Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОҢГЫ АККОШ ҖЫРЫ


Чәчәк
Малай чакта чегән кызы Уч төбемдә фал ачты. Юраганы онытылмады Шушы көннәргә чаклы: «Сине көтә озын юллар,
—Урау-урау, бормалы.
Утлар аша чыгасың бар, Кичәсе күп суларны. Морадыңа ирешерсең, Барсаң дөрес, әкертен.
Су өстендә гөл шикелле Чәчкә атар бәхетең.
Шау-гөр килеп уйнап үстек Су буенда—яшьтәшләр. Тегермәнле, тын дәрьяда Ымсындырды чәчәкләр.
Пәрәвезләрдәй чолганып Үскән гөл сабаклары.
... Мин әле йөзә дә белмим Бик бәләкәй чакларым. Бакчадагы түтәл төсле Үскән гөлләр җыелып, Аклы-күкле алсу чәчәк Таныш төсле тоелып.
Туп-туры киттем янына Йөзмичә—җәяү атлап.
Шулай күпме барылгандыр, Барып җиткәнмен чак-чак. Кире чыгуны уйлама,
Белмә син чигенүне!
Җиткәч барып, чорнап алган Гөлләрнең пәрәвезе: Хыялландың гомер буе, Хәзер менә түз инде!..
Берзаман килсәм һушыма, Ятам елга ярында.
Ятам ярда, охшап элек Тоткан балыкларыма.
Инде батты дигәннәр дә, Коткарган иптәшләрем.
Авыр хәлләргә гарганда Шуны уйлап яшәдем.
Күпме генә яшәлсә дә,
Искә һаман төшәчәк:
Кулыма кысып тотканмын Исән-сау алсу чәчәк!
Аклы-зәңгәрле чәчәк.
Мин барда шиңмәячәк!..
Әхсән БАЯН (1927)— Татарстанның халык шагыйре; прозаик, драматург, публицист. Г Тукай исемендәге Дәцләт премиясе лауреаты. Кцпсанлы китаплар, шул исәптән 5 томлык «Сайланма әсәрләр» авторы. Казанда яши.
Аксыргак
Туган җирем ак каенлык,
Көн дә кайтыр җаем юк.
Юл юк диеп уйламыйм да, Кайтамын уйларымда.
Туган җирдә булам көн дә— Чишмәле тауда уйлар. Имәннәр, каеннар,таллар Танып, сөенеп карыйлар, Яфрак төсле канатларын Җилпеп карый аксыргак.
Үз урыным—шушы болыным, Ят түгел мин ди сымак. Җилпенеп-җилпенеп куя Очрашуга шат гүя.
Гөлләргә карап онтылсам, Бераз кимсенеп куя. Яфракларын салмак җилпеп, Үпкәли шунда бераз: «Онытма, якташ, сиңа да
Янап тора инкыйраз».
Безне никме яратмыйлар?— Маллар ашый алмыйлар. Чәйнәп-чәйнәп карыйлар да Йотып җибәралмыйлар». Мин бит бераз агулырак, Бал кортлары тапмый бал. Сөймәсәң бик аптырамам, Бик теләсәң йолкып ал.
Тик онытма, үзеңнән дә Яшиләр дошман ясап.
Син татар—минем мисалда Син дә бераз аксыргак. Кешелек тугайларында Җитми урын, тар кайчак. Сине дә бик зурламыйлар Булмаган өчен ашап.
Шушы хәлдә яшәп торсак, Булуыбызга—бул шат!
Буйсынганмын ялган матурлыкка, Ышанганмын ялган карашка. Хыянәтле йортның яме кача,
Бәхет югын белә,
Белә кош та:
Оя кормый корыган агачта.
Андый йортка шайтан ияләшә. Елмаюын оныта сөйгән яр.
Адым саен аның сыйрагына Чорналырга тора еланнар.
Көзге чебеннәр шикелле, Кырылды дошманнарың. Син алардан үч алмадың, Кырын күз дә салмадың.
Җиңел генә узмыйдыр шул Хөсетлекләр, этлекләр.
Көчләр—зая, хәлдән тая Өрә-өрә көчекләр.
Безне юк итмәк иделәр, Ләкин без исән әле. Лларсыз кызыксыз да бит. Яшәргә исәп әле.
Күп китердең ак бәхетләр миңа,
Караларын бәлки—артыграк.
Газапларың булган саен күбрәк.
Күрешүләр булды татлырак.
Кичләремдә син балкыдың чынлап,
Болыт буйлап йөзгән ай сымак.
Озын төннәр узгач сине уйлап,
Иртәләрем булды якты рак.
Ал кичләрем, алтын иртәләрем Инде сүнгән, калган, әй, ерак!
Син калдырган хисләр-яраларны Дәвалыймын сыйпап, кадерләп.
Чуар күңелеңдә минем артык Ышанучан холкым чагылган. Алданганым өчен тиргим сине, Тирги-тирги, өзелеп сагынам.
Китәсең лә, жаный, әй, китәсең, Яшьләр юмый күзең карасын. Таңнарымнан киткән идең, хәзер Кичләремнән китеп барасың.
Таңнарымнан, кичләремнән киттең. Хисләремнән китеп барасың.
Тик белеп кит, йөрәгемә яңа Яралар син ясый алмассың.
Юлларыбыз инде очраштырмас. Уйларымнан китеп барасың.
Хуш инде, хуш, синең йөрәгеңдә Төзәлмәслек яра калмасын.
Җырлыйсың да моңаясың, Моңнарың миңа күчә.
Элекке хисләр аларга Иярә, сүрелмичә.
Тоеп туелмаган бәхет Яңарып төшә искә.
Очрашуга килә ярым,
Вакытка бирешмичә.
Таңнан тирән коңгырт күзләр Сирпиләр серләр кичкә.
Үзе төсле, таллар—нечкә, Иелеп исәнләшә.
Чәчләрен тарап, җил исә, Өстә болыт шул төстә. Җилпенеп җитез яфраклар Дәшәләр сөенечкә.
Син төшермәсәң дә искә. Сагынып өзеләм бит.
Инде бераз онытырга, Моңаймаска ярдәм ит.
Минем алда, зинһар, еламагыз,
Авыр булса да бик кайгыгыз.
Күз яшьләре күрсәм, мин дә елыйм,
Зинһар, шуны искә алыгыз.
Ярдәм итәр идең, килми кулдан.
Аяклардан мине шул ега.
Булмас кебек моңардан да авыр,
Моңардан да ачы фаҗига.
Сихерле гыйшык
Бәйләнчек уй көн-төн минем Фәрештә дип, күккә ашар
Талый бәгырьне. Көч алган идем.
Ачы мәхәббәт ярасы Үземнән дә изгерәк дип,
Татлы, кадерле. Ышанган идем.
Ышанычны кичәләрдә Сыный ул, бик тә:
Бәйрәм итсә, шайтаннарга Ияреп китә.
Азгын җанлы дип уйламас һичкем һич аны.
Күпвакыт әдәп шәфкатьнең Тере мисалы.
Качып йөреп, ят кочактан Чыккан чакта да,
Гөнаһсыздай сыена сиңа. Сөя, шат кала.
Сизми калам, тылсымыннан Бетә ихтыяр.
Уйлар кала, уйда һаман— Чибәр, көчле яр.
...Хыялыйлар булсам әгәр, Белерсез, дуслар,
Мин әле дә шул сихерле Гыйшыкка дучар.
Аккош мәхәббәте
Гомер буе аккош мәхәббәтен Бөек максат диеп сакладым.
Ә ул калды жырда, моңнарымда, Ә тормышта үзем тапмадым.
Ә тормышта аккош тавышлары һава ярып, кайчан яңгырар? Кайларгадыр китеп адаштылар Кайтмаскамы китеп бардылар?
Соңгы аккош җыры туар әле, Гомер хакы торган яр булса.
Биек ярдан ташка ташланырлык Мәхәббәтнең тиңе табылса.
Төнозын яуган яңгырдан Агачлар баш иделәр. Яңгырдан түгел, ләззәттән Арып калган иделәр.
Китте бикләп туган-үскән йортын, Кесәсенә салды ачкычын.
Югалтмады озак, бик озак.
Китмәс өчен кайтты еллар урап.
Ачкыч кулда! Ләкин юк йозак...
2007—2009
%