар йолдыз-эзләр дә... Таң кызының толымнары аша Сөеп багам яшел күзләргә.
Постмодерн
Гаскәр булып Үткән килә,— Кулларында—айбалта. Тәрәзәләр яна күктә,
Әрнеп кенә ай бата.
Гаскәр булып килә бүген Сызып ташланган Тарих.
Таң кызының толымнарын
Төн егетләре тарый.
Гаскәр булып Үткән килә, Бүгенге тора карап... Җирдә ята Таңсылуның Толымы белән тарак.
Видагъ
Кинәт кенә туктап калган дөнья... Кошлар ишетелми. Инеш—тын. Кыш-сылукай килә салмак атлап— Иңнәренә салган көмеш тун.
Кыш-сылукай килә ак сукмактан, Бураннары акбүз ат сыман.
Юл читенә гөлчәчәкләр тезгән Сөйгән ярлар язган хат сыман.
Тынып калган дөнья куенында Торып калган икән кар-буран. ...Кыш-сылукай өчен түгел. Сиңа Йөрәк-йөрәк Сөю калдырам.
Саубуллашу
Хатирәләр төяп киткән чакта, (Хатирәләр ике «КамАЗ»лык.!| Истәлеккә диеп гарәп дустым Бүләк иткән иде намазлык.
Намазлыкка сыеп беткән бугай Бөтен дуслык, бөтен туганлык.
Без бу илдә туган җиребездә Иркен сулар өчен тын алдык.
Гарәпме ул, башка милләттәнме,
Иң беренче туган, дус кеше! Истәлеккә диеп гарәп дуска Бүләк иттем Казан сөлгесе.