СӨТ КАЛСА, ВАТАН КАЙТЫР
Кайсысы газизрәк: ватанмы, кавемме?
Бу сорауны затлы шагыйребез Дәрдемәнд куйган, һәм үзе үк аңа җавап та биргән
Ни газизрәк—бу ватанмы?
Аһ. туган каүмем газиз!
Ул мөкатдәс кан белән ул Изге сөткә ни җитәр!
Сөт качыр, ватан китәр!
Сөт качыр, ватан китәр!
Дәрдемәнднең бу чагыштыруы бер караганда урынсызрак кебек тә тоела Ләкин бер караганда гына Чөнки Дәрдемәнд «бу ватан» дип үзе яшәгән рус империясен күз алдында тоткан Аңа ул газиз түгел. Чөнки анда татарлар. Мәҗит Гафури язганча, һәрвакыт үги бала була килгәннәр. Анда шагыйрьнең «туган кауем»е гасырлар буе нужа чиккән, иксез-чиксез кан-яшь түккән Әйе, шагыйрьгә бу ватанга караганда милләте күпкә якын
Дәрдемәдне бер вакыт пессимистик шагыйрь дип билгели торганнар иде Ә дөреслектә исә ул күпләргә карата оптимистрак булган. Ул шушы шигъри сүзләр аша рус империясенең бетүен күрәзәләгән һәм татарның мәңгелегенә дан җырлаган Ул татарның югалган ватанын сагынып һәм яратып яшәгән Аның өчен дастаннарда дан җырланган Идел-йорт газиздән газиз булган
Әй Идел-йорт. Идел-йорт!
Идел буе имин йорт!
Атам кияү булган йорт—
Иелеп тәгъзим кылган йорт Анам килен булган йорт...
Татарның дастаннардагы Идел-йортын аякка бастыра алуына нык ышанып яшәгән Дәрдемәнд Чыннан да, 1917 елны империянең сәгате суга. Тик большевиклар гына, ялган федерация төзеп, аның гомерен тагын җитмеш
Индус ТА ҺИРОВ (1936)-тарихчы. ТР ФАнең хакыйкый әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе; <•Татарстан һәм татар халкы тарихына караган очерклар», <•Татарстан һәм татар халкы милли дәүләтчелеге тарихы» һ.б. китаплар авторы. Казанда яши.
елга озайталар. Әгәр ул шул елны ук юкка чыккан булса, русларның үзләре өчен дә күпкә хәерлерәк булган булыр иде Чөнки ул заман әле илнең демократия юлына басу мөмкинлеге бүгенгегә караганда күпкә артыгырак иде. Шуның өчен дә татарлар җаннары-тәннәре белән шушы мөмкинлекне тормышка ашырырга тырыштылар 1917 елның май аенда булып үткән Мөселман съездында Нижгар мулласы Габдулла Сөләймәнинең Россияне штатлар нигезендә демократик федератив дәүләт итеп корып, шул штатларның берсен татарныкы итү тәкъдиме шушы хакыйкатьне раслый. Идел-Урал штатының тамыры әнә шуннан башлана, хөрмәтле укучыларым!
Әгәр дә большевистик революция җиңмәстән, Учредительный собрание җыелган булса, Россиянең шул вакытта ук федератив нигездә корылган демократик дәүләткә әвереләсе шиксез иде Коточкыч хәвефле еллар, дистәләгән миллион кешенең гомерен өзгән репрессияләр дә булмас иде
Бу кеше тарихчы башы белән нигә инде була алмый калган эшләр турында сөйли, дияр кемнәрдер. Чыннан да, буласы булган бит инде. Боларны һичничек тә үзгәртә алмыйсың
Тик—сөйләргә кирәк, чөнки тарихи хәтер дигән төшенчә бар. Ул әнә шул Дәрдемәнд язган мөкатдәс кан белән сугарылган изге сөттә саклана. «Изге сөткә ни җитә?» Бу сөттә буыннан-буынга күчә килгән татар каны, шул канга сеңгән татар рухы, аның җыр-моңы, барысы да шунда. Менә ул ни өчен изге
Заманында төркиләр, шул исәптән татарлар да бихисап дәүләтләр төзегәннәр Төрки каганатлар, һуннар империясе, Болгар, Алтын Урда, аннан соңгы татар ханлыклары—болар барысы да татар канына үз тамгаларын сала барганнар Тарихи хәтер әнә шунда ята. Әнә шул хәтердә саклана торган милли моң үзе генә дә ни тора! Борынгы төрки заманда ук барлыкка килеп, меңәр еллар дәверендә чарланган зиннәтебез ул безнең. Аңа һәр буын үз өлешен өстәп, баета килгән Бу моңга халкыбызның бөтен тарихы сеңгән Дөньяны шаулатып-гөрләтеп яшәгән шанлы чорлары да, авырдан авыр, коллык михнәтендә иза чиккән гасырлары да, монда барысы да бар Зәки Вәлиди татарлар шушы моңның варислары, алар аны саклап калганнар дип бик дөрес язган.
Татарлар, күрәсең, моңнан яралгандыр. Ул моң, күрәсең, төркиләр яшәгән Алтай гүзәллегеннән, татарны татар иткән дала киңлекләреннән барлыкка килеп, аның канына сеңгәндер Шунлыктандыр инде аның дөньяны таң калдырырдай көче бар Юкка гына кытайлар безнең музыкабызны үз итмәгәннәрдер Һәм аны Ерак Көнчыгыш халыкларына, шул исәптән Япониягә кадәр үк илтеп җиткермәгәннәрдер Беренче төрки аваз да шул моңнан барлыкка килеп, телебезне тел итүгә өлешен керткәндер
Татар гаиләләре өчен телебез һәрвакыт газиз һәм мөкатдәс була килгән Ул балага бишектә үк сеңдерелгән Гаилә баланың телен баета, аны яшәү коралына әверелдерә Моның шулай булырга тиешлегенең төп шарты—ата-ананың балалары белән бары аларның туган телләрендә генә аралашуы. Әгәр ата-ана үзара рус яки башка телдә аралаша икән, аларның балалары да шул телгә күнегә Аларга тумыштан бирелгән тел ачылмый кала, онытыла.
Телебездә тарихыбызның бөеклеге чагыла. Аңа төркиләрнең дөньяны таң калдырган чорлары сеңгән Әгәр дә мәгълүм рус сәяхәтчесе Афанасий Никитин аны белмәгән булса, Һиндстанга барып җитә алмас иде Барып җитсә дә. исән- имин кайтуы бик тә шикле Ул үткән җирләрдә, хәтта Һиндстанның үзендә дә мең ел дәверендә төрки тел хакимлек иткән Әбу Гали ибне Синә, Гомәр Хәйәм кебек бөек шәхесләр төрки патша Газнавилар сараенда иҗат иткәннәр Афанасий Никитин сәяхәтен юкка гына Йосыф исеме белән кылмаган, һәм үзенең «Хождение за три моря» исемендәге әсәренең шактый урыннарының татар җөмләләре белән бизәлүе дә тикмәгә түгел Укучылары шушы телне белмәсә, ул аларны әсәренә керткән булыр идеме? Юк, әлбәттә
Татар теле дөньяның ундүрт теле арасына кертелү очраклы хәл түгел, хөрмәтле укучыларым' Менә ул татар сөте Бу хәтта сөт кенә дә түгел Бу—куе каймак!
Европа язучылары, алар артыннан рус галимнәре дә төркиләрне кыргыйлар рәвешендә күрсәтә килделәр Һәм, ни кызганыч, бу гамәл әле дә булса дәвам итә. Имештер алар урак урмаганнар, иген икмәгәннәр, башкаларны талап кына яшәгәннәр Алай булгач, ни өчен барлык төрки халыкларда да бодай, тары һәм башка бөртекле культураларның исемнәре бер төсле яңгырый икән9 Югыйсә аларның бер-бөрсеннөн аерым яши башлаганнарына инде мең еллар үтте Димәк,
алар Төрки каганатлар чорыннан башлап ук, хәтта аннан да алдарак чорларда да иген иккәннәр Алай гына да түгел, бакчачылык белән дә шөгыльләнгәннәр. Рус һәм башка славян телләрендәге кавын, карбыз кебек сүзләр безнең телебездән күчкән Димәк, алар бу культураларны үстерү һөнәренә безнекеләрдән өйрәнгәннәр.
Америкада чыккан бер журналда, Европаны кәбестә тозларга һуннар өйрәткән, дип язылган Шулайдыр Тик алай гына да түгел Чөнки аны тозларга өйрәнгәнче үстерә белергә дә кирәк Белоруссия президенты Александр Лукашенко үзе белән бер очрашу вакытында республикаларында яши торган татарларның яз җитүгә базарга беренчеләрдән булып яшелчә чыгара башлаганлыкларын әйтеп, бу һөнәрдә аларны уздыра алучылар юк икәнлеген ассызыклаган иде.
Барлык төрки халыкларда да үлчәм һәм саннарның әйтелеше бер төрле яңгырый Моның сәбәбе аларның борын заманнардан бирле үлчәмле тормыш белән яшәгәнлекләрен раслый Халык санын алуны алар башлап җибәргән, һәр кешенең саны булган борынгы бабалар заманында, һәрбер кешенең кадере булган. Русларның күренекле кешеләрен сановник дип атаулары да шул «сан» сүзеннән булса кирәк Алар үзләренең санлы, абруйлы кешеләрен шулай дип атаганнар.
Болар барысы да, хөрмәтле укучыларым, милләтебезнең төп сыйфат билгеләмәләре Бу—чын татарлык, миллилек.
Әгәр дә сөт бернигә дә карамастан, әчемәстән, куера барса, ватан була. Ул хәтта, киткән булса да, яңадан кайта Без татарлар гасырлар дәверендә инде берничә ватан югалттык Ә сөтебез, Аллага шөкер, кала килде Телебезне, моңыбызны, гореф-гадәтләребезне саклый килдек. Рухыбызны беркемдә сындыра алмады 1870 елны чыккан китапларның берсендә, татарлар безгә [русларга—И Т ] рухи яктан түгел, тик сәяси рәвештә генә буйсындылар, диелгән Ефимий Малов исемле бер миссионер 1911 елгы көндәлегендә «алар инде ничөмә йөз еллар буе безнең белән яшәсәләр дә, без аларны руслаштыра алмадык Тагын ничә йөз ел көтәргә кирәк булыр икән», дип уфтанып язган Бу сорауга русча җавап биреп була «не дождетесь!» Әйе. күпме көтсәгез дә, көтеп җиткерә алмассыз! Безнең җегәребез җитәрлек, безгә Аллаһы Тәгалә иксез-чиксез яшәү көче биргән Дәрт тә, дәрман да җитәрлек бездә
Безгә өмет чаткысы керде, дәрт һәм дәрман барлыкка килде
Без тарихның зур бер борылышы чорында яшибез. Ул 1917 елдан бүгенге көнгә кадәр дәвам итә торган чор Бик күп мөмкинлекләр юкка чыккан чор бу Аларның иңәһәмиятлеләреннән берсе—демократик альтернативаның ычкынуы Чөнки нәкъ шуның нәтиҗәсендә илдә большевистик тоталитар режим урнаша.
Тик менә бер генә тарихи вакыйгага да берьяклы гына караш булырга тиеш түгел. 1905—1917еллар—халкыбызда зур өметләр тудырган, татарны йокысыннан уятып, аны тарихи мәйданга алып чыккан еллар
Шул зилзилә елларына бәя биргәндә, моның халкыбыз өчен булган кайбер уңай якларын әйтеп үтми мөмкин түгел Аларның берсе—1920 елның 27 маенда барлыкка килгән Татарстан автономияле республикасы Әгәр дә безгә шул вакытта кечкенә генә бер мәйданчыкта булыр-булмас хокуклар белән генә булса да җир бүлеп бирелмәсә. без бүген үз ватаныбызны гамәлгә ашыру мөмкинлегеннән бик ерак торыр идек Мин булыр-булмас хокук дип әйтәм, чөнки ул вакытта да һәм бүген дә Мәскәү татарларга чын дәүләтчелек бирергә җыенмады һәм җыенмый да Гомүмән, татарларга гына түгел, башка халыкларга да
Марксистлар миллилеккә һәм шуңа бәйле федерациягә һәрвакыт тискәре карашта булалар. Россия марксистлары республикалар төзүне вакытлы, котылгысыз бер чара гына, Россиянең бөтенлеген һәм бүленмәслеген саклау гамәле итеп кенә күргәннәр. 1922 елда Сталин Ленинга язган бер хатында, бу «бәйсезлек уеннарын» туктатырга вакыт, дигән. Ленин бу тәкъдимгә каршы булмаган Тикулхәзердәнүкбуюлга басуны иртәрәк дип санаган, моны акрынлап, сиздермәстән, беркемне дә куркытмастан башкаруны кулайрак күргән Сталин исә Ленин үлгәннән соң авызлыксызланды, ашыгыч рәвештә унитар дәүләт төзү юлына басты.
Үткән гасырның егерменче елларында ук республикаларны гадәти
административ берәмлекләргә әверелдерү эше башлана СССРның 1936 елгы һәм Россиянең 1937 елгы Конституцияләре нигезендә Татарстан бөтенләе белән дәүләти хокуклардан мәхрүм ителә Союздаш республикалар хокукы даулаган Татарстан һәм Башкортстанга шушы -халыклар юлбашчысы >•. им этого -не видать как своих ушей-, ди. Хәер, союздаш республикаларның да хокуклары елдан ел кими барды
Шулай итеп. СССР дөнья мәйданына ялган федерация рәвешендә чыга Андагы республикалар алдакчыл курчак дәүләтләр булып кына яши килделәр Мәрхүм, репрессия корбаны Мирсәет Солтангалиев шул вакытта ук. СССР кыяфәтендә сәяси мәйданга чыккан Россиянең гомере озын булмас, ул тиздән таркалыр, дип язган иде. Чыннан да. Россия, бик тиздән булмаса да, таркалды Моның сәбәбе—илдәге ирексезлек Кеше ирексезлеге, халыклар ирексезлеге
Җитмеш ел эчендә СССР республикалары гадәти административ берәмлекләр генә булып калдылар. Хәтта союздаш республикалар да хокуксызлыкларыннан зарлана килделәр Балтыйк буе республикасында яшәгән бер галим. 1998 елны Рига шәһәрендәге үткән «түгәрәк өстәл- вакытында, «республикаларның ичмасам АКШ штатларындагы хокуклары гына булса да. бездәге федератив мөнәсәбәтләр бөтенләй башка булыр иде-, дип зарланды
Ил капкасын федерация 1922 елдан бирле кага килде Ләкин ил җитәкчеләре бу капканы ачарга теләмәделәр. Киресенчә, аңа яңадан яңа йозаклар элделәр 1998 елСССРны саклап калуның соңгы мөмкинлеге иде Тик Горбачев моны аңлардай кеше түгел иде Аңа сәяси акылда, сәяси тәвәккәллек тә җитмәде. СССР кояшка чыгарган боздай эреде, юк булды Әйе. тарихны алдап булмый Аның үзен алдарга тырышучларны куып тотып, артларына тибә торган гадәте бар
Татарстан СССРның таркалуын теләмәде Ул 1922 елдан башлап ук аның чын федератив дәүләткә әверелүен алга сөрә килде, һәм аның составына тулы хокуклы республика булып керүне максат итеп куйды 1990 елның 30 'августында кабул ителгән Декларация моңа ышанычлы дәлил. Анда республикабыз берни составында да итеп күрсәтелмәгән УлСССРда да түгел, Россиядә дә түгел Чөнки ул әле СССРга мөстәкыйль рәвештә алынмаган Ул моңа омтыла гына Россия белән исә ике яклы шартнамә нигезендә яшәүне максат итә Бу Декларациядә аермачык итеп язылган, һәм шунлыктан ул. чын-чыннан бәйсезлек документы буларак, бүген дә көчен җуймаган Алай гына да түгел, аның төп принциплары 1992 елның 21 мартында үткәрелгән бөтен халык референдумы аша ныгытылды Ә Россия белән ике яклы шартнамә төзелде Безнең арттан ияреп, Россиянең кырыктан артык төбәге Үзәк белән шартнамә нигезендә яшәү юлына басты Шуның белән Татарстан Россияне федератив рельсларга бастыра алды Бу елларны татар татарлыгын күрсәтте Татарстаныбызны ул чакта юкка гына горур республика дип атамадылар Чөнки ул башкалар өчен үрнәк була алды Хәттә Косово статусын билгеләгән вакытта да шул хакта сөйләшүчеләр өстәлендә Татарстан белән Россия арасындагы шартнамә яткан
Ә бит бу очраклы хәл түгел. Бу эшләрне халык башкарды Ул мәйданнарга җыелып, республика җитәкчелеген яклап чыкты Күп милләттәшләребез бәйсезлек даулап ачлык игълан итте Әйе, президентыбызны халык һәрвакыт яклый килде Шахрай кебекләр теш кайраганда да. Хасбулатовлар тимер читлеккә бикләп Мөскәүгә алып китү белән янаганда да халык аны дәррәү яклап чыкты Аңа - камыр булма, тимер бул1-, дип көч. куәт, дәрт һәм дәрман өстәп торды, һәм Шәймиев чыннан да тимер булды
Тик менә аз гына ныгып алу белән, бигрәк тә Ельцин хакимияттән читләштерелгәннән соң. империалистик көчләр республикаларга, аларның хокукларына һөҗүм ачтылар Кабул ителгән Конституциябез, законнарыбыз федераль Конституция һәм законнар белән тәңгәлләштерелде Латин графикасына кайту юлыбыз бикләнде Инде телебезгә, тарихыбызга каршы дау башланды Республикабызның укыту стандартларындагы милли компонентка кизәнү нәкъ шул турыда сөйли
Милли компонент ни-нәрсә? Ул—күп милләтле дәүләттә милли яшәү рәвеше Безнең өчен бу—татар булып яшәү рәвеше Ул безнең көндәлек тормышыбызда. гаиләбездә, дусларыбыз белән аралашканда, җырлый торган җырларыбызда һәм башка яшәү гамәлләребездә чагылыш таба Ул балага бишек җырлары, әби әкиятләре белән сеңдерелә башлый, һәм инде мәктәпкә кадәр килеп җитә Уку стандартындагы өстәмә—аның тик бер. ләкин бик тә әһәмиятле өлеше Шунлыктан
бу компонент өчен көрәшне без татарлыгыбызны саклау көрәш итеп күрәбез. Бу шартларда да Шәймиев беренче адымны үзе атлады “Кайберәүләргә. күрәсең, милли телләрне бетерү процессы бик акрын бара кебек тоеладыр»,—диде ул Россия Фән һәм мәгәриф министрлыгының шушы мәсьәләгә багышланган Казандагы утырышында “Без. дип әйтте ул. Россия министры Фурсенконың йөзенә карап,—чигенмәячәкбез, конституцион судка кадәр барып җитәчәкбез һәм отачакбыз»
Ни кызганыч, без әле чигенәбез. Чигенүдән кайчан туктарбыз, монысы да билгесез Күрәсез ки, хөрмәтле укучыларым, инде була язды дигән ватан китеп бара Кайтырмы икән?
Изге сөтебез сакланса, әчемәсә, ул көн килер
Әйе, сөтебез әчи башлады. Телебез аяныч хәлдә. Туган телләрен белмәгән татарларның саны артканнан арта бара Татар теле инде күп гаиләләрдән дә кысрыклап чыгарылды Ә бит, Аллаһы Тәгалә һәрбер кешене теле белән ярата Шунлыктан ата-ананың изге бурычы шул телне матур һәм дөрес итеп ачудан гыйбарәт икәнлеген аңлыйсы иде. Тукаебыз бит юкка гына, иң элек шултел белән әнкәм бишектә көйләгән. дип язмаган. Ул балага бишектә үк милли моң-җыр белән бергә сеңә, ныгый Моң җыр сорый, сүз таләп итә Бишек җыры балага милли хис сала, теле ачылуга юл ача. Тел һәм моң—милләт сакчылары
Күп вакыт ата-ана балам русча белсен, русча укысын ди Рус теленнән башка яшәү авыр, җәмгыяттә урын алу кыен, ди. Мондый ата-аналарның күпчелеге рус телен начар белү аркасында интеккән, авырлыклар күргән була. Балаларына андый язмышны теләми Моны аңлап була Беркем дә үз баласына начарлык теләми Укысыннар балалалар русчада, инглизчәдә, французча да. нимесчәдө. Татар кешесе берәүдән дә ким түгел. Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем- мәгърифәтнең ачкычы туган телебез икәнлеген генә онытмасын. Бала үсеп буйга җиткәч, җәмгыятьтә үз урынын алгач: "Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы- диярлек булсын. Телебезгә рәхмәтле булсын
Ата-аналарның кайберләре балаларының үз телләрен белмәүдә мәктәпне гаепләмәкче Имештер, мәктәптә татар телен өйрәтмиләр, укыту рус телендә генә бара Бу сүзләрдә дә дөреслек юк түгел. Чыннан да. безнең шәһәрләрдәге, хәтта татар дип аталган мәктәпләребездә дә, күп фәннәр русча укытыла Балалар үзара русча гына сөйләшәләр. Ә менә Финляндиядә. Америка яки Кытай һәм Япониядә татар мәктәпләре юк. Ләкин балалар татар телен камил рәвештә беләләр, чөнки татар теле—гаилә теле. Тел аларга бишектә үк сеңдерелгән. Ата-ана үзара да да, балалары белән дә бары татарча гына сөйләшә Газиздән газиз телебез бу милләттәшләребезгә «изге сөтебез» аша килә Бу илләрдә тел балага ана сөте белән сеңдерелә, бишек җырлары белән уралып, аны дөньяга алып чыга.
Бер мисал китерүне урынлы саныйм. Бүгенге көнне Америкада яшәп ятучы милләттәшебез Сәгыйт Салах Кореяда Сеул шәһәрендә туып үсә Бу шәһәрдә барлыгы 26 татар гаиләсе була Шулар өчен бер затлы милләттәшебез мәчет һәм мәктәп салдыра һәм аларны үз исәбенә тота. Сәгыйт абый шушы мәктәптә укып. Америкага килгәч ике югары белем ала. профессор булып, хөкүмәтнең атом-төш коралы буенча киңәшчесе дәрәҗәсенә күтәрелә Ул туган телебезне камил рәвештә белүе аркасында җиде тел өйрәнә, фәннең иң югары баскычына күтәрелә
Сәгыйт абый татар җырына гашыйк. Алар хәләл җефете Равилә ханым белән җырлап яшиләр. Шушы уңайдан татар җырының телгә йогынтысы турында тагын бер мәртәбә кисәтеп үтәм Бер вакыт Бишкәк шәһәрендә җирле татарлар оештырган концертта яшь егетнең сәхнәгә чыгып «Әйтмә' син авыр сүз» дигән җырны башкаруын тыңладым. Искиткеч хисләнеп җырлады Ул сәхнәдән төшкәч, янына кидцем Татарча көчкә-көчкә генә сөйләшә егетем Ә кулында шушы җырның тексты Егетнең күңеленә сеңгән милли моң сүз сорый, татар сүзен сорый Телебезне ныклап өйрәнү омтылышын тудыра.
Очраклы мисал гына түгел бу Әйтик, инде мәрхүм атаклы җырчыбыз Гали Илъясов Владивостокта туып, асылда туган телсез үскән Ләкин күзәнәкләренә сеңгән моң аның татарлыгын уяткан, җыр аны житәкләп туган теленә китергән Бу да моңның тел ачкычы икәнлегенә мисал.
Нәкъ менә шунлыктан, бүгенге җыр сәнгатебез гасырлар буе җыйналган татар
моңының сагында торамы икән, дигән сорау туа. Ни кызганыч, моңа уңай җавап бирү бик кыен Эстрадабызда халык җырлары, Салих Сәйдәшев, Заһидулла Яруллин, Фәрит Яруллин, Заһид Хәбибуллин Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин, Солтан Габәши кебек классик композиторларыбыз тудырган әсәрләр бик сирәк яңгырый Йолдыз исеме белән тамгаланган җырчыларның кайберләре аларны хөттә белми дә.
Күп вакыт, яшьләр халык җырларын өнәмиләр, алар заманча җырларны гына яраталар, дигәнне ишетергә туры килә Имештер, алар халык җырларына корылган концертларга йөрмиләр Әгәр дә сәхнәдәге артист чын җырчы икән, ул халык җырларын, классик композиторларыбызның әсәрләрен һәммә тыңлаучының йөрәгенә үтеп керердәй итеп башкара Җырчының халкыбызның зәвыгын тәрбияләүдәге җаваплылыгын онытырга хакы юк. Ул моң һәм тел сакчысы икәнлеген аңлап эш итәргә тиеш. Бүгенге сәхнә биләүчеләргә Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Галина Казанцева Римма Ибраһимова, Фердинанд Сәлахов, Рафаэль Илъясов, Георгий Ибушев, Мирсәет Сөнгатуллин, Зөһрә Сәхәбиева, Искәндәр Биктаһиров һәм кайбер башка җырчыларыбызның иҗаты үрнәк булсын иде Шушы җырчылардан торган ниндидер рәвештәге комиссия экспертлык эше башкарса, бик тә яхшы булыр иде.
Әлбәттә, бу очракта дәүләт органнарының да җаваплылыгы зур икәнлеген онытырга ярамый Алар меңәрләгән кеше җыелган залларны акча сугу станогына әверелдерүгә юл куймаска тиешләр
Сөтебезнең акрынлап әчи баруына наркомания, эчкечелек кебек заман чирләре дә йогынты ясамый түгел. Аларның татар авылларына үтә баруы, бигрәк тә хатын-кызларыбызның аларга бирешүе аяныч Боларның берсенә дә күз йомарга ярамый
Бу безнең дин әһелләребезне дә борчыйдыр дип уйларга кирәк Авылларда мәчетләр ачыла, ләкин аларның шактые буш Анда йөрүчеләр аз Дөрес, үрнәк булырлык авыллар да бар Татарстанда гына түгел, башка җирләрдә дә Пенза өлкәсенең Урта Илүзән, Чуашстанның Шыгырдан авылларына гына күз салыйк. Бу авылларның һәрберсендә биш-алты мәчет, һәм аларда һәрвакыт халык тулы Монда наркоманиягә дә. эчкечелеккә дә урын юк. Саратов өлкәсендә дә шушы рәвештәге яшәеш гамәлгә кереп бара.
Г омумән, авылга күбрәк игътибар кирәк. Г омер буе авыл татарлыкны саклауның төп үзәге була килде Тел, милли җырлар, гореф-гадәт шунда сакланды Бүген исә авыл яшәеше саегая Аннан яшьләр китә, халыкны эшсезлек борчый
Бүгенге глобальләшү шартларында, бигрәк тә дөньяны кризис биләп алган халәттә, милли яшәеш зур сынау үтә Россия карабын, Дәрдемәнд әйткәнчә, җил сөрә. Ләкин халкыбызның яшәү көче житәрлек әле Аңарда дәрт тә, дәрман да юк түгел. Ул мәңгелеккә юл тота. Татар карабын җил-давыллар һаман сөрә тордылар Татарның ватаны китеп, фаҗига эчендә кайнаган чаклары да булмады түгел Ләкин аның сөте, татарлыгы кала килде Ул шуның белән үзенең бөеклеген раслый торды Аның менә шушы гүзәл сыйфатын Ижауда яшәүче шагыйрь Ибраһим Биектаулы дөрес күрә алган
Мәңгелек дан Сиңа, татар.
Әкияти оатыр—Алып.
Кайгыны да. үлемне дә
Җыр белән җиңгән халык!
Безнең, хөрмәтле укучыларым, киләчәккә өметебез зур. Тик без өмет белән генә яшәргә тиеш түгел Һөрберебез, кем булуына да карамастан, милләтебез өчен кулдан килгәннең бөтенесен дә эшләсәк кенә максатыбызга ирешә алачакбыз Сөтебезне сыегайтмыйча, әчетмичә, киресенчә, аны куерта барып яшәргә бурычлыбыз'