Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕЛЕК БЕЛӘН ТОТАШУ


ӘХСӘН ФӘТХЕТДИНЕВКӘ 70 ЯШЬ
Энциклопедик характердагы -Татар мифологиясе- сүзлеге әдәбият тарихында тиндэше булмаган күләмле мирасны бер системага китерү, тулыландыру һәм укучыга бөтен архаик гүзәлллеге. эчкерсез самимилеге белән кайтарып бирү ниятеннән нәшер ителә Бу катлам фольклорның масштаблылыгы, бүгенге зыялылар һәм
__ төрле дәрәҗәдәге әдәбият сөючеләр өчен рухи азык була
I алу хикмәте—инде исбатланган хакыйкать, аксиома.
Мифлар татар әдәбиятына, сәнгатенә, музыкага килеп I керә, ана тарихи тирәнлек, эзлеклелек, борынгылык
хисен, меңъеллыклар ритмын бирә, ата-бабаларнын дөньяны танып белү, сурәтле фикерләү ысулларын күз алдына китереп бастыр» Инде татар мәдәниятендә тулаем мифлар белән рухланган иҗат күренешләр» дә юк түгел Шуларның берсе—рәссам Әхсән Фәтхетдинев иҗаты.
Ә Фәтхетдинев татар мифологиясе дөньясына үткән гасырның 80 нче еллары ахыры-90 нчы еллар башында, милли күтәрелеш чорында килеп керде. Әйтерсең, ул сәяси һәм экологик зәхмәттән, торгынлыктан, милли чикләнүләрдән котылу юлларында яшерен бер энергия
чыганагы тапты. Йөз еллар буенча ата-баба аңында формалашкан, әдәп һәм гамәл нечкәлекләрен сеңдергән, күзгә күренмәс, ләкин тотрыклы рәвештә Җир-су, Күк. Галәм, табигать стихияләр» белән камил идар» итүче «илаһи затлар» институты аңа әнә шундый бай, әлегә эшкә җигелмәгән хәзинә булып күренде Әлеге хәзинәгә юл адәм баласы тарафыннан шактый кырыс тормыш сабаклары бирелгән Шүрәле образына якынаюдан башланды (1982-1986) Әйтергә кирәк, иҗатның үзкыйммәтен бүгенге көн ихтыяҗлары йөзеннән билгеләргә өйр»нгән пассионар рәссам. Шүрәлене гөлләр-абагалар арасында курай уйнап, урман халкын биетеп-
Бу мәкале Фатих Урчанчеевнын «Татар мифологиясе Энциклопедик сүзлек» дигән китабыннан алынды. I том 2008,Казан «Мәгариф» нәшрияты
көзләр, яңгыр-давыллар эз төшергән орнамент-бизәкләр тулы алтын такталарны уеп, анын стихияләр тудырган тышкы кыяфәтен, эчкерсез күнел күркен, сабыйлыгын һәм нарасыйлыгын «сырлады». Ул-күбәләкләр, кош-корт, урман-чишмәләр белән сөйләшүче дә, мүкле агач кәүсәләрен сыйпап утыручы да. мон иясе дә, табигать вөҗданы да, гомумән, тирә-як мохитенен игелекле улы, газиз иҗаты
Шунысы әһәмияткә лаек “урман даһие» Шүрәле Ә Фәтхетдиневне 1987-1989 елларда башланып. 1993-1996 елларда тәмам көчәеп, зур бер дастан-эпос кыяфә- тен алган «Ияләр» ииклына алып чыкты Эчтәлеге бертуктаусыз катлауланып, баш- тагы кешелеклелек ноталары тирән гамьсез сурәтләү рухы, драматик авазлар белән алышынган төп геройларның образы шулай ук Кеше образы аша хәл ителгән төрле жанрлардагы бу әсәрләр тезмәсе, борынгыга таянып, бүгенге көн яшәү концепция- сен кору, анын зарурлыгын дәлилләү иде Автор, меңъеллыклар эчендә формалаш- кан мифологик образларны сурәтләү-кабатлау, сәнгати параллель бирү эшеннән еракта булып, аларга заман ихтыяҗларыннан туган яна мәгънә салырга омтылды
«Ияләр» аша татар кавеме- нең тарих төпкелләреннән чыккан этник-милли яшәү ысулларын, иман гүзәллеген, акыл җәүһәрләрен, таби- гатькә таяну, аны олылау, саклау принципларын алга сөрде, дәһрилеккә, иман- сызлыкка, илне талау, башка милләтләрне йоту кебек яман йолаларга каршы ут кубар- ды. Табигать һәлакәтенә, татар халкының әхлак-има- ны үзгәрүгә, тел йотылуга борчылып, этноснын һәм табигатьнең, мәҗүси «ияләр» кебек, чын мәгънәсендәге «Илаһи хуҗасы» балалар һәм бакчалар үстерүче, дәүләт,
цивилизация торгызучы көчле рухлы шәхесләр тәрбияләү проблемасын куйды Әлбәттә, Ә. Фәтхетдинев тудырган «Ияләр»-«Хужалар» пантеоны татар тради- цион мифологик образлары даирәсеннән үзенен темпераменты, бүгенге көн белән жинел тоташуы һәм, гомумән, ирекле сурәтләү принциплары белән аерылып тора Хәтта татар рухлары, жен-пәриләр энциклопедиясендәге котылгысыз таныш образ- лар да биредә яна нәфасәти кыяфәт, психологик эчтәлек ала бирде. Мәсәлән, бу пантеондагы ин борынгы һәм куркынычлы мифологик зат «Убыр-ны гына алыйк Традицион караш буенча, ул-мифик әверелүләр остасы, ямьсез, тешсез карчык
жан «Игелекле».-ди анын турында рәссам агач рамдагы руникасында. Сәяси, җәмгыяти нюанслар бигрәк тә *Өй хужасы» образында ачылалар *Өй рухы». «Өй пәрие» традицион караш буенча, тынгысыз зат. чормада яши. аякларын селкетә, шаулый, кыштырдый, акча эшли Әхсән фаразлавынча. «Йорт хужасы»- ил турыңдагы уйлардан чәчләре чаларган фәйләсүф. шагыйрь; төн йокламый, сәясәт, дипломатия жебен эрли, гамәл кыла Ул-йортны ниндидер глобаль эчтәлектә саклаучы ил башы. Хужа.
Традицион мифлар аша миф тудыру технологиясен шактый нечкә үзләштергән рәссам, тора-бара чолгап алган бөтен дөньяны антропоморфик илаһлар кодрәтенә буйсындыру юлына баса. Ияләрнең сафы кинәйгәннән-кинәя бара. -Давылдагы һәрнәрсәнең иген-кырнын. бакча-урманнын. хәтта чокырнын. кеше күнеленен иясе бар»,-ди автор. Бу караш нәтижәсендә безнен алдыбызда әле рәсми *ия» статусын алмаган, шул ук вакытта традицион пантеонга керергә лаеклы яна образлар тезмәсе пәйда була. Мәсәлән. -Җир хужасы». Җир өстенә ишелгән чүп- чар. жимерек парчалар өстендә борчылып утырган әллә мулла, әллә жирсез калган авыл крестьяны-»Җир хужасы»; бишеккә иелгән самими ана-*Бишек иясе»; алма бакчасын багучы, алма өләшүче-»Бакча иясе»; болгар порталларынын бизәгенә сынландырылган чал чәчле карчык-«Сагышлы»; -Кыр иясе»: -Капка иясе»; -Ураман иясе». "Кое иясе»; "Чәчәкләр иясе*. -Шахта иясе», «Мич иясе»; »Мон иясе» һ. б. -Традицион ияләрдән аермалы буларак, минем «ияләр» (рухлар) аз динамикалы, уйчан, сыйфатлары бары уңай. Аларда «сабак бирү», хөкем итү хакимияте юк Алар жәмгыять үзе төзелер, тотрыкланыр һәм тазарыр дип өмет итәләр».-дип яза автор үзе бу турыда.
Нәтижә ясап әйткәндә, мифлар дөньясында кайнаучы сәнгатькәр-аларны реконструкцияләүче, торгызучы оста гына түгел, ә алар нигезендә яна. кодрәтле мифологик образлар тудыручы, идеяләр үткәрүче идеалист-импровизатор. Анын интерпретациясендә (концепциясе буенча) икейөзлелекне белмәгән кешеләр- стихияләр белән житәкчелек иткән риясыз ия. жир саклаучылар онытылган тәгълимат, иман кодексы гына түгел, ә образлы итеп әйткәндә, хокукый дәүләтнең гипотетик моделе. Алар-мохитнен. яшәешнең кагылгысыз терәкләре, дөнья тотучы изгеләр. «Ияләр» татар кешесендә үз борынгысының, бүгенгесенең һәм киләчәгенең хужасы тойгысын, тарихи жаваплылыкны уяталар.
Шулай итеп, ниндидер мәгънәдә гүзәл, якты, серле, ә кайчак куркыныч вә карангы татар мифологиясе тәэсирендә, мифлар пантеонынын масштаблылыгын. символик-мистик эчтәлеген, ерак ырымнарын, кинаялеген эченә алган яна катлам мифлар тезмәсе туып чыкты Автор ижат иткән «миф стиле» катлаулы түгел; кечкенә сурәт, мистик интерьер, табигать, яшел-көмеш. зәнгәр-төтенле гамма, киндер тукыманы каючы бизәкле тылсымлы кыса-рам, «чөй» белән язылган текст Яктылык. Нур. Шул ук вакытта-бүгенге йөзләр, этнография, татар теле-моны, сәясәте, сәнгате, милләт («Куркынычлы». -Ачуланган»). Татар дөньясы, анын бүгенге көне, киләчәге. Авторның 6 өлештән торган панно-әсәре -Ай астындагы ияләр—әнэ шундый мәңгелек белән бүгенгене тоташтыручы синтез. Рәссамның яшьлек-балалык чагы-сугыштан соңгы чор, авыл тормышы, зифа буйлы киленнәр, һава чөмерүче атлар, авыл философлары.