Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ЯЗ. ШИГЪРИЯТ. ТУКАЙ
Татар халкының бөек шагыйре
Габдулла Тукайнын туган көненә
багышланган күптөрле чаралар,
апрель ахырында үзенең ин югары
ноктасына күтәрелеп,
республикабызда халыкара
дәрәжәдәге зур бәйрәмгә әверелде.
Шагыйрьнен туган көнендә—26
апрель иртәсендә башкалабыз
үзәгендәге Г Тукай һәйкәленә
чәчәкләр салу мәрө- симе булды.
Анда Татарстан Премьер-министры
урынбасары—мәдәният министры 3
Вәлиева, Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары Р Ратникова, Язучылар
берлеге рәисе И Ибраһимов, халык
депутатлары, әдәбият һәм сәнгать
әһелләре катнашты
***•
М. Жәлил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет академия
театры бинасы янындагы мәйданда
үткәрелгән Шигърият бәйрәме быел
масштаблылыгы белән үзенчәлекле
булды: анда Шанхай хезмәттәшлек
оешмасы әгъзалары һәм
күзәтүчеләре саналган дәүләтләрнең
VI мәдәният министрлары
киңәшмәсендә катнашучылар да бар
иле Гомумән, халык быел аеруча күп
җыелды. Хөрмәтле кунаклар, иҗат
әһелләре белән берлектә, Г Тукай
һәйкәленә чәчәк салдылар.
—Габдулла Тукай бүген дә татар
мәдәниятенең символы булып
кала.—диде Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры 3
Вәлиева тамашачылар алдында
ясаган чыгышында —Шагыйрь
дөньяга килгән көнне Туган тел
бәйрәме үткәрелү дә бик табигый. Ә
Шигырь бәйрәменә елдан-ел яна
бизәкләр өстәлә тора. Бүген рәсми
рәвештә Габдулла Тукай сайты
ачылды «Үзебез» яшьләр хәрәкәте
үткәреп килә торган «Мин татарча
сөйләшәм» акциясе дә күркәм
традициягә әйләнде. Телне музейга
куеп саклап булмый, анын яшәеше,
бүгенге көне һәм киләчәге һәр
кешенең үзеннән тора.
Шигърият бәйрәмендә
катнашучыларны Россия мәдәният
министры А. Авдеев сәламләде.
«Габдулла Тукайны төрки халыклар
гына түгел, бөтен дөнья яхшы
белә,—диде ул.—Тукай—Россия
ниятенең асыл ташы. Аның иҗаты
аша татар халкы барлык кыйтгаларда
танылды Тукай татар теле өчен
эталон булырлык әсәрләр,
күпмилләтле Россиянен бик күп
буыннары өйрәнерлек зур ижат
мирасы калдырды».
Аннары Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры 3
Вәлиева Президентыбыз М
Шәймиевнен 2009 елда Татарстан
Республикасының Г Тукай исе-
мендәге Дәүләт премияләрен бирү
турындагы Указын игълан итте, яна
лауреатларга ижат уңышлары һәм
саулык-сәламәтлек теләде. Шуннан
сон быелгы лауреатлар: шагыйрь 3.
Мансуров һәм Камал театры артисты
Р. Төхвәтуллин. иҗатларының югары
дәрәҗәдә бәяләнүе өчен, җәмәгать-
челеккә. республика җитәкчелегенә
ихлас рәхмәт сүзләрен белдерделәр, ә
Качалов театры артисты С Романова
исә Г. Тукайнын русчага тәрҗемә
ителгән шигырен укыды.
Аннан сон, гадәттәгечә, Г Тукай
мөнбәреннән бер-бер артлы
шагыйрьләргә сүз бирелде Шигърият
бәйрәмендә Р Фәй- зуллин. Р Харис. Р
Миннуллин. Р Вәли- св. Р Гаташ. Л.
Шагыйрьҗан. А Хәлим, И
ГыйләҗевӘ. Рәшит. Г Морат, Р Зәй-
дулла. И Иксанова, Л. Газизова, А.
Осту- дин, Р Аймәт. Л. Шәех. Л
Гыйбадуллина. Р Сәлах, Э. һалиева,
Й. Миннуллина, Р Мөхәммәтшин
чыгыш ясады. Шигърият сөючеләр
Алтай Республикасы Язучылар
берлеге рәисе, шагыйрь Б Белюров
һәм Саха (Якутия) Республикасының
халык язучысы Н. Лугинов
сәламләвен алкышлап кабул итте.
Бәйрәмдә танылган җырчылар
башкаруында Г Тукай шигырьләренә
җырлар, халык көйләре башкарылды,
артистлар һәм балалар тарафыннан
шагыйрь әсәрләренә нигезләнгән
жырлы-биюле тамашалар күрсәтелде.
Шул ук көнне Камал театры
бинасы янында, башкалабызның
Бауман урамында Г Тукайның туган
көненә һәм Туган тел бәйрәменә
багышланган төрле чаралар
үткәрелде.
Менә унбиш ел инде апрель аенда
Балтач районында да Шигърият
бәйрәме оештырыла. Быелгы
тантанада Язучылар
берлеге рәисе урынбасары В Нуриев,
әдәбият галиме. Тукай җәмгыяте рәисе
X. Миннегулов, шагыйрьләр 3
Мансуров. Г. Мөхәммәтшин. Р Зәкуан.
Л Янсуар. X. Бәдигыи. И Миннуллина.
Р. Сәлах катнашты Алар ин әүвәл Г.
Тукайнын Саена Пүчинкәсе зиратында
җирләнгән газиз әнисе Бибимәмдүдә
абыстайнын каберенә чәчәкләр
салдылар. Жәлил хәзрәт Фазлыев анын
рухына дога багышлады Аннары
Субаш авылы мәдәният сараенда Г.
Тукайнын «Туган тел* шигыре
язылуга 100 ел тулуга багышланган
әдәби-музыкаль кичә булды. Анда
Балтач районы күләмендә үткәрелгән
күптөрле балалар ижат конкурсларына
йомгак ясалды, җиңүчеләргә истәлекле
бүләкләр тапшырылды.
Һәрвакыттагыча. Арча районы
бөек якташынын туган көненә аеруча
хәстәрле рәвештә әзерләнгән.
Бәйрәмгә чакырылган кунаклар башта
Арча педагогика кол- лиятендә эшләп
килүче Әлифба музеенда булдылар
Арча үзәгендәге мәйданда
үткәрелгән Шигърият бәйрәмендә
катнашучыларны муниципаль район
башлыгы А. Нәзиров сәламләде
Аннары Казаннан килгән каләм
әһелләре—Язучылар берлеге рәисе
шагыйрь И Ибраһимов, Татарстаннын
Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә
шул көннәрдә генә лаек булган
шагыйрь 3 Мансуров. драматург Т
Миннуллин. шагыйрьләр Р
Фәйзуллин. Р Вәлиев. Р Миңнуллин.
Алтай Республикасы Язучылар
берлеге рәисе, шагыйрь Б Бс- дюров.
Саха (Якутия) Республикасының
халык язучысы Н Лугинов. «Мәгариф»
нәшрияты директоры М Вәлиев. язучы
В Нуриев, яшь шагыйрь Р Мочәммәт-
шин. Г Тукайнын дүртенче буын
гуганы. журналист Р Гыйлемханонһ б
лар чыгыш ясады Бәйрәм мәйданында
янгыраган сәламләү сүзләре һәм
шигырьләр жыр. музыка. бию.
театрлаштырылган тамашалар белән
аралашып барды Тантана ахырында
Арча үзәгендәге әдип-якташлар
аллеясен дә Г Камал һәйкәле ачылды
Шуннан сон бәйрәм Г Тукайнын Яна
Кырлай авылында урнашкан музейда
дәвам итте Кунаклар комплекс
янәшәсендә истәлеккә яшь чыршылар
да утыртты Каләм әһелләрен Арча
муниципаль районы башлыгы А
НәзиШроивг ъорзиаятты п йөһрәдме Туган гел
бәйрәмнәре кысаларында
республикабызның Тукай районында
ла бөек шшыйребезгә багышланган
чаралар үткәрелде Очрашуларда
язучылар Т Миннуллин. Н.
Гыиматдино- ва. В Имамов. һ. блар
катнашты.
Габдулла Тукайнын тууына 123 ел
тулу унаеннан. Истанбулда күргәзмә
оештырылды Анда бөек шагыйрьнен
тормыш һәм ижат юлы белән бәйле
фотографияләр. анын китаплары,
истәлекләре урын алды Күргәзмәне
«Тукай» мәдәният һәм мәгърифәт
Үзәге рәисе Кзоршат Алтай ачып
җибәрде Үз чыгышында ул татар
милләте өчен Габдулла Тукайның
рухи маяк, берләштерүче символ
булуын искәртте Үзәкнен матбугат
һәм яшьләр комитеты җитәкчесе,
журналист Рушания Алтай исә
Тукайнын якташы, күренекле язучы
Мөхәммәт Мәһдиевнен шагыйрь ту-
рында язган мәкаләсеннән өзекләр
белән таныштырды
Төркия татарлары арасында
танылган шәхес, күренекле җәмәгать
эшлеклесе. дипломат Синан Утрау үз
чыгышында Тукай ижатынын
актуальлеген әйтеп, аны рус шагыйре
Александр Пушкин белән гинләде
«Кыска гомерендә бары тик 7-8 ел
гына ижат итүенә карамастан.
Габдулла Тукай Пушкин кебек күп
һәм саллы әсәрләр язып калдырган Кы
зганыч. Пушкинны таныган кебек.
Тукаебызны дөнья әдәбияты әле танып
бетерми Безгә Тукайны дөнья
халыкларына күбрәк танытырга
кирәк».—диде ул.
***
Бу көннәрдә республикабыз шәһәр
һәм районнары, шулай ук
милләттәшләребез күпләп яши торган
башка төбәкләр, әнә шул рәвешле,
бөек Тукай рухы. Туган телебез рухы
белән яшәде
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
ПРЕЗИДЕНТЫ
УКАЗЫ
ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫН ТУУЫНА
125 ЕЛ ТУЛУНЫ БӘЙРӘМ ИТҮ
ТУРЫНДА
Бөек татар шагыйре, яна татар
әдәбиятына һәм хәзерге татар теленә
нигез салучыларның берсе булган
Габдулла Тукайнын илебез һәм дөнья
әдәбиятына гаять зур өлеш кертүен
исәпкә алып, шулай ук 2011 елда анын
тууына 125 ел тулуны билгеләп үтү
йөзеннән, карар бирәм
1 2011 елнын апрелендә Габдулла
Тукайнын туу ына 125 сл тулуга
багышланган тантаналы чаралар
уздырырга
2. Татарстан Республикасы
Министр
лар Кабинетына өч ай вакыт эчендә:
Габдулла Тукайнын тууына 125
ел тулуга багышланган чараларны
әзерләү һәм уздыру буенча оештыру
комитеты төзергә һәм анын составын
расларга;
Габдулла Тукайның тууына 125
ел тулуга багышланган чараларны
әзерләү һәм уздыру жәһәтеннән, бөек
татар шагыйренең тормышы һәм
эшчәнлеге белән бәйле объектларны
ремонтлау, реконструкцияләү,
төзекләндерү, музей
экспозицияләрен төзү, әсәрләрен һәм
анын турындагы әдәбиятны
бастырып чыгаруны күздә тоткан
республика планын, тиешле
чараларның җаваплы
башкаручыларын, үтәү срокларын,
аларны финанслауның күләмнәрен
һәм чыганакларын күрсәтеп эшләргә
һәм расларга, шулай ук аны гамәлгә
ашыруны тәэмин итәргә.
3. Татарстан Республикасы
муниципаль районнары һәм шәһәр
округлары башлыкларына:
тиешле муниципаль
берәмлекләрдә Габдулла Тукайнын
тууына 125 ел тулуга багышланган
тантаналы чаралар әзерләү һәм
уздыруны оештыруны тәэмин итәргә,
Габдулла Тукайның тууына 125
ел тулуга багышланган чараларны
әзерләү һәм уздыру буенча төп
чараларнын республика планын
гамәлгә ашыруда актив катнашырга.
4. Республика оешмаларына,
җәмәгать берләшмәләренә, иҗат
берлекләренә, башка кызыксынган
органнарга һәм оешмаларга Габдулла
Тукайнын тууына 125 ел тулуга
багышланган чараларны әзерләүдә
һәм уздыруда актив катнашырга
тәкъдим итәргә.
5 «Татмедиа» ачык акционерлар
җәмгыятенә, «Яна Гасыр»
телерадиоком- паниясе» ачык
акционерлар җәмгыятенә,
республика һәм җирле гаммәви
мәгълүмат чараларына Габдулла
Тукайның тууына 125 ел тулуны
бәйрәм итүгә әзерлекне һәм аны
уздыруны киң яктыртуны оеш-
тырырга
6. Әлеге Указ ана кул куйган
көннән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Президенты
М. Ш. ШӘЙМИЕВ.
Казан, Кремль. 2009 ел, 22 апречь.
АЙТМАТОВНЫ ОЛЫЛАУ
Г Камал театры бинасында
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы
илләре мәдәният министрлары
очрашуы кысаларында зур бер
чара—дөньякүләм мәшһүр язучы
Чынгыз Айтматов истәлегенә багыш-
ланган иҗат зыялылары очрашуы
булып узды.
иле—серле Кыргызстан тауларын
хәтерләткән күренешләрдән
башланып китте Таулар белән уратып
алынган шушы илдә туып-үскән,
әтисе ягыннан кыргыз, әнисе ягыннан
татар булган Чынгыз Айтматов
Татарстанга күп тапкырлар килде. Ә
менә язучынын сонгы елларда
Казанга сәфәрләре ТР Президенты М
Шәймиевнен Ч Айтматовка аеруча
җылы игътибары белән дә бәйле була.
Премьер-министр урынбасары-
мәдәният министры 3. Вәлиева да үз
чыгышында Шанхай хезмәттәшлек
оешмасы илләре мәдәният
министрлары очрашуы кысаларында
Чынгыз Айтматов истәлегенә
багышланган кичә уздыруның зур
мәртәбә булуын искәртте. «Әдип Ев-
ропа илләрендәге һәм
бергәлекләрендәге хәлнен торышын
аеруча кин күзаллап һәм тирәнтен
тоемлап яшәде, иҗатында аларга
каршылыклар, аңлашылмаучылык-
ларны бетерү турында еш мөрәҗәгать
итте»,—диде ул.
Республикада язучынын
нәсел-нәсәбе белән бәйле урыннар
барлана, алар истәлекле урынга
әверелә. Ч. Айтматовның нәсел
тамырлары барып тоташкан Балтач
районы Борбаш авылында ана
һәйкәл- бюст кую планлаштырыла.
Язучының бабасы Хәмзә абзый белән
бәйле Кукмара районы Мәчкәрә
авылында бу нәселгә кагылышлы
тарихи урыннар аеруча күп
Кукмаранын 1 нче татар
гимназиясенә Ч Айтматов исемен
бирү дә күздә тотыла. Казанда уза
торган халыкара «Алтын мөнбәр»
кинофестивалендә бер көн Чынгыз
Айтматов истәлегенә багышланган.
Россия мәдәният министры А.
Авдеев Ч. Айтматовның гаҗәеп
дәрәҗәдә талантлы булуын һәм анын
әсәрләрен дөньяның барлык
почмакларында да яратып укуларын,
ана ышануларын әйтте. «Кыргыз
атадан, татар анадан таулар
арасындагы бер кечкенә авылда туган
кеше дөньянын әхлакый
кыйммәтләрен югары күтәргән бөек
әсәрләр һәм табигатьне
философларча анлап, өйрәнеп, безгә
ничек эшләргә тиешлегебезне
әйткән»,—диде ул.
Кичәдә шулай ук Кыргызстан
мәдәният һәм мәгълүмат министры С
Раев, Татарстан Язучылар берлеге
рәисе, шагыйрь И Ибраһимов, Алтай
Республикасы Язучылар берлеге
рәисе, шагыйрь Б Бе- дюров, Саха
Якутия Республикасы халык язучысы
Н Лугинов, РФ Көнчыгышны өйрәнү
институты директоры Рыбаков һ. б.
чыгыш ясады.
Искә алу кичәсендә Чынгыз Айт-
матовның якыннары—хатыны
Мәрьям Урматова, сенлесе Роза, улы
ТАТАРСТАНГА ДАН КИТЕРГӘН
ЖИНҮ
2 май көнне Татарстанда тагын бер
чемпион пәйда булды «Зенит-Каэан*
Мәскәү өлкәсенен «Искра»
командасын жинеп. волейбол буенча
Россия чемпионатында алтын медаль
яулады. «Баскет- холл*да узган
хәлиткеч уенда якташларыбызны
жинүгә рухландырып торган жан-
атарлар арасында Президент
Минтимер Шәймиев тә бар иде
Жинүчеләр алтын медальләрне лә
республикабыз җитәкчесе кулыннан
кабул итеп алды.
—Татарстан спортынын алтын
адымнары дәвам итә.—диде
Президент, чемпионнарны котлап
—«Рубин»—Россия чемпионы. «Ак
Барс*—Гагарин кубогы иясе, инде
«Зенит» та илнен ин көчле командасы
булды. Бу—бик кадерле жинү Чөнки
сонгы елларда Россия волейболында
жинүләр жинел генә бирелми
Бездә—алтын егетләр! 9 еллык
тарихында команда беренче лигадан
Чемпионнар лигасында жинүгә кадәр
юл үтте Бүген исә икенче мәртәбә
Россия чемпионы булды Рәхмәт
Татарстан УН дИанКыАнЛ Ьү сКтҮерРүГчӘеЗлМәрӘг ә!
Мәгълүм булганча, апрельнең
сонгы атнасында башкалабызда
Шанхай хезмәттәшлек осшмасынын
VI кинәшмәсе булып узды. 27-28
апрельдә «Хәзинә» милли
галереяссндә Шанхай хезмәттәшлек
оешмасына кергән илләрнен рәсем һәм
деко- ратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе
эшләде. Монда Кытай. Үзбәкстан.
Кыргызстан. Казакъсган. Тажикстан.
Россия. Татарстан рәссамнарының һәм
остакулларынын 495 эшен күрергә
мөмкин иде
Күргәзмәне ачу тантанасында
кинәшмә кунаклары—төрле илләрнен
мәдәният министрлары катнашты
Татарстан Премьер-министры
урынбасары—мәдәният министры
Зилә Вәлиева үз чыгышында
күргәзмәнең уникальлеген,
мөһимлеген искәртте
Галереядә урын алган сәнгать әсәрләре
милли тамырларга тоташуы белән игътибарны
жәлеп итте Бирелә һәр халыкның бары үзенә
генә хас үзенчәлекләрен күрергә
мөмкин».—диде Россия мәдәният министры
Александр Авдеев
Әлеге күргәзмәдә рус остакулларынын
сырган юрганнарын, таҗикларнын бизәкләп
тукыган келәмнәрен. Кытай рәссамнарының
нәзакәтле бизәкләр белән чуарланган
рәсемнәрен, иксез-чиксез ка- ,акъ
далаларының киңлеген, иркенлеген тоярга
мөмкинлек биргән сынлы сәнгать әсәрләрен
күреп хозурланырга мөмкин иде
Кызганыч, күргәзмә нибары
берничә көн генә дәвам итте.
ЙОЛДЫЗЛАРГА ЯКТЫ ЮЛ
Менә тугызынчы ел инде
«Пирамида» мәдәни-күнел ачу
сәхнәсендә яна «йолдызлар» кабына
16 февральдән 27 апрельгә хәтле
Президент М. Ш Шәймиев
карамагында
«Созвездие—Йолдызлык» фестивале
республика төбәкләрендә узды Анын
оештыручылары Министрлар
Кабинеты. Татарстан Республикасы
Президенты каршындагы мәдәниятне
үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, муни-
ципаль берәмлекләр советы.
Мәдәният. Мәгариф һәм Фән
министрлыклары. «Татарстан—Яна
Гасыр» телерадиоком- паниясе
Татарстанның һәм Россиянен
халык артисты Зилә Сөнгатуллина
рәислегендәге жюри төбәкләрдә 2224
чыгыш карады Фестивальнең
йомгаклау концертында 26 районнан
700дән артык бала үз салә- тен
күрсәтте Фестивальдә талантлар саны
елдан-ел артуы күзәтелә Монлы
тавышлар, кызыклы биюләр, оста
алып баручылар пәйда булуы
сөендерә Мона кадәр «Созвездие —
Йолдызлык»нын лауреаты булган 18
егет һәм кыз бүген Мәскәүдәге
дәрәжәле сәнгать уку йортларында
белем ала Бу юлы да аларнын
чыгышын Россия мәдәният министры
Алексей Авдеев, уку йортлары
педагоглары һәм Шанхай
хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре.
Азия илләренен мәдәният
министрлары да карады Премьер ми-
нистр урынбасары-мәдәният
министры Зилә Вәлиева әлеге
фестивальне. Азия илләреннән
балалар чакырып, халыкара дәрәжәдә
үткәрергә мөмкин булуын да әйтеп
узды
Фестивальнең ин зур бүләге
Гран-прины Зәйдән Айдар
Сөләйманов яулады Ана 70 мен сум
күләмендә стипендия тапшырылды
Хореография буенча Гран прига Яшел
Үзәннсн «Орфей» бию коллективы ия
булды. Аларнын студиясенә 80 мен
сум бирелде Беренче урыннарны
алган бала ларга да стипендияләр
шактый зур—40ар мен сумга житә
Бөтен катнашучыларга ла Айрат
Хәйруллиннын хәйрия фондыннан
кыйммәтле бүләкләр тапшырылды
ЕЛ КИТАБЫ
Татарстан Республикасының
Милли китапханәсе Мәдәният
министрлыгы белән берлектә һәр елны
үткәрелә торган «Ел китабы»
конкурсына йомгак ясады
Конкурста 129 әсәр катнашып,
шулармын 43е чәчмә әсәр. 41 е тезмә
Чәчмә әсәрләр буенча 1нче урын
Фоат Садриевның «Бәхетсезләр
бәхете». 2нче урын Альберт
Хәсәновнын «Жәнбәт жәвере». Знче
урын Рәфкать Кәрами- нен «Олы юл
да сикәлтәле» әсәрләренә бирелде.
Чәчмә әсәрләр буенча 1нче
урынны Зөлфәтнең «Ходай сулышы».
2нче урынны Флера
Гыйззәтуллинанын «Башкаемда
дөнья исәпләре». Знче урынны
Мөхәммәт Мирзаның «Тере су» әсәре
алды.
Балалар әдәбияты буенча 1нче
урын «Журнал укучы жираф». 2нче
урын Бикә Рәхимованын «Жайдак
малай». Знче урын Нәкыйп
Каштановнын «Күчтәнәч» әсәр-
ләренә бирелде
Рус телендә чыккан матур
әдәбият буенча 1нче урынга Разил
Вәлиевнен «Строки жизни». 2нче
урынга Борис Вайнерның «Ниндзя из
Самураевки». Знче урынга Равил
Бохараевнын «Золотые ступени» һәм
«Устами татарского народа»
китаплары чыкты.
«ҖИСЕМ» ҮЗЕН КҮРСӘТӘ
БАШЛАДЫ
26 апрельдә Татар дәүләт
гуманитар педагогика
университетында «Жисем»
кинофестиваленә йомгак ясалды.
Быел кинофестивальдә ЮОгә
якын фильм катнашты Бу—узган
елгы белән чагыштырганда 70 эшкә
күбрәк Күренекле кинорежиссерлар
Рамил Төхфә- туллин. Салават
Юзеев. Идмас Үтәгәнов. сценарист
Айсылу Хафизова. рәссам Булат
Гыйльмановтан торган жюрига яшь
киночыларның эшен бәяләү бик
жинел булмагандыр. Җиңүчеләрне
яшь үзенчәлегенә бүлеп. 7
номинациядә билгеләделәр. Байбулат
Батуллиннын (Казан) «Жәйнен
беренче кар»ы кыска метражлы
нәфис фильм номинациясендә жиңде.
Ләйсән Кәбированын (Питрәч)
«Мин—лидер» фильмы ин яхшы
юмористик фильм дип табылды. «Ин
яхшы анимация фильмы» дигән
исемне Казан егете Рамил Абдул-
линнын «Тартмагыз!» дигән
мультфильмы алды. Апае районы
Каратун мәктәбе төшергән
«Аукцион» фильмында (Алмаз
Гыймадиев әсәре буенча) ин яхшы
актерлар төркеме уйнаган дип
табылды. Ин яхшы оператор эше.
сценарист, режиссура
номинацияләренең дә җиңүчеләре
бар иде Алар Казаннан Ильяс
Камалов, Зөлфия Зөбәирова. Минзәлә
районыннан Айназ Гайниева.
Студентлар иҗаты да шундый ук
номинацияләр буенча аерым
бәяләнде Ә инде Гран-прига Казан
яшьләре Илшат Рәхимов. Гөлнара
ХӘЕРЛӘРЕ БЕЛӘН ҮССЕННӘР
«Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр
конкурсына йомгак ясалды. Ин
уңышлы дип табылган әсәре өчен
Гран-прины Теләче районы Югары
Кибәхужа урта мәктәбенең 11 нче
сыйныф укучысы Гөлнар Мин-
некәева алды. «Иң яхшы шигъри
әсәр». «Ин яхшы чәчмә әсәр». «Ин
яхшы драма әсәре». «Ин яхшы
публицистик әсәр». «Иҗади зәвык
һәм сәнгатьлелек». «Сюжет һәм
хикәяләү үзенчәлекләре». «Авторнын
үз стилен чагылдырган әсәр».
«Композицион осталык»
номинацияләрендә тагын 17 жиңүче
билгеле булды. Җиңүчеләрнең
әсәрләреннән туплап чыгарылачак
җыентыкка кереш сүзне республика
Президенты үзе язарга вәгъдә иткән.
Әлеге конкурс узган елнын 25
декабрендә Татар дәүләт
гуманитар-педагогика университеты
һәм ТР Язучылар берлеге
тарафыннан республика күләмендә
9-11 нче сыйныф укучылары
арасында игълан ителгән иде Анын I
турына 175 укучыдан эш килгән, ә II
турга шуларнын 89ы узган.
«Конкурсны булдыру, беренче
чиратта, татар укучылары арасында
сәләтлеләрне барлау, тәрбияләү һәм
үстерүгә бәйле Анын төп максатлары
укучыларда ижади һөнәрләргә карата
кызыксыну уяту, татар халкының
телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклап
калу һәм үстерү, гуманитар юнәлештә
сәләтле яшьләрне эзләү һәм алар
белән эшләү, ТДГПУда белем алу
мөмкинлеге бирүдән
гыйбарәт»,—диләр аны
оештыручылар.
ЯЗУЧЫЛАР БДИга КАРШЫ
Россия язучыларынын апрель
аенда узган съездында каләм
осталары рус теле һәм әдәбиятыннан
БДИ (бердәм дәүләт имтиханы)
тапшыруны элеккечә инша
(сочинение) язу белән алмаштыруны
сорап Россия федерациясе
Хөкүмәтенә махсус резолюция
юллады. Рус теле буенча. шиксез бер
фикергә килерләр, ә менә Россиядәге
күпсанлы милли телләр белән
нишләргә?
ХАҖГА КОМИТЕТ ӘЗЕРЛӘЯЧӘК
Татарстанда Хаж эшләре буенча
комитет төзеләчәк Бу хакта Диния
нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр
итә. Хәзерге вакытта оешманын
документлары әзерләнә инде Хаж
комитеты Дин эшләре идарәсе
каршында булыр дип фаразлана.
«Идел- хаж» төбәкара үзәгенең
директорлар советы рәисе Рөстәм
Гатауллин сүзләренә караганда, яңа
оешма таможня хезмәте. Сәламәтлек
саклау министрлыгы белән
КАРДӘШЛӘРНЕҢ ТУГАН ТЕЛ КӨНЕ
25 апрель—чуваш мәгърифәтчесе,
беренче әлифба төзүчесе Иван
Яковлевнын туган көне 1992 елдан
башлап Чувашия Республикасының
Югары Советы карары нигезендә
әлеге көн Туган тел көне буларак
билгеләп үтелә башлады.
22 апрельдә «Ак Барс» яшьләр
үзәгендә Туган тел көненә
багышланган тантаналы кичә узды.
Казандылар белән чаллылардан тыш.
чарада Аксубай. Алексеевск. Әлки.
Тәтеш. Югары Ослан. Яшел Үзән.
Лаеш, Кайбыч һәм Буа районнары
вәкилләре дә катнашты
Чувашия Республикасы халык
артисты Вячеслав Христофоров.
«Янра юра* һәм «Сявал»
ансамбльләре катнашындагы кониерт
бик күнелле узды.
МАЭСТРО РӨСТӘМ АБЯЗОВ
31 марттан 4 апрельгә кадәр
республикада II Абязов фестивале
узды Ул виртуоз скрипкачы, танылган
дирижер. Татарстанда гына түгел, ә
Россия күләмендә дә билгеле Рөстәм
Абязовка—50 һәм анын ижатына 30 ел
тулуга багышланган иде.
Фестиваль кысаларындагы
чаралар гаять күптөрле булды
КДУнын тарих музеенда Р. Абязовка
багышланган «Маэстро Рөстәм
Абязов» дигән күргәзмә оештырылды
I апрельдә С. Сәйдәшев исемендәге
Зур концерт залында «Ьа Рһтауега»
камера оркестры концерты булды
Шулай ук Рөстәм әфәнленен
скрипкада башкарган әсәрләре һәм
оркестр тарафыннан 20 ел дәвамында
яңгыраган композицияләре урын алган
компакт-дисклар тәкъдим итү чарасы
да унышлы узды.
II Р Абязов фестивален ТР дәүләт
симфоник оркестры концерты
йомгаклады Бу көнне оркестр белән
Рөстәм Абязов үзе идарә итте.
АРТИСТКА ХӨРМӘТ
28 апрельдә Г Камал исемендәге
Татар дәүләт академия театрында
Татарстанның халык артисты Асия
Галиевага 80 яшь тулу унаеннан ижат
кичәсе үтте Үзенен 60 ел гомерен
сәхнәгә багышлаган актерны Дәүләт
Советы Рәисе урынбасары Римма
Ратннкова тәбрикләде һәм ана хөкүмәт
бүләге—«Фидакарь хезмәт өчен-
медале тапшырды Юбилярны Театр
әһелләре берлеге рәисе Ринат
Тажсгдинов. үзе
эшләгән театр коллективы. Казан
дәүләт мәдәният һәм сәнгать
университеты, консерватория
укытучылары, үзе укыган 98 нче
мәктәп педагоглары котлады
Соңыннан тамашачы хозурына
заманында Асия Галиева Гөлжамал
булып уйнаган «Гөлжамал* спектакле
тәкъдим ителде
ФОТОЛАРДА-ТАНЫШ ЙӨЗЛӘР
Милли музейда фотограф Шамил
Абдюшевнын «Казан папараиие» дип
исемләнгән фотокүргәзмәсе ачылды
Экспозициядә Татарстанның
танылган сәясәтчеләре, спортчылары,
тренерлары, гомумән, танылган
шәхесләрнен фотолары урын алган.
Фотограф гайре табигый шартларда
кабатланмас мизгелләрне тотып ала
белә. Ул ыгы-зыгылы киеренке
тормыш казанында кайный «Шәхес
һәм спорт». «Мегаполистагы
тормыш». «Объектив
елмая»—фотографны
кызыксындырган темалар монын
белән генә дә чикләнми Үткән ел
«Бәллүр каләм» премиясенә лаек
булган фоторепортерның эшләре
әледән-әле республика басмаларында
шул исәптән безнен журналда да
дөнья күреп килә.