Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘ—ИЛҺАМ МӘЙДАНЫ


Театр сәнгатен, ни хикмәт, без. билгеле булганча, күбрәк артист яки драматург иҗаты аша кабул итәргә күнеккәнбез. Еш кына спектакль караганнан сон -Драматург шәп әсәр язган-, яки -әсәре шундый гына инде, ә теге артист шәп уйный. молодец!"-дип бәя бирәбез. Югыйсә спектакльнең чын сәхнә хуҗасы, төп авторы режиссер бит. Ә ул исә үзе күзгә чалынмагач, күренмәгәч, күп очракта халык аның шәхесен игътибарга да алмый, аңа әһәмият тә итми Тамашачы аны күбрәк спектакльне оештыручы, сәхнәне рәткә китерүче бер кеше итеп кенә күзаллый. Репетицияләрдә режиссер вазифасындагы кеше ни белән шөгыльләнә, артистларга нинди күрсәтмәләр бирә.-алар өчен бу як карангы. Артист сәхнәгә чыгып кемне дә
булса уйный, бусы шиксез, ә бит бер үк рольне ике артист башкарса, икесе ике төрле диярлек образ бирә Күп очракта бу хикмәт дигәнебез режиссерның әнә шул күрсәтмәләренә кайтып калмый микән?
Режиссер шөгыленен асылына төшенә башласаң, аның бик катлаулы һәм житди шөгыль икәнлеген аңлыйсын.
Режиссерларның да бит төрлесе бар Кайберләре матур мәгънәсендә диктатор була. Ул бар кешене дә һәм бар нәрсәне дә үзенә буйсындыра торган, берәүгә дә бер адым да читкә тайпылырга ирек бирми торган «каты куллы» җитәкче. Икенчеләре
исә күбрәк артистның сәләтенә таянып, ана ышанып эш итә. Беренчелэренен исә драматург әсәрен сәхнәдә үзләре генә -башкарып» чыгачагына иманнары камил. Ә кайберәүләре исә кулына килеп кергән әсәрне үз йөрәге аша үткәреп, анын бөтен тирәнлеген һәм киңлеген тойган хәлдә артистларны да үз халәтләре, үз кичерешләре аша тәэсирләндереп, үзләренең хыялларында кичерешләрне тасвирлый алуларына ышанып эш итәләр. Үзенең ижади халәте ягыннан мин режиссер Фаил Ибраһимовны соңгылар рәтенә кертер идем
Фаил Ибраһимов-ул чын мәгънәсендә ижади шәхес Анын кулында рәсми рәвештә расланган -һөнәре-режиссер» дигән документ-таныклыгы булганга күрә, үзенең эчке халәте ягыннан көн үткәнгә ризалашып яшәүче генә түгел, ә бәлки -жан басымы» белән авырып, иҗат белән мавыгучан шәхесләрнең берсе Әйе. Фаил Ибраһимов артистларга теге яки бу рольне бүлеп, сәхнәдә коры күрсәтмә бирүче генә
самолет аша битләп-битләп әсәрнен тәржемәләрен жибәреп торды Каршылыклар шактый гына булса да. бу әсәрне сәхнәгә кую бәхетенә ирештем Шуннан сон инде мине Минзәлә театрына баш режиссер итеп чакырдылар Анда эшләү дәверендә «Зәңгәр шәл* (К. Тинчурин), «Сөйгәнемнен туган көне* (И. Юзеев). -Ярым ятларга кала- (Р Батулла) һәм башка спектакльләрне куйдым. Ә 1990 елда яна оешкан Чаллы татар дәүләт театрына күчтем.
Әти-әнием көчле рухлы кешеләр булгангадыр, мин дә тормыш сынауларына артык бирешмәдем Әтием Мөхәммәт Мирза (энем шагыйрь Илфак әтинең исемен псевдоним итеп алды) 18 яшендә Бөек Ватан сугышында яраланып, ике аягын өздереп кайта. Ул гомере буе мөгаллим булып эшләде Әнием ана кияүгә чыгып 11 бала таба*1.
Үзенең гомер агышын, ничек итеп театр дөньясына аяк атлавын, режиссер буларак кереп китүен ул менә шулай дип искә ала. Лөрестән дә. профессиональ сәхнәгә килгәнче үк ана чын мәгънәсендә бу өлкәдә үзенә күрә сират күпере аша кичәргә туры килә-ул үзенен режиссерлык сәнгатендә нәрсәгә лаеклы булуын, аның тулы хокуклы вәкиле икәнлеген бу өлкәнен ин нечкә жире. ин кыен юлы аша узып дәлилли, раслый Режиссер буларак. Фаил сәнгатьтәге ижат юлын һәвәскәрләр белән эшләүдән башлап жибәрә Лөрес. алар белән эшкә керешкәнче дә. ул үзе дә сизмәстән балачактан ук сәнгать һөнәренең асылына төшенергә омтылган. Туган авылында сигез классны тәмамлаганнан сон 1966-70 елларда Минзәлә педучилишесында белем алган, аннан сон Иске Кормаш мәктәбендә укытучы булып эшләгән, ә инде 1971 елда Казан дәүләт мәдәният институтының режиссерлык бүлегенә укырга кергән, аны тәмамлагач, яшь егет туган ягы Актанышка кайткан һәм анда халык театрын житәкли башлаган «Профессиональ сәхнәгә килеп житкәнче ана байтак эзләнүләр аша үтеп, һәвәскәр артистлар белән спектакльләр куеп бимазалы ижат тәжрибәсе узарга туры килә. Ләкин Фаил Ибраһимов бу өлкәдә судагы балык кебек үзен иркен хис итә. һәвәскәр уенчыларны ул һөнәрмәнд (профессиональ) сәхнә алымнарына өйрәтә, үзенә теләктәшләр туплый. Нәтижәдә Актаныш халык театрында эшләгәндә үк ул югары кимәлдәге спектакльләр куя. «Өч аршын жир» (А. Гыйләжев). «Хуш. Назлыгөл- (М Байжиев). «Кичер мине, әнкәй* (Р Батулла) һәм башка спектакльләр моның чын дәлилләре-.-дип искә ала анын остазы Рабит Батулла.
Тиз арада ул куйган спектакльләр хакында Казанга берсеннән-берсе матур хәбәрләр килеп житә Актанышта бер егет бар икән, ул һәвәскәрләр белән кызыклы спектакльләр куя икән Озак та үтми. А Гыйләжевнен -Өч аршын жир» әсәрен актанышлылар Казанда ук күрсәтергә дә өлгерәләр. Спектакль җәмәгатьчелектә киң яңгыраш алып, анын режиссеры Ф Ибраһимовның исемен халыкка таныта Ул үзенен куелышы, тирән фикерләргә, рухи кичерешләргә бай булуы белән үзенчәлекле була. Республика халык театрлары конкурсында 7 номинация буенча лауреат дипломнары ана бирелә. Аннан сон ул Чаллы халык театрына күчә, анда да К Тинчуриннын «Американ»ын куеп, шактый ук уңыш казана. Бу спектакль белән Бөтенсоюз халык театрлары конкурсында катнашып, лауреат исемен яулап ала Шуннан сон аны якындагы Минзәлә дәүләт театрына В Крымконын «Сүнмәс учагым* драмасын куеп карарга чакыралар.
-Әсәр русча иде. тәржемә итәргә кирәк үзен. Таныштым да. «моннан берни дә чыгарып булмас* дип. кире кайтып киттем Башкаларның ачуы килгәндер инде, «йөрисен шунда- дигәндәй карап калдылар Чаллыга кайттым, төне буе тагын бер тапкыр укып чыктым әсәрне. Шушы бер төн эчендә спектакль «туды* образлар да. сәхнә бизәлеше дә күз алдында иде инде. Йоклап та тормыйча, иртән иртүк, өр-яна идеяләр белән «коралланып*, янә киттем Минзәләгә! Җин сызганып эшкә керештек. Шулай итеп, әсәрне сәхнәгә кую бәхетенә ирештем, һәм бу спектакль мине Минзәлә театрына баш режиссер итеп «чакырды*,-дип искә ала Фаил
Сугыш чоры темасына багышланган бу спектакльдә ул аерым бер психологик нечкәлек белән шул чорның шомлы атмосферасын художниклар гына куллана торган, ниндидер аларнын үзләренә генә хас буяулар аша. каракучкыл зәнгәрсу төсмерләргә манып, кешеләр йөрәгендәге борчулы халәтне күрсәтә алды Аннан сон аны Мәскәүгә.
Ватаным Татарстан - 1995 ел. 13 сентябрь.
режиссерлар әзерли торган Югары курсларга укырга җибәрәләр, инде аннан кайткач. Минзәлэ театрынын художество җитәкчесе итеп билгелиләр Бу театрда ул анын халыкчанлык традицияләренә таянып, сәхнә сәнгатенең заманча алымнарын мул кулланып эш итә. сәхнәсен яна алымнар белән баета Ф Ибраһимовка багышланган бер язмасында Рабит Батулла болай дигән иде: -Ф Ибраһимов-театрнын миссиясен тирән анлап эш итүче режиссер Ул пьесаның -орлыгын- тапмыйча спектакль куярга алынмый-2 Биредә 1984-1991 елларда баш режиссер булып эшләү дәверендә барлыгы 8 спектакль куеп өлгерә Фаил Мәскәүдән сон тәүге эше К Тинчуриннын -Зәңгәр шәл» әсәре була Бу мелодрама моңарчы Минзәлә сәхнәсендә-1936, 1956 елларда режиссер С Өметбаев. 1965.1969 елларда режиссер М Мостафин тарафыннан куелган була инде Минзәлә театры халыкка иң якын торган коллективлардан санала, мондагы этнографик, фольклор элементларының мул кулланылуы табигый хәл санала, спектакльне кабул итүгә аз гына да комачауламый Нигә әле алар безнен милли хисебезне ялыктырырга
тиеш ди?! Татар халкының электән киелә торган кием- салымнары. бизәнү әйберләре, чулпы-калфак. алъяпкычларның сәхнәдә бер ялтырап алулары, андагы жыр-биюләрнең дә күңелләребезгә хуш килүләре берсе дә артык түгел-барысы да үзебезнеке Шул ук вакытта аларга режиссер, әсәрнең социаль яңгырашын көчәйтү теләгеннән чыгып, сәхнәдә шактый күп янача күренешләр дә өстәгән
А. Гыйләжевнең -Өч аршын җир» спектакле Минзәлә теат- рынын ижат биеклегенә иреш-
Ф Ибраһичов. уз театрында яңа спектакзмәр әзерләү арас ында. Казан. Минзәлә. Әгчәт, Уфа сәхнәләрендә дә унлап уңышлы спектакль куйды Рәсемдә: Әгчәт театрындагы премьерадан соң (М. Гыйләҗев иСафиулла»/
реп китте ки: укыганда ук күңелемдә жанлы образлар хасил булды Әсәрне укый бардым, шул ук вакытта күз алдымда спектакль дә уйнала торды- Шуннан сон ул аны Актаныш халык театрында 1980 елда сәхнәләштерә Спектакль бу чор өчен үзе үк зур кыюлык була Ф Ибраһимов тарафыннан куелган әлеге сәхнә повесте режиссерга танылу алып килә һәм аны тәки тынгылыкта калдырмый, һәм менә ул- Минзәлә сәхнәсендә Бу спектакль чын югарылыгында сәхнә шигъриятенә корылган иде. ул үзе үк бер поэманы хәтерләтте Монда бар да бар иде-киеренке хисләр эчке тойгыларның чынлыгы, шул ук вакытта саф нәфислек, кеше дөньясынын жа нына үтеп керергә тырышу, эчке динамизмның катлаулы бер чагылышта бирелүе Бу әсәр үзенең рухы белән авыл тамашачысына нык якын, аңлаешлы, анын туган жиргә карата йөрәк түрендә сакланган кичереш дулкыннарына тәнгэл иде
Минзәлэ театры-күчмә театр, авыл театры, шуна да анын эш шартлары аерым кысаларга ия Анын калыбында гына ижат итү әйтик, мәйдан тарлыгы үзен сиздерми калмый, билгеле Сиксәненче еллар азагында Минзэлэдэн 60 чакрым ераклыкта гына ярты миллион халык яшәгән Чаллы шәһәре үсеп чыкты Анда яшьләр, анда тормыш кайный! Табигый ки. ижат кешесенең тынгысыз жаны шунда ашкына, шуңа төбәлә Чаллы шәһәрендә профессиональ театр төзү уе белән янып, Фаил да шунда таба омтыла. Хыяллар чынга аша. Чаллыда театр ачылгач, анын сәнгать җитәкчесе итеп режиссура өлкәсендә образлы фикерләүгә ия. куела торган әсәрләрнең мәгънәви
Р Бату Iла Ярашканлык Идел 1996.N3.626
булды. Режиссер әйтүенчә, ул бу әсәрнең инсценировкасына театр китапханәсендә актары- нып утырганда тап була һәм «әсәрдәге вакыйгалар үз эченә шулкадәр урап-урап алып ке-
асылына, анын фикер һәм поэтик янгырашына аерым игътибар итүче режиссер Фаил Ибраһимовнын билгеләнүе табигый адым буларак кабул ителә Ул илһамланып, егетләрчә жин сызганып эшкә чума. Тиз арада Р. Батулланын -Күбәләк булып җанын кайтыр". В Шашиннын -Ут төртүче-. И. Юзеевнын -Гашыйклар тавы». Ә Гаффарның ■■Язлар моны-. 3 Хэкимнен -Курку . -Кайтаваз». Р Хәмиднен -Тигезәкләр- кебек анын җанының рух чагылышына тин килгән әсәрләр сәхнәгә күтәрелә. Монда куйган беренче спектакле Р Батулланын -Күбәләк булып жанын кайтыр- драмасында ук ул кеше рухының жаны чиста, саф. нык булырга тиеш дигән төшенчәне алга сөрә һәм бу темага алдагы постановкаларында тора-тора әйләнеп кайта. Ул. күңеле белән үз әсәрләрендә фәлсәфи эчтәлеккә ия авторлар Аяз Гыйләжев. Ризван Хәмид, Зөлфәт Хәкимнәр белән фикердәш булганлыктан, алар ижатына таяна Андый әсәрләрне сәхнәдә рәвешләү шактый четерекле эш Өстәвенә. Ф Ибраһимовнын тануы буенча, “бүгенге көндә татар драматургиясе житди әсәрләргә берникадәр кытлык кичерә, тамашачы җиңел кабул итә торган уен-көлкеле әсәрләргә өстенлек бирә кебек. Тамашачыны уйландыра, үз-үзен эзләргә мәжбүр итә торган драматурглар кайда микән?-дип офтана ул. Ләкин булганнары белән ризалашып, алар белән хезмәттәшлек итәргә туры килә. Анын фикеренчә. прозада синен күнеленне биләп алган, режиссерга буйсынырга теләми торган, көчен житмәс кебек тоелган әсәрләр күбрәк -Кайчагында карыйсың, үзе үк сәхнәгә сикереп менәргә әзер проза әсәрләре очрый Анын шулай икәнлеген автор үзе дә сизмәскә мөмкин Мәсәлән. Зөлфәт Хәкимнең “Курку» әсәре белән әнә шулай булды. Укып чыктым, күрәм-сәхнә өчен менә дигән итеп эшләргә мөмкин, һәм ана тотынгач, менә дигән спектакль чыкты»3-дип искә ала ул. Бу әсәрдә режиссер үзенә якын сәхнә алымын-нечкә хисләрне психологик яктан тагы да тирәнәйтүне, икенче, өченче пландагы фикерләрне дә тагы да ачыклауны максат итеп куя
Дөрестән дә. Ф Ибраһимов үзенең ижат позициясендә сәхнәдән тамаша залына аерым бер хәбәр булырга тиеш дип исәпли. Ул нинди хәбәр, анын эчтәлеге нидән гыйбарәт-бу ягы инде режиссерның ижади шәхес буларак тормышны, яшәүне, бүгенге көнне ничек аңлавына, аны ничек кабул итүенә бәйле Әсәрнен актуальлеге лозунгтай кычкырып торырга тиеш түгел, ә бәлки һәр сүзнең, һәр репликаның, һәр язмышның эчке бер аныклыгы һәм максаты булу-анын өчен төп кагыйдә
“Фаил Ибраһимов спектакльне гадәти примитив алымнарга кормый, ә психологик яссылыкта чишә Бөтен фикер тамашачыга сүз. пластика, уен аша җиткерелә»'’,-дип бәяләнә режиссерның эш ысулы матбугатта басылган бер мәкаләдә. Драматургиягә булган таләпчәнлеге ягыннан үзенен сәхнә почеркы белән исә. минем фикеремчә, ул татар театрының танылган режиссеры Празат Исәнбәткә якын тора Артистлар белән булган эш тәҗрибәсендә ул ана тартым-сәхнәдә артык -мөгез» чыгармыйча, аларны күбрәк уйланырга мәжбүр итеп, үзләренең ижат мөмкинлекләрен тышкы эффектка гына кормыйча, акыл көчен барлауны таләп итә. образның эчтәлегенә тирәнрәк кереп, мәгънә асылына да төшенүләренә игътибарын юнәлтә Режиссер буларак, гомере буе эзләнә, ул аерым бер калыпка салынган режиссер түгел, үзен-үэе кабатламаска тырыша, конкрет сәхнә материалы-пьесадан чыгып эш итә. Ул-бу очракта фикер колы
Бүгенге көнгә кадәр бу театрның кечкенә генә сәхнәсендә 70кә якын спектакль күрсәтелгән инде. Дөрес, ижат итү өчен театрның яшәү шартлары башлангыч чорда әлләни булмый. Анын хәтта спектакльләр уйнар өчен җайланмалы сәхнәсе дә юк. Пәрдә юньләп ябылмый. Сәхнә кечкенә булгач, зур декорация дә куеп булмый. Сәхнә белән тамашачы арасы бик якын-нибары ике метр. Ләкин бу яшь коллективның яшәве, үсеше, ныгуы һәр ижади тереклеккә хас булганча аерым бер үзенчәлеккә ия була. Шунлыктандырмы. Фаил үзе профессиональ күзлектән бу киртәләргә алай артык пошынмый. Ул хәтта: -Киресенчә, моны өстенлек дип санарга була .-ди.-Тамашачыга көчлерәк тәэсир итү өчен тамашаның анын белән рәттән диярлек, каршысында ук баруы бик әйбәт. Ул уйнаучының йөзендәге һәр үзгәрешне -йотып» торсын, тын алуына кадәр сизеп-тоеп утырсын . Без заманында махсус шушы кечкенә зал өчен берничә спектакль әзерләгән идек “Язлар моны». -Курку». -Гашыйклар тавы»н. Театрның вазифасы, минемчә, шундый: тамашачы
' Аргамак.2000 ел.№1.1386.
анла тетрәнсен, анын тынычлыгы, битарафлыгы югалсын, үзен танысын, хәтта үзе белеп тә бетермәгән якларны күреп, уйланып кайтып китсен. Театр мона нибары бер-ике сәгать эченлә ирешә бит Әгәр ирешми икән, әлеге спектакльнең дә. бу тамашаның, ахыр чиктә бу театрның да кирәге юк дип саныйм мин-5.
Шиксез ки. ул үзенең позициясендә хаклыдыр Ләкин һәр очракта да бу хәл алай ук отышлы дип әйтмәс идем. Режиссерга булган мөмкинлекләрдән чыгып эш итәргә туры килә һәм Фаил хәленнән килгәнчә, шушы камерага тин кечкенә сәхнәдә шактый гына спектакльләр куеп, үз максатына ирешә Анын бу уйлануларында, сәхнә рамкасына карата булган мөнәсәбәтендә, билгеле ки. артистларның иҗат мөмкинлекләрен, аларнын сәләтен киңлеккә караганда тирәнрәк мәгънәдә ачарга омтылу, психологик эш алымнарын ешрак куллану интеллектуаль планга тартым икәнлеге чагыла Ул драматургик әсәрләрдәге образлар системасына, алардагы кичереш алымнарының үзара бәйләнешенә күбрәк игътибар итә. Мөгаен, шуңадыр да аны күбрак автор тарафыннан язылган пьесаларның эчке хасияте кызыксындыра һәм ул аларны сәхнәгә күчергәндә, үзенең асылы белән рәссам табигатьле режиссер буларак, әсәрнең әнә шул мәгънәви асылына күбрак игътибарын юнәлтә, аны психологик яссылыкка кора Фаил чынлыкта бер генә төрле калыпка салынган режиссер түгел, ул үзен-үзе кабатламыйча, әсәрдән чыгып эш итәргә, фикер артыннан барырга тырыша. Эзләнү һәм тәҗрибәләр кылу-анын холкына хас сыйфатлар Ачыктан-ачык сәхнә эффектлары, декорацияләр белән мавыгу анын өчен чит нәрсә (кайбер очракларда хәтта артыграк саранлана да сыман)
Р. Батулланың «Күбәләк булып жанын кайтыр- драмасын сәхнәләштергәндә режиссер катлаулы заман проблемасына үзенең төп игътибарын юнәлткән иде Әсәрнен героинясы Дәүжиһанның гомере заяга уза. тормышы теләгәнчә бара алмый-ул тәрбияләп үстергән алты малаеның да язмышлары аска таба тәгәри-кайсы сугыштан инвалид булып кайта, кайсы эчә. кайсы марҗага өйләнеп каядыр читтә яши. кайсы йомшак холыклы, соңгысы әнә мафия кулыннан үтерелә. Нәрсә соң бу. яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә-Ана аптырашта, ул кая барып бәр>елергә белми
Бу әсәр үзенең күтәргән темасы белән әхлак күзлеге ягыннан һәр чор кешеләре өчен тирән эчтәлеккә ия булгангамы, режиссер бу пьесага 13 елдан сон кабат мөрәҗәгать итә һәм аны «Нурислам нигезе» дип атап сәхнәләштерә. Лөрес. пьеса автор тарафыннан бүгенге көн күзлеге аша эшкәртелгән, тема-идеяләр тагы да тирәнәйтелгән баштагы варианттагы сыман-кешенен җаны, анын рухы бу дөньяда, җирдә яшәгәндә бүген үк нык. мәгънәле булырга тиеш дигән фикере тагы да тулыландырылып бирелә, һәм бүгенге реаль барлыкка нигезләнеп, фаталь фажига дәрәҗәсенә күтәрелә. Автор да. режиссер да соңгы вариантта Нурислам гаиләсенең рухи упкынга ничек итеп тәгәрәве хакында сүз алып баралар. Спектакльнең төп героинясы Ләүҗиһан балаларының шушы рухи упкынга ничек итеп тәгәрәүләрен чамалый, төшенә, анализлый, бәя бирә башлый. Аек акыллы, нык ихтыярлы бу Ана Чехов әсәрләрендәге сыман-кешенен үз-үзеннән канәгать булмыйча, яшәү мохитенен ниндидер баткаклыкка нигезләнгәнен аңлый башлый. Күнел газабы биләп ала Ананы Режиссер спектакльнең атмосферасын эзли, ул социаль сатирадан качып (бу әсәрне шул җирлектә сурәтләргә мөмкинлекләр моңда шактый күп иде), әсәргә социаль-психологик драма жанры фокусы аша карый, һәм артистлардан бер-берсен нык ишетеп, сизеп-тоеп. сәхнә ансамблен барлыкка китерүләрен, димәк, алар кеше характерының тулы канлы булуы белән берлектә кеше язмышын да тасвирлауларын таләп итә.
Фаил Ибраһимов Чаллы театрында эшли башлауга үзалдына: «һәр театрның үз йөзе-үз репертуары, үз алымнары булырга тиеш-, дигән максат куя. Татар милли характерына хас үрнәк сыйфатларны саклаган хәлдә, без үзебезне Чаллы театрының «үз йөзен ачачакбыз- дип фаразлый Сәхнә сәнгатенең көчен ул әнә шул юнәлештә үстергәндә генә үз максатына ирешүенә ышана Бу драмадан сон В Шашинның -Ут төртүче-. И Юзеевның -Гашыйклар тавы 3 Хәкимнең «Сулкылдап елый җаннар-. Ә Гаффарның -Язлар моны- драмалары әнә шул максаттан чыгып сәхнәгә күтәрелгән әсәрләр Гомумән. Фаил Ибраһимов бүгенге көн татар драматурглары белән тыгыз элемтә урнаштыра Анын Аяз Гыйләжев белән булган мөнәсәбәтләре турында алда әйтелде инде Чаллы театрында гына да ул үзенә замандаш драматурглар әсәрләрен сәхнәгә менгезә: Р Батулла.
«Нур» пиетасы (Чаллы). 25 ноябрь.2000 ел.
И Юзеев, Т Миңнуллин. 3. Хәким, Р. Хәмид. Ә Гаффар, М Гыйләжев, Р Сәгъди, Э Яһүдин. Д. Салихов., Б Сәләхов. Ф Галиев. Аманулла-жәмгысы 14 автор (кайберләренен икешәр әсәре куелган). Бу әле бары тик анын үзләре белән генә турыдан-туры эш иткән авторлары-алар бит югыйсә, ижади алымнары, күтәргән проблемалары, темалары дип әйтмим, язу куәтләре ягыннан да гаять төрлеләр Режиссер исә аларнын һәркайсыннан тамашачы күңеленә якын уй-фикерләрен, тематик үзенчәлекләрен, тормыш принципларын күтәреп чыкты.
Репертуарга кертелгән һәр әсәр дә ниндидер унай дәрәжәләргә иреште дип әйтү бик үк дөреслеккә туры килеп бетмәс, ләкин театр тарихында тирән эз калдырганнары да шактый. Шундый спектакльләр рәтенә мин беренче чиратта
Т Миннуллиннын «Саташу» драмасын кертер идем. Анда автор һәм режиссерның хис һәм фикерләү, сурәтләү куль- турасының бердәмлеге аер- мачык чагыла, чорыбызның каршылыклы идеологиясенең буыннар язмышында нинди аянычлы нәтиҗәләргә китерүе тирән итеп ачыла, героиня Гүзәл (арт. Ч. Садыйкова) исә хөкем- дар буларак рәвешләнә. Ул га- деллек эзли. Тик. таба алмый Монда бар да Шекспир әсәр- ләрендә чыгыш ясагандай,чын
Мансур Гыйяәҗевнең «Бурлак» драмасы күнелләреннән бирелеп, ярсып,
Фаил Ибраһимовның соңгы премьераларының берсе. әрНеп, иләсләнеп,ачынып уй-ныйлар, психологик чишелештә фажигаи нотага күтәреләләр. Шунысы куанычлы, һәм режиссер, һәм актриса 2007 елда бик хаклы рәвештә республикабызның М. Җәлил исемендәге премиясенә лаек булдылар.
Соңгы елларда анын тарафыннан куелган «Бурлак» әсәре (М. Гыйләжев) шулай ук үзенен алынган темасы, рәвешләнеше ягыннан катлаулы әсәрләрнен берсе, бу да-режиссернын иң беренче чиратта рәссамчы ижат кешесе икәнлеген раслый торган спектакль.
Әйе. Фаил Ибраһимовның режиссер буларак ижади шәхси халәте үзе үк катлаулы бер дөньяны хәтерләтә Анын киләчәктә бу дөньяда «ачасы капкалары» шактый күп булырга охшый.