Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Авыр тынлык
Шундый авыр тынлык җирдә.
Потлап салган йөген иңгә:
Көннән-көн тирән батыра Каракош тырнагын илгә.
Үз кулыбыз, үз көчебез Белән телне өзеп бара.
«Канун» атлы тышаулары:
Каршы барып йөзеп кара.
Тыныч ил-көн, имин, шөкер.
Тик тынлыгы шундый авыр.
Бакыйлык тынлыгы кебек,
Чумып бара шуңа авыл.
Кычкырсаң да син каравыл,
Авыл белән милләт бата...
Ә каракош: «Ирек»—диеп,
Мөнбәрләрдән ялган сата.
Татар акылы төштән соң,
Терсәк һаман ераклаша.
Без сайлаган бөекләр дә Каракошка яраклаша.
Зыңлап тынлык өзелерме,
Киселгәннәр ялганырмы?
Халык берчак аерырмы Чынлык белән ялганнарны?
Намус
Намусыңны яшьтән сакла,—диләр,
Намус нәрсә? Кайдан башлана?
Кулъяулыктай кесәләрдә йөрсә,
Бөтен нәрсә бик тиз таплана.
Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА - шагыйрә; балалар өчен язылган берничә китап авторы. Сарман районының Чураш авылында яши.
Йөрәктәме намус, башыңдамы. Желектәме, әллә кандамы? «Намуслар»—дип бездә сөйләмиләр, Юкка гына берлек сандамы?
Намус нәрсә? Әллә рентгенмы ул? Барсын күрә, барсын белә ул.
Үзе тешсез, әмма шулай тешли— Тәнне түгел, җанны телә ул.
Ачындыра, үкендерә намус,
Күз яшьләре белән чылата.
Жиңел заман әле булганы юк, Намусыңны һәр көн сыната.
Вөҗдан газаплары җиңел түгел,
Иң күтәрми, җаның күтәрә. Намусыңа таплар тия калса,
Ай-Һай авыр дөнья көтәргә.
Намус каршысында җавап тоту— Сират кичү кебек халәттер.
Туры карар өчен намусыңа Кесәләрдә йөртмәү кирәктер.
Намус нәрсә? Нәфес йөгәнеме?
Керсез хисләребез сагымы? Авырлыклар безне сынаганда Агызмасмы тормыш агымы?
Намус кайда?
Җанда, җилегеңдә,
Йөрәгеңдә, күңел түреңдә... Намусыңны яшьләй сакла,—диләр,— Тыныч ятар өчен гүреңдә.
Кышка керәм
Кышка керәм, гомер язы үткән, Хис йөгәнле, күренер-күренмәс.
Шундый матур эре ак кар ява, Жиргә ята эрер-эремәс.
Матур чәчәк булып кар коела, Каплап килә минем эземне... Көннәр, еллар капламаслык итеп Әйтә алсам иде сүземне.
Бәхетем
Уч төбендә бәхетем, Күзләр тия күрмәсен. Язмыш аны күпсенеп:
—Артык—дия күрмәсен.
Читләр, ятлар, усаллар Өлешемә кермәсен.
Уч төбендә бәхетем, Очып китә күрмәсен.
Уч төбемдә бәхетем. Сыймый мыскал үлчәмгә Йомдым ныклап учымны— Ычкындырмам үлсәм дә.