Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТАШТАБАН


Бар иде ди Казан каласында бер Таштабан. Төзелештә нәрсәгә тотынса, шуны чәчәк төсле итеп ясап бирә. Кулларыннан гөлләр тама, табаныннан чаткы чыгара Бар нәрсәсе бөтен егетнен, тик
кесәсендәге акчасын гына жил очырып бетерә икән.
Шул егетне Гөлфәри атлы тегүче кыз күзәтеп йөргән. Саз йорт бакчасында кичке уенда биегәндә кыз егеткә йөгән салган, синнән башка тормыш юк мина, язылышыйк, әйдә, дигән. Никахсыз килеш бер кая да бармыйм, дип котылган Таштабан
Кыш җиткән. Кыз егетне әти-әнисе янына авылга чакырган. Таштабан, колхоз базарына барып, култык астыннан гына чыгарып сатучыдан өр-яна бүрек алган. Ах, әнисенен ботинкасы! Бүрек бит ямаулы икән. Шул бүрек белән кинәшкәч: «Мина дигән яр шулдыр инде*,—дигән дә Гөлфәригә ияргән
Азгын жил Гөлфәриләр морҗасында флейта көйләгән. Күршедәге Рәбияләргә Бакырдан кунакка кайткан Сәет скрипкада уйнаган, моңлы борынгы җырлардан арыгач, шаян такмакка күчкән
Скрипкамның биле сынса.
Калай белән яматам.
Үзем матур булмасам да Матур кызлар яратам
Гөлфәри белән Таштабаннын туе шул булган. Бергә яшәп киткәч, планнары зурдан инде боларнын Таштабан чемодан төбендәге машина йөртүче таныклыгын кулына алып әйләндергәләгән. Машина сатып алырбыз Жәйләрен Арзамас, Дивеевко аша үтеп сезнен авылга кунакка йөрербез, дип Гөлфәринен күнелен юаткан. Тик машинага дигән акча гына авырлык белән, тиенләп кенә табылган Фатир инде шәп анысы, аны Таштабанга төзелештә эшләгән өчен, бушлай биргәннәр. Жиде яшьлек кызлары яна фатирга күчкәч. «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген», дип очынган.
Ходайнын бирмеш көне гомер тиз үтә. Кызлары мәктәпне бетереп кияүгә чыккан, үзе балалар үстерә башлаган Гөлфәри белән Таштабан һаман машинага дип акча җыя икән. Төзүче белән тегүчегә аны тамызып кына түләгәннәр
Бер көнне болар боткага дип ярты кадак май сатып алган Ашарга утырганнар Ә ботка тамакны ерта, коры икән.
—Монын мае кая сон?—дигән ир.
—И-и. Таштабан. туя белмәден һаман. Баярук авызыма бер йомшак нәрсә тиде. Шул булгандыр май,—дигән хатын Ул Таштабанны ике көнгә бер генә ашарга тәки ойрәтә алмаган.
—Аптырама, хатын Яшәрбез.—дигән ир —Илдә чыпчык та үлми Эштән сон ул. икенче камыт киеп, бакчага йөгергән Бакча гаиләне
туйганчы ашаткан, арткан жиләк-жимешне Таштабан базарда саткан. Акчалары ике арзан машиналык җыелган. Тик машинаны гына бер каян ала алмаганнар, сатучысы булмаган.
Хәерчегә җил гел каршы. Егерме бер чакрымлы машина юлын унбергә калдырып, Таштабан бакчадан Казанга жәяү җилдергән арада дөньялар бозылып киткән. Гаиләнен машинага дип җыйган акчасы банкта зәнгәр төтенгә әйләнгән.
—Әйттем бит процент бәласен. Безгә килешми ул,—дигән Таштабан.— Ярар, нәрсә булсын безгә, каткан тезгә.
Бер дә исе китмичә, ул тагын бер бакча юнәткән. Берсендә алма үстерә хәзер, икенчесендә шайтан алмасы—бәрәнге. Бакчадан бакчага йөгерү Таштабанга берни түгел. Тик менә бәрәңгене сату—әҗәл. Кафтау арты кешеләре Кукмара бәрәңгесен базарга китереп сатканда Таштабанныкы чикләвек хәтле генә булып күренгән. Алучысы юк икән.
Тик дөнья барыбер матур, тормыш дәвам иткән. Бакчада үскән нигъмәтләр белән авызы балланган Гөлфәри дә яшелчәче булып киткән. Яшел суганны базарда Гөлфәри сата инде хәзер. Жәйнен матур көннәрендә ул чәчәкләргә, суганнарга су сипкән, кошлар сайравын хәйран калып тыңларга яраткан. Көзгә хәтле бакчадан кайтмас идем, дип сөйләнә башлаган.
Аны тыңлап торсаң, Гөлфәридән дә шәп бакчачы юк инде. Эшкә уңган шул үзе. Таштабан ясаган түтәлләрне түтәл дип тә белми, үзенчә ясап куя. Өйрәнә инде бу, дип Таштабан бер сүз дә дәшмәгән. Беркөнне, Таштабан чәчкән кишер түтәлен бозып, суган утырткан бу. Тишелеп чыкканны көтә бит инде хәзер. Суганнар һаман яшәрми.
—Нишләп үсми бу суган?—дип Таштабанны аптыраткан. Икәүләшеп түтәлне караганнар.
—И-и, авылда үскән морза кызы! Суганнарны тамырларын күккә каратып күмгәнсең бит!—дип көлгән Таштабан.
Чын бакчачы булып җиткәнче Гөлфәри күрсәткән галәмәтләр бер генә булмагандыр әле. Бакча бөтенесен үзенә сыйдырган, ул Гөлфәридән дә, Таштабаннан да уңганрак булып чыккан. Болар малтабар булып җитешкәндә генә төзелештә эш булмый башлаган, яртышар ел тик торганнар. Таштабанга җитәкче: «Иртәгә эшкә бөтенләй чыкмассың инде»,—дигән.
Мондый авыр сүзне Таштабан бер дә ишетәсе килмәгән. Тагын ун ел төзелештә эшләсә, күпме гаиләне фатирлы итәр иде ул. Казанда, Мәскәүдә, Ташкентта, Әстерханда, Төмәндә, Спитакта—тагын әллә кайларда санап бетергесез биналар, торак йортлар салган осталар бит алар. Хәзер генә ул Казан төзелешләрен үзбәк, төрек, таҗик, кыргыз, уйгур, әзәрбайҗан, әрмән, грузин кешеләре баскан.
Эшсез ничек торсын Таштабан? Аны дуслары төзелеш сакларга чакырган. Сакта Таштабан торганда төнге Казан тынып калган. Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы бакчада сандугачларның өзелеп сайравы аны әсир иткән. Бүтән объектларны саклаганда да кошлар оркестры Таштабан җанына ял биргән.
Кремль янындагы Авыл хуҗалыгы министрлыгы бинасы төзелешендә кошлар сайравын тыңларга вакыты да булмаган аның. Метро төзелешендәге кебек, пенсионер көндәшләр гвардиясе үз эшен эшләгән. Кыскартканнар аны. Янәсе, мондый төзелешләрне таза, яшь пәһлеваннар сакларга тиеш.
Кыскартырга дигәндә оста шул түрәләр. Белми алар Таштабаннын машина сатып алырга хыялланганын. Анын табаны таш төсле дә бит, ботинкасы чыдамый, аны төзәтергә дә акча кирәк. Тешләре таза анысы, сызламый. Гөлфәринекен яматырга тагын акча сораганнар.
Шундый уйлар белән йокларга яткач, Таштабан төш күргән. Имеш,
анардан имтихан алалар. Берсе «Кем ул Шотаберган9—дип сорый. Алишер Новаины. Эйнштейнны. Кулибинны сорасалар ни була? Әбугалисинаны. Сәйф Сарайны да ишеткәне бар. Шотаберган дигән әллә немец, әллә яһүд кешесен күргәне дә юк ичмаса. Аптырап беткән төшендә. Йоклап торгач, сәер бу төш ни булыр икән9—дип юрарга керешкән И. зиһенсез икән шул Таштабан. Шотаберган дигәннәре бернинди дә чит ил кешесе түгел ләбаса. Ул бит метро төзелешендә эшләүче үз кешебез Шота! Әле Таштабан метро төзелешен саклаганда, шул прораб, тиен дә түләтмичә, ана бер КамАЗ ком биргән. Шул комны тирес урынына Таштабан бакчага сибеп чыкса, тагын күпме җиләк-жимеш үсәр. Беркем түгел, калган ураза төсле, шул ком анардан имтихан ала икән. Ярты гасыр элек бу тирәдәге комны Таштабаннар бригадасы төзүчеләре хәзерге «Проспект» сәүдә үзәге турысыннан ит комбинатына таба су үткәргеч сузганда үз кулларыннан үткәргән булган Төшне юрагач, Таштабан радионын колагын борган Диктор Абхазия белән Осетиядә Россиянен грузиннарга каршы сугышканын сөйләп ята икән.
Вәт сина төш! Утыз ел бергә эшләп йөргән төзелеш остасы Таштабанга Хабаровтан, йә бүтән берәүдән төшендә ник бер хәбәр килеп ирешсен. Ә грузин прорабының игелеге нәкъ сәгатендә изгелек булып төшкә кергән Хәерлегә генә була күрсен мондый төшләр. Гөлфәри дә көн саен уфтана. «Әй Алла, әгәр син булсан, сугышларны булдырма. Бакчада өебез дә искергән, зур калаларга бәла килсә, кая барырбыз?» дип кайгырта башлаган.
—И-и, Гөлфәри, Гөлфәри, син Ходайга артын белән борылгансың бит Шикләнмичә, чын күңеленнән сора син. Әле шунда да Ходай кемгә ярдәм итәргә, кемгә итмәскә икәнен үзе белер,—ди икән Таштабан.
Болар машинага дигән акчаны пыяла банкыда жиргә күмеп саклый бит хәзер. Көннәрдән бер көнне шуны санарга утырганнар Саныйлар, саныйлар, өч тәгәрмәчлек кенә чыга
—Кая киткән безнен бер тәгәрмәч?—дигән Таштабан —Үзен бит: «Безнең бабайлар Төмән ягыннан булган», дисен. Шунда тәгәрәде акчанын дүртенче өлеше.
— Нишләп тәгәрәсен?—дип гажәпләнгән Таштабан —Шулай инде. Минем энем Себердә икәнне беләсен бит Марҗасы аны тагын куып чыгарган Дүрт апасы булган килеш бердәнбер энебез бомж булып йөрсенме? Жибәрдек инде үзе сораган хәтле акчаны дүрт кыз туганы бергә жыеп.
—Туган авылыгызда Адилә улы Равил берүзе хуҗа булып яшәп ята дисен түгелме? Кайтса ни була шунда? Буш өйләр никадәр анда. Ике буйдак, өйләнеп тә җибәрсә, дүртәү булырлар иде
—Өйләнде ди! Әйбәт кеше, яшь чакта өйләнә булыр иде инде алар,—дип әйткән Гөлфәри
—Белмим, Гөлфәри. минем дә башым катты әле монда. Әллә энеңне, әллә авылыгызны кызганырга шунда
Ир белән хатын кинәш-табыш итешкәч, калган акчага иске «Жигули» сатып алырга булганнар Канатлы ат төсле, очып китәргә әзер торган Чибәркәйне «Пегас» автосалоныннан эзләп тапканнар Шунда әйләнгәләп йөргәннәрен күрсәгез, сез дә Гөлфәри төсле бәхетле минутлар кичерер идегез. Таштабан шатлыкны да, хәсрәтне дә эченә сыйдыра белә әле Гөлфәри бөтенләй әсәрләнгән. Ул ат муенын сыйпагандай, ялтырап торган «Жиделе*нен тимерләренә кулларын тидереп-тидереп алган. Утырып киткәч, бөтенләй кош тоткан төсле булган Гөлфәри
—Син. Гөлфәри. сабыр ит бераз! Сонрак үзенне дә йөртергә өйрәтербез,— дип ир хатынын кисәтеп куйган.
Алар шулай ике яклап баручы бишәр рәтле машиналар ташкынына кушылган.
Ярты елмашиналары тел-теш тидертмәгән. Аннары Чыгымчы аттан да уздырган. Йә кинәт кенә сүнеп, кабат кабынмыйча аптыраткан. Йә төчкерә, пошкыра да бөтенләй бармый икән. Яннан Таштабан, арттан Гөлфәри төртә-төртә берсендә машинаны көчкә кабызганнар, бүтән утырмабыз инде моңа дип саклау урынына китереп куйганнар. Бакчага барырга кирәккәч, тагын, тагын шулай азапланганнар. Тәмам туйдырган бу хәл. Автосервиска ремонтка бирергә сөйләшеп караганнар. Сатып алганда түләгән хәтле акча сораганнар. Каян килсен хәзер андый акча боларга. Кабат автосалонга илтсәләр, анда да егерме меңгә генә җибәреп булса инде моны, дигәнне ишеткәч, калдырмаганнар. Гомер буе җыйган акча жәл бит боларга. Таныш- белеш машина «духторларына» да күрсәткәннәр. Аз-маз көйләштереп, атна-ун көн йөрерлек итәләр икән дә бит, шуннан озакка чыдамый.
Беркөнне Таштабаннын башына тәвәккәл уй килгән. Туган ягындагы риваятькә кушылып туган әлеге уй. Бер тапкыр Зариф исемле кеше аты белән Мунчала буасы тавыннан менеп бара икән. Таунын уртасына җиткәч, монын аты чыгымчылаган. Әйтерлек зур йөге дә юк үзенен, тартмый. «Ах, син шулаймы әле?» дигән дә, Зариф, арбасындагы мылтыгын алып, үз атын атып үтергән. Таштабанда ул замандагылар кызулыгы юк инде. Шулай да машинасын кызганып тормас ул. Машинаны караштыргалаган да, сонгы тапкыр кабызып, Яманкол чокыры янына алып киткән. Ул чокыр тирән, куркыныч, күпләр аны әйләнеп уза икән.
Килеп җиткәч сикереп төшәргә дә, кабызган килеш машинаны шунда мәтәлдерергә ниятләгән ул. Егерме метрлап ара калгач, машинасын сүндермичә генә туктаткан. Төшеп чонгылны барып караган. Куркыныч хәл булмаслыгына ышангач, машина тартмасындагы «кирәге чыкканда ярап куяр» дип салган акчаны себереп алган. Зур эш башкарган шикелле, шул тимер акчаларны ул рәхәтләнеп санаган. Төп-төгәл алтмыш җиде сум икән. Бу акчанын бүген үк кирәге чыгачак, дигән ул. Машина сатып алганчы әле, ул табаны шартлаган саен бакчада җир маена чылаткан йон оекбаш киеп йөри торган булган. Машина сатып алгач, «Монардан җир исе килә», дип оекбашны Гөлфәри чүплеккә чыгарып аткан. Инде менә машинаның да исе килмәс.
Ә җир маеннан башка яшәп булмый. Табаннарны бүген үк майларга кирәк, җир мае сатып алырга бу тимер акчалар ярап куяр, дигән.
Таштабан, әле генә санаган акчаларны кесәсенә салып куйган да, машинасын чоңгылга якынайткан. Егерме метрлап ара тиз үтелгән. Менә «Җиделе» тонык тавыш чыгарып түбәнгә очкан.
Аннары Таштабан тар сукмактан эре-эре атлап олы юлга таба китеп барган.